Логотип Казан Утлары
Публицистика

УҢГАН КЫЗ

Йолдыз Вәлитова янына мине Корчагин сукмагы алып килде. Куп еллар буе Николай Остров- скийның иҗатын тикшерү, бигрәк тә «Корыч ничек чыныкты» романының укучыларга йогынтысын өй- рәну сәбәп булды моңа, күрәсең. Шушы тыйнак кына кызда мин Корчагиннарның бүгенге буынын бизи торган күркәм сыйфатларны таптым һәм аның характерының бу гүзәллеге турында язарга кирәк дигән карарга килдем. Менә мин Мәскәүнең Ленин таулары янындагы яңа салынган районында, алар квартирасында. Башлап шуны әйтергә кирәк, гади семья түгеп бу. Йолдызның әтисе Габдрахман ага, 1919 нчы елда ук партия сафларына кереп, тормышның олы юлыннан атлаган кеше. Совет власте елларында югары белем, алай гына да түгел, педагогия фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алуга ирешкән Габдрахман ага гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган. Фәннәре Академиясе институтларының берсендә фәнни-тикшеренү эше алып барган. Хезмәте барның хермәте бар, дип халык юкка әйтми. Габдрахман аганың да озак еллар буена нәтиҗәле эше хөкүмәтебезнең югары бүләкләренә лаек булган. Аңа Кыргызстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исем бирелгән. Йолдызның әнисе Кояш ханым исә шулай ук педагог, Надежда Константинова Крупская җитәкчелегендә эшләгән кеше. Ә апасы Айсылуга килгәндә, менә инде чын мәгънәсендә алма агачыннан ерак тешмәгән. Ул филология фәннәре кандидаты, өлкән гыйльми сотрудник. Оясында ни күрсә, очканында шул була, диләр бит. Тормышта лаеклы урын алу өчен керәштә әти-әнисенең, апасының йогынтысы, халыкка хезмәт итүдә алар сайла* ган авыр, ләкин мактаулы юл матур урнәк булган Йолдызга. Ә бу үрнәк бик тә, бик тә кирәк булган аңар. Йолдыз, каты авыру аркасында, алты яшенә кадәр йери дә. сойләшә дә алмас була. Бу җитди физик кимчелекне бераз гына булса да җиңеләйтү ечен кызга кеи саен, сәгать саен ялыктыргыч күнегүләр ясарга туры килә. Хәзер дә, ничәмә ничә еллардан соң да. аңа элеккечә үк хәрәкәтләнү авыр, язу, аудитория алдында чыгыш ясау исә тагын да кыенрак. Менә шушындый шартларда Йолдыз язмышка баш имәскә карар бирә. Бу вакытта аларның семьясы Фрунзеда яши. Кыз мәктәптә укуын еченче класстан башлый. Класстан класска Мактау грамоталары белән күчеп, җиде ел эчендә урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. Шул чакта анда шигъри сүзгә мәхәббәт уяна. Йолдызның беренче шигырьләре Кыргызстан радиосында яңгырыйлар, «Советская Киргизия», «Комсомолец Киргизии» газеталарында басылып чыгалар. Лирик җылылык белән сугарылган, һәр строфасында самимилек бөркелеп торган бу шигырьләрне укучылар яратып каршы ала. Соңыннанрак Йолдыз татар шагыйрьләренең әсәрләрен тәрҗемә итүдә дә көчен сынап карый. „Мин Йолдыз бүлмәсендә утырам. Җыйнаграк кына бу бүлмә галимнең эш кабинетын хәтерләтә. Шкафлар рус, татар, башкорт, әзербәйҗаи, үзбәк һәм башка телләрдәге әдәби китаплар белән тулган. Өстәлдә һәм тартмаларда кулъязмалар, хатлар, картотекалар... Бүлмәнең хуҗасы — карлыгандай кара күзләреннән акыл кече бәреп торган чандыр, уйчан Йолдыз — язу машинкасында чираттагы мәкаләсен басып утыра. Ә мин аның терле басмаларда чыккан мәкаләләрен, шигырьләрен күздән кичерәм. ф Белем мина гаҗәп факел бирде. Каплый алмас ерак киңлекләрне Ч Нинди генә куе томан да Шушы факел — акыл булганда,— s дип язган Йолдыз, урта мәктәпне тәмамлагач. Шигырьләр, шигырьләр... Яз, яшьлек, Ангара ярларында ГЭС төзүче комсомол- ~ лар, туган ип киңлекләрендә өлгергән тук башаклар, яшәү һәм бәхет турында... Күбесе Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының Көнчыгыш телләре бү- * легенда укыган вакытта, актив җәмәгать эше алып барганда, «Комсомолец» исемле ° стена газетасына, күп тиражлы «Московский университетка язышканда туган. ч Йолдыз характерының тагын бер күркәм сыйфаты — сәнгатьне ярату. Семьялары к Кыргызстанда яшәгәндә үк ул Мәскәү радиосы тапшыруларын йотылып тыңлый, биг- ® рәк тә аны Надежда Обухованың ягымлы тавышы таң калдыра. — Мәскәүгә күчкә»,— ди Йолдыз,— Надежда Андреевнаның исәпсез-хисапсыз дуслары арасында мин дә бар идем. Ул миңа тормышымда юл күрсәтүче якты нур — өмет нуры булды. Аның: «Кешене сәламәтлек, матурлык һәм сәләт кенә бәхетле итә алмый әле. Чын бәхет халыкка хезмәт итүдә, халык өчен яшәүдә, хезмәтең белән кешеләр тормышын бизәүдә.-» — дигән сүзләре һаман да колак төбемдә яңгырый. Менә студентлык еллары да артта кала. Йолдыз университетны отличнога тәмамлый. Яшь филолог үз алдына татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукай иҗатының тел үзенчәлекләрен тикшерүне максат итеп куя. Тема итеп төрек-угыз элементларның шагыйрь иҗатындагы ролен өйрәнүне сайлый, СССР Фәннәр Академиясенең Азия хәлыклары институтына аспирантурага керә. Ул диссертация темгсына торле басмаларда уннан артык мәкалә чыгара һәм менә 1967 елның 17 февралендә «Габдулла Тукайның шигъри әсәрләрендә чит тел эле- ментларыь дигән кандидатлык диссертациясе Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының Көнчьпыш телләре институтының Гыйльми Советына куела. Диссертациягә найлардан гына уңай бәя килмәгән! Казаннан, Ташкенттан, Уфадан, Нальчиктән, Ашхабадтан, Банудан— Рәсми оппонентларның дә фикерләре уңай, һәм менә Гыйльми Совет бертавыштан карар кабул итә: Йолдыз Габдрахман кызы Вәли- товага филология фәннәре кандидаты дигән гыильми дәрәҗә бирергә. Карарны залда утыручылар көчле кул чабулары белән каршы алалар. Әйтүе генә ансат, алты яшенә кадәр йөри дә, сөйләшә дә алмаган кыз авыр язмышны җиңеп, галим дәрәҗәсенә үссен! Заманыбызның Корчагины түгелме бу