АК БАСУ
Я, гадәтем буенча мин тагын республикабызның нөньяк-көн- ныгыш районнарына килеп чыктым. Мин бу якларда җан kui ' -UiJ SB ■ башларында берничә тапкыр булган идем инде Ләкин иген- Jffiijt)нәрнең серкәләнү вакыты җиткәч, бу яклар мине яңадан ’* ' үзләренә тартты. Дәресен әйтим, табигатьнең тәмам тулыланып җиткән көннәрендә, җөй урталарында авылларда ат белән яки җәяү йөрүне яхшырак күрәм. Шунлыктан, Азнакайга килеп төшү белән, басу юллары буйлап җәяүләп киң Ык елгасына таба юл тоттым. Иртәнге якта көн салкынчарак иде. Әмма, кояш тешлеккә күтәрелә башлау белән, һава бөтенләй алышынды: җирне искиткеч зсселек чорнап алды, агач яфраклары шәлперәеп төштеләр, игеннәр башларын иделәр, көтүдәге сарыклар борыннарын нинди куалауны көтмәстән, юырта башлады. Чөнки аны чыпчык башы чанлы кигәвеннәр талый иде. Сүз барышында ат хуҗасының Хөҗҗәт исемле умартачы һәм минем белән яшьтәш икәнлеге беленде. Ягъни без замандашлар булып чыкгык Ат өстендә өзлексез очып барган кигәвеннәр аның канын эчәләр. Җирән кашка, нишләргә дә белми, алардан котылырга тырышып чаба да чаба. Хөҗҗәт минем белән сейләшкән арада җирән кашкага да дәшеп ала; — Түз инде, малкаем, түз, хәзер түктарлар, карабодай басуына гына җитик, аннары тын алырсың,—ди. Озак та үтмәде, алдыбызда ак басу күренә башлады Җирән кашка чапканнан чаба бирде һәм без ак басуга якынлаштык Катык кебек ап-ак чәчкәдә утырган бу карабодай басуына килеп җитү белән, җирән кашка аз гына тынычлап калгандай булды, юыртуыннан туктап, адымнарын әкренәйтте. Ләкин, кигәвеннәр ябырылуыннан башланган бик авыр газапларны ул әле һаман кичерә: еш-еш сулу ала. ара-тирә хәлсез генә пошкырып куя, яңак сөякләрен тәртә башына тигерә-тигерә ышкынып ала. Аның сыртыннан һәм кабыргалары әстеннән кара кан белән катнаш тир ага Хөҗҗәт аны куаламый, атка ирек куя Хәер, •ти чаклы гына куаласаң да ул хәзер юыртырлык хәлдә түгел шул. Ул кигәвеннәр Һәҗүменнән тәмам интеккән инде. җиргә төртеп хәлсезләнеп калдылар. Аның каравы, кигәвеннәр котырына башлады Сәпәй тауларын үтеп, Ык буена төшеп барганда басу юлында миңа атлы бер кеше очрады. Ул, мине күрү белән, атын туктатып: — Әйдә, утыр иптәш, бергә-бергә сөйләшеп барырбыз, сөйләшү юлны кыскарта дигәннәр бит борынгылар. Әйдә, утыр,— диде. Мин. арба үрәчәсенә аякларымны салындырып, аның янына утырдым Ат, һичбер Хөҗҗәт миңа таба борылып, кигәвеннәрне тагы каһәрләп ала: — Нәкъ дошман бомбардировщиклары кебек, җирән кашкамны тәмам камап алдылар бит. Бичарам, кара канга батты ләбаса! Каһәр суккырлары! Ә монда, карабодай басуына килеп кергәч, тыны беткән дошмандай, туктап калдылар. Алар бит кан исен ярата, ә биредә, карабодай басуында бал исе!—ди. Дәрестән дә, күз күреме кадәр киңлеккә җәелгән бу ак басудан тәнгә рәхәтлек бирә торган бал исе бөркелә иде. Бер үк вакытта безнең өстебездән, юк. безнең өстебездән генә түгел, ә бөтен басу өстеннән үзләренә бер төрле «без-без-э-э» ител торган, ярым тыныч тавыш белән умарта кортлары очалар, алар тамак асларындагы күзгә күренмәслек кечкенә «чүмечләренә» тутырылган кыйммәтле йөкләрне ничек кенә булса да умарталыкка тизрәк кайтарып җиткерү ечен ашыгалар. Һәм алар шулкадәр күп ки. хәтта безнең җирән кашканың дугасын да вакытвакыт сырып алгандай итәләр. Хәзер инде җирән кашка да, Хөҗҗәт тә тыныч. Без шулай әкрен генә ак басу уртасыннан барабыз. Мин эчемнән генә уйлап куям: «И табигать, бу нинди матурлык, бу нинди хозурлык, бу нинди гүзәллек! Җиргә карасаң, ак чәчәкләрнең хисабына, күккә карасаң, бал кортларының санына чыгарлык түгел. Монда эшнең иң кайнаган чагы, мин тагы үзем белән үзем сөйләшеп куям, без боларга уңайсызламыйбыз микән, әллә соң без бирегә ялгыш яки иртәрәк килеп кердекме, бу кадәр кызу хезмәт барган чакта безнең бу ак басу эченнән арба белән үтеп баруыбыз ярый микән соң? — дим.— Әгәр ярамаса, кичерегез безне,» — дип, гафу үтенөм. Хөҗҗәт минем эчке тойгыларымны сизә булса кирәк: — Сиңа бик ошады бугай карабодай басуы? — ди. — Карабодай басуы да, бал кортлары да,— дип җавап кайтарам мин. Ул көлемсерәп сүзен дәвам итә: — Алар икесе бергә инде Карабодай белән бал кортларын әйтәм, икесе бергә алар, бергә! Карабодай бал кортына мохтаҗ, бал корты карабодай чәчкәсенә. Умарта асрыйсың икән — карабодай чәч, карабодай чәчәсең икән — умарта асра. Шул вакытта ярмага да, балга да туенырсың, кесәң тулы акчаң да булыр. Шуна күрә, без аны ел саен кимендә йөз гектар чәчәбез,— ди ул, эчке бер канәгатьләнү белән. Без инде кайчаннан бирле карабодай басуы уртасыннан барабыз. Ләкин әле басуның чиге һаман күренми. Алда зәңгәрсу урман сузылган. Бу ефәк җәймә ябынган ак басу, бәлки, шул урманга барып терәләдер, һәм мин замандашым Хөҗҗәтнең сүзенә куәт бирәм: — Дөрес эшлисез, йөз гектар чәчәбез, дигән идең, ә быел күпме чәчтегез? Без аркылы үтеп бара торган бу басуның чиге күренми бит әле.— дип сорыйм. — Быелмы, быел йөз илле гектар чамасы чәчтек,— ди ул, миңа карап. Мин аның җавабын ишетү белән куанып китәм һәм үзем дә сизмәстән, әйтә куям; — О, шәп! һәрбер гектар үзе ни чаклы нектар! — дим. Замандашым кинәт тагы миңа таба борылып карый: — һәрбер гектар үзе ни чаклы нектар дисеңме? — Әйе, шулай дим. — Син умартачымы әллә? —- Нигә алай дип сорыйсың? —«Нектар» дигән сүзне гадәттә умартачылар телгә алалар. Ул бит ширбәт дигән «үз Умарта кортлары чәчкәдән җыеп алган шул ширбәтне эшкәртеп балга әйләндерәләр. Моның шулай икәнлеген умартачылар гына аңлый. Син умартачымы әллә, дип соравымның сәбәбе шул иде,— ди. Мин аңа колхозлашу елларында агротехник булып йөргән чакларымны, аннары ничектер җае килеп чыгып, алты айлык умартачылык курсында укыганлыгымны һәм соңыннан инде читтән торып булса да авыл хуҗалыгы институтында укыл, сугыш чыгу аркасында аны тәмам итә алмаганлыгымны кыскача гына сейләл бирдем. Шулай сөйләп бирдем дә. замандашымның үзе кебек, туп-туры йөзенә карап, сөйләгәннәремә йомгак ясадым: — һәрхәлдә, минем умарта кортының шөпшә түгеллеген, шөпшәнең умарта корты түгеллеген аңларлык дәрәҗәдә белемем бар,—дидем. Замандашым кычкырып көлеп җибәрде: — Бик кызык әйттең Шулай, шулай... дусны дошманнан аера белергә кирәк Дошлей дигәннән син сугышта булгансыңдыр, ягъни солдатта хезмәт иткәнсеңдер? — Иттем, иттем, действительный хезмәттә дә. Ватан сугышында да булдым,— (идем мин. — Алайса син карабодай боткасының тәмен беләсең инде? — һи-и-и, белмимме соң: ♦ Без торасы казарманың. Бакыр икән тоткасы. Соллатларнын яратканы— “ Карабодай боткасы,— Sj дип, тиккә генә җырламаганнар инде аны Солдатларга карабодай боткасын ашату ул 5ит безнең бабаларыбызиың бабалары хезмәт иткән Суворовлар заманыннан калган ♦ гадәт. Карабодай боткасына бер нәрсә дә җитми.— дидем мин аңа. ш — Дөнья кургән кеше икәнсең, кордаш, аннан да җиңел, аннан да тәмле ризык “ юктыр дип уйлыйм мин. сКон кыздырганнан кыздыра бара, ак басу өстен нечкә билләр каплап алган, < аларнын кайсылары, йөкләрен бушатканнары, чәчкәләргә төшеп куналар ә кайсылары иектар төяп чәчкәләрдән кузгалып китә Алары да. болары да — барысы да өзлексез ® очалар күтәреләләр, ләкин һич кенә дә буталмыйлар, бер-берсенә юл куя-куя умарталыкка ашыгалар. < Умарталык дигәннән, башыма сорау килде: «Кайда икән соң боларның умартакешеләргә гел файдага гына эшли торган бу җан ияләренә карап мин хәйран калдым. тарафыннан камалып алынган әнә шул авыр елларда да бу мәсьәләне карарга вакыт тапкан Ул ни кадәр кешелекле һәм эшчән булган. Безнең илебездә борын-борын таманнан яшәп килгән умартачылык беренче бөтен дөнья сугышы елларында бик аяныч хәлдә калган һәм аны бик тиз аякка бастырырга кирәк булган. Бөек Ленин шуны алдан күргән, шуңа күрә дә югарыдагы карарны кабул иткән. Без замандашым белән Һаман барабыз. Безнең баш өстебездә Һаман бап кортлары очалар, туктаусыз безелдиләр Ниһаять, без карабодай басуын аркылы үтеп, урман авызына килеп чыгабыз. Замандашым Хөҗҗәт: — Менә, умарталыкка да килеп җиттек, безнең умарталык шушы урман эчендәге аланда,— ди,— Хәзер бер күләгә урын табып атны тугарырбыз да янына төтен салырбыз Аннары мин сиңа умарталарыбызны күрсәтермен Бик ашыкма, әле көн уртасы гына, барасы җиреңә барып җитәрсең. Безнең монда кечкенә генә өебез дә бар. шунда кереп яңа бап белән каты чәй дә эчәрбез.— дип дәвам итә уп Умартачыларның һәркайсының да үзләрен бик тыныч тотуларын, әкрен һәм йомшак сөйләшүләрен мин яхшы беләм. Шуның өстенә алар бөтенесе дә гаҗәп кунакчыл булалар, Әгәр, юл уңае туры килеп, умарталыктан үтәсең икән, алар сине хөрмәт итмичә җибәрмиләр Шулай булгач, мин Хөҗҗәтнең бу тәкъдименә ничек каршы килим. Аннары бит мин үз иркем белән дөнья күрергә чыккан кеше. Шулай булгач, »на рәхмәттән башка нәрсә дисең инде. — Мин бик риза, замандаш.— дидем аңа Боз. урман эченә кереп, бер карт имән төбенә туктадык та җирән кашканы тугарыл. аны тезгененнән арба үрәчәсенә бәйләдек. Хөҗҗәт арба төбендәге чалгыны «лып, берничә бөтерем печән чапты һәм мин ул чапкан печәнне ат алдына, арбага 'итвреп салдым Хөҗҗәг, ат тугарган урыннан шактый читкәрәк кигеп. чалгысын бер "•*" ботагына элде дә арба янына килде Һәм. тирә-юньнән чүпчар җыеп, аның өстен ишел үлән белән каплап, төтен салды: Табигать тарафыннан бии акыллы бер үк вакытта бик серле итеп яратылган һәм һәм секунд эчендә күңелем белән революция елларына кайтып килдем һәм шул елларның бер документы исемә төште Уп чакларда мин, халык теле белән әйткәндә, «көйсәләр», ягъни авыл Советы тирәсендә еш урала идем Шуңа «үредер инде, бу документ минем хәтеремдә аеруча нык сакланган. Бу РСФСР Халык Комиссарлары Советының «Умартачылыкны саклау турындапгы 1919 ел II апрель карары иде Аңа Владимир Ильич Ленин кул куйган Бетен кешелек дөньясын бәхетле итү өчен көрәшкән бөек юлбашчыбыз Ленин илебез төрле яктан дошман — Үзең дә кайчандыр умартачы булгач, беләсең инде, бал кортлары тирлеген ат исен бер дә яратмыйлар, шунлыктан, мин һәр еакыт җирән кашканы умарталыктан ераграк булган урынга тугарам. Ярый, бусы да булды. Әйдә инде киттек! — диде. Без ямь-яшел яфракка күмелеп утырган ак каеннар арасыннан атлый-атлый умарталыкка юнәлдек. Монда бал кортларының очканы күренми. Хәер, аларның умарталыкка кайта торган үз юллары була бит. Алар шул юлдан очалардыр һава тын һәм салкынча. Агач яфраклары арасында кояш нурлары уйный. Ул алдан, мин аның артыннан атлыйм Йомшак күңелле, тәмле телле, ачык чырайлы бу кеше белән сөйләшкәннән сөйләшәсем килә һәм мин аңа үземнең фикерләремне әйтмичә кала алмыйм: — Карабодай басуы белән умарталыгыгызның янәшә булуы мине бик тә шатландырды. Син инде. Хөҗҗәт замандаш, үзең дә яхшы беләсең, карабодай басуына умарталык якын булса, югары җыем алу тәэмин ителгән дигән сүа. Әлбәттә, карабодайны ел саен умарталыкка якын җиргә чәчеп булмый бит. Ул чәчү әйләнешендә кайсы басуга туры килә, аны шунда чәчәсең. Андый вакытта умарталарны карабодай басуы янына күчерә торгансыздыр инде,— дим. — Билгеле шулай эшлибез. Умарталарның бер кадәресен шушында, ягъни умарталыкта калдырабыз, әбер кадәресен карабодай басуы янына күчерәбез. Ә инде мәгълүм бер вакыт үткәннән соң, аларны янәдән умарталыкка кайтарып урнаштырабыз,— ди Хөҗҗәт. Менә без киң генә аланга килеп чыгабыз. Аланның читендә такта белән ябылган кечкенә генә өй күренә. Хөҗҗәт: — Мин сиңа битлек алып чыгыйм әле,— дип, шунда кереп китә. Мин төрле-төрле төстәге умарталар тезелгән, ниндидер сәер тынлыкка чумган, мең төрле чәчкәләр белән капланган матур аланга карап торам. Уйларым әллә найларга китә, без, мин әйтәм, бу җан ияләренең искиткеч хезмәтчеллекләрен, аларның кешеләргә авызлары белән бал җыюларын, аяклары белән үсемлекләрне серкәләнде- рүләрен һәм бер-берсенә нинди мөнәсәбәттә булуларын, хәтта аларның нектар барлыкны һәм анда кайсы юлдан барырга кирәклекне бер-берсенә биеп күрсәтүләрен дә беләбез. Ә шулай да без бу нечкәбилләрнең бөтен серләрен төшенеп җитмәгәнбез әле, минемчә... Яныма кулына бер битлек тоткан Хөҗҗәт килеп баса: — Әйдә, мин сиңа умарталарның кайберләрен ачып күрсәтим әле, өченче кен генә бал аерган идек, бүген рамалар ничек микән,— ди.— Әйдә, кайберләренең өсләрен ачып карарбыз, рамалары тулган булса, бүген-иртәгә суыртырга кирәк булыр. Мин битлекне киям һәм тагы аның артыннан атлыйм. Хөҗҗәтнең үзенә битлек-фәлән кирәкми. Аны бал кортлары ят итмиләр. Уя тавышсызтынсыз гына, йомшак һәм чиста куллары белән умарталарны ачып, аларның рамаларын карый Аннары ипләп кенә яба. Бал кортлары аның бармакларын, беләкләрен сырып алалар. Ләкин чакмыйлар, алар гүяки иркәләнәләр, гүяки без хәзер тагы йөк белән кайтабыз, син безне каршы ал, дигәндәй аның белән сөйләшәләр кебек тоела миңа. Бераздан соң инде без өйгә керәбез. Хөҗҗәт бусаганы атлау белән борынгы җиз самовар колагына тотына: — Бик сусадым, син дә сусагансыңдыр, хәзер кайнап чыгар, иркенләп чәй эчик әле,— ди миңа. Ул самовар чуйган арада, мин өйдәге әйберләргә күз салам. Биредә гади генә өстәл, аның янында ике-өч урындык, бер биек кенә имән бүкән, стенада берничә агач чөй. кечкенә генә мич, мич белән стена арасына тар гына чаршау корылган, анда нәрсә барлыгы күренми. Ишек өстенә төтен салгычлар, битлекләр, иске һәм яңа рамалар кебек умартачылыкта кулланыла торган кирәк-яраклар эленгән. Түрдә исә стенага беркетелгән шүрлеккә радиоалгыч урнаштырылган. Шуларга карап утыра торгач, замандашым Хөҗҗәтнең өйдән чыкканын да курми калганмын. Менә ул кулына бал тутырылган яшел миски тотып килеп тә керде: — Подвалга чыккан идем, яңа бал белән чөй эчеп җибәрик. Теләсәң, әнә анД’ чаршау артында әчесе дә бар. Мәгәр мин үзем аны кулланмыйм. Нәфсең булса, бер касә салып бирим,— диде ул. — Баллап каты чәй эчүгә чи җитә Юк юк, мин дә синең кебек аеруча мондый эссе көннәрдә ан^ый әйберләрне өнәмим.— дидем мин. Чәйгә утыргач, безнең әңгәмә яңадан куерып китте. Бая карабодай басуында без бал кортлары турында сөйләшкән булсак, хәзер без карабодай турында сүз алып бардык. Хөҗҗәт карабодай игүнең агротехникасын агрономнар белән бер дәрәҗәдә тирәнтеи белә икән Ул сөйләде, сөйләде дә аеруча басым ясап әйтеп куйды: — Миме яңлыш аңлама, карабодайга гына карап торыгыз дияргә теләмим, барлык файдалы культураларны игәргә кирәк. Без, кешеләр, аларның бөтенесенә дә мохтаҗбыз. Аларның һәр кайсының үзенең тоткан урыны бар. Ләкин, умартачы буларак, мин карабодайны игүне тагы да алгарак җибәрү ягында. Озак сөйләшеп утырдык без аның белән. Ниһаять, миңа китәргә вакыт җитте. Чеики мин алдагы авылга барып кунарга тиеш идем. Без өстәл яныннан кузгалганда, кояш шактый түбәнәйгән иде инде. Ул мине урман ааызына кадәр озата килде һәм: — Сиңа уңышлы сәфәр телим, замандаш Юлың туры килсә дә, килмәсә дә кәз көне тагы бер әйләнсәң иде безнең бу тирәләрдән. Без саубуллаштык. Ул умарталыкка таба атлады. Мин тиз генә кузгалып китмәдем. Чөнки күзләремне әлеге ак басудан ала алмадым. Минем бу басуны калдырасым килми. аннан аерылырга күңелем теләми, күзләрем өзлексез безләп торган «нечкәбил- ләродән аерыла алмый, күкрәгем бал исе катнаш саф һаваны сулап туймый иде. _.Көз көне республикабыз илебезнең элеваторларына туксан ике миллион поттан артык ашлык салды. Мин шушы зур саннар эчендә карабодайның моңа кадәр мисалы булмаган зур урын алганлыгын күреп таңга калдым. Ә инде Партиябез Үзәк Комитетының Октябрь Пленумында безнең республикабыз карабодай игүдә мактап телгә алынгач, миңа яңа канатлар чыкты һәм мин кадерле Татарстанымның көньяк-көнчыгыш районнарындагы ак басуларга күңелем белән яңадан очтым.