Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР СТУДЕНТЛАРЫ ҺӘМ РЕВОЛЮЦИОН ХӘРӘКӘТ

Студентлар арасындагы буталышлар, сходкалар. революцион түгәрәкләр һәм җәмгыятьләр, яшерен әдәбият тарату, Россиянең башка районнарындагы революцион фикерле яшьләр белән бәйләнешкә керү— болар барысы да аларның революцион активлыгын күрсәтә торган фактлар. Студентлар арасындагы бу хәрәкәт, В. И. Ленин әйткәнчә, иң төп массовый эшлеклесен разночинецлар тәшкил иткән бөтен Россия күләмендәге демократик хәрәкәт белән тыгыз бәйле була. Нәкъ менә Казан студентларының күлчелеге разночинецлар булган. 1857—1860 елларда ук Казан университетында укучыларның җитмеш проценты диярлек разночинецлар булган. В. И. Ленинның «-.студентлар башка җәмгыятьтән аерым түгел һәм шуңа күрә алар үзләрендә җәмгыятьнең барлык политик группировкаларын чагылдыралар» ',— дигән сүзләре тулысы белән Казан студентларына да карый. Буржуаз тарихчылар хәзергә кадәр әле рус булмаган халыкларның, шулар исәбемнән татар халкының да, революцион хәрәкәттә катнашуын танымаска тырышалар. Мондый караш һич та тарихи дөреслеккә туры килми. 1 В. И. Ленин, всәрләр. 7 том. 348 бит. XIX йөзнең алтмышынчы елларында Казан студентларының активлыгы гаять тә киңәя. Шул ук елларда татар мәгърифәтчелеге дә үзенең беренче этабыннан (Сә- гыйть һәм Ибраһим Хәлфиннар, С. Кукля- шев, А. Ваһапов. М. Махмудов, X. Фәезха- нов эшчәнлекләре) Каюм Насыйри башлап җибәргән икенче этабына күчә. Ә студентлар арасындагы революцион хәрәкәтнең мәгърифәтчелеккә йогынтысы зур була. Ибраһим Хәлфин, Салихҗан Кукляшев кебек татарның беренче мәгърифәтчеләре үк үз эшчәнлекләрен шул заманның алдынгы иҗтимагый-политик карашлары белән тыгыз бәйләгәннәр. Ә бу заманда географик һәм административ яктан Казан шәһәре хөкүмәткә каршы революцион фикерле кешеләр ечен сөрген урыны булып хезмәт иткән. Мәсәлән. 1824 елда Адам Мицкевич һәм Осип Ковалевскийларның якын дусты, күренекле поляк революционеры Ян Берниковский Казанга сөрелә. Ян Верников- скийның укытучы булып эшләргә сәләтен билгеләү өчен Ибраһим Хәлфин, профессор Франц Эрдман белән бергә, аңардан имтихан алырга тиеш була. Ибраһим Хәлфин Ян Верниковскийга, хөкүмәткә каршы кеше булуына карамастан, бик яхшы отзыв бирә. Шул отзыв нигезендә Верников- скийны Беренче Казан гимназиясенә гарәп һәм фарсы телләре укытучысы итеп билгелиләр. Моннан Хәлфинның политик карашлары буенча Верниковскийга теләктәшлек белдергән булуы күренеп тора, Ян Берниковский Казанда сөргендә вакытта үзенең дуслары белән элемтәне өзми, Адам Мицкевичтан яшерен әдәбият алып тора, Тодеуш Костюшконың восстаниегә чакырып язган өндәмәләрен яшереп оссиядәге азатлык хәрәкәтендә Казан студентлары күренекле урынны алып тора. саклый Соңрак ул Казаннан да серелә һем ул вакытта Вяткада. сөргендә булган А. И. Герцан үзенең «Былое и думы» әсәрендә Вятка гимназиясенә җибәрелгән күренекле ориенталист Верниковский турында искә ала. Салихҗан Кукляшев та поляк революцион эшлеклеләре белән бәйләнештә торган булырга тиеш. Эш шунда: берничә прогрессив журналларда эшләгән, үзенең иҗтимагый-лолитик карашлары белән Н. Г. Чернышөвскийга, Н. А. Добролюбовка, Т. Г. Шевченкога якын торган күренекле поляк революционеры Сигизмунд Се- раковский, 1848 елдагы революцион вакыйгалардан соң, Оренбург шәһәренә урнашкан линейный батальонга серелә. Анда ул 1856 елга кадәр була. Шунысы кызыклы: ул француз, немец, инглиз телләреннән башка татар телен дә яхшы белгән ††††† ‡‡‡‡‡. Ә нәкъ шул вакытта С. Сераковский хезмәт иткән хәрби корпус карамагындагы Неплюев хәрби училищесында татар мәгърифәтчеләренең берсе Салихҗан Кукляшев та эшләгән. Канчыгыш телләре укытучысы буларак. С. Кукляшев С. Сераковскийга татар телен ейрәнергә ярдәм иткән булса кирәк. Патша хөкүмәтенең азчылык милләтләргә каршы колониаль, руслаштыру политикасы татар яшьләренә университет ишекләрен яба алмый. Алай гына да түгел, университетта укучы татар студентлары демократик хәрәкәтләргә, студентлар арасындагы күтәрелешләргә дә актив катнашалар. Менә шундый фактлар билгеле: татар студенты Габдрахман Габдрахимов, үз тормышын куркыныч астына куеп, Себердек качкан тоткыннарны яшереп тота. Әгәр моның өчен Габдрахимов күл мәртәбәләр һәм төрле формада җәзага тартылган икән, димәк, бу качкыннар гади тоткыннар гына булмаган Мәгариф министрлыгы таләбе буенча Казан укуукыту округы университетта һәм гимназиядә укучы яшьләрнең фикер йөртүләре турында хәбәр җибәреп торган. Шундый хәбәрләрнең берсендә, 1863 елда, чыгышы белән татар булган күп кенә укучыларның исеме саналган. Алар арасын1 al863 елгы восстание һәм 60 елларда рус-поляк революцион бәйләнешләре». Мәскәү. 1960. 77 бит. » ТАССРның дәүләт архивы. 1 ф. 2 саклау берәмлеге 443 арх. 68 б. да Сембер гимназиясе укучылары М. Дамиров белән П. Тәфкилев, Оренбург гимназиясе укучысы Н. Акмәмәтов, Пенза дворяннар институты студенты И. Дәүләт- кильдиев, Беренче Казан гимназиясе укучылары Әбүсәгыйть Әхтәмов, Гатиатулла Бик- миев, Садыйк Мөхәммәдиев, Мөхсәет Вә- литов. Мән ди ар Туктамышев, Мостафа Котлыбаев һ. б. бар. Яшьләрнең фикер йөртүләре белән хөкүмәтнең кызыксынуы юкка гына түгел. Ул алар арасына 3 Шунда ук, 92 ф. 1 саклау берәмлеге. 8968 арх. 1 бит. 1 ТАССРның дәүләт архивы 92 ф. 1 саклау берәмлеге. 7163 арх. 26 бит. азатлыкка омтылу идеяләре, хөкүмәткә каршы фикерләр үтел керүеннән шикләнгән. Ләкин, шулай эзәрлекләп торуга карамастан, татар укучыларының күбесе студентлар хәрәкәтенә, хөкүмәткә каршы чыгышларга актив катнашалар. Югарыда исеме телгә алынган Мостафа Котлыбаев, мәсәлән, Казан гимназиясен бетереп, университетка укырга кергәч, студентлар хәрәкәтенең күренекле җитәкчеләре Сомов һәм Гауэиштейн белән таныша, алар белән бергә студентларның хөкүмәткә каршы чыгышында катнаша3 . Ill курста укыганда Котлыбаев, Сомов. Гауэиштейн, Лохтин, Решетников. Попов, Иванов һ. б. белән бергә, гаять кыю адым ясый — губерна дворяннар йортында спектакль барган вакытта, полицейскийлар ыгы- зыгы килеп торуга карамастан, хөкүмәткә каршы прокламация-ендәмәләр тарата ‘. Татар студентларының революцион хәрәкәтләргә катнашуын тасвирлый торган документларны архивлардан күп табарга мөмкин. Менә шундый бер вакыйга. 1856 елның 2 декабрендә кичке сәгать 9 да, Казан полицмейстеры язганча, Измаил Салих улы Рәҗәпов, П. Г. Страдин, 8. Ф Понизоаский белән берлектә, патша хәрби офицерының намусына һәм дәрәҗәсенә тап тешерә торган адым ясый. Бу, бәлки, егетләрнең гади бер шаяруы гынадыр! һич тә түгел. Ул вакытта полицейскийлар белән бергә, хәрби офицерларга да студентлар артыннан күзәтү эше тапшырылган була. Рәҗепов. 1856 елда Беренче Казан гимназиясен алтын медаль белән бетерел, университетның медицина факультетына кабул ителә. Университетта ул юридик факультетның IV курс студенты. Сембер шәһерендә үк пропаганда түгәрәге оешты- руда тәҗрибәсе булган Н. Саковкин белән аралаша. Ә Саковкин Мәскәү университетыннан куылып, Казан университетына укырга керергә йөрүче Шешуков белән бер бүлмәдә яши торган була. Шешуков Казан университетына кабул ителмәү генә түгел, Рәҗәпов чыгарган җәнҗалдан соң, мәгариф министры кушуы буенча, шәһәрдән ук куыла Бу вакыйгадан соң Измаил Рәҗәпов һәм аның иптәшләре университеттан чыгарыла. Шушы ук приказында министр соңыннан күренекле революцион эшлеклеләр булып әверелгән А. Яновский, В. Попов, В. Билярский, И. Умнов һ. б.ларны да төрле сәбәпләр белән университеттан куарга боера. Берьюлы 13 студент университеттан чыгарыла. Димәк, Измаил Рәҗәпов университет студентларының алдынгы отрядында була һәм. студентларның революцион хәрәкәтенә актив катнашып, татар халкының алдынгы вәкилләре белән азатлык өчен көрәшүче рус халкы арасындагы бәйләнешне ныгытуга зур өлеш кертә. Әхмәтҗан Габделгалләмов та Беренче Казан гимназиясен тәмамлый һәм 1852 елда университетка керә. Ике ел уку дәвамында бернинди кисәтү дә алмый әле ул. Әмма IV курста укыганда, 1855 елның 5 февралендә, ул рәхсәтсез-нисеэ университеттан китә һәм көне буе кайтмый. Архив документларында аның ул көнне кайда булуы һәм нишләп йөрүе турында берни дә әйтелмәгән. Ләкин шунысы кызыклы: бу вакыйгадан соң Габделгалләмов университеттан чыгарыла. Сәбәбе: «Үз-үзен тотышында әдәпсезлек күрсәткән өчен»,— ул заман өчен бик гадәти сәбәп. Эш анда гына да түгел, шул ук приказ нигезендә элек студентлар кузгалышында актив катнашуы белән билгеле булган Семен Сретенский да университеттан куыла. Шуңа күрә Г. Габделгалләмовның да шул вакыттагы тәртипләргә каршы чыкканы өчен университеттан чыгарылуы шиксез. Студентлар хәрәкәте киңрәк колач ала барган саен, бу хәрәкәтнең формалары да үзгәрә. 60 еллар башында татар студентлары революцион әдәбият таратуга да ту- рыдан-туры катнаша башлыйлар. Мәсәлән. Казан университеты студенты Г. Алиев крестьяннар арасында «Земля и Воля» оешмасының революцион прокламацияләрен таратуда гаепләнә. Ill отделение документларыннан күренгәнчә, «Оханск шәһәрендә халыкны патшага каршы, җирне түләүсез алырга чакырып язылган коткы таратучы 10 данә өндәмә табыла». Бу өндәмәдә властьның сайлау тәртибендә урнаштырылырга тиешлеге, «50 миллион халыкка каршы 500 мең солдатның берни дә эшли алмаячагы» әйтелгән була. Бу эш буенча кулга алынган Илья Понамарев ул өндәмәләрне Казан университеты студенты Иван Яковлевич Орловтан алуын. Казанда бу өндәмәләрне бүтән губерналарга таратучы үзәк комитет барлыгын әйтә. П. Алиев та бу комитетның актив членнарының берсе була. Яшерен тикшерү эшендә Оханскида табылган прокламацияләргә «студентлардан Орлов, Жеманов, Бирюков, Алиев һәм Лаврскиларның катнашы барлыгы» турында әйтелә. Санап үтелгән студентлар тарихта революцион хәрәкәтнең актив эшлеклеләре булулары белән билгеле. Ләкин моңа кадәр тарихчылар Алиевны ни өчендер телгә алырга теләмиләр иде. Ә яшерен тикшерү эшендә Алиевның революцион прокламацияләр таратуы расланып кына калмый, Казан губернасы начальнигына аны «үзе сизмәслек итеп полициянең каты эзәрлекләве астына алырга» боерык та бирелә. Алай гына да түгел, аңа Казаннан чыгарга да рөхсәт ителми г . Озакламый, 1883 елның маенда, Казанның хәрби губернаторына Оханскида прокламацияләр таратуга катнашкан барлык студентларның яшертен рәвештә Казаннан китүләре хәбәр ителә. Астраханьдагы казак гаскәрләре сотнигы улы Алиев 18 апрельдә туган шәһәренә кайтып китә. Ул, эзәрлекләүләргә дә карамастан, Астраханьда да прокламацияләр таратуын дәвам итә. Шул ук 1863 елда патша властьлары Алиевны «Черняк кушуы буенча, акча, револьверлар һәм коткы сала торган прокламацияләр алып Казанга килгән Ост-Сень- ковский катнашында Полиновский квартирасында үткәрелгән җыелышта булуы һәм аның турында хәбәр итмәве» өчен гаеллиИлле кешедән торган Полиновский түгәрәге бик яшертен оешма була. Алиевның бу түгәрәк эшенә катнашуы һәм аның поляк, шулай ук гомумроссия революцион хәрәкәте белән тыгыз бәйләнештә булуы 1 ТАССРның дәүләт архивы. 1 ф. 2 саклау берәмлеге. 1883 арх. 118 бит. 3 «Красный архив», 1923 ел, № 4. 296 бит. шиксез. Моны тагы шул факт раслый: патша властьлары Алиевны Андреев дигән кешегә «Офицерларга» дип исемләнгән прокламацияләр тапшыруда һәм «Великорус» дигәнен тапшырырга теләүдә гаеплиләр. П. А. Алиев 1863 елда кулга алына һәм 1864 елның ноябренда 6 елга каторгага хөкем ителә *. Казан губернасында күп кенә поляк революционерларының сөргендә булуы рус, поляк, татар халыкларының алдынгы вәкилләре арасында бәйләнешне ныгытуга мөмкинлек бирә. ТАССРның дәүләт архивында табылган документ —1863 елда Казан губернасында полиция күзәтүе астында торучыларның исемлеге моны ачык раслый. Бу исемлеккә кергәннәрдән Петров, Травин, Васильев кебек танылган революционерлар — «Молодая Россия» дигән кулъязманы таратулары, университетның элеккеге студенты Семенов — Н. Г. Чериышевскийның теләктәше, Себертә сөрелгән Михайлов белән бәйләнешкә кергәне, Беневитский — Безднада һәлак булганнарны искә алуда катнашканы, университет студенты Николай Шеффер — «хәзерге хәлендә калса, Россиядә беркайчан да тәртип булмаячак, халыкның шул дәрәҗәдә хәерчелектә яшәвенә тел сәбәп — рус императорларының самодержавие власте»,—дип белдергәне эчен эзәрлекләнгән. Шул ук исемлеккә кертелгән 17 нче кеше —Казан университеты студенты Салехов. Ул Сергач өяз училищесы укытучысы Курбаковский белән хат алыш- * «Красный архиве. 1923 ел. № 4. 296 биг. каны өчен исемлеккә кертелгән. Ул хатларда нәрсә язылганы безгә билгеле түгел. Шулай да Курбаковскийны характерлый торган кайбер документлар сакланган. А. Н. Курбаковский 1861 елда Казан университетына укырга керә. Аның иҗти- магыйполитик карашлары А. П. Щапов лекцияләре, «Современник» журналы һәм Герцен «Колоколпы йогынтысында фоома- лаша. Студентлар хәрәкәтенә актив катнашуы өчен ул университеттан чыгарыла һәм халык укытучысы булып эшләргә керешә. Җәмгыятьнең социаль-политик төзелешендә ул беренче планга «барлык сословиеләрнең тигезлеген» куя. Мондый җәмгыятькә ирешү юлларын Курбаковский үзенең «По- батухи» дип исемләнгән прокламациясендә тасвирлый. Революцион пропаганда рухында язылган бу документта ул крестьяннарны азатлык, тигезлек өчен көрәшкә чакыра. Болар — күренекле демократ, революционер А. Н. Курбаковский тормышының кайбер фактлары гына. Әмма Сәләхоа белән Курбаковский язышкан хатларның революцион-демократик характерда булуына төшенү өчен шулар да җитә булса кирәк. Тагын шунысын да әйтеп үтик, патша властьлары Курбаковскийны кулга алгач та, Казанда Сәләхов та кулга алына. Шулай итеп, Казан университетында укыган татар студентларының революцион эш- чәнлеге, бер яктан, татар халкының алдынгы вәкилләренең мәгърифәт эшчәилекләре белән бәйле булса, икенче яктан, ул татар мәгърифәтчелегенең узган гасырның 70 елларындагы яңа үсеш этабына аяк басуына ярдәм итә.