Логотип Казан Утлары
Публицистика

 ТУКАЙ ШИГЫРЬЛӘРЕНЕҢ ТЕЛЕ ХАКЫНДА БЕРНИЧӘ СҮЗ

Габдулла Тукай бик хаклы рәвештә татар әдәбиятының классик әдибе булып танылды. Һәм ул, һәр зур художник кебек үк, өзлексез иҗади эзләнүләр белән тулы катлаулы үсеш юлы үтте. Тукайның башлангыч чорда иҗат ителгән кайбер әсәрләренең, шул исәптән 1905—1907 еллар арасында язылган шигырьләренең дә, теле хәзерге әдәби тел нормаларыннан нык кына аерыла. Объектив һәм субъектив характердагы тврле еабәп- ләр аркасында, әдипнең беренче чор әсәрләрендә татар әдәби желенең үз табигатенә ят булган лексик һәм грамматик элементлар, һәртерле морфологик күрсәткечләр һәм сннтакснк конструкцияләр еш кулланылган, шагыйрьнең ул чор иҗаты бүгенге кендә сирәк очрый яки бетенләй диярлек очрамый торган арЯаик формалар һәм кушымчалар белән чуарланган иде. Әмма, художник һәм гражданин буларак җнтлегә-елгерә тешкән, шигъри таланты тулырак ачылган саен, Тукай шигырьләренең теле дә халыкның җанлы сейләменә якыная, татар халык теленә генә хас тес һәм бизәкләр белән байый барды. Ахыр килеп. Габдулла Тукай әдәби телнең бетен тармакларын — аның лексикасын, морфологиясен һәм синтаксисын — кыю рәвештә яңарткан кешеләрнең иң күренеклесе булды. Аның иҗаты әдәби телгә новаторларча якын килүнең матур үрнәге булып санала апа. Кыскасы, Тукай үзен татар теленең бай мемиинлекләрен оста файдалана белүче гаҗәеп бер тылсымчы итеп танытты; даһи шагыйрь кулында тел искиткеч кечле, искиткеч үткен коралга әйләнде. Татар әдәбияты һәм әдәби теле тарихында Тукай мирасының кыйммәте әйтеп бетергесез зур. һәм, үэеннән-узе аңлашылса кирәк, аның иҗат мирасын тел-стиль ягыннан җентекләп ейрәнү дә җитди әһәмияткә лаек. Укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган бу мәкаләдә терек-угыз теленә хас алмашлыкларның, ярдәмче сүзләрнең һәм төрле кушымчаларның Тукай шигырьләрендә ничек кулланылуы күзәтелә, аларның нинди еинтаксик функцияләр башкаруына һәм нинди стилистик мәгънәләрдә йерүләренә кыскача гына булса да анализ ясала. Алдан ук шул кадәресен әйтеп үтәргә кирәк, Тукай тарафыннан кулланылган терек-угыз элементларының байтагы хәзерге терки телләрнең дә күбесе ечен хас, алар шулай ук урхун-енисей язмаларында, «Котадгу билигитә һәм терки телдәге башка язма истәлекләрдә дә очрыйлар. Мәгънәләре ягыннан чыгып, Тукан кулланган терек-угыз алмашлыкларын тубәндә- ге теркемнәргә бүләргә мемкин: зат алмашлыклары (бән, сән], зат-күрсәту алмашлыклары (у — ул, айлар — алар), күрсәтү алмашлыклары [бунлар — болар, шунлар — шулар], сорау алмашлыклары [на — нәрсә, һанки — нинди], кайтым алмашлыклары [кәндем — үзем, кәндеңә — үзеңә), аеру алмашлыклары [һап — бетенесе]. билгесезлек алмашлыклары (кемса — кемдер), шулай ук терекчә зат һәм күрсәтү алмашлыкларыннан килеп чыккан рәвешләр һәм аларда ясалган исемнәр (бәнчә — минемчә, безчә — безнеңчә, аңларча — аларча, бонча — шулкадәр, бәйлә — бу рәвешчә, шей- лә — шул рәвешчә]. Шунысы кызык, таралулары һәм куллану ешлыклары ягыннан караганда, беренче урында зат алмашлыклары тора. Бу — иҗатының башлангыч дәверендә Тукай язган шигырьләрнең жанр үзенчәлекләреннән килә булса кирәк. Аларның күбесе югары пафослы одалар һәм лирик шигырьләр, я булмаса үткен сатирик әсәрләр формасында эшләнгән. Кушымчасыз билгесез килештә, шулай ук терле килеш һәм хәбәрлек кушымчалары. сүз ясый торган кушымчалар белән килгәндә, терек-угыз алмашлыклары җемлә- дә терле |ия, хәбәр, аергыч, туры яки кыек тәмамлык, хәл төркемнәре] функцияләрне башкаралар. Башка исемнәр белән чагыштырганда, терек-угыз теленә хас модаль сүзләрнең (әвәт — әйе, вар — бар. билә — хәтта), «дәгел> дигән юклык сүзнең, «ми» формасындагы сорау кисәкчәсенең, «дәхи» теркәгеченең һәм «дәк» (кадәр) рәвешендәге бәйлекнең Тукай шигырьләрендә кулланылыш даирәсе нык чикләнгән. Шуңа күрә аларның еинтаксик рольләре дә юк дәрәҗәсендә аз. Аерым очракларда югарыда телгә алынган терек-уҮЫз элементларының кайберләре («вар» сүзе, сорау кисәкчәсе, юклык сүзе), үзләренең теп еинтаксик вазифаларын үтәүдән тыш. контекстта рифмалашкан кисәкләргә әйләнәләр һәм шигъри сурәтләү чаралары системасына кушылып китәләр. Габдулла Тукай шигъриятендә аеруча киң саналган терек-угыз элементларының берсе — «илә» бәйлеге. Әдипнең беренче әсәрләрендә әлеге бәйлекнең тулы формасы сирәгрәк очрый. Тик шунысы бар. әгәр «илә» бәйлегенең кыска варианты беренче дәвер әсәрләрендә генә кулланылса, аның тулы варианты ике мәртәбә шагыйрьнең соңгы шигырьләренә дә кертелгән. «Илә»нең тулы формасы терле килешләр, шулай ук исемнәр белән яраша һәм җөмләдә терле мәгънәләрне (уртаклык, инструменталь, «■а» теркәгеченең синонимы, менәсәбәтле сүз тезмәләренең бер кисәге) белдереп килә. Аерым очракларда бу бәйлек юмор чарасы итеп кулланыла яки, рәдиф буларак, катлаулы рәдифле рифмалар составына керә. «Илә» бәйлегенең тулы вариантын куллану Тукай шигырьләренең салмак һәм тигез агышына билгеле бер тәэсир асаган, «ларның стилендәге архаизмны, пафослы югары тонны кечәйтеп җибәргән. Әлеге бәйлекнең кыска формасын Тукай күбрәк инструменталь тешенчәне белде- ♦ рү ечен ала һәм нигездә беренче чор әсәрләрендә генә куллана. Сирәк очракларда гына әлеге бәйле уртаклык тешенчәсен белдерә, «вә» теркәгеченең синонимы булып йери аки, «кадәр», «кәррат» кебек гарәп сүзләре белән кушылып, тезмә рәвешләр [кадәрле, кәрратлә) ясауда катнаша. «Илә»нең кыска формасы кайбер татар һәм терек-угыз фигыльләренең «мак-мәк» кушымчасы ялганып ясалган инфинитив тере белән дә яраша. Соңгы очракта ул я инструменталь тешенчәне белдерә, я русларның иярчен сәбәп җемләләренә хас эчтәлекне белдереп килә. Шуның естенә, морфологик тезелешләре һәм килеп чыгышлары ягыннан бер-берсеннән шактый ерак торган терле сүзләр, әлеге бәйлекнең кыска формасы белән ярашып, тиңдәш рәдифле рифмалар чылбыры хасил итәләр. Бусы инде монорим шигырьләргә хас бер үзенчәлек: җанымлә бән — җанаиымлә бән — кальбе гирьянымпә бән — күздән аккан канымлә бән — нуры мяжгяныңлә бән— җемлә илһамыңлә бән — наре һиҗраныңлә бән — яэс вә хирмаиыңлә бән — a һе әхзаныңлә бән — намыңны китманымлә бән. Югарыда бер тапкыр әйтелгәнчә, Тукайның беренче шигырьләрендә күбрәк «илә» £ бәйлегенең кыска формасы очрый. Бу, күрәсең, шигьри телнең үзенә генә хас үзен- ? чәлеге, рифмаларның теге яки бу характерда булулары һәм шигырьдәге билгеле бер 2 үлчәүне, ритмны саклау мәҗбүрияте белән бәйләнгәндер. Шул рәвешчә, терек-угыз алмашлыклары һәм ярдәмче сүзләре, тулы мәгьнәле 3 исемнәр кебек ук, Тукай шигырьләренә органик тесте кереп китәләр һәм еш кына = шагыйрь кулланган сурәтләү чаралары арасында әһәмиятле урын билиләр. Әлеге — лексик һәм грамматик категорияләр әдипнең беренче шигырьләренә таитаналы югары с пафос, кенчыгыш шигъриятенә хас үзгә бер рух естиләр. югары стиль ечен характерлы затлылык, чуарлык һәм катлаулылык бирәләр. Беренче шигырьләренең теле терек-угыз теленә хас морфологик күрсәткечләр ж (килеш, тартым һәм хәбәрлек кушымчалары) белән артык кул чуарланган булу да Тукай иҗатында чит тел элементларының никадәр мул кулланылуын раслый алыр иде. Терек-угыз кушымчаларын шагыйрь чыгышлары ягыннан терле сүзләргә, аеруча гарәп э сүзләренә ялгый. Әлеге юл белән ясалган исемнәр, үзләренең тел стилистик һәм сннтаксик вазифаларын башкару белән бергә, еш кына рәдифле һәм башка терле рифмалар (гади, эчке, каламбурлы) хезмәтен дә үтиләр һәм, шуп рәвешчә, аерыл- » маслык тестә шигырьләрнең әдәби тукымасына үрелеп китәләр. Аерым очракларда мондый исемнәр синоним буларак та файдаланылалар. Терек-угыз теленә хас морфологик күрсәткечләрнең Тукай әсәрләрендә тоткан £ урынын һәм ролен тикшергәндә шул нәрсә ачыклана: арада иң күп кулланылганы г фигыльнең инфинитив терен ясый торган кушымчалар икән. Шагыйрь аларны татар- ° ның тол үз фигыльләренә ялгарга ярата. Татар фигыльләренең инфинитив тере күбрәк “ билгесез килештә, аерым очракларда исә модаль сүзләр һәм бәйлекләр белән ярашкан, шулай ук терле кыек килешләрнең кушымчалары ялганган хәлдә очрый. Билгесез килеш формасындагы инфинитив, үзенең теп мәгънәсен белдерү белән бергә, хәрәкәтне аңлаткан исем ролендә дә йери һәм гадәттә ия яки тәмамлык хезмәтен үти. Аерым очракларда фигыльләрнең инфинитив тере, гади яки рәдифле рифмалар буларак, шигырьләрнең сурәтләү тукымасына әверелгән була. Билгесез килештәге инфинитив фигыльне шагыйрь «кәрәк» дигән модаль һәм «белән», «ечен» кебек бәйлекләр белән янәшә дә куллана. Модаль сүзләр белән янәшә килгәндә (ифтихар итмәк кәрәк, акмак кирәк), инфинитив затланышсыз конструкцияләр хасил итә. Мондый конструкция XII—XIII йез язма истәлекләрендә актив кулланылган, әмма бүгенге кен ечен искергән санала. Тукай шигырьләрендә алар һичшиксез булырга яисә башкарылырга тиешле эшне белдерәләр. Фигыльләрнең терек-угыз теленә хас инфинитив формалары иялек килеше кушымчалары белән ярашкан хәлдә очрыйлар һәм. фигыльдән ясалган исем мегънәТЕЛЕ ХАКЫНДА БЕРНИЧӘ СҮЗ сендә йөреп, контекстта терек изафәсе конструкцияләре составындагы аергыч булып торалар. Юнәлеш килешендәге терек-угыз, шулай ук татар кушымчалары ялгану юлы белән ясалган инфинитив формалар да очраштыргалый. Мәгънәләре ягыннан алар күбрәк рустагы иярчен максат җөмләләргә якын торалар. Бер очракта исә андый форма фигыльдән ясалган исем төшенчәсендә йери һәм кыек тәмамлык хезмәтен үти, контекстта исә эчке рифмалар парының бер компонентын тәшкил итә. Тагын бер фигыльнең тешем килешендәге инфинитивын Тукай шулай ук фигыльдән ясалган исем урынына куллана, синтаксик яктан аны тәмамлык ясый. Иҗатының соңгы елларында ике мәртәбә әдип дәвамлы хәзерге заман хикәя фигыленең еченче зат. берлек сан, барлык формасын куллана. Төрек теле грамматикасының табигатенә бик ятыш бу форма бүгенге татар телендә искергән санала һәм хәзерге әдәби телдә сакланмаган диярлек. Урынвакыт килеше кушымчалары ялганып ясалган, өзлексез дәвам итә һәм хәзер дә бара торган эшне белдергән, терек-угыз телендә инфинитив хезмәтен үти торган «утыр», «тор» кебек фигыльләрне дә Тукай дәвамлы хәзерге заман формасында куллана: Уйга баткан, утырмакта шагыйрь язып...' Биредә икенче фигыль ике төп фигыль ярдәмендә белдерелгән эшнең дәвамлы- лыгын аңлата һәм контекстта ярдәмче роль генә башкара. ...Аңламак, белмәк, тәрәккый, мәгърифәт, хикмәт белән Әйләнеп һәм нурланып тормакта һәрдәм башлары...3 Әдәби эшчәнлегенең беренче елларында Тукай аерым очракларда терек-угыз теленә хас инфинитив кушымчалары һәм татар телендәге чыгыш килеше кушымчалары ярдәмендә ясалган фигыльләр куллана: Тырышмактан, тырмашмактан һич бушамыйк...9 Әлеге мисалдан күренгәнчә, эшнең искиткеч киеренке төстә баруын белдерү очен, Тукай мәгънәләре бер-берсенә якын булган ике фигыльне янәшә куллана. Үзара синоним фигыльләрнең бу рәвешчә янәшә килүен рус телендә дә, аерым алганда фольклор әсәрләрендә, очратырга була (горевать — печалиться, бить — колотить). Бу урында шул кадәресен искәртеп үтәргә кирәк, синонимнарның байлыгы һәм төрлелеге ягыннан Тукай шигърияте гомумән нык аерылып тора. Синонимнар шагыйрьнең телен баеталар, аның шигъри теленә күп төрле мәгънә төсмерләре өстиләр һәм җанлы картиналар тудырырга ярдәм итәләр. „.Язу язмактан ма гадә юк базарым...4 ...Бәнчә, үлмәктән әшәт мәнси вә мәтрукиятем...9 ...Әмәл юк гайре очмактан, кәчеп дөнья вә гокбадан 6 . ...Җаһилем чөн, ормазым, бу сирри белмәктән, дәми...7 Тукайның беренче шигырьләрендә «тартыш» фигыленең «җәенке инфинитив» дигән төре кулланыла. Фигыль тамырларына «мак-пык» рәвешендәге катлаулы кушымчалар ялгау юль) белән ясала торган бу форма хәзерге тел өчен искергән санала. «Җәенке инфинитив» формасындагы әлеге фигыль контекстта ясалма исем функциясендә йөри: ...Изге эштер тартышмаклык хокук өчен...* Поэмаларының берсендә «кич» фигыленең «кисек инфинитив» дигән төре урын- вакыт килешендә очрый. Фигыльдән ясалган мондый исем җөмләдә хәбәр ролендә йери: ...Кичмәдә шул хәлдә сане садисә—® 1 Г. Тукай. Әсәрләр. II том. Казан 1955 ел. 175 бит. 3 Шунда ук, 186 бит. 3 Г. Тукай. Әсәрләр. I том. 8 бит. 4 Шунда ук, 28 бит. 6 Шунда ук, 50 бит. 6 Шунда ук, 69 бит. 7 Шунда ук, 125 бит. 8 Шунда ук, 79 бит. * Шунда ук, 27 бит. Бүгенге телдә «кисек инфинитмвплы конструкцияләр шулай ук искергән форма исәпләнә. Югарыда сойләнгәинәрдәи чыгып, шундый нәтиҗә ясарга кирәк: терек-угыз теленә хас инфинитив катнашында ясалган барлык форма һәм конструкцияләр Тукай әсәрләренең стиленә, соңгы әсәрләрендә кулланылган очракта исә бигрәк тә, ниндидер борынгылык, китапчалык рухы эстиләр. Тукайдан соңгы поэзиядә татар фигыльләренә терек-угыз кушымчалары ялгану очраклары бетенләй диярлек күренми. Шагыйрьнең чит лексик һәм грамматик берәмлекләр белән аеруча нык чуарланган беренче шигырьләрендә татар фигыльләренә терек-угыз кушымчалары ялгау да (хикәя фигыльнең кайбер гади һәм катлаулы формаларының, йехләтү, теләк, боеру юнәлешләренең, шулай ук терек теленә генә хас шартлы модаль формаларның) шулай ук терек-угыз фигыльләренең саф формаларын (үткән һәм хәзерге заман сыйфат фигыльне, хәл фигыльне) ялгау да очрый. Кайчакларда, тел синтаксик вазифаларны ачу белән бергә, әлеге фигыль формалары контекстта Тукайга үз шигырьләренең сәнгатьчә матурлык хасиятен сизелерлек кечәйтергә ярдәм итәләр, алар фразеологик әйләнмә һәм идиоматик тәгъбирләрнең аерым компонентлары, синонимнар, антонимнар булып йериләр, грамматик омонимнарга нигезләнеп ясалган каламбурлар, сүз уйнатулар, үзара рифмалашып килә торган сүзләр ясауда катнашалар. Тукайның беренче шигырьләрендә татар фигыльләренә терек-угыз теленә хас затлы фигыль кушымчалары ялгау очраклары күбрәк күренә. Шуның белән бергә, терек-угыз теленә хас сыйфат фигыль кушымчаларын куллануга да Тукай ешрак мерәҗәгать итә. Ә хәл фигыль кушымчалары исә сирәгрәк очрый. Югарыда сейләнгәниәрдән чыгып, тагын да гомумирак характердагы нәтиҗәләр ясарга була. Беренче шигырьләренең чит тел элементлары, сузләре һәм грамматик формалары белән артык чуарланган булуы үзенең тамыры белән бер-берсеиә тыгыз бәйләнгән ике моментка барып тоташа. Иҗатының беренче чорында әдәби жанрлар, әдәби формалар, шигъри алым һәм үлчәү елкәсендә киеренке эзләнүләр алып бару белән бергә. Тукай әдәби тел һәм аның стильләрен камилләштерү, үстерү юлларын ачыклауда да күп эшли Бу үз чиратында әдәби телне халыклаштыру эшен нык тизләтә. Аннан соң, тантаналы хисле, ода тибындагы югары пафослы шигырьләр иҗат итәргә кирәк булганда, шулай ук комик эффект тудырырга кирәккәндә яки пародияләр язганда. Тукай аңлы рәвештә гарәп-фарсы. тәрек-угыз лексикасына морәҗәгать итә. Тукайның беренче чор шигырьләренең тол әдәби үзенчәлеге шунда, беренче юлдан алып азаккы юлга кадәр алар, гүяки, бер герле рифмаларның озын чылбыры белән уратылып алынган булалар. Шуп рәвешчә кәнчыгыш поэзиясендә киң таралган монорим шигырьләр барлыкка килә. Бу нәрсәләр исә, табигый, аның беренче әсәрләренең теленә дә тәэсирсез калмый. Ten татар сүзләреннән һәм грамматик элементларыннан тыш. Тукай әсәрләрендә бик күп гарәп-фарсы. торек-угыз элементлары, искергән сүзләр һәм кушымчалар очратабыз. Сирәк кенә рус теленә хас элементлар да куренгәли. Башлангыч чоры белән чагыштырганда, соңыннан Тукай шигърияте зур үзгәрешләр кичерә, һәм бу үзгәрешләр, барыннан да бигрәк, шигъри телнең тамырдан яңаруында гәүдәләнәләр. Тукай шигъриятендәге чит тел элементларын тикшеру шуны күрсәте: әдип шигырьләренең стиле, лексикасы, телендә барган үзгәрешләр, бер тамчы судагы кебек, гомум татар әдәби телендә барган процессларның динамикасын, теп тенденциясен дә чагылдыра. Әлеге күзәтү тагын шул фикерне куәтли: әдәби телнең гади халык сәкләменә нигезләнеп формалашуы һәм үсүе тарих барышы белән акланган мәҗбүрият икән, бары шул юл гына әдәби тел үсеше очен чикләнмәгән мемкинлаклар ача