Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЧЫККАН ГАРӘП ХИКӘЯЛӘРЕ


"Татарстан китап нәшрияты үзе-
* нең укучыларына гарәп һәм ми- сыр хикәяләреннән җыентыклар 25 26 бүләк итеп, мөһим һәм файдалы эш эшләгән.
Азатлык һәм хезмәт сөючән гарәп халкы күп гасырлар буе капиталистик илләр тарафыннан изелеп яшәсә дә, үзенең рухи көчен һәм бердәмлек хисен саклап килде. Гарәп халкы соңгы елларда империализмга каршы алып барган батырларча көрәше белән бөтен дөньяның дикъкатен биләде. Күз алдыбызда гарәп илләре берсе артыннан берсе политик мөстәкыйльлеккә һәм экономик бәйсезлеккә ирешәләр. Бу — бик озак һәм авыр көрәш нәтиҗәсе. Халыкка аң-белем тарату, аның рухын күтәрү, эксплуататорларга һәм им-периалистларга көрәшкә өндәүдә әдипләр аеруча зур эш башкардылар һәм башкаралар. Гарәп халыкларының әдәбияты да үсте һәм чыныкты, язучылары чынбарлыкны, тормыш хакыйкатен тагын да тирәнрәк тасвирларга өйрәнделәр.
Бу ике җыентыкта, бер яктан, иске тормыш калдыклары, изелеп яшәгән кешеләрнең наданлыгы, артта кал-ганлыгы, түбәнчелеге һәм һәртөрле кимчелекләре сурәтләнә; күз алдыннан изелгән, кимсетелгән, бозыклыкка
25 Гарәп хикәяләре. Тәрҗемәчеләре С. Сибгатуллнна һәм Й. Гыйльфанов, кереш сүз М. Мәхмүтов тарафыннан язылгач. Казан, 1958, 119 бит. Бәясе 2 сум 20 тиен. Мисыр хикәяләре. Ф. Гайнанова тәрҗемәсе һәм кереш сүзе. Казан, Татарстан китап нәшрияты. 1958, 166 бит. Бәясе
26 сум 70 тиен.
бирелгән кешеләрнең образлары үтә. Икенче яктан, укучыны дулкын-ландыра һәм рухландыра торган көчле хисләр, тирән кайгы һәм зур шатлык, сөю һәм усал нәфрәт, алга, яктылыкка омтылу, намус һәм аң уянуы, геройларның чит ил илбасарларына каршы кораллы көрәш юлы-на’басулары гәүдәләнә.
Ике җыентыкта 16 язучының 27 әсәре тупланган. Бу, әлбәттә, безнең замандагы гарәп әдәбиятының бик аз өлеше, шулай да, җыентыкларга кергән хикәяләр буенча (ә гарәп әдәбиятында кыска хикәяләр төп жанрлардан исәпләнә) укучы гарәп халкының тормыш-көнкүрешен, коло-низаторларга каршы тарихи көрәшен күрә ала. «Мисыр хикәяләре» җыен-тыгына хикәяләр остасы Мәхмүт Тәймүр, Габдрахман әш-Шәркауи, Габдрахман әл-Хәмиси һ. б. (барлыгы 11 язучының) хикәяләре тупланган. «Гарәп хикәяләре» җыентыгы укучыны Сүрия, Ливан һәм Гыйрак язучыларының кайбер әсәрләре белән таныштыра.
Җыентыкларның кайбер җитешсез яклары да бар. Гарәп хикәяләренең татар теленә рус теле аша тәрҗемә ителүе сәбәпле, җитди генә кимче-лекләр килеп чыккан. Беренчедән,

төрле исемнәр, хәтта язучылар исем-нәре дә дөрес бирелмәгән. Мәсәлән, әл-Хәмиси урынына әл-Хамнси; әл- Гурьян урынына әл-Әрьяни; Бинт әш-Шатый урынына Бинт әш-шәти; Дәкруб урынына Дакруб; Гәввад урынына Аввад дип бирелгән.
Бөек гарәп шагыйре Әбуль-Гәла әл-Мәгарри (XI гасыр) исеме бер җыентыкның кереш сүзендә («Гарәп хикәяләре», 5 б.) Абуль-Галә әл-Ма- гари дип, ә икенчесендә Әбелгалә формасында алынган.
Башка исемнәрдә һәм гарәп сүз-ләрендә дә ялгышлар бар. Мәсәлән: Әгсәм урынына Гасам; Гәфал- ла (яки Гафаулла) урынына Әфәл- лах; Фургул урынына Фөргель; Әз- зәмалик урынына Әҗҗәмәликә; Әлисгаф урынына Әльисаф; Әлгәтә- бә урынына Әльатаба; Сәвад урынына Сәүәд; Сәгд Зәглул урынына Сәгать Зәһлөл; Әлгизә урынына Әльгыйзә; мурабпг урынына мура- би дип басылган.
Икенчедән, хикәяләрдә, гарәпчәдән русчага, русчадан татарчага тәрҗемә ителү сәбәпле, язучыларның кайбер тел һәм стиль үзенчәлекләре югалган. Тәрҗемәләрнең телендә хаталар, күңелсез ялгышулар очраш- тыргалый. Мәсәлән, М. Дәкрубныц «Төнлә йөрүчеләр» исемле хикәясе И. Гыйльфанов тарафыннан «Төнге хыялланучылар» дип тәрҗемә ителгән. Хикәяләрнең татарчасын гарәпчә оригиналы белән чагыштырганда аермалар шактый гына җыела, ләкин аларны биредә җентекләп санап китү мөмкин түгел.
Шул кимчелекләренә карамастан, шушы ике җыентык укучыларга ошар һәм, «Гарәп хикәяләре»нең кереш сүзе авторы әйтүенчә, «һичшиксез, гарәп халыклары белән дуслыгыбызны ныгытуда бер өлеш булыр, һәм, әлбәттә, гарәп әдәбияты белән тирәнрәк, якынрак танышырга теләк уятыр», дип өмет итәбез.
Якын киләчәктә гарәпчәдән һәм башка Көнчыгыш әдәбиятларыннан турыдан-туры тәрҗемә итү эшен ки ңәйтеп җибәрергә кирәк.
ӘНӘС ХАЛИД, филология фәннәре кандидаты. Ленинград