Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯННАКОПУЛУ

Коммунист-язучы Фотула Яннакопулу— тынычлык һәм ирек өчен көрәш алып баручы грек интеллигенциясенең алдынгы вәкилләреннән берсе. Патриот грек гаиләсендә туган Фотула, үзенең ата-анасы һәм абыйлиры белән берлектә, Туган иленең дошманнарына каршы көрәш юлына бик яшьли баса. Ул еАЭТОПУЛА» (Яшь бөркетләр) исемле пионер оешмасы сафларында тәрбияләнә. Ә Греция җирләрен не- мец-итальян фашистларыннан соң Амери- ка-Англия империалистлары таптый башлагач. шагыйрә яшьләрнең <ЭПОН» дигән яшерен оешмасында — каршылык күрсәтүчеләр сафында көрәш алып бара. Кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен аңа хәрби бүләкләр бирелә Демократик Греция өчен барган күпьеллык көрәштә меңнәрчә грек патриотларының гаиләләре кырылды һәм таланды. Фотуланың да ике абыйсы Америка-Англия империалистлары белән көрәштә корбан була, ә әнисен һәм башка туганнарын грек реакционерлары зинданга ташлый. *Мин бомбалар шартлавы астында үстем һәм минем бала чагымның музыкасы — туплар авазы булды.— дип яза үзе турында Фотула.— Мин аларның яңадан кабатлануын теләмим Балалар Ватаннарында уз ата- аналары белән тыныч тормышта яшәргә тиешләр». Туган халкына чиксез мәхәббәт һәм дошманга нәфрәт көче шагыйрәне кыю көрәшче итә. Бу көрәштә аның коралы — кулындагы каләм Күренекле грек язучылары Костас Варналис. Тефкрос Антиас һ б күпләр Фотуланың көрәштәге батырлыгын һәм әдәби хезмәтләрен югары бәяләделәр Әле утыз ике генә яшьтәге шагыйрәнең 17 китабы басылып чыкты һәм алар 16 телгә тәрҗемә ителгәннәр Күптән түгел Казанга язган хатларының берсендә Фотула татар шагыйре Муса Җәлилнең шигырьләрен укып бик тәэсирләнүе, соклануы турында әйтә. «Мондый батырлыкны минем злегә кадәр күргәнем дә. ишеткәнем дә юк иде», диелә ул хатта. Шагыйрә Муса Җәлилнең шигырьләрен j з теленә тәрҗемә итәчәге турында белдерә. Татарстан китап нәшрияты 1969 елда Фотуланың еЭллада кызы» исе не белән сайланма шигырьләр китабын татар телендә бастырып чыгара. Шигырьләрне Мөхәчмәт Садри. Нури Арсланов. Зәки Нури Әдхәт Синегулов тәрҗемә иткәннәр Бу санда без укучыларыбызны шул китапка кергән берничә шигырьнең тәрҗемәсе белән таныштырабыз. Мин—Эллада кызы Мин — Мурганос ташы. Мин — канланган Пинда таулыгы. Мин — мәңгелек батыр Фермопиллы. Мин — Граммос кыясы. Мин аның әрнүла ярасы. Минем йерактә Яңа таң балкышы. Мин Витис сусавы һам тормышның Мәңге суймас уты. Мин давылларда туыл-үстем. Мин — ирекле кош очырткан Халкым байрагы. Мин — биек күк. Канатың талса. Син яхшы бел аны. Мин — кәрәш китабы, Эллада теле җырчан — Бу китапны кайнар һәм саф Дулкыным белән кочам. Мин җиңүче кылыч сыман. Дошман качалмас миннән. И Илем, үч алганда да Булырмын синең белән. ӘДХӘТ СИНЕГУЛОВ тәрҗемәсе Минем куллар Минем куллар корыч кебек нык кул, Кояш нуры тесле җылы кул. Күрешкәндә күз сал минем учка — Бай хатирә белән тулы ул. һәр тормышның үз тарихы була, Тарихы бар минем кулның да. Сизде куллар очрашулар ямен һәм газабын белде юлның да. Кер уды һәм ямау салды алар. Башкаемны кысты кадерләп, Бәйрәмнәрдә ейне бизәделәр Дуслар ечен мул сый әзерләп. Минем куллар кырда иген икте, Тау-таш ишеп йортлар салдылар. Мин утырткан чәчәкләр һәм голлар Йолдыз булып җирдә яндылар. Кирәк чакта корал алды кулым. Калтырасын дип дошман куллары. Киметмәде кулның кыю кочен Кайнар утлы сугыш еллары. Салды куллар бәхет сукмакларын. Ачты алар ирек юлларын. Алар һаман эштә һәм походта... Шундый менә минем кулларым! —Безгә күбрәк эш бир! — диләр куллар, Ябышмыйлар алар юк-барга. Станокны металл чыңы белән Җырлаттылар алар цехларда. Менә хәзер каләм алды куллар. Чыкты каләм ап-ак кырларга. Ашыктыра аны минем куллар Җырланмаган җырны җырларга. Кулларыма зур ышаныч белән Тапшырам мин йорәк серемне. Эштә алар бик куп тирләделәр. Күп сорттеләр яуда серемне. Бар нәрсәмне бирәм кулларыма — Минем күңел юмарт яз сыман. Минем куллар минем хакта язсын. Минем куллар тарих язсыннар... Ә ул тарих ил тарихы булсын, Чын тарихы булсын халкымның,— Яшәсен ул сулмый мәңге-мәңге, Сүндермичә йорәк ялкынын. Язсын куллар зәңгәр күк турында һәм дуслыкның кочен зурласын. Яңа җырны куллар тынычлык һәм Сою җыры итеп җырласын. Яңа җырда шаулап торсын шатлык, Ә сагышлар анда аз булсын. Дулкынлансын анда азат диңгез. Анда чәчәк, анда яз булсын. Яңа җырлар ишсен термәләрне. Дошманнарга булсын үчлеләр. Яңа җырлар якты таң кабызсын... Минем куллар шундый кочлеләр! Я. әйтегез, шул кулларны кояш Җылытмыйча кала аламы!! Ялкыннарны соеп кочсын куллар, Иркәләсен куллар баланы. Яңа җырлар елга булып аксын Дәреслекне сойләп кешегә. Күр кулымны!.. Корыч кебек кулның Кече дә күп булсын, эше дә. ЗӘКИ НУРИ тәрҗемәсе Металл кебек нык мин. Мин Туган илемнән читтә. Тик бер дә ят итмим Ят туфракны. зәйтүн агачыдай, Саныйм уз итеп мин. Мин — бомба, Миндәге ачу, әйтерсең, баздагы дары Дошманнар белсен, тиздән шартлар Алариың бары бары. Мәңгелек сәнгать Үз иленнән шактый ерак-еракта. Музейга яшеренеп, арып-талып, Шәрәлектән оялган Афродита. Басып тора кайгылы уйга калып. Нинди кабахәт кискән аның кулын. Чиркәү карагы куркамы алладан! Пычак белән кем ташланган изгегә. Гүзәллек алдында тетрәп калмаган! Кемнәр булсын, гүзәллек соймәүчеләр, Сихри сәнгатьнең кара дошманнары! — Вәхшилекнең дә чиген белмәүчеләр. Үтерергә ялланучылар бары. Снн, Афина, безнең изге аллабыз, Син, аерылып матур туган илеңнән. Тотып хакыйкать кылычын кулыңда Нигә интегәсең ятлар җирендә! Французгамы, инглизгәме — кем алса. Безне шуңа этеп-сатып бирделәр. Чит-ят җирләргә чәчелеп-снбелеп, Гүзәл Эллада нурлары сүнделәр. Сүнделәр... Ләкин караклар тотылыр, Гадел хәкем алдына басар алар. Эш белмәүче булдыксызлар урлаша, Тарих аларны ләгънәтләп тамгалар. Эллада бүген зур кайгы кичерә. Кайнар күз яше ага Афинадан. Иәрәк әйтә: «Кайгырмагыз, туганнар. Гүзәл сәнгать чәчәк атар яңадан!» Өнди безне борынгы батырларның Изге каберләре кискен керәшкә. Кем дә баса алмаслык кечле тавыш Аңлашыла халыкка, һәр йорәккә Өнди гомер — беек акыл иясе Фермопилның борынгы батырлары, Илнең данлы Праксителе. Фидие. Аристотель һәм Эсхил күк уллары. Алар биеклегеннән һәр замандаш Бергә дәшә хыянәтсез дусларын Күтәрергә илдә хорпек байрагын. Акропольнең һәм Парфенонның данын! Әнкәемә хат язасым килә Кулымдагы голчәчәкне әнкәемә Ай, җибәреп булса иде хатка салып, Хуш ис сипсен, аңа зур дәрт бирсен ида. Тар тормәдә яткан чакта газапланып. Тәрәзәдән җылы җилләр исеп керсен, Әнкәемә яз сулышы эрсен иде. Тешләремдә һаман аны куруамне, Гел юксынып йорүемие белсен иде. Йоземнәрнең яфраклары җитсә иде Әнкәемә җибәргәндә хатка салып. Ул да козге шатлыкны хис итсә иде. Тар тормәдә яткан чакта газапланып. Туган җирне һәм. әнкәем, сине янып Яратканны, сагынганны җаным белән, Назлы дәфнә һәм зәйтүннәр яфрагына Язып салыр идем йорәк каным белән. Ышан, әнкәй, хакыйкать бар бу доиьяда. Син яшисең безнең йорәк каннарында. Тар-мар килер канлы караңгы термопар. Мин кайтырмын беркен илнең таңнарында. МӨХӘММӘТ САДРИ тәрҗемәләре