Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРИХИ ҖЫРЛАР

Халык авыз ижатынын төркемнәрен барлау, жанрларын ачыклау, аларны төрләргә булу бугенге фольклор фәненен төп проблемаларыннан санала. Бу мәсьәләләрне хәл итү юлында шактый эш эшләнгән ннде. Әкият, бәет. җыр. мәкаль-әйтемнәр буенча махсус җыентыклар чыгарылган, мәкаләләр, тикшеренүләр язылган. Әмма ачыкланмаган мәсьәләләр дә җитәрлек әле. Татар халкынын риваять һәм легендалары фольклорчылар игътибарыннан бөтенләй диярлек читтә тора. Кайчандыр йола фольклорына, туй җырларына берникадәр шикләнеп карау, алар татар фольклорында гомумән бар микән? — диебрәк уйлау очрый иде. йола фольклорына карата махсус мәкаләләр язылмаса да. хәзер татар халкынын йола, аеруча туй җырлары кайбер җыентыкларда басылып чыктылар инде. Татар эпосы дигән сүзләр дә фольклор фәнендә бик сирәк очрый. Халык ижатынын эпик яисә лиро-эпик төрләрен бәетләр белән чикләү тенденциясе дә үзен сиздергәләп куя. Бездә халык эпосының дастан кебек борынгы төрләреннән язып алынган үрнәкләр бик аз. Халык телендә алар гаягь сирәк очрый. Бәетләр исә югары культуралы мәшһүр Болгар дәүләтенең варислары булган Урта Идел буе татарлары эпосынын төп жанры. Татар халык иҗатына гына хас мнллн-оригиналь төр буларак, алар күп мәртәбәләр басылып чыгалар, еллар буена галимнәрнең игътибарын тартып киләләр. Тора-бара татар халык эпосының башка төрләре бәетләр күләгәсендә калдылар дип әйтергә дә мөмкин. Һәм бу аңлашыла да. 1940 елларга кадәр татар халкының поэтик иҗатын Татарстан территориясе белән генә чикләп карау тенденциясе бар иде. Безнең көннәрдә нсә фольклористика фәне бу ялгыш караштан арыну чорын кичерә. Шуның белән бергә халык әдәбиятын өйрәнүче галимнәр алдында торган катлаулы проблемалар яңадан калкып чыга. Халыкның төрле этник төркемнәре иҗатына хас үзенчәлекләр, батырлар турындагы әкиятләр проблемасы, татар халык эпосы, аның төрләре, конкрет әсәрләре һәм башка шундыйлар махсус тикшерүчеләрен көтеп калалар. Биредә исә шундый проблемаларнын берсенә — татар халык иҗагында тарихи җыр мәсьәләсенә тукталып карыйк. Бу мәсьәләне беренче булып без күтәрмибез. Татар халкының әдәби мирасыннан тарихи җырлар эзләү күптән башланган. Безнең фольклорның аерым әсәрләренә карата «тарихи җыр» терминын беренче булып Н. Ф. Катанов куллана. Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм агиография җәмгыятенең 1699 елда уздырылган бер җыелышында ул «Казан татарларының тарихи җырлары» дигән темага доклад ясый. Ләкин асылда бу хезмәт тулысынча бәетләргә багышланган'. Ягъни, 1 Н Ф Катанов. Исторические песни казанских татар. Изв. Общ, арх. нет. и этнографии. Т. XV. Вып. 3 Казань. 1899 ел. 273—306 битләр. Х башы фольклористикасы өчен дөрес шикелле. Татар фольклорында тарихи жырлар ♦ булмауның сәбәбен ул түбәндәгечә аңлата: «Безнең тарихи бәетләребез башка халык- = ларның тарихи җырлары урынына торалар». Автор биредә гомумән татар халык иҗаты турында түгел, ә бәлки Урта Идел, таррак алганда — Казак татарлары фольк- =■ лоры турында гына сөйләвең дә әйтсә, аның фикере объектив дөреслектән ерак торма- = ran булыр иде. Г. Рәхимнең ялгышы шунда ки. ул татар халкының бер этник төркеме — фольклорын өйрәнү нәтиҗәсендә туган фикерен бөтен халык иҗаты өчен дөрес булыр- с, га тиеш дин уйлый. Әнә шул юл белән XX йөз башында фәнгә «татар халык иҗатын- да тарихи җыр функциясен бәет башкара» дигән фикер килеп керә. Шуннан әлеге х мәсьәлә фәннән төшеп кала һәм ярты гасыр буена күтәрелми дә. Соңгы елларда тарихи җыр мәсьәләсе яңадан калкып чыкты. Профессор Н И. Во- < робьев, мәсәлән. Идел буе татарларында халык батырлары, Пугачев, 1812 елгы Ватан Ә сугышы турында тарихи жырлар бар, днп яза -. Әмма конкрет әсәрләрне күрсәтми. Бу очракта сүз «Пугачев турында», «Рус-фраицуз сугышы бәетләре» кебек әсәрләр хакында бара, күрәсең. Күптән түгел басылып чыккан бер мәкаләсендә М. Нигъмәт - җанен та «без болгарларда халыкның үткәнен гәүдәләндерүче тарихн-эннк жырлар да булган дип нәтиҗә ясый алабыз»9 10, дигән фикергә килә. Шул ук вакытта автор ул чордагы конкрет әсәрләрнең сакланмавын да күрсәтеп үтә. Безнең көннәрдә басылып чыккан хезмәтләрдән тагы А. Абдуллин мәкаләләре игътибарга лаек. Ул татар халык ижатында тарихи жырлар бар дигән фикерен конкрет мисаллар белән расларга тырыша *. Әмма, тулаем алганда, аның фикерләре каршылыклы. «Пугачев турында» дигән әсәрне, мәсәлән, ул бер урында тарихи жыр дип атый, икенче урында бәетләр рәтенә кертә. Халык көйләре китабында басылган «Себер юллары» җырының идея эчтәлеге дә А. Абдуллин тарафыннан ялгыш аңлатылган. Җыентыктагы искәрмәдә дә . А. Абдуллин мәкаләсендә дә — җыр патша Россиясенең татарларны Себсргә көчләп күчерү фактын, колониаль политиканы чагылдыра, дип язылган. Чынлыкта исә бу лирик җыр татар-мишәрләр арасында кнң таралган «Шәлчеләр» җырының бер варианты гына. Аның эчтәлеге бәхет, мал эзләп читтә йөрүчеләр турында сөйли. Җыр XVI —XVII йөзләргә түгел, нигездә XVIII—XIX йөзләргә карый’. Тарихи җырларны бастырыл чыгаруда ла төрле каршылыклар яшәп килә. 1964 елда чыккан «Татар халык көйләре» китабында «Тарихи жырлар» дигән махсус бүлек бар ? . Ләкин шигъри эстетик үзенчәлекләре буенча анда урнаштырылган г Г. Рәхим. Халык әдәбиягымызга бер караш. «Аң» журналы. 1914 ел. Н—16 һәм 19’ •2Нати”Е"м«е»«о» чает» СССР. .Наука, ««арматы Маска» l*lu 67S «кг. 10 М. Нигъмәтҗанов. Ерак чыганаклар. «Совет әдәбияты» журналы. lJb3 ел. 2 сан. татар бәетләрен автор рус укучыларына тарихи жыр дип тәкъдим итә һәм кушымта рәвешендә К. Насыйри белән И. Барышов тарафыннан җыелган әсәрләрне китерә. Шул ук бәетләр «тарихи жыр» нсеме белән 1911 елда «Шура» журналында да басылып чыга. Беренче карашка, Н. Ф. Катановның бәетләрне «тарихи җыр» дип атавында әллә ни зур ялгышлык та юк. Чөнки бәет сүзе тарихи җырларга шактый якын торган әсәрләргә карата кулланыла. Аны русчага башкача тәрҗемә итү мөмкин дә түгел. Теоретик яктан тарихи җыр мәсьәләсен беренче булып Г. Рәхим күтәрә. Халык иҗаты турындагы бер мәкаләсендә > ул, рус, казакъ, кыргыз халыкларының батырлар турындагы шигъри әсәрләренә кыскача тукталганнан сон, «бездә тотып күрсәтерлек тарихи җырлар... юк», чөнки «безнең һәммә җырларымыз лирический (хисси) җырлар гына» дигән нәтиҗәгә килә. Татар халык иҗаты буенча XX йөз башына кадәр басылып чыккан китапларда тарихи жыр дип әйтерлек әсәрләр чыннан да бик аз. Димәк, Г. Рәхим фикере XX йөз ТАРИХИ ҖЫРЛАР әсәрләрнең бишесе ла халык җырларыннан гомумән ерак торалар. «Посыф жиры», искәрмәдә күрсәтелүенчә, Г. Коләхметовнын «Яшь гомер» пьесасыннан алынган. Шәкертләрнең садалары да бәет яисә кулъязма әдәбият традицияләре нигезендә иҗат ителгән. Караңгы икән юлыбыз, Күрмәс икән күзебез. Атлады бу хәлебезгә Безнең вөҗданнарыбыз. Күп мәшәкатьләр чиктегез, Күп кайгылар күрдегез. Аккан вакытлар булгандыр Күзләрдән яшьләрегез. ('Өченче сада»). Шигъри ягы шактый «йомшак» бу саданы традицион җырлар белән бер рәткә куеп булмый, әлбәттә. Җыентыктагы «тарихи җырларның» калганнары да шундый ук яисә шуңа охшаш. Кыскасы, татар халык иҗатында тарихи җыр мәсьәләсе гасыр башында ничек куелган булса, хәзер дә шулай тора. Чөнки тарихи җыр дип кисеп әйтерлек әсәрләр әлегә бик аз басылган. Мәсьәлә теоретик яктан да рәтләп өйрәнелмәгән. Татар фольклор фәнендә тарихи җырларның теоретик билгеләмәсе юк. Димәк, мәсьәләне беркадәр ачыклау өчен, гарнхн җыр днп уйланылган конкрет әсәрләргә тукталып, аларның бәет түгел, җыр, алан гына да түгел, тарихи җыр булуын исбат итәргә кирәк. Әйтик, халык арасында киң таралган «Шәрук беглый» һәм «Хәмидулла качкын» җырлары (11. Надиров, 70—73). Бу әсәрләрне бәетләр рәтенә, йола, уен-бию яки кыска (дүрт юллы) җырлар төркеменә кертеп булмаганлыгын исбат итеп торасы юк. Тик аларның лирик (яисә лирик озын) җырларга мөнәсәбәтен ачыклар)а кирәк. Лирик җырларның төп үзенчәлеге шунда ки, аларның сюжетын кичерешләр алмашынуы, хисләр бәрелеше, алар арасындагы көрәш тәшкил итә: Биек тау башыидии кем сон килә, Кузырлыкан чаналы, күк атлы? Гашыйклык хәлләрен сорашсагыз, Җиде тәмуг утыннан куәтле. Җил тибрәтә нәзкәй каенны, Кемгә сөйлим икән кайгымны? «Кузырлыкай чана» (И. Надиров, 137) җырыннан алынган бу өзектә эчтәлеген сөйләп бирерлек вакыйга да. хәтта берәр әһәмиятле эпизод та юк. Хисләр дөньясын, кичерешләр динамикасын, фикер үсешен җанлырак, ачыграк итеп гәүдәләндерү өчен гадәттә лирик жырда билгеле бер шигъри образ үзәккә алына (бу очракта — кузырлы чана) һәм ул эпитет, чагыштыру, символлар белән баетыла: Өзгән гөлләр кебек аерылыштык, Кавышыр көннәр берәр булырмы? Тал тибрәлә җилләр искәндә, Өзелә бәгырем исемә төшкәндә. Гомумән, лирик җырлар кеше күңелендә) с иң нечкә хисләрне, анын кайгы-хәсрә- тен, шатлык куанычын һәм алар арасында) ы төрле каршылыкларны, мөнәсәбәтләрне гәүдәләндерәләр. Ә ннде «Шәрук беглый» һәм «Хәмидулла качкын» җырларының төп үзенчәлеге шунда ки, аларның нигезендә «вакыйга сюжеты ята» (И. Надиров, 12). Әйтик, «Шәрук беглый» җыры геройның яшьлеген, бала чагын сурәтләүдән башлана: Яшь вакытта ү’стем авылымда, Әтиәни кәбәм кулында.. Үсеп житкәч, Шәрук тормышында төрле бәхетсезлекләр башлана. Ул патша армиясенә алынырга тиеш була. Буйсынмас рухлы, ирек сөючән Шәрук солдатлыктан кача. Аны тотып төрмәгә ябалар, ләкин ул аннан да кача һәм. качкын булып, урманда яши. Син сорасан, әти, мин әйтием: Минем урыным урман куенында. Шәрук үзенен иптәшләре белән бергә авыл байларына каршы даимн көрәш алып бара. Ахырда ул, патша солдатлары тарафыннан кулга алынып, сөргенгә җибәрелә. Әмма ул каушап калмый, изге ниятләреннән баш тартмый: Кинәнмәгез юкка, тоттык диеп, Тотканыгыз саен качармын. Шул рәвешчә, җыр Шәрук тормышында булган әһәмиятле вакыйгаларны шактый тулы сурәтли. «Хәмидулла качкын» җыры да нигездә төрле вакыйгалар турында сөйли. Хәми- и дулла күп еллар буена качкын булып яши. бер җирдән икенче җиргә күчеп. Мәскәү. “ Орел, Дон тирәләрендә йөрергә мәҗбүр була: солдатлар кулына эләгә һәм ерак у Себергә җибәрелә. Аларның нигезендә вакыйга сюжеты ятуы күрсәтелгән җырларнын а лирик поэзиягә караганда эпик поэзиягә якынрак торуын раслый. Шулай да әсәрнец бу сыйфатына гына таянып, аны лирик җырлардан бөтенләй с. аерып карап булмый. Чөнки «Шәрук беглый», «Хәмидулла качкын» кебек җырларда >» геройның рухи дөньясын — кнчерешхисләрен. кайгы-хәсрәтен ачуга шактый зур урын X бирелә. Димәк, әлеге әсәрләрне тарихи җыр дип билгеләү өчен, вакыйга сюжетыиын = тарихилыгын, чынбарлыкка мөнәсәбәтен ачыкларга кирәк. < Лирик җырларнын төп өлешен кичереш үсешенә, психологик сюжетка нигезләнгән Ө әсәрләр тәшкил итсә дә. алар арасында хикәяләү элементы сизелерлек булган җырлар да бар. «Фәрүзә кыз» 1 җырында, мәсәлән, сүз яшь кызны, сөйгәненнән аерып, картка көчләп бирү турында бара. Ләкин бу, һичшиксез, лирик җыр. чөнки ул башыннан ахырына кадәр хисләр диалектикасын чагылдыра. Вакыйга исә әнә шул кнчерешләрнен сәбәбе генә булып тора. Мондый эпизодларның тормышта булуы мөмкин, әлбәттә. Һәм алар күп мәртәбәләр булгандыр да. Әмма җырда сүз тормышта булган конкрет күренеш турында түгел, ә бәлки шул заман өчен характерлы типик вакыйга турында бара. Ә «Шәрук беглый», «Хәмидулла качкын» кебек җырларнын эчтәлек нигезен билгеле бер шәхеснең тормышында булган конкрет, шул ук вакытта заман өчен типик вакыйгалар тәшкил итә. Мондый җырларнын геройлары турында халык телендә әле бүген дә риваятьләр, легендалар яши. Һәм бу төрле халыкларның тарихи җырларына хас төп сыйфатларның берсе. Шәрук тормышын чагылдырган легендаларга килсәк, аларда җыр героеның яшьтән үк буйсынмас рухлы кеше булуы, армиядән һәм төрмәдән качуы, урманда яшәве тасвирлана: «качкын Шәрук дуслары белән бергә алпавыт, байларның котын алып йөри, алардан талаган акчаны, мөлкәтне авыл халкына, ярлыларга өләшә. Шуна күрә халык Шәрукка теләктәшлек күрсәтә, аны яклый һәм яшереп саклый» (И. Надиров. 406). Шәрук турындагы легендаларның эчтәлеге белән җырның сюжеты бер-берсенә гаять якын. Халык телендә шактый кнн таралган риваять һәм легендаларга таянып. «Шәрук беглый», «Хәмидулла качкын» кебек җырлар чынбарлыкта булган вакыйгалар нигезендә туган, аларда билгеле роль уйнаган конкрет шәхесләр тормышы белән бәйләнгән әсәрләр дип әйтергә мөмкин. Нәк», әнә шул үзенчәлекләре белән алар лирик җырлардан аерылып торалар да инде. Халык тормышында булган тарихи вакыйгаларны һәм конкрет шәхесләр язмышын тасвирлауга нигезләнгән мондый җырлар гомуми фольклористикада тарихи җырлар дип йөртеләләр. Конкрет вакыйгага багышланып чыгарылган җырларның һәммәсен тарихи җыр днп булмый, әлбәттә. Саратов өлкәсе. Верхазовка авылында язып алынган «Печник Сабир» җырына тукталыйк. Җыр бер байнын мәгълүматлы гына кызын икенче байның надан, мәҗнүн улына кияүгә биргәч чыгарыла. Кыз исә печник Сабнрны ярата. Пристав аркылы эш итеп, кызның әтисе Сабнрны авылдан кудыра (И. Надиров. 72, • Татар поэзиясе антологиясе Казан. 1956 ел. 33 бит. Алга таба исеме кыскартылып күрсәтелер. ю» ТАРИХИ ҖЫРЛАР 426—427). Димәк, җыр конкрет вакыйга нигезендә туган. Әмма бу вакыйганы тарихи дип булмый. Чөнки тарихи вакыйга дигәндә, гадәттә, халык тормышында әһәмиятле роль уйнаган иҗтимагый-полнтик характердагы вакыйга истә тотыла'. Әнә шул күзлектән караганда, тарихи җырлар рәтенә «Пугачев турында» (Антология, 28), «Салават Юлай», «Тали», «Ташкай»’, «Япон сугышлары яман икән», «Герман сугышы* (И. Надиров, 89, 91) кебек әсәрләрне кертергә мөмкин. Конкрет әсәрләрне алып караганда, тарихи җырларның бәетләр белән мөнәсәбәте дә шактый җиңел хәл ителә. Югарыда саналган һәм башка шундый әсәрләрнең иң зур күпчелеге җыр китапларында басылган. Аларнын бәет түгел, җыр булуында шикләнүчеләр юк кебек. Тик әлеге әсәрләрнең кайберләре генә җыр дип тә, бәет дип тә йөртеләләр («Тали», «Ташкай). Димәк, бәетләр белән тарихи җырларның охшашлыкларын һәм аермаларын ачыклаганда, сүз аерым әсәрләр турында гына түгел, ә бәлкн тулаем жанрлар хакында барырга тиеш. Шулай булгач, иң элек тарихи җырларның кайбер специфик үзенчәлекләренә, тематикасына һәм образлар системасына тукталып үтәргә кирәк. Татар халык иҗатында тарихи җырларның мөстәкыйль жанр буларак яшәвен исбат итү өчен, аларнын яшәү чорлары турында, гипотеза рәвешендә генә булса да, кайбер фикерләрне әйтеп үтик. Тарихи җырларның барлыкка килүе һәм формалашуы, димәк, шигъри үзенчәлекләре эпик традицияләр белән бәйләнгән. Шул яктан караганда, себер татарларыннан язып алынган кайбер әсәрләр игътибарга лаек. В. В. Радлов материаллары арасында төрле батырларга, мәргәннәргә багышланган кечкенә күләмле шигъри әсәрләр бар: «Кырамша», «Атолы батыр», «Ак бога»3 . Алар борынгы эпик поэмаларның өзекләре, «калдыклары» булса кирәк. Чөнки исемнәре белән генә түгел, форма үзенчәлекләре, образлары белән дә аларга якын торган зур күләмле әсәрләр башка төрки халыклар иҗатында билгеле. Казакъ фольклорында зур күләмле мөстәкыйль эпик поэмалар формасында сакланган «Кобланды», «Камбар батыр» эпослары да В. В. Радлов заманнарында Себер татарларында аерым өзекләр формасында яшәгәннәр«. Безнең көннәрдә язып алынган материаллардан исә «Тәвеш мәргән» яисә «Карьят батыр»5 җырларын күрсәтергә мөмкин. Бу әсәрләрнең тарихи нигезләре, сюжетлары турында сөйләве чнтен. Әмма аларның шигъри стиле шактый үзенчәлекле. «Карьят батыр»да гомумтөрки, бигрәк тә казакъ һәм кыргыз эпосларының шигъри стиленә якынлык сизелә: Диңгезнең камышында кабан ятыр,. Шул кабанны атып алды Карьят батыр. Ике батман санай угын ингә асып. Ат уйнатып Карьят батыр аудан кайтыр. «Тәвеш мәргән», «Карьят батыр» кебек җырларның образлары борынгы геронк эпос образларының варислары ролен үти алалар. Мондый әсәрләрне тарихи җыр дип өзеп әйтүе кыен булса да, аларны геронк эпос белән тарихи җыр арасында торган шигъри бер форма, шнгърн күпер дип карау, жанрның формалашу чорын ачыкларга ярдәм итә торган әсәрләр дип бәяләү дөрес булыр. Һәрхәлдә, тарихи җырларга нинди дә булса мөнәсәбәте булган, эчтәлеге һәм формасы белән халык тормышының моннан да борынгырак дәверләрен чагылдырган әсәрләр безгә билгеле түгел. Тарихи-хронологик яктан икенче урында, безнеңчә, Пугачев җитәкчелегендәге крестьян хәрәкәте белән бәйләнгән әсәрләр тора. «Салават Юлай»да (X. Ярми, 60) мәсәлән, тарихи җырлар өчен характерлы күп сыйфатларны төсмерләп була. Җырның ' Б - Н. Путилов. Русский историко-песенный фольклор XIII—XVI вв. Изд. АН СССР Мәскәү. 1960 ел. 7 бит. ’ X Ярми. Бәетләр. Казан. 1960 ел. 60, 76—84 битләр. Алга таба исеме кыскартылып бирелер г ’ В В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Ч. IV. Наречия барабинцев. тарских. тобольских и тюменских татар. СПБ, 1872 ел. 189—191 битләр. 4 Шунда ук. 193-195 һәм 266-268 битләр. в А. Ключарев. Татар халык җырлары. Казан. 1955 ел. 131, 203 битләр. вчтәлеге халык тормышында гаять зур роль уйнаган, азатлык өчен данми көрәшнең иң киеренке моментларыннан берсен чагылдырган нҗтнмагый-политик вакыйгалар белән бәйләнгән. Әсәрнең теп герое Салават исә хезмәт ияләре азатлыгы өчен керәштә күрсәткән батырлыклары белән халык күңелендә мәңгелек урын алган ир образы. Жыр Салаватның кулга алынуы һәм кичерешләре турында сейли. Әсәрнең сюжетында ♦ логик эзлеклелек булмаса да, Төрле вакыйгалар, эпизодлар аркылы гәүдәләнгән Талн образы да эпик поэзиядәге х батырлар образына якын тора. Әмма җырда геройнын кичерешләре, кайгы-хәсрәте дә = шактый тулы гәүдәләнә: ә Очыгыз ла, казлар, әй очыгыз, Очалмаганыгыз кайтыгыз! Безнен туган җиргә жнтә алсагыз, Туганнарга сәлам әйтегез. «Талн» — тарихи җырларнын төп үзенчәлекләрен берләштергән ин матур әсәрләрнең берсе. Шул ук качкыннар циклына кергән һәм «Талн» җырына шактый якын торган әсәрләрдән тагы «Ташкай»ны күрсәтергә мөмкин (X. Ярми. 81—84). Халык арасында таралган легендаларга караганда. Ташкай. Тали кебек үк. патша законнарына буйсынудан баш тарта, авыл байларына һәм чиновникларга каршы көрәшә, кулга алынып. Себергә җибәрелә. Аннан кайткач. Ташкайны авыл кулагы Бикчәнтәй якадан полициягә тотып бирә. Җырнын эчтәлеге әнә шундый вакыйгаларны чагылдыра. Курган татарларыннан язып алынган «Юркәй Юныс көе»н дә шул ук циклга кертергә мөмкин. («Казан утлары» журналы. 1967 ел. 9 сан. 143 бит). Һәм моны им элек язып алучылар сүзе раслый: «Юркәй Юныс - патша түрәләренә протест йөзеннән бер төркем татарлар белән урманга качып, гомерен качкынлыкта үткәргән кеше дип сөйлиләр». «Юркәй Юныс көс» - качкынлыкның татар халкы арасында кин таралган күренеш булуын һәм качкыннарга халыкның мөнәсәбәтен чагылдырган магур әсәрләр- нен берсе; Бара гына торгач мин утырдым, Ала елан басып үтердем. Килә генә кнтә йөри торгач, Газиз башкаемны бетердем. Качкыннар циклына, югарыда искә алынган җырлардан кала. «Әбделмән купец» «Аким беглый». «Әхсән Голова»» Һәм башка кайбер җырларны кертергә мөмкин Качкыннар җыры - халкыбызның тарихи җырлары арасында классик бер цикл тәшкил нтә һәм нигездә татар-мншәрләр иҗатында очрый. Ләкин эчтәлеге һәм формасы • Матеоиалы по татарской диалектологии. Т 2. Казань. 1962 ел 295-297 битләр ’ Бу җырлар Г. Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институтының фольклор фондында саклана. ТАРИХИ ҖЫРЛАР белән качкыннар жырына шактый якын торган әсәрләрне татар халкынын башка атннк төркемнәре иҗатыннан да табып була. Шундыйлардан себер татарларының бер этник төркеме булган бараба татарларында «Бәшнр солдат», «йомышчылар жыры» кебек әсәрләр билгеле. Әмма бараба татарлары арасында әле бүген дә ик популяр һәм искиткеч матур җырлардан «Әйтүкә»не күрсәтергә кирәк *. Бу җырны Новосибирск өлкәсенең Бараба, Чаны, Кышлау, Венгеров, Северный районнарындагы һәрбер авыл* да беләләр, яратып җырлыйлар. Әйтүкә (Әйтмөхәммәт) турында халык телендә бик күп риваятьләр һәм легендалар йөри. Картларның сөйләвенә караганда, Әйтүкә XIX йөз азагында, XX йөз башында Чаны районының Тармакүл авылында бер байда батрак булып йөри. Мәһабәт гәүдәле, үткен телле, кыю йөрәкле Әйтүкә бер байның матурлыгы һәм акылы белән тирә-якта дан тоткан Фатыйма исемле кызын ярата, аны иркәләп Батыш дип атый, аңа багышлап җырлар чыгара: Иртә дә буран, кичтә дә буран, Тармаклы14 15 буен алган да сырау16; Син җаныемны уйлый-уйлый, Сау гына башым булды да сырхау. Фатыйма да Әйтүкәне ярата. Әмма Фатыйманы бер бай алмакчы була һәм аның атасы белән килешеп, ярәшеп тә куя. Батрак Әйтүкәнең калымга түләрлек байлыгы булмый. Туй якынлаша. Ике яшьнең тирән мәхәббәте реакцион гореф-гадәтләр алдында, җимерелү куркынычы астында кала. Фатыйма белән сөйләшеп, Әйтүкә аны авылдан алып китә: Суда ла йөзгән ак балыкның Баласын әйтерләр колтан дип; Акча ла бирми ярлар сөйгән, Әйтүкәне әйтерләр солтан дип. Туган җирдән аерылган Әйтүкә белән Фатыйма, берничә ел буена тилмереп, читтә йөриләр, кззакъ далаларында, сазлык-камышлыкларда, урманнарда яшиләр. Туган як сагындыра: Каты ла тартып уклар аттым Кырда ла йөргән киекләргә; Уйлап ла йөрсәм исем китә Быел ла йәйне көекләргә. Әйтүкә белән Фатыйма, авыллары янына кайтып, Тармаклы күл буенда камышлыкта яшиләр. Фатыйманың бай агалары һәм пристав аларны тотып, авылга китерәләр. Әйтүкәгә җәза бирергә, чыбык белән суктырырга тиеш булалар. Бу тамашаны карарга дип мәчет алдында җыелган авыл халкы арасыннан бер карт Әйтүкәгә: — Улым, бу хурлыктан котылу өчен синең бердәнбер чараң бар. Син бит атаклы җырчы. Җырла җырларыңны!—дип киңәш бирә. Әйтүкә үзенең авыр язмышы, саф мәхәббәте өчен күргән михнәтләре, сөйгәне Фатыйманың гүзәллеге турында җырлый. Аның җырлары шулкадәр матур, тәэсирле була ки, авыл халкы Әйтүкәне җәзадан коткаруны таләп итә, һәм Әйтүкәне суктырмыйлар. Түбәндәге өзек драматик вакыйгаларның әнә шул моментын чагылдыра: Ул да яхшы, бу да яхшы, Ашасың килсә, бал да яхшы. Авыр көнне, баш киткәндә Баш коткарган тел дә яхшы. Легендаларга караганда, Әйтүкәнең җәза алдыннан җырлаган җырлары бүген дә халык арасында таралган һәм «Әйтүкә» нәкь әнә шул җырлардан тора да инде... 14 Биредә сүз җырның 1967 елда Новосибирск өлкәсендә язып алынган вариантлары турында бара 'Тармаклы- күл исеме. Тармакүл авылының исеме дә шуның белән бәйләнгән. 16 Сырау — көрт. Русча «сугроб» сүзеннән. (Пулам да баи агалары Фатыймага ярлы батракка кияүгә чыгарга рөхсәт итмиләр. Әбтүкә белән Фатыйма бер-берсен ничек кенә яратсалар да. аерылып яшәргә мәҗбүр булалар. Әмма аларның фаҗигале мәхәббәте, гаять матур җыр буларак. Бараба далаларында бүгек дә яши. Әйтүкә белән Фатыйма образы борынгы эпос традицияләренә нигезләнгән легендаларга кушылып китә. Шуларнын берсе сөйләвенчә. Әйтүкә Фатыйманы җирләп, берничә ел үткәннән сон үлә. Аңа кабер казыганда, очраклы ♦ рәвештә Фатыйма каберенә туры киләләр. Шуннан сон картлар: — Хакыйкый гашыйк булган болар, җнр өстендә язмыш аерса да, җир астында аларга бергә булырга язган икән,— дип, аларны рәттән куялар. Җыр персонажларның образы халык күңеленә шулкадәр тирән үтеп керә ки, Әйтүкә белән Фатыйма бараба татарлары фольклорының иң популяр геройларына әвереләләр. «Әйтүкә» көенең ике төрле варианты халык арасына киң тарала; халык телендә йөргән бөтенләй башка җырлар һәм бәетләр дә еш кына шул ук көйләргә җырланалар; туй мәҗлесләрендә махсус киемнәргә киенгән җырчылар Әйтүкә белән Фатыйманың музыкаль-драматик диалогларын башкаралар... XIX йөздә тарихи җырларның классик үрнәкләре барлыкка килсә, гасыр азагында а һәм XX йөз башында жанрның иҗади үсеше дәвам итә. Солдатлар һәм рекрутлар “ тормышын тасвирлаган җырларның безгә мәгълүм булганнары нәкъ әнә шуны г раслый. в Рекрут һәм солдатларның авыр язмышын сурәтләгән җырларның саны аз түгел. _ Әмма аларның күбесе конкрет вакыйгаларга нигезләнмәгән, геройның кайгы-хәсрәтен, а. моң-зарын чагылдырган лирик җырлар. Андый җырлардагы образларның да конкрет •17 прототиплары булу-булмавы билгесез: «Энекәем, монда килсәнә», «Некрутлар җыры», х «Солдат булдым» (И. Надиров, 76—79). Шулай да солдат һәм рекрут җырларының билгеле тарихи вакыйгалар белән < бәйләнгәннәрен һәм хикәяләү элементы сизелерлек булганнарын тарихи җырлар рәтенә & кертергә мөмкин: «Япон сугышлары яман икән», «Әхмәт солдат җыры», «Герман сугышы» (И. Надиров, 88, 89, 91). Бу җырларның образлары бәлки конкрет прототиплар нигезендә тумагандыр да. Әмма аларның эчтәлеге чын мәгънәсендә зур тарихи вакыйгаларга нигезләнгән. Бу җырларның сюжетларында да вакыйга тасвирлау элементлары билгеле урын алган: Эчләрем пошса, мин чыгамын Гөлләр чәчәк аткан бакчага. Ике күзем нуры — ялгыз балам — Солдат булып китте патшага. Ерак та ла ерак Порт-Артурга Тимер юллар киткән сузылып. Япон сугышлары яман икән, йөрәк маем кайтсын котылып. Күренекле фольклорчы В. И. Чичеров фнкеренчә. өйрәнелә торган жанр составына тарихи вакыйгалар һәм конкрет шәхесләр турындагы җырлар гына түгел, ә бәлки солдатларның төрле сугышларда күрсәткән батырлыкларын, хәрби көнкүрешне һәм, ниһаять, XVII—XIX гасырлардагы революцион көрәш вакыйгаларын чагылдырган жырлар да керә. Мондый әсәрләрнең кайберсе лирик һәм эпик җырларның очрашкан ноктасында тора, аларның икесенә дә хас сыйфатларны берләштерә'. Шул ноктадан караганда, татар халкының тарихи җырлары рәтенә тагы «Көзге ачы җилләрдә», «Бетсен патша, янсын тәхет» (И. Надиров, 92, 344) кебек әсәрләрне кертергә мөмкин. Аларның беренчесе элекке тарихи җырлар белән яңа. революцион чор җырлары арасында торган шигъри күпер ролен үти. «Бетсен патша, янсын тәхет, безгә сугыш кирәкми!» Бу политик чакыру империалистик сугышка каршы көчле көрәш авазы булып янгырый. Шул ук идея җырның революциядән соң туган «Бетсен патша, янсын тәхет» дигән вариантында да бар. Әмма беренче вариантта ул халыкның төп максатын гәүдәләндерсә, революциядән соңгысында бөтендөнья эшчеләрен сугыш уты кабызучы- 17 В. И. Чичеров. Исторические песни. Ленинград. 1956 ел. 13 бит. ТАРИХИ ҖЫРЛАР ларга каршы көрәшкә, халык массаларының азат тормыш турындагы хыялларын тормышка ашырырга чакыру авазы булып янгырый: Кулдан корал ташламабыз, Сыйнфый дошман бетмичә. Шул ук чорда туган һәм революцион пафос белән сугарылган «Ком бураны» җыры хор тормыш өчен көрәшкә күтәрелгән халык көчен ком бураны көченә тиңләштерә: Ком бураны каты була, Каты булса жил көче. Без бураннар туздырабыз Көрәшкәндә ил өчен. Дөньякүләм әһәмияткә ия булган тарихи вакыйгаларны чагылдырган һәм революцион чор рухы белән сугарылган тарихи җырлар жанрның иң көчле аккорды булып торалар. * * Тарихи җырларнын яшәү этапларына, тематикасына һәм образларына күз йөртеп чыкканнан сон, гомуми планда жанрныц специфик үзенчәлекләрен ачыкларга һәм аларның бәетләр белән охшашлыклары һәм аермасы турында югарыда куелган сорауга җавап биреп карарга мөмкин. Биредә без жанрларның чынбарлыкка эстетик мөнәсәбәтенә тагы бер мәртәбә тукталырга тнеш булабыз. Әйтелгәнчә, тарихи жанрларның эчтәлеге тарихи вакыйгалар, күбесенен образлары конкрет шәхесләр белән бәйләнгән. Шул ук сыйфат бәетләргә дә хас. Димәк, чынбарлыкка мөнәсәбәт бәетләр белән тарихи җырларны аерып карау өчен ышанычлы критерий ролен үти алмый. Нәкъ әнә шуна күрә Н. Ф Катанов бәетләрне тарихи җырлар дип атый, бездә тарихи җыр функциясен бәет башкара дигән тезис килеп чыга һәм әле хәзер дә кайбер җыентыкларда, хәтта мәкаләләрдә дә алар аралашып китәләр. Шулай да мәсьәләгә якынрак килгәч, чынбарлыкка мөнәсәбәттә бәетләр белән тарихи җырлар арасында билгеле аермалар да, жанрларның үзләренә генә хас үзенчәлекләре дә барлыгы ачыклана. Г. Рәхим белән Г. Газизнең «Татар әдәбияты тарихы» исемле хезмәтендә тарихи бәетләргә махсус бүлек бирелгән '. Бәетләр арасыннан тарихи әсәрләрне махсус бер төркем итеп карау объектив дөреслеккә җавап бирә, чөнки алар тарихи вакыйгаларны тына түгел, тормыш-көнкүреш хәлләрен дә чагылдыралар. «Сәхибә матур», «Асрау кыз» кебек бәетләрнең Дә нигезендә конкрет вакыйгалар ята булса кирәк. Әмма үзләренен характерлары белән алар тарихн вакыйгалар рәтенә керә алмыйлар. Димәк, бәетләрнен сурәтләү объекты тарихи җырлар- ныкыннан күп мәртәбә кинрәк. Әгәр тарихи җырларнын сурәтләү объекты халык тормышында әһәмиятле роль уйнаган социаль-политик характердагы вакыйгалар булса, бәетләр халык тормышының башка якларын да, гаилә мөнәсәбәтләрен, аерым кеше тормышында очраклы рәвештә, көтмәгәндә килеп чыккан фаҗигаләрне, көнкүреш хәлләрен дә чагылдыралар. Шуна күрә бәетләр арасында конкрет вакыйгалар белән бәйләнмәгән, ә бәлки бер социаль катлауның, группаның тормышын гомуми планда сурәтләгән әсәрләр дә бар: «Ялчылар бәете», «Шахтерлар бәете», «Киленнәр бәете». Тарихн җырлар арасында исә тарихи вакыйгаларга бернинди дә мөнәсәбәте булмаган әсәрләр, безнеңчә, гомумән, юк. Шулай булгач, жанрларның тематикасында да аермалар бар Бәетләрнен тематикасы халык тормышының бик күп якларын чагылдыра. Тарихи җырларнын эчтәлеге исә, әйтелгәнчә, нигездә социаль-политик вакыйгаларны, халык вәкилләренең самодержавиегә, реакцион гореф-гадәтләргә каршы көрәшен гәүдәләндерә. Жанрларның эмоциональ яңгырашыңа хас үзенчәлекләр дә аларның чынбарлыкка эстетик мөнәсәбәте белән бәйләнгән. Бәетдәеиең эчтәлеге, кагыйдә буларак, трагик вакыйгаларга нигезләнә. Чит ил баскынчыларына каршы сугышларның трагик 1 Г. Рәхим, Г. Газиз. Татар әдәбияты тарихы. Казан. 1925 ел. 138 бит. вирлауда натурализмга кадәр барып җиткән урыннар да юк. Көрәш рухы, бунтарьлык хисләре, батырлык эшләүгә омтылышлар гарихи җырларда бәетләргә караганда күп мәртәбә көчлерәк яңгырый. Аларның эчтәлегендә героик башлангыч беренче планда тора һәм еш кына әсәрдәге трагнк мотивларны җиңеп чыга. Шуңа күрә аларның образлары да героик характердагы образлар булып яңгырыйлар. Халык телендә дә а алар качкын, мәргән, батыр эпитетлары белән таралалар: Каръят батыр, Тәвеш мәргән, Ташкай батыр һ. б. Тарихи җырларнын геройлары — үзләренең кыю- г лыклары, буйсынмас рухлары белән халык күңелендә мәңгелек урын алган көрәшчеләр. 3 Хәтга «качкын* сүзенең дә татар телендә, бигрәк тә халык иҗаты әсәрләрендә, үзенә _ генә хас стилистик төсмере, буявы барлыкка килә. Гадәттә ул хокуксыз тормыштан о. котылу өчен көрәшкә күтәрелгән батыр, кыю йөрәкле кешегә карата кулланыла. * Гомумән, соцналь тигезсезлеккә каршы көрәш мотивлары тарихи җырларда гаять көчле и яңгырыйлар. Батырлык, кыюлык — тарихи җыр геройларының нн зур күпчелегенә хас ~ сыйфат. Нәкъ әнә шуңа күрә дә халыкның бу гөр әсәрләрендә нигездә нр-егетләр < образы гәүдәләнә. Сыйнфый җәмгыять шартларында, ислам диненең реакцион гореф- Э Сәнә сиксән бишендә, хут аенда Бәлалар чикте ил, языйм шуны да. Галимнәрне галим дип белмәделәр, Ятимнәргә тәрәххем кылмадылар. (*Кади баете»). Тарихи җырлар нсә тулысынча халык иҗаты, бигрәк тә борышы дастаннар һәм лирнк җырлар традицияләренә нигезләнәләр. Мәсәлән, «Ташкай*да героик эпос традицияләре шактый көчле: Ташкай кебек батыр юк иде, Җәяләрдән чыккан ук иде. Ташкай борышы эпос батырлары кебек күп санлы дошманнарга каршы ялгызы көрәшә: Парша белән Бозлау арасында Көлтә кебек солдат тезелгән. Әмма әгәр батырлар эпосында герой күп санлы дошманны ялгыз җиңеп чыга юрган Сулса, гарали жыр «у ш» Р дигәч тә күз алдына берәр фаҗига, бәхетсезлек килеп баса. Һәм бу бәхетсезлек еш кына кешенең фаҗигале, үкенечле үлеме формасында гәүдәләнә. Нәкъ әнә шуңа күрә бәетләрдә үлем образы һәм, шигъри алым буларак, үлгән кеше исеменнән сөйләү, геройнын якыннары, туганнары белән бәхилләшүен күрсәткән эпизодлар гаять зур урын алган. Тарихи җырларда да бәхетле, шатлыклы тормыш турында сөйләнми. Аларның да күпчелегендә төрле бәхетсезлекләр, кайгылы вакыйгалар сурәтләнә. Әмма бу инде бәетләргә хас трагизм түгел. Тарихи җырларда үлем образы да, төрле хәлләрне тас ТАРИХИ ҖЫРЛАР гадәтләре хөкем сөргән чорда, татар хатын-кызларынын язмышы аеруча авыр, еш кына фаҗигале була. Аларның тормышы белән бәетләрнең эчтәлеге арасында билгеле аваздашлык барлыкка килә. Хатын-кыз образы бәет жанрының төп образларыннан берсе булып әверелә. Тарихи җырларда исә ул сирәк очрый һәм тик аерым әсәрләрдә генә чагыла. Фольклор жанры буларак, бәетләр халык иҗаты традицияләренә генә түгел, ә бәлки кулъязма һәм язма әдәбият традицияләренә дә нигезләнәләр һәм күп очракларда язма төрдә барлыкка килеп, халыкка дәфтәр китаплар аркылы таралалар Жүп кенә бәетләрнең стиле китап теленә гаять якын тора: V* Тарихи җырларда геройларның азатлык ечен көрәштә күрсәткән батырлыклары гына сурәтләнеп калмый. Халыкка турылыклы булу, туган илгә мәхәббәт геройларның күркәм сыйфатлары булып торалар. Качкыннар циклына кергән җырларның геройлары, мәсәлән, туган җирләрен сагынып, терле авырлыклар аша. Себер киңлекләрен, суларны. елгаларны кичеп, кара урманнарны үтеп, ерак җирләрдән илләренә ашкыналар. Туган якларга кайту юлларының авырлыгы героик эпос традицияләренә хас алымнар белән сурәтләнә: Ун мең чакрымнан качып киләм, Казык йолдыз минем юлдашым. ■ («Ташкай»). Теннәр уртасында диңгез кичәм, Рушан йолдыз минем юл гынам. («Хәмидулла качкын»). Тарихи җырларда киң таралган мондый алымнар аларнын эпик яңгырашын көчәйтә: Тавышларым мннем таулар яра, Ишетелми микән авылга. («Юркәй Юныс көе»). Геронк эпос традицияләре белән бәйләнгән арттырулар (гиперболизация), борынгы дастаннар өчен характерлы булган җиде, җитмеш җиде, сиксән кебек эпик саннар, уртак урыннар тарихи җырларда еш очрый һәм аларда эпик әсәрләр йогынтысы шактый көчле булуы турында сөйли. Саналган алымнарның һәркайсына мисаллар табуны укучы ихтыярына калдырып, уртак урыннардан бер үрнәк китерик: Озын гына көнне, кыска төнне, Кортлар бал ташыйлар муртага. Кара урманнарда йоклаганда. Сиксән солдат алды уртага. Бу строфа аерым вариацияләр белән , «Шәрук беглый», <Хәмндулла качкын» шикелле җырларда очрый. Бәетләрдә еш кына традицион башлану («Бисмиллаһн вә билләһи...» яисә <Тарнх мең дә сигез йөз дә...») һәм туганнар, дуслар белән бәхилләшү формасында әйтелгән бетемнәрне очратабыз («Мине белгән... бәхил булсын барчасы»). Тарихи җырларда мондый алымнар юк. Аның каравы, аларда татар халкының лирик поэзиясендә киң таралган шигъри алымнар гаять еш очрыйлар. Мәсәлән, качкыннар тормышын сурәтләгәндә кулланыла торган Себер җирләре, Себер сәхрәләре, кара урман, ачы буран кебек образлар геройларның авыр язмышын чагылдыралар. Аларның ялгызлыгы табигать дөньясыннан алынган шнгьри янәшәлекләр белән сурәтләнә. Кыйгак та гына кыйгак каз кычкыра — Адашкан киек казның баласы. Үле дә генә үрдәк әй үендә, Үсез үрдәк йөри күлендә. («Тали»), Гаять үзенчәлекле поэтикасы нигезендә тарихи җырлар —татар халык иҗатының мөстәкыйль бер жанры дип әйтергә мөмкин. Бәетләр белән тарихи җырларның бер-берсеннән шактый аерылып торган жанрлар булуын аларның төрле этник төркемнәр фольклорында сакланып килүе дә раслый. Ш. Мәрҗәнинен Болгар дәверендә «Шәһре Болгар газыйлары» һәм «Нәүрүз бәетләре» булуы турында язуына, берничә мәртәбә басылып чыккан «Казан тарихы». «Ханәкә Солтан бәете» кебек борынгы әсәрләргә караганда, бәетләр Идел буе татарлары иҗатында бик күптәннән бирле яшәп киләләр. Бу традицияләрнең чыганагы Болгар культурасы белән бәйле булса кирәк. Бәетләрнең язма әдәбиятка якын торуы һәм татар эпосының бик борынгы жанрларыннан булуы да шуны раслый кебек. Күрәсең, бәетләр Болгар җирлегендә барлыкка килеп һәм формалашу дәверен кичереп. Казан дәүләте чорында камилләшкән бер жанр булып әвереләләр. Тора-бара алар татар халкының башка этник төркемнәренә: мишәрләргә, Урал, Себер якларында яшәүче татарларга таралып, гомумтатар фольклорына хас жанр булып китәләр. Тарихи җырлар исә нигездә Себер, Көньяк Урал, бигрәк тә мншәр-татарлар иҗаты өчен характерлы жанр. Шулай да, халык иҗатының аерым жанрлары арасында үтмәс чик юк. Героик эпос традицияләрен дәвам итүе, эчтәлекләренең чынбарлыкка мөнәсәбәте, конкрет вакыйгага нигезләнгән сюжетлары белән тарихи җырлар бәетләргә, бигрәк тә тарнхн бәетләргә шактый якын торалар. Әмма жанрга хас көчле лиризм аларны лирик җырларга якынайта. Җырны, гомумән, лирикасыз күз алдына китереп булмый. Халык эпосының дастан кебек борынгы формаларын һәм тарихи бәетләрне поэзиянең эпик төрләре дип, халык җырларын лирик поэзия дисәк, тарихи җырлар — әнә шулариың икесенә дә хас үзенчәлекләрне берләштергән лиро-эпик әсәрләр. Тарихи җыр мәсьәләсенең бездә аннан-моннан гына өйрәнелүенең сәбәбе дә жанрның катлаулылыгы. спецификасының төрле жанрларга хас үзенчәлекләрне оригиналь формада берләштеруе нәтиҗәсендә барлыкка килүе белән бәйләнгән. Соңгы елларда Горький, Куйбышев, Ульяновск өлкәләрендә, Мордва республикасында, Новоснбнрк, Курган, Омск якларында һәм башка җирләрдә татар халкының тарнхи-эпик фольклорына караган бнк әһәмиятле әсәрләр язып алынды. Менә бу факт халкыбызның төрле этник төркемнәренә хас әсәрләрне ныклап җыю һәм тикшерү дәвамында тарихи җырларга караган материалларның күләме киңәер һәм гипотеза рәвешендә әйтелгән кайбер фикерләр дә расланыр дип уйларга мөмкинлек бирә. Хәзергә исә. безнеңчә, бер нәрсә бәхәссез: татар халык иҗатында тарихи җырлар, хәтта аларның классик үрнәкләре дә бар. Һәм алар халык иҗатының аерылгысыз бер өлеше булып торалар.