Логотип Казан Утлары
Поэма

ЧИГҮЛЕ КУЛЪЯУЛЫК

Колшәрип авылында яшәүче Җиһангир абзый белән Эмма-Әминә апаның тормышы поэмага нигез итеп алынды КЕРЕШ Ялынды Әминә: — Алып бар. Җиһангир. Налам бит абыйны күрми да... Россия килене. ГДР нияве — Нунакка иилделэр Берлинга. Бер-берен табышкан Дөньяга килделәр. Хәтерли Җиһангир барысын да... Тарихка күмелгән Әсирлек еллары Йөгерә шикелле каршына. Күкләре Берлинның Бүленгән урталай. Метролар өзелгән нырт итеп. Баралар таксида. Куышып төн белән. Күргәнне күңелгә беркетеп. Сүз куша Әминә Шоферга немецча. Аңлата тиешле адресын. Илле ел эчендә Күп сулар акты бит. Танырмы бердәнбер абыйсын? Бакчада — сары йорт. Веранда ишеген Ачты да бер шәүлә, югалды. Халатын кигәч ул Күренде яңадан. Рәтләде кун тышлы диванны. — Гутен нахт! 5 — Гутен нахт! һәр эшнең үз вакыты — Немец ул үзгәртми гадәтен... Кечкенә бүлмәдә. Баш терәп диванга Көттеләр иртәнге сәгатьне. Түгәрәк өстәлдә — Әминә хатлары. Аталган абыйсы исеменә... Сәяхәт микән бу Сихерле үткәнгә. Әллә соң гаҗәеп төш кенә? Уйлады Җиһангир Башыннан кичкәнне. Бушлыкка юнәлтеп карашын... Уздыңмы сызгырып Атта да, җәяү дә Гомернең җитмеш ел арасын? БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК 1 Җиһангир абзыйның Тормышы гыйбрәтле. Булгандыр гөнаһлы чагы да; Әвәлге заманда, Уйнатып бай атын. Чапкан ул Ырынбур ягына. •Гутен нахт —тыныч йокы. 5 Мөслим — мөселман. ь1рынбур шәлләре — Кызларның хыялы, Иркәли мамыгы иңнәрне... Чапкан ул бай өчен, Көн дими, төн дими. Кыскартып иң озын юлларны. Дусларга кыз урлап Дан тоткан өяздә. Булса да титулы ярлыдан, Бирмәгән Рәхим бай Малаен солдатка. -Хезмәт ит, Җиһангир, бар»,— дигән. Болында — җыр-бию, Моңая тальяннар... Уйласаң үнереп еларлык. Җиһангир кулында Сабантуй бүләге — Каюлап чигелгән кулъяулык. Бәхил бул. Колшәрип. Урманың, суларың... Казарма барын да ниртәли. Башка бер дәүләттән Кыз урлап кайтыры Төшенә кермәде микәнни?! Белгәндер Җиһангир Окопта ятасын Күгәргән сохари кимереп. Немецны каршылап Туплардан атасын, Мөгаен, йөргәндер сизенеп. Бозлана кендегең Җылытып нар өстен. Нәүбәтең җиткәнчә һөҗүмгә. Калалар солдатлар Сугылган көлтә күн, Йөзләре охшаган уҗымга. Барасы юлларың Озынмы, ныскамы,— Кайдадыр куела бер нокта. ...Яралы Җиһангир Лазарет моргында ' Сискәнеп уяна тынлыкка. Ак патша өчен син Ант иткән үләргә, Кәгазьгә куелган тамгаң да. ...Үлеп тә караган — Оҗмахка кермәгән. Юн икән тигезлек анда да. Колшәрип урманын Гел күрә төшендә. Бар анда юкәгач суйганы, Чабата үргәне... Яшереп баеннан Төлнегә тозаклар куйганы. Төлкенең төлкесе Рәхим бай үзе дә. Батыра җилкәңә тырнагын. Күпсенә кешедән Күлләрнең балыгын. ’Каф тавы—Кавказ таулары күздә тотыла. Күпсенә күктәге торнаны. 2 «Көтегез, гүзәлләр — Ходайның кушканы. Кайтмасак, сезгә яр табылыр...» Кердеме, ичмасам, Төшеңә, Җиһангир, Әсирлек хурлыгын алырың? Абзарлар бик озын. Араннар буш тора. Атларны алганнар сугышка... Миче юк икән бит. Борчылма. Җиһангир. Җылыныр меңләгән сулыштан. Санаулы барсы да: Адымың, минутың... Ашаган китә тик сакалга. Хакы бар әсирнең Типкедә яшәргә, Хакы юк үзүзен сакларга. Тартырсың җигелеп Немецлар арбасын, Табарлар я башка эмален. Тезәләр төркемгә. — Мөслимнәр ’. өч адым! Ни өчен? әйтмиләр сәбәбен. Яшертен шом йөри: Куалар Төреккә, Тамгалап коллыкка сатарга. Солдатлар кирәк, ди Камчылы Солтанга — Каф тавы1 6 ягына атарга. — Мөслимнәр, өч адым! Кузгалмый беркем дә. Сүз ала чалмалы козгын да. 1 Морг — мәетләрне вакытлыча куя торган урын. Чигүен карый да Соклана Эммасы... Ирене тулышкан балланып. Шуклыкка. Җиһангир, Тәһарәт кирәкми. Китмәсен эшләрең тирәнгә. Сизенә калсалар — Җуярсың башыңны. Бу сиңа Колшәрип түгел лә. 4 Патшаны туздырып Очырган Россия. Бәрелә ялкыны монда да. 'Ротфронт! Рот-фронт! ► Сизенә Җиһангир: Европа үзәге болгана. Качалар әсирләр. Уяу бул, Җиһангир. Күчәрдән ычнына дөньясы... Үлсәң дә илдә үл! Туган ян юлына Озата яшереп Эммасы. Бормалы сукмаклар Эммага бик таныш... Ай нуры коела җемелдәп. Нур сибеп шушы ай Чияле тауларга Үтнәндер Колшәрип күгеннән. Борылмый ныз бала, Гел бара, гел бара... Сарыла Җиһангир иңенә. Чит дәүләт җиреннән Ныз алып кайтсаң син Ни җавап бирерсең илеңә?! Сиңа бит кен булмас Кардәштән, дус-иштан. Кертмәсләр телгә да исемеңне. Котыра иблисләр: «Адаштыр син аны...» — Ул мәче баласы дисеңме? Юк. бирмәм бер кемгә,— Бөр полк солдатлар Күз кысып мылтыктан төбәсен. Үләрмен, ичмасам. Сөюем хак диеп. Дөньяда бер генә үләсе. Нардоннар үтелә Атта да. җәяү дә... Эммасы әйләнә төлсезга. Юмалый нарт имам: — Калсагыз бу илда. Сез — нүлгә бер кашын тоз гына... Өндиме атарга Россия ягына Мөхәммәт өммәте ханына? Бу фани дөньядан Ваз кичу яхшырак, Хыянәт итнөнче халкыңа! 3 Ялчылык итә ул Гадәте буенча Черегән бер немец баена. Төшенә Җиһангир, Башына бер төшкәч, Мондагы тормышның җаена. Икмәге кәгазьдәй, Күренә үтәли, Бер телем йокмый да тамакка. Бер казан аш кирәк Ачлыктан йөдәшеп, Каешы бушаган солдатка. Өй тулы наннәләр. Эммасы бик сылу... «Җитми лә бездәге нызларга». Яшь немка көн саен, Яшереп түшенә, Ак ипи чыгара абзарга. Ятимә ныз икән. Иркәлек нүрмәгән, Йөргән ул бер байдан бер байга. Күзләрен тутырып Карый да елмая: Моңайма, янәсе, моңайма Тутыннан краннан Су ага чылтырап... Чылтырый чишмә күк, ялганчы. Чишмәдән кайтучы Кызларны туктатып, Суларын эчәрга туйганчы... Җимертеп эшли ул. Әйтмәсен «хуҗа^сы Урыслар хөрәсән инән дип. Эммасы бик сылу... «Ярату» дигәндә — Тәрҗемә кирәкми инан бит. Чигүло кулъяулык — Туган ян төсе ул. Кан табы җәелгән алланып. Чыктым дип кияүгә Мөлкәтсез бер татар-юньсезга. Бай диеп беләдер... Чыннан да бай булыр. Туздырсак Рәхим бай оясын. Җитте ич заманы Ярлылар ягына Борырга гаделлек кояшын. Уйлана Җиһангир. Уйлый ул нычкырып. Аңлата барсын да Эммага. Баш кага тегесе — Сөенә немкасы, Хыялга бирелеп елмая. Немецлар таялар. Борылмый Эммасы... Каршылый Россия җирләре. Аудара аяктан. Көйдерә йөрәкне Сугышның көйдергеч җилләре. Россия җирләре... Поездлар туктаган. — Еракмы. Җиһангир. Бөгелмә? Ничә көн кайтасын Белми бит үзе дә. Көн саен бер җавап: «Тегендә». — Пропуск?! Документ! Йолдызлы, мыеклы Солдатлар текәлә нүзлэргә. — Ычкындым пленнан. Рәхим бай белән мин Кайтамын исәпне өзәргә. — Бу кемең, мэткәңме? — Знаешь, абзынай, Күчмәсен иягең бер якка! Россия җире бит. Ник куркып торырга. Күрсәтә Җиһангир дулап та. Уйлый ул эченнән: «Эләктең, асыл кош, Тормаслар озаклап сөйләшеп ».» Эммасы кызганыч. Белмәгән ят илдә Бик әче була шул күз яше. Комендант постында Никахлап йөрмиләр. «Парлы» дип. документ язмыйлар. Сөйгәнен Җиһангир Бер үбә онтылып... Елмая мылтыклы абзыйлар. Сөюе чын булса... Өйрәнсен умачка, катыкка. Бар инан гөнаһым Колшәрип каршында — Кан белән юармын окопта. Чигелгән кулъяулык — Туган ян билгесе, Күчә ул Эмманың кулына. Өстендә бик йока... Ятимә бу кызны Төреп ал, Россия, туныңа. — Булачак кәләшем, Теле юк, мескеннең... — Йөрерсең кияүләп соңыннан! Бер күсәк табарлар Рәхим бай ишеге... Мылтык ал! Тот җайлап! Корылган! 5 Йөгәнсез хисеңә Ияр дә кит, имеш... Ояңнан чыгарга нем кушкан? Ярый ла Җиһангир — Бердәнбер өметең Исәнсау кайталса сугыштан. Чигүле кулъяулык — Җиһангир төсе ул, Бер сынын ак ипи терелгән... Таяныр иешең юк. Үзең дә күләгәң... Син люмпен-пролетар бүгеннән. Кайда соң Бөгелмә. Җиһангир җирләре? Бар. диде, урманым, күлләрем. (Хыялын әйткәндер... Яшергән, әлбәттә. Юклыгын алмашка күлмәге.) Вокзалдан-вокзалга... Эш таба үзенә — Чистарта вокзаллар идәнен. Тукталып кайчанта, Атналар буена Көтә ул поездлар килгәнен. Шул менә Россия! Иге юк, чиге юк... Юк синдә кайгысы кемнең дә. Белгане — Җиһангир: Өмете, борчуы... Яши ул йөрәкнең түрендә. «Бөгелмә» диелгән. Тәрәзсез вагоннан Төшә кыз ялгызы бөрешеп. Итәге бик кыска, Тезеннән югары... Калалар аңардан көлешеп. Вокзалга керә дә Кискәли яулыгын, Озайта күлмәген чамалап. Булачак киленне Ниндирәк язмышлар Тора икән юлларда сагалап?! 6 Бөгелмә базары. Саталар-алалар Яшереп итен дә, маен да. Мыж килә жуликлар. Кычкыртып алдыйлар, Карамый аеңа-ваеңа. Шикләнә Эммадан Яулыклы апалар, Түгәрәк сакаллы абзыйлар. Аңлата ым белән. Белә тик бер сүзне: «Җиһангир»... Ахыры аңлыйлар. — Бай, диме,— Урманга, Тауларга күрсәтә... Бай кызы булгандыр, мөгаен. — Тиф белән яткандыр, Кискәннәр толымын; Күрсәтмә андыйны, ходаем. — «Җиһангир» диде бит, Башкасын оныткан, Исемен саклаган хәтердә. Мәхәббәт сарысы Чыннандыр йөзенә, Белми бит. бичара, әйторга — Берәүнең газизе, Кадерле баласы, Йөрәктән төшкәне өзелеп... Җан керә Эммага, Җыелган халынның Хәстәрле нарашын сизенеп. — Җиһангир бар бездә. — Бездә бит икәү дә... Кил. утыр, менә бу арбага. Илтәләр Кәшергә. Каеннар сап-сары... Моңаеп берөнчо нар ява. Чигелгән кулъяулык — Җиһангир бүләге, Күчә ул куллардан-кулларга. Таулары чигелгән. Елгасы, күлләре... Өйләре терәлгән урманга. Танымый берәү дә... «Җиһангир» дигәне — Карт солдат, борынгы инвалид. Йөзендә үкенеч: «Әй. кызым, яшь узган, Килгәнсең дөньяга соңгарып». Мәтрүшкә аңкытып Мунчасын ягалар. Әйрәне бик тәмле тансыкка. Йокларга салалар Эмманы татарча Кабарган түшәккә, ястыкка. Бирәләр яулык та, Кыйшайган түфләнең Куялар үкчәсен каеннан. Урманга, суга бай Кем булыр бу янта, Булмасмы Миңлебай ягыннан?! Йөртәләр Эмманы Авылдан-авылга... Файда юк кайгырып, җылап та. Сихерле таулары, Зәп-зәңгәр урманы... Колшәрип күренә ерактан. Хат язган Җиһангир: «Киленне рәнҗетми Каршылый күрегез, туганнар. Кайтырмын әйләнеп Дошманны җимергәч, Яшелгә киенгәч урманнар». Чигүле кулъяулык — Җиһангир пароле, Ураган чит дәүләт җиреннән. Түгелгән аңарга Россия таңнары, Халыкның хыялы чигелгән. ИКЕНЧЕ БҮЛЕК 1 Җиһангир карт индө. Үткзн ул җәяүләп Ничәмә дәүләтләр арасын. Йөргән ул ияртеп Туган як моңнарын. Ияртеп йорган күк баласын. Кыйбласы татарның Гаделлек ягында.— Чал тарих үзенчә сөйләсен... Халыклар гомергә Омтылган хөрлеккә. Саклаган туганлык йоласын. Җылыткан Эмманы Шул изге тойгылар. Мөлаем карашы халкымның. Күңелең саф икән — Кадерле кеше син. Кирәкми зөбәрҗәт-алтының. Җиһангир кайтуга Әминә киленнең Татарча ачылган телләре... Балалар үстергән Имезеп күкрәген. Күргән ул башкалар күргәнне. Гөнаһсыз сабыйлар... Син шулар аша бит Тоясың яшәүнең бар ямен. Күзләре зэп-зәңгәр... Күчкәндер аларга Колшәрип күгенең зәңгәре. Чияле тавы бар Йөгереп уйнарга. Тәгәрәп уйнарга — болыны. ...Төс алды үзенә Әминә киленнең Тасмалап үрелгән толымы. Күченә замана Бер чордан бер чорга. Юлларда сынгалый күчәр дә... — Җир-сулар мул булсын,— Димләде Җиһангир Дусларын колхозга күчәргә. Урагын урдылар, Өйрәнде Әминә Бәйләргә көлтәне өздереп. Уйламыйм дисәң дә Туган ил — канында. Юксыну куя шул сиздереп. Чигүле кулъяулык... Офыгы, таңы бар. Чигелгән күп төрле төсләрдән. Рәссамнар шикелле. Өретеп хыялга, Әминә болытлар өстәгән. Мамыктай болытлар... Мавыгып кайчакта, Китәсез ияреп җилләргә. Болытлар, болытлар, Чикләрне белмичә. Күчегез илләрдән илләргә. Коелсын мул булып Шифалы тамчылар. Һәммәбез бер кояш баласы. Нөн арты көн уза. Һәр иртә үзенчә. Искегә охшамый яңасы. Күршедә —зур мәктәп. Өйрәтте Әминә Немецча сөйләргә, укырга. Телеңнән төшкән сүз — Күңелгә күчкән сүз. Ничә күз ымсынып утыра! 2 Җиһангир карт инде. Чүкече, балтасы Гомергә кулыннан төшмәгән. Чүнеп тә. юнып та Рәтләгән дөньяны — Иленә ул муллык естәгэн. Кердеме, ичмасам, Төшеңә Җиһангир. Утларда янасың яңадан? Элекке яралар Җөйләнеп бетмәгән, Кан тама элекке ярадан... Керәләр фашистлар Тынлыкны җимереп. Киләләр җимереп хыялны. Куя ул балтасын, Җыена походка Җиһангир — Дойчланд 1 нияве. 1 Дойчланд — Германия. Кайгыда Эмина. Шуямени туган ия — Халыклар иреген таптаучы? Мин ана ялварам: Ябыгыз, кешеләр. Сугышның хурлыклы калкасын! Яратты Әминә Бормалы Зәй буен, Йөрделәр карлыган җыярга. (Юк иде ул чакта Шәһәри Әлмәтләр, Яшәде бары тик хыялда.) Күңелгә хуш килгән Җырлары өчен ул Бурычлы Колшәрип халкына. Үз итте бу якның Урманын, суларын. Җан езгеч балалар хакына. Хәстәрли улларын — Бәхетен озата... Йөрәге төшә күк өзелеп. Хәвефле моң белән. Колшәрип күгеннән Торналар очалар тезелеп. Син. ярман кияве. Улларың ияртеп. Китәсең сакларга илеңне. Озата аларны. Яралы кош сыман. Озата Россия килене. Әминә кулыннан Коела әйберләр. Йөри ул абына-сөртенә. Каһәрли үзенең Шул илдән булуын. Чәчләре агара бер төндә. Чигүле кулъяулык — Бер түгел, өч икән. Кузгалды өч солдат бүгеннән. ...Түгелгән аларга Колшәрип таңнары. Туган җир туфрагы төрелгән. 3 Кузгалды Россия. Нәфрәте, ярсуы Ашылды бер чиктән бер чиккә. ...Көч бирде аңарга Җиһангир сүзләре: ''Бирешмә, Әминә, ничек тә». Эшләде җигелеп. Ир заты калмагач. Бәйләде ярасын эш белән. Бер көнне аңарга Дәштеләр «немка» дип. Ишетте шул сүзне күршедән. Халыкның ачуы Чамадан артылган Юк инде чарасы башкача. "Башын өз, ходаем. Шул мөртәт Гитлерның- ... Ялвара Әминә татарча. Язмасын алырга Нәфрәтен халыкның. Бергә күр ни газап күрсәң дә. Кечненә шатлыктан. Иң олы кайгыдан Куймасын читләтеп күршең дә. 4 Кичергән Җиһангир Җиңүләр шатлыгын... Улларын сугышта калдырган. Әйләнә төлсезгә Әминә яңадан. Сүзләрен оныта кайгыдан. Китсенме җыенып Шул килгән юлыннан Уллары каберен эзләргә?! Оныклар бар әле. Оныклар үскәндә Булмый ич сөйләшми түзәргә. Сер бирми Җиһангир: — Яшибез патшача. Кулда көч. кесәдә акча бар. Үткәрдек алтын туй... Чит дәүләт кызына Өйләнә бары тик патшалар. Россия килене. ГДР кияве — Барганнар парлашып Берлинга. Сулары ширбәтле. Үз суың татлырак.— Беләсең еракка йөрми дә.

1968