Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗ ҺӘРВАКЫТ ЛЕНИН БЕЛӘН

Мин бөек юлбашчы турында истәлекләр язарга дип тырышмадым, истәлекләр яза алмыйм, чөнки Владимир Ильич Ленинны бер тапкыр да, ерактан гына булса да, күрмәдем, шулай ук ана багышланган материаллар өстендә эшләүче дә түгелмен. Әмма Владимир Ильич үзенен гүзәл идеяләре, югары кешелек сыйфатлары белән совет халкы тормышына шул хәтле тирән кергән, ул безнең кайнар сулышыбыз булып әверелгән, без аңардан башка бер генә минут та яшәмибез. яшәешне аңардан башка күз алдына да китермибез. Кешелеккә алга барыр өчен нәкъ ленинизм кирәк. Шуңа күрә бу язмаларымда миллионнарның менә шул уй-тойгыларын бирергә тырыштым

Без—яшь ленинчылар

Дөньяда бик бәхетле буын кешеләре бар: алар даһи юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленинны күреп кенә калмаганнар, бәлки аның ялкынлы сүзен тыңлаганнар, аның кул астында подпольеда, Октябрь көннәрендә һәм Совет властеның беренче елларында эшләгәннәр. Без аларны Ленин гвардиясе дип атыйбыз һәм аларга сокланып карыйбыз. Без бала чактан ук шул батырлар йогынтысында тәрбияләндек, алардан көч һәм үрнәк алдык. Ленин әйткәннәр безгә закон иде. Еллар үтә барган саен, бигрәк тә Бөек Ватан сугышында— иске дөнья белән яңа дөньяның иң зур кораллы бәрелешендә — Совет иле гитлер ордаларын жиңеп чыккач. 1917 елда нинди бөек социалистик ил туганлыгын, көч җыеп мәйданга басканлыгын дошманнар да аңладылар. Бөтен дөньяның яхшы теләкле кешеләре бар ышаныч белән Ленин гвардиясенә — Коммунистлар партиясенә текәлделәр, чөнки бары тик ул гына мәсьәләгә ачыклык кертә, аңлата, төшендерә ала. Бары тик Ленин нуры яктысында гына совет кешеләренең дә, совет пленен дә чын асылы һәркемгә ачык булып күз алдына килеп баса. Шуңа күрә, хәтта космоста беренче кеше — совет гражданины дигәч тә кешелек дөньясы гажәпләнмәде, киресенчә, шундый тиңдәшсез батырлыкны ул бары тик Ленин иленнән генә көтте. Тере Ленинны күрергә насыйп булмаса да, язмышка үпкәли алмыйбыз, чөнки без беренче яшь ленинчылар буыны идек. Безне берничек тә даһи Лениннан аерырга мөмкин түгел, иң хәтәр давылларда да безнең гомер юлында Ленин маяклары балкып торды. Мин үз-үземне белә башлаганда Ленин бабай исеме — ул чакта без аны бары тик шулай гына атый идек — караңгы бер татар авылына килеп житкән иде. Карт ялчылар, ярлы крестьяннар Ленин турында күп сөйлиләр, аның рәсеменә озак-озак карап торалар иде. Безгә, балалар- ♦ га, дөнья түгәрәк әле, революция давыллары да, гражданнар сугышы = ялкыннары да, ачлык-патша да безгә бик хәтәр җил-янгыр булып ка- g гылмады, ә «большевиклар» турында халык телендә яхшысы да, яманы “ да житәрлек сөйләнде. Тик без, балалар, нинди сүзнең кайдан чыкка- = иын гына, кем нинди максат белән сөйләгәнен генә аермыйбыз. Ә ялчы- = лар, кайчак безнең исне китәреп: — Анысы, брат, шулай без мулланың яшел тышлы китабын укыма g ган, туда, сюда белмибез, может Пәрәм большәвниклыкка ярамый х торгандыр да, ул бер караңгыдан икенче карангыга хәтле сука сукалый а Кеше аты белән кешегә сукалый, ә үзенең бер сукыр әни кәбәсен аша- Ё тырга даикмәге житми. Анысы нигә алай? Ленин бабай без мәхлукларл га шуны аңлата выты,— дия иде. § Билгеле, без әле дөньяның капма-каршы ике сыйныфка бүленгәнен аңламыйбыз. Безнең тирәдә алпавытлар булмаган, әллә нинди зур бай- * лар да юк, аннары без, ыбыр-чыбыр малайлар, күбрәк үз очыбызны “ гына беләбез Ә безнең очта барысы да яңа гына башка чыккан ке- s шеләр. » Ниһаять, мине Мәскәүгә алып бардылар. Билгеле, Мәскәү турында „ авылда да күп сөйлиләр иде. Ул безгә әкият дөньясы сыман тоела, о Чыннан да, әкият дип әйтерлеге бар икән. Мин. авызымны ачып, биек ® таш пулатларны исем китеп карап йөрим. Малайлардан сораштырасы = килә дә, русча ипилек-тозлык та белмим. Авылда барысы да татарча < гына сөйлиләр иде. ә монда зур-зур кешеләр дә татарча белмиләр икән, s Урамга чыксам, гел ялгыз. Өйгә керсәң, тагын искитмәле. Без чыра ян- * дыра идек, бәйрәмнәрдә генә бишле лампа кабызабыз. Монда утлары о. керосинсыз яна икән, үзе нинди якты. Бер вакытны кайгылы хәбәр әйттеләр: Ленин бабай вафат. Бу хәбәр < мина ничектер бик көчле тәэсир итте. Нәрсәдәндер куркып елый башu ладым, аннары подвал тәрәзәсеннән урамга бик озак карап тордым. Урамда йөрүчеләрнең аяклары гына күренә. Ботинкалы аяклар тротуарга шак-шок басалар һәм бик тиз үтеп китәләр, киез итекле кешеләрнең аяк тавышлары ишетелми. Әни булса мине кызганыр, эчке кичерешләремне аңлар, караңгы төшеп килгән урамга карап торма, дияр иде. Ул юк, ул авылда, ә ирләрнең бала-чагада ни эшләре бар! Безнең авылларда, мәетләрне күмгәндә, женаза алдыннан ике малай бара, алар кырык адым саен туктый-туктый: «Яхшы кеше иде!» дип кычкыралар. Минем үземнең дә шулай кычкыра-кычкыра барганнарым бар. Ленин бабай алдыннан да «Яхшы кеше иде!» дип кычкыра барырлардыр инде. Русча белсәм, бәлки, мина да кушарлар иде, дип уйлыйм эчемнән. Икенче көнне күрше абыйлар белән урамга чыктык. Күр инде: бөтен Мәскәү купкан, чат саен учаклар яна, бик каты салкын. Бу кадәр халыкны күргәнем дә юк әле Барысының да йөзләре кайгылы Без Сретенка урамында тора идек. Бу — үзәктән ерак түгел. Мин, өлкәннәргә ияреп, Кузнецкий мостка таба киттем. Ленин бабайны Советлар Йортына куйганнар, дип сөйләделәр. Урамнарга халык тулганнан тула бара. Бер сәгать, ике сәгать тордык—-бер адым алга китеш юк Мин: «Барабыз да Ленин бабайны күрәбез», дип уйлаган идем, кая ул болай булгач! Халык арасында татарлар да очрый. — Аләмәт, агайлар, күрми калабыз выт, Ленин бабайны, маем. Әй, әни кәбәм, нинди кеше үлгән бит. Аның урынына мин фәкер үлгәя булсам, ярамас идеме әмән,— дип өзгәләнде шактый олы яшьтәге бер агай. — Кеше каберенә кеше керми, Алюк абзый. Вакыты җиткәч, барыбыз алла тәлә каршына барырбыз,— диде безнең арадагы бер кеше. — һай. алла тәлә! Безнең ише мәхлукларга карыймы сон ул Ха- ләйнеке без күпме — миллион! Ленин гына бөтен кеше турында кайгырткан, ә алланың бик исе киткән эта безгә, күбрәк садака биргән кешеләрне дә чутламый торгандыр әле, әкият. — Әй, Алюк абзый, үзең олы кеше, үзең әллә нәрсәләр сүлиссң. — Сүләмәс идем дә, маем, йөрәк әрни бит. Ленинга барып, халык кайгысын сүли ала иде, ә аллага сүли алган кеше бармы? Аллага түгел, хәзрәтеңә дә безнең ише галадраннарны якын җибәрмиләр иде. Син әт миңа: шундый салкында мин ни өчен урамга чыктым? Сонгы мәртәбә Ленинга баш иясем килде. Мин карт эшче, патшасына да, баена да, түрәсенә дә, чортыявылына да баш имәдем, ә Ленинга баш иям, чөнки ул үзебезнең брат булган! Казак аркага камчы белән сыптыргач күздән яшь чыкмаган иде, ә хәзер яшь үзеннәи-үзе ага, Ленин бабай жәл. Революциягә дә катнаштым, гражданнар сугышына да, чөнки Ленин бабай безгә шулай кушты. Безне һаман этәләр-төртәләр. Аннары кинәт бөтен халык йөгерә башлады. Без дә йөгердек, егылып калучылар да булды бугай. Бераздан халыкны тагын туктаттылар. Алюк абзый каядыр күздән югалды. — Өй түбәләреннән узып карасаң,— диде безнең бер агай һәм миннән. «Туңмыйсыңмы», дип сорады. Минем өстемдә кара тун иде. Суык эчкә үтә башлаган булса да, мин сер бирмәгән булдым. Ул арада халык арасында кузгалыш башланды, бер минут эчендә агайлар күздән дә югалдылар. Мин тирә-ягыма карадым: халык кара болыт шикелле, бар да мин белмәгән, күрмәгән ят кешеләр. Инде кая барырга, өйне ничек табарга? Күзгә яшь килде. Бер рус хатыны башымнан сыйпап нидер әйтте. Мин төшенмәдем, күзләренә генә карадым. Күзләре зур, коңгырт, хәсрәтле. Ул мина тагын нәрсәдер әйтте. «Ленин не умер, сынок, Ленин жив!» дигән сүзләрен генә әзрәк төшендем, чөнки бу сүзләрне еш кабатлыйлар иде. Ул чакта, билгеле, Ленинны күрә алмадым, өйгә ничек кайтканымны да хәтерләмим Ләкин ул көннәр минем өчен бушка үтмәде: дөрес, мин башкалар кебек антлар бирмәдем, ләкин мин халыкның тирән кайгысын да, юлбашчыга булган тирән мәхәббәтен дә үз күзем белән күреп калдым. Еллар үтү белән бу истәлекләр, әлбәттә, тирәнәя баргандыр. мин бит бу турыда кайта-кайта уйландым. Мәктәптә укытучылар безгә Владимир Ильич турында күп сөйләделәр, Ленин рәсемнәре безнең класс саен бар иде. Без үзебезне яшь ленинчылар дип йөри идек, укытучыларыбыз да безгә шулай дип дәшә торганнар иде. Андый чакларда мин һаман Ленинны күмгән көнне хәтерли идем. Ул чакта Кызыл Мәйдан аркылы трамвайлар йөри иде әле. Мин мәктәпкә барышлый һәм мәктәптән кайтышлый, көн саен, Ленин мавзолеена карап үтәм. Мавзолейга керергә чират торган кешеләрне күрәм. Үземнең дә Ленин бабай янында буласым килә. Бер көнне, май аенда булса кирәк, безне, мәктәп балаларын, мавзолейга алып киттеләр. Үзем куркам да: үлгән кешегә карарга куркыныч, диләр. Бик юашланып, башны аска иеп атлыйм. Ара-тирә күз кырыйларым белән өлкәннәргә карап алам: аларның да йөзләре хәсрәтле, моңлы, хәрәкәтләре әкрен. Мавзолейга кергәч, бигрәк тә пыяла калфак эчендә яткан Владимир Ильич яныннан үткәндә, минем исем китте: утлар бераз каран- гылатылган булса да ярыйсы якты, җир аегы дип әйтерлек бер нәрсә- се дә юк, Ленин бабаЛг йокыга гына киткән, менә хәзер-хәзер керфекләрен селкетеп ачар шикелле. Үзе никадәр таныш, якын — монысы инде рәсемнәрдә күп күргәнгә шулайдыр. Яна бер көч белән теге вакытта рус хатыны әйткән сүзләрне хәтерләдем: «Ленин не умер, сынок, Ленин жив!» Әйе, Ленин үлмәгән, ул тере, тик бераз арыганга күзләрен генә йомган, дип уйладым, мавзолейдан чыкканда. Ленин рәсеме Ленин образы минем хәтергә әкренләп сеңә барды Менә бала чакта күргән һәм гомер буе истә калган бер Ленин рәсеме. Билгеле, истә калуы эшләнеш ягыннан түгел. Ул чакта мин сәнгать әйберләренең нечкәлекләрен белми дә идем. Бу урамнарда ябыштырыла, кибет тәрәзәләренә куела торган гади плакат-рәсем. Ул —рәсемдә яланбаш кеше, киң һәм шома маңгай, игътибарлы караш. Юлбашчының киң таралган рәсемнәреннән берсе бу. Миңа ул ошый, мин бары тик шулай итеп кенә аны күз алдыма китерә алам. Башка кешеләрнең дә күңелләрен яктырта торган, аларга аеруча оша ган Ильич рәсемнәре бардыр инде. о Бу рәсемне мин үсмер чагымда ерак авылда күрдем. Ни өчен ул ~ онытылмаган? Безгә дә бит давыллар аша үтәргә туры килде. Әллә п үсмер чакның хәтере бик нурлымы? Шуңа онытылмыймы, шуңа истә £ торамы? о Үсмер чакта мин бу турыда яхшылап уйламаганмын, дөресрәге, ® уйлый белмәгәнмен, шуңа күрә сәбәбен дә төшенергә тырышмаганмын, бары тик үсмер акылы ирешмәс шул биниһая байлыкны күңелемә < бикләгәнмен һәм бик озак еллар буе төбенә кадәр ачып карарга ку- г рыкканмын. Менә хәзер шул турыда уйлыйм һәм, караңгы төндә * аҗаган утын күргән кебек, хикмәтен шәйлим кебек. Совет халкыннан а. гаҗәеп күп көч һәм рухи бөеклек сораган җиңүләрнең сере дә шунда « түгелме? Безнең буын кешеләренә дөнья бер генә тапкыр гаҗәпләнмәде “ бит, болар кешеләр түгелдер, югыйсә кеше тузмәс нәрсәгә түзә алмас- *- лар иде, дип безнең турыда сөйләмәсләр иде. Сталинградта туфрак, таш янган, таш биналар ишелгән, тимер булып тимер чыдамаган җирдә совет кешесе чыдады, Ленинградта блокада тырнагында ачлыктан интеккәндә дә якты өметен өзмәде ул, дошманның үлем лагерьларында тереләй мичтә яндырылганда да изге антыннан ваз кичмәде, палач балтасы астында да туган илгә турылыклы булып калды. Мондый мисаллар санап бетергесез. Безнең авылның кояш батышы ягында, нке-өч чакрымда, Яна Аллагол дигән зур татар авылы бар. Анда атаклы кызыл көрәшче һәм шагыйрь Галимҗан Акчурин, Муса Җәлилнең көрәштәше яшь шагыйрь Әхмәт Симаев туган. Бала чагымда Яна Аллаголда еш булгаласам да. яшьтәшем Әхмәтне белмәгәнмен. Танышу соңыннан Мәскәүдә булды. Яңа Аллаголның аргы очында, тау башында—Тенеш авылы. Уртада инеш, инеш буйлары — әрәмәлек. Бер вакыт шунда кунакка баргач, әнинең апасының малае Сәфәргали мине әрәмәлеккә алып китте. Ул бик матур итеп кызау үрә белә торган иде. Сәфәргали күз алдымда пәкесен уйнатып алды да, чыбык кисәргә дип, әрәмәлеккә чумды. Мин су буена төштем һәм шып туктап калдым кемдер Тенештәге ике катлы йортның стенасына тышкы яктан Ленин рәсемен кадаклап куйган. Кояшта ялтырап торганга, бу зур рәсем-плакат инеш буеннан апачык күренә, әйтерсең, нәкъ авыл өстендә йөзә Мин шул рәсемгә әрәмәлектән шактый озак карап торганмын, ахрысы. Күрәсен, яр буеннан узган сукмактан үтеп баручылар да моңа БЕЗ ҺӘРВАКЫТ ЛЕНИН БЕЛӘН игътибар иткәннәр. Бер вакытны минем яныма, ауган агач өстенә, п- лына шома таяк тоткан, озын ак күлмәкле, ялпәк түбәтәйле, аягына юкә башмак кигән бер бабай килеп утырды. Мине инде өлкәннәр белән сәлам биреп исәнләшергә өйрәткәннәр иде. Кунакка килгәч, бигрәк тә игътибарлы буласын инде. Бабай минем сәламемне алды. Миңа да утырырга кушты. Бу вакытта җәй урталары иде, җылы, кояш көлә, төкле туралар чәчәктән чәчәккә кунып бызылдап очып йөри, кайдадыр су керүче бала-чагалар шаулаша. Ә биредә тын, күләгә, һәм тау башындагы Телештә ап-ачык булып ике катлы өй стенасында Ленин рәсеме күренә. — Улым, танымыйм, син кем баласы буласың? — диде бабай, ак кашларын кыса төшеп. Аның түгәрәк сакалы да көмеш кебек иде.— Каядыр күргән дә кебек үзеңне. Мин Иске Аллаголдан икәнемне, монда бары тик кунакка гына килтәнлегемне әйттем. — Алай икән, Иске Аллаголныкы буласыңмыни. Бик яхшы, бик яхшы. Кем баласы? Мин әйтеп бирдем. Бабай, күрәсең, безнекеләрне белми иде, кайсы очта торуыбызны сорады Мин Тукай очында торабыз дигәч, ул башын гына какты. Күрәсең, Тукайны да белми иде. Байтак вакыт эндәшми торды. Мин инде бабай яныннан китәргә дә уйлаган идем,ул кинәт башын күтәрде. — Баядан бирле сурәткә нәүмизләнеп багып торасын, улым, әллә таныйсыңмы әтәм? — Бу — сурәт түгел, бабай, бу—Ленин! — дидем мин, бераз мактана төшеп. — Шулаймыни? Ленин дисеңме? — Бабай ерактагы өй стенасына кадакланган плакатка шактый озак текәлеп торды.— Әтәм йөзе сөйкемле.. Яратып күзләреңә баккан кебек әмән. Минем күзләр, аллага шөкер, ерактан яхшы күрәләр әле. Менә якыннан Ленин бабайны күрергә насыйп булмады. Син үзең Ленинны каян таныйсың, улым? — Мәскәүдә мондый рәсемнәр күп. — Син Мәскәүдә булдыңмыни? — Мин анда укыйм, бабай. — Әтәм дә бераз башкачарак сүләшәсең. Без выт авылда да сабакка йөри алмадык, һаман буразнада аунап үстек, дөньяның яхшысын күрмәдек. Яшьләр хәзер Мәскәүдә укыйлар. Ленин бабайга мен рәхмәт инде, безнең ише ярлыябагайга чын туры юлны күрсәтмәсә, без каян белер идек. Яшьрәк булсам, сикереп торыр идем дә Ленин юлыннан китәр идем, рас. Картлык чабудан тарта. Ибрук арбасы кебек, бөтен авылга җеназа укып атлыйсың әмән... Алай,—бабай ерактагы рәсемгә кулындагы таяк белән күрсәтте,—Ленин бабай дисен5 Жыен йортында да Ленин рәсеме бар. Ну анда башкачарак, күкрәгендә кызыл лента. Монысы чын юлбашчы кебек. Маңгаен күрәсеңме? Башлы кешенеке ул. Башлы кеше булмаса, бөтен дөнья гыйлемен белер идеме? Бөтен кешенең хәленә керер идеме? Выт мин Исмай бабай булам. Күлмәгем озын, акылым кыска. Андый акыл нәзем төяргә генә ярый. Вет әт, Ленин бабай мине белгәнме? Белмәгән. Ул бәлкем Тенешне дә, Яна Аллаголны да, Иске Аллаголны да белмәгәндер. Рәсәйдә андый авыллар миллион, ә күиелдәген түкми-чәчми этеп биргән! Выт ул акыллы кешенең эше. Исмай бабай может буразнага утырып елагандыр да, язмышын да әрләгәндер. Халык тормышында төрле чагы була, улым, кайчак дөньясына карамас идең. Нужа бабай үрле-кырлы сикертә башлагач, аппаруга аңгы-миңге буласың. Син выт Мәскәүдә булдым дип этәсең, ә мин нибары Дырбу базары белән Тәрбню станциясенә генә барганым бар, анда да байны каршы алырга гына. Шунысы ярый, Ленин кешеләре безнең авылга килеп җиттеләр, дөнья тишеге дип тормадылар. Ак белән караны анлаттылар. Ачлык елларда Ленин Мәскәү эшчеләренә икмәк сорагач, авыл байларыннан тартып алып бирдек. Яна Аллаголда, өй түбәләре выны моннан да күренә, бер бик башлы адәм бар иде. Революция елларында шул безгә дөнья хәлләре турында да, Ленин бабай турында да сүли иде. Хатыны — доктор Этеп булмый, бик яхшы хатын Бервакыт шулай авырган идем, үләм дип торам, бәхилләшә башладым. Тиф иде, ахрысы. Шул хатын аякка бастырды үземне. Әжерен дә алмады. Выт нинди яхшы кешеләр бар дөньяда .. Сакалымны сыпырам да уйлап куям: шундый яхшы адәм булырга ана Ленин кушкандыр. Мин күптән инде Сәфәргалине оныткан идем. Бабайның сүзләре мине ничектер биләп алды. Мин Ленинны жирләргә баруымны, ләкин барып житә алмавымны уйладым. Аннары мавзолейда Ленинны күрүемне хәтерләдем. Бәлки хәзер ул уянгандыр, дип уйладым һәм хәзер үк Ленин бабай янына барасым, Исмай бабай синен турыда менә нәрсә сөйли бит, дип әйтәсем килде. Менә Ленинның Исмай бабай белән гәпләшүен тыңласаң иде! Ул Исмай бабай янында минем кебек авызына су кабып утырмас иде. Әй сөйләшерләр дә сөйләшерләр иде!.. Исмай бабай белән күрешкәннән сон, мин Ленинның нинди кодрәткә ия булуына беренче тапкыр төшендем бугай Гомере бозауларга кибәк аерып үтсә дә, Исмай бабай Ленин турында әнә ничек сөйли! Бу —халыкның юлбашчыга булган чын мөнәсәбәте, аның йөрәк түреннән чыккан кайнар мәхәббәте. Билгеле, ул чакта мин моны тулысы белән анламаганмындыр, Ленинның бөеклеген аңлау тора-бара килгәндер... Халык фантазиясендә халыкның кайнар өмете дә ярылып ята. Караңгы авыл халкы ул чакта ук Ленинны чиксез кодрәтле итәргә тырышкан. Монда реаль чынбарлык, һичшиксез, хыял белән кушылган. «Башлы адәмнәр дә», шәһәрләрдә булып кайткан авыл кешеләре дә Ленин турында күп сөйләгәннәр. Җыенда, жыелышларда гына түгел, табын янында да, әргә өстендә дә, кырга эшкә барганда да, дурн казыганда да гәп өзелмәгәндер. Ленин! Халык аңа чиксез ышанган, үзенең барлык яхшы өметләрен аның белән бәйләгән. Шуңа күрә Исмай бабай ерактагы Ленин рәсеменә шулай якын итеп карап торды түгелме? Мин хәзер дә, бик күп еллардан соң да, бу карашны ачык күрәм һәм анда әйтелмәгән серләр дә бар кебек. Мин бит Исмай бабайның тормышы, балалары турында бер нәрсә дә белмим. Картның уйлары жир белән күк арасындагы уйлар түгел бит, алар тормышка, бабайның балаларына һәм балаларының балаларына бәйләнгән Никадәр тирән, никадәр борчулы уйлар булырга тиеш алар! Исмай бабайлар, аның кебек меңнәр, миллионнар Ленинны күңелләрендә йөрткәннәр, ана һәм анын үлемсез партиясенә ышанганнар. Октябрь бәйрәмноре Минем әле үсмер малай чак... Уйласаң, ул чактан бирле дистәләрчә еллар үткән, күп сулар аккан, ләкин мин барыбер үземне үсмер чактагыча хис итәм, бер нәрсә дә үзгәрмәгән кебек. Әллә яшь чактагы хәтер шундый тереме? Кеше үсә, башыннан күп нәрсәләрне кичерә, олыгая, ә үзе. күңел тирәнлегендә, һаман да шул үсмер малай — чәчрәп көләргә, уйнарга, чабарга ярата. Бер нәрсәгә яхшылап игътибар ителмәгән сыман, чәчәктән чәчәккә кунган гамьсез бал корты сыман, шул ук вакытта никадәр «бал» жыел- гаи — гомер буена җигәрлек, артып та китәрлек. Минем хәтеремдә үсмер чакта кичерелгән бәйрәмнәр якты бер «• .к. у.* м ч. ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМ OB ф БЕЗ ҺӘРВАКЫТ ЛЕНИН БЕЛӘН ИЗ истәлек булып саклана. Бу вакытта мин инде авылда түгел, Мәскәүдә идем. Гарәфә көннәр, дини бәйрәмнәр берсе дә хәтердә юк, алар булганмы, булмаганмы, күңелдә һич тә эз калдырмаганнар, ә менә Беренче Май, Октябрь бәйрәмнәрен һич онытасым юк. Беренче Май бәйрәме үзенә бер төрле, якты, аеруча нурлы үтә иде. Укулар бетәргә дә күп калмый, син инде үзеңне хөр итеп сизә башлыйсын, күңел табигать кочагына, урманнарга, болыннарга ашкына. Син әле Беренче Майның тирән эчтәлеген бик үк төшенеп жнтмисең, Мәскәү урамнарындагы кызыл флаглар, төрле лозунглар, плакатлар сиңа бары тик бәйрәм бизәкләре генә. Октябрь бәйрәмендә син инде бераз җитдирәк, беркадәр сабыррак, нәрсәгәдер бик нык ышанасың, алга карасаң — барыр юлың якты. Билгеле, яшеңнән олы була алмыйсың, ура кычкырасың да кул болгыйсың. Көрәш романтикасы — синең баш өстендә генә, йөрәгеңә купмаслык булып кереп утырмаган әле. Вакыйгаларны син күбрәк тышкы яктан кабул итәсең дә, күңел тирәнлегеңдә инде нәрсәдер җыела бара, тик син әле балалык гамьсезлеге астында көчле елгаларның мул агышын сизмисең. Октябрь бәйрәмнәренә мин бала вакыттан ук катнашып килдем. Кайсы елдан икәнен тәгаен генә хәтерли алмыйм. Октябрьның ун еллыгы аеруча истә калган. Бу, беренчедән, юбилей елы, шуңа күрә ул, моңа кадәр күрелмәгәнчә, тантаналы үтте, демонстрация искиткеч зур булды. Аннан соң кырык елдан артык вакыт үткән, ләкин ул чактагы энтузиазм, рухи күтәренкелек әле булса күз алдымда. Тарих хезмәт ияләренең шундый зур бәйрәмен беренче тапкыр күрә иде бит. Без, яшь булганлыктан, Октябрьның дөнья күләм тарихи әһәмиятен әле аңлап та бетермәгәнбез, бары тик йөрәк белән генә сизгәнбез, әмма өлкәннәр моны аеруча аңлаганнардыр Иске дөньяны җимереп ташлаган Октябрь давыллары аларның күз алдында үткән бит, алар үзләре дә ана турыдан-туры катнашканнар. Мин Кече Татарский тыкрыктагы Әсәдуллаев мәктәбендә укыйм. Безнең бәйрәм колоннасы башта Пятницкий урамы буйлап Климетов- ский тыкрыкка кадәр килде, аннары, кире борылып, Новокузнецкий урамы буйлап Зацепага таба киттек Калужский мәйданында тагын уңга борылып, Культура һәм ял паркы яныннан үттек, аннары Таш күперне кичеп Манежга таба юл алдык Моннан инде Кремль буйлап Кызыл Мәйданга да ерак калмый Бу араны без бик озак бардык. Иртән сәгать сигездә чыккан идек, хәзер ике тулып өченче инде, без һаман әле юлда. Озак-озак тукталып тордык, жырладык, биедек, уйнадык. Көн әле җылы, кар яумаган, урамнар халык белән тулы, музыка бертуктаусыз уйнап тора, бөтен җирдә — кызыл флаглар, лозунглар, плакатлар, күңелле тавышлар. Кайдадыр, Калужский мәйданы тирәсендә, безнең колоннага олы гына бер абый кушылды. Башында кепка, озын мыегы тәмәке төтененнән саргайган, өстендә кыска пиджак, аягында резин галошлы кара чесунка, пиджак якасына кызыл бант таккан. Кулында таягы бар, үзе аксый төшә. Колоннага чит кешеләрне кертергә ярамаса да, бу абыйны әллә шул кызыл бантына, әллә көлеп-шаярып сөйләшүенә карап, ничектер үз иттек. Безгә бит, балаларга, көләргә генә булсын. Абый бер сүз әйтсә, без урамны яңгыратып дәррәү көләбез. Абый үзе дә кеткелди, кулындагы кәкре башлы таягын селкеп-селкеп ала, ә без анын таягын эләктереп качарга гына торабыз. Ул бер дә усал түгел, тәмәкедән саргайган мыек чылгыйларының тырпаюында, аксый төшеп аяк атлауларында ниндидер мәзәклек тә, картларга хас йомшак эчкерсезлек тә, балаларны чиксез яратуы да сизелә Бу абый шәһәр балаларына аеруча таныш булган водопроводчикка, котелыцикка яки дворникка бик тә охшаган, сөйләшүе дә аларчарак. Бигрәк тә куллары безгә ошады һәр нәрсәне булдыра ала торган зур, сөялле куллар. Бу вакыт- та инде без мәктәптә хезмәт дәресләре утә идек. Мин итекчеләр дәресенә йөрсәм дә, күбрәк китап төпләү һәм слесарьлык эшен ярата идем. Әллә инде ил ныклап торып индустриаллаштыру эшенә керешкәнгә, тимер эше күңелгә якынрак иде. Соңыннан слесарь булып китүем дә шуннан башлангандыр инде — Значетсы, татарчата буласыз, елки-палки,— диде абый русча ♦ һәм рәхәтләнеп көлеп җибәрде.— Күрәм күзләрегез ялтырый, ох, ничек ялтырый, елки-палки. Бу вакытта инде без русчаны төшенә илек. Безгә барыннан да бигрәк абыйның «елки-палки» дигән әйтеме ошады. Анда шул әлеге шаянлык, үз һәм якын күрү бар иде. Әйләнәбез дә «елки-палки», дип кычкырабыз. Шуннан ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты- абыйның үзенә аә Елки-палки дип кушамат тактык. — Елки-палки абый, буржуй килә, буржуй! — дип кычкырабыз хор белән.— Кач, ашый үзеңне! — Ә мин аларны күп күргән, елки-палки, өркетми. 1917 елда без аларнын кирәкләрен бирдек, әле дә төшләрендә күреп куркып уяна торганнардыр. — Елки-палки абый, Чемберлейны да күрдеңме? — Чемберленнымы? Чемберлейны күрмәдем. Күрсәм, сөйләшә белер идем, елки-палки. Ну күрмәдем. — һи-и, ата буржуйны да күрмәгәч. Алайса, нигә кызыл бант тактын? Кызыл Мәйданга җибәрсеннәр өченме5 — Юк, кадерлеләрем. Анда мине болай да җибәрәләр. Мин — кызылгвардеец, менә кем, елки-палки! Шунда малайларның кайсыдыр: — Шуром-буром, старья берем,— дип кычкырып җибәрде һәм чәчрәп көлә башлады. Ул чакта култык астына капчык кыстырган, сай бүрекле, озын җиләнле, салынып торган нечкә мыеклы старьевщик татарлар Мәскәү урамнарында еш күренәләр иде әле. Күмер сатучылар белән шул старьевщикларның көйгә салыбрак кычкырган тавышлары әле дә колак төбемдә. Елки-палки абыйның да, безне җиңелчә үчекләп, шуром- буром дип кычкыруын һич онытасым юк. — Ләкин мин белгән татарлар, җан кисәкләрем, «шуром-буром, старья беремнар» түгел иде,— диде Елки-палки абый аннары.— Чын эшчеләр, завод эшчеләре иде. Эшче дуслары өчен во ничек тордылар! Берсен без Ахтям дип йөри идек. Боевой егет иде, удалой Сызылып киткән кара мыек, озын буй. Бер тапкыр, Октябрь революциясе алдыннан, жандармнар безнең кызыл флаг тотып барган бер эшчене мылтыктан атып яраладылар. Шул Ахтям егылган иптәшнең Ткулыннан флагын алды да, баш өстендә селкеп: — Ну, живодерлар-канэчкечләр, мине дә атыгыз, әмма эшче хакыйкатен барыбер ата алмассыз! — дип кычкырды Менә нинди иде ул. Ахтям, елки-палки! Жандармнар булып жандармнар янадан атарга курыктылар. Ә сез, шуром-буром. Юк, дусларым, эшче халыкның бүтән горурлыгы бар! Шаярулар, ничектер, үзеннән-үзе туктады, без Елки-палки абый янына тыгызрак сыендык Мин Елки-палки абый янында ук идем, аның авызына ук карап тордым. — Менә, нәни туганнарым, Кызыл Мәйдан да күренә,—диде Елки- палки абый,— шунда аяк бассам, барысы да искә төшә. Менә аягым авыртса да, бөек бәйрәмгә килмичә түзә алмыйм Владимир Ильич Ленинны шунда күрдем бит мин Моннан ун ел элек, 1918 елда, Октябрьның беренче еллыгына катнаштым. Бу — безнең беренче чшче- крестьян бәйрәме иде! Ә тормыш ул елда хәтәр, зрә хәтәр иде Империалистлар безне эчтән дә, тыштан да буарга тырыштылар Ләкин ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ ф БЕЗ ЬӘРВАКЫГ ЛЕНИН БЕЛӘН безмен командир — Ленин бер нәрсәдән дә курыкмады. Курку белми торган иде ул, елки-палки! Бәйрәмебезне бөтен дөнья хезмәт ияләре күрсен дип тырышты ул. Әле алтынчы ноябрьда, кич белән, Кызыл Мәйданда иске дөнья эмблемасын керосин сибеп яндырдык. Икенче көнне иртә белән Кызыл Мәйданга халык агыла башлады. Иң беренче булып безнең резервтагы эшче полклар килде. Ул чакта мин менә бо- лай, Матрена әби кебек, аксамый-туксамый идем, кулда да менә бу елки-палки түгел иде. Бар иде безнең дә гайрәтле чаклар! һич онытасым юк. Кремль стенасы буенда Октябрь революциясе геройлары хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды Владимир Ильич үзе ачты ул истәлек тактасын. Аннары ул биек трибунага менеп ялкынлы речь сөйләде. Анын якасында, менә минеке төсле, кызыл бант бар иде Шуңа күрә мин һәр бәйрәм саен аны тагып чыгам. Аңлыйсызмы моның нәрсә икәнен? Яшьрәкләр шул әле, аңламыйсыздыр. Шул кызыл бант кебек, йөрәктә Ленин кабызган сүнми торган ут яна кебек. Менә ничек! Күктә моторлар гүләве ишетелде. Без, башларыбызны күтәреп, һавага карадык. Елки-палки абый да карады, аннары, тавыш тынгач, әкрен генә: — Ул чакта да аэропланнар очты, прокламацияләр ташладылар,— диде. ...Хәзер, кырык бер елдан соң. хәтерне яңартыр өчен шүрлектән Ленинга багышланган китапларны, газета-журналларны алам. Укыйм. 1918 елда, Кызыл Мәйданга килер алдыннан Ленин Революция мәйданында Маркс-Эигельска вакытлы һәйкәл ача. Революция мәйданы аркылы узганда, бала чакта, ул һәйкәл нигезе алдында мин дә басып торганмындыр инде. Тик миңа сөйләүче, аңлатучы булмаган. Күп еллар үткәч, шул ук Революция мәйданында, Партиянең XXII съезды делегаты буларак, Карл Маркс һәйкәлен ачу тантанасына катнаштым. Бу турыда ул вакытта «Культура и жизнь» газетасында язып та чыктым һәр кеше күңелендә кадерле минутлар була. Тик кайчакта, көндәлек тормышның гади вакыйгалары арасында, ул кадерле минутлар ничектер бик тиз үтеп китә. Хәлбуки, ул кадерле минутларның агышын ничектер әкренәйтәсе, аларның бөеклеген туйганчы бер күңелдән кичерәсе иде. Хәер, вакытны гуктатып тору — бер хыял гына. Ләкин безнең кулда икенче бер куәт бар — кешеләр хәтерли ала, хәтер җимешләрен кәгазьгә төшерергә мөмкин. Кәгазьдәгене исә бүген дә, иртәгә дә, аннан соң да укый аласың. Күз карасы кебек Совет халкына борынгылардан калган һәм изге күреп саклана торган васыятьләр бик күп. Шуларның берсе, иң изгесе, туган илне, хезмәт ияләре Ватанын явыз дошманнардан күз карасы кебек саклау— Ленин васыяте. Утызынчы елларда бу, безнең ише сугышны күрмәгән яшьләр өчен, теоретик пландагы бер нәрсә иде, аны яхшы үтәргә ант итү дә әллә ни кыен түгел иде. Бөек Ватан сугышы башлангач, илне саклау һәркем өчен дә конкрет мәсьәлә булып китте, тик хәзер сүз кирәкми, эш кирәк иде. Яшьләргә хас бер дәрт белән газиз туган илне сакларга ыргылганда, без, яшь солдатлар, ялгыз түгел идек, ин алда, безнең күңелләрне күтәреп, кыен минутларда киңәшләр биреп үлемсез Владимир Ильич Ленин бара иде. Ул һәр солдатның якын дусты, ышанычлы иптәше иде. Аның исеме белән без сугышка кердек, аның исеме белән ин мәкерле дошманны жиңеп чыктык кызыл байракларыбызны данга күмдек Бу дәһшәтле сугышта без Ленинның социалистик дәүләт өчен кем булганын тагын да тирәнрәк аңладык, Владимир Ильич безнен Армия сафында беренче ротаның беренче отделениесенда ун флангта барган батыр солдат иде. Ул Социалистик Ватанның туган сәгатеннән ук анын иминлеге турында уйлый башлаган, бөтен чараларны күргән, жинү юлларын сызган. Хәзер, бөек Ватан сугышының һәркемгә дә билгеле бөек нәтиҗәләренә карап, әйтә алабыз, совет солдатлары Ленин күрсәткән юлдан тайпылышсыз барып, Коммунистлар партиясе ♦ җитәкчелегендә үзләренең ил алдындагы бурычларын батырларча үтәп = чыктылар, фашистлар изүе астында сыкранган халыкларга азатлык § илттеләр. а Бу — мактану түгел, бу — сугышның реаль нәтиҗәсе Ул яна су- = гыш чукмарларын да бик нык уйландырырга тиеш. Жинү безгә ансат килмәде, дошман безнең башкалабыз — Мәскәү ч каласына ук килеп җитә язды, икенче башкалабыз — Ленинградны § камап алып, аңа туплардан атгы. Социалистик туган ил язмышы, эшче- х крестьян Ватаны язмышы, кыл өстендә калды. Дошман, кәпрәеп, жинү » сәгатьләрен санады. Бу иң кыен минутларда күп миллионлы совет хал- % кы, аның Кызыл Армиясе һәм флоты революция бишеген, героик башкалабызны теләсә нәрсә булса да дошманга бирмәскә ант итте. Совет » кешеләренең анты нәрсә икәнен хәзер барлык дошманнар беләләр булса кирәк. Онытсалар — үзләренә үпкәләрләр. Сугышта берәү дә герой булыр өчен сугышмый. Батырлык туган илне яратудан, ана актык сулышына кадәр турылыклы булудан килеп туа. Ил үзенең сакчыларыннан кемнең нәрсә эшләвен бик яхшы күреп тора, соңыннан лаеклы рәвештә билгеләп үтә. Берәү дә онытылып калмый Батырлык җирдә ятмый. Без, солдатлар, ил өчен ул авыр елларда Владимир Ильич Ленин турында, социалистик Ватан турында күп уйландык. Безнең уйлар нинди юнәлештә булуын сугыш елларында Коммунистлар партиясенә һәм комсомолга керүчеләрнең саны бермә-бер артуы бик ачык күрсәтә булса кирәк. Безнең күбебез партиягә сугыш кырында керде, партия билетын да шунда алды. Ә аңарчы безнең комсомол билетлары һәм солдат кенәгәләре эчендә бер кәгазь йөрде: «Үлсәм, коммунист дип санагыз!» Хәзер шул көннәргә борылып карыйсың да уйга каласың бу бит кемнең булса кушуы яки нинди булса исәп буенча эшләнмәде, үлгәннән соң инде исәп кирәкми. Кеше шул өч сүзгә үзенең бөтен тормышын, ышанычын, изге күргән идеалларын сала Берәү дә аның кесәсендә шундый язу барлыгын белми, бу язу аның йөрәгенә уелган, тик үзе үлсә генә аны башкалар укыячаклар Икенче төрле әйтсәк, бу аның иң изге васыяте, ул йөрәк каны белән юылгач кына көчкә керә. Миңа сугыш кырында туган ил өчен башларын салган солдатларның кесәләреннән шундый язуларны алын укырга туры килгәләде. Бу нң югары ант, иң изге кәгазь кисәге. Кеше үзе юк инде, ә анын партиягә кайнар ышанычы яши, партия анын мөкатдәс теләкләрен, һичшиксез, тормышка ашырыр. Мондый ышаныч моңарчы дөньяда бер илнен солдатында да булмаган. Миңа взводның «Боевой листогын» редакцияләү эше йөкләнгән иде, агитатор да булдым, ара-тирә рота күләмендә дә полнтзанятиеләр үткәргәләдем. Әллә шуңа күрәме, әллә язучы гадәте буенчамы икән, иптәшләргә күз салгалый идем: мина алариың йөрәк түрендә йөрткән иң изге уйларын белү кирәк иде. Болай бит солдатлар бер-береннән әллә ни аерылмый, бар да тире туннан, малахайдан, киез итектән. Холыклары, билгеле, төрле-төрле. Берсе көләргә, көлдерергә ярата, солдат тормышыннан кызык хәлләр сөйли, икенчесе үз алдына елмаеп кына утыра, командир кушканны берсүзсез үти. Ә уенда, йөрәгендә нәрсә? Турыдан-туры сорасаң, сина берәү дә бер нәрсә дә әйтми, әйтсә дә, дөресен әйтәме? Кешеләрнең чын }й-тойгыларын белү бик авыр. ГАБДРАХМАН ЭПСӘЛӘМОВ Синен такылдавык икәнеңне белсәләр, гомумән, ераграк булырга тырышалар. Бер вакытны бер солдатның ком өстендә яки яңа яуган кар өстендә төрле кыяфәттә Ленин рәсемнәре ясавына игътибар иттем. Гүя ул уйнап кына сызгалый. Ә рәсемнәре шактый тере чыгалар. Аларда тагын нәрсәдер бар иде. Мин моны тиз генә тотып ала да алмадым. Билгеле, ком яки кар өстендә ясалган рәсемнәрнең сәнгать камиллекләре турында сөйли алмыйсың, ләкин алар карашны тарта, уйландыра, син аларга гади кызыксыну белән генә карамыйсың, алардан нәрсәдер эзлисең, тапкач, үзең дә сизмичә әкрен генә елмаеп куясың. Бер көнне, батальоннан кайтканда, шул рәсемнәрне кар өстендә күреп, барсын да аңладым Ленин безне, солдатларны, явыз дошманны җиңүгә чакыра иде. Урман сукмагында мин бер үзем идем, ләкин күңелем ташып китте. Ихтимал, моны башкалар әллә кайчан аңлаганнардыр инде, шуңа күрә аларны бер вакытта да бозып китмиләр. Көннәрдән бер көнне әлеге иптәшне тагын шул эше өстендә очраттым. Ул. каядыр барышлыймы, каяндыр кайтышлыймы, алан читендә туктаган да чаңгы таягы белән кар өстенә Ленин рәсемнәрен ясый. Соңгы көннәрдә кар яуган, иске рәсемнәр барысы да күмелеп калганнар иде. — Ленин рәсемнәрен ничек шулай охшаш итеп ясый аласың, дускай?—дип сорадым. Ул чак кына елмайды. — Охшыймыни? — Минемчә, бик охшый. — Синеңчә... Син дә чагыштырмыйча әйтәсең ич. Бәлки, бу сызыгы алай түгелдер. — Юк, шулай! Юлбашчының һәр рәсеме минем күңелдә. — Алай булгач, минем дә күңелдәдер инде. Бәхәсләшеп торасы юк шикелле. Мин аның бу турыда күп сөйләшәсе килмәгәнлеген төшендем. Иҗат эшенә үземнең дә беркадәр бәйләнешем булганга, бу миңа бик аңлашыла иде. Күрәсең, шул сыйфат иҗат кешеләренең барысында да азмы-күпме бардыр инде. — Боларны кәгазьгә төшереп, Ленин землянкасына элеп куясы иде, туган. Карасыннар иде сугышчылар. — Мин кәгазьдә ясый белмим, бигайбә,— диде иптәш һәм бик тиз китеп барды. Мин, әлбәттә, аның сүзләренә бик үк ышанып бетмәдем. Юл өстендәге бу рәсемнәргә башка иптәшләр дә игътибар иткәннәр иде. Ленин көннәрендә кемдер. «Бу иптәшне взводка чакырырга иде»,—диде. Бу тәкъдим барыбызга да бик ошады. Бу вакытта аларның взводын икенче батальон участогына күчергәннәр иде. Мин, взвод командирыннан сорап, аны эзләп киттем. Ләкин юлым уңышлы булмады. Моннан ике көн элек иптәш каты яраланган, аны госпитальгә озатканнар иде. — Ленин рәсемнәрен зрә оста ясый иде. Землянкабыз өстендә әле дә бар алар. Кар яумаса, озак торырлар,— диде бер олырак солдат. Мин аның тирән кичереш белән сөйләвен күрдем. Кайтышлый, чаңгы юлы өстендә, Ленин рәсемнәрен үзем дә күрдем. Бая ничектер күземә артык чалынмады, әллә чаңгыларда кызу килдем, әллә кояш яктысы ул җиргә төшмәгән иде Хәзер ялтыран тора. Мин беравык алар янында туктап та тордым. Соңыннан караңгы землянкада ятканда да ул рәсемнәрне түшәмдә бик ачык күрдем — күрәсең, ул минем күңелемдә балкый иде. Ленин көннәре җиткәч, ротада да сөйләдем. Ничек сөйләгәнмендер, хәзер тәгаен генә әйтә алмыйм, ләкин бер иптәш әңгәмәдән соң; — Бик дулкынланып сөйли беләсен икән. Мин политрук кушканны гына үтисең дип уйлаган идем,— диде.— Рәхмәт. Аптырап калдым: нигә бу рәхмәт әйтә икән? Мин, гомумән, оста сөйләүчеләрдән түгел Шулай да дулкынлану булгандыр инде, рота алдында гына булса да, халык каршына чыгу уен түгел бит. Ләкин анын өчен нигә рәхмәт әйтергә? Менә иптәшләрнең күңелләрен бераз ♦ кузгата алсам, солдат йөрәгенең яшерен кылларына кагыла алсам. = анысы бик әйбәт. § Ул чакта мин фронт тормышыннан бик аз язган идем әле. Вакыт и та юк, кәгазь дә юк, аннары землянкада караңгы, тышта — салкын. = бияләй белән күп язып булмый Иң мөһиме: үземнең эчке уйларымны = тәртипкә китереп җиткермәгән идем. Уйлар бик күп, берсе өстенә берсе ч өеләләр, буталалар, кайдан башланганнарын, кайда беткәннәрен яки ь туктаганнарын үзен дә белмисең. Шуннан адәм рәтле итеп язып кара =2 инде. Җитмәсә, кат-кат күчереп тә булмый. и Ул чакта әлеге иптәш белән ничектер яхшылап сөйләшә алмын кал- » дым, әллә ашыгыч заданиега киттекме, әллә тартындыммы? Бик төпх ченә башласаң, үзеңнең кечкенә генә эшенне бик зурга куеп мактана- g сын сыман килеп чыгар иде. Ә менә хәзер, бик күп еллардан соң, шушы юлларны язарга утырыр алдыннан уйландым без, бөек Ватан су- * гышы солдатлары, һәрберебез үз күңелләребездә әйтелмәгән серләр “ йөртә идек Күп вакытта без аларны әйтергә сүз дә таба алмын идек, s ихтимал, әле алар суз булып оешып та җитмәгән булгандыр, тик ак » томан шикелле, күңелдә генә айкалалар иде. Мин Ленин турындагы „ әңгәмәмдә солдатларның шул күңел тирәнлегендәге ак томаннарга ° кагылдым бугай. Әгәр шулай булса, минем теге иптәш белән сөйләшә алмый калуым хәерлегәдер, чөнки ул барыбер күңелендәген әйтә алмас = иде. Шуннан кайта-кайта тагын кар өстендәге Ленин рәсемнәре ту- < рында уйлыйм: теге солдат-художникның күңелендә бик тирән уйлар s булган булса кирәк. Ул аларны сүз белән иптәшләренә әйтә алмаганмы, * әллә курыкканмы? Сүзнең, никадәр ачык әйтсәң дә. икенче мәгънәләре о. кала Әгәр солдат иптәшләре, бу үзе өчен тырыша икән, дип шикләнеп куйсалар'-* Ә кар өстендәге рәсемнәрнең мәгънәсе бер генә: ул солдат < күңеле турында сөйли. Чыннан да, әгәр солдат күңелендә тирән уйлар «- булмаса, үлем каршында ул Ленин рәсемен ясар идеме? Әгәр гомумән рәсем ясарга бик һәвәс булса, нигә ул башка рәсемнәр ясамаган, солдат тормышында аларнын җитдиләре дә. көлкеләре бик күп бит. Миңа калса, кар өстендәге Ленин рәсемнәре белән комсомол билеты яки солдат кенәгәсе эчендәге «Үлсәм, мине коммунист дип санагыз!» дигән язу арасында туры бәйләнеш бар, монда — совет солдатының яшәү фәлсәфәсе Нинди идеалларны ул алга сөргән, кемгә охшарга теләгән, кемнән үрнәк алган Иптәшләре дә моны бары туры мәгъ нәсендә аңлаган. Чөнки бу — хакыйкать. Солдат барысын да, хәтта гомерен дә туган иленә бирә, үзенә бер нәрсә дә сорамый. Солдат-художник госпитальдән яңадан безгә әйләнеп кайтмады. Әллә сугышта алган яраларыннан үлеп калдымы, әллә ерак тылга оза- тылдымы, әллә башка частька эләктеме — белә алмадым. Ләкин ул минем хәтеремдә бер легендар кеше булып калды. Карелиядә карлар да эреп бетте, яңадан бөтен жир яшәрде, ә мин юл чатында һаман да күңел күзе белән аның рәсемнәрен күрә идем. Ильич гүя чын тере, күзләрен чак кына кыса төшкән һәм еракка-еракка карый, гүя солдатларны да шул ераклыкларга чакыра, анда —Җиңү

Ахыры бар.