ӘТИЕМ УТЫРТКАН ӨЯНКЕ
хикәя I улай инде ул: һәркемнең сере, һәрнәрсәнең үзенчә бер тарихы була торгандыр Мөгаен, шулайдыр. Әнә безнең өянке дә... Ындыр артында — елга буенда үсеп утырган бер өянке минем өчен кадерле бер истәлек ул. Әтием истәлеге.'.. II Ул көнне һич оныта алмыйм. Җәй урталары иде. Төннең иң кыска мәле. Без тезелешеп сәкедә йоклап ятабыз. Тан сарысы беленер-беленмәс кемдер ипләп кенә тәрәзә шакыды. Әнием, безне уятмаска теләптер инде, тавыштынсыз гына торды да, аяк очлары белән генә басып, тәрәзәгә барды Өй тәбәнәк, бәләкәй булгангамы, чак кына кыштырдау да җитә кала. Без дә шакмаклы юрган астыннан бер-бер артлы башларыбызны калкыттык. Ә бит башка вакытта әнием безне уята алмый иза чигә иде «Гафләт йокысы баскандыр инде, юкса бу кадәр ятмас идегез!» дип ачулана торган иде. Бу юлы уяндык. Беркем берсүз әйт- мәсә дә уяндык! Әнием тәрәзәгә капланды. — Кем бар? IV Әлепбидаге гарәпчә «X» һәм «Б» хәрефләре сыман, дигән мәгънәдә. Бу ике хәреф тә сызылып киткән кашка охшап тора. (Автор искәрмәсе.) Ш Аның тавышы йомшак һәм бик акрын чыкты. Тыштагы кеше: — Танымыйсыңмыни? Бу мин...— дип җавап бирде. Аның сүзләрен без чакчак кына ишеттек. Без, нидер сизенеп, кош балалары сыман авызларыбызны ачып, күзләребезне тырный-тырный урыннарыбыздан кузгалыша, баш очына салып яткан күлмәкләребезне, чалбарлары- ф бызны капшана, эзли башладык. Әниебез исә, ни дияргә дә белмичә, баскан җирендә катып калган иде. — Ач инде, я!..— диде тыштан килгән тавыш. Ул бераз таләпчән S тоелса да, зәгыйфь ишетелде. Шулай да әниемнең каушавы хәттән ° ашкан иде. Ахырда: ® — Ай аллакаем, менә тагын! — дип һушына килгәндәй булды. Ул g шунда гына, безнең дә торуыбызны күреп, ят бер тавыш белән кычкы- - рып елап җибәрде. — Балакайларым, әтиегез кайтты бит!.. Әтине без әнә шулай каршыладык. ill Бөтен ил купкан, афәтле һәм халык зур Бөек Ватан сугышы еллары иде бу. Әтиемне сугышка ничек озатуыбызны, ул леп елап калуларын сөйләп тормыйм. Чыны унөч яшьлек малай, бик шат идем. Әйе, әтием фронтка китә, анда ° фашистларның кирәген биреп, герой булып кайтыр әле дип горурлана, я куана гына идем. Алай гынамы! Әниемә кушылып елаган бәләкәй эне- * мә ачуым килеп, аның аркасына бер-икене тондырып та алган идем п Нәрсә син балавыз сыгып торасың, янәсе. Җитмәсә әнә, дәү әтием дә, а сиксән алты яшьлек башы белән, туктаусыз борын тартып, әледән-әле күз яшьләрен сөртеп ала. Ул тамырлары бүртеп чыккан һәм сөякләре калкып калган зур кулларын әтиемнең кулбашына салган да бер өзлексез диярлек пышылдый да пышылдый: — Карт көнемдә... бар икән күрәсекәйләрем. Менә бу сабыйлар хакына исән-имин урап кайтырга язсын инде . Урамда чыр-чу, тавыш. Дугалардагы җиз кыңгыраулар чыңлавына тальян моңы, җыр, үксеп-үксеп елау тавышлары кушыла. Ал яулыклар, ак алъяпкычлар, кызыл тасмалар. Кара шәлләр, әбиләрнең укалы яшел камзуллары, яшь җиңгәләрнең чуар күлмәкләре — һәммәсе бергә буталып, бергә кушылган иде ул көнне. Бер безнең авылдан гына да сугышка м<1Ә никадәр кеше китте. 'Ләкин миңа бигрәк тә әтием белән бергә алың^н Гыйльметдин, Солтан абыйлар якынрак иде. Ерак юлга чыккан бу кешеләргә кул болгап, күзләребез талганчы карап озатып калдык. Әтием китүгә ярты ел үттеме-юкмы, мин дә бу елау-сыкрануларнын мәгънәсенә төшенә башладым. Күптән түгел генә кәләш алган күршебез Гыйльметдин абыйның үлгән хәбәре килде. Ул, Ерак Көнчыгыштан кайткач, авылда нибары бер ел яшәде. Аръякның иң сылу кызы Нәфисә апаны килен итеп төшергәч, аның әнисе безне тәмле кәнфитләр белән сыйлаган иде. Хәер, Гыйльметдин абын үзе дә юмарт кеше иде. Теге вакыт армиядән кайтканында да, Амур күчтәнәче дип, күпме прәннек өләшкән иде ул. Ә миңа исә, күрше дигән булып, шлемын киеп, каешын буын карарга да биргән иде. Чик буеңда сак торуын, анда күргәннәрен сөйләп, безне авызына карата иде Хәзер әнә щул кешене юк диләр .. Ышанасы килми. Ничек юк булсыд ди ул? Гыйфриттәй таза Солтан абый да югалган икән Сабан туйларында аңа чыгар батыр булмый торган иде. Ике потлы гер ташын сыңар кулы белән һавага очыра торган иде ул. Әнә нинди кешеләр иде алар!.. Еа s о кайгы-хәсрәт кичергән а о киткәндә әниемнең түге- “ шул: ул вакытта мин, х Әтием белән киткәннәрнең әле берсе, әле икенчесе турында менә шундый шомлы хәбәрләр безне дә шөбһәгә салды. Кәкре муенлы почтальон агайны күрү белән йөрәк каты тибә башлый, ирексездән эчтә нидер жу итеп киткәндәй була иде. Шуннан — менә безнең әти кайтты... IV Ни хикмәт, ни булган бу әтиебезгә? Мин күзләремә ышана алмый торам — безнең әтиме соң бу? Арслан кебек таза ир иде бит ул! Типсә тимер өзәрлек, сукса тәртә сындырырлык куәтле кеше иде. Әле аягына да басып торырлык хәле юк. Тәнендә чыкмаган жаны гына... — Каһәр генә суксын инде бу сугышны!..— диде ул әниемә. Соңыннан безгә барысын да сөйләп бирде. Алар атна буе чолганышта калганнар. Ашау ягы беткән, салкын кыш... Өстәвенә — яра. Әтиемә салкын тия. Сугыш яланыннан әтиемне күтәреп алып чыгалар. Шуннан госпиталь .. Тик инде соң була, чир өстенлек алып өлгерә. Әтиемне вакытлыча кайтарып җибәрәләр. Бер ай ятты әтием... Килмәгән врач, чакырмаган кешебез калмады. Күз йомып булса да, әбичәбиенә дә әйтә идек. Әтине генә терелтсеннәр... Әмма ул аягына баса алмады. Аның хәле көннән-көн авырая гына барды. Әтием инде, күрәсең, үз хәлен үзе аңлый иде. Бер ноктага төбәлгән килеш озак кына эндәшми ята да, бөтен күңеле белән пошынып, көрсенеп куя. — Тегендә калганнар бәхетлеләр, сугыш кырында, ичмасам.. Әнием аны юатырга тырыша: — Терелерсең әле, әтисе, терелгәч, син дә барырсың. Хәзер немесне куа башладылар... Әтиемнең сүзне озайтырга хәле юк иде. — Юк инде, Гакифә,— ди дә күзләрен йома. Сизеп торам, әнием дә тыныч түгел. Ул, безгә белдермәскә теләп, йомыш тапкан булып, бәләкәй якка кереп китә. Озак кына учак-казан тирәсендә була. Теге вакытта үксеп-үксеп еласа да, хәзер ул безгә үзенең йомшаклыгын күрсәтмәскә тырыша. Сугыш заманы, ил язмышы әниемне кырысландырыл җибәрде. Ул да күзгә күренеп ябыкты. Аның бәләкәй генә гәүдәсе тагын да кечерәеп киткәндәй булды. Тик ул эһ тә итми иде хәзер. Әтиемә көн буена җитәрлек итеп иртүк аш-фәлән әзерләп куя да көн озын басуда була. Ә без өйдә катык, бәрәңге ашыйбыз... Әтием янында булу безгә, бигрәк тә миңа, тапшырылган иде. Ул, хәле авыр булса да, ыңгырашмаска тырыша. Ара-тирә генә берәр суз әйтеп куя иде. Энем белән сугышып-нитеп китсәк, ымлап мине чакырып ала да бармагын селкегән була. Әрләми. Тик кенә утырырга куша. Кайсы чакта барыбызга да эндәшеп, чәчләребездән сыйпап ала. Күрәсең, әтиемнең бик тә безне иркәлисе килгәндер инде. Бер көнне ул: — Безнең өянке ничек, улым, үсәме?—диде. Менә ничәнче тапкыр инде әтием миннән шул өянке турында сораша. Бу юлы миңа уңайсыз булып китте. Әтиемнең сүзләренә колак салмыйм түгелме соң?! Нигә әле мин аңа күптән җавап бирмим икән? Ул өянкене без әтием белән икәүләп сугыш башланыр алдыннан гына утырткан идек. «Безнең өйдә һәркемнең үз өянкесе бар, монысы синеке булыр, улым,— дигән иде әтием ул чакта.—Син бит баш бала...» — Үсә, әти, үсә! —дигән булдым мин, ашыгып. Нигәдер тыным кысылгандай булды. — һәй, шуны бер генә барып карыйсы иде... Ләкин әтием аны күрә алмады. Еллар бер-бер артлы үтеп торды. Иртә, бик иртә ирләр булдык без. Авыр туфрагың җиңел булсын инде, әти! Вакытсыз киттең син, яшьли киттең. Ләкин моңа син гаепле түгел. Юк, түгел!.. Әнә син калдырган, син утырткан өянкегә карыйм да сине уйлыйм. Кем белә, бәлки башкаларның да үз каены, үз миләше, сирене яки тирәге бардыр. Ә син миңа сыгылып торган яшь өянке калдырдың. Ул инде үсте, ныгыды. Мин аңа карап кына торам. Ул бит —синең төсең. Туган йортыма аяк бастым исә, шул өянкене күрәсем килә, шуның ягына ашыгам. Аны кочаклаган, үземчә иркәләгән булам. Ул, яфракларын кыштырдатып, шыбыр-шыбыр нидер сөйләгәндәй итә. Ә мин тыңлыйм. Әтиемнең тавышын ишеткәндәй булам. Аны һәм аның белән киткәннәрне сагынам. Нинди яшь иде бит алар! Әле дөбердәтеп яшәр, җимереп эшләр чаклары иде. Хәзер инде мин алардан өлкәнрәк булып барам. Мин сине узып киттем инде, әти. Сугыш әнә күпме гомерне өзде. Беләм, син дә шуның бер корбаны булдың. Син дә әле ир уртасы гына кеше идең. Балаларыңны сөеп туймас вакытың иде. Агачлар елый белми, диләр. Дөрес түгел. Кайсы чакта, борчу көннәрдә, өянкебезнең тавышсыз гына күз яшьләрен тамызып утырганын күргәнем бар: «Тып-тып... Тып-тып...» Апа да әллә шул елларның сагышы йогып калдымы икән? И-их!.. Әтиләр утырткан өянкеләр елап утырмасын икән ул! Балалар ятим, хатыннар тол калмасын икән!..