ДАҺИ ЛЕНИНЧА ЯШӘРГӘ ҺӘМ КӨРӘШЕРГӘ
Тагын бер елдан, 1970 елның 22 апрелендә, Коммунистлар партиясе, совет халкы, җир шарының барлык хезмәт ияләре Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр. Хәзерге заман тарихы өчен бу — тиңдәшсез олы һәм күркәм бәйрәм. Ленинның бөек идеяләре һәм ул башкарган эшләр үлемсез булган шикелле, даһи Ильичның исеме дә чын мәгънәсендә мәңгелек һәм җиңүчән, чөнки, Владимир Маяковский бик төгәл һәм образлы итеп әйткәнчә, «Ленин хәзер дә барлык тереләрдән дә терерәк» Совет дәүләтенең барлык казанышлары даһи Ленинның үлемсез исеме белән аерылгысыз бәйле. Без үзебезнең зур хокукларыбыз — хезмәткә, ял итүгә һәм белем алуга хокукыбыз өчен бөек Ильичка, ул төзегән һәм көрәшләрдә чыныктырган Коммунистлар партиясенә, дөньяда беренче итеп нигезен ул салган Совет дәүләтенә бурычлыбыз Тормышыбызда иң ачык һәм гүзәл максат — коммунизм төзү максаты белән яшәвебез өчен, шул максатка ышанычлы адымнар белән бару бәхетенә ирешүебез өчен без аңа, сөекле Ильичка, һәм барлык җиңү- ләребезне оештыручы Коммунистлар партиясенә бурычлы. «Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулуга хәзерлек» турында КПСС Үзәк Комитеты карарында В. И. Ленинның дөнья-күләм әһәмияткә ия тарихи хезмәтләре эзлекле һәм бик тулы күрсәтелгән. Владимир Ильич — Маркс һәм Энгельс тәгълиматын бөек дәвам иттерүче, пролетар революциянең һәм җәмгыятьне социаль үзгәртел коруның даһи теоретигы. Аның хезмәтләрендә марксизмның барлык состав өлешләре— философия, политик экономия, фәнни коммунизм тәгълиматы тагын да баетылды һәм конкретлаштырылды. Ленинизм — яңа тарихи эпоханың, империализм һәм пролетар революцияләр, кешелек дөньясының капитализмнан социализмга күчү һәм коммунистик җәмгыять тезү эпохасының марксизмы ул. Ленин тарихка пролетар революциянең бөек юлбашчысы булып, яңа типтагы партияне — большевиклар партиясен төзүче һәм аның җитәкчесе булып керде. Ленин дөньяда беренче социалистик дәүләтне — эшчеләр һәм крестьяннар дәүләтен төзүче һәм аның җитәкчесе булды. Ленин илебездә социализм төзү планын эшләде. Владимир Ильич фәннең һәм техниканың соңгы сүзе буенча төзелгән эре промышлен ностьны үстерүне социализмның оердәноер материаль нигезе дип карады. Ленин атаклы кооператив планын эшләде. Бу планны тормышка ашыру крестьяннарның гасырлар буе килгән артталыгын бетерүгә, авылда нык экономик база булдыруга, авыл хуҗалыгында гаять тирән социалистик үзгәртеп корулар эшләргә мөмкинлек бирде. Ленин социализм төзүне культура революциясе ясауга, демократияне үстерүгә аерылгысыз бәйләде. Ленинның даһилыгы милли мәсьәләне теоретик һәм практик хәл итте. Советлар Союзында социализм тулысынча һәм тәмам җиңде. Илебездәге барлык милләтләр һәм халыклар партиянең ленинчыл политикасы аларга яшәү көче бирүен тойдылар. Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының төзелүе һәм аның чәчәк атуы — КПСС политикасының нәтиҗәлелеген раслый торган күп санлы мисалларның берсе. Татарстан хезмәт ияләре өчен 1970 ел икеләтә юбилей елы — чөнки шул елның июнь аенда республикабыз төзелүгә ярты гасыр була. Татарстан АССРны төзү турындагы Декретка бөек якташыбыз Владимир Ильичның кул куйган булуы безнең күңелләргә иксезчиксез горурлык тойгысы өсти. Хәзерге Татарстан бик нык алга киткән промышленность һәм авыл хуҗалыгы булган, тоташтан укый-яза белүчеләр яши торган, фән һәм техника прогрессы югары дәрәҗәгә җиткән республика ул. Без, дүрт елга республикасы кешеләре — Совет Татарстаны коммунистлары, барлык хезмәт ияләре — даһи Ленинның революцион чыныгу алуы Казанда, университет студенты чагында булу белән хаклы горурланабыз. Ул патша самодержавиесенә каршы аяусыз көрәш юлын бездә башлады. В. И. Ленин соңрак та безнең якларда революцион хәрәкәт барышын һәм үсешен игътибар белән күзәтте. Ул Татарстан автономиясен формалаштыруның күп мәсьәләләрен турыдан-туры үзе хәл итте. Шуңа күрә Татарстан АССР Советларының I Учредительный съезды 1920 елның сентябрендә сөекле юлбашчыга беренче котлау сүзен җибәрде. Безнең партия, безнең халкыбыз Ленин васыятьләрен уңышлы тормышка ашыра. Совет власте елларында илдә куәтле индустрия булдырылды, авыл хуҗалыгыбыз гаять алга китте. Советлар Союзы үз үрнәге белән иң алдынгы һәм прогрессив иҗтимагый строй булган социализмның остенлекләрен һәм мөмкинлекләрен бөтен дөнья алдында ышандырырлык итеп күрсәтә. КПССның XXIII съезды Директиваларында, мәсәлән, илебездә промышленность производствосы күләмен биш ел эчендә 47—50 процентка үстерү күздә тотылды. Шуннан соң планга кертелгән үзгәрешләр нигезендә продукция җитештерүне 53 процентка арттыру билгеләнде. Бу промышленность продукциясен ел саен уртача чама белән 8,9 процентка арттыру дигән сүз. Бишьеллыкның өч елы дәвамында промышленность производствосының күләме Директиваларда каралган 26—27 процент урынына, 29 проценттан артыгракка үсте дә инде. Халык хуҗалыгында эшләр елдан-ел яхшыра бара. Бишьеллыкның өч елында милли доход 23 процентка артты. Болар бөтенесе илебездә экономика үсешенең яңа үрләргә күтәрелүен ачык дәлилли. Капиталь төзелештә дә алга китеш бәхәссез. Хәзер республикабызда төзелешкә һәр елны 600 миллион сум акча тотылуны гына әйтү дә җитә. Бу — моннан ун ел элек булган расходлардан ике тапкыр диярлек күбрәк. Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең дә җиңүләре һәркемне куандырырлык. Узган елны колхоз-совхоз басуларының фидакарьләре Ватаныбыз амбарларына 92 миллион пот ашлык салдылар. Татарстанның бөтен тарихында мондый зур җиңүгә ирешелгәне юк иде әле. Үтелгән юлга күз салсак, без республикабызның дәүләткә ел саен 40—45 миллион пот ашлык тапшырып барганлыгын күрәбез. Соңгы 6—8 ел чамасы вакыт эчендә, партиябезнең зирәк политикасы нәтиҗәсендә, авыл хуҗалыгы хезмәт ияләренең фидакарь хезмәте бу күрсәткечне ике тапкырга арттырды. Республика колхозлары һәм совхозлары былтыр бөртекле культураларның иң югары уңышын үстерделәр. Татарстан буенча һәр гектардан уртача 15,5 центнер, шул исәптән уҗым бодаеннан — 17,4 центнер, сабан бодаеннан — 16,7 центнер, борчактан — 19,3 центнер, карабодайдан —11,7 центнер уңыш җыеп алынды. Бәрәңгенең һәм шикәр чөгендеренең дә уңышы яхшы булды. Бу культураларны дәүләткә сату планы уңышлы үтәлде. Республиканың терлекчеләре дә бик күркәм нәтиҗәләр яуладылар. Продукцияне җитештерү сизелерлек артты. Дәүләткә ит, сөт, йомырка һәм йон сату планнары уңышлы үтәлде. Экономикадагы җитди уңышлар һәм милли доходның артуы нәтиҗәсендә, хезмәт ияләренең материаль хәле ныгый, көнкүреш дәрәҗәсе күтәрелә һәм культурасы үсә. Авыл хуҗалыгы работниклары хезмәтенә түләүдә зур үзгәрешләр булды. Хәзер барлык колхозлар һәм совхозлар хезмәткә гарантияләнгән түләүгә күчәләр. Бер колхозчының айлык эш хакы 1967 елда уртача 52 сум булды яки 1965 елгы белән чагыштырганда 1,4 тапкырга артты. 1968 елда исә бу сумма тагы да күбрәк. Мондый үсешкә һәм күтәрелешкә хуҗалыкка яңача җитәкчелек итү нәтиҗәсендә, производствоны планлаштыру һәм стимуллаштыруда яңа система куллану белән, партия оешмаларының, советларның, профсоюз һәм комсомол оешмаларының актив һәм максатка юнәлешле эше белән, республикабыздагы барлык хезмәт ияләренең инициативалы һәм фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә ирешелде. В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу көнен каршыларга хәзерләнү < чорында идеология эшен, масса-политик эшне тагын да күтәрү. $ В И. Ленинның идея мирасын пропагандалауны көчәйтү юнәлешендә аеруча зур тырышлык белән эшләргә тиешбез. Ленинның бөек һәм изге васыятьләрен гамәлгә ашыру өчен партиябез һәм совет халкы алып бара торган көрәшне һәрьяклап күрсәтү политик эшнең төп эчтәлеген билгеләргә тиеш. Тормышны революцион үзгәртеп кору процессында марксизм-ленинизмның әһәмиятен, бөек фикер иясе, революционер, Коммунистлар партиясе һәм кешелек тарихында беренче социалистик дәүләтне төзүче, халыкара коммунистик һәм эшчеләр хәрәкәтенең юлбашчысы буларак, Ленинның тарихи ролен тирәнтен күрсәтергә кирәк. Хезмәт ияләренә марксистик-ленинчыл белемнәр бирү аларны идея ягыннан тәрбияләүдә беренче дәрәҗәдә әһәмиятле урын тота. Агымдагы уку елында партия укуларының төрле буыннарында 190 мең кеше, шул исәптән 132 мең коммунист, ягъни бөтен өлкә партия оешмасының 50 проценты марксизм-ленинизм теориясен өйрәнә. Шул кадәресен дә әйтергә кирәк, соңгы елларда занятиеләрнең эчтәлеге, оештырылуы һәм методлары камилләштерелә, аларның идея дәрәҗәсе күтәрелә. Тормыш тәрҗрибәсеннән ачык аңлашылганча, без ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнә алмыйбыз. Политик пропагандага карата таләпләр өзлексез арта. Чынбарлык, көндәлек тормыш практикасы бу өлкәдә дә яңадан-яңа бурычлар куя. В И. Ленин өйрәткәнчә, миллионнарның аңында социалистик идеология бернинди тоткарлыксыз, үзен- нән-үзе, шома гына түгел, бәлки буржуаз идеологиягә каршы, социализмга дошман булган карашларга, теорияләргә, идеяләргә каршы көрәштә ныгып урнаша. Бу исә идея тәрбиясенең барлык ысулларын һәр коммунистта һәм совет кешесендә идея ягыннан ышанганлык, совет патриотизмы һәм пролетар интернационализм хисләрен ныгытуга, идея ТАВЕЕВ ф ДАҺИ ЛЕНИНЧА ЯШӘРГӘ ҺӘМ КӨРӘШЕРГӘ ф ягыннан какшамаслыкны һәм буржуаз йогынтының теләсә нинди формаларына каршы тора белүне ныгытуга юнәлдерелергә тиеш дигән сүз. Безнең өчен иң әһәмиятлесе — укуның идея дәрәҗәсен һәм нәтиҗә- лелеген күтәрү. Ленин мирасын абстракт өйрәнү һәм пропагандалау түгел, бәлки аны партиянең һәм совет халкының агымдагы бурычларына аерылгысыз бәйли белү таләп ителә. Ленин мирасын пропагандалауның нәтиҗәлелеге идеология работникларын теоретик әзерләүгә, аларның пропагандистлык һәм лекторлык осталыгына бик нык бәйләнгән. Партия оешмалары аларны идеология эшенең ленинчыл принциплары белән һәрвакыт коралландырырга бурычлылар. Ленин юбилеена эшлекле әзерлек барышында матбугатка, радиотапшыруларга һәм телевидениегә мактаулы һәм бик җаваплы роль туры килә. Алар бу юнәлештә мәгълүм дәрәҗәдә эш башкардылар һәм башкаралар да инде. Татарстан китап нәшрияты алдындагы бурычлар да бик җаваплы. Агымдагы елда В. И. Ленин әсәрләренең берничә томын, ленинизмның проблемалы мәсьәләләре буенча китапларны, Ленинга багышланган матур әдәбият әсәрләрен татар телендә күпләп чыгарасы бар. Республикабыз яшьләре Ленин юбилеен каршылауга зур дәрт һәм ашкыну белән әзерләнәләр. В. И. Ленин васыятьләрен үтәп, комсомол партия җитәкчелегендә өлкән буын юлыннан бара, революцион традицияләрне дәвам иттерә, җәмгыятебезнең материаль һәм рухи байлыкларын ишәйтү эшенә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Комсомол, ярты гасырлык героик юл узып, яшьләр өчен җәмгыять тормышының, политик чыныгуның, коммунистик тәрбиянең бик яхшы мәктәбенә әверелде. Партия оешмалары, ВЛКСМ өлкә комитеты һәм комсомолның җирле комитетлары комсомолларны, барлык яшьләрне ленинизмга тугрылык рухында, партиябезнең бөек идеаллары өчен фидакарь көрәш рухында тәрбияләүгә аеруча игътибар бирергә тиешләр. Өлкән буын вәкилләренең яшьләр белән очрашуларын үткәрү, Ленин исеменә бәйләнешле урыннарга экскурсияләр һәм походлар оештыру, Ленин һәйкәлләрен һәм туганнар каберлекләрен кадерләп саклау, үз оешмаңның тарихын өйрәнү, совет халкының героик тарихына багышланган китаплар һәм фильмнар буенча укучылар конференцияләре үткәрү кебек иҗади эшләр Ленин юбилеен лаеклы каршылау буенча үткәрелә торган чаралар комплексына иң беренче урын алып керә алалар. Яшь кешеләрдә Ленинча яшәргә һәм көрәшергә әзер тору, шундый сәләт тәрбияләү — комсомолның зур һәм катлаулы бурычы. Даһи юлбашчыбызның тууына 100 ел тулуга әзерлек уңае белән фән, югары һәм махсус урта мәктәп халык мәгарифе работниклары алдына аеруча җаваплы бурычлар куела. Совет мәктәбенең төп идея нигезләрен В И. Ленин салды. Комсомолның өченче съездында ул сөйләгән атаклы речь, коммунистик тәрбиянең асылы, мәктәпнең социаль функцияләре, укучыларга белем һәм тәрбия бирү методлары, яшьләр оешмаларының роле һәм урыны турындагы проблемалар кебек мөһим проблемаларның идея-теоретик нигезе буларак, совет педагогикасының алтын фондына керде. Совет мәктәбенең алдагы чорга эш программасы укытучыларның Бөтенсоюз съездына КПСС Үзәк Комитеты, СССР Верховный Советы Президиумы һәм СССР Министрлар Советы котлавында, КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре Л. И. Брежневның шул съездда сөйләгән речендә бик ачык билгеләнде. Бу программа мәктәпнең тормышка аяк басучы һәр кешегә иҗтимагый һәм фәнни-техник прогрессның хәзерге таләпләренә туры килерлек һәм тулы кыйммәтле гомуми белем бирүен, үсеп килүче яшь буында дөньяга коммунистик караш формалаштыруын, укучыларны коллективизм, Ватанга мәхәббәт һәм социалистик интернационализм рухында тәрбияләвен, яшьләрне җәмгыять файдасына хезмәткә әзерләвен, яшьләрдә буржуаз идеологиянең теләсә нинди күренешләренә кискен каршы тора алучанлык рухы тәрбияләвен күздә тота. Олы юбилейларга әзерлек көннәрендә нефть чыгаручы белән игенченең уңганлыгына, станоклар төзүче белән галимнең тырышлыгына әдәбият һәм сәнгать осталарының илһамы да килеп кушыла. Художниклар, композиторлар, артистлар, язучылар дәүләтебезнең һәм республикабызның тарихындагы иң якты, иң күркәм даталарга иҗат бүләкләре әзерлиләр. Әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре идеология фронтының алгы сызыгында тора. Алар, үзләрен бик хаклы рәвештә партиянең алдынгы сугышчылары һәм якын ярдәмчеләре дип санап, бөтен көчләрен коммунистик төзелешкә бирәләр. Хәзерге кискен сыйнфый көрәш шартларында иҗат ителә торган әсәрләрнең идея- художество дәрәҗәсе югарырак булсын өчен, аларда совет халкының героик батырлыкларының бөеклеген тагын да киңрәк һәм ачыграк күридеяләре тагын да тәэсирлерәк яңгырарга тиеш. Язучылар җитди социаль темаларны яктыртырга бурычлылар. «Ленин — кеше ул», «Ленин — революционер», «Ленин һәм Россиянең җәберләнгән халыклары», «Ленин — галим», «Ленин — Совет властен оештыручы» кебек яңа темалар безнең әдипләребезнең яңача каләм тибрәтүен көтә. Бөек Ильич юбилеена әзерлек алып барганда, әдәбият һәм сәнгать осталары төп көчне хезмәт кешесенең тулы канлы калку образын тудыруга аеруча юнәлдерергә тиешләр. Шушыны һич тә хәтердән чыгармаска кирәк: хезмәт процессында кеше үзенең камилләшүен, рухи үсешен дәвам итә. Аның хезмәткә мөнәсәбәте үзгәрә, хезмәтнең социаль мәгънәсе бүтән төс ала, кешенең аңы үсә. Димәк, хезмәт кешесе хакында шаблон буенча язарга ярамый һәм мөмкин түгел. Әдәбият-сәнгать эшлеклеләренең иҗади активлыгын тагын да күтәрү максаты белән республиканың Культура министрлыгы, профсоюзларның Татарстан өлкә советы һәм иҗади Союзлар иң яхшы драма әсәрләренә, иң яхшы җырларга конкурслар игълан иттеләр. Иң яхшы спектакльләр күрсәтүгә, патриотик җырлар һәм вокаль цикллар башкаруга конкурс-смотрлар, тематик концерт программалары әзерләргә, Ленинга багышланган фестивальләр үткәрергә, сынлы сәнгать күргәзмәләре оештырырга кирәк. В. И. Ленин юбилее уңае белән республикабыз хезмәт ияләре клублардан, культураагарту учреждениеләренең барысыннан да кызыклы һәм тирән эчтәлекле яңа эшләр көтә. Димәк, моңа культура фронтының барлык работниклары да культура-агарту эшенең барча формалары дәрәҗәсен күтәрергә бурычлылар. Бәзнең өчен, совет кешеләре өчен, ирешелгән нәтиҗәләр инде башкарылган эшләр үлчәве генә түгел. Алар, бер үк вакытта — алдагы яңа үрләр дә. Шулар биеклегеннән торып без киләчәккә карыйбыз, үзебезнең бурычларыбызны һәм яңа перспективаларны билгелибез. Республикабызның хуҗалык ягыннан үсү перспективалары тагын да зур. Партиябез Үзәк Комитеты һәм хөкүмәтебез җитештерү көчләрен сәтү өчен, аларның совет кешеләрен коммунизм идеалларына чиксез бирелгәнлек рухында тәрбияли торган булулары өчен барлык иҗат работникларының җаваплылыгын тагын да күтәрү таләп ителә. Әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренең әсәрләрендә социалистик интернационализм, халыклар дуслыгы һәм туганлыгы идеяләре, социализм һәм коммунизм эпохасында халыклар тормышына торган саен тирәнрәк үтеп керә барган Ленин, революция, Коммунистлар партиясе >. А, ТАБЕЕВ ф ДАЬИ ЛЕНИНЧА ЯШӘРГӘ ЬЭМ КӨРӘШЕРГӘ ф үстерү, минераль-чимал ресурсларыннан хуҗаларча файдалануны киңәйтү Һәм һәр яклап яхшырту өчен халкыбызга нәтиҗәле ярдәм күрсәтәләр. Татарстанның 1970 елда 100 миллион тонна нефть чыгарачагын әйтү генә дә җитә. Шул уңай белән, 1913 елда патша Россиясенең 9,2 миллион тонна нефть чыгарганлыгын хәтергә төшерү урынсыз булмас! Бөек Ватан сугышы алдыннан Советлар Союзында 31,1 миллион тонна нефть чыгарыла иде. Сугыштан соң, җимерелгән хуҗалыкны торгызу чорында, совет халкы 60 миллион тонна нефть чыгару турында хыялланды. Хәзер исә Татарстан үзе 100 миллион тонна чамасы «кара алтын» чыгара. Безнең генә нефть индустриябез масштабы да менә нинди! Электроэнергетика үсешен алып карасак та шулай. Татарстан АССР территориясендә энергетика гигантлары корыла. 1970 елда электр станцияләренең егәрлеге 3,1 миллион киловатт булачак, ә 1975 елда ул 5,5 миллион киловаттка җитә. Химия промышленностеның бездә тоткан урыны аеруча зурая. Европада һәм дөньяда иң зурларның берсе буларак Түбән Кама нефтехимия комбинатын коруга хөкүмәтебез бик күп акча бирде. Экономиканың башка тармаклары үсешенең дә шундый ук перспективалары ачылды. КПСС Үзәк Комитеты карарында әйтелгәнчә, В. И. Ленинның тууына 100 ел тулуны билгеләп үтүнең иң төп чарасы — игътибарны хуҗалык һәм культура төзелеше өлкәсендә совет халкы алдында торган гаять зур планнарны тормышка ашыру эшенә юнәлтү булырга тиеш. Татарстан хезмәт ияләре, илебезнең барлык халкы белән бергә, бу карарны зур канәгатьләнү белән каршыладылар. Фабрикаларда һәм заводларда, колхозларда һәм совхозларда, транспорт һәм төзү оешмаларында бишьеллык заданиеләрен срогыннан элек үтәү, бөек датаны лаеклы каршылау өчен социалистик ярыш киң җәелдерелде. Республикабыз эшчеләре, крестьяннары, интеллигенциясе, социалистик йөкләмәләр алганда, 1968, 1969, 1970 елларны Ленин юбилеена багышланган хезмәт вахтасы еллары дип игълан иттеләр. Агымдагы елның башында С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, «Лениногорскнефть» промыселлар идарәсе, С. М. Киров исемендәге Казан синтетик каучук заводы, «Камгэсэнергострой» төзү идарәсе һәм Буа районының «Память Ленина» колхозы членнары республикабызның барлык хезмәт ияләренә, ленинчыл удар вахтага басарга чакырып, мөрәҗәгать белән чыктылар. Аларның ялкынлы чакыруы һәркайда кайнар яклау тапты. Хәзер, Ленин юбилеен лаеклы каршылау өчен массовый социалистик ярыш киң җәелдерелгән иң актив чорда, безнең хуҗалык эшебез практикасына конкрет нәтиҗәләр ясау, ирешелгән уңышларны беркетү, игътибарны әлегә хәл ителмәгән яңа проблемаларга һәм яңа кыенлыкларны җиңүгә туплау аеруча әһәмиятле. Бишьеллык планны срогыннан элек үтәү өчен көрәштә производствоны һәм хезмәтне фәнни оештыру хәлиткеч роль уйный. Бу өлкәдә инде байтак эш башкарылды. Күп кенә предприятиеләр хезмәтне фәнни оештыру чаралары үткәрү нигезендә җитештерүнең нәтиҗәлеле- ген шактый күтәрүгә ирештеләр. Ләкин без алга карарга, яңа офыкларны күрергә тиешбез. Без хезмәтне фәнни оештыру чараларын, практиканың иң яңа казанышларын тагын да киңрәк һәм квалификациялерәк куллана алабыз һәм кулланырга тиешбез, шуның исәбенә хезмәт җи- тештерүчәнлеген туктаусыз күтәреп була һәм күтәрергә тиешбез. Химия промышленносте сафына яңа кертелә торган куәтләрне үзләштерү бездә канәгатьләнерлек түгел әле. Тәҗрибә күрсәткәнчә, экономик рычагларны хәрәкәткә китерү — реформаның башлангычы гына, иң мөһиме, производстводагы һәр кешенең психологиясен үзгәр- Бишьеллык планны срогыннан элек үтәүне тәэмин итү өчен, предприятиеләрнең җитәкчеләре производствоны реконструкцияләү, механикалаштыру эшләрен киң күләмле һәм максатлы итеп алып барырга, продукциянең сыйфатын яхшырту чараларын тормышка ашырырга тиешләр. Төзү эшләрен җитди яхшырту таләп ителә. Бишьеллык ахырына кадәр бу өлкәдә гаять зур күләмле эш башкарасы бар. Түбән Кама промышленность районы төзүчеләре якындагы арада үтәлә торган эшләрне күп тапкыр тизләтергә, күп кенә яңа объектлар төзүне башларга бурычлылар. «Татэнергострой» тресты шин заводы төзүгә дә үстерү, халыкка хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлекләрен исәпкә алып төзелсен. Чөнки авыллардагы тораклар әле хәзергә тиешле проект-план документлары буенча төзелмиләр. Кайчакларда торак йортларны, культура-көнкүреш биналарын һәм производство объектларын төзегәндә, элементар санитария-гигиена, технология һәм архитектура-план кагыйдәләре гомумән бозыла. Бүгенге төзелеш өлкәсендәге төп бурычыбыз шул безнең: яңа производство куәтләрен, торак, культура-көнкүреш һәм авыл хуҗалыгы объектларын социалистик йөкләмәләрдә билгеләнгән срокларда һәм минималь чыгымнар белән бик яхшы сыйфатлы итеп файдалануга тапшырырга кирәк. Югарыда әйтелгәнчә, республиканың авыл хезмәт ияләре былтыр, гомумән алганда, әйбәт эшләделәр. Партиябез Үзәк Комитеты безнең үз эшебез нәтиҗәләрен тәнкыйть күзлегеннән карап бәяләргә өйрәтә. Ә бу нәтиҗәләр республикабыз авыл хуҗалыгының кайбер өлкәләрендә әлегә югары түгел. Бер үк уңай шартларда эш итеп тә, кайбер хуҗалыклар игенчелекне кызу темплар белән үстерү өчен, җитештерү нәти- җәлелеген күтәрү өчен зур резервлардан йомшак файдаланалар. Игенчелектә һәм терлекчелектә зур һәм катлаулы бурычларны уңышлы хәл итү интереслары безнең партия, совет һәм авыл хуҗалыгы органнарыбызның массаларны оештыру һәм тәрбияләү эшләрен өзлексез камилләштерүен, барлык категория кадрларның осталыгын күтәрү турында туктаусыз кайгыртуын таләп итә. Моннан бер ел элек ВЦСПС Президиумы В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә производство культурасы буенча Бөтенсоюз җәмәгать смотры игълан итте. Профсоюз оешмалары смотрда катнатергә кирәк. Шуннан башка без теге яки бу завод-фабрикада реформа бирергә тиешле нәтиҗәгә ирешә алмабыз. В. И. Ленин өйрәткәнчә, мәсьәлә шулай тора: аңлы эшче үз заводында үзен хуҗа итеп кенә түгел, бәлки илнең вәкиле дип хис итсен, ул үзендә җаваплылык тойсын. I ТА В ЕЕ В ф ДАҺИ ЛЕНИНЧА ЯШӘРГӘ ҺӘМ КӨРӘШЕРГӘ ф керешә. «Татнефтестрой» комбинаты коллективы республика нефтьчеләренә 1970 елда нефть чыгаруны 100 миллион тоннага җиткерергә мөмкинлек бирерлек объектларны файдалануга кертергә тиеш. Промышленностьның химия, азык-төлек, ит-сөт продуктлары җитештерү тармакларын үстерүгә, машина төзелеше объектларын коруга, төзү оешмаларының һәм төзү материаллары промышленностеның производство базасын үстерүгә элеккечә үк аеруча игътибар биреләчәк. В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан университетының яңа биналарын салу зур төзелешкә әверелде. Анда күп катлы уку биналары, тулай торак комплексы, университет профессорлары һәм укытучылары өчен торак йорт салыначак. Авылда капиталь төзелешне киң җәелдерү кичектергесез башкарырга тиешле бурыч булып тора. Шуларны хәл итү белән бер үк вакытта, киләчәкне дә ачык күрергә, күп еллар үткәч тә игътибарны җәлеп итәрлек нәфис архитектуралы авыллар булдырырга кирәк. Ул ландшафтка уңай бәйләнешле булсын, авыл хуҗалыгы производствосын тагын да шуга. В. И. Ленинның 100 еллыгын лаеклы каршылау өчен әзерлеккә һәр совет кешесен тартуны, әлбәттә, мактаулы бурыч итеп санаячаклар. Данлы юбилейга әзерлек барышында оештыру эшенең формалары һәм методлары даими камилләштерелергә тиеш. Партиянең шәһәр һәм район комитетларының, башлангыч партия оешмаларының сугышчан- лыкларын күтәрүгә, аларның теге яки бу карарда кабул ителгән хуҗалык һәм идеологик чаралар комплексын оператив рәвештә тормышка ашыра белүләренә ирешергә кирәк. Партия һәм дәүләт җитәкчеләренең барлык буыннары да Ленин стилен тайпылышсыз үзләштерүе — эштә уңышка ирешүнең төп шарты булып тора. Партия тормышының Владимир Ильич нигезләгән һәм безгә мирас иткән принциплары буенча эш итеп, партиябез гаять зур уңышларга иреште. Җитәкчелектә ленинчыл осталык коммунизм өчен көрәштә бөек җиңүләргә ирешүдә партиянең куәтле коралы булды һәм һәрвакытта да шулай булып кала. Ленин стилен үзләштерү — ул, барыннан да элек, революцион теорияне һәм практиканы органик рәвештә берләштерү, политик, экономик, идеологик һәм оештыру бурычларын фәнни позицияләрдән чыгып хәл итү дигән сүз. Теория белән практиканың аерылгысыз бәйләнеше теориянең һәм партия политикасының бердәмлегендә, политик һәм хуҗалык, шулай ук идеологик һәм оештыру эшләренә җитәкчелекнең бердәмлегендә чагыла. Димәк, партия комитетлары, хуҗалык органнарының вазифасын үтәү белән һич мавыкмыйча, үзләренә хас методлар кулланып, хуҗалык һәм культура төзелешенең мөһим мәсьәләләрен хәл итү белән даими шөгыльләнергә тиешләр. Ленинның: хәзер нәкъ менә практик нәтиҗәлелек, нәкъ менә эшлеклелек төп һәм чираттагы лозунг булып тора, дигән сүзләре безнең көннәрдә аеруча әһәмияткә ия. Ленинның бу сүзләре КПССның XXIII съезды карарларында гәүдәләнделәр һәм һәр коммунистка, ул кайда һәм кем булып эшләмәсен, партиянең нинди генә кушкан эшен үтәмәсен, мөһим таләп булып калалар. Партия һәм дәүләт эшләрендә эшлеклелек абстракт төшенчә түгел. Партиячә эшчәнлек дигән төшенчә буш, кирәксез утырышлар ыгы- зыгысы белән сыеша алмый. Ул эшне төгәл оештыруны, кадрларны дөрес сайлап алуны һәм эшкә дөрес куюны, үтәлешне тикшерүне һәм контрольгә алуны таләп итә. Ә контроль исә кимчелекләрне ачыклауга гына кайтып калса, көчләрне оста урнаштыру, эшне тагын да яхшыртуга киң активны мобилизацияләү истән чыгарылса, аны нормаль дип санап булмый. Ленинчыл эшлеклелекнең төп сыйфатларыннан берсе итеп һәртөрле чараның идея һәм практик бурычын, аның максатка ярашлылыгын алдан күрә һәм билгели белүне санау дөрес булыр иде. Тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть — партия җитәкчелегендә һәм һәртөрле практик эштә ленинчыл стильнең мөһим таләбе. Ул һәрвакытта да эшне камилләштерү чарасы, КПССны идея һәм оешу ягыннан ныгытуның, һәр коммунистта үз оешмасының һәм тулаем алганда бөтен партиянең эше өчен җаваплылыгын күтәрүнең состав өлеше булды, һәм шулай булып кала. КПССның XXIII съезды эшлекле, принципиаль тәнкыйтьне һәм үзара тәнкыйтьне җәелдерү һәм аның өчен тиешле шартлар тудыру кирәклеген, тәнкыйтьне кысучыларны каты җавапка тарту зарурлыгын күрсәтте. Шуңа күрә дә, безнең Ленин юбилеена әзерлеккә бәйле бөтен эшебез дә югары таләпчәнлек һәм дисциплиналылык, эшлекле тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть рухы белән сугарылган булырга тиеш. Мәскәү шәһәр партия оешмасының XIX конференциясендә иптәш Л. И. Брежнев, партия обывательләрчә тәнкыйтьне түгел, ә партияле, принципиаль тәнкыйтьне яклый, дигән фикерне әйтте. Тәнкыйтьнең кыйммәте кискен әйтә белү белән түгел, ә дөрес әйтү белән, һәм әйткәннең исбатланган булуы белән, куелган мәсьәләнең әһәмияте һәм файдасы белән билгеләнә. Партия барлык коммунистларның да тәнкыйть коралыннан дөрес, ленинча файдаланулары белән һәрвакытта да тирәнтен кызыксынды һәм кызыксына, Ленин үз вакытында әйткәнчә, тәнкыйть иптәшләрчә, туры булырга тиеш, аңа дипломатия һәм вак исәп-хисаплар чит нәрсә. Кешеләргә ленинча сизгерлек һәм игътибарлылык, тыйнаклык, үзеңә һәм башкаларга карата югары таләпчәнлек безнең барыбыз өчен дә һәм һәрвакытка да якты үрнәк булып калырга тиеш. Ленинның 100 еллык юбилеена әзерлек безгә зур һәм җаваплы бурычлар йөкли. КПСС Үзәк Комитеты эшчеләрне, колхозчыларны, интеллигенцияне бу истәлекле датаны КПСС Программасында, партиянең XXIII съезды карарларында һәм Октябрьның 50 еллыгын бәйрәм итү уңае белән кабул ителгән документларда билгеләнгән коммунистик төзелеш планнарын тормышка ашыру өчен көрәштә яңа җиңүләргә ирешергә чакыра. Шик юк ки, коммунистлар, Татарстанның барлык хезмәт ияләре һәм иҗат интеллигенциясе бу бурычларны хәл итүгә лаеклы өлеш кертерләр, бөек юлбашчыбыз һәм остазыбыз Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулуны намуслы эштә ирешкән яңа һәм зур уңышлар белән каршыларлар.