САНДУГАЧ ҖЫРЫ ДӘВАМЛЫ БУЛСЫН
Фаил Шәфигуллинның быел Казанда басылып чыккан беренче хикәяләр җыентыгын укыгач, аның 1965 елда «Казан утлары» журналы аша үзе турында әйткән сүзләре искә төште: «Поэзия һәм проза магнит кырлары арасында тартышам. Кайсы җиңәр? Әлегә билгесез». Әйе, «Авылым сандугачы» исемле прозаик китапны поэзияне белгән, яхшы аңлаган һәм яраткан кеше язган, һәм шуңа күрәдер Шәфигуллинның прозасы шактый көчле шигъри хис белән сугарылган. Ә бит чын һәм тирән поэзия һәрвакыт дулкынландыра. Шулай итеп, мин «Авылым сандугачы»- на гомуми бәяне бирдем дияргә була. Бәлки, моны соңрак эшләргә кирәк булгандыр, әмма мин укучыдан үземә индульгенция— аклану кәгазе — алырга ашыктым: әгәр ул миңа, «проза язмый торып, прозаик әсәрләр турында белгечләрчә фикер йөртергә ни хакың бар?» — дисә, мин аңа: «Бу бит шигъри проза, ә мин азмы-күпме шигырь язган кеше»,— дип җавап бирәм. Димәк. «Авылым сандугачы» — шагыйрь (яшь шагыйрь) прозасы. Бу беренчедән. Икенчедән, бу китап инде шаңтый күпне күргән, күп эшләрне эшләп өлгергән яшь кеше китабы. Мин укучының игътибарын рецензияли торган җыентыкка гына түгел, аның авторына, авторының шәхесенә юнәлтергә телим. Менә нәрсә дигән иде ул үзе турында 1965 елда: «Эш урыннарым: колхоз кырлары, Чирәм җирләр, Пермь урманнары, Находка тезелешләре, Ерак Көнчыгыш һәм Төньяк диңгезләре, Тын океан... Профессиям: тракторчы, слесарь. балыкчы, урман кисүче һәм башкалар. ...Хәзер заводта эшлим, кич укыйм...» Булачак язучы өчен бик өметле анкета бу, минемчә, һәрхәлдә, аны тутырган кеше язган китапны мин кызыксыну белән 2 Алласы кем бу кешенең? Дошманы кем? Әйе, җирдә кискен көрәш барган бу чорда һәр китапка карата куела торган сорауларның иң мөһимнәре әнә шулар бит, хөрмәтле иптәш! Ә кайберәүләр миннән көләрләр һәм болай диярләр: — Нинди алласы, нинди пәйгамбәрләре булсын Фаил Шәфигуллинның? Алласыз бит ул! Ышанмасаң, җыентыкка кергән «Тәүге адымың белән, әби...», «Яшьлек хатирәсе» һәм «Өч бөти» исемле хикәяләрне укыл кара! Тик алар белеп торсыннар: алласыз Фаил Шәфигуллинның һәрнәрсәдән изге идеясе бар. һәм чирәм җирләрне күтәргәндә, Пермь якларында урман кискәндә, Ерак Көнчыгыш диңгезләренең тозлы суы кулларын ашаган минутларда булачак яшь язучының йөрәгендә һәм аңында яшәгән ул идея. Бу идеяне мин Ватан хисе дил атар идем. Төрле кешеләр — яшь язучының дуслары һәм геройлары — яши бу хикәяләрдә. Үз бәхетләре өчен ахырынача көрәшә белгән Гөлнисалар («Көзге юлда»), аякларын югалтып та горурлыкларын югалтмаган ирләр («Яшел эшләпәле кеше»), кешеләрнең генә түгел, атларның да нинди тугры дус икәнен яхшы белгән Ярулла абыйлар («Айлы төндә»), җырлары белән тойгыларны да, табигатьне дә гүзәл иткән Раушанияләр («Авылым сандугачы»)... Менә син шул Раушаниянең — гади бер студентка кызның җырын тыңлыйсың һәм «бөтен дөньяңны онытасың. Тәмам тулып җиткән ай Гәбенә суына ташып ага; су читенә үк килеп терәлгән җәйләү киртәлә- ре, көмеш яфраклы тал куаклары, гаҗәеп авазлар дулкынында тирбәлә-тирбәлә. каядыр еракка, зәңгәр томан эченә шуыша. Зур булып ачылган күзләрне дымлы пәрдә каплый. Әллә ниләр эшлисе, әллә канларга китәсе килә...» Чү, шунда тукталыйк. Әллә кайларга. ләкин читкә, чит, ят илләргә түгел. Һәм, китсәң дә, менә шушы көмеш яфраклы талларга, сипкелле борынлы көләч Раушанияләргә, томаны да соры түгел — зәңгәр булган дөньяга хыянәт итеп түгел! һәм дезертир Сәетнең актык минутта күз алдында җилфердәгән кызыл комач кисәге — совет танкерының флагы, безнең флаг — ул Ватан хисенең иң югары ноктасы, теге зәңгәр томаннарның, көмеш яфраклы талларның символик квинтэссенциясе! Менә алласы кайда Фаил Шәфигуллин- ның. Ә дошманы кем аның? Ул дошман — инвалидны ертлач иткән, кешене комсыз рационалист иткән, аны куркаклыкның колы иткән һәм бу колны туган җиренә хыянәт итүче дезертирга әверелдергән, гомумән, кешене горур, кыю, гүзәл кешелеклелек рамкаларыннан чыгарган характерларның җыелмасы. Шунысы куанычлы, яшь язучы ул характерларны безнең алга катып калган статуя иттереп китереп бастырмыйча, аларның туу, килеп чыгу юлын күрсәтергә тырыша «Ничек булды соң әле бу?» «Көзге юлда • исемле новелланың герое Гөлниса куйган шушы сорауны, чынласаң, китапның бик күп битләрендә аптор үз алдына куя һәм аңа җавап эзли. Дөресен әйтергә кирәк, кайбер хикәяләрдә эзләнүләр ашыгыбрак алып барыла Мисал итеп әлеге «Көзге юлда» исемле хикәядә бирелгән Харис образын алыйк. Менә аның портретын тасвирлый торган җөмлә: «Гөлниса сискәнеп китте һәм берничә секунд Харисның тар, шома маңгаена, әллә кая, бик эчкә, күз чокырына ук кереп яшеренгән төссез күзләренә карап торды» Монда тискәре типка алдан ук заявка бирелгән, хикәя әле башланып кына китә, ә акцентлар инде куелып та чыккан Хикәянең ахырында да әдәби штамп бар «Кинәт кенә көнбагыштан салкын җил өрде. Таллык өстендәге кургашын болытларның бер чите аз гына ачылып китте дә, кез кояшының зәгыйфь нурлары юл буендагы чирәмлектән ашыга-ашыга авылга таба атлаучы кызның килешле буй-сынын, горур йөзен яктыртты Ләкин ул нурлар, атын юлга аркылы куйган килеш, алма әрҗәләре өстендә башын тотып утыручы кешегә барып җитә алмадылар...» Димәк, кояш яхшы кешене генә яктырта, ә начар кешенең өлешенә кояш нурлары да тими. Мондый «кул астында» гына яткан параллельлекләрдән барыбызга да сак булырга кирәк, минемчә. Китапның шактый зур өлешен алып торган «Дезертир» исемле хикәядә дә кимчелекләр юк түгел. Ике моментны күрсәтеп үтәсе килә. Беренчедән, хикәядә әдәбилек (литературщина) шактый нык сизелеп торган урыннар бар (мисал ечен Сәетнең японнар кулына төшүен тасвир иткән битләрне алырга була) Икенчедән, хикәяне сөйләп чыгучы Тимершин кулына тешкән дәфтәрнең теле, егерме ел Ватаныннан читтә яшәгән татар эмигрантының теле булганга күрә, хәзерге татар әдәби теленнән ничектер аерылып торырга тиеш иде. Әмма ул хикәянең бүтән елешендә һәм хәтта китапка кергән кайбер башка новеллаларда кулланган телдән аерылмый диярлек Бу кимчелекләргә карамастан, үзенең хикәясендә, «Ничек булды соң әле бу?» дигән кыен сорауга Фаил Шәфигуллин уңышлы гына җавап бирә Ничек булды соң әле бу? Ничек итеп Сәет дезертир булган? Бит Сәет тә. аның иптәше Тәнзил дә бер үк җирдә туганнар, бер үк авылда үскәннәр аларның кеше булып формалашуына бер үк объектив факторлар йогынты ясаган Әмма тормышның кискен бер моментында аларның үзен- үзе тотулары төрлечә булып чыга: Тәнзил атакага күтәрелә һәм туган җире өчен һәлак була, ә Сәет сугыш кырыннан качып китә. Нигә алай? Эш субъектив факторда Сәетнең характерында Менә Сәетләр. Тәнэилләр сугышка китәләр. «Киткән чагымда мин үзем дә тилерә-тилерә. башымны арба тәбене бәрә-бәрә еладым».— дип яза дезертир үзе турында .— Ә бит шуннан берничә кен генә элек фермада тирес түккәндә кызларга: • Иртәгә үк районга барып, фронтка җибәрүләрен сорыйм»,— дип мактанып йөргән идем». Әйе, сугышка киткәндә бик күп кеше елап китте Балачакның кайбер көннәре ■ әтергә сенеп кала торган була, ә дәһшәтле 1941 елның июнь һәм июль айлары йорехкә һәм мигә бигрәк тә тирән уелып калган. Елаган ирләрне, егетләрне күп күрдем, әмма үзен-үзе җиргә бәрә-бәрә елаганны никтер хәтерләмим. Андыйлар да булгандыр, билгеле, әнә шундый Сәет кебекләр. Ерак юлга чыкканда үземә юлдаш итеп алмас идем мин үзен-үзе бәреп елаучыларны: мондый кешеләр йомшак ихтыярлы булалар. Гадәттә андый кешеләр үзләрен кирәгеннән артык яратучан да була. Менә Сәет сугышка барганда үзе кызыгып йөргән Хәлимә исемле кызның Тәнзилне яратуын белә. Һәм куркаклык хисен көнчелек алыштыра: "Ә бит Тәнзил безнең арада почтальон булып кына йөргән иде. Кара, кара, Хәлимәгә карап елмайган була тагын! Ах, мут суфый!..» Тәнзил сугышка үзе теләп китүен сөйли, һәм Сәет аның бу изге омтылышын шик астына куя: «Буен үлчәгән чак ничек итеп аяк очына басып торуын, тәртип бозган өчен өлкән врачның аның куып чыгаруын, аннан тагын военкомга, тагын өлкән врачка керүен сөйләгәндә, ни өчендер миңа Тәнзил ялганлыйдыр, үзенең кайгысын кешегә белдермәс өчен генә шулай ике йөзлелә- неп маташадыр кебек тоелды». Бу ышанмау Сәетнең характерына тагын бер штрих өсти: ул үзе алай эшләмәс иде Менә тагын бер өзек: «Сайра әле, сайра,— дип уйладым мин Тәнзилнең әллә нинди эчке рухлану белән яктырып киткән йөзенә гаҗәпсенеп карап.— Тегендә баргач ничек сайрарсың икән». Тәнзилдә үзендә булмаган көчле рухлы кеше сыйфатларын күреп, аларны тулысы белән аңламаган һәм шул ук вакытта алардан көнләгән кеше уйлары бу. һәм без аның усал кеше икәнен сизәбез. Хикәяне укыганда Сәетнең рухи йөзе ачыкланганнан-ачыклана бара, һәм хикәянең иң киеренке урынында — Тәнзилләр атакага күтәрелгән минутта Сәетнең тылга качып китүе безнең өчен кинәт, көтелмәгәндә булган хәл түгел. Аның сугыш кырындагы уйлары да. эшләре дә, дезертирлыгы да — барысы да инде күптән, хәтта сугышка кадәр үк, балалык һәм үсмер елларында формалашкан табигатенең, характерының дәвамы. Җыентыкка кергән «Хыялбай» исемле хикәясендә Фаил Шәфигуллин буш хыялчы Маниловның бүгенге токымы — Ризван исемле малай турында яза. Башта Ризван очучы булырга хыяллана, ләкин «дүртенче класста укыганда, кем авызыннандыр кай яктадыр ниндидер бер самолетның җиргә егылып челпәрәмә килүен ишеткәч», ул хыялыннан баш тарта. Аннан соң ул шоферлык турында уйлап йөри башлый, тик, җирдә йөргән машиналарның да авариягә очраулары мөмкин икәнен белгәч, бу хыялыннан да ваз кичә... Ниһаять, бу хыялый сабантуйда кузла өстендә көрәшүчеләр арасында җиңүче булып чыгарга карар итә. Тик чынлыкта, сабан туе көне җиткәч, кузладан очып төшкән, хурлыкка калган Ризванны көрәш мәйданыннан ашыгыч ярдәм машинасы алып китә... Хикәядә юмор бар, аның стиле «Дезертир» стиленнән аерылып тора, һәм бу ике әсәр арасында һичнинди дә бәйләнеш юк. Тик шунысы кызыклы: Ризван образы Сәет образын аңларга ярдәм итә. Чыннан да. йомшак ихтыярлы, хыялларын перчатка урынына алыштыра торган Ризваннардан дезертир Сәетләр килеп чыгуы бик ихтимал нәрсә. 4 Фаил Шәфигуллинның пәйгамбәрләре дә бар. Аларның иң әһәмиятлеләре. минемчә, өчәү: лирик хис, юмор, татар теленең алтын хәзинәсен яхшы белү. Бу пәйгамбәрләрнең беренчесе турында рецензиянең башында әйтеп үткән идем инде. Хәзер фикеремне куәтли торган мисал китермәк- че булам. Яшерен-батырын түгел, җыентыкка кергән хикәяләрнең миңа иң ошаганы— «Ана күңеле». Ул китаптагы иң кыска хикәя һәм үзенең саран, ләкин йөрәккә үтеп керә торган, бер үк вакытта бик реаль һәм бик лирик җөмләләре белән шигъри әсәргә якын Аның эчтәлеге гади: яңгырлы, яшенле бер төндә Сәлия исемле кыз һәм аның карт әнисе өйләрендә шул төнге яңгырны, күк күкрәвен тыңлап яталар Ана менә инде биш ел туган өенә кайтмаган, читкә киткән «юньсез» малае, Рәхиме турында уйлый... Тагын күк күкри, һәм без бу көчле стихия тавышын ишеткән кебек булабыз: «Бу аваз тоныклана барып, кайдадыр кибетче Шакирҗаннар турысында булса кирәк, бөтенләй юкка чыкты». Менә кайда гадилек һәм төгәллек! Сәлия, дә, әнисе кебек, Рәхим турында уйлап ята. Егет өч ел моннан элек: «Кайтам, көтегез»,— дип телеграмма да җи« бәргән. Үзе кайтмаган, хат язган: «Исән- сау. Өйләндем. Быелга кайта алмыйм». Шуннан соң хаты булмаган... Менә хикәянең ахыры: «Ишек шыгырдаганы ишетелде. Сәлия сагаеп тыңларга кереште. Идән такталарыма су тамчылары агыза-агыза ишек гәбендә кемдер йөри иде. — Әни, синме ул? — Мин,— диде хәлсез карчык тавышь,.~ эле син дә йокламыйсыңмыни? . Кичә почта ящигын карарга онытканмын, имеш. Хат-мазар килеп чыланып ятмасын дип чыккан идем... Карале, кызым, абыең соңгы хатында плащ алам дип язган идеме әле? Алды микән соң, ходаем... И ява инде .. Бер генә учы-кизе юк, тач көзге яңгыр...» Бу юллар яхшы шигырьнең көчле тәмамланышын хәтерләтәләр. Менә ул ана мәхәббәте нинди була, ишетәсезме, шәфкатьсез, ваемсыз уллар? «Айлы төндә», «Авылым сандугачы» исемле хикәяләрдә дә лирика тантана итә. Юмор язучының икенче таланты, диләр, һәм бу галант та Фаил Шәфигуллинда бар. (Аның икенче таланты — икенче пәйгамбәре!) Көлке, юмористик ситуацияне ул яхшы сизә һәм сурәтли белә. Менә динле әбине оныгы әлифба укырга өйрәтә («Тәүге адымың белән, әби...»): «...Беркөнне ахшам намазына егылган җиреннән әби бөтенләй төсе китеп, дерт ител сикереп торды: — Кызым, зинһар, икенче күземә күрсәтмә теге китабыңны. Шул шайтан сабагы белән әллә ничә тапкыр намазымны боздырдым. Дога укыйм дисәм, тел очыма әллә нинди «барабаннар», «балаганнар» килә, гөнаһ шомлыгы...» Әһә. теге китап әби аңына да юллар сала башлаган икән, аның менә шушы «дерт итеп» сикереп торуын, аптырау катыш көлке сүзләре вакыйганы бик реаль ител күз алдына китереп бастыра. Хикәяләрдәге аерым детальләр дә. дөрес сиземләнгән юмористик рухта бирелсәләр, бик тормышчан булып чыгалар һәм истә калалар. «Казыкка элеп куйган тары көлтәсе шикелле, ике якка салынып төшкән кызгылт мыеклар» («Яшел эшләпәле кеше») һәм динле карчыкның «яулык читләре белән бик җентекләп авыз тирәләрен томалап маташуы» да («Яшьлек хатирәсе») әнә шундый уңышлы детальләр рәтенә керәләр. һәм, ниһаять, өченче пәйгамбәр турында. Фаил Шәфигуллин авылда туып үскән, ул авыл тормышын, анда торган кешеләрнең горефгадәтләрен яхшы белә. Аның беренче китабы да авыл тематикасына багышланган. Авылда яшәгән булуының Шәфигуллин өчен тагын бер әһәмияте бар: авыл — татар теленең нигезе, чыганагы, чишмәсе. Шул чишмәнең суын эчел үскән яшь прозаик үзенең китабында татар телен, аның нечкәлекләрен, аның нәфислеген яхшы белүен күрсәтә. Мисал өчен аның «Яшьлек хатирәсе» исемле хикәясеннән бер өзек китерик: «Чит-читләренә куе булып әнеч, бәбкә үләне катыш ямь-яшел чирәм үскән сукмак буенда, фәкать ир токымына гына хас үҗәтлек белән тырышатырыша кәҗә сакалы кимереп утыручы алача штанлы, кызыл чәчле, сипкелле малай ялт итеп миңа күтәрелеп карады. Аннары, кәҗә сакалы тамырларын артына яшерә-яшерә, мыштым гына аягына басты һәм акрынлап болдырга таба чигенә башлады. Аның: «Әби»,— дип шәрран ярып сөрән салуы, рамнары элек сарыга буялган булса да, хәзер буявы уңып, төссезләнеп калган фанер капкачлы тәрәзәдән ишек алдына ургылып чыкты». Монда сүзләр берсе берсенә үрелеп укучының күз алдына җанлы, буяулы, тавышлы, бик үзенчәлекле картина китереп бастыралар. Сирәгрәк кулланыла торган «алача», «болдыр», «шәрран яру», «сөрән салу» кебек сүзләр бу картинаның шундый җанлы булуына ярдәм итәләр. Шагыйрь Шәфигуллинның прозасында җөмләне матурлата торган аллитерацияләр очрый, менә аларның бер үрнәге: «кара кашлары карлыгач канаты кебек» (кыз турында. «Яшьлек хатирәсе» исемле хикәядән). Монда таргык «к» авазы бер үзе генә түгел,— ул беренче дүрт сүздә сузык «а» авазы белән бергә «ка» булып кабатлана. Кирәк чагында автор хикәяләренә махсус терминнар да кертә. Мәсәлән, «Дезертир» исемле хикәядә «кранец», «форштевень», «штормтрап» кебек диңгез терминнары бар. Әмма, искәрмә итеп, бу сүзләрнең аңлатмаларын бирергә кирәк иде, укучыларның кимендә туксан проценты диңгезче булмагандыр, шуңа күрә «форштевень» кебек сүзләрнең мәгънәсен алар бөтенләй аңламыйлар дип әйтергә була, ә чит телләрдән кергән терминнар сүзлеге һәрвакыт кул астында булмый. Бу кечкенә төгәлсезлеккә, автордан башка, китапның редакторы да гаепле. 5 Китапта очраган кайбер кимчелекләр турында да әйтеп үтәсе килә. Аларның бер өлешенә югарыда тукталып узган идек инде. Алдан ук акцентлар куеп чыгуны «Көзге юлда» исемле хикәядә гене түгел, «Яшел эшләпәле кешендә дә очратабыз. Менә уңай геройның портреты бирелә: «Киң җилкәле, чигә чәчләренә чал керә башлаган...» Автор безне алдан ук кисәтеп куя кебек: «Саташтырмагыз, бу яхшы кеше!» Бу арзан алым, һәм динамикада, үсештә бирелгән Ярулла, Сәет, Ризван, шул ук «Яшел эшләпәле кешендәге Таһир образлары белән Фаил Шәфигуллин үзе үк бу арзан алымны инкарь итә. «Галимҗан бабай табышмагы» исемле хикәя миңа ошап җитмәде. Бу хикәя җыентыкка кергән һәм завод тематикасына багышланган бердәнбер әсәр, хәер, монда эшчеләр тормышы бетенләй тасвирланмый диярлек. Менә аның кыскама эчтәлеге. Элек үзе эшләгән заводка пенсионер Галимҗан бабай килеп йөри. Билгеле, ул киткәннән соң цехларга яңа станоклар куялар, автомат участогы барлыкка килә. Ләкин пенсионер картка нидер ошамый. Эш нәрсәдә? Бу сорауга бабай табышмак белән җавап бирә: янәсе, завод моннан ун ел элек нинди булган булса, бүген дә шулай. Бер елдан соң Галимҗан бабай тагын килә, бу юлы заводтан, цехтан бик риза була. Табышмакка да җавап табалар. Хикмәт завод янындагы бакчада икән, анда Галимҗан бабайлар утырткан алмагачлар үсә. Башка елларда ул алмагачларның алмаларын июль башында ук өзеп бетергәннәр, ә бу юлы август ахырында да алмалар ботакта. Билгеле, бу мораль, этик мәсьәлә дә мөһим. Әмма зур завод, яңа станоклар фонында бирелгән интригалы табышмакның җавабы канцелярия белешмәләрендә генә очрый торган коры аңлатмага кайтып калуы мине, укучыны, канәгатьләндермәде. Бу бер Икенчедән, бер ел эчендә завод эшчеләренең шундый «тәрбияле» егетләргә өйләнүе ничектер ышандырмый. Алай да була торгандыр, ләкин бу очракта тәрбияләү процессын күрсәтергә кирәктер дип уйлыйм. «Әллә йокладыңмы, якташ?..» исемле хикәядә куелган мәсьәләнең чишелеше дә, минемчә, артык оригиналь түгел. Химия белән кызыксынган кызлары читкә, укырга китә дип куркып йөргән ата белән ана хикәянең ахырында кызларының читкә китмәячәген һәм колхозда агрономия кабинетында лаборантка булып калачагын белә. Хикәя инде шактый тәҗрибәле хикәяче кулы белән язылган, әмма аның үзенчәлекле үзәге, «төше» юк. Әйе, китапта кимчелекләр бар, әмма аның йөзен кимчелекләр түгел, уңышлар билгели: яшь язучының беренче проза җыентыгы уңышлы һәм кызыклы булып чыккан. «Авылым сандугачы» кечкенә бүлмәдә, тар читлектә тавышсыз-тынсыз утырган бичара кошчык та, кайбер Хыялбайлар башында пәйда була торган абстракт, җансыз җырчы да түгел,— ул гүзәл тавышлы кош булып, тормыш кошы булып туган. Сайравы кешеләрне сокландырсын, үзе озын гомерле булсын! Исемен бөтен җыентыкка биргән хикәядә яшь автор үзе балачакта тыңлаган сандугачны ниндидер бер малайның таш атып куркытуы Һәм сандугач җырының ярты юлда өзелеп калуы турында яза. Хәзер без өйгә алабыз: гүзәл кошның җыры яңадан ишетелә. Дәвамлы булсын ул җыр: яңа, талантлы китаплар көтәбез Фаил Шәфигуллиннан!