Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАЛӘПЧӘН ҺӘМ ЭЗЛӘНҮЧӘН ТАЛАНТ

Әмирхан Еники — киң катлау укучыларга аеруча сугыш вакытындагы һәм аннан соңгы хикәяповестьлары белән танылып киткән язучы. Ул әсәрләрнең күбесе үз вакытында укучыларның җылы игътибарына да, тәнкыйтьнең каты хөкеменә дә очрады. Әмма заман сынаулары һәм җәмәгатьчелек мөнәсәбәте—барыннан да югары, объектив критерий. Бу күптән билгеле хакыйкать булса да, Ә. Еники иҗатына карата сүз башлагач, аны тагын бер мәртәбә искә аласы килә. Чөнки аның иҗаты тирәсендә барган бәхәсле сүзләр күп кенә очракларда бер яклырак булдылар, аларга объективлык җитеп бетмәде. Шуңа күрә тормыш һәм әдәбият тәҗрибәсе ноктасынан караганда, хәзер инде ул бәхәс һәм хөкемнәрнең билгеле бер өлеше узеннән-үзе кире кагылуы да, бөтенләй яңадан бәяләнүе дә табигый һәм урынлы. Ә. Еникинең беренче тапкыр каләм тибрәтә башлавы 1926—1927 елларга туры килә. Ләкин сугышка кадәр аның сан һәм күләм ягыннан зур булмаган әсәрләрен иҗади ашкыну һәм эзләнүләрнең әле җитлекмәгән үрнәкләре дип кенә карарга мөмкин Дөрес, аларда киләчәктә ачылып китәчәк талантка хас матур яралгыларны табуы кыен булмас иде. Әмма язучы үзе дә һәм укучылар да аның иҗатындагы тирән борылыш һәм үсешнең билгеләрен сугыш елларында тоя башладылар. Бөек Ватан сугышы еллары татар язучылары иҗатында зур сыналыш һәм җитлегү дәверө булды. Әйе, сыналыш, дибез, чөнки илебез һәм халкыбыз естенә ябырылган мәрхәмәтсез фашизм белән көрәш безнең барлык материаль, физик һәм рухи көчләребезне гаҗәп киеренке тарихи сынау алдына китереп бастырды. Ниһаять, социалистик җәмгыять һәм совет кешесе сугыш утында сыналып кына калмады, е үзенең тоткан юлы какшамас һәм рухы сынмас икәнлеген тагын бер мәртәбә бөтен дөнья алдында күрсәтте. Совет кешесе, явызлык һәм вәхшәт белән аяусыз, канлы бәрелеш кырларына чыгып, социалистик гуманизмның, ирекле кешелек идеаллары белән рухланып яшәүнең кече никадәр тирән тамырланганын исбатлады. Ә. Еники дә, безнең күпләгән азучыларыбыз шикелле, фронтка китә һәм, солдат булып, совет халкы белән бергә чигенү михнәтләрен дә. һөҗүм итү Һәм җиңү шатлыкларын да йөрәге аша кичерә. Сугыш еллары бу язучыбыз өчен дә драматизм белән тулы зур тормыш мәктәбе булып, аның иҗатында совет халкының рухи батырлыгына һәм матурлыгына соклану белән тулы гуманизм идеясен киң итеп ачып җибәрделәр. Аның иҗаты тарих, тормыш һәм кеше язмышы турында җитди уйланулар белән сугарыла башлады. У.» № 3 Сугышка багышлы теге яки бу әсәр турында сөйләгәндә, без бигрәк тә «сугыш темасы» дигән төшенчә белән хөкем итәргә гадәтләнгәнбез. Гомумән алганда һәм урыны белән алай сөйләү, бәлки, җайлыдыр да. Әмма Ә. Еники иҗатына карата ул төшенчә абстракт булып тоела шикелле. Чөнки аның сугыш темасына бәйле әсәрләрендә туры мәгънәсендә без укырга күнеккән сугыш вакыйгалары, ягъни хәрби операцияләр юк. Ниһаять, аның геройлары сугыш эчендә аеруча батырлык күрсәтү белән дә калкып тормыйлар, чөнки язучы андый максатны куймый. Ә. Еники, барыннан да элек, сугыш чынбарлыгының һәм драматизмының кеше рухында, психологиясендә ничек чагылышына игътибар итә. Сугыш шартларында совет кешесенең эчке дөньясы, үзенең шатлыгы һәм кайгылары белән, нинди сынаулар кичерә—менә шул ноктаны тотарга һәм сәнгать фокусының үзәгенә куярга омтылыш язучының төп иҗади максаты булып тора. Нәкъ шул ноктада «сугыш һәм кеше язмышы» дигән теманың гуманистик мәгънәсе күренә дә инде. Сугыш дәһшәте белән дөньяның асты өскә әйләнгән бер вакытта, анасыннан аерылып калган кызчыкны солдат Зариф күтәреп алып китә. Көтмәгәндә бала белән ана очрашалар («Бала», 1941). Бик гади һәм очраклы булып күренгән бу вакыйганы сурәтләүдә кешегә бетмәс мәхәббәт җылылыгы тупланган. Әнә шунда гуманизм һәм батырлык орлыгы шытып ята да инде. Ул җылылык һәм орлык укучы йөрәгенә дә күчте. Язучының «сугыш темасы» белән бәйле беренче әсәре иде бу. «Ялгыз каз» һәм «Мәк чәчәге» кебек этюдларда да болай бик гади булып күренгән хәлләр һәм образлар сугыш вәхшәтенә каршы безнең гуманизмның аерата конкрет чагылышы булып тоелалар. Алар- да да үлемгә нәфрәт, ө яшәүгәмәхәббәт белән алга, фашизмны тармар итәргә ашкынучы совет кешесенә дан җырлана. Мәк чәчәгенең совет солдатларына төбәлгән соңгы сүзләрендә тирән мәгънә ята, һәм аларны китерми калып булмый: «Сез көнбатышка таба барасыз! Сезне анда канлы сугышлар көтә булыр, һәр адымыгызны бәлки үлек гәүдәләр, кара кисәүләр аша атлап үтәргә туры килер. Ләкин мин — дөньяның матурлыгыннан туймаган, һаман да аны матур итәргә теләгән ялгыз мәк — сезнең һәр үткән адымыгыз артыннан чәчәкләр үсеп калуын теләр идем... Көл һәм каннам яралган чәчәкләрнең рәхмәте сезме мәңгелек дан һәм бәхеткә илтсен! Хуш, кеше, хуш! Ак юл сезгә!» «Ана һәм кыз» хикәясе дә көчле гуманистик идея белән сугарылган. Авыру ананың армиядәге улын сагынып көтүе һәм кызы Рәхиләнең энесе солдат Хәсән турындагы кайгылы хәбәрдән соң үзләре өстенә төшкән рухи авырлыкны, газапны батырлык белән кичерүе — болар миллионнар башыннан үткән хәлләр булып, үзләренең мәгънәләре белән зур гомумиләштерү дәрәҗәсенә күтәрелгәннәр. Бу драматизмда безнең кешеләрнең искиткеч рухи чыдамлылыгы һәм тыйнаклыгы гәүдәләнеп калган. Әйтергә мөмкин ки. сугыш елларында безнең әдәбиятның актив, үзәк геройларыннан берсенә әверелгән, һәртөрле авырлыкларга чыдам һәм тырыш татар хатын- кызлары образының әнә шундый гүзәл кешелекле сыйфатларын тирән психологик драматизм һәм нечкә лиризм белән беренче буларак күрсәткән әдипләребез арасында Ә. Еники, һичшиксез, үзенең тиешле урынын алырга хаклы. Моның бәхәссез икәнлеген исбатлаучы тагын бер әсәр — «Бер генә сәгатькә» хикәясе. Солдат Гомәрне никадәр ашкынып көтүләр, күрешүләр һәм аерылышулар — бер генә сәгатьлек киеренке вакыйганы сюжет итеп алган бу кечкенә әсәрнең киң психологик мәйданына әвереләләр. Хәтта әсәрдә бик аз гына, соңга табарок кына күренеп калган Заһидө драмасы да зур мәгънәгә ия: Гомәр сөйгән кызын да күреп китәрмен дип өметләнә бит әле. Ләкин Заһиде соңгара, егет китеп тә бара. Матур очрашу булмый. Димәк, кешеләр язмышы һәм теләкләре гел бертөрле тигез юллардан гына бармый икән. Монда да шулай ук гаҗәп бер психологик конкретлык һәм сәнгатьчә төгәллек белән тормыш контрастлары бирелгән. Әмма боларның һәммәсен бер ноктага җыйган зур идея бар. «Иң меһиме: мин, бер ана кичерешләре белән генә чикләнмичә, башка кешеләрнең дә күңелендә солдат егетнең кыска гына арада күренеп китүеннән туган уй-хисләрен күрсәтергә теләдем,— дип язган иде Ә. Еники үзенең бер мәкаләсендә.— Шулай итеп, мин совет кешеләренең рухи ныклыгын, патриотик хисләрен үземчә тулырак ачарга тырыштым» *. ' Язучылык хезмәте турында Катая. 1958 ел 178 бнт. 113 «Сугыш һәм кеше язмышы» дигәч тә, «Тауларга карап» (1948) хикәясенең аеруча фәлсәфи мәгънәсе күзгә ташлана. Сез иң элек Локман картның гаҗәп бер язмышыча игътибар итегез: ул үзеннән соңгы берничә буын гомеренең җанлы шаһите генә түгел, ә аларның тарихи бәйләнешен, бе- темсезлеген символлаштырган халык вәкиле дә. Локманның бердәнбер улы Тимерҗан элекке империалистик сугышта югала, ә аннан калган оныгы Батырҗан Ватан сугышыннан кайтмый. Ләкин Батырҗанның да нәселе бетми. Покман карт икенче буын оныгын күрү бәхетенә дә ирешә. Ул инде Газизҗанны да үзе тәрбияли. «Әйе. күләгәләр шуып үтә, тормыш бегми. һаман, һаман дәвам итә» — дип тәмамлана хикәя. Бу. әлбәттә, артык гомумән әйтелгән билгеле хакыйкать, е Еники әсәренең зчтелеге бу хакыйкатьне күп тапкыр конкрет, фәлсәфи тирән һәм әдәби бай итеп күрсәтү кәченә ия. Әсәрнең сәнгатьчә чынлык мәйданында авторның теләге киңрәк булып чагылган. Дөньяның, тарихның нинди генә трагедияләрендә дә Локманның нәселе бетми. Алай гына да түгел, тарих үзенең мәрхөметсеэлеге белән дәвам итә, е тарихны тудыручы һәм кешелекне алга алып баручы яңа буыннар һаман яшиләр, килечеккә баралар, аларның язмышы үзе тарихка еаерелә. Әйе. бу—яхшылыкка тирентен ышанып, аның фаҗигасенә дә оптимистларча карау фәлсәфәсе. Кешеләр язмышы күпме генә авыр, күңелсез булмасын, емма кешелек һәрвакыт җиңә һем һич те улми. Тарих аралыгының ике чигендә торган Локман карт һем аның оныгы Газизҗаннар арасындагы өзелмәс мөнәсәбәт, бәйләнешләр шул турыда сөйлиләр. Шуңа күрә дә әйтергә мөмкин ки, Ә. Еники иҗатында олы һәм яшь буыннар арасындагы мөнәсәбәтне күрсәтү үзенең идеяэстетик концепциясе белән яхшы ук төз һәм принципиаль проблема булып тора. Бу яктан килгәндә, ата-ана образларының роленә һәм аларның күп кенә очракта безнең әдәбиятка хас традицион сыйфатларны дәвам иттерүләренә аеруча игътибар итмичә булмый. «Бер генә сәгатькәйдәге Галимҗан абзый белән Мәрьям абыстай, «Тауларга карап»тагы Локман карт. «Ана һәм кыз»дагы Хәмидә җиңги һәм, ниһаять. «Әйтелмәгән васыятьчтәге Акъәби белән Миңлебай бабай—болар һәммәсе кешелекле матур сыйфатларга ия булган һәм язучы иҗат концепцияләренең үзәгендә торган геройлар дияргә мөмкин. Локман карттан соң зур гомумиләштерү планында’ ] эшләнгән һәм үзенең әдәби-мәгънәви кәчон тирән психологик җирлектә ачкан типлардан берсе — Акъәби дисәк, һич тә артык булмас. Бу типта, һичшиксез, зур идея йөкләмәсе бар. V Гариф Ахунов Язучы һәм заман «Казан утлары» журналы. 1%; ел. 5 сан. 108 бит. = Мирсәй Әмир. Укучы өчен ятабыз. «Казан утлары» журналы. 1967 ел. 6 сан. 125—126 битләр. «Әйтелмәгән васыять» турында тәнкыйтьтә яхшы ук каршылыклы фикерләр булды. Әмма аның «яңа, катлаулы заманның драматик күренешләренә бәя бирә торган» V әсәр булуын инкарь итүче күренмәде шикелле. Шушы хакыйкатьне икърар иткән хәлдә шулай да кайбер әдипләр Ә. Еникинең бу әсәрен җитди идея кимчелекләреннән азат түгел дип карарга теләделәр. «Әйтелмәгән васыять» хикәясендә,— ди, мәсәлән, Мирсәй Әмир,—автор бүгенге тормышыбызда әйдәүче урын тоткан буынны инде картлыкка чыккан буынга каршы куя... Тагын да аянычлырак: картлар ягына, әсәрдә сурәтләнгәнчә, инде бетүгә хөкем ителгән, төзәлмәс чиргә меб- таля булган, хәтта индө үлеп үк киткән Акъәбиләр яки, өрәге бу дөньяда булса да, үзе кеше буларак инде күптән сафтан чыккан Миңлебай картлар ягына кушыла... Нәтиҗәдә укучыны алга әйдәү урынына, аны артка, иске авылга, тизәк яккан учаклар, салам түбәләр, читәннәр авылына йөз юнәл- дертергә тырышу килеп чыга. Туган ил төшенчәсен тарайтып аңлата» Сүз де юк, гаҗәп каты гаепләү бу. Әмма, барыннан да бигрәк, әдәбиятны үзенең күп еллык иҗат тәҗрибәсе аша бөтен нечкәлекләре белән аңлаган олы язучыбызның «Әйтелмәгән васыять»кә бу кадәр чамадан тыш берьяклы, утилитар һәм дидактик караштан бәя бирүе гаҗәбрәк, әлбәттә. Безнең фикеребезчә, «Әйтелмәгән васыять»нең һәм аеруча Акъәби образының эчке, фәлсәфи мәгънәсе һәм сәнгатьчә әһәмияте байтак тирәндә ята. Ул, бөгенесеннән дә элек, үткәнгә, халыкка һәм туган илгә мөнәсәбәт белән бәйләнгән. Язучы шул мөнәсәбәтнең бүгенге көндә дә кискен драматизм булып мәйданга чыгуын күрсәтүне максат итә. Әсәрдә бу зур максатның ■ ачык булып ятканлыгын укучы турыдан- туры сизеп торуына шикләнү мөмкин түгел. Бу хакта тәнкыйть үзе дә икеләнмәде шикелле. мәсьәләнең каршылыкны һәм Нечкә ягц| әнә шул максат җирлегендә ике буын мөнәсәбәтен һәм шунда автор позициясен билгеләүгә кайтып кала. Чыннан да, Акъәби язмышы гына, аның, яхшымы-яманмы, үз халкының, туган якларының гореф-гадәт, йолаларын изге дип карап, шул хакта нәсел-нәсәбенә васыятен әйтә алмыйча үлеп китүе генә кызганыч түгел, ә аны аңлап һәм ихтирам итеп җиткерә алмаган икенче буын кешеләренең бер төркеме шулай ук кызганыч та, гаепле дә. Яңаның, яшь 'буыннарның искедән, олы буыннардан аерылу һәм ераклашу процессы ул һәр чорда үзенең билгеле бер драматик кискенлегеннән, каршылыкларыннан башка була алмый. Бу — хакыйкать инде. Аны күрми китү бигрәк тә әдәбият шикелле нечкә рухи дөньяда гомумән мөмкинме икән? Сүз монда безнең замандагы олы һәм яшь буыннарны бер-берсенә капма-каршы позицияләрдә яки моның бөтенләй киресе итеп күрсәтү турында бармый, әлбәттә. Нәрсә турында бара соң? Әсәрнең башында ук автор: «Тик менә бик бәхетле булып киткән балалары аңардан (Акъәбидән.— Г. X.) ничектер шактый ераклаштылар»,— дигән искәртүне ясап китә һәм менә шул ераклашуның эчке, психологик драмасына керүне максат итә. Акъәби балалары һәммәсе дә үзләренең тормышларын матур итеп корганнар. Алар, чын мәгънәсендә совет кешеләре буларак, аналарын да ихтирам итәләр. Әмма ана белән балалар арасында үткәнне һәм бүгенгене аңлауда зур аралык та ярылып ята. Әнә шул аралыкка язучы текәләп карарга омтыла һәм шунда яткан драматизмның тагын да кабарып, үсеп китүе өчен борчыла. Әйе, борынгы традицияләрнең, горефгадәтләрнең һәм йолаларның искергән өлеше яңа заманнарда бетүе һәм яшь буыннарга чит булуы табигый. Ләкин яшь буыннарның һәм яңа гадәтләрнең дә үзләренә хас кимчелекләре, чирләре булуын шулай ук онытмаска кирәк. Ә. Еники өнә шуларга каты итеп төртеп күрсәтә. Билгеле бу төртү, гел яхшылык һәм матурлык иллюзияләренә генә исереп, әдәбиятта да шуларны гына күрергә гадәтләнгән кешеләрне кинәт сискәндереп тә җибәрергә мөмкин. Әмма заманның, чынбарлыкның ачы хакыйкатенә каршы бару бик кыен. Монда Акъәби кебек типларның традицион-мелодоаматик стильдә, о аның балаларының билгеле бер күләмдә ирония белән сурәтләнүе әсәр үзәгендә торган драматик чынлыкны дә һәм авторның аңа кырыс карашын да алмаштыра яки каплап калдыра алмый. Үткән белән бүгенгене бәйли торган мәңгелек бөек йола һәм традицияләр бар: болар — халыкка, ватанга мәхәббәт һәм шул мәхәббәтне изге дип санаган олы буынга ихтирам. Менә шул идея, югарыда искәр- телгәнчә. «Әйтелмәгән васыять»нең үзәгеннән үтә һәм Акъәби образының гомумиләштерүче символик ана образы булуын да куәтли. Акъәби әйтә алмый калган васыятьнең дә төп, асыл мәгънәсе шуңа кайтып кала бит: “Әйе. сез зур кешеләр булдыгыз, илгә, дәүләткә кирәкле, файдалы кешеләр булдыгыз. хәзер шуның әҗерен күрәсез рәхәтен чигәсез!.. Ләкин сезне менә без, Сәлимҗан белән Акъәби дигән гади башкорт кешеләре, дөньяга китердек, Юлкотлы дигән кечкенә башкорт авылы сезне үзенең туфрагында үстерде, башкорт халкы сезне бүгенге югарылыкка күтәрде,— сез шуны онытмагыз, балаларым, ишетәсезме? Сезнең онытырга хакыгыз юк. аңлыйсызмы?.. Бу минем күңелем түреннән чыккан иң кайнар, иң зур. иң соңгы васыятем сезгә!» Әнә шундый зур уй-тойгылар белән дөньядан китүче ана образы ул Акъәби. Ул — ничәмә гасырлар аша үсә килгән халыкчанлык һәм ватанчылык хисләр вне- җанлы тарихи тупланышы. Аның кабере өстендә шагыйрь дә шуны сөйли: «Әйе, ул барыбызның да уртак әсәебез иде Алай гына да түгел, мин, һич икеләнмичә, аны башкорт халкының изге җанлы анасы дияр идем...» Шул рәвешчә, Локман карт образы белән янәшә куеп караганда, Акъәби образының да эчке зур фәлсәфи мәгънәсе бик ачык: ул олы һәм яшь буыннарның үзара тарихи өзелмәс бәйләнешен символлаштыра. Яшь буын исә шул бәйләнешне һәрвакыт аңларга һәм онытмаска тиеш. Ә моны белмәүче һәм онытучы кешеләр җир өстендә булып торган чакта. Акъәби васыятьләренең гыйбрәтле якларына игътибарсыз калу мөмкинме икән? «Әйтелмәгән васыять»тә язучы куелган теманың мораль җирлегенә аеруча игътибар итеп, ватанга һәм халыкка мәхәббәтнең традицион сыйфатларын гореф-гадәт һәм йолаларга мөнәсәбәт белән конкрет итеп бәйләп күрсәтергә тели Бу теләк, бәлки, ана образын сентименталь буяулар белән беркадәр куертыл сурәтләүдән дә азат түгел- дер, һәм шуның аркасында үткәннең традицияләрен азмы-күпме идеаллаштыру сыман бер тойгы да туа торгандыр. Ләкин ничек кенә булмасын. Ә. Еники иҗатындагы Ана образы үзенең зур гуманистик сыйфатыннан бервакытта да мәхрүм түгел. Ул үзенең кешегә, туган илгә һәм халыкка төбәлгән якты йөзе белән, һәрвакыт тыйнак татар хатыны булып, әмма үзенең эчке матурлыгын яшермичә горур басып тора һәм һәрчак үзенә ышанычта булырга чакыра. Мондый Ананы идеаллаштыру хокукыннан язучыны мәхрүм итү, әлбәттә, дөрес булмас иде. һичшиксез, сугыш елларының тәҗрибәсе һәм шул җирлектә туган әсәрләре, образлары Ә. Еникинең тормышка, кешегә һәм иҗат эшенә аеруча җитдилек, таләпчәнлек һәм җаваплылык белән карап алга баруы, талантының җитлегеп үсүе турында сөйләделәр. Бигрәк тә шул еллардан башлап аның әсәрләре заман һәм замандашлары турында кискен итеп һәм борчылып уйланулар белән дә үтәдән-үтә сугарыла барды. Бигрәк тә кешенең җәмгыятьтәге урынын мораль җаваплылык ноктасыннан аңларга һәм күрсәтергә омтылыш көчәйде. Беренче нәүбәттә әнә шул яктан язучының «Рәхмәт, иптәшләр!» (1951—1952) шикелле повесте уз вакытында ук инде татар прозасы үсеше өчен әһәмиятле генә бер тәҗрибә итеп бәяләнгән иде. Әмма шуның белән бергә үк, 50 еллар башындагы тәнкыйтьтә, конфликтсызлыкка каршы көрәш бик нык кызган бер чорда, бу повестьның да әнә шундый конфликтсызлык бәласеннән азат түгеллеге турында сөйләнүләр булды кебек. Турысын әйтергә кирәк, бу авыруны, бармы-юкмы. шул елларның һәрбер әдәби әсәрендә күрергә, табарга теләү үзе бер чиргә әйләнгәнлектән, аның конкрет эчтәлеге, чамасы нидән гыйбарәт икәнлеген ул вакытларда да һәм аннан соң да төгәл итеп күз алдына китерү кыенрак булды. Күрәсең, безнең тәнкыйть һәрбер әсәрдә искелек белән яңалык көрәшен гел иҗтимагый, социаль конфликт итеп кенә аңларга, шунда уңай һәм кире типларның туктаусыз бәрелешүен, «сөзешеп» торуын күрергә теләгәнлектәнме, «Рәхмәт, иптәш- ләр!»не бәяләгәндә дә, язучының иҗади үзенчәлегеннән килә торган эчке яңалыгын үз вакытында төсмерләп җиткермәделәр булса кирәк. Югыйсә бу әсәрнең үэәгеиә алынган кеше проблемасы, аның эчтәлеге мораль җаваплылык ноктасыннан тирән бер психологик күренеш буларак хәл ителүе читләтелмәгән булыр иде. Һәм зв- мән үтү белән нәкъ шул яктан язучының позициясе хак булуына ныграк ышанасы «Рәхмәт, иптәшләр!» повесте колхоз герлек фермасы мөдире Нургали Минга- лиевнең, эчке каршылыкларны кичереп, ничек итеп үзенең коллектив алдындагы җаваплылыгын аңлауга килүен күрсәтә. Ул башта «мин-минлеге бик кимсетелгән, үзен чыннан да хаксызга рәнҗетелгән дип ышанган, шунлыктан һәркемгә ышанмыйча, шикләнеп карый башлаган кеше» булып алга баса. Нургали бер яктан җитди, ә икенче яктан гаҗәп наив уй-тойгылар арасында чайкала. Үз-үэен яратучанлык, мин-минлек һәм үзенә генә ышанучанлык хисе аңарда җәмәгатьчелек тәнкыйтеннән һәм таләпләреннән читләшү, хәтта шикләнү кебек эгоизмны кабызып җибәрә. Шунлыктан Нургали авыл советы сессиясендә ферма эшен тәнкыйтьләүне бик авыр кичерә: авыл советы председателе Сөләй- мановның таләпчән мөнәсәбәтенә шомланып, мәкерле ният белән эшләнә бу дип карый, һәртөрле вәсвәсәләргә бирелеп, аңардан көнләшә һ. б. Болар һәммәсе — Нургалидәге психологик конфликт нигезендә яткан бер сыйфатның тышкы чагылышы. Ә аның эчке ягында исә. коллектив эше өчен янып-көеп йөрүдән башка, әле коллектив алдында үзеңнең шәхси һәм иҗтимагый җаваплылыгыңны вөҗдан белән, туры, айнык итеп аңлап җиткерә алмау ята. Нургали, әлбәттә, социалистик җәмгыять кешесе, әмма аның психологиясендә мещанлык индивидуализмы калдыклары да утырып тора әле. Шуңа күрә ул үзүзе белән дә, коллектив белән дә билгеле бер каршылыкка керергә мәҗбүр. Ләкин Нургали— пассив кеше түгел, ә актив яшәүчән һәм кыенлыклардан чыгу юлын эзләүче кеше. Бу, әлбәттә, совет кешесенә хас беренче кыйммәтле сыйфат, һәм әнә шул сыйфат Нургали характерында торган саен өстенлек ала, аның психологиясендәге мин- минлек кирелеген кысрыклап чыгара башлый, гражданлык хисләренең һәм мораль җаваг-лылыкны аңлауның ныгый баруын тәэмин итә. Әмма бу хәл үзлегеннән генә, стихия белән генә бармый. Нургалинең көндәлек эшендә һәм уйлануларында авыл советы председателе Сөләйманов, колхоз председателе Шәйхи абзый һәм укытучы, парторг Дускаев кебек, акыллы, булдыклы кешеләр киңәше һәм йогынтысы зур роль уйный. Нургали барыннан да злей аларның үзенә булган яхшы карашын һәм мөнәсәбәтен аңлау нәтиҗәсендә мәгънәсез кирелегеннән читләшә барып, җәмәгатьчелек алдындагы җаваплылык бурычының зурлыгын тешенә һәм яңа дәрт белән эшкә җигелә. Дерес, Нургалинең усеш. үзгәреш процессын күрсәткән нокталар һәр очракта дә тиешле тулылык белән һәм ышандырырлык итеп сурәтләнгән дип булмый. Бигрәк тә азакка таба Шәйхи абзый белән соңгы очрашудан һәм хатынының шелтәле сүзләреннән соң, Нургалинең кинәт кенә уянып, сискәнеп китүе, ягъни үзен кулга алып, шик- шөбһәләрне ташлап эшкә тотынуы, аның тирәсендәге барлык кешеләрнең дә гел яхшылык теләп кенә торулары — болар геройның психологик конфликтын һәм үсешен беркадәр схемага әйләндерәләр, эчке каршылыкларының киеренкелегенә туры килеп бетмиләр. Әсәрнең ахырында Нургалине барлык «гөнаһларыннан тәүбә иткән», ягъни тәмам пакьләнгән герой итәргә теләү кебек дидактизм, яхшы мораль уку күзгә бәрелә. Бу, бәлки, укучының әдәби әсәрдән чыгара торган үз объектив нәтиҗәсенә, хөкеменә ышанып җитмәүдәндер, бәлки, догматик тәнкыйтькә бер ташлама ясаудандыр. Ничек кенә булмасын, мондый беркатлы тенденция «Рәхмәт, иптәшләр!» повестеның сәнгатьчә җитдилеген киметә. Әмма шулай да ул кимчелекләр повестьның төп эчтәлеген тәшкил иткән уңышлы якларын, яхшы максатын һич тә каплап калдыра алмыйлар. Ә. Еники иҗатында «Рәхмәт, иптәшләр!» әсәре сугыштан соңгы тыныч хезмәт шартларында совет кешесе кичергән уй-тойгы- ларның һаман да киеренке булып, билгеле бер тормыш каршылыклары аша, эчке көрәш һәм конфликтлар белән үсә, формалаша барганлыгын күрсәтү юлында әһәмиятле тәҗрибәләрдән берсе булып калачак. Совет кешесенең мораль җаваплылыгы һәм мораль йеэе темасын сурәтләүне аның шәхси-интим дөньясыннан читтә күз алдына китерү кыен икәнлеге һәм хәтта мемкин түгеллеге мәгълүм нәрсә инде. Татар совет әдәбиятының ярты гасырлык бай мирасында моның байтак гүзәл үрнәкләре бар. Шәхси-интим дөнья дигәч тә, без монда аның аеруча мәхәббәт һәм семья мәсьәләләре белән бәйле ягын истә тотабыз. Болан гына караганда, бу теманы гадәттә әдәбият ечен мәңгелек чыганак дип тә атарга мөмкин. Әмма һәр чорда аның да эчтәлеге бөтенләй башкача булуын һәм хәл ителүен кем генә белми икән! Юкка гына һ. Такташ үзенең «Мәхәббәт тәүбәсе» поэмасында: Мәхәббәт — Ул үзе иске нәрсә. Ләкин һәрбер йөрәк аны яиарта,— димәгән бит. Шулай һәрбер заман, һәрбер буын һәм һәрбер кеше мәхәббәт тойгыларын да, семья мөнәсәбәтләрен дә үзенчә яңарта. Шуңа күрә ул тойгы һәм мөнәсәбәтләр — гаҗәп төрле һәм катлаулы дөнья. Әдәбият өчен, һәрбер язучы өчен дә аларны күрсәтү, аңлату һәм сурәтләү кырлары бер яссылыкта гына, һәммә кешегә бертөрле һәм ачык күренгән такырлыкта гына була алмый. Ә безнең әдәбият практикасында кешенең эчке дөньясын, аның интим-шәхси мөнәсәбәт һәм кичерешләрен әнә шундый яссылыкка куеп сурәтләү, хөкем итү аз булдымыни._ Әмма шуны әйтәсе килә: сугыш еллары имтим-мәхәббәт темасын яктыртуда да безнең әдәбиятка тирән- тен үзгәреш китерделәр. «Сугыш һем кеше язмышы» ноктасыннан аңлаганда, бу теманың да искиткеч бер драматик дөнья булуы ачыла. Аның М. Җәлил һәм Ф. Кәрим поэзиясендә гәүдәләнешен күз алдына китергәндә генә дә. мәхәббәт тойгыларының героик заман белән, совет кешесенең ба- тыр"ык һәм патриотик идеаллары белән никадәр тыгыз бәйләнгән югары, изге теләк һәм мәңге сүнмәс гуманизм күренеше икәнлеге ачык аңлашылыр. Тик бер теләк: сөю уты белән Канатланса иде күнелләр, Сөю дымын эчеп бер тамырдан, Чәчәк атса иде гомерләр,— ди М. Җәлил «Бер кызга» шигырендә (1943, май) һәм аның юлларыннан мәхәббәт идеалының. интим хисләр дөньясының тарих драмасын кичергән кеше язмышы белән, аның рухи ныклыгы белән аерылмас булуы. тормышны, кешене һәм дуслыкны сөю тойгыларының үлемгә, явызлыкка каршы куелган эчке гүзәллеге бәреп тора. Мәхәббәтнең ләззәтле газапларыннан чорның кайнар яшәү һәм көрәш сулышы бөркелә. Әйе, монда барыннан да эг.ек тарихи трагедияләрне кичерү белән бергә кешелекнең якты идеалларыннан нур алган мәхәббәткә табыну газаплары үзләренең эзләрен калдырганнар. Шул рәвешчә, сугыш елларындагы әдәбиятыбызда совет кешесенең мәхәббәт һәм семья мөнәсәбәтләренә караган уй-тойгылары тагын да тормышчанрак һәм драматик кискенрәк булып гәүдәләнделәр. Ә. Еники иҗатында да мәхәббәт һәм интим мөнәсәбәтләр темасы зур урын алып тора Бу аеруча да язучының сугыштан соңгы әсәрләрендә көчәеп китте. Сугыш авырлыкларын кичерел тыныч тормыш шартларына җиңү һәм бәхет байрагын күтәреп кайткан совет кешесенең яшәү матурлыгына сусавы да. соклануы да һәм сагышы да бар кебек бу темада. Моның беренче көчле аккордларын бигрәк тә «Кәккүк ни диде» (1947) нәсерендә күрергә мөмкин. Анда шулай ук заман кешесенең мораль йөзен билгели торган тормышчан фәлсәфә дә мәхәббәтне канатландырган романтика да бар. Ул фәлсәфә явызлыкны җиңеп кайткан совет кешесенең бетмәс мәхәббәткә хокукын даулый, ул романтика шул кеше мәхәббәтенең матурлыгына һәм бөеклегенә дан җырлый Мәхәббәт Һәм семья темасы язучының күпләгән әсәрләрендә теге яки бу аспектта ниндидер күләмдә яктыртылышын таба, һәр очракта да без ул теманың, кеше тормышында, кеше язмышында һәм кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрендә нинди әһәмияте, нинди мәгънәсе бар, дигән сорау аша бәяләнүен, хөкем ителүен сизә алабыз. Ә бу сорауга җавап күп төрле һәм хәтта бик катлаулы да булырга мөмкин. Ә Еники гомумән тормышта һәм конкрет кешеләр мөнәсәбәтендә мәхәб- бәт-семья мәсьәләләренең әнә шундый төрле сораулар, төрле җаваплар белән тулы каршылыклы якларын күрергә омтыла. Мисал өчен берничә әсәрен искә төшереп китик. Суд каршында ир белән хатын басып торалар («Яшьлек хатасы >). Алар инде бергәләп байтак гомер иткәннәр һәм балачага үстергәннәр. Әмма шулай да бүген аерылырга мәҗбүрләр. Хатынын яратмаучы ир генә түгел, хатын үзе дә әнә шундый авыр хәлгә каршы тора алмый. «Ни өчен?.. Чөнки яратмаган ирне көчләп, ирексезләп торуның үзенә дә. семьяга да газаптан башка берни дә ки- термәгәнлеген ул, ниһаять, аңлаган. Ләкин бик соңга калып, гомерен заяга уздырып, рухи тәмам сүнеп беткәч кенә — Я, бу искиткеч зур фаҗига түгелмени?!. Юк, Хәтирә апа, теләсәгез ни әйтегез, шулай да мин ир-хатын тормышының бердәнбер тезе нигезе — мәхәббәт дип саныйм»,— дип җавап бирә хикәяләүче «мин» халык утырышчысы булган һәм ир белән хатынны ничек тә аермаска теләгән Хатирә апага. Әлбәттә. Хатирә апа яхшы ният белән, балалар хакына, ир белән хатынның инде олы булулары хакына семьяны сакларга тели. Ләкин бер-берсен яратып, рухи аңлашып гомер итә алмаган кешеләр язмышын хәл итүдә бу теләк көчләү генә булыр иде. Чөнки ул теләк кешеләрнең реаль рухи мөнәсәбәт һәм ихтыяҗларыннан ерак тора Кешеләрнең үзара нык мөнәсәбәте очраклы корыла алмый, ә ул аларның бер-берсен аңлаудагы рухи ихтыяҗ-таләп- ләреннән этик матурлык булып үсеп чыгарга тиеш. Шулай булмаганда, кешеләрнең интим-шәхси мөнәсәбәтендәге драмалар, фаҗигаләр котылгысыз. «Яшьлек хатасы» әнә шул хакта сөйли. Тамара Сергеевна («Ялгызлык»), беренче ире сугыш вакытында югалганнан соң, үзеннән яшьрәк егет Петя Котов белән танышып, икенче тормыш башлый. Әмма тирә-юньдәге кешеләр бу хәлнең эчке мәгънәсен һич тә аңларга теләмиләр. «Ләкин, кабатлап әйтәм, мәсьәлә тирәнрәк һәм катлаулырак...— ди хикәяләүче зат.— Ялгызлык, әйе, ялгызлык? — Менә нәрсә, минемчә, аңлатса кирәк Тамара Сергеевна кичергән тирән йөрәк фаҗигасен... Юк, аңа ир генә түгел, кеше кирәк булган, дус кирәк булган. Кемнеңдер гел янында булуын теләгән ул, кемнеңдер аның тормышына кереп урын алуын теләгән ул». Әйе. Тамара Сергеевна икенче мәртәбә чын мәхәббәт белән тормыш корырга тели. Ләкин егет, үзенең юньсезлеге аркасындамы, әллә мәхәббәте булмауданмы, корыла башлаган тормышны җимереп ташлый. Тамара Сергеевна бу урынны калдырып, икенче ерак җиргә китә, анда да тырышлыгын күрсәтеп, намуслы хезмәт белән яши. Ләкин аның эчке дөньясы ялгызлыктан һәм мәхәббәт драмасыннан азатмы соң? Әлбәттә, юк. Аның тормышына иң кыйммәтле бер нәрсә — мәхәббәт дигән рухи көчнең һәм матурлыкның туктаусыз янып торуы җитми. «Мәхәббәт бит ул — мөкатдәс бит ул. олы бәхет бит ул!. — диелә «Кәккүк ни диде»дә. Шуңа күрә мәхәббәт белән шаярырга ярамый, чөнки ул — вөҗдан, намус бурычы. Аңа җавапсыз һәм саксыз караш көтелмәгән драмаларны китереп чыгарырга мөмкин. Кешелек тарихының буеннан- буейа бу күңелсезлек һәм бәхетсезлек кабатланып тора. Дөнья әдәбиятының кичәмә гасырлар буена тудырылган иң яхшы үрнәкләрендә шул чынлык драмасы миллион терле вариантларында күрсәтелеп, мәхәббәтнең изгелеге, бөеклеге җырланган һам расланган, хәтта мәхәббәт культы, романтикасы барлыкка килгән. Ә. Еникинең «Йөрәк сере- (1957) повестен укыгач, ничектер менә шул традицияләрнең безнең шартларда никадәр тотрыклы булып дәвам итүләрен безнең заман кешеләренең интим мөнәсәбәтләрендә мәңгелек хисләрнең искелеген дә. яңалыгын да күрәсең һәм моның шулай ук гаҗәп түгеллеген дә аңлыйсың. Ләкин бу әсәр тирәсендәге фикерләр арасында аны башкачарак. дөресрәге — искечәрәк итеп аңлатканнары да булмады түгел «Мәхәббәтне бүгенге шартлардан, хезмәткә, җәмәгатьчелеккә мөнәсәбәт мәсьәләләреннән аерып алу һәм аны бөтен нәрсәдән өстен бер көч итеп кую» VI турында сөйләүләр «Йөрәк серен» искечә аңлаудан башка нәрсә түгел иде. әлбәттә. Нәкъ менә шундый карашларда әдәби әсәрдәге заманчалыкны, заман рухын коньюктура ноктасыннан, чикле регламентлар белән генә үлчәргә маташу үзенең бөтен шәрәлеге белән күренде дә инде. Ләкин без әсәрнең үз эчтәлегенә һәм логикасына ышанып эш итәргә уйлыйбыз Зөһрә үзенең мәхәббәт тарихын сөйли. Атааналары аның язмышын үзләренә таныш булган һәм булдыклы күренгән Нәҗип белән бәйләргә телиләр. Нишлисең, егет үзенең рухы белән кызның күңелен яулап ала алмый. Зөһрә көтмәгәндә хәрби егет Бәхетгәрәй белән таныша һәм аңарда үз мәхәббәтенә тиң иг.төш таба Шуның хакына ул кыю рәвештә ата-аналарының теләгенә аркылы төшә һәм Нәҗип белән тормыш корудан баш тарта. Аның мәхәббәте. вөҗданы җиңә, тапталмый Безнең заманда, безнең кешеләр мөнәсәбәтендә мондый хәлләр бармы һәм булырга мөм- кинме? Барлыгын һәм мөмкинлеген инкарь итүче булмас кебек, Димәк әсәрнең төп эчтәлеге заман рухына туры килә дигән Әмма әсәрнең сюжеты күптән билгеле традицион схема белән төзелгән шикелле. Үзенә тиң мәхәббәтне эзләүче кыз. мәхәббәтсез егет, кызга тиң егет—менә шундый өчпочмак һәм алар арасындагы драматик мөнәсәбәтләрне үзләренчә кичереп, кыз язмышын үзләренчә хәл итүдән гаҗиз ата-аиалар — болар безнең әдәбиятта да, башка әдәбиятларда да тулып яталар Конкретрак булсын өчен. Г Ибраһимовиың «Яшь йерәкләриен генә искә төшерегез. «Йерәк сере» ниндидер күләмдә шул романны хәтерләтә димичә булмый. (Бәлки, бу минем эстетик зәвыкларымның алдануы гынадыр.) Шулай ук Зөһрәнең табигать тынычлыгында аның төнге серле VI «Сонет әдәбияты» журналы. 1963 ел. 3 сан. 121 бнт. матурлыгы эчендә мәхәббәт тарихын хикәяләве дә билгеле әдәби алымнан гыйбарәт кебек. Соң шулай булгач. «Йерәк серепнең заманыбызга хас әдәби яңалыгы бармы, әллә ул фәкать күптән билгелене кабатлау белән генә чикләнәме? Әйе. Ә. Еники аеруча бу әсәрендә мәхәббәт темасы уңае белән әдәби традицияләрдән принципиаль рәвештә ерак китәргә теләми, дөресрәге — теманың характеры һәм аның сәнгатьч" максаты язучыны шулай булырга мәҗбүр итә Әйе теманың характеры һәм сәнгатьчә максаты. Чөнки әсәрнең нигезендә бик борынгыдан килә торган зур гуманистик идеянең мәңге яшәүчәнлеген. ягъни кешенең беек рухи иреге булган мәхәббәткә хыянәт эшләү һич мемкин түгеллеген тагын бер мәртәбә совет кешесе һәм совет чынбарлыгы позициясеннән раслау ята. Социалистик җәмгыятьнең туры хокуклы кешесе булуын үзенең гражданлык горурлыгы итеп аңлау дәрәҗәсенә күтәрелгән Зеһрә тормышның вактөяк максатлары өчен мәхәббәтенә җинаять эшләүгә бармый гына түгел, хәтта аның ирекле язмышы өстене килә торган явызлыкны, фаҗигане үз ихтыяры. үз куль* белән читкә алып ташлауда батырлык күрсәтә. Менә шушында инде совет кешесенә хас эчке ихтыяр көче һәм үзеңнең кешелек хокукыңны тулысы белән ихтирам итү дә. яклый алу да. Шул рәвешчә. традицион теманың драматик коллизияләре бөтенләй икенче юнәлеш алалар, бөтенләй икенче яктылык астына куелалар. Шуңа күрә «Йөрәк сере-ндә заман рухын, заман стилен әллә кайдан түгел, ә язучының традицион теманы һәм стильне ничек ител заманча хәл кылуыннан эзләргә кирәк. Ә Еники — кешеләр язмышындагы Һәм үзара мөнәсәбәтләрендәге авыр хәлләргә драматик кичерешләргә туры итеп карый алучы һәм шул турылыкны сәнгать чынлыгына әверелдерә белүче художник Бу яктан ул, әлбәттә айнык һәм кырыс реалист. Язучы үзе турында сөйләгәндә, мин үз әсәрләремнең яралгыларын тормыштан алам, тормышның чынлыгына һәрвакыт ышанычта булырга тырышам, дигән мәгънәдәге сүзләрне еш кына искә төшерергә ярата. Әмма моңардан Ә. Еникинең икенче иҗат методларына, аеруча романтизмга һичбер мөнәсәбәте юк дип буламы соң өле? Уйлыйбыз ки, болай катгый нәтиҗә ясар өчен һичбер нигез дә. ихтыяҗ дә юк, Без югарыда Ә. Еники иҗатында классик әдәбият традицияләренә бәйләнешнең бик тотрыклы икәнлеген искәртеп киткән идек. Бу тотрыклылыкның зур өлеше реализмга караса, бер өлеше романтизмга бәйләнгәнлеге дә күренә. Безнең хәзерге әдәбиятыбыздагы иҗат методы турында гомумән, ә реализм һәм романтизм турында хосусан тик бер яссылыкта гына хөкем йөртү катлаулы эмоцио- наль-эстетик күренешләрне бик артык гадиләштерүгә генә кайтарып калдырыр иде. Ә менә шул гадиләштерү тәнкыйтьтә үзен һаман сиздереп тора әле. Минемчә, мондый кимчелек, әдәбияттагы иҗат методының тарихи-иҗтимагый табигатенә басым ясап та, аның эмоциональ-психологик көчкә ия булуына тиешенчә игътибар итмәүдән килеп чыга кебек. Вульгар социологизм нәкъ шул ико моментны бер-берсеннән аерып, соңгысын кыерсыту, кимсетү юлында күп тырышлык күрсәткән иде. Сәнгатьнең кешегә йогынты ясау көче барыннан да элек иҗтимагый һәм психологик башлангычларның аерылмас бердәмлеге җирлегендә генә мөмкин икәнлеген игътибар үзәгенә куймый хөкем итү иҗат методларының үзара мөнәсәбәтен дөрес аңлатмауга да бер сәбәп булды. I Реализмны тулысы белән яклау да һәм романтизмны кире кагу да күп кенә очракта әдәбиятның иҗтимагый функциясе белән аның эмоциональ-психологик сыйфатын, аңлапмы-аңламыйчамы, каршы куюга китерә иде. ’ Бигрәк тә совет әдәбиятында иҗат методларының Һәм стильләрнең үзара мөнәсәбәтләрен караганда, боларны әдәбиятның сәнгатьчә көчен һәм аның эмоциональ- психологик тирәнлеген үстерү ноктасыннан бәяләп билгеләү җитенкерәми әле. Шик юк ки, иҗат методларының һәм стильләрнең үзара бәйләнеше әдәбиятларда яңа экспрессив-эстетик үрентеләргә этәргеч бирә, сәнгать чынлыгының тагын да бай художестволы формаларда чагылуына юл ача. Шуңа күрә бер үк идея позициясендә торган совет язчуыларының бер төркеме башлыча реалистлар, ә икенчеләре романтиклар булу гына түгел, хәтта бер үк совет язучысы бер үк вакытта һәм реалист, һәм романтик пландагы әсәрләрне дә тудырырга мөмкин. Мондый үрнәкләр шулай ук классиклар иҗатында да аз булмаган. Әлбәттә, бу хәл совет язучысы иҗатында башлыча сәнгать материалының, әдәби теманың үзенчәлеге һәм тормышны художестволы аңлауның эстетик пафосы ничек булу белән бәйләнгән. Икенче яктан, теге я бу язучы иҗатында реалистик һәм романтик тенденцияләр өстенлек алуында әдәби традицияләргә никадәр ышанычта булу шулай ук үзенең ролен уйный. Мәсәлән, әдәбиятта шундый традицион тема һәм проблемалар бар: аларны яки реалистик, яки романтик ачкыч белән генә ачу отышлы булачак. Әйтик, сатирик тема күп очракларда реалистик гротескны таләп итә, ә мәхәббәт һәм батырлык темалары исә романтик аһәңлелеккә (воэвы- шенностька), эмоциональ югары стильгә тарталар. Ә. Еники иҗаты турында сөйләгәндә дә, күпмедер күләмдә югарыда әйтелгәннәрне искә алмыйча булмый. Язучының гомумән иҗат һәм аеруча стиль палитрасын тулы һәм дөрес аңлау өчен моның конкрет әһәмияте бар дип уйлыйбыз. Кабаттан Ә. Еники иҗатындагы мәхәббәт темасына һәм бигрәк тә «Йөрәк сере» повестена әйләнеп карасак, нәкъ шул урында романтизм традицияләре белән турыдан- туры очрашабыз да инде. Бу уңай белән ниндидер күләмдә Г. Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр»ен искә алуыбыз да, повесть композициясенең билгеле әдәби алымнарга аваздашлыгы да — болар үзләре ук романтик әсәр турында уйланырга мәҗбүр итәләр. Ниһаять, Зөһрәнең мәхәббәт тарихына бәйле драматизмы торган саен эмоциональ күтәренкелек ала. һәм хәтта аның сенти- менталь-мелодраматик тоны көчәя бара. «Мин» образының да роле фәкать эмоциональ бер хикәяче һәм ахыр килеп Зөһрә кичергәннәрне борчылып тыңлаучы гашыйк (аның да платоник мәгънәсендә) булуы бу әсәр композициясенең һәм стиленең традиционромантик агылышын тагын да тулыландыра. Кайчандыр, кайдадыр, кемгәдер кабынып калган мәхәббәт сагышы Ә. Еники иҗатында әледән-әле лейтмотив булып яңгырап тора. Бу — мәхәббәтнең үткәне өчен генә үкенү түгел. Ул сагышта яхшы кешеләрне, туган-үскән җирләрне һәм яшәү матурлыгын ярату шикелле зур уй-кичереш- ләр дөньясына бәйле тамырлар да тибәләр («Икенче көнне», «Кәккүк ни диде» һ. б.). Әмма шулай да кабаттан уянырга, балкып янарга тиешле беренче мәхәббәт романтикасы үзенең мөлаемлыгы, самимилеге һәм газаплы ләззәте белән үтәдән-үтә сызылып бара кебек. Мин моны безнең әдәбиятны ничә еллар буенча сугарган лирик канваларның берсе, шуның туктаусыз һәм көчле бер дәвамы дияр идем. Билгеле бервакытларда моңа каршы рәхимсез һөҗүмнәр дә, милли чикләнгәнлектә гаепләүләр дә булган иде. Хәзер инде моны бәхәс кылып торуның кирәге, мәгънәсе юклыгын һәркем белә. Күрәсең, мәхәббәтнең үзе шикелле ук, безнең әдәбияттагы мәхәббәт романтикасы да, үзенең күп кенә традицион сыйфатларын саклап һәм аларны кабат- кабат тергезеп, һаман яшәргә хаклы булуын дәгъва итәдер. Чөнки ул традицияләр тормышка, кешегә якын чынлык та һәм сәнгатьчә шартлылык та. Боларны бер- берсеннән аеруы бик читен, һәм менә Ә. Еники хикәяләрендә мәхәббәтнең чынлыгы белән аның традицион-әдәби шартлы- лыгы үзара ярашып, аларның романтик төсмерен, яңгыоашын көчәйткәнлеге сизелә. Моны көчәйтүче тагын бер элемент — җырмузыка культы. Бу да шулай ук безнең әдәбиятның бер романтик сыйфатына әверелгән. Бу урында аның элекке һәм хәзерге әдәбиятыбызда нинди күләмдә һәм ничек гәүдәләнешенә тукталмастан, аны шул ук мәхәббәт романтикасының аерылмас юлдашы, хәтта игезе булып йөрүен ассызым- лап әйтәсе килә. Ә. Еники иҗатында да җыр-музыка культы үзенең традицион сыйфатлары белән чагылышында дәвам итә... Көзге караңгы төннәрнең берсендә фронттан тылга үтел барган вагонда авыр яралы лейтенант, татар егете ята. Ә каршы яктан, фронтка бара торган составтан бер кыз татарча матур итеп җырлый, һәм яралы егет ничектер үзенә таныш тавыш белән җырланган көйгә, моңга таң калып, газапларын онытып, туган якларын искә төшереп, рухлану, терелү хис иткәндәй була. Ләкин ул шунда үлеп кала. Ә күрше вагонда җырлаган кыз аның сөйгәне Таһирә булган икән. (Нинди әсәр турында сүз барганын укучы аңлагандыр инде: «Кем җырлады?» дигән хикәя ул.) Газап эчендә, үлем белән көрәшеп ятучы сугышчы егет, шул хәлдәге сөеклесе белән очрашу бәхетеннән мәхрүм кыз, аның мәхәббәткә һәм яшәүгә сусау белән тулы сагыш моңы, шуны ишетеп сихерләнгән егетнең фаҗигале язмышы—болар һәммәсе романтик контрастлар букетыннан гыйбарәт. Аның уртасында мәхәббәт һәм җыр чәчәкләре күңелләргә дәрт һәм моң сирпеп балкып торалар. Әйе, мондый сурәт һәм мотивлар безне бик ерактан килә торган әдәби традицияләрне искә төшэ- рергә мәҗбүр итә. Сугыш шартларында булырга мөмкин мондый гадәттән тыш, көтелмәгән коллизияләр һәм әдәби шартлылык— тагын да икесе бергә сәнгать чынлыгының романтик чагылышы булып алга баса. « Йөрәк сере»ндә Зөһрә дә моңлы итеп җырлый, хәтта «Рәшә-дәге Рәшидә моңының матурлыгына сугыш елларының михнәтләрен күргән колхозчылар гына түгел, тормыш авырлыкларыннан бик оста кача белүче Зөфәр кебек рухы туң кешеләр дә игътибар итми кала алмыйлар. Шул рәвешчә, Ә. Еники иҗатында мәхәббәт һәм җыр-муэыканы сурәтләү — герой кичерешләрен күрсәткән яки шуларга тапкыр лейтмотивлардан гына тормый, ә аңарда билгеле бер эзлеклелек, система алган этик һәм эстетик концепция дә бар. Менә шушы ноктадан без мәхәббәт һәм җыр-музыканы сурәтләүдә сәнгатьчә культ дәрәҗәсенә куелган романтик мәгънә бар дип уйлыйбыз, ә соңгысы инде идеаллаштырудан башка була алмый. Бу уңай белән матурлык төшенчәсен дә искә алырга туры килә. Моңа карата да Ә. Еники иҗатында билгеле бер эстетик концепцияне күрергә мөмкин. Аның бер хикәясе хәтта «Матурлык» дип тә атала, Монда төскәбиткә бик ямьсез ана образы сурәтләнә. Әмма баланың анага булган һәм эчке, рухи матурлыкка әверелгән мәхәббәте бу тышкы ямьсезлэктән өстен. Ананы ярату, ихтирам итүнең изге, ләззәтле гүзәллеген, романтикасын биргәндә дә, язучы музыка, кой чарасын кулланмыйча кала алмый. Бәдрет- дин, анасына багышлап, скрипкада «Салкын чишме» көен уйный: «Берәүне дә күрмичә, бары әнисенә, әнисенең дә әнә шул башта безне чирканырга мәҗбүр иткән шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә генә карап, ул скрипкасын уйнады. Аның бу аз гына моңсу уйчанлык, яшерен генә кызгану белән өретелгән җитди-җылы карашында, әнисең өзелеп ярагу гына түгел, аны беткәнче аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде. Белмим, болай карый алыр өчен күңелләрдә нинди генә тирән мәхәббәт дәрь- ясы ятарга тиештер инде?! Әллә бу шулай бик ямьсез ана белән бик матур бала яки, киресенчә, бик матур ана белән бик ямьсез бала арасында гына буламы икән? Соңгысы. ихтимал, еш очрый торгандыр, әмма беренчесен ишеткән дә, кургән дә юк иде». Шулай ител, мәхәббәт, җыр-музыка һәм матурлык төшенчәләре бер-берсеннән аерылгысыз бәйләнештә Ә. Еники иҗатында зур гуманистик мәгънә алалар. Икенче яктан, алар яхшы кешенең югары рухи сыйфатлары булып, ямьсезлеккә. явызлыкка, начарлыкка каршы куелалар. Менә шул яктан караганда да, Ә. Еники әсәрләрендә реалистик һәм романтик контрастларны байтак очратырга мөмкин. Мондый әсәрләре арасында өлешчә үткән тормыш темасына караганнары сюжет коллизияләрен төзүдә һәм аерым типларны сурәтләүдә романтик кискенлек белән аерылып торалар. Бу тенденция башлыча гадәттән тыш хәлләргә һәм контрастларга игътибар итүдә күренә. Ә. Еники иҗатында аның кайбер мисаллары электә дә бар иде инде. «Көзнең бер кичендә» (1939) дигән хикәясен искә төшереп китәргә мөмкин : Бер колхоз өендә «мин» ике чорның ике вәкилен очрата: берсе аның — совет шартларында бәхетле булып үсүче чибәр Зөһрә, ә икенчесе — аның әбисе Миңҗамал. Хәзер үзенең кыяфәте белән куркыныч бер җан иясе булып калган карчык кыз чагында коточкыч фаҗига күргән. Ул үзенең ахирәте, дусы Гөлбану белән аның сөйгән егете Солтанны, һич уйламаганда һәлак итеп, мичкә ягу шикелле җинаять эшләргә мәҗбүр булалар, ләкин тотылалар. Гөлбану акылдан шаша, ә Миңҗамал сөргенгә җибәрелеп, мәңгегә бәхетсез булып кала Хикәядә сурәтләнгән бу чамадан тыш. күңел тетрәткеч хәлләргә безнең чынбарлык һәм совет хатын-кызларының ирекле язмышы каршы куелган һичшиксез, бу каршы куюның нигезендә романтик контрастлар белән сурәтләү принцибы ята. Ә. Еникинең сугыштан соңгы әсәрләреннән. югарыда искә алынган «Матурлык»- тан башка, тагын «Корьәнхафиз» һәм «Мәчет җылыйхикәяләрендә дә шулай ук гадәттән тыш хәлләр һәм контрастлар психологик киеренкелек чыганагы булып торалар. Хәтта Кәрьәнхафиз образында артык ямьсез, мәкерле һәм явыз бер традицион тип күз алдына бастырыла. | «Совет әдәбияты» журналы. 1939 ел 8—9 саннар. Аның тиз арада «иманын» алмаштырыл, кызылгвардеец кыяфәтенә кереп, коралланып, җиде төн уртасында элек үзе укыткан авылга килеп, хәзрәтнең чибәр кызын көчләп алып китәргә маташуы һәм, моны эшли алмыйча, юлбасардай юкка чыгуы — болар һәммәсе гадәти хәлләр, вакыйгалар боҗрасыннан байтак читкә чыгалар. Шуны да әйтергә кирәк: бигрәк тә иске тормыш тематикасына мөрәҗәгать иткәндә, язучы әнә шундый кискен алымнар, контрастлар белән сурәтләргә ярата. Әлбәттә, моның белән ул үткән җәмгыятьтәге чынбарлыкның ямьсезлеген. кошмарын куе һәм кискен буяулар белән күз алдына китерергә тели. Монда да шулай ук яхшылык белән явызлыкны, матурлык белән ямьсезлекне кара-каршы куеп сурәтләүче романтик принцип алгарак чыга, һәм язучының гуманистик концепциясе ярылып ята. Чынбарлыктан азыкланган кырыс реализм һәм үзенең традицион сыйфатларын нык сакларга омтылган романтизм яктылыгында караганда. Ә. Еники иҗатының тагын бер үзенчәлекле ягы — явызлыкка һөҗүм һәм аны фаш итү пафосы ачылып китә. Нәкъ шунда сатира һәм ирония шикелле әдәби укларның да үткен очлары, чәнечкеләре һәм энәле очкыннары ялтырый башлый. Геройның гуманистик йөзен ачу кешенең җәмгыять алдында булган әхлакый, мораль бурычы турындагы мәсьәләдән һәм шушы бурычка каршы торганны тәнкыйть итүдән башка була алмый. Гуманизм кешедәге кешечәнлекне әхлакый тикшерү һәм гуманизмга каршы булганны нәфрәт белән кире кагу максатын куя. Бу шулай ук безнең әдәбияттагы сатираның да төп максаты. Билгеле булганча, догматик тәнкыйть искелек белән яңалык арасындагы көрәшнең мәгънәсен күп вакыт бик примитив итеп, артык гадиләштереп аңлады Һәрбер әдәби әсәрендә язучы яңаны да. искене дә ниндидер идеаль төгәллек белән күрсәтә торган бизмәнгә салып бирергә, уңай һәм кире типлар арасындагы «нейтраль зона» мөмкин кадәр киңрәк булырга тиеш, дигән таләп куелып, бу инде әдәбиятта тормышчанлык һәм сәнгатьчә дөреслек өчен көрәшнең иң ышанычлы критерийсе итеп каралды. Шуңа күрә кире типларга басым ясап сейләгән әсәрләргә «тормыш чынлы- гына туры килми» дигән мөһер дә бик тиз еугылды. Әгәр дә бу сөйләгәннәребез тик күптән үткән һәм онытылып калган булсалар — бер хәл иде, әмма алар теге я бу төстә һаман да үзләрен сиздерәләр әле Моның ачык дәлилләреннән берсе — Ә Еникинең соңгы елларда чыккан әсәрләре тирәсендә барган бәхәсләр. Бигрәк тә аның «Саз чәчәге» һәм «Рәшә» кебек әсәрләренә карата капма-каршы фикерләр әйтелде. Боларда инде искергән критерийләрне ташларга теләмәгән догматик тәнкыйть белән әдәбиятның чынбарлык һәм заман таләпләре яктылыгында бәяләнергә тиешлеген яклаган иҗади тәнкыйть арасындагы бәрелеш шиксез иде Беренче төр тәнкыйть, язучының ул әсәрләрендә безнең чынбарлыктагы начар күренешләрне һәм кире типларны сурәтләү өстенлек итә, ә еларга каршы куелган яхшы, уңай типлар җитәрлек эшләнмәгән һәм язучының начарны хөкем итү позициясе ачык түгел, дип чыкты. Икенче төр тәнкыйть исә әдәби әсәргә бу рәвешчә алдан ясап куелган, уйдырма нормалардан чыгып түгел, ә тормышчанлык күзлегеннән һәм язучының уңай, раслау идеалы бу конкрет әдәби формада ничек тулы чагылуыннан чыгып карарга кирәклекне таләп итте: «Эш уңай һәм кире геройлар пропорциясендә түгел, беренче чиратта язучының позициясендә. Язучы безнең тормышны нинди позициядә торып тасвирлый, кая чакыра, нәрсәгә нәфрәтләнә, кай ягын сокланып күзәтә?» VII Шушы таләпне критерий иткәндә Ә. Еникинең югарыда искә алынган әсәрләре һич тә социалистик реализмнан читтә тормаганлыгын аңлау кыен булмаячак. Менә сезнең алдыгызда, билгеле беовакытларда партия-совет җитәкчелегендә рәгле генә эшләгән булып та, яшь хатыны һәм аның туганнары тәэсирендә обывательлек комсызлыгына һәм мещанлык сазлыгына бата барган Шакир Мостафии образы («Саз чәчәге»). Безнең тормышта мондый типлар бармы? — Бар. әлбәттә Ни ечен совет язучысы, хәрам юллардан һәм карьерасыннан файдаланып, үзө өчен генә тыныч һәм тук тормыш кору исәбе белән яшәгән кешеләрнең йөзен ачып бирмәскә тиеш? Андый намуссыз кешеләрне фаш иту безнең җәмгыятькә файдалы эш түгелмени? Мостафин кебекләр безнең тормышта яңа һәм сирәк тип булмаган кебек Ә Еники иҗаты өчен дә ул көтелмәгән табыш түгел әлбәттә Язучының 1929 елда басылган -Дус кеше» исемле бер хикәясен генә искә төшерәм. Анда да совет-партия аппаратындагы югары дәрәҗәсен үзенең мещанлык интереслары өчен файдаланырга маташкан һәм шуның аркасында карьерасыннан ычкынып хөкем ителү куркынычы алдында калган Салих образы сурәтләнгән иде. Шакир Мостафинның да нәсел шәҗәрәсе шул типка барып тоташкан шикелле. һәм ул шулай да. Димәк, Мостафин да әле генә дөньяга килгән һәм язучы VII Р Мостафии Кпн колачлы, тиран фикерле. «Казан утлары» журналы 1964 ел 6 сви 134 бит уйлап чыгарган «өр-яңа» герой түгел. Мостафинны һәм аны камап алган обывательләрне язучы һич кенә дә вөҗданлы совет кешеләре рәтенә бастырырга теләмәгән, ә. киресенчә, андый типларның безнең җәгыятькә ябышкан сорыкортлар икәнлеген һәркем нәфрәтләнерлек итеп күрсәткән. Мостафинның акрынлап карьерасын югалта баруында совет кешеләренең аңа ышанычы бетә башлавын күрү авыр түгел. Аны сайлауларда юкка гына тәгәрәтмиләр. Димәк, язучының безгә чиг мещанлык күренешләрен һәм шуларны сакларга тырышучыларны фаш итү теләге— уңай идея позициясе ачык. •Рәшә» повестена карата да кайберәү- ләрнең эчен пошырган нәрсә — заводның сәүдә-хуҗалык эшләрен үз максатларына оста файдаланучы Зөфәр Сабитов образын «гомумиләштерү» «типиклаштыру», әсәрдә аны беренче планга кую һәм аңа каршы геройларның кычкырып тормавы булды. Хәтта мондый «әсәрләрдә үэләрен-үэләре аңлы рәвештә халыктан аерып куйган кешеләрнең рухи кичерешләре, аларның эчке драмалары җырлана» . аларның авторлары «үзләрен бүгенге җәмгыятькә каршы куйган кешеләрнең билгеле дәрәҗәдә трагедияләрен уртаклашалар' ' — дигән гаепләүләргә кадәр җитүчеләр дә табылды. Мондый гаепләүләрнең аргында әлбәттә, катлаулы чынбарлыктан һәм явыз кешеләрдән курку посып тора. Шунысы хак: Зөфәр шикелле сорыкортлар шулай ук безнең җәмгыятьтә бетмәгән әле. һәм алар тиз арада гына үзләренең мәкерле максатларыннан, мещанлык теләкләрен канәгатьләндерүдән ваз кичәрләр дә бик тәти бәндә ' «Совет әдәбияты» журналы. 1964 ел. 6 сан. 151 бит. » «Совет әдәбияты» журналы. 1965 ел. 3 сан 136 бит ләргә әверелерләр дип хыялланырга урын юк шикелле. Ә. Еники тормышның бу чынлыгына куз йомарга һәм сәнгать дәреслеген дә аллы-гөлле иллюзияләргә эретел бирергә теләми. Уйлыйбыз ки, «Рәшәмдә дә авторның позициясе явызлыкны сугышчан рәвештә фаш итү, аңа нәфрәт уяту икәнлеген исбатлап тору артык кебек. Мостафин һәм Сабитов шикелле типларны биргәндә. Ә. Еники схематизмнан, җансыз шарж һәм карикатуралардан читләшергә омтыла. Әйе, Мостафин да, Сабитов та һәрбер җанлы кешегә хас сыйфатлардан мәхрүм ителмәгәннәр. Әмма баратора аларның бу сыйфатлары тышкы якта гына булганлыгы, ә эчке якларында бөтенләй башка сыйфатлар ятканлыгы яки көчәя барганлыгы ачыла. Әйтик, Мостафин башта, партия работнигы буларак, үзенең эшенә күңел биреп, тырышып йөргәндәй. Ләкин ул партия эшендәге үз ролен һич тә вөҗданының изге, какшамас бурычы, кушуы дип карамаган икән. Мещаннар боҗрасына эләккәч, аның бөтенләй икенче теләкләре, түбән сыйфатлары баш калкыта. Әлбәттә, Мостафинны беренче адымнарыннан ук карьеристлык максатлары, үзенең шәхси бәхете өчен партиягә сырышкан кеше дип әйтеп булмый әле. Ләкин аңарда шул ук вакытта инде коммунистлык сыйфаты да ачык һәм нык булмаган. Шуңа күрә андый кешенең тиз арада төрле яклап түбәнгә тәгәрәвенә каршы торырлык рухи нигез дә, таяныч та хәзерләнмәгән. Шуның нәтиҗәсендә ул үзенең бар булып күренгән беренче «уңай» сыйфатларын да югалта. Димәк, Мостафинның сазлыкка бату эволюциясе — гадәттән тыш хәл түгел, ә совет җәмгыятендә һәм партиядә үзенең вөҗдан бурычы нәрсә икәнлеген аңламаган яки аңларга теләмәгән кешенең табигый фа- җигасы, политик һәм рухи үлеме. Мондый кешеләрне безнең халыкның һәм аның белән бергә әдәбиятның да рәхимсез фашлавы һәм хөкем итүе бик хаклы. Шушы ноктадан килгәндә, Ә. Еникинең Мостафин- нарга төбәлгән сатира һәм ирониясе урынлы, вакытлы һәм кирәкле булуын һич кенә дә шик астына алу мөмкин түгел. Сабитов, билгеле, Мостафин белән чагыштырганда, башкарак баскычта, икенчерәк дәрәҗәдә тора. Ул да башта ук сугыш елларының авырлыгыннан кача белгән һәм үз тормышын бик уңайлы итеп җайлаган обыватель булып килеп басмый әле. Шуның белән бергә аңарда аеруча Рәшидәгә мөнәсәбәттә интим якынлык, "мәхәббәт» хисләренең кузгалуы да билгеле бер күләмдә бу типның психологиясендәге «уңай» сыйфатны төсмерләткән шикелле. Әмма алга табан. Зөфәрнең үз эшендәге вөҗ- дансызлыгы өскә күперә барган саен, аның мәхәббәт һәм семья мәсьәләләре тирәсендәге спекулянтлыгы да, 1 «Совет әдәбияты» журналы. 1963 ел. 2 сан. 142 бит. оятсызлыгы да тәмам тулы төс ала, фаш була. Дөрес, бер караганда, ул образ наив, беркатлы кебек, әмма аның чын йөзе куркыныч, һичшиксез, Ә. Еники бу урында совет хуҗалык оешмаларында үзенең тышкы «эшчәнлеге», «булдыклылыгы» белән үз шәхси бәхетен тәэмин итеп, аны ил күзеннән яшерә белгән һәм рухи хәерчелек чоңгылына тәмам баткан обывательнең мәкерле образын тудырган. Мостафин шикелле үк, Сабитов та — безнең чордагы бер төркем кешеләрнең типик вәкиле, ә кайбер тәнкыйтьчеләр уйлаганча, «тормыштагы аерым фактлар», оочраклы моментлар белән күбрәк кызыксына башлау»VIII җимеше генә, художник хыялында туган тип кына түгел. Ул да мещанлык калдыкларының яшәүчәнлеген, алар үзләреннән-үзләре генә бетмәячәген, ә һаман да халык җилкәсен җылы урында тыныч кына кимереп яшәргә омтылуларын бик конкрет һәм җанлы гәүдәләндерә. Менә шуның өчен дә намуслы совет кешесе андыйларны нәфрәтли һәм хөкем итә. Язучы сурәтләвендә аның Зөфәрне гаепләү акты бик төгәл һәм аңлаешлы. Әмма хөкем итү бер укучы карамагына гына калдырылмый. Монда әле тагын да үзенең вөҗданын Сабитовларга һич тә сатарга теләмәгән Рәшидә шикелле горур совет кешесе образы дә бар. Кайберәүләрнең бу образ белән исәп-хисапны җиңел генә өзүләрен һич тә җитди дип булмый. Искә алынган мәкаләсендә, мәсәлән, Ф. Мусин бер селтәнү белән Рәшидәне «уңай» герой пьедесталыннан бәреп төшерә: «Әсәр ахырында Рәшидә,— ди ул,— үзен алдап, мыскыл итеп яшәгән Сабитовка каршы чыга һәм аннан китә. Шуңа да карамастан, Рәшидә уңай тип роленә бармый. Бу функцияне үтәргә аңарда көч юк. Соңыннан аның Сабитовка каршы баш күтәрүе ничектер ясалма яңгырый, характерның моңа кадәр үсеше белән логик һәм психологик нигезләнми Нәтиҗәдә, әһәмиятле фикер, идея чагылдырырдай зур фаҗига урынына, алданган хатынның чираттагы мелодрамасы алга баса». Күрәсез, тәнкыйтьче Рәшидә образына «идеаль герой» башкарырга тиешле бурычларны йөкли. Инде Рәшидә боларны күтәрә алмагач, ул уңай герой хокукыннан да мәхрүм ителә. Тәнкыйть куйган нормаларны үтәмәгән герой, шул рәвешчә, тормышта гына түгел, хәтта әдәби әсәрдәге ролен дә югалтырга тиеш. Әйе, тышкы яктан караганда, Рәшидәнең роле тар интим мөнәсәбәтләр белән бәйләнештә күренгән шикелле. Әмма аның эчке психологик һәм мораль мәгънәсе яхшы ук тирән һәм гыйбрәтле: башта Сабитовка үзенең намуслы замандашы дип караган Рәшидә аның һәр нәрсәне спекулянт буларак үлчәвен, вөҗданы саф түгеллеген сизенә һәм аның белән мөгамәләсен горур рәвештә өзә. Нәкъ шушы урында безнең моральнең мещанлык һәм намуссызлык белән килешмәс каршылыкка керүе ачык булып чагыла да. Нәкъ шушы урында Рәшидәнең роле үзенең иң әһәмиятле уңай сыйфатын ачып җибәрә дә инде. Аны мескен мелодраматик бер тип дип кенә читкә кагу өчен урын калмый кебек. Совет әдәбиятында сатира, ирония һәм юмор булмаска тиеш дип әйтергә беркем дә ачыктан-ачык җөрьәт иткәне юк әле. Ләкин чынбарлыкны аллыгөлле буяулар белән генә ялтыратып күрсәтүне яклау бу төр әдәби жанрларны кимсетү, читләтү һәм, ахыр килеп, просто кысрыклап чыгару исәбенә эшләнде. Әлбәттә, чынбарлыкка һәм әдәбиятның сугышчан бурычына ышанычта булган язучылар моның белән һич тә килешергә теләмәделәр һәм теләмиләр. Ә. Еники хикәяләренә багышлы бер рецензиясендә Ибраһим Гази бик хаклы рәвештә түбәндәге юлларны язган иде: «Сатира һәм юмор хикәяләрендә һәртөрле гомумиләштерүдән шикләнәбез: янәсе, гомумиләштерсәң, бик күп кеше өстенә шик төшәчәк. Менә шушы шикләнү аркасындамы, әллә бүтән сәбәпләре дә бармы, безнең бүгенге әдәбиятыбыз һәм сатирадан, һәм юмордан зур гомумиләштерүләргә ия булырлык әсәрләр биргәне юк»'. Сатира, ирония һәм юмор Ә. Еники иҗатында да күренекле генә урынны алып, хәзер инде алар язучы реализмының бер эзлекле тенденциясе дип бәяләнергә хаклы Хәтта искә алынган «Саз чәчәге» һәм «Рәшә» повестьларыннан да сатирик җил бәреп тора. Аеруча беренчесендә аны турыдан-туры сизәргә мөмкин. Ә икенчесендә аны берникадәр мәхәббәт һәм интим мөнәсәбәтләр пәрдәсе каплап торган шикелле. Бара-бара анда да сатирик пафос өскә калкып чыга. Зөфәр Сабитовның йорт алу һәм өйләнү тирәсендәге кыланышлары аның чын кыяфәтен фаш иткән сатирик һәм ироник стиль элементлары белән сурәтләнәләр. Ә. Еники иҗатында гомумән сатира- ирония алымнарын туры һәм тулы мәгънәсендә һәр очракта да аерып карау — яхшы ук катлаулы мәсьәлә. Бу— язучының сәнгатьчә стилендәге үзенчәлекле бер сыйфат итеп каралырга тиеш. Хәтта болай сатирадан бик ерак булып күренгән «Әйтелмәгән васыять» кебек хикәя стилендә дә иронияле пафос үзен әледән-әле сиздергәндәй. Бу. билгеле, драматик һәм психологик контрастлар тирәнлегендә ятканлыктан, аның характерлы сызыклары өстә калкып тормыйлар. Шулай да Суфиян кебек типларның ироник портретын төсмерләү кыен түгел. Ә. Еникинең «Чәнечкеле хикәяләр» (1962) исеме белән һәм аннан соң чыккан кечкенә куләмле әсәрләре — парчалары, миниатюралары һәм памфлетлары — арасында да мәгънәле сатира һәм юмор үрнәкләре байтак. «Еники көнкүрештәге беренче карашта кечкенә, вак булып тоела торган матур гына, мәгънәле генә хикәяләр чыгара алган. Моның өчен аеруча осталык һәм хикәяченең үткен күзе кирәк»,— дигән иде И. Гази искә алынган рецензиясендә Бо- ларда, мәсәлән, малае Фердинандны кече яшьтән үк нахал итеп үстерә торган Фәхри Гыймадиев («Күңелсез мәҗлес»), яки шул ук Фердинандның игезе булган Наил («Кунакта»), иренең авторитетына аркаланып, үзен әллә кем итеп санаган Кәүсәрия («Кусия ханым»), район оешмаларының һәр җиргә яраучы «кадры», әмма бер профессиясе, һөнәре булмаган Сабирҗанов («Бөке»), милиция бетә дип, «Кызыл йомычка» артелен күпләп сыбызгы эшләргә кушкан һәм шуның аркасында үзе дә «морҗадан очып» чыккан Франц Фәррахович («Сыбызгы») һ. б. шуның шикелле типларны байтак очратырга мөмкин. Алар арасында гаҗәп үткен һәм кыска итеп, берничә сызык, штрих болән генә җанлы сатирик портрет дәрәҗәсендә гомумиләшторолгән- нәре. типиклаштырылганнары да бар. Мәсәлән, «Сыбызгы»ның беренче юлларыннан ук безнең алга сатирик персонаж килеп баса: «Кызыл йомычка» артеленең председателе Франц Фәррахович үзенең бер генә тәрәзәле фанер кабинетына тирләп-пешеп кайтып керде. Шунда ук ул күрше фанер бүлмәләрдән артельнең баш кешеләрен янына чакыртып алды». Шулай да Ә Еникинең сатирик-юмори- стик объектларын һәрвакыт отышлы сайланган һәм тиешле эффект белән, гомумиләштерү сыйфатына ия булырлык итеп сурәтләнгән дип булмый. Бу хакта И. Гази рецензиясендәге искәртүләр, һичшиксез, дәрес иде. Чыннан да тормыш фактларын сатирик формага әверелдерү нокталарын табып җиткерә алмау яки аларны натурализм дәрәҗәсендә калдыру Ә. Еникинең чәнечкеле әсәрләре арасында еш кына очрый («Ахирәт». «Мөслим карт». "Кемгә карады ул?», «Майбәдәр карчыкның туган көне» һ. б). Әгәр тормыш ноктасыннан карасаң мәсәлән, «Кыз һәм сәгать» хикәясендәге Сәлим Галимович үзе сатирик образ булырга, мәсхәрә ителергә тиеш иде. Әмма ул бик мелодраматик позада ялыктыргыч хикәя сөйләүче «мескен бәкәй» ролен генә уйный. Тормышман фактларның һәм детальләрнең сәнгатьчә чамасын, күләмен һәм дәрәҗәсен үлчәп җиткерә алмау кебек натурализм, ваклану чиреннән азат булмау Ә Еникинең повестьларында да күренгәли. Мәсәлән, «Рәшә»дә Зөфәр Сабитовның әхлакый тотнаксызлыгын ачыграк күрсәтәм дип булса кирәк, язучы бу персонажның Рәшидә белән очрашуларын сурәтләгәндә, берничә мәртәбә җенси якынлык мәсьәләсенә килеп төртелә. Бу факт кабатлана башлагач, ул үзенең реалистик сәнгатькә хас тыйнаклыгын югалта һәм натурализмга хас урынсыз, әһәмиятсез, теңкәгә. күңелгә тия торган детальләр белән мавыгу булып кына кала. Ләкин күрсәтелгән кайбер кимчелекләр Ә. Еники иҗатының төп реалистик юнәлешенә, тормышчанлыгына һәм сәнгатьчә төгәллегенә сизелерлек тоткарлык ясау дәрәҗәсендә түгелләр. Боларны башлыча язучының өзлексез эзләнүләре һәм тормышны җентекләп күзәтүләре вакытында булырга мөмкин мавыгулары, тормыш фактларын, дөреслеген әдәби фактка, сәнгать дәреслегенә әверелдерү ноктасын табып җиткерә алмавы белән бәйләп аңлатырга мөмкин булыр иде Ә Еники, ике аягы белән дә тормыш чынлыгына нык баскан хәлдә, аның матур бүгенгесенә һәм рухи тынгысыз, һәрвакыт эзләнеп, ашкынып, борчылып, дулкынланып яшәгән вөҗданлы гади кешеләргә мәхәббәт белән иҗат итә. Ә. Еники, әлбәттә, гел бертөрле тема һәм геройлар дөньясында әйләнүче, күптән билгеле һәм әзер материаллар белән генә канәгатьләнүче түгел, ә туктаусыз эзләнү- чән һәм тормыштагы ак белән караны, яхшы белән яманны нечкәләп күзәтүчән. аларның эчке, психологик контрастларын, каршылыкларын аңларга, ачарга омтылучан художник, һәм менә шушы урында Ә. Еникинең кешеләр мөнәсәбәтендәге, язмышындагы драматик коллизияләрне каршылыккыенлыкларны күрүче генә булмавы, ә алардан совет кешесенең яхшылыгы, югары морале, гуманистлыгы җиңеп чыгуына ышанучы икәнлеге дә үзен тулысы белән күрсәтә инде. Сугыш шартларындамы, тыныч тормыш һәм хезмәттәме — һәммәсендә ул зур уй-тойгылар совет кешеләренең мөнәсәбәтләрендә бик көчле һәм ачык. Ә. Еники иҗаты шул хакта сөйли. Хикәя остасы буларак, Ә. Еники барыннан да элек психологик хикәяләр белән безнең бүгенге әдәбиятны баетты һәм баета. Бу жанрның укучы өчен никадәр кирәкле, ә язучы өчен күпме авыр әдәби форма икәнлеген исбатлап торуга хаҗәт юк кебек. Олы һәм тәҗрибәле хикәячеләребездән Ф. Хөсни тикмәгә генә хикәя жанрының урыны һәм әһәмияте турында әледән-әле тревога ясамыйдыр Ул үзенең «Хикәя укыйсым килә!» дигән соңгы мәкаләләренең берсендә тагын бер мәртәбә хикәя жанрының язучыдан никадәр җаваплылык, кыюлык, төгәллек һәм осталык таләп иткәнлеген истә тотып сөйли һәм бу урында аның хаклы фикерләрем уртаклашмый мөмкин түгел. Шулай ук Ә Еники хикәяләрен гыйбрәтле үрнәкләр итеп китерүен дә гомумән очраклы дип булмый. Ф. Хөсни, хикәя жанрының төп хасиятен билгеләргә теләп, болай ди «Роман яки повестьтан үэгә буларак, хикәя үз эченә бер яки берничә кеше катнашында ■'башкарыла» торган тик бер генә вакыйганы, аның да, агым суның тугайда бер бөтерелеп, чоңгыл ясап, «уйнап» торган ташкынлы төше кебек, дәртләр һәм омтылышлар үзара нык бәрелешә торган конкоет бер тугаен гына ала. Вакыйга шулай башлана, үсә, иң үткен бәрелеш ноктасына күтәрелә, аннары әкренләп түгәрәкләнә, бетә һәм тормыш агымы гагын үз юлы белән китә Бу яктан хикәянең драматик әсәр белән нык уртаклыгы бар» '. «Еш кына без тиешенчә игътибар итми торган тагын бер як: хикәя үтә гадәти вакыйгага корыла алмый. Хикәя нигезенә салынган вакыйга гадилектән чакчан кына күтәрелебрәк, чыгыбрак торырга тиеш» Китерелгән өзектә язучының хикәя турында үз иҗат тәҗрибәсеннән чыгып һәм уйлануларыннан сөзеп алынган кызыклы гына нәтиҗәсе, концепциясе чагылган. Бик сурәтле итеп әйтелгән бу фикерләрдә, әлбәттә, хикәя жанрының табигатен дөрес билгеләүче моментлар ачык. Әмма шулай да алер Ф Хөснинең күбесенчә үз иҗат практикасыннан килә торган субъектив карашлардан да азат түгел. Аның хикәягә карата «сюжет-вакыйга» төшенчәләрен янәшә куеп фикер йөртүе, сюжетны үткен итеп корырга өндәве һәм вакыйганың гадәти булмаганын яклавы — болар башлыча хикәянең новелла төрен күз алдында тотып сөйләүдән килә. Менә шуннан чыгып, ул Ә Еникинең «Шаяру» хикәясен дә үз билгеләмәсенең характерлы мисалларыннан берсе итеп искә ала шикелле. Ләкин Ә. Еники хикәяләрен тулаем алганда, Ф. Хөсни билгеләмәсенең кысалары тар булып кала. Сюжетны маҗарага тартым итеп, кинәт борылышлы, текә интригаларга кору алымнары булса да, Ә. Еники иҗатының иң үзенчәлекле сыйфаты психологик сюжет осталыгында гәүдәләнә. Бу инде геройларның үзара мөнәсәбәтләренә һәм кыланышларына бәйләнгән яки турыдан-туры шулардан үсеп чыккан уй-кичерешләр барышына, агылышына беренче игътибарны юнәлтү дигән сүз. Шуңа күрә Ә. Еники әсәрләрендә вакыйгаларга корылган фабула да, сюжет та әйдәүче түгел. Хәтта аның «Рәхмәт, иптәшләр!», «Йөрәк сере» һәм «Рәшә» кебек повестьларында да сюжетны оештыручы вакыйгалар күзгә бәрелеп тормыйлар. Алар арткы планда калалар, ә алга геройларның »мке, психологик мөнәсәбәтләре. Горький- ча әйткәндә, бер-берсенә симпатияләре һәм антипатияләре, бәрелеш-конфликтлары һәм каршылыклары калку булып чыгалар. Моны раслау өчен берничә мисал китерик. «Бер генә сәгатькә» хикәясендә совет солдаты Гомернең фронтка үтеп баручы эшелоннан төшеп, үзенең туган авылына 1 «Казам утлары» журналы. 1968 ел % 8 сан. 119 бит. * Шунда ук. 120 бит. бер генә сәгатькә кереп, якыннары белән очрашып чыгуы түгел, ә шулай уңай белән төрле геройларда туган настроениеләр, геройларның үзара мөнәсәбәтләре тирәнлегендә яткан кичерешләр сюжет интригасын. аның психологик киеренкелеген тудыралар. Гомәрнең кайтуы, очрашуы һәм китүе — болар фәкать кешеләр арасындагы эчке мөнәсәбәтләрнең, шатлыклы һәм борчылулы уй-кичерешләренең тышкы сәбәбе генә (повод). «Рәхмәт, иптәшләр!»дә Нургали язмышы белән бәйле һич тә эзлекле вакыйгалар тезмәсе юк, ә геройның эчке каршылыклар белән үсү тарихы гына бар Инде «Йөрәк сере«ндә Зөһрәнең мәхәббәт тарихын шулай ук вакыйгалар тезмәсе белән генә чикләп булмый, аның сюжет үзәгендә дә Зөһрәнең мәхәббәте белән бәйле язмыш драмасы тора Ләкин без моның белән Ә. Еники әсәрләрендә сюжетны һәм фабуланы оештыручы вакыйгалар юк яки алар бик йомшак дигән нәтиҗә ясарга җыенмыйбыз. Алар бар, әлбәттә, һәм алардан башка хикәя була алмый. Әмма шуның белән бергә тормышка да, сәнгатькә дә уртак, характерлы бер хакыйкатьне искә төшерсәк, мәсьәләнең әһәмиятле ягы тагын да ачылып китәр төсле. Әдәбият геройлары әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларның, хәлләрнең кол курчаклары ролендә калсалар, алар үзләренең кешелек характерларын ачып күрсәтү ихтыярыннан, активлыгыннан мәхрүм булалар. Инде геройлар вакыйга-хәлләрнә һәм конфликтларны үзләре тудырып хәрәкәт итсәләр, аларга үзләренең рольләрен, характерларын эчке яктан ачарга киң мөмкинлек бар. Тормышта да ул шулай бит. Ә тормыш белән нык бәйле әдәбият барыннан да элек чынбарлыкның һәм кешеләр мөнәсәбәтенең әнә шул диалектикасына игътибарсыз к ,ла алмый. Бу игътибар исә үэ нәүбәтендә талантлы язучыларны кешеләр мөнәсәбәтен һәм язмышын аларның эчкә психологик дөньясы аша күрсәтүгә китермәве мөм- кинме соң? Нәкъ менә шушы урында Ф. Хөснинең искә алынган мәкаләсендәге бер фикерне кабатламыйча булмый: «Моннан тагын шул нәтиҗә килеп чыга: башка бернинди бизәк тә түгел, хикәяне, барыннан да элек, кешеләр язмышы гына тотып тора ала, кызыклы итә ала». Ерак китмичә, татар классик прозасыннан Ш. Камал хикәяләрен, Ф Әмирхан һәм Г Ибраһимоо әсәрләрен генә искә төшерик. Алар әнә шул югарыда әйтелгән хакыйкатькә ышанычлы булып иҗат ипе- пэр. Әдәбиятта гомумән психологизм гына тугел, ә мораль һәм этик критерийләре билгеле ачык, тенденциоз психологизмны якладылар. Моның асылында исә гуманизм, кешене ярату, аның өчен борчылу һәм сәенү ята. Алар традициясе, һичшиксез. Ә. Еники хикәяләрендә дә дәвам иттерелә һәм үстерелә дип әйтәсе килә. Классиклар традициясенең иң әһәмиятле сыйфатларыннан берсе — кешеләр мөнәсәбәтенең һәм язмышының эчке, психологик тирәнлегенә кереп, шул тирәнлектә яткан драматизмга игътибар итү һәм аны ачып күрсәтү. Бу — бер үк дәрәҗәдә реалистларга да, романтикларга да хас омтылыш, максат. Драматизм дигәч тә. аны киң мәгънәсендә аңларга кирәк. Аның мәгънәсе— кешеләр тормышын, аларның үзара мөнәсәбәтләрен, уйтойгы һәм кичерешләрен катлаулы — каршылыклы, шатлыклы, кайгылы һ. б. бик күп төрле сыйфатларга ия булган чынбарлык итеп карау дигән сүз. Бу драматизмны күрмәгән әдәбиятның укучылар өчен гыйбрәтле ягы һәм аларга тәрбияви тәэсире бик чикле икәнлеген исбат итеп торуның һич кирәге юк. Аның үрнәкләрен без күл күрдек Инде. Алар, иртәнге томан шикелле, берникадәр әдәбият офыгында күзләрне алдап асылынып торалар да, тормыш кояшы ныграк яктырта һәм кыздыра башлагач ук, юкка чыгалар. Чынбарлыкның кояшы булган кебек, аның мәрхәмәтсез җил-давыллары да, яшенкүкрәүләре дә туктаусыз булып тора. Болар һәммәсе безгә киң чынбарлыкның һаман алга хәрәкәте, үзгәрүе һәм яңаруы турында сөйли. Менә язучы иҗатында да шундый чынбарлык диалектикасы теге яки бу күләмдә чагылса гына, аның тормышчанлыгы турында кыю итеп сөйләргә мөмкин. Минем ышануымча. Ә. Еники үз иҗатының төп юнәлеше белән әдәбиятның шундый булырга тиешлеген яклый. Аның әсәрләре заман, заман кешесе, кешеләр язмышы һәм мөнәсәбәте турында укучыда җитди уйлану һәм бәхәсләр уяталар. Бу уйлану һәм бәхәсләр хәтта каршылыклы да булырга мемкиннәр. Әмма алар һәр очракта да укучының яхшы мәгънәсендә гыйбрәтле нәтиҗәгә килүенә ярдәм итәләр дип ышанасы килә.