Поэзия
Рәдиф Гатауллин Зәгъдә Оҗмах вәгъдә итмим сиңа... Бик тар әле чикләрем. Бар байлыгым — шигырьләрем һәм дә кара икмәгем Күкне бирә алмам сипа... Йолдызсыз да итмәмен. Айны бөтен көе саклап. Сине, ахры, көткәнмен. Шатлыкларым тулы килеш, Кайгымны да түкмәдем. Г1ортым тәбәнәк булса да... Биек әле күкләрем. Бәлки, бәхетле булмассың... Бәхетсез дә итмәмен Оҗмах бирәм. димим сина... Тәмугка да кертмәмен. Шуясында бары да: Эзләр дә, сүзләр дә, иң авыр кайгым да. Кагылма каенга — кагылма кадерле кайгыма! Энҗе Мөэминова Россия тудырды Патшалар, җәлладлар хаклыкны буарга Ажгырып ташланган чагында. Җиңелме богаулар божрасын өзгәләү Жандарм, шымчылар, төрмәләр сагында? Бәхетеңне, иркеңне, юлыңны бикләргә Дошманнар мең йозак, мең тозак корганда, Җиңелме иң авыр, иң ерак юл сайлау, Үлем һәр адымны сагалап торганда? Хисапсыз борчылу, газаплар китереп Иң якын, кадерле кешеңә, Җиңелме үзеңне мәңгегә багышлау. Халкыңа, азатлык һәм бәхет эшенә? Бармы соң дөньяда шундый ир? — Күңеле саф, рухы нык баһадир? Бер тубал чәчүлек. Әремле, кантар жир... Сабанга иелгән хәлсез ир. Күз яше, тир белән буразна чылатып, Ялварып, аллага табына. Җиңелме шул ирдә ышаныч уяту, Мул тормыш, трактор, электр хакында? Ач, ятим балалар «бер телем икмәк» дип, Ят капка шакыган чагында, Җиңелме белемгә омтылыш уяту Сан саный белмәгән мужиклар аңында? Салкын һәм шыксыз өй. Карындык тәрәзә. Бер кабым ризык юк табында. Җиңелме яшәүгә ышаныч уяту. Ач үлем тешләрен шакыган чагында? Искелек үлмәскә, жан-фәрман тырмашып, Җан кыйган, кан койган чагында? Җиңелме яңага омтылыш уяту, Тез чүкмәү дошманнар алдында? Башкарыр өчен бу авыр һәм зур эшне Россия тудырды даһины — Ильичны! Я җыр итеп аны ишетәм «Ленин тереләрдән тере». В. Маяковский Ленинны мин күреп белгәнем юк. Аны минем бабам, әткәм күргән. Ләкин Ленин җанлы, тере булып һәр адымда килә минем белән. Мин еш кына клуб залларына Тантанага, җыелышларга киләм; Бусагадан атлап керү белән Очрашам мин анда — Ленин белән! Ул — сын булып баса минем алга. Бер минутка туктап калган сыман. Я сәхнәдән мина карап тора. Эшләремнән хисап алган сыман. Я художник аны полотнода Илһам көче белән терелтә. Я мин аны күрәм экраннарда, Я жыр итеп аны ишетәм. Гасыр буе халык үз Ленинын Үзе өчен шулай Мәхәббәте белән терелтә! Иң олы мәхәббәт Дөньяда языла бер китап! — Языла музейлар залында. Аңарда мең төрле кул белән, йөз төрле тел белән, иң олы мәхәббәт языла. Гадәти булмаган бу китап, шуңамы, һич чыкмый хәтердән. Музейлар залында ул китап! Ул китап гаҗәп тә, матур да! Ул сөйли Ленинның бар дөнья халкына кадерле булуы хакында — мин беләм — мен төрле йөрәктән, йөз төрле тел белән! б «к у» м з. Яшәгән бу җирдә бер ано Яшәгән бу жирдә бер ана, Күп сулы киң Идел буенда. Шул ана Ленинны тудырып. Кадерләп үстергән куенында. Иң бөек, иң даһи кешене Тудырып үстергән ул ана. Бу хакта уйласам нигәдер Күңелем нечкәрә, моңлана. Канатсыз кош түгел, анасыз Бер бала идем мин, бер ятим. Мәктәптә бер вакыт сорадым; — Әнием дип, кемгә мин әйтим?... Укытучы — яшь кенә бер апа — Туктатты шулвакыт дәресен, Күрсәтте миңа ул кадерләп Китаптан Ленинның әнисен. һәм әйтте: — Бу безнең иң изге Анабыз — синең дә, минем дә. Дөньяда ятимнәр булмасын, Кайгырт син, дигән ул Ленинга. Шул көннән алып мин ничектер Беркайчан ятимлек тоймадым. Укытучы апаны иң якын, Бертуган апам дип уйладым. ...Яшәгән бу жирдә бер ана, һәм яши әле ул бүген дә. Онытылмас жыр булып, моң булып, Җанлана ул безнең күңелдә. Миңнәхмәт батыр Ге л шат Зәйнашева Элек заман циркларда Карәхмәт батыр булган. Пәһлеван көрәшчеләрне Ыргытып атыр булган. Миңнәхмәт исемле батыр Бар хәзер безнең якта. Карәхмәт дигән батырдан Көчлерәк булыр хәтта. Циркта, сабантуйларда Көрәшми бу Миңнәхмәт. Көрәшү кагыйдәләрен Белмидер дә ул рәтләп. Күкрәкләре дә киң түгел, Гәүдәгә жыйнак кына. Юк-бар сүзләргә катнашмый Холкы да тыйнак кына. Циркта түгел, кырларда Батыр Миңнәхмәт батыр. Мул уңыш бирә ул чәчкән Иөз түгел, мең гектар кыр, -Яргаланган кулларыңны Кысыйм әле. Миңнәхмәт! Ак күмәч белән сыйлыйсын, Рәхмәт сиңа, мең рәхмәт!