Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Мин кунаклар яратам Минем әби песиләрнең Холыкларын шәп белә: — Әгәр дә песи юынса — Өйгә, ди, кунак килә. Шуңар песи юынсын, дип. Савытына су салам. Безгә кунаклар килсәләр, Шатланам да куанам. Юк нәниләр әтәче Безнең кызыл әтәчебез Уяна да бик иртүк, Канатларын кага-кага Кычкыра: — Ки-ке-ри-күк. Шулай әтәч үз телендә: — Инде ал таң ата, ди,— Сызылып таңнар аткан чакта Кемнәр йоклап ята? ди... Бик иртә уятасың, дип. Килә аңар әйтәсем... Чынлап, нигә безнең өчен Юк нәниләр әтәче? Мин Артектан кайттым Мин Кырымнан үзем белән Алып кайттым диңгезне. Диңгез бик зур, ничек аны Алып кайттың дисезме? Бер дә аптырап тормадым, Суын алдым шешәгә. Ә шаулавын — ракушкасын Салып кайттым кесәгә. Татырга суын тамызам Телегезгә мин сезнең. Ракушкасы — колакларга, Анда шавы диңгезнең. Керпе кабак Чыршыдан энәләр алып Өстенә куйгач кадап, Нәкъ керпе булды да куйды Бакчада үскән кабак... Кичен әби кабакларга Су сибәргә тотынган: Күрә — кабак керпе булган, Чүт язмаган һушыннан. Тик бераздан тынычланган Ул моның серен белеп... Әби һаман бу турыда Искә төшерә көлеп.