Поэзия
Рафаэль Сафин Башкорт шагыйре Тереләрдән терерәк... Ленин дисек — без аңлыйбыз Партияне, Ә Партия дисәк — Ленинны В. МАЯКОВСКИЙ, Киң мәйданнар буйлап, бәйрәмнәрдә, безнең сафлар үткән чагында, мин уйлыймын безне киң мәйданга алып чыккан Кеше хакында. һәм еш кына шатлык, җыр аралаш ишетәм: «Тормыш нинди үзгәрде! Әгәр безнең белән шул бәйрәмдә Ленин булса...» дигән сүзләрне. Тотынырдай алда бик зур эшкә, үзебезнең генә белемгә ышанмасак әгәр, киңәш белән киләбез соң кемгә? — Ленинга. Бәхәсле күп мәсьәләләр була, күп сораулар безне йөдәтә. Зур көрәштә кайчак хаталансак, хатабызны күрми җәфалансак, безне кем соң? — Ленин төзәтә. ЛЕНИН— БӨЕК ЯКТАШЫБЫЗ һәрбер эштә, авыр эштә безгә кул сузучы кем? — Ул лабаса! Юк, әйтмик без: «Ленин булсачы...» дип, нишләр идек, Ленин булмаса? Дөнья нинди кысык булыр иде! Караңгылык безне буар иде, богауланыр иде кул-уйлар. Ил күзеннән канлы яшьләр генә агызыр иде явыз колыйлар Ямь таратып илгә, ничек бүген уйнар идең, халкым, кураең? Телле булып туган чичәннәрең телсез калыр иде, мөгаен. Кул-уйлардан коллык богауларын өзеп аткан кем, ул лабаса! Юк, әйтмик без: «Ленин булсачы...» дип, нишләр идек, Ленин булмаса? «Заманалар авыр, михнәтләр күп...» дип кайчандыр халкым җырлаган... Артта калды инде ул михнәтләр, җырлар да бит хәзер өряңа. Заман әле, ламан һай катлаулы... Безгә янап торган туплар бар. Караны — ак, акны — кара ул дип, Ленинизм белән сату итеп, дөнья бутап яткан «дуслар» бар. Дусның күзен ачкан, ә дошманны калтыраткан кем? — Ул лабаса! Юк, әйтмик без: «Ленин булсачы...» дип, нишләр идек, Ленин булмаса? Без бит һәр чак Ленин, Ленин рухын раслап килдек бөек иҗатта. Димәк, Ленин һәр чак безнең белән, безнең белән килә бер сафта. Димәк, Ленин — мәңге тынгы белмәс, үлмәс һәм җиңелмәс бер йөрәк, еллар үткан саен кадерлерәк, еллар үткән саен терерәк! * Башкорт түрәләре. Әхсән Баянов Ил гизүче карт турында баллада 1 Гасыр зиһенен йөртә ул башында, Гасыр йөген — аркасында. Тау күтәргән гүя, Акрын атлый һәм бөкрәйгән, Ахры, шуңа. Сәфәрче карт — авыл юлларында. Чак-чак атлап күп җир китә. Өйдән-өйгә кереп, Ул йон тетә, Ул йон тетә, Заман үтә. Кыр тузаны кара төскә кертә, Киезләтә сарык йонын. Шул киездән ап-ак Болыт яса, Болыт яса: — Тыр — рым, тыр — рым... Керле йонга сибә пакь он — җирнең Җан аклыгын, горурлыгын. Сибә шаянлыгын, Чаялыгын, Шаян җырын: — Тыр — рым, тыр — рым... — Рәхиләкәй дигән ай киленгә Йон тетәм шул, мин йон тетәм. Ашатмаса әтәч боты, Йонын уч-уч Калҗалы итәм, Калҗалы итәм. 2 ...Кичләрен ул, җыеп бала-чага. Сөйли әкият, күчә чынга: Ил хакында сөйли, Кыр хакында — Күчә шунда Юлбашчыга... Юк, каян да кушмаганнар аңа, Тик ул шундый агитатор: Син, оратор иптәш. Еракта тор — Аны чакыр һәм тыңлап тор. Китапларың, газет-журналларың — Гомере аның алыштыра барын. Тыңлый җир-суларны, Укый кырны — Сөйли шуннан Укыганын: «Барабызмы, юкмы дөрес юлдан, Белим дисәң, сора кырдан. Тынычта да билчән Корса буран. Юлың кыек, Хилаф, туган. Кырга калалардан ипи ташып Җан сакласак, булыр ай яман эш1 Мәйдандагы рәсем, Кулын изәп. Әйтер безгә: — Ялгыш, ялгыш... Барсак әгәр дөрес юлдан,— кырлар Иген шавы белән тулган. Җир елмаеп шулай Әйтсә рәхмәт, Барабыз, димәк. Дөрес юлдан. Бу сүзләрне җиргә кем калдырган? Офыккача кемнәр сузган Иң төз буразнаны? Беренче кат Ленин уе Ярып узган. Ленин исән, дибез, Ленин яши... Ничек яши соң ул, туган? — Сөйли хәзер безгә Ленин сүзен Җир һәм Вөҗдан, Җир һәм Вөҗдан». 3 Ап-ак сакал белән бәйле-бәйле, Әллә болыт, төшеп күктән, Әйләнәме йонга? Әллә йонмы? Болыт булып Күккә күчкән? Шул болыттан оеша бияләйләр — Шакшы нәрсә тотып кара! Ап-ак пима, оек — Кыек юлдан Атла кыеп. Атлап кара! Кара таплар калыр ап-ак карда... Юл-кыр әйтер: йөзең кара! Кая барсаң, шунда Чал сакаллы Сәфәрче карт Озата бара; «Ленин сүзен сөйли бу басулар. Ленин сүзен сөйли Вөҗдан... Ленин — безнең Вөҗдан. Барсаң, әйтә: Барасыз, ди, Дөрес юлдан». Тургай җырын күчереп язмышларга, Кемнәр яшел диңгез ясап куйган? Вөҗдан, Җир аларга Әйтеп торган: — Сез барасыз Дөрес юлдан. Юлга чыгып, кемнәр буш кырларда Яшь калалар корган? Хәерчелек дигән Ач өрәкне Мәңгелеккә Илдән куган? «Сугыш» дигән гарасатлы җенне Үз җебенә кемнәр асып куйган? — Бу ирләрне Вөҗдан Озата барган: — Туганнар, сез — Дөрес юлдан! Сәфәрче карт уза юллар, еллар, Акрын атлап, күп җир китә. Өйдән-өйгә кереп Йон төтми тик. Комбинатка Төяп илтә... Ап-ак сакал белән бәйле-бәйле, Уйный кышын җемҗем карлар. Сәфәрче карт китерә Яңа еллар — Йолдыз яуган Кичләр, таңнар... «Барабызмы, юкмы дөрес юлдан,— Җавап бирә чыр-чу бала:— Ул елмайса, көлсә, Безнең белән Сөенә бергә Дала, кала». 5 Космодромда тынлык. Кунаклар юк, Фанфара юк, тантана бар. Тыңлый сәфәрче карт: — Союз, старт! — Күккә дә ак Юл салалар! Сәфәрче карт йөри ил буйлата: Очсын тузан, кирәк, купсын буран. Капчыгына ил-көн Сүзен җыйган, Хак сүз җыйган: — Дөрес юлдан! Таныш рәсем карый мәйданнардан: Карый аннан безнең Вөҗдан. Ул елларга шуннан Кулын сузган: — Дөрес юлдан! — Дөрес юлдан!.. 1968