Укучы сүзе
ЯЗЫЛУЧЫЛАР САНЫ АРТТЫ Балтач районы хезмәт ияләре «Казан утлары» журналында басылып чыккан романнарны. повесть һәм хикәяләрне, шигырь һәм поэмаларны һәм башка жанрдагы барлык материалларны яратып укыйлар. Халыкның журналга булган мәхәббәте елдвн-ел үсә. Колхозчылар, укытучылар, укучылар һәм хезмәткәрләр «Казан утлары» журналына елдан-ел күбрәк язылалар. Районда, мәсәлән, 1966 елда нибары 200 гә якын кеше журнал алдыра иде. Ә 1967 елда аны 244, 1968 елда 391 кеше алды. Быел исә балтачлылар «Казан утлары» журналын 8S1 данә алдыра башладылар. Шулай итеп, райондагы татарча укучы һәр 29 кешегә бер журнал килә. Журналга язылу Балтачта зур оешканлын белән барды. «Яңа тормыш» колхозы идарәсе (председателе Тәбрис Зарипоа, башлангыч партия оешмасы секретаре Рәшит Җямалыев иптәшләр) алдынгы терлекчеләрдән һәм игенчеләрдән 50 кешене «Казан утлары» журналына еллык подписка белен бүләкләде. Мондый башлангычны «ВЛКСМның 50 еллыгы» (председателе Р. Зарипоа. башлангыч партия оешмасы секретаре Н. Салихов иптәшләр), «Маяк», Тимирязев исемендәге, Калинин исемендәге, «Алга», «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге, «Якты юл» колхозлары идарәләре дә яклап чыктылар һәм үз хуҗалыкларыидагы хезмәт алдынгыларыннан 20—50 кешене журналга еллык подписка белән бүләкләделәр. Журнал таратуны Салавыч элемтә бүлекчәсе аеруча яхшы оештырды. Аның начальнигы Сания Нәсыйхова колхоз активларының ярдәме белән һәр оч хунталыкка бер данә «Казан утларынна подписка җыйды. Журналның быел 12 табакка җиткерелүе дә укучыларны шатландыра. Чонки аның битләрендә әдәби әсәрләргә кубрәк урын бирелә башлады. Балтач районында хәзер «Казан утлары» журналын системалы укучылар саны сигез мең кешедән дә артыграк, Н. МАДЪЯРОВ. РЕДАКЦИЯДӘН Иптәш Мадъяров кагына естәп шуны әйтергә кирәк: 1969 ел вчен •Казан утлары» журналына язылу гомумән бик әйбәт булды. Югары Ослан. Лаеш һәм Биектау районнарын исәпләмәгәндә (ул районнарда журналга язылучылар саны узган елгыдан кимрәк), республикабызның барлык районнарында да безнең журналны алучылар бу ел сизелерлек артты. Әгерҗе. Азнакай. Актаныш. Әлмәт. Апае. Әлки. Баулы. Беге ли ә. Буа. Алабуга. Кукмара Түбән Кама. Ленино- горек. Мамадыш. Мяслим. Чаллы. Октябрей. Чирмешен. Сарман һәм Ч ист а й районнарының һәркайсында. мәсәлән. ж урна тны алучылар саны узган елгыга караганда 200—400 кешегә күбрәк. t Казан утлары» узган ел 65 000 данә басылып килгән булса. Оу ел аның тиражы 84000 данәгә җитте. Халкыбызның Культура дәрәҗәсе, матур әдәбият белән кызыксынуы елдан-ел арта бара дигән сүз бу! 1969 ел вчен журналга яздыруда республикабызның КПСС район Комитетлары, район газеталары редакцияләре, элемтә бүлекләре хезмәткәрләре, колхоз идирэләре,колхоз партоешмалары һәм җәмәгать эше тәртибендә матбугат таратучы иптәшләр бик зир активлык белән эшләделәр. ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ИДАРӘСЕ. /КУРИАЛ РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ ҺӘМ РЕДАКЦИЯСЕ ИСЕМЕННӘН БЕЗ УЛ ИПТӘШЛӘРНЕҢ ПАРЧАСЫНА ЧЫН КҮҢЕЛДӘН РӘХМӘТ БЕЛДЕРӘБЕЗ ҺӘМ ЭШЛӘРЕНДӘ ЗУР УҢЫШЛАР ТЕЛИБЕЗ. * Казан утлары»на язылучылар саны бу ел Башкортстан республикасында да шактый күбәйде. Узган ел анда журналга 19 000 кеше язылган булса, бу ел 25000 гә якын кеше язылды. Башкортстанда да җәмәгать эше тәртибендә безнең журналны таратучы иптәшләребез күп. Андый дусларыбыз Оренбург. Пермь. Куйбышев, Ульяновск. Чиләбе, Свердловск өлкәләрендә, Үзбәкстанда, Казагыстанда, Төркмэнстанда һәм башка күп кенә республикаларда һәм өлкәләрдә дә байтак. АЛАРГА ДА БЕЗ ЧЫН КҮҢЕЛДӘН ЗУР РӘХМӘТ БЕЛДЕРӘБЕЗ ҺӘМ КИЛӘЧӘКТӘ ДӘ БУ МӨҺИМ ЭШТӘ БЕЗГӘ ЯРДӘМ ИТӘРЛӘР ДИП ЫШАНАБЫЗ. Хөрмәтле Габдрахман ага Әпсәләмов! Сезнең «Казан утлары» журналында басылып чыккан «Миңа унтугыз яшь иде» повестегызны без бик зур кызыксыну белән яратып укыдык. Боек Ватан сугышында катнашкан яшьләребезнең батырлыгы турында күңелләрне тетрәндерерлек итеп язылган шушы әсәрегез сугышның нинди рәхимсез икәнлеген тагын бер кабат безнең күз алдына китереп бастырды һәм тыныч туган илебезгә сугыш белән кергән дошманнарга йөрәкләрдә бетмәс-төкәнмәс нәфрәтләр уятты. Шушындый гүзәл әсәр тудырганыгыз өчен сезгә мең-мең рәхмәтләр әйтеп калабыз. Габдрахман ага! Сезгә безнең тагын бер үтенечебез бар. Югары уку йортларын бетергәч, авылларга китеп, туган ана телебезне үстерүдә армый-талмый эшләгән яшьләребез турында да берәр китап язып чыксагыз иде. Эшегездә яңадан-яңа уңышлар, үзегезгә бик нык саламәтлек теләп, ерак Ташкент шәһәрендә яшәүче, Сезне ихтирам итүчм Көтеп алабыз Без «Казан утлары» журналын гаять яратып укыйбыз. Бу журналда басылган әсәрләр турында радио аша ишеткәч, аның килүен түземсезлек белән көтеп алабыз. Аннары цехларда, участокларда тәнәфес вакытларында журналны безгә кычкырып укыйлар. Безгә бигрәк тә халкыбызның тарихы һәм геройларыбыз турындагы материаллар, хәзерге матур тормышыбызны сурәтләп язылган хикәяләр, очерклар, повестьлар һәм романнар ошый. Без ул әсәрләр хакында өйгә кайткач балаларыбызга да сөйлибез. Кыскасы, «Казан утлары» журналы безгә бик якын һәм ул безнең күңелләребезне яктыртып тора. Бер тыңлаганда ул бабаларыбызның борынгы моңын көйли, икенче тыңлаганда Сәйдәш маршлары булып яңгырый.. Тик, нигәдер, бу журналны тарату мәсьәләсе үз агымына гына куелган. Аны таратуда без «Союзпечать» хезмәт - кәрләренең һәм урыннарда җәмәгать эше тәртибендә матбугат таратучыларның, башка газетажурналларны тараткандагы кебек үк, чын күңелдән тырышып эшләүләрен (елибеа! Гәрәева, Әхмәтҗане в, Фәйзуллина, Виноградова, Лукина, Әглиева, Кәримова, Галимуллина. Амбугв ШӨ|М*О Киләчәктә дә шулай булсын Без Үзбәкстан республикасының Карши шәһәрендә яшибез. Монда татарлар бик күп. «Казан утлары» журналын алгач, анда басылып чыккан роман һәм повестьларны укыгач, туган якларыбызны искә тошереп, бер-беребез белән сейләшәбез һәм шулай ук үзебезнең фикерләребезне дә әйтәбез. Журналда басылып чыккан барлык әсәрләр бик матур язылганнар, киләчәктә дә шулай булсын иде. Язучы Гариф Ахуновның 1968 елгы 8—9—10 нчы саннарда басылып чыккан «Хуҗалар» романы безгә бик ошады. Берничә ел элек журналда язучы Шәйхи Маннурның «Муса» романы басылып чыккан иде. Аңа бик зур бәя бирделәр, чонки ул моңа лаеклы әсәр. Шуннан бирле Ш. Маннурның журналда роман яки повестьлары күренгәне юк, без аның яңа әсәрләрен котәбез. ИБРАҺИМОВ БУЛАТ Шәүкәт, балакаем! Шәүкәт, балакаем! Мондый эндәшү гаҗәпсеидермәсен, мин үземә якын булган кешеләргә шулай эндәшем. Ә сез миңа шигырьләрегез аша шулай якын булдыгыз. Мин гади укучы, шуңа күрә, әлбәттә, тәнкыйтьчеләр шикелле акыллы сүзләр язмыйм, бәлки үземнең хисләремне генә белдерәм. Ни очен Сезнең шигырьләрегез миңа ошый! Аларда бернинди дә шалтыравык сүзләр әйтеп шаккатырырга тырышу юк. Шигырьләр халык җырлары шикелле җиңел, гади, җылы, йомшак кына булып җанга үтеп керәләр. Мин үзем юморны бик яратканга, сезнең шигырьләрдәге шул сыйфатлар мине сихерли. Аерым шигырьләрне күрсәтеп, әйтеп тормыйм, анысы инде тәнкыйтьчеләр, әдәбиятчылар эше. Ләкин шуны әйтәсем килә, Шәүкәт Галиев дигән исемне күрсәм, мин хәзер илтифатсыз гына үтеп китә алмыйм. Сәламәтлек, чын бәхет, зур илһамнар теләп: ХӘДИЧӘ АЛМАЕВА