Логотип Казан Утлары
Комедия

ӨТИ БАЛАК

4 ПӘРДӘЛЕ

 КАТНАШАЛАР:

Гөлүзә Сабирова — сыер савучы. Мәүлада — Гөлүзәнең анасы, колхозчы пенсионер. Мәрван Вафин — зоотехник. Нури Каша пов — ферма мөдире. Мәрьям Исм агы Алов а — сыер савучы. Ситдыйк— көтүче. Мин дар Минлеәхметов — ферма малларына ат белән азык ташучы. Сәкинә — Миндарның хатыны. Беренче пәрдә Сыерлар җәйләве Терлекчеләр өчен күчмә торак aai он. Карт тирәк астында агач бстәл, эскәмияләр Ьер читтә авызлары аска карагып куелган сет бидоннары, чиләкләр Юганнан сон кибәргә элгән сөлгеләр Ике багана Берсендә стена газеты, икенчесендә күрсәткечләр тактасы. ApiKU планда тал-хуаклык. Пәрдә күтәрелгәндә, Нури тактага эш күрсәткечләре яза Ерактан Ситдыйк тавышы ишетелә. Ситдыйк (сыер чакыра). Куян, түвәй. түвәй.. Куян. (Керә.) Н у р и. Тагы качтымы? Ситдыйк. Сыер дисәң дә сыер! Үземнеке булса, билләһи, тугыз җиреннән суяр идем. Нури. Кыңгыравын таккан идеңме? Ситдыйк. Балак югалткан бугай инде аны. Нури. Көтүгә Куянны кыңгыраусыз алып чыгасы булма, дип әйттемме мин сиңа? Ситдыйк. Куян бит ул. Койма аркылы сикерде дә чыкты. Нури Бозауласы сыер Сазга батып үлсә, кара аны. С и т д ы й к. Эзләшергә кешеләр бир. Нури Бирмим. Син көтүче, син югалткансың, син тап. Ситдыйк. Саттар сыртын гына карыйм да... Нури. Сүз сөймим. Сөйләмә. Биш минуттан Куян каршымда булсын. Ситдыйк (ачу белән, честь биреп). Тыңлыйм, иптәш генерал! (Кита.) Нури Солдат кына булсам да өйрәтермен мин сезне (Бидоннарны тикшерә башлый ) Чиста (Тукталып) Төбендә балчык Бу җирәнгечне кайсы кабахәте бирегә куйган?. (Эндәшеп) Мәрьям. •Мәрьям... Мәрьям (вагин тәрәзәсеннән башын чыгарып). Тыңлыйм, Нури. Нури. Чебен кертәсен. Тәрәзәне яп. Мәрьям. Аңлашылды. (Тәрәзәне яба.) Нури. Мәрьям, Мәрьям... (Тәрәзәне ача.) Мәрьям. Чебен кертәсең. (Тәрәзәне яба.) „ Нури (тәрәзә кагып). Синең белән шаярмыйлар, понимаешь!! Мәрьям (вагоннан чыга, Нуриның дөбер-шатыр тәрәзә кагуын карый). Ватсаң үзең төзәтерсең, понимаешь. Нури. Нигә шаярасың? Мәрьям. Мин кыз, син егет. Нигә шаярмаска? Нур и. Култыклашып йөргәндә генә егет белән кыз без. Ә монда, хезмәт фронтында... Мәрьям (аның фикерен дәвам иткән рәвештә). Син солдат кына, ә мин командир дип тә җибәр инде. Нури (күкрәгенә төртеп). Әйе, мөдир шул! Барыгыз өчен дә минем баш җавап бирә. (Күрсәтеп.) Бу бидоннар Балакныкымы? Мәрьям. Минеке. Нури. Нигә юмадың? Мәрьям. Син әйткәнне көттем. Нури. Кеше күргәнче ю. Мәрьям. Күрсә, ояты миңа ич, җаным. Н у р и. Сиңа ояты гына шул. Ә мине эшемнән үк өрерләр, понимаешь. Мәрьям. Әллә минем өчен борчыламы дигән идем... (Тирән сулап куя.) Поняла!.. (Күккә карап.) Кыр үрдәкләре!.. Кайсы күлгә барып төшәрләр икән? Нури. Бидоннарыңа кара. Мәрьям. Алар янында күбәләк уйный. Матур... Нури. Күбәләкләр эштән соң. Мәрьям. Кичә гыйбрәтле кино булды. Ситдыйк та чыккан иде. Нури. Синең арттан калмый ул. Мәрьям. Уңган егет. (Пауза.) Нури, солдатка киткәнче син дә әйбәт идең, хәтта зәңгәр күкне дә, андагы якты йолдызларны да күрә идең. Ә хәзер... аягың белән рәттән торган чәчәкләргә дә исең китми. Нури. Мин эш кешесе. Йолдыз санарга вакыт юк. М ә р ь я м. Комачауламыйм. Эшлә. (Вагонга юнәлә.) Нури. Үпкәләсәң дә, кара аны, солдатка озатканда миңа биргән вәгъдәңне онытма. Мәрьям. Көтәрмен дидем — көттем. Башка вәгъдәм юк. Ә бидоннар— Гөлүзәнеке. (Вагонга уза.) Нури. Ялгыз булсаң, өйләнер дә идем. Артыңнан, кашыгын күтәреп, сукыр әтиең дә киләм дип тора шул. (Кычкыра.) Гөлүзә!.. Өти Балак!.. Мин дар керә. Ямаулы чалбар, якасы беләүләнгән күлмәк кигән. Мин дар. Миңа да шул Гөлүзә кирәк иде. Катырак кычкыр әле, энем. Нури. Минем тамак бетте. Сип кычкыр. Миндар абый. Мин дар. Юк, иләк белән су китерергә куш —ташыйм, әмма аның исемен телемә алмыйм. (Муенын кашып куя.) Нури. Муеныңда нинди тырнак эзләре ул? Миндар Йокыга. гына китеп бара идем, хатын нитеп алды. Ярып әле, өиалдына йөгереп чыгып, ишекне теге яктан терәп котылдым. Нури. Ни өчен? Миндар. Шул хәерсез Гөлүзә инде. Авылга кайтып, Миндар абыйны хатыныннан аертам дип йөргән. (Муенын кашый.) Чакыр инде шул нине. Комбиазык китергән идем. Бүтән кызлар үзләренә тиешлесен алдылар. Аныкы гына арбада калды. Су нитәргә утын да алып чыгасы бар, аты кирәк. Нури. Ашыккач, Балакка дигәнен үзен бушат. Миндар. Нигә аныкын бушаттың дип, хатын тагын муеннан нитсә? Аныкын әллә үзең бушатасыңмы, энем! Нури. Мин — мөдир! 5 Миндар. Булсаң соң, синең хатының юк ич. < Нури. Мәрьямгә әйт. Нури кушты диген. а Миндар. Мәрьям тыңлар ул. (Вагонга керз.) Н у р и. Сыеры көтүдән качкан, бидоны юмаган, азыгы алмаган. ® кайда булыр бу Балак? ф Миндар белән Мәрьям торактан чыгалар. Аты кирәк, елт булыгыз. Мәрьям. Син кушкач, утына да керәбез инде, жаным. s о Китәләр, еракта әкрен генә кыңгырау тавышы ишетелә. Шуны тыңлый-тыңлый Ситдыйк керә. 3 Ситдыйк. Куян кыңгыравы! * Нури. Балак таккан ич. 2 Ситдыйк. Такмаган иде. Нури. Такмаган кыңгырау ничек шылтырасын? Карап тор- сыер ны менә ничек табалар! (Китә.) Ситдыйк (ул баскан эзгә карап). Шул чәчәкләрне бөтен кеше әйләнеп уза иде — имгәтте. Чәчәкләр өзә. Мәрьям керә. Мәрьям. Чәчәкләрне кемгә өзәсең? Ситдыйк. Яна танкеткаларыңны котлап! Мә. (Чәчәк бирә.) Мәрьям. Күлмәгемне дә котла инде, яна бит. Ситдыйк. Узган ел гына алдым диген Мәрьям. Барысын да күзәтеп кенә торасың. Ситдыйк. Күзеңдә ничә керфек икәнен дә беләм. Мәрьям. Ничә? Ситдыйк. Бер йөз алтмыш дүрт. Мәрьям. Тәк кенә әйтәсең. С и т д ы й к. Ышанмасаң, санап күрсәтәм. Мәрьям. Юк, башта синекен саныйк. С и т д ы й к. Рәхим ит. Мәрьям (санап). Бер, ике, өч... Кирәкми лә, күзгә күз карарга туры килә икән. Ситдыйк. Куркак. Мәрьям. Хыялыңда йөрткән кыз түгел инде. Ситдыйк. Ул булса!.. Бер нәрсә күрсәтәм. Чыга, чыбыктан үрелгән тирбәлгеч урындык күтәреп керә, Үзем эшләдем. Утыр әле. Мәрьям (утырып). Уңайлы. Тирбәтеп тә җибәр инде (Ситдыик тирбәтә.) Дулкыннар өстендәге кебек. Кемгә язган урындык икән?.. Ситдыйк Әтиеңә бу, Мәрьям. Мәрьям. Әтигә? Ситдыйк. Үзен өйдә вакытларда аны бакчага алып чык Аркасын терәп, тирбәлә-тирбәлә авыл шавын тыңласын М ә р ь я м. Әти бигрәк олыгайды шул. Күзләре генә бераз күрсә дә... Үзе, мине картлар йортын.> илт, кызым, ди дә С и т д ы й к (сынау өчен). Монда да эшен күп Илт. Мәрьям. Бу акылыңны хыялыңдагы кызың бирдеме? Ситдыйк. Ул андый түгел. Мәрья м. Ниндирәк сон ул? Ситдыйк. Кара чәчле, кара кашлы, көләч., ачулана да. үпкәли дә Ә берсендә, кешеләр үзен юкка рәнҗеткәч, ул елады. Мәрьям. Аны кызганып син дә еладыкмы? Ситдыйк. Юк, менә болан чәченнән генә сыйпап тордым. (Мәрьямнең чәченнән сыйпап күрсәтә) Мәрьям. Телең белән генә аңлат. (Ситдыйкның кулына сугам dun ялгыш битенә суга.) Ситдыйк (битен каплап). Ай, күземге чыгардым. Мәрьям (коты очып). Ситдыйккаем, ялгыш бит, ялгыш... Ситдыйк (йөзеннән кулларын алып). Ха-ха-ха... Мәрьям (шатланып. Ситдыйкны кыйный-кыйный). Үтерәм... Ситдыйк (аны туктатып). Кулыңны авырттырырсың. Мәрьям (кулындагы чәчәккә карап). Бал корты'. Безнең авыл. ныкымы икән? Ситдыйк. Булачак киявең Нури умартасыннан. Мәрьям (битен тотып). Чакты, тизрәк угын ал. Снгдынк ук ала. Нури керә. Бу күренештән «үбешәләр» дигән фикергә килә, кыңгыравын шалтырата. Мәрьям сискәнә. Мине корт чакты. Нури. Нәкъ- үптерә торган җирдән чаккан икән. Мәрьям Авыртыр инде, әйеме, Ситдыйк? Ситдыйк. Авыртмасын иде инде. (Нурига.) Куянны тапмадыңмыни? Нури. Табарга, качкын сыер егет көтеп вагонда утыра торган кыз түгел бит ул. Мәрьям. Көтәрдәй егетне нигә көтмәскә? (Вагонга керә.) ('. и тд ы й к (кояшка карап). Кыздыра. Нури. Кыздырса, сиңа салкынча булсын дип, костюмым белән кояшны каплап тора алмыйм бит инде. Ситдыйк. Сөт кимемәсен дип кенә әйтүем. 11 у р и Көтүеңне күләгәдәрәк тот. Ситдыйк. Киңәшең өчен рәхмәт. Сыерларны тал ышыгына куып кертәм дә, койрыкларыннан тотып тик утырам. (Китә башлый.) Нури. Ни өчен сыерларны өченче төбәккә күчермисең? (Тактага күрсәтеп.) Һаман шулай ун кило белән утырырбызмыни? Ситдыйк. Барлык төбәкләрне дә бер айда таптатып, соңыннан сигез килога тәгәрикме? Нури, йөрер җирең булмагач, 20 гектар көтүлекне боздырып үлән чәчтермәсләр. Ситдыйк. Шул 20 гектарга каныгып аптырадың инде. Кайда бслыр бу Куян? (Китә.) Нури (бидонга күзе төшеп). Кайда булыр бу Балак? Торактан Мәрьям чыга. Мәрьям, бүген артистлар бит. Билетны да мин алырмын. Балакны гына тап әле. .Мәрьям. Билетны кыстырмасан, мине эзләмәс дип уйлыйсың инде (Күреп.) Кем килә? Нури (карап). Газеттан хәбәрче түгелме? (.Мәрван керә. Өстендә ак күлмәк. үтүкләнгән чалбар, сары туфлилар) Мәрван. Исәнмесез? Ну ри (сүзне үзенә алырга теләп). Ял итәбезме, дус кеше? Мәрван (җавап бирмичә). Урыныгыз матур икән... Нури. Үзем сайладым! Мә рван. Утарларыгыз гына кәй күренә — баганалары кыйшая башлаган. Нури Көзгә таш баганалысын житкертәм. Мәрван. Әйбәт булыр. (Бидоннарны карый башлый) Бидоннарыгыз... Нури (Гөлүзә бидонын газет белән каплап). Бер генә тузан кун- < сын, шунда ук яңадан юдыртам. (Тактага борылып ) Монда күрсәт- < кечләр. Үзем язып барам.° Мәрван (карап). Исмәгыйлова Мәрьям — көнгә ундүртәр кило! = Нури. Мәрьям — минем ферманың маягы! ' » Мәрван Гөлүзә дигәнегез сигезәр генә кило ала икән Яшьса- < вы.мчымы әллә? Нури. Нинди яшь! Бүген үк кияүгә биреп жибәрсе иде шул Өти © Балакны. s Мәрван. Кемне дидегез? * Нури Өти Балакны дим Безнең якта үз балагын да юа алмаган © хатынкызны Өти Балак дипйөртәләр. u Мәрван. Сыерларны аерымрацион буенча туйдырасызмы? з Нури Бөтенесен дә төпченәсең, син кем соң. дус кеше? Мәрван. Танышыйк Исемем Мәрван, фамилиям Вафин Сезнең 2 колхозга зоотехник булып килдем. Нури Шулаймыни! Мин — Нури Кашапов Мөдир! М ә р в а н. Бу юылмаган бидон кемнеке’ Н у р и Әнә шул Өти Балакныкы инде Мәрван. Утарыгызның да бер бүлеме чистартылмаган. Н у р и Анысы да Балакныкы Мәрван Бер сыерыгыз көтүдән качкан диме? Нури Анысы да Балакныкы. Мәрван Көтүегез кай тирәдә? Нури Әнә анда. Ат белән генә барабызмы’ Мәрван. Мин тәпиләп кенә. Үз эшегезне карагыз. (Китә) Нури Генералларча сөйләшә. Мәрьям. Куркак солдатка ефрейтор да генерал булып күренә, ди. Нури Совет Армиясендә куркак солдат юк. иптәш Исмәгыйлова. Елт кына Гөлүзә утарын чистарт Мәрьям Аның өчен мин эшләргә тиешме? Нури. Утарын үзем чистартам, бидонын син ю. Мәрьям (күреп). Әнә, үзе дә килә Китә. Гелүзә керә. Толымнары ярым сүтелг-н. аягында чүаге тишек Нурига игътибар итмичә вагонга юнәлә. Нури (ачу белән). Исәнмесез, мәмзел’ Гөлүзә (мыскыллап). Исәнмесез, сэр. Нури Сэр түгел, мөдир! Гөлүзә. Булсаң ни! Нури Кайда яттың дим? Гөлүзә. Ятмадым, су буенда оер егет белән утырдым. Нури Килә инде синең яныңа егет Гөлүзә. Чакырсам, үзең дә килерсең Нури Синең ише кына караганчы, биш бала анасы яхшырак. Гөлүзә Бирсен ходай биш балалы хатынга өйлән. Нури Тфү... (Күрсәтеп ) Синен бидоннармы? Гөлүзә. Укалары коелганмы әллә’ Н > р и Ю Гөлүзә Эчләре чиста аларнын Нури. Тышлары да чиста булсын. Гөлүзә. Тышына сөт салынмый. Нури. Сыерларыңның аслары да чистартылмаган Гөлүзә. Чүәгемнең башы сүтелгән икән Бармакларым күренеп тора. Нури. Бармагыңны карау өчен чакырмадым мин сине. Г ө л үз ә. Карама. Нури. Куяның югалган Гөлүзә. Югалса ни. Нури. Эзлә. Г ө л ү з ә. Рәхәт булса, үзең эзлә. Нури. Әйткәнне тыңлыйсыңмы, юкмы? Гөлүзә. Тыңлап торам бит инде. Нури. Комсомол секретаре: «Эш белән төзәлер ул», дип. канлардай муеныма китереп такты үзеңне? Иртәгә үк куам Г ө л ү з ә. Күсәгеңне бүген әзерләп куй. Нури. Яна зоотехник килде. Ничек эшләгәнеңне белсә... Гөлүзә. Белсә ни. Нури. Ул — егет кеше. Г ө л ү з ә. Булса ни. Нури Тфү!.. (Кычкырып.) Утарыңны чистарт! Г ө л ү з ә. Акырмасана. Нури. Өти! Балак! Гөлүзә. Кушаматым исемемнән матуррак. Башка белән бутамыйлар. Нури. Яшен дә сукмый бит үзеңне. Китә. Мәрьям керә. Мәрьям (хәрәкәтсез утырган Гөлүзәгә). Нинди уйга баттың? Гөлүзә. Җиң төбем ертылган. Мәрьям. Яма. Гөлүзә. Төшеп калмас әле. Мәрьям. Бидоннарың... Г ө л ү з ә. Әйттеләр. Юмыйм. Мәрьям. Мин булышыйм алайса. (Юа.) Гөлүзә. Үзең юып, мине оялтырга телисең, янәсе. Мәрьям. Нигә үзең эшләмисең? Гөлүзә. Ә ни өчен эшләргә? Мәрьям. Әйтик, акчасы булыр. Гөлүзә. Акча нигә кирәк ул? Мәрьям. Кием алырсың. Гөлүзә. Ә кием нигә кирәк? Мәрья м. Нигә дип... кием кешене матурлый. Гөлүзә. Ә матурлык нигә кирәк? Мәрьям. Кызык син. Егетләрне гашыйк итәрсең. Гөлүзә. Ә егетләр нигә кирәк? Мәрьям. Тормышка чыгарсың. Гөлүзә (Мәрьям фикерен дәвам итеп). Ана булырсың, картаерсың. Үләрсең. Күмәрләр. Тормыш дигән кәмитнең шулардан гына торуын белсәм, туып азапланмас идем. Яшәүнең мәгънәсен күрмим. Шуңадыр инде, эшкә дә кул бармый. Ник тудым икән мин? Мәрьям. Кеше бәхетле булыр өчен туа, ә моның өчен эшләргә кирәк. Нури тавышы. Мәрьям, Мәрьям... Мәрьям китә. Кыңгырау тотып С и т д ы й к керә. С и т д ы й к. Монда икәнсең. Гөлүзә. Монда шул. Ситдыйк Нигә кыңгыравыңны такмадың? Гөлүзә. Үземә кирәк Агач ботагына әләм. Жил искән саен, ул— дин-даң, диң-даң... Поклап китүе рәхәт тә инде. Бүген кем алды дисәм .. Бир әле... С и т д ы й к. Куяның сазга баткан. Гөлүзә. Батса, сөйрә дә чыгар. < С и т д ы й к. Үлгән ул 5 Гөлүзә. Котылганмын икән. Урыны оҗмахта булсын. Ситдыйк. Оҗмахта түгел, сазда. = Гөлүзә. Ул имгәккә сазы да әрәм. ® Ситдыйк (аптырап). Беребезгә дә охшамагансың. ♦ Гөлүзә. Охшамам да. Синең кебек урта мәктәп бетерсәм, монда я көтүче булып ятыр идемме соң, дивана. о Ситдыйк. Шул сүзеңне телгә алма дип, ничә мәртәбә әйттем. = Гөлүзә. Нинди сүзне? Ә, дивана дипме? Ситдыйк. Рәтләп кенә сөйләшик әле, Гөлүзә. « Гөлүзә. Әйдә. (Озын пауза Сүз юк.) Яраткан кызың да үзең о шикелле дивана булырмы икән синең? 3 Ситдыйк. Тагын!.. Сыер муенына кыңгырауны менә болай та- = галар. ’ 2 Гөлүзә. Кит, кит... Ситдыйк анык муенына кыңгырау тагып китә. Гөлүзә аны чишәргә азаплана. Мәүлидә керә. Кыңгыраулы кызына гажәлсенеп карын Гөлүзә аны күрми. Кыңгыравын шалтырата шалтырата эскәмиягә барып утыра. Мәүлидә. Әстәгафирулла! Нишләп кыңгырау кидең? Гөлүзә. Кимәдем, тактылар. Мәүлидә. Ферманы ташлап качмасын дигәннәрдер инде. Гөлүзә. Чиш әле, әни. Мәүлидә. Киявең булачак кеше чишсен. Гөлүзә (хәтере калып). Минем андый кешем юк Мәүлидә. Ә Миндар абыең? Ирем белән бутала дип, хатыны урам тутырып сине сөйләп йөри Гөлүзә (читкә борылып). Ну бу Кандаланы! Җанын алам. Мәүлидә Фермага семья бозу өчен килдеңмени? Гөлүзә. Мин сыерлар савам Мәүлидә (күрсәткечләрне карап). Савам дип әйтерлек кенә савасың шул. Гөлүзә. Сыер дип биргәннәре кәҗә генә булгач... Мәүлидә. Халатын да ямамаган кызга мин кәҗәсен дә бирмәс идем. Нигә рәтләп эшләмисең? Гөлүзә (тырыша торгач кыңгыравын чишеп). Кызыгы юк. Мәүлидә. Ике ел буена бер күлмәк тә алып бирмәдемме! Гөлүзә. Бирмәсәң ни Мәүлидә. Эшләмәсен, баш яулыгы да өмет итмә Г ө л ү з ә. Берегездән бер нәрсә өмет итмим. Кирәге дә юк. Мәүлидә. Бел. бала; моннан да кусалар, мәҗбүр итеп эшләтә торган җиргә озаттырырмын. Гөлүзә. Озаттырсаң ни. Мәүлидә Гөлүзәгә сукмакчы була. Гөлүзә, өйрәнелгәи гадәт буенча, борылып өлтерә. Мәүлидә. Бу бала ятимлек сизмәсен дип. уналты яшеңә кадәр чәчеңне дә үзем тарап үстердем. Кулъяулыгыңны да мин юдым Беркемнән дә, хәтта укытучыларыннан да бер сүз әйттермәдем Хәзер сиңа унҗиде. Беләгеңдә көчен бар Тормыш дәрьясын үзең кич Я иө- зеп якты ярга чык та, рәхәт гомер кичер, я бат, бет! Китә Миндар керә Гел үзәне күреп, китәргә тели. - Гөлүзә. Кая ашыгасын. Миндар абый? Миндар. Нурины эзли идем дә... Гөлүзә. Сазга йөгерде. Сиңа монда көтәргә кушты. Миндар Атым нитә... (Китәргә тели.) Гөлүзә (җибәрмичә). Мөдир кушкач, көтәсең. (Утырта, үзе янәшә утырырга тели.) Миндар. Син теге якка утыр инде, миннән силос исе нитә. Гөлүзә Таныш ис. (Kap’an ) Нишләп син Камали абыйның мич чыгаргандагы чалбарын кидең? Миндар (чалбар ямавын кулы белән каплап). Син, нәрсә, Камали чалбарын кияргә мин... Үземнеке! Гөлүзә (Миндар кулындагы балтага карап). Бу балтаңны күлмәк якана кайрадыңмы? Миндар Ни дә инде син... (Китәргә тели.) Гөлүзә. Аер Кандалаңны. Миндар Шундый ипле хатыннымы? Гөлүзә. Барыбер бергә яшәтмим. Миндар Ни өчен? Гөлүзә. Минем гайбәт белән авыл тутырып йөргәне өчен. Миндар (чигенеп). Минем хатын гайбәт сөйли торган ни түгел. Авызыңны үлчәп ач. яме! (Китә.) Гөлүзә (Миндар кесәсеннән төшеп калган акчаны алып). Акча! Кичә шул кесәсеннән папиросын төшереп калдырган иде. (Уйлап.) Миндары акча алган көнне Кандаласы килми калмас. Китә. Сөйләшеп М ә р в а н белән Нури керәләр. Мәрван. Мин әйткән сыерларны бүгеннән башлап көтүгә чыгармаска Утлап ашый алмыйлар. Нур и. Үлән чабып туйдырыргамыни? Мәрван. Әйе. Нури Булмас эш белән баш катырганчы, кулыңнан килсә, әнә, саву аппараты тик ята. Башта шуны көйләп күрсәт. Мәрван. Анысын да көйләрбез. Кайбер сыерларның имчәкләре, тешләп кенә тартмасаң, бармакка эләккечле түгел. Нәселлеләрне алырга кирәк Н у р и. Ал, ал. Мин каршы түгел. Мәрван. Шушындый көтүлекләр белән районда ундүртенче урында ятырга... Нури (мыскыллап). Иртәгә үк беренче урынга чыгабыз, иптәш Вафин. С и т д ы й к керә. Ситдыйк. Тапмадым. Нури. Ну бу Балакны!.. Гөлүзә керә. Куяныңны таптыңмы? Гөлүзә. Мин аны эзләмәдем дә (Мәрванга карап.) Зоотехник дигән адәмегез шушымыни инде? Н у р и (Мәрванга). Ферманы ясап-фәрманга артка сөйрәүче бәндә менә шушы инде. Гөлүзә Дөрес, стена газетына да шулай дип язганнар. Ситдыйк I өлүзә. Куянны эзләш әле. Гөлүзә. Мина нәрсәгә ул. Үлсә — Нури белән сии җавап бирәсе. Сез эзләгез. F Нури. Нигә бу кадәр әшәкеләнәсең? Гөлүзә. Сине яратканга НУРИ иРен б>'л “ м> тәнеңнен кара янмаган җирен калдырмас идем. (Ситдыикка.) Әйдә, кешеләр бирәм Нури белән С н т д ы й к китәләр. Мәрван (кул биреп). Танышыйк минем исемем Мәрван Гөлүзә Минеке Өти Балак. 5 Мәрван. Андый исем булмый. я Гөлүзә. Әй, булмаска, безнең авыл — кхшаматлар бакчасы Си-р на да берне табыйммы? ' * Мәрван. Тырышып карагыз. ф Гөлүзә. Әй. андый эшкә күп тырышлык кирәкми (Мәрванны s әйләнеп чыга) Тәти! М ә р в а н. Ни өчен Тәти? Гөлүзә. Күлмәгең дә тәти, чалбарың да тәти. g Мәрван. Сез тәтине яратмыйсызмыни? Гөлүзә. Дөньясын утка очырыр идем Берегезне бер күрәсем u килми. 2 Мәрван. Сез ничек яшисез? * Гөлүзә. Яшәмим мин. Аптыраганнан тик йөрим шунда Мәрван. Ә шулай да дөнья матур. Гөлүзә. Гөлүзә. Сыер, тирес.. Шулмы матур дөнья’ .Мәрван Дөнья ул үзенең кешеләре белән матур, сеңелем Гөлүзә. Кешеләр’ Кайда соң алар? һәр узганга бакырып кала торган Нури кешеме? Урта мәктәп тәмамлап та. чыбыркы шартлатып йөргән Ситдыйк кешеме? Төннәрен дә сыер белән саташа торган Мәрьям апа кешеме? Юк. кешеләр юк бу дөньяда. Мәрван Үзегез дә кеше түгелме? Гөлүзә Мин дә кеше түгел, син дә кеше түгел, эштәге хайваннар гына без Мәрван. Кешеләр без. Гөлүзә. Чәчләрегезне тарап җибәрегез дә, әнә, көзгегә карагыз: шунда ук кеше икәнегезгә, чибәр икәнегезгә ышанырсыз. Гөлүзә. Чибәр Килеп җитмәс борын кызлар алдында койрык болгый башладың. Шома булырга охшыйсын. М ә р в а н. Алама агач кына ботакка үсә. Гөлүзә сыер имчәкләре сөртергә баудан сөлге ала. Сөлгегез юмаган түгелме соң? Г ө л ү з ә. Юган Мәрван (сөлгене алып карый) Юмаган Гөлүзә (сөлгене кире тартып алып). Материалы гына шундый анын. (Китә башлый ) Мәрван. Эш урыныгызны мина да күрсәтегез әле Гөлүзә. Эч поштырып йөрмә Сыер сөзәр Мәрван Сөзсә дә барам, сөзмәсә дә барам Гөлүзә. Тик торырга чыдамасаң, ал әнә ул бидонны. М ә р в а п. Дорфа сөйләшмәгез. Гөлүзә. Моны да тупас дисән Безнең ызгышканны тынлап торсаң менә — ирләр колакларын томалап читкә чабалар! (Бе/» генә бидон күтәргән Мәрванса ) Алыптан гәүдән белән, оялмыйча, берне генә күтәреп йөрерсең икән. Икесен дә ал! Мәрван Беренче юлга берсе дә җитәр (Китә ) Гөлүзә. Минем кебек тискәрегә тегелгән нәрсә икән Икенче бидонны үзе ала. кита. Сакина керә Кулында төен. Пөхтә киенгән Утыра, туфлиен салып бармакларын уа. Сәкинә. Бу терлекчеләрнең аягы ничек чыдый? Аена бер киләм, анысына да түзәр хәл юк. М и н д а р керә. М и н д а р. Карчыгым килгән икән әле. Сәкинә (аягын сузып) Бармакларымны у әле. . Мин дар. Килэсеңне ниткән булсам, ат белән кайтып алыр идем. Сәкинә. Каты басма, авырттырасын. М и н д а р. Юк. мин жайлап кына Өф, өф... (Уа.) Сәкинә. Җитәр, кидер. М и н д а р туфли кидерә. Сәкинә, төен күрсәтеп. Сина’ Нәрсә икәнен белмәсән, кире алып китәм. Миндар. Майлы бәрәңге. . Чикмәнле бәрәңге... Ярып пешергән бәрәңге.. Сәкинә. Кәтлит! Миндар. Кәтлит?! Столовойдан ниттеңмени? Сәкинә. Шуннан алдым. Ә монысы! (Чирек литр аракы күрсәтә.) Миндар. Әт-тә-тә. Монда бик азын гына нитәм дә, калганын өйгә кайткач. Сәкинә. Бетереп эч. Иренә ел буена йөз грамм да күрсәтми дип мырламасыннар. Миндар. Хәерле булсын алайса. (Шешәгә сузыла.) Сәкинә (бирмичә). Акча алдыңмы? Миндар. Алтмыш сум! Сәкинә. Исереп югалтканчы миңа биреп куй. Миндар. Кырыгын бирәм, карчык, егермесе миндә калсын. Сәкинә. Мамык шәл өчен йөз сум түлисе бар. Миндар. Миңа егерме сумы гына. Сәкинә. Ул кадәр акча сиңа нәрсәгә? МНЕ дар. Күлмәгең каткан, диләр. Камали чалбарын кигәнсең, диләр Көләләр. Гөлүзә керә, бәхәсне тыңлый. С ә к ч Е ә. Кем көлә? Миндар. Гөлүзәсенә кадәр көлә. Сәкинә. Менә кем өчен киенергә телисен икән син! Акчаны бир дип бер әйттемме? Гөлүзә. Акча кирәк булгач, үзең эшлиләр аны. Сәкинә Кысылма, сытылырсың. Гелузә. Мин эшләп яшим, ә син менә, чыннан да, кысылып кына. Тиенен дә бирмә, Миндар. Миндар. Ни диген, абый диген. 1 елүзо. Минем өчен Миндар инде син, Миндар Төкер, малай, Ка адалаңның чирек литрына. Кичкә үзем яртыны алам. Миндар. Тукта әле.. Гөлүзә. Сине Нури чакырды. Әйдә! (Култыклый.) Сәкинә. Нигә аңа култыгыңны бирәсең? (Миндарны тартып ала.) Гөлүзә. Култыгын гына түгел, үзен дә алам. (Миндарга.) Шулай бит, җаным. (Миндарны үбеп тә ала.) Сәкинә. Шул Балакка өйләнәсеңме? Гөлүзә. Нигә өйләнмәсен! (Миндарга.) Мин сине яратам. Син дә мине яратасың, бәгырем. (Сәкинәгә.) Алдагы атнага туебыз Сәкинә. Юри мырлыйсың. Сине гомердә алмаячак ул. Гөлүзә. Сине, дүрт ирдән калган хатынны алганны, нишләп мине алмасын ди?! Миндар (Сәкинәгә). Ул болай гына, нитеп кенә . Синеке генә мнн, Сәкинә, синеке генә... Гөлүзә. Аныкы булгач, нигә ана акчанны бирмисен, ә? х Сәкинә. Дөрес шул. Акчаңны бир. $ Миндар. Тиенен дә калдырмый бирәм, карчык. (Акча эзли.) S Сәкинә (акчасын таба алмаган Миндарга). Тизрәк мыштырда. _ Миндар (таба алмыйча). Ниткән бугай бу, карчык... g Гөлүзә. Югалганмы? Миндар. Югалган шул. (Сәкинәгә.) Үзең кесәсен ямамадың да * С ә к и и ә. Ялганлама, югалмаган, Балагыңа биргәнсең. Гөлүзә. Дөрес. Менә бу кесәмә салдым. 2 Миндар. Болай итеп, хатынымнан яздырасың бит, Гөлүзә. = Гөлүзә. Яздырасың дип, моңа кадәр әйләнәм дип йөрдең дә. 2 көне җиткәч кенә өйләнмәс идеңме әллә? (Сәкинәгә ) Миндарның 15 акчасы миндә. Элек безгөнаһы яманатымны саткан идең, хәзер инде 2 курыкмыйча сөйлә. Акчасы да минеке, үзе дә аягытоягы белән мине- ~ ке. Минеке! (Китә башлый.) 2 Сәкинә (Гөлүзәне толымыннан эләктереп). Акчаны бир! Гөлүзә. Җибәр чәчтән! (Сәкинәнең битен тырнап ала.) Миндар (алар тирәсендә йөгергәләп). Сугышмагыз... Ярамый... Үтерешәләр! Тавышка Нури, Ситдыйк. Мәрван һәм Мәрьям керәләр. Ситдыйк. Нишлисез? (Аера.) Сәкинә (Мәрванга). Күзем чыкмаганмы? Мәрван. Теге тирәкне күрәсеңме? Сәкинә. Күрәм. Мәрван. Димәк, чыкмаган Мәрьям (Гөлүзәгә). Нәрсә кыландыгыз? Гөлүзә. Нигә соң үзе, уйнашчы дип, минем исем белән урам тутырып йөри! Читкә китә, күрсәтми генә күз яшен евртә. Нури (Гөлүзәгә). Андый сүзе булса, башта миңа әйтерләр. Мнн комсоргка әйтер идем. Комсорг парторгка җиткерер иде Ә аннары колхоз председателе, авыл советы председателе беләчәк. Ә аннан соң милиционерга Гөлүзә (бүлдереп) Иде. иде Кандаланың канымны эчкәнен бүген генә ишеттеңмени? Нигә авызыңа каз мае кабып йөрдең? Хәер, миңа ни әйтсәләр дә бата шул. Үзегезгә генә кагылмасыннар. (Яшьләрен күрсәтмәс өчен ашыгып чыга.) Сәкинә (көзгегә карап). Чыраемның карар җирен калдырмаган (Миндарга ) Кәтлнте сиңа төс түгел, аракысына да ия табылыр. (Төененә бәйли китә башлый.) Миндар. Карчык.. Сәкинә (артыннан ияргән Миндарга). Кит әле янымнан!. (Миндар читкәрәк китә.) Бөтенләй кит! Мәрьям Иренне рәнҗетәсең, Сәкинә апа. Борынгылар әйтмешли, алла орыр , Сәкинә Ору түгел, муенымны борса да өйгә кертмим мин ул җәфаны (Миндарга) Икмәк пычагының кайрап куелганын беләсеңме? Миндар Беләм инде, тавык суйдыртам дип кайраткан идең Сәкинә. Әҗәлсез үләсең килмәсә, кайтма, Балагың белән тор ( Китә.) М инд ар (башын тотып) Найларда кунармын. Ситдынк Безгә кайтырбыз, Миндар абый. Мин дар. Өеннән хатыны куып чыгарган дигән гарьлеге дә бар бит әле аның... Мәрьям Үзем ташлап чыктым диярсен. М и н д а р Авыл советына чакыртып, хатыныңны ник ташлап чыктың дип тирги башласалар? Снтдыйк Тиргәмәсләр. Көйләрбез. М и н д а р Аңламыйсыз Сәкинә кыз бала Ялгыз йортта ялгыз башы. Курыкса, йоклый алмаса? Нури (уйлап торганнан соң). Сугышны беренче булып кем башлады? Миндар. Ни инде. Гөлүзә инде. Нури Минем фермада сугыш чыгарып, мине хур итте Семья бозды Бидонын юмый, утарын чистартмый, шул дәрәҗәгә төшеп жит- те ки. хәтта югалган сыерын да эзләми Ферма советының дүрт члены монда Тавышка куям Балакны куарга дигәннәр кул күтәрә. Мәрьям Башкалар да куды, без дә кусак, кая барыр ул бала? Башта шунысын уйла. (Китә.) Ситдынк Комсомол секретарена «Гөлүзәне карармын, ярдәм итәрмен».— дидең бит Сүзеңдә торуын шулмыни? (Китә.) Нури. Миндар абый нәрсә әйтер? Миндар. Нәрсә әйтер дип, ни инде... Нур и Ни? Миндар. Кусан да ни инде, кумасаң да ни Үзең кара инде, энем (Китә.) Нури Я. зоотехник, нишләтәбез бу Балакны? М әр в а н Кешене жәлләргә кирәк. Нури. Балак шикеллесең дәме? Мәрван Аннан яманракларын да яратыйк. Нури. Яратыйк?! (Уйлый, үзенчә нәтиҗә ясап) Гөлүзәнең кашы да кара инде аның... Мәрван. Кашы да кара, буе да зифа Нури. Әллә үзенә өйләнеп үк җибәрәсеңме? .Мәрван. Сез аңа өйләнерсез. Н у р и. Ни өчен син түгел? М ә р в а н (җавап тапмыйча). Мин өйләнгән кеше . I I у р н. Үзең өйләнгән кеше, үзең яратам дисең. Ничек инде бу? Мәрван. Мин кешеләрне яратыйк дим. Ну р и (үзенчә аңлап көлеп җибәрә). Ха-ха-ха Аңладым, аңладым Өйләнгән ирләргә Балак кебек кызлар да ярап тора шул. Мәрван (әрнеп, кире мәгънәдә). Дөрес аңлагансыз ' Нури. Ачуланма, дус кеше. Үтенечегезне канәгатьләндерәм Балакны монда калдырам Әмма үзе өчен дә, сөте өчең дә син жавап бирәсең. Китә. Гөлүзә керә, яңа гына юган чәчен кесә көзгесенә карап тарын. Гөлүзә (көзгедән үзенә караган Мәрванны күреп). Нәрсә миңа без белән тишкәндәй текәлдең? Мәрван Бүген сезнең белән спектакльгә чыгам. Г ө л ү з ә. Кит аннан... М ә р в а и Китмим. Сезнең белән чыгам. Гөлүзә Башка егеткә вәгъдә куйдым. Мәрван. Сезнең егетегез юк. Гөлүзә. Синең генә ул кызың юк. Мәрван. Бар. Ул — сез. Г ө л у з ә (карап торганнан соң). Син мина ошамыйсың. м ә р в а н. нәрсәм ошамый----------------------------------------------------- I <>лузә Колакларың болай иттереп тора , М ә р в а н. Сезнең дә күзләрегез пыяла ватыгы кебек зәнгәр I я л ү з ә. Күк йөзе кебек зәнгәр диген Мә.рван, Үзегезне матур дип әйтергә телисезме? Гөлүзә. Матур шул. Мин синең ише генә түгел. М ә р в а н. Миннән әллә ни артык җирегез дә юк. Бер сүз белән < генә әйткәндә, без пар килгәннәр. а Гөлузә (әче елмаеп). Пар килгәннәр?.. Кызык кеше син. Ярар, Е спектакльгә мина ияреп чыгарсың. Тик кара аны: клубта бүтән кыз- ® ларга да күг з уйнатсаң, холкым начар, нәрсә т\ры килсә, шуның белән ♦ бирермен. я М ә р в а н. Әгәр үзегез ялт-йолт карана башласагыз? Гөлүзә. Озак уйлап торма. Бер кулын белән толымымнан урап ® тот та. икенчесе белән күземнән тубал очыр. Мәрван. Үпкәләштән генә булмасын. Спектакльгә барганда нин- » ди күлмәк киярсез икән? о Гөлүзә. Синең ишеләр өчен шушысы да бик таман. Мәрван. Чынлап торып бер әкәмәт ясыйк әле, Гөлүзә. Мин дә = фатир хуҗамның карачкысын чишендерәм. (Көләләр.) Гөлүзә (уйлап торган булып). Нинди күлмәгемне киим икән соң? (Мәрванга. булмаган күлмәкләрен санап) Ефәгемнеме, йоннымы. капроннымы, нейлоннымы? Мәрван. Крепдешинын Гөлүзә Крепдешинның ни төслесен? Буйлысынмы, шакмаклы* сыймы, чәчәклегенме, яфраклысынмы, борчаклысынмы? Мәрван. Борчаклысын. Гөлүзә. Ә аякка? Мәрван. Анысын белмим шул... Гөлүзә. Ак оекбаш белән биек үкчәле туфли! Мәрван. Сез кием сайларга бик оста икәнсез. Гөлүзә. Алтынчы класста «Беренче театр» дигән пьеса укыган идек, шуннан өйрәнеп калдым. Үзең дә галстук тагарга онытма. Кызлар белән чыгасың бит. Мәрван. Сөйләшкәндә бер-беребезне хөрмәт итеп «сез» дип сөйләшик. Гөлүзә. Онытмасам шулай диярмен Мине спектакльгә барышлый өйгә үзең кереп алырсың. Мәрван. Нишләп? Гөлүзә. Кыяфәтеңне әни дә күрсеъ. Алам-салам кеше белән бусаганы да атлатмый ул. Мәрван. Әгәр мин ана салам гына булып күренсәм? Г өл ү з ә. Беренче сортка үтмәсәң дә, икенче сортка үтәрсен әле. (Кул биреп.) Кичке җидедә Мәрван. Җидедә. (Китә.) Гөлүзә (тантана белән). Гомерен буена егет карамас дип мыскыллыйлар иде. Күзләре маңгайларына менсен әле. Үч итеп, авыл егетләренә сәлам дә бирмим бүген. Мәрьям керә. Мәрьям апа. мина борчаклы крепдешин күлмәгеңне биреп тор әле. Спектакльгә чыгарга. Кәтүк үкчәле пфлиек бетәя ак оекбашыңны ла Мәрьям Ул күлмәкне үзем киярмен дигән илем Сиңа чия тесле- сен биримме? , _ , Гөлүзә Мәрьям апакаем, зинһар, борчаклысын. Теге тәти белән таныштым бит. М ә р ь я м. Булмас ла. Г Гөлүзә. Чәчрәпләр китим Бүген барам дисәм, бүген үк ала. Мәрьям. Исәбен чыгаргамы соң? Гөлүзә. Берәр атна сынап карыйм әле Мәрьям. Ошаса чыгармын, ошамаса юк диген. Гөлүзә. Аның кебек егет сезгә туры килсә, берегез дә ошаса дип тормас иде әле. Тавышы ук башка. «Сез» дип кенә сөйләшә. Синең Нурыеңа минем Мәрваныма житәргә кая ул! Мәрьям. Беренче очрашудан соң ук башыңны җуйгансың. Гөлүзә. Икебез дә бик башлы. Күлмәк кенә юк менә. Мәрьям Мәхәббәте чын булса, шушы күлмәгең белән дә яратыр ул сине. Гөлүзә. Ул яратса да, мин моның белән чыкмыйм. Крепдешин кирәк миңа. Борчаклысы. Бир! Мәрьям. Бирмим, Гөлүзә. Гөлүзә. Мәрванны мин эләктердем Шуңа эчең ут яна Күлмәгеңне дә шул ачудан бирмисең. (Китә.) Мәрьям (башын чайкап). Акылыннан язган! Икенче пәрдә Гөлүзәләр ее. Жиһазга таманрак булса да. чиста җыештырылган Пәрдә күтәрелгәндә ачык сандык янында Мәүлидә. Кулына кызлар күлмәге тоткан килеш уйга талган. Мәүлидә. Аңа дип алган булдым. (Сандыктан туфлилар алып.) Җаннары гына юк бит. (Шыгырдап капка ачылган тавыш.) Кайтты. Киемнәрне сандыкка бикли. Гөлүзә керә. Г өлүзә. Уф Мәүлидә. Артыңнан кудылармы әллә? Гөлүзә Үзем теләмәсәм, куганга гына йөгерә торган кешемени мин (Чишенә-чишена.) Ашау әзерме? Мәүлидә. Плитә өстендә. Гөлүзә ашыгып кашык, тәлинкә ала. Чүмечен, ялгышып, идәнгә төшереп жнбәрә. Итәгеңә ут капкандай кыланасың. Гөлүзә. Уты да капты, карын да ачты (Аш салырга чыга.) Мәүлидә. Нәрсә булган моңа? Гөлүзә (аш күтәреп чыга). Ай, кулым пеште, пеште... Мәүлидә (өстәлгә икмәк куеп). Ат белән капка төбендә көтеп тормыйлар үзеңне. Кабаланма. (Карап.) Ярты чүмеч аш белән .. Өстим әле. Гөлүзә (тәлинкәсен бирмичә). Кирәкми. Күп ашасаң, йөргән чакта чап-чоп иттерә. (Тончыга.) Мәүлидә. Ашыга торгач, тончыгып үләрсең әле, каһәр суккыры. (Йомшак кына кундырып ала.) Гөлүзә (тәлинкәсен этеп). Туйдым, рәхмәт. (Тора.) Мәүлид ә. Чәй эчмисеңмени? Г өлүзә. Әллә балың бар? Мәүлидә. Кайдан килсен ул безгә? Гөлүзә. Варенье да алмагансыңдыр инде? М ә ү л и д ә. Акча калдырдыңмы соң? Г өлүзә (көзге каршында толымын сүтә, чәч тасмаларын әнисенә сузып). Үтүк белән бастыр әле, әни. Мәүлидә Элек бастырганнарым өчен дә үкенәм әле. Гөлүзә (тасмаларын урындык аркасында шомартып). Безгә яңа зоотехник килде. Мәүлидә. Ниндирәк кеше? Гөлүзә. Күмер күз. дуга каш, чәчләре дулкын-дглкыя... М ә ү л и д ә. Чибәр икән. Гөлүзә. Чибәр генә дә түгел, ифрат чибәр Мәүлидә. Алайса, озак эшләмәс, кияүгә китәр, х Гөлүзә. Ул егет кеше, әни. * Мәүлидә. Егет кеше? < Гөлүзә. Килү белән ферманы да карады, көтүлекләрне дә әйлән- _ де Аяклары Нуриныкы кебек камыт та түгел, Миндар абый кебек Е болаи-болай да атламый. Китә инде туры гына басып, тып-тып атлап ” Мәүлидә. Әйбәт икән. ♦ Г ө л ү з ә. Әйбәт кенә дә түгел, ифрат әйбәт! Үзен күрү белән бөтен ® кызлар телсез калды. Мәүлидә. Синең генә телең ачылган. Гөлүзә. Шул егет бүген безгә киләчәк. s Мәүлидә. Монда нәрсә калган аңа? Гөлүзә. Спектакль карарга барабыз. Үзем чакырдым “ Мәүлидә Кызның өйгә егет чакырганын кайда күргәнен бар? > Гөлүзә. Юк белән бер тапкыр гайбәтемне тараттылар — җитте 3 Кем белән киткәнемне, кая киткәнемне белеп тор. Мәүлид ә. Киләм дидеме? Г ө л ү з ә. йөгерә-йөгерә киләм диде Мәүлидә. Акылга үзең кебегрәктер Чакыргач, өендә күрсәтер нәрсәң булса иде. Гөлүзә. Түшәм-идән сап-сары, .морҗа ап-ак. Мәүлидә. Әниең кулы бит алар. Гөлүзә. Булса ни. Гөлләребез дә шау чәчәктә Мәүлидә Төпләренә берәр кашык су сипкәнен бармы сон? Гөлүзә. Мондый тәрәзә пәрдәләре дә бездә генә. Мәүлидә. Анаң кешедән сатып алгач. Гөлүзә. Әминаларнын бөтенесендә үзем эшләдем дип әйтермен. Мәүлидә. Синнән алданрак мин әйтермен әле анар. Гөлүзә. Әни, мина дип алган күлмәгең юкмы? М ә ү л и д ә Юк. Г ө л ү з ә. Түфлиләрем дә юк. Мәүлидә Чистартып, чүәгеңне ки. Гөлүзә (чүәгеннән аяк бармагын күрсәтеп). Сүтелде дип кичә үк әйттем бит инде Әни, оегынны гына бир әле. Мә үл и дә. Син эш кешесе, акча табасың. Үзен сатып ал. (Кашык- савыт алып кухняга чыга.) Гөлүзә (оек үкчәсе тишегеннән кул бармагын чыгарып). Ак оекбаш! (Чүәкләрен карап ) Биек үкчәле туфлиләр! (Күлмәген карап ) Борчаклы крепдешин!. Авырдым дип бармый калсам?. (Ишек шакыйлар.) Килеп тә җитте . (Башына сөлге урый, хәлсез тавыш белән.) Керегез. Мнндар керә, башын марля белән чорнаган, кухнядан Мә үл я дә чыга. Мәүлидә (карап) Нишләп икегез дә чалмалы? Гөлүзә. Башым сызлый, спектакльгә чыкмыйм М ә ү л п д ә. Сина нәрсә булды. Миндар? Гөлүзә (көлеп). Кандаласы балта белән баш сөяген җимергән. Миндар. Юк инде, балта белән түгел инде... Гөлүзә. Кисәү агачы белән генәмени? Мнндар. Баскычтан төшкәндә абынып киттем дә, шунда гына Мәүлидә. йомышын бар идеме әллә, Миндар? Миндар Йомыш дип инде, сүз генә. 8' в «К У » М 3. Гөлүзә Сүзен булса, .хатынын белән бергә килегез. Миндар. Ярый инде алайса... (Ишеккә юнәлә.) Мәүлидә Килгәч сөйләмичә китмә инде, Миндар. Мин дар. Мәүлидә түти, Гөлүзәгә әйт әле: безгә барып, Сәкинәне тынычландырып кайтсын. Мәүлидә. Борчыган кешесе тынычландырсын. Гөлүзә. Мин борчыдым аны. Сугыштык! Пыр тузып! Миндар Шуннан сон Сәкинә белән арабыз нитте дә китте. Эштән кайтып керүем булды — чөйдәге чүмечне алды да... (Башын күрсәтеп.) Менә. Чүмечнең сабы сынды. Гөлүзә. Кайгырма. Кандалаңа үзем яна чүмеч алып бирермен. Сабы сынмый торганын. Миндар Чүмече чүмеч, менә Сәкинәне әйт син. Елады, елады да пружиналы караватына бөгәрләнеп ятты. Йөрәгемә ябышты, бүтәкәм сызлый, үләм, диде, аннан сикереп торды да мине өйдән үк куып чыгарды Мәүлидә түти, син олы кеше, фермада әйткәннәрем ялгыш булды, дип, Сәкинә янына Гөлүзә үзе барып кайтсын әле. Мине өйгә кертер иде. Мәүлидә (Гөлүзәгә). Нигә ир белән .хатын арасын бозасың? Гөлүзә. Тормасын андый үләт белән. Миндар. Хатын табулары бик кыен бит. Гөлүзә Исең китмәсен, алсан үзем чыгармын. Мәүлидә. Кемнән сорап? Гөлүзә. Хәзер берәү дә сорап чыкмын инде. Мәүлидә. Менә сиңа! (Гөлүзәгә сукмакчы була, тегесе борылып өлгерә.) Гөлүзә. Кандаласы әллә ниләр сөйләп йөргәч... Мәүлидә. Ул сөйләсә дә, син сөйләмә. М н н д а р (китәргә җыенып). Ярар инде, минем өчен нитмәгез. Мәүлидә. Миндар абыеңнан хәзер үк гафу үтен. Гөлүзә. Башта хатынының телен тыйсын, аннан үтенермен. Сәкинә керә, ялан баш, халат сәдәпләре рәтләп каптырылмаган. Сәкинә (берәүгә дә сәлам бирмичә). Чыгып китүен күргәч тә. Балакларга бара бу дип калган идем. (Миндарга.) Ай, җәфа... М и н д а р. Алай итмә әле, жаным . Сәкинә. Эндәшмә дип бер әйттемме мин сиңа! Мәүлидә. Иреңнең безгә килүендә гөнаһ юк, Сәкинә. Сәкинә. Кызың гөнаһ чүлмәге. Кәнтәйләнеп, законлы хатынның законлы ирен ул аерта. Ул аздыра. Ул мине иремнән тукмата. (Миндарга күрсәтеп ) Кызын чакырганга килеп, шулай жәелеп утырган ул. Гөлүзә (Миндарга). Мин чакырганга килдеңмени син? М и н д а р. Юк инде, ни инде... Мәүлидә Кызым турында мондый сүзне тагын бер әйтсәң, имандыр менә, газетка бастырам. Ә хәзер — әнә ишек! Сәкинә. Акчаны бирми китмим. М ә ү л и д ә. Нинди акча? Сәкинә (Мнндарны күрсәтеп). Менә бу мәләвине хәйләләп, Балагың аның акчасын алган. Мәүлидә Юк инде, юк Ансын сөйләмә дә, ышанмыйм да. Гөлүзә. Ышанма, әни. Миндар абыйның миңа бер тиен дә акча биргәне юк С ә к и и ә. Өйдә үзе әйтте. Бирдем, диде. М п н д а р. Ниттем генә дидем бит мин. Сәкинә. «Ниттең» — бирдем дигән сүз инде ул. Миндар. Юк. «ниттем» — югалттым дигән сүз. Мәүлидә. Минем кызыма синең акчаң нәрсәгә? Сәкинә. Ничек нәрсәгә? Башына дисән өстенә юк. Коеп куйган ар як хәерчесе бит. Мәүлидә. Аллага шөкер, башына да дигәннәре. Мәүлидә, йөри дип даның чыкты, карак дип данын чыкты. Тагын ниләр генә ишетәсем бар икән син ләгънәт аркасында. (Гөлүзәгә берничә тапкыр эләктереп тә ала.) Гөлүзә. Авырта бит!.. Мәүлидә. Сиңа киткән чыбык, утын итсәң, кыш ягарга җитәр иде. Ни өйрәттем, ни өйрәттем, һаман акылга килмәдең. (Кычкырып.) Сөлгеңне сүт! Гөл үз ә. Хәзер инде башым чынлап авырта. Елыйсым да килә. Мәүлидә. Таш белән аткан саен аш белән атарлар дип уйлаган идеңме әллә? Явызланган саен күбрәк еларсың. Гөлүзә (еламсырап). Кандала... Мәүлидә. Берсе Кандала, берсе Дивана, син үзен генә әллә кем! Г ө л ү з ә. Дөресен әйтсеннәр. Мәүлидә. Киемен юк, дусларың юк, телең —урам теле, эш сөймисең, нәрсәсе дөрес түгел? Гөлүзә. Барысы да дөрес. (Кулъяулыгын ала.) Мәүлидә. Яулыгын гына кара син аның! Гөлүзә. Юармын әле. Мәүлидә. Көннәр буе су буенда ятып... Сиңа әйткәнче эткә әйтсәң... (Суга китә.) Гөлүзә (уйлап торганнан соң). Дөньясыка ачу итеп шушы өтек киемнәрем белән чыгам. Мәрьям. Исәнмесез. Гөлүзә. Исән. Мәрьям. Кеше кешене болан каршыламый. Гөлүзә. Мин кеше түгел. Мәрьям. Кеше булмыйча, кеше син Гөлүзә Кеше булганыма күрә күлмәгеңне биргәнсең икән. Мәрьям. Тормышта кием кирәклеген дә аңласын дидем. Гөлүзә. Анысын анладым. Калганнарын башка вакытта аңлатырсың. (Бүлмәгә юнәлә.) Мәрьям (төенен биреп). Мә. Гөлүзә (төенне сүтеп). Мин сораганнар.. Рәхмәтнең ниндиен әйтим икән? Үз кызыма да синен исемне кушармын, Мәрьям апа. Мәрьям. Әллә кзйсы керә. Киен инде. башына, өстенә дисән өстенә дә бар. Менә Г ө л ү з ә. Акчага да сездән байрак яшибез, әйеме, әни? Мәүлидә. Шулай булмый ни, кызым!.. Сәкинә. Акчамны бирмәсәгез, милициягә барам. Мәүлидә. Гомерең милиция юлында үтсен. 1 ө л ү з ә. Тырыша торгач, төрмәсенә үк илтеп кертсен. Мәүлидә (Гөлүзәгә). Я, я, син тагын, язмаганны... (Сәкинә белән Миноарга.) Сау булыгыз. М и н д а р. Әйдә, җаным. Сәкинә. Синең аркада шушы көнгә калдым мин. Капкадан да керәсе булма. Балта белән башыңны чабып өзәрмен. (Китә ) Мин дар. Ситдыйкларда кунарга туры килер инде. (Китә.) Мәүлидә. Миндар сиңа акча бирдеме? Гөлүзә. Бирмәде. Мәүлидә (көянтә күтәреп). Дөресен әйт, юкса бәреп үтерәм. Гөлүзә. Бирмәде. Тишек оегын кия. Мәрьям керә. Кулында төен. Гөлүзә күрше бүлмәгә керә. Нури керә, кулында чиләк. Нури Исәнмесез... дисәм, кеше юкмыни? Мәрьям. Кеше юк, мин генә бар. Нури. Балак кайда? Мәрьям Күрше бүлмәдә. Нури. Шулаймы. (Бүлмәгә юнәлә.) Мәрьям. Ярамый. Киенә. Бу нинди чиләк? Нури Балакныкы. Үз искесен фермага илтеп ташлаган да аннан яңаны чәлеп киткән. Мәрьям (карап). Бу —ферма чиләге. Нури Ферманыкыларның кыналарына игәү белән берәр сызык сыздым. Моның сызыгы юк. Мәрьям. Онытылып калгандыр. Нури. Калмаган. Балак алыштырган. Мәрьям. Аермачык беләсеңме? Нури. Шул хәерчедән башка бүтән кем урласын? Мәрьям. Гөлүзә спектакльгә җыена, чиләгең белән кәефен бозма. Нури. Кәеф дип Җәмәгать милкен сыерларны саклагандай сакларга тиешбез. Ул бер чиләкне, син икенче чиләкне... Мәрьям. Җитте. (Чиләкне өй алдына чыгарып куя.) Нури. Аннан алып китәрләр. Мәрьям. Алсалар, хакын үзем түләрмен. Нури. Хак дигәннән, менә билетлар. Уникенче рәт. Сиксәнешәр тиен. Бер сумлыклары беткән иде. М ә р ь я м. Мин кергәндә бар иде (күрсәтеп.) Менә. Нури (Мәрьям билетын карап). Бер сумлык шул! Болай булгач, сиксән тиенлекнең берсен кире кайтарырга туры килә инде. (Билетын кесәсенә сала.) Мәрьям. Спектакльгә нигә костюмыңның яңасын кимәдең? Нури. Акча түләп билет алгач, искесе белән дә кертерләр әле. Мәрьям. Син ай-һай сакчыл да соң. Нури. Өй җиткерәсе бар бит. (Кәгазь күрсәтеп.) Егерме кубометр агач бирделәр. Мәрьям (Нурины сынау өчен). Леснигын җайласаң, егерме кубометрны егерме биш тә итәрсең әле. Нури. Ике яртыны алып кайтып куйдым инде. Мәрьям. Тозлаган кыяр да тапсаң... Нури. Табам. Бер-ике кило балык та кыстырам Агачын гына кызганмасын, хе-хе-хе... Нигә тәрәзә янына киттең, Мәрьям? Мәрьям (тәрәзәдән карап). Кояш битен болыт каплады Нури. Нигә каплады? Мәрьям. Синен балык белән кыяр турында сөйләвеңә оялды, күрәсең. Нури. Икебез яшисе йорт бит. Мәрьям. Андый вәгъдәм юк. Нури. Мин сиңа әйләнәм, Мәрьям. Мәрьям (әрнеп). Чиләгеңне алып киттеләр Нури (ишекне ачып чиләкне ала). Китмәгәннәр бит. Бүлмәдән киенгән Гөлүзә чыга, Нури хәйран кала. Гөлүзә! Гөлүзә (биленә таянып). Тыңлыйм, сэр. Нури. Ай, мәмзел, ай, Өти... Г ө л ү з ә. Сиңа борылып та карамам дигән идең дә, күзең үгезнеке чаклы булды. Нури (ачуланып). Үгезнеке». Куяның турында идарәгә әйттем. Табылмаса, бәясен Ситдыйк белән икәүләп түлисез. н^и3 ЛАП!.3 һәрвакыт күнелле хәбәрләр генә китерәсез, сэр. Нури. Фермага.^ төнге дежурлыкка да син төшәсең Гөлүзә Фатыйма апа чираты Нури. Ул авырый. Гөл үзә. Бер үк нәрсә турында ике сөйләргә яратмыйм. (Мәрьям w каршында бөтерелеп.) Матур дисең инде? < Нури. Әйтү белән эшкә йөгерсәң, тагын да матуррак булыр идең. < I өлүзә. Матурлыкка мохтаж кеше йөгерсен. (Бетерелеп). Егеа тем көтә. х Нури. Әйтерсең, егет өчен генә яратылгансың. ® Гөлүзә. Билгеле, сыер өчен түгел инде. Болан итик: фермага ♦ үзең бар. Мин бер төнгә монда синең өчен мөдир булып торырмын. ш Нури (ярсып). Син китмәдең инде, фермадан үзем китәм Гөлүзә. Китсәң ни. мондагылар синнән башка да эшли алырлар. = менә син бездән башка яшәп кара (Бүлмәгә уза.) z Мәрьям. Гөлүзә спектакльгә чыксын, Нури. Нури. Ә фермага кем барыр? « Мәрьям. Әгәр үзең барсаң? Мөдирнең шундый адым ясавы - кешеләр каршында дәрәҗәңне дә күтәрер иде. 2 Нури. Таң белән урман кисәргә китәм Мәрьям. Бер көн соңрак барырсың Нури. Ул кварталдан алтмышлап кешегә агач бирелгән. Шомасын сайлап бетерсәләр, миңа чатлы-ботлысы гына калса? Мәрьям. Ярар. Кешедән алданрак син бар Шомаларын сайлап син кис. Кәкре-бөкресе башкаларга калсын. Фермага мин төшәм. Нури. Яшә. Мәрьям! Минем өчен җанын да жәлләми торган чын коммунизм кешесе син. Мәрьям. Шулай булмый ни, кеше чистартмаган утарны мин чистартам. кеше сава алмаган сыерны мин савам, кеше бармаганга мин барам Нури Син корыч! Син машина! Мәрьям Машина... Кешегә исәплисеңдер дигән идем. Тхры әйтүеңә рәхмәт. Нури. Сөзешмик инде. Мөгезебез юк бит Мәрьям. Мин мүкләк тә түгел. Бүлмәдән Гөлүзә чыга. С и т д ы й к керә. Ситдыйк. Дусларым, бөтенебез өчен дә сөенче! II у р и Идарә акчалата бүләк биргәндер Ситдыйк Булмады. (Мәрьямгә.) Синеңчә? Мәрьям Фермабыз унөченче урынга күтәрелгәндер Ситдыйк Батмады (Гөлүзәгә.) Синеңчә? Г өлүзә. Миңа үгез үлсә — ит. арба ватылса утын Ситдыйк. Үзем әйтәм. (Нурига.) Бер яртыны куясыңмы5 Нури. Ике сум сиксән җиде тиен тора ул. Бер пачка «Север» да җитәр сиңа. . Ситдыйк. Ундүрт тиенгә дә риза (Мәрьямгә.) Синнән нәрсә? Мәрьям. Миннән? (Кулъяулык бирә.) Мә Ситдыйк (карап) Чиккән. Рәхмәт. (Гөлүзәгә.) Синең сандыктан чәрсә чыгар Гөлүзә. Анда сиңа түгел, үземә дә юк әле. Ситдыйк Сабыен бар Гөлүзә Сабыем5 Китсәнә, хыялый . Ситдыйк Куянын бозаулаган Шуңа күрә качып йөргән икән. (Шатланып.) Барлык бозауларны да исән-сау алдык. Нури (кулын селтәп). Әй, мин тагын Ситдыйк. Андый бозауны төшегездә дә күргәнегез юктыр. Аяклары кыска, юан, күзләре йодрык кадәр... Гөлүзә (йөзен чытып). Матур икән... Ситдыйк. Сыер гына түгел, май чүлмәге булачак, карап кайтасынмы? Гөлүзә. Дежур кеше карар әле Мәрьям. Мин дежур. Киттек, Ситдыйк. Нури (көнләшеп). Ситдыйк дус, фермага син дә барасынмыни? Ситдыйк. Төнгә Дамир чыга. Тәжрибәсез. Көтүе таралып, игенне таптатмасын иде дим. Әйдә, Мәрьям. Нури. Мәрьям, әтиең дә авырый. Син клубка гына чык булмаса. Фермага үзем барам. Мәрьям. Төнегез имин узсын. Нури чиләген ала, Ситдыйк белән чыгалар. Нури кире керә. Нигә борылдың? Нури (билетлар биреп). Икесен дә сиңа бирим әле. Алучы булса сатарсың, булмаса, акчасын кире кайтарып алырсың. Мәрьям. Аңладым. (Китәләр. Мәүлидә судан кайта, кызына карап тора.) Г ө л ү з ә. Килешәме, әни? Мәүлидә. Кеше киеме кештәк кенә. Үз киемең тәнгә җылырак булыр иде. Г ө л ү з ә. Булыр иде дә, юк бит. Мәүлидә. Булганын ки. Гөлүзә. Затлы түгел. Мәүлидә. Бүгенгә кадәр затын тикшерми идең. Гөлүзә Ә менә бүгеннән соң тикшерәчәкмен. Киенәчәкмен. Күлмәк тә алам, туфлиләр дә... Мәүлидә. Акчасын кайдан алырсын? Г өл үзә. Эшләрмен. Акчасына була эшләрмен. Кием дип кешегә ялынмас өчен эшләрмен. Мәүлидә. Җаным тыныч түгел. Теге кешең читтән дә килгән булгач, кызык итеп кенә... Гөлүзә. Мин үзем кызык итү өчен йөрим Моңа кадәр авыл егетләре мине хәтта танцага да чакырмадылар. Менә Гөлүзәне күрсеннәр инде!.. Мәүлидә. Акылы ничегрәк соң? Гөлүзә. Әй, әни, клубка чыгып кайту өчен бите булгач, акылы нәрсәгә! (Тәрәзәдән күреп.) Килде. Мәүлидә. Башта үзем сөйләшим әле. Теге якка чык. Гөлүзә (чыгышлый). Исеме Мәрван. Мәүлидә. Мәрван?.. Исеме дә кешенеке төсле түгел икән. Гөлүзә (теге яктан башын чыгарып). Аның белән «сез» дип сөйләшәләр. (Югала.) Мәүлидә (ишек шакыганны ишетеп). Кер, улым. Мәрван керә. М ә р в а н. Исәнмесез, апа. Мәүлидә. Бер килеш. Д\әрван. Минем исемем Мәрван Зоотехник. Мәүлидә. Алай икән. Ни йомыш? М ә р в а н. Миңа Гөлүзә кирәк иде. Мәүлидә Авылда Гөлүзәләр бишәү. Безгә ялгыш кергәнсеңдер Мәрван. Мин эзләгән Гөлүзәне шушы йортта тора, диделәр. Мәүлидә. Син эзләгәне нинди Гөлүзә сон ут’ Мәрван. Үткен сүзле. Шаян, чая Сыер сава ул. әйтв'енме?"ДӘ Илтәш - 1;‘Ре аиы «лкаурак та дип .«илиләр Шуиы Мәрван. Кеше ни сөйләмәс, апа. Мәүлидә. Синең анаң бармы? < Мәрван. Бар. 5 Мәүлидә. Ул синең өчен борчыламы? Мәрван. Бик борчыла. £ Мәүлидә. Мин дә ана. Мин дә балам өчен бик борчылам. Мәрван. Тыныч булыгыз, апа. Мин явыз түгел Үзе кайда сон? ♦ Мәүлидә бүлмәгә уза, Г ә л ү з ә бүлмәдән чыга. Гөлүзә. Мәрван... - Мәрван. Исәнмесез. Хәерле кичләр. 01 Гөлүзә. Мин сине... сезне болай иртә килерсез дип уйламаган 2 идем. Мәрван Кергән кешегә башта урын тәкъдим итәләр. 2 Гөлүзә. Утыр... утырыгыз. Мәрван. Урынны түрдән бирү әйбәтрәк була. Гөлүзә Бигрәк күп өйрәтәсең. (Урындыкны күчереп) Утыр. М ә р в а н. Рәхмәт. (Утыра.) Гөлүзә. Тагын нишләргә кушасын? Мәрван. Килгән кунакка самовар куялар. Гөлүзә. Анысын үзем дә беләм. (Самоварга тотына) М ә р в а н. Эчмим. Рәхмәт. Гөлүзә. Эчәбез. Варенье белән. Мәрван. Нинди варенье? Гөлүзә. Ниндиен яратасың соң? Карлыганныкынмы, бөрлегәннекенме, чиянекенме, алманыкынмы? М ә р в а н. Хөрмәнекен Гөлүзә. Безнең бакчада хөрмә үсми шул. (Самоварны кире куя.) Мәрван (карап). Гөлләрне үзегез үстерәсезме? Гөлүзә. Үзем булмыйча. Бала-чага кебек ич мин. Гөл күрдемме әсәрләнергә житәм. Мәрван. Тәрәзә пәрдәләрегез! Сатып алгансыз, ахры Гөлүзә. Сатып алырга, гарип түгел бит мин. Сандыкта моннан матурраклары да бар әле. М ә р в а н. Идән, мичләрне дә чиста тотасыз икән. Гөлүзә. Фермадан кайту белән, котырган кебек, шуларга ябышам. М ә р в а н. Фермада да эшлисез. Өегез дә көзге кебек. Китаплар караштырырга вакыт каламы соң? Гөлүзә. Кала. Күзләрем чемердәгәнче укыйм. Мәрван Ип яраткан китабыгызның исемен белергә мөмкинме? Гөлүзә. «Зәңгәр шәл» Ун тапкыр укыдым (Сүзне башкага бору өчен.) Бу почмакка кием шкафы алып куям әле. М ә р в а н. Ул почмакка түгел, менә бу почмакка куегыз Гөлүзә Барысына да ул хәтле үк тыгылмагыз инде. Үз әйберемне үзем теләгән жиргә куярмын Мәрван. Килгәч, мин аны барыбер бу почмакка күчерәм. Гөлүзә. Чакырсам килерсез. Мәрван. Мин чакырмыйча да килә алам. Гөлүзә. Бигрәк тагын... (Борылып китә.) Мәрван. Шаярттым гына... Өегез бик әйбәт. Гөлүзә. Фермада гына әйбәт түгел менә. Мәрван. Группагыздагы сыерларны әйтер идем инде... Төзәлмәслек булып бозылганнар. Иткә генә тапшырасы бар үзләрен. Гөлүзә. Сөтләре дә артмасмыни? Мәрван. Бик тырышсагыз, группагыздан көнгә егерме литр артым алырсыз. Гөлүзә. Унбиш сыерга егерме литр — аз бит. Мәрван. Сезнекедәй сыерлар өчен күп әле ул. (Сәгатенә карап.) Безгә кузгалырга вакыт. Г ө л ү з ә. Ашыгасың. Күңелсезмени? Мәрван. Кайчаннан бирле сөйләшәбез, бер көлмәдегез дә. Гөлүзә (юри). Хи-хи-хи... Мәрван (үчекләп). Ха-ха-ха... (Чынлап көлеп җибәрәләр.) йорт мәшәкатьләрегез беткәндер бит? Гөлүзә. Кайту белән бөтенесен ялт иттердем. Мәрван. Сез мактаныбрак җибәрмисезме? Гөлүзә. Сүземә ышанмаган кеше белән сөйләшәсем килми. Мәрван. Нәкъ мин әйткән киемнәрне кигәнсез. Гөлүзә. Боларны да үзеңнеке түгел диярсең әле. Мәрван. Нишләп алай дим! Әниегез белән икәү генә яшисезме? Гөлүзә. Әтием мин беренчедә укыганда авырып үлде. Мәрван. Тормыштан зарланмыйсызмы? Гөлүзә. Әни колхоздан пенсия ала, мин сәламәт. Зарланмыйбыз. Кулъяулыгыгызны күрсәтегез әле. Мәрван. Кулъяулыкны?.. Менә. (Күрсәтә.) Гөлүзә. Янаны бирмәкче идем дә, үзегезнеке дә ак икән. Мәрван. Тик мин аңа ислемай сөртергә онытканмын. Гөлүзә. Хәзер сөртәбез. Борынны яра торганын. (Эзләнә.) Ай. хәерсез, магазинда андыйлары юк, зинһар, бирсәнә дип, Мәрьям апа алып чыккан иде. М ә р в а и. Ислемаегыз чынлап та юкмы әллә? Гөлүзә. Ансыз да торырга! Менә миндә никадәр акча! (Миндар акчаларын күрсәтә.) Мәрван. Бай сез. Гөлүзә. Башкалар хәерче дип сөйләгәч тә... Урам буйлап ничек барырбыз икән? Мәрван. Ничек телисез соң? Гөлүзә. Култыклый беләсезме? Мәрван. Беләм. Гөлүзә. Белсәгез, күрсәтегез әле һөнәрегезне! (Култыгын бирә.) Мәрван. Рәхим итегез. (Култыклый), Мәрван. Ни булды? Гөлүзә. Ай!.. (Читкә сикерә.) Г ө л ү з ә. Кеше кулы тигәч, минем тән әллә ничек тартылып китә икән. М ә р в а н. Моңа кадәр култыклашканыгыз булмадымы әллә? Гөлүзә. Нишләп булмасын! Кино саен егетләр мине озату өчен сугышырга җитәләр. Тик алар авылча гына озаталар. Култыклашмыйча гына. Без дә шулай гына барыйк. Мәрван. Рәхим итегез. (Ишекне ача.) Гөлүзә (шаярып). Рәхмәт, сэр. (Китәләр.) Өченче пәрдә Беренче пәрдә күренеше. Нури тактага күрсәткечләр яза. Нури (канәгатьләнеп). Әкрен булса да үргә! (Кибәргә элгән халатларны карый.) Чиста... (Тукталып.) Бишенче номер. Гөлүзәнеке ♦ Гөлүзә керә. Гөлүзә, һаман халат итәге иснәп йөрисеңме? Нури. Өстән икенче сәдәбе юк. Биш минуттан тагылган булсын = (Халатны Гөлүзәгә ыргыта.) 3 Гөлүзә. Бирсәң кулың белән бир, сэр. (Халатны кире ыргыта.) ♦ Нури. Түбәнчелек белән сәдәп тагыгызчы дип ялынабыз, хөрмәт- а ле мәмзел. э Гөлүзә. Адәм рәтле итеп сөйләшә дә белмисен. (Халатны ала.) = Нури. Ситдыйк янына бардыңмы? Гөлүзә. Чәчелгән үләнгә көтүен кертмәгән. Нури. Сине: «Кертсен!» — дип әйтергә жибәрдем бит мин. Гөлүзә. Ә мин: «Чәчелгәнгә зоотехник та кертергә кушмады»,— х дидем. 2 Нури Фермага Мәрван башмы, минме? Гөлүзә. Мәрван күбрәк белә. Нури. Сүз саен Мәрван да Мәрван. Алла диярсең. Гөлүзә. Ул синең кебек карга гына түгел инде. Белеп сөйли. (Вагонга юнәлә.) Нури. Ситдыйк янына яңадан бар Чәчелгәнгә кертсен. Гөлүзә. Сәдәп тагасым бар. (Вагонга керә.) Нури. Менә Әти! Ферма белән идарә итә башлады бу. Мәрван керә. Мәрван (блокнотына карап). Минем исәпләүләр буенча... Нури. Айга күпме акча тиясен хисаплыйсыңмы? Мәрван (тыныч кына). Әйе. Нури. Ул акчаны кая куярсың икән? Мәрван (шаяртып). Хатынга жибәрәм. Малай үстерәм ич Нури. Алай икән. Ситдыйкка Балак аркылы нинди сүз әйттердең? Мәрван. Беренчедән, ул кыз Балак түгел, ә Гөлүзә. Икенчедән, Ситдыйкка бер сүз дә әйттергәнем юк. Нури (тәрәзәгә килеп). Гөлүзә, чык әле! Гөлүзә (тәрәзәдән). Синең дә сәдәп төштемени? (Мэрванны күреп.) Мәрван! (Вагоннан чыга.) Нигә чакырдыгыз? Мәрван. Ситдыйкка нинди сүз әйттең, Гөлүзә? Гөлүзә. Нинди дип, кичә икәү сөйләшкән идек бит, чәчелгән үләнгә көтү кертмәбез дип. Шуны гына әйттем. Ситдыйк керә. Нури. Ни өчен көтүне чәчкәнгә кертмәдең? Ситдыйк. Мәрван да кертергә кушмаган бит. Нури. Син мин кушканча эшлә Ситдыйк. Синең фермада беренче елың, минем дүртенче елым. Кайдагы үләнне кайчан ашатырга кирәклеген синнән яхшырак беләм. (Китә.) Нури (артыннан кычкырып). Белмисең, берни дә белмисен. Гөлүзә. Ситдыйк та синнән күбрәк белә. Нури. Инде син дә Нурины өйрәтәсеңме? Мәрван. Хакы бар. Нур и. Өйрәтү өчен акыл да кирәк. Мәрван Акылы да кешенекеннән ким түгел. Нур и. Гөлүзәне ни өчен яклаганыңны беләм. Мәрван. Белсәң бик әйбәт. Көтүлекнең иң начар участогын бозып чәчелгән егерме гектар үлән инде ул. Шул үләнне хәзер ашатсак, җәйге челләдән дөньясы саргаеп көйгәндә сыерларга нәрсә бирербез. Нур и. Идарә җаен табар әле. Мәрван. Җаен без табарга тиеш аның. Чәчелгәнгә биш көнсез мал кертмәскә. Н у р н. Ә план? Көнгә уналты кило бит! Аның өчен идарә каршында син җавап бирерсеңме соң? Мәрван. Бирермен. Гөлүзә (Нурига) Ферма өчен Мәрван җавап биргәч, син нигә кирәк? Нури Бидоныңны юарга өйрәтергә, яныңда каравыл торып, сәдәбеңне тактырырга кирәк мин. Аңладыңмы? Гөлүзә Аңладым. Гаҗәп тә кирәкле кеше икәнсең. Нури (Мэрванга). Икебез ике якка сөйрәсәк, эшләр алга бармас, дус кеше Икебез дә минем якка каерыйк. Мәрван. Кая барганыгызны аңламыйм. Юлыгыз юк кебек сезнең. Нур и. Килгәнеңә ике атна. Зоотехник булып син дә әллә ни куандырмадың. Мәрван. Узган елга караганда көнгә бер центнер артык савабыз м ы э Нур и. Ике йөз сыерга көнгә бер центнер... Мәрван. Көнгә центнер, елга утыз алты тонна! Иртәгәдән тагын дүрт сыерны утарда калдырабыз. Н у р и. Кем сыерларын? Мәрван Берсе Гөлүзәнеке, икесе... Нури (бүлдереп). Аңлашылды. Г ө л ү з ә. Нәрсә аңлашылды? Нури Утарда асрагач, сөт артканын сиздең, җаен да табасың. Гөлүзә. Бөтен гарип-гораба, җитлекми туганнарын миңа тутыргач! Ачуымны китерсәң, берсен дә көтүгә чыгармам. Нури Печәнен тапсаң — чыгарма. Гөлүзә. Юк инде, сэр, печәнен син табарсың. Нури. Нервамны кузгатма Гөлүзә. Синдә генә нерва, миндә юк. Уйлап кара, беткән баш, мин районда иң артта бит. Бер сүз әйттенме, торасың да печән, торасың да печән. Нури. Юрганыңа күрә аяк сузасың. Гөлүзә. Юрганның яңасын, бөтен буйга сузылырдаен тегегез мина. Нури. Тегүен тегәрбез. Башта юрганына җитәрлек итеп ефәген тукы. Гөлүзә. Баш саны тулсын өчен генә калдырылган имгәкләр белән тукырсың менә. Ни өчен аларның бөтенесе дә мина гына? Бер өлешен миннән алып башкаларга да бирик Башкалардан алып, миңа да рәтлерәк сыерлар беркетегез. Н у о и. Менә Мәрван нәселле сыерлар карарга барам, ди. Кайтсыннар гына Бөтен группасы сиңа. Гөл үзо. Кайтасы сыер тумаган бозау эле ул. Мниа буген үк... Нури. Зоотехник сиңа егерме кило артыграк саварга була дидеме? Гөлүзә. Дисә, унбишен саудым бит инде. Н \ р и. Калган бишен дә сау әле. аннан сөйләшербез. (Китә.) Мәрван. Сиңа да җан керә башлады. Гөлүзә. Элек үле идеммени. Мәрван. Сыерына да, сөтенә лә борчылмый идең. < Гөлүзә. Борчылмас инде! Нури белән көненә унар талаша идем. < Мәрван. Шуның өчен куарга теләгәндер инде ул сине. Гөлүзә. Куу дигәне гайбәт кенә Фермадан үзем китә.м ди идем. ? i.i Нури ялына! «Син китсәң, Өзек Койрык, Сыңар Мөгезләрне кемгә бирермен? Гөлүзәкәем, бәгыркәем, зинһар, китмәсәнә», ди. Ул ялынган ♦ саен, мин ялындырам. Китә.м, мин әйтәм. Ха-ха-ха... (Мәрванга карап.) & Әллә ышанмыйсыңмы? Мәрван (Гөлүзәгә карап торганнан соң). Ышанам, Гөлүзә. = Күзләреңнән күрәм: син алдаша белмисең. Шулай бит, алдаша бел- ® мисең бит? Гөлүзә. Шулай шул. һәрвакыт чат дөресен генә сөйлим. (Пауза.) з Мәрван, безгә килгәч, ябыгып киттең син. = Мәрван. Кайбер төннәр йокысыз уза, Гөлүзә, уйландыра. Гөлүзә. Кемне уйлыйсың, абый? (Пауза.) Ферманыдыр инде? Мәрван. Ферманы да, әнине дә... Гөлүзә. Ибрай Сабирасы: «Зоотехникның колагы бигрәк бәләкәй»,— дип әйтә икән. Мәрван. Бәлки чыннан да бәләкәйдер Гөлүзә. Бәләкәй дә түгел, зур да түгел, бик матур колак. Шул сүзе өчен Сабнраиы бер керендерәм әле Мәрван. Миңа әйткәнгә син нигә борчыласың, Гөлүзә? Гөлүзә. Синең хакта кешеләрнең чүбек чәйнәвен теләмим. Сөйләсәләр яхшы итеп кенә сөйләсеннәр. Мәрван (шаяруга күчәләр). Синең өчен дә авылдашларын: «Гөлүзә» дип өзелеп торсыннар иде Гөлүзә. Бөтен егетләр дә миңа гына гашыйк булсыннар идеме? Мәрван. Көн саен унар егеттән унар яучы килсен иде. Гөлүзә. Бердән генә, яратканымнан гына килсен. .Мәрван. Килер. Гөлүзә, килер. Гөлүзә. Чынлапмы? Килерме? Мәрван. Синең кебек уңган кызга килмим дигәне дә килми түзә алмас. Тырыш кына. Гөлүзә. Бик тырышам инде. Исемем дә такт а түрендә булсын иде дим. Булыш әле. Мәрван. Минем урында профессор булса да, бу сыерларың белән урып алыштыра алмыйсың. Гөлүзә. Әгәр алыштырсам, берәр бүләк бирерсеңме? Мәрван. Иң кыйммәтле ислемай Гөлүзә. Миңа шәл булсын иде. Зәңгәр шәл' Театрдагы кебеге. Мәрван. Ул пьесаны чынлап яратасың, ахры? Гөлүзә (уйланып). Егете кызын сагынып кайта. Кызы да егетен сагынып көтә. Күрешәләр. Алар күрешкәндә, минем елыйсым килә, (Җырлый.) Ак яулык, эәнгәр шәл. . Базарларда сатыла торган Маллар кебек безнең хал- (Туктап) Маллар кебек... Сыерларны япадан бүлешик әле. М ә р в а н. Башта теге биш килоны савып ал эле. (Китә.) Гөлүзә. Кыландырмаганым калмады. Ничек кенә * алырга соң аны'- 1 (Уйланып.) Сыерның сөте телендә диләр. Әгәр болай итсәм... Миндар керә. Яна киемнәрдән. Мин дар. Гөлүзә, комбиазык алып килгән идем. Сыерларыңа нит әле. Гөлүзә. Хәзер. (Ак халатын салып, карасын кия.) М и н д а р. Ферманың шифасы тиде сиңа. Йөреш-торышын ук икенче хәзер. Гөлүзә (килүче Сәкинәне күрә, шаяруын көчәйтә). Мактаган өчен бер үбим әле үзеңне, Миндар җаным. М и н д а р. Кит, кит!.. Сәкинә керә. Сәкинә. Оятсызланасыңмы? Гөлүзә. Үбешүнең нәрсәсе оят булсын. Сәкинә апа. (Миндарга.) Яратам, җаным. Әрәмәдән утын да алып чыгасың бар, әйдә әле. Сәкинә. Эшегезне бүлдердем, ахры? Гөлүзә. Әйе шул. Сәкинә. Киттем алайса. Гөлүзә. Хәерле юл. Миндар. Бар әле, Гөлүзә, үзең нит әле, кит әле. Гөлүзә. Утының вакытында чыкмаса, үпкәләрмен, җаным. (Китә.) Сәкинә. Оятымнан утка керимме, суга төшимме? Миндар. Утынын алып чыкмыйча уты булмас инде аның, суы дисән — әнә генә. Сәкинә. Үзем дә исән калырмын дип уйлама. (Таяк күтәрә.) Миндар. Үзең күтәргән таяк белән үз башыңны нитәрмен! (Таякны тартып ала.) Сәкинә. Кыюлангансың. Миндар. Аерган хатынга кыйнаттыра торган күлмәкләр нигте инде. Яңаларын алдык. (Күрсәтеп.) Кәчтүм, күлмәк!.. Сәкинә. Җыенысы егерме сумлыкмы? М и н д а р. Әйе, егерме сумлык. Ә менә синең, мин киткәннән бирле, егерме тиенлек тә әйбер алганың күренми. Сәкинә. Киләчәктә булачак. Миндар. Киләчәктә минем хатын да булачак. Гөлүзәгә әйләнәм. Сәкинә. Ул сиңа бала гына. Миндар. Үзе яраткач! Әй, утын алып чыгарга кушкан иде бит әле (Китәргә җыена.) Сәкинә. Исәнме дип каршыламадың, кул биреп саубуллашмыйсың. ' 3 3 Миндар. Сау бул, сау бул. Сәкинә. Хуш. Мин дә кияүгә чыгам. М и н д а р. Кияүгә?! Кемгә? Сәкинә. Инженерга! Миндар (аптырап кала). Ул ни дидеме соң? Сәкинә. Алам, диде. Миндар. Син дә ни дидеңме? Сәкинә. Барам, дидем. Мин дар (борчылуын сиздермәскә тырышып). Колхозчыга дисәң, ышанырга да була, ну инженерга... Комнан ишелгән бау бу. Алмас. сәкинә. Ала. (Күрсәтеп.) Әнә, мотоцикл белән таудан үзе төшеп килә. ■ буенда очрашырга вәгъдә куйдык. М и н д а р. Вәгъдәләшкәч бар инде. Сәкинә. Әллә куркып торыр дисенме? * Миндар (артыннан карап). Инженеры да кызыгыр, ихлас матур 5 шул шайтан. а Мәрьям керә, авылдан килеше. я Мәрьям (халатын киеп). Сәкинә апа нигә килгән? ® Миндар. Ярамаган киңәш бирдегез миңа. Ташлыйсы калмаган ф Кияүгә китәм, ди. Мәрьям. Ялынсаң китмәс. Бергә яшәрсез. Миндар. Холкы искечә калганда, яшәве ай-яй шул аның белән ® Мәрьям. Алайса ялынма. Миндар. Йөрәк нитә шул. о Мәрьям. Аныкы да сыза. Бурычларын түләү өчен узган базарда и күлмәген саттырган. Шикәр алырлык та рәте юк. ди. Миндар. Кияүгә дә шикәргә аптыраганнан гына чыга торгандыр ~ инде алайса... 2 Мәрьям. Ашаган савытын да юмый торган хатынны кем алсын? Егете дә юк. Сине үртәү өчен генә әйткән лә ул. Миндар. Билләһнме? Мәрьям. Артыннан бар да карап тор. Миндар (балта ала). Егете белән тотсам, икесен дә турап суга нитәм* Китә. Нури керә. Нури (сәгатен күрсәтеп). Эшкә кичектең. Мәрьям. Әтинең кәефе кирегә китте. Нури. Син комсомолка. Әтиең интересын ферма интересыннан югары куйма. Мәрьям. Өй интересын?.. Үз бураңа нигә чыршы да нарат кына кистей? Арасына бер усак та кыстырмадың? Нури (җанланып). Анысы икебез яшисе йорт. Агачы житә, акчасы гына... Син бу айда йөз егермене аласың икән. Мәрьям. Әйе, никахлангач, өеңне күтәрербез. Нури. Узган ай акчасын да тотып бетер.мәгәнсеңдер әле. Мәрьям (күлмәген күрсәтеп). Соңгысына менә моны алдым. Нури. Бөтен акчаң чүпрәккә, атна саен яңа күлмәк! Мәрьям. Янамы шушы күлмәк? Җай итеп җөйләгәнгә генә тишелгәне беленми. Үзең яратам дисен, үзең киемемә дә күз салмыйсың. Минем хакта уйламыйсын да син. Н у р и. Уйлыйм. Группаңа тагын биш сыер өстик әле. Мәрьям. Нигә? Нури. Район буенча иң күп сыер савучы син булырсың. Синнән үрнәк алып, башкалар да группаларындагы сыерлар санын арттырырлар. Данын республикага таралыр! Орден, медаль... Мәрьям. Боларын савып та беләкләрне кыймылдатыр хәл юк Н v р н. Аның каравы — дәрәжә! М ә р ь я м. Көчем житмәскә көчәнеп, үз үрнәгемдә бүтәннәрне дә газапларга теләмим. (Китә.) Нури. Араны өзү өчен сәбәп эзли. Миндар керә. Мин дар. Юк икән, энем, берние дә юк икән. Нури. Hue юк? М и н д а р. Егете юк. Барды да карама төбенә утырды Янына эт тә килмәде. Нури. Эт җеннән курка бит ул. (Китә) Мин дар Хәзер үзен ялындырам инде. С а к и н ә керә. Сәкинә. Рәхәтләнеп тә сөйләштек соң! Бүген үк китик, ди. М и н д а р. Миннән фатыйха. Сәкинә. Сине кызганам. Мин дар Кызганма Алам дип торучы барында юлыңны кара. Сәкинә (уйлаган булып). Миннән булсын яхшылык: килешик. Мин дар Юк. килешмибез, кирәкми. Сәкинә Мин әйдә дип торганда киреләнмә, өйгә кайт Тик кара аны: кадеремне белерлек булсаң гына. Миндар. Кадереңне дә беләсем килми, кайтасым да килми Сәкинә (Миндарның битеннән сыйпап). Яңагың сөяк тә тире генә. Миндар Шешләре бетте. Баскычтан егылмый башладым. Эшкә нитәсем бар, җибәр җиңнән Сәкинә. Алайса . өйне сиңа калдырып китәм, мина акча бир. М и н д а р. Үз өемне үземә калдырган өчен акча бирергә, фермада эшләгәч тә мине бозау дип белдекме әллә? Сәкинә, йөз генә сум. Миндар. Инженерыңнан сора. Хатынлыкка чыккан өчен диген. Г ө л ү з ә керә. Миндар юри анын янына килә. йомышың миндәмени. Гөлүзә? Гөлүзә. Әйе. сине прокурорга чакыралар. Сәкинә. Ни өчен икән? Гөлүзә. Әрәм тамак хатынымны өемнән куып чыгарыгыз дип, Миндар исеменнән үзем гариза язган идем. ’ Сәкинә. Мине куарга?! Миндар Сине кумыйча, мине кумаслар инде. Гөлүзә Бүген үк бар. Милиционер белән әйләнеп кайтырсың да булган чүп-чарларын тәрәзәдән атарбыз. Сәкинә (.Миндарга). Ул котырта дип котыра күрмә тагын. М и н д а р. Котырып җиткәч инде! Безгә дә өй кирәк бит, әйеме, Гөлүзә. Гөлүзә. Шулай булмыйни! (Култыклашып китәләр.) Сәкинә. Куарлар, өеңнән дә куарлар. (Узып барган Нурига.) Н\ри, кара әле... Нури керә. Нури. Карадым. Сәкинә. Монда мина да бер җиңел генә эш табылмасмы? Нури. Сыер сава беләсеңме? Сәкинә. Маен ашый беләм дә, сөтен савып караган юк шул. (Елмаерга тырыша ) Нури (елмаюга игътибар итмичә). Бозаулар көтүлә. Сәкинә. Бозау — яшь нәрсә. Чапса-ннтсә артыннан ничек җитешермен. Нури. Безнекеләр йөгереп җитешәләр. (Күреп ) Нишли ул Батак’ (Китә.) Сәкинә. Менә син, агай, ә! Ялгыштым Миндарымны куып. Ай саен акчасы да килеп тора иде. Китә. Кәгазь капчыкка салынган комбиазык күтәреп Нури, аның артыннан Г е л ү а э керв. Нури. Мәрванны чакыр. Гөлүзә. Кирәк булса үзең чакыр. Нури. Беренче атналарда сөткә су кушып аптыраттың, хәзер инде урлашыргамы? Чакырам, чакыра-ам... (Китә.) Гөлүзә. Карап торганын ничек күрмәгәнмен? Бу күзләрнең бер^е д нигә арт якта булмады икән! * х Мәрьям керә. £ Мәрьям. Эшкә кичегеп килүемнән файдаландыңмы’ Гөлүзә. Нигә? = Мәрьям. Минем сыерларга дигән азыкны үзеңнекеләргә сал- ® гансың. ф Гөлүзә. Күрдеңме? Мәрьям Күрдем. Гөлүзә. Күргәч нигә тотмадың? = Мәрьям. Хайван хакына ничек кулың барды? Гөлүзә (аптырап). Соң... гөнаһлы булсам, менә, газетка яз, о судка бир... -j М ә р ь я м. Сине намусың хөкем итсен. Хыянәтче кулларыңа күзен з төшкән саен үзеңне кая куярга белми җәфалан. Нури керә. Нури (капчыгын җиргә куеп). Сыерларың ураза тота, Мәрьям. Мәрьям. Азыкны күбрәк кайтарт. Нури. Кайтканын урлатмыйча ашат. Гөлүзә. Минем урлаганым юк. Нури. Кара, кара, күзен дә йоммый.,, Мәрьям. Гаебе булмагач. Нури. Бурны яклыйсың. Гөлүзә. Шушы сүзне тагын бер әйтсәң, унбиш тәүлеккә җибәрт- терәм. Нур и. Син урлаган өчен мин китәргә тиешме? Ха! М ә р в а н керә. М ә р в а н. Ни булды? Нури. Балагың Мәрьям сыерларының азыгын урлаган. Мә рван. Булмас ла Нури. Менә капчыгы. Кулыннан тартып алдым. Сәрвәр шаһит. М ә р в а н (Гөлүзәгә). Дөресме? Гөлүзә. Мәрьям апа үзе соңлагач, сыерларына азыгын салыйм дип шушы капчыгын алдым. Нури. Шуннан, шуннан?.. Гөлүзә. Шуннан... Мәрьям апа капчыгын күтәргән килеш, үз сыерларым янына барып кергәнмен. Шаклар да каттым. Н у р н. Беләгеңнән мин китереп каптыргачмы? Гөлүзә. Син каптырганчы ук каткан идем инде. Нури. Сөйләмәсәнә ачу китереп! Мәрьям сыерлары бу башта, синекеләр теге башта. Гөлүзә. Мин башларын уйлап тормадым инде. Нури. Моның өчен, беләсеңме, сине нишләтергә кирәк! Гөлүзә. Ай, исең киткән икән, атыгыз. Нур н. Аткач, күмәсе дә була шул аны. (Озын пауза ) Мәрван. Син ялгыш кына ялгышкансың, шулай бит Гөлүзә’ Гөлүзә. Шулай шул, Мәрван, валлаһи менә, ялгыш кына ялгыштым. Нури. Алдаша. (Гөлүзәгә.) Әйт әле... М ә р ь я м (бүлдереп). Тимә инде шул балага. H v р и. Тиям! Мәрьям. Газапла инде алайса. Нури. Урлашмасын. Иптәшләр, төптән уйлап караганда. Балак ул Өти генә түгел, зәһәрле дошман да! Ул, Мәрьямнең азыгын >рлап, мәкерле рәвештә безнең маягыбызны сүндерергә маташкан. Төптән уйлап караганда, бу җинаятьнең тамырлары капитализмга ук барып тоташа. | Гөлүзә (гарьләнүдән күлмәк, якасын куллары белән тотып). Җитәр, күлмәгемне умырам. Нури. Умыр әле. Күңелем бушап китәр, ичмасам. Гөлүзә. Үз күлмәгемне ертып, сине тынычландырырга юләрмени мин. _ Нур и. Күңелен керсез булса, урламадым дип ант ит, давай. М ә р в а н. Ант ит, Гөлүзә. Гөлүзә. Ант ит?! (Ант итәсе килми.) Миңа син дә ышанмый- сыңмыни, Мәрван? М ә р в а н Димәк, Нури хаклы. Нури (күкрәгенә сугып) Нури нахакка сөйли торган егет түгел! Гөл үзә (бик кыеннан). Ант итәм: урламадым. Мәрван. Менә бит! Шундый кыз соң!.. Нури. Гөлүзәне син мактарсың инде. Мәрьям. Мин мактыйм аны. Менә бидоннары — көзге кебек, халаты врачка кидергечле. Нури Ә тактада иң артта. Мәрван. Анысы Гөлүзә гаебе генә түгел. Гөлүзә. Мәрьям апа, үз сыерларыңның яртысын миңа бир дә, мин сина үз сыерларымның яртысын бирим әле. Нури. Ферма горурлыгы булган группаны таркатыргамы? Юк! Гөлүзә. Таркатмыйча да була. (Мәрьямгә.) Заводларда да алдынгы бригадирлар сөйрәлүче бригадаларга күчәләр икән. Әллә группаларны ук алмашабызмы, Мәрьям апа? Нури. Кеше сыерына атланып күтәрелмәкче?.. Гөлүзә. Үземнекеләр күтәрә алмагач. (Үтенеп.) Мәрьям апа... Мәрьям. Ярый, уйлап карармын әле. Нури. Редакциядән килеп, иң алдынгы савучыны күрсәт дисәләр, сине күрсәтә идек. Районда ферманы синең исем белән телгә алалар. Группаңны Гөлүзәгә бирсәң, сине кем, кайсы ягың белән телгә алыр? Мәрьям. Тел өчен эшләмим. (Нуридан капчыгын тартып ала, китә.) Нури (Мәрьям артыннан). Араны өзәргә җай эзли. (Гөлүзәгә.) Ярый, монысы болай гына үтте, ну моннан соңгылары — шалишь, брат! (Китә.) Гөлүзә (торак тәрәзәсеннән кружка белән җиләк алып). Җиләк ашыйсыңмы, Мәрван. Мәрван (ачу белән). Рәхмәт. Гөлүзә. Мондый рәхмәтне әйтмәскә дә ярый Мәрван (өстәлгә сугып). Ант итәргә ничек намусың җитте? Гөлүзә (өстәлгә катырак сугып.) Кемгә өстәл сугасың? Мин сиңа хатыныңмы әллә? Мәрван. Теләкләреңә гадел юл белән ирешерсең дип уйлаган идем. Гөлүзә Кулыңны кесәңә тыккан килеш читтән генә уйланып торуыңнан миңа ни файда? Шул биш литрны ничек алыйм дип мең сорадым бит Мәрван Биш литры ник чәнчелми, кулың чиста булсын иде. Гөлүзә. Күңелем чиста. Мәрван. Түгел. Сиңа ышанычым кимеде. ' Гөлүзә. Нинди ышанычын? Мәрван Мәрьям дә сыерларын бирмәс, биш литрынмы да ала алмассың. (Китә.) Гөлүзә. Тагын шул биш литр!.. (Уйлап) Тукта әле, баткан аяк чыланган, чукындырып алам. Вагонга керә, ике чиләк су күтәреп чыга, Нури белән очраша. х Нури. Бу кадәр су нәрсәгә? 5 Гөлүзә. Җилен юарга. « Нури. Бигрәк чиста булып киттең. Икешәр чиләк белән юасын. = Г ө л ү з ә. Миннән су да жәлләр идеңме әллә? (Китә.) ® Нури. Ике чиләк... * ф Мәрьям керә, кулында кыр чәйнеге. а М ә р ь я м. Нури, Әюп чишмәсе кайдарак ул? Нури. Моннан өч километрда. Мәрьям. Әти: «Шул чишмәнең суын эчсәм, аягыма басар кебек £ ♦ням, кызым»,— ди. У Нури. Өч километрга чиләнеп йөргәнче, әнә Туктар чишмәсе. Ал з да кайт. Сукыр килеш чишмә суын чишмә суыннан аера алмас әле. = Мәрьям. Кеше диген инде моны да. Ситдыйк керә. С и т д ы й к. Нишләп болай торасың? Мәрьям. Хыялыңдагы кызга ошарга телим. Ситдыйк. Чыраең йокы күрмәгән кешенеке төсле. Мәрьям. Әти төнге икедә уяна да, мин дә йоклый алмыйм. Ситдыйк. Алай икән. Бу нинди чәйнек? Мәрьям. Әти Әюп чишмәсенең суын сораган иде. Ситдыйк. Алып кайтып биримме? Мәрьям. Әти: «Үз кулың белән алып кайт, кызым»,—диде. Ситдыйк. Савып бетер дә бергәләп барырбыз. Мәрьям. Рәхмәт. Китәләр. Бераздан бидон күтәреп Нури, аның артыннан чиләк тоткан Гел үза керә. Нури. Моннан сон фермада эзен дә булмасын. Гөлүзә. Юк белән җәфалама, эшемне калдырасың. Нури. Гөнаһыңа күрә җәзаң, җанын чыксын. (Эндәшә.) Мәрван, Мәрван!.. М ә р ■ а и керә. Баш беткеч эш. сөтенә су кушты. Чиләген менә болай итеп алды дз... Мәрван (бидондагы сөтне карип.) Ике сыерныкымы? Гөлүзә. Миләш белән Баланныкы. Мәрван Аларнын майлылыгы өч тә сигез. Нури. Ике дә калмаган монда Хәзер тикшерәм. (Вагонга уза) Гөлүзә. Ант итәм. Мәрван. Итмә. Җир floiap. Гөлүзә. Сөйләшмибез. Мәрван. Сау булыгыз. (Китә башлый.) Гөлүзә. Саубуллашырыңны күптән сизгән идем. Мин Өти Балак кына шул. Мәрван. Мескенләнгәнне сөймим. Гөлүзә. Сөймәгәнеңне дә белом. Мине бала-чага итеп кенә йөрисең, шефка алып кына. Мәрван. Больницадагы авыруларга, балалар бакчасындагы са- 1. «К. У.» № 3 97 быйларга китәсе сөткә су кушарга! Моны җинаятьченең дә теләсә кайсысы эшли алмый. _ Гөлүзә (ихлас рәнҗеп.) һаман ышанмыйлар. Фермагызны эчегезгә бәйләгез. Китәм. Мәрван. Китә алмассыз. Намусыгыз рөхсәт итмәс. Г өл үзә. Миндә намус юк. (Биреп.) Менә китабың. Шактыен укыдым. Рәхмәт. Ә мин китәм дигәч китәм. Мәрван. Көннән-көн җыйнаграк йөрүең, тактадагы саннарга карап уйга калуың мине куандыра иде. Иртәрәк сөенгәнмен. Кит, хәзер үк кит. Гөлүзә. Китмим. Мәрван. Син ферма советы карары буенча китәрсең. Гөлүзә. Карарның яшелле-зәңгәрлесен чыгарсагыз да китмим. Утар киртәсе буена ятып үлсәм үләм, әмма китмим. М э р в а н. Китәрсең. (Китә.) Гөлүзә. Су кушарга теләгән дә идем, кулым бармады, булдыра алмадым дип, нигә турысын гына әйтмәдем сон? Ну бу Нурины' Нахак бәласе өчен ничегрәк итеп адәм көлкесенә калдырырга соң? (Уйлана.) Мәрьям керә. М ә р ь я м. Ситдыйкны күрмәдеңме? Гөлүзә (уйлаганын табып). Күрдем. Кулында чәйнеге дә бар иде. Мәрьямгә әйт. әнә теге карама төбендә көтәрмен, диде Мәрьям. Нигә монда гына көтмәде икән? (Китә.) Гөлүзә. Ситдыйгын тапсам, өсләренә Нурины гына җибәрәсе кала. Ситдыйк керә, кулывда чәйнек. Хыялындагы кызның кайда икәнен мин беләм. Ситдыйк. Син белмәгән аз булыр. Кайда соң ул? Гөлүзә. Әнә теге карама төбендә көтәм, диде Ситдыйк. Ә ни өчен карама төбендә? Гөлүзә. Анысын белмим инде. Елаган бугай ул. Ситдыйк. Нигә елаган? Гөлүзә. Каян белим. Янына бармаслык булсаң, көтмә дип әйтеп килэм. Ситдыйк. Су кушмыйсыңмы икән? (Китә.) Гөлүзә. Зарар юк. Кайчагында суыннан да май чыга. (Нури торактан чыга.) Я. ничә булды, сэр? Нури. Өч тә сигез, мәмзел. Бу юлы кушмагансың икән. Гөлүзә. Гөлүзәгә ялгыш яла якканмын дип, .хәзер үк Мәрваннан гафу үтен. Нури. Син бигрәк тагын .. Мәрьям утардамы? Гөл үзә. Юк, әнә теге карама төбендә. Ситдыйк белән кочаклашып утыралар. Нур и. Кочаклашып?! Гөлүзә. Чат-чот үбешәләр Нури Үбешәләр?! Алдасаң иманыңны укытырмын, бала. (Китә) Гөлүзә. Бутавын бутадым да, үзем өчен начар бетсә? Кулына теен тотып М э ү л и д э керә. Әни?.. Мәүлидә. Сөтегезне шул тактага язалармы әле? Гөлүзә. Әйе. Монысы минем исем. Нишләп килмәкче иттең, әни? Мәүлидә Әле генә радиодан комсомол секретаре сөйләде. Яшьләрнең фермада эшләве турында. Сине дә мактады. Сөтен арттырды, ди. Гел үз ә. Аны үзем дә әйткән идем бит. Мәүлидә. Син әйтү белән радио әйтү бер түгел. (Кабат карап.) Дөрес шул. Артымын унбиш кило. (Төенен сүтә) Сиңа чүәк алып килгән идем. Менә, күбәләкле. Г ө л ү з ә. Рәхмәт, әни Мәүлид ә. Киеп җибәр әле. * Гөлүзә яна чүәкләр; кия, Мәүлидә искеләрен гөйни. Гөлүзә. Искеләрен нигә төйнәдең, әни? Мәүлидә. Яңалары белән йөр. Гөлүзә. Жәл бит. 3 Мәүлидә. Эшләгән кешегә җан да жәл түгел, кызым. ♦ Гөлүзә (ни әйтергә белмичә). Әни. идәнне дә бүген үзем юар- и мын. яме? Мәүлидә. Мин сәламәт чакта идән өчен кайгырма. Мондагысын ~ кара. Мин киттем. s Гөлүзә. Нишләп бик тиз? М ә ү л и д ә. Эшең бүленмәсен. Китә. Гел үз ә аны озата чыга. UIaj-шу ишетелә. Алдан, йегереп диярлек, Нури = керә, аның артыннан Ситдыйк белән Мәрьям. 2 Нури. Шаһит булыгыз: Мәрьям яулыгы Тавышка Мәрван да керә Ситдыйк (яулыкны тартып алып). Аңа кагылырга ни хакың бар? Мәрьям (араларына кереп). Кирәкми. Ситдыйк. тавышланмагыз. (Нурига ) Баштан яулыкны тартып алып нәрсә әйтергә телисең син? Г е л ү з ә керә, тынлап тора. Нури (Мәрьямгә). Мин солдатка киткәндә көтәргә вәгъдә бирдеңме? Мәрьям. Бирдем дә, көттем дә. Нури. Бүген куак астында Ситдыйкны үптеңме5 Мәрьям. Үптем. Нури (Ситдыйкка). Моңа кадәр без дуслар идекме5 С и т д ы й к. Дуслар идек. Нури. Дус булгач пигә минем кызга үптердең? Мәрьям. Мин үпкәнгә ул гаепле түгел Карама төбенә шуышың килгәнеңне күрдем Кешедән еланга әйләнүеңә хурландым Шуңа ачу итеп үптем Ситдыйкны. Ситдыйк. Үзем дә аптырам калган идем аны. Нури. Ничек кенә үпсәң дә үбү — үбү инде ул. Тамыры тирәнгә китә. (Бөтенесенә дә.) Иптәшләр1 Көпә-көндез карама астында үбешеп яту — таралган яктай моралу әй мораль яктан таралу. Мондыйлар фермабызның дәрәҗәсен төшерәләр. Гөлүзә. Әле иртән генә: «Мәрьям кебекләр ферманың дәрәҗәсен күтәрә»,— дигән идең бит. II у р и. Анысы иртән, монысы көндез. Гөлүзә. Мәрьям группасындагы сыерларның яртысы сиңа. Мәрван. Бу ничек була инде? Нури Әхлак ягыннан бозык кешеләргә сыер кадәр сыерны ышандыра алмыйм. ‘ Ситдыйк Моны ферма советы гына хәл итә ала. Мәрьям. Анысы кирәкми Гөлүзә сөтләрен киметмәссеңме5 Гөлүзә. Иөз генә граммга киметсәм дә. иртәгә үк аларны мимнән кире алырсыз Марья м. Үз ризалыгым белән бөтен группамны сипа бирэм, Гөлүзә. Ситдыйк. Моны кем өчен шулай эшләдең инде, Мәрьям. Мәрьям Гөлүзә өчен. Үсәргә ала. Үссен. (Ситдыйкка.) Киттекме? Нури. Минем рөхсәттән башка бер кая да китмисез. Ситдыйк (Нурига честь биреп). Әюп чишмәсенә генә барып килергә рөхсәт итегезче. иптәш мөдир. Мәрьям Киттек лә, Ситдыйк. (Китәләр.) Нури (артларыннан карап). Чишмә суы сәбәп кенә. (Китәргә тели.) Мәрван (аны туктатып). Иптәш мөдир, председатель шалтыратты. Хәзер аның белән нәселле сыерлар карарга совхозга күрше республикага китәбез. Нури (игътибарсыз гына). Иртәгә кайтып җитегез! (Мәрьямнәрне күрсәтеп.) Баралар бит тегеләр! Култыклашып баралар, әшәкеләр. (Артларыннан китә.) Мәрван. Сау бул, Гөлүзә. Китәм. (Кул бирә.) Гөлүзә. Китәсең?.. Син?.. Ә соң мин? Мәрван. Син монда каласың. Гөлүзә. Кайтырсың бит, Мәрван? Мәрван. Кайтырмын. Гөлүзә. Ә син... син борчылма. Мин көтәрмен... сыерларны. .Мәрван. Көт. Гөлүзә (акча биреп). Юлда кирәк булыр. Ал әле. Өч сум. Мәрван. Өч сум? Ярты литргамы? Гөлүзә. Юк ла, үзең әйткән иң яхшы ислемайга. Мәрван. Үземнекеләр дә җитәрлек. Гөлүзә (акчаны Мәрван кесәсенә ирексезләп тыга). Ал әле. Азыклы ат армас, диләр. Мәрван. Рәхмәт. Хуш. Күрешкәнче, Гөлүзә. Гөлүзә. Күрешкәнче генә саубуллашабыз, яме. (Кул бирә.) Мәрван. Билгеле, шулай. Күрешкәнче генә. Саубуллашалар. Мәрван китә. Гелүзә кул болгый. Дүртенче пәрдә Шул ук урып. Мәрьям белән Г ө л ү з ә күрсәткеч такта янында. Мәрьям (тактага карап) Киметмисең бит, Гөлүзә! Гөлүзә. Миңа рәнҗемисеңме, Мәрьям апа? Син үстереп биргән сыерлар бит алар. Мәрьям. Мин дә башта кеше үстергәнне саудым. Киләчәктә син дә башкаларга үстереп бирерсең. Тормыш шулай инде ул. (Юлга караган Гөлүзәгә.) Күзеңне юлдан алмыйсың. Гөлүзә. Үзеңне бер тапкыр да үпмәгән кешенең яратуы мөм- кинме, Мәрьям апа? Мәрьям. Мөмкин. Гөлүзә. Мөмкин шул. Мөмкин генә дә түгел әле! (Юлга текәлеп.) Кайтса, йөзенә дә борылып карамыйм. Мәрьям. Атна үтми кинога да чыкмыйсыңмы? Гөлүзә. Ай буена чыкмыйм, йөрсен шунда... М ә р ь я м. Кайтыр, сыерлар да алып кайтыр. Гөлүзә. Үзем дә юлы уңсын дип телим инде. (Кинәт) Шул нәселле сыерларны, их, мина бирсәләр!.. М ә р ь я м. Минекеләргә генә күңел канәгать түгелмени? Гөлүзә. Юк. Мәрьям апа, барыгыздан да күбрәк савасым, барыгыздан да уңганрак буласым килә минем. (Күреп.) Нури абый килә. г М эр ь я м. Нури?! Сөлгеләрне үтүклим әле. Вагонга уза Нури керә, кулында газет. Нури. Сәлам, мәмзел. Гөлүзә. Вәгаләйкемәсәллам, сэр. Нури (газеттагы рәсемне күрсәтеп). Үзеңне таныйсыңмы? (Укый.) ♦ «Сигез килодан унбиш килога! Гөлүзәдән үрнәк алыгыз». Район газе- х ты. Мин яздым. S Гөлүзә. Сине мактап сүз әйтсәм, телем корсын дигән идең дә... х Нури. Яңадан туасыңны кем белгән! (Газетны тактага беркетә. = карап) Күзләрең шомырт... g Гөлүзә. Умырып карама. Күз тидереп чирләтерсең. Нури. Нишлим соң, яратам... шул күзләрне. * Гөлүзә. Нәселле сыерларны миңа бирсәң, яратуыңа ышаныр да “ идем. 2 Нури. Үзең миңа булсаң, нәселлеләр сиңа. Гөлүзә. Нәрсәмә кызыктың? Нури. Акчаны көрәп аласың. Син —маяк! Гөлүзә. Мәрьям апа да маяк иде. Нури. Сүнде ул. (Кулын Гөлүзә җилкәсенә сала.) Гөлүзә. Кулыгызны алыгыз әле, сэр. (Нури алмый. Гөлүзә аның о кулын читкә этәрә.) Кызлар җилкәсе утар киртәсе түгел. Нури. Күңелең башкада икәнен беләм. Тик ул сине сөйми. Гөлүзә. Мин дә сөям, ул да сөя, икебез дә сөябез. Нури Валлаһи, минем чаклы эт тә сөйми сине. Гөлүзә. Әй, син бөтенләй ярата белмисең лә. Мәрьям апа да шуна ташлады бит үзеңне. Нури. Аны мин үзем ташладым Гөлүзә Буең җитмәгәчме? (Китә башлый) Нури. Нәселле сыерлар кирәкмимени? Гөлүзә. Алармы миңа ферма советы бирер, Мәрьям апа бирер. (Китә.) Нури (кабатлап). Мәрьям апа ташлады... Аерган хатының белән ташлаган кызыңнан каберең ерак булсын икән. (Мәрьям торактан чыга.) Нәрсә трап тибеп йөрисен, мәмзел? Мәрьям. Сөлгеләр үтүкләдем. Нури абый. Нури. Сөлге!.. Сөт турында уйла. Гөлүзәдән соң җиде литр арттырдың да шып туктадың. Арык ат кебек бер урында таптанасың. Мәрьям. Гаеп миндә генә түгел. Нури. Синдә генә! (Күрсәтеп.) Чиләгеңне ннгә яиечтең? Мәрьям. Яна чакта ук янчелгән иде. Башкалар алмагач, миңа бирдең Шул чиләк ич ул. Нури (карап). Бидонын төбенә нишләп марля кыстырдың? Мәрьям Сатып алынганына егерме ел икән. Егерме беренчесенә чыдамады. Тишелде. Нур и. Башкалар утыз ел чыдаталар. Мал кадерен белмисең. (Бидонны әйләндергәләп.) Тышы тузан. Балак урынына син калдың хәзер. Мәрьям (кулъяулык ала, бидонын сөртә). Күр! (Кулъяулыгын җәеп.) Керсез, чиста! Нури Юләр генә үзен мактар Иртәгә контроль саву. Көтүчеләрнең мал йөртүен күзәтергә төнгә син чыгарсың. Мәрьям. Нәүбәт Гөлүзәдә бит. Н у р н. Сөтне күп сауганнар ял итәләр. М ә р ь я м. Әтинең хәле дә.. Нури (бүлдереп) Ун елдан бирле үлә алмый аптыраган әтиеңне сыер арасына кыстырма. Тапталыр. Мәрьям Үзеңне суга батканда коткарып калган карт турында шулай дип әйтергә!.. Телең черер... Нур и. Борчылма, синнән тел сорамам. Мәрьям. Солдаттан кайтуыңны шушы сүзләрне ишетү өчен көткәнмен икән. Нури Үзеңә бер егет тә карамагач, яткансың инде сатылмый торган товар кебек. М ә р ь я м. Теләсәм, атна эчендә кияүгә чыгам. Нур и. Чыгарсың инде! Эш рәте белсәң, мин дә ташламый идем сине. М ә р ь я м. Ташлау өчен башта ул кызны үзеңә карату кирәк бит. Нури. Алам дисәм, йөгерә-йөгерә чыга идең дә... М ә р ь я м. Алам дип әйткәнең булмадымы әллә? Нури. Булмады. М ә р ь я м. Бер тапкыр да әйтмәдеңме? Н у р и. Бер тапкыр да әйтмәдем. Мәрьям (аптырап торганнан соң). Ха-ха-ха... Н у р и. Көлмисең. Елыйсың. Мәрьям. Анысы булмас. Бөтен барлыгын күз яшемнең тамчысына тормый. Нури (кычкырып). Вымпелны чыгар М ә р ь я м. Үзең керен ал. Нури. Алам шул. (Вагоннан вымпелны алып чыга.) Кулдан ычкындырасын килмәгәч, тырышыбрак эшлиләр аны. Мәрьям (төргәк биреп). Солдаттан язган хатларың. Арада төпле фикерләр дә бар. Укы. Үзеңне аңларга тырыш. Нури. Үзеңә җитмәгән акылны миңа бирмә. Мәрьям. Синдә минем хатлар юкмы? Н у р п. Аларны укыдым да ерттым. Бер нәрсәң дә юк. Мәрьям. Әйе, синдә бернәрсә дә-юклыгын тәмам аңладым. Синең өчен кеше — акча суга торган машина. Әгәр ул ватылып акча сукмый башласа, мәхәббәтең дә сүнәчәк. Нури. Техниканы бераз белом. Машинаның да ватылмый торганын сайлармын. Мәрьям (паузадан соң). Нигә көттем икәи дип уйлыйм да... Еракта чагында сине уйларым, хыялларым белән бизәдем. Мин бизәгән саен, син сөйкемлерәк була бардың. Кайттың. Каршымда менә бизәксез килеш торасың. Вәгьдәне яшьлек белән биргәнмен. Бетте ул вәгъдә. Син ирекле. Акыллы кыз туры килсен үзеңә. Йөрәгеңдә чын мәхәббәт дөрләтсен ул. Минем көчем җитмәде, сине ул олы йөрәкле кеше итсен. Бәхет телим. Кит. Н у р и. Китмә дисәң дә китәм. (Тукталып.) Сорасалар, сезгә айлык акча артыннан чаптым. (Китә.) Мәрьям. Эчми, тартмый иде. Чибәр иде . йөрәктә ямьсез эзләр генә калдырды. Ситдыйк керә. Ул китте... Ситдыйк. Ул китсә, мин килдем. Мәрьям. Стена газетында хурлаганнар, тактада иң артта. Вымпелны алдылар. Ситдыйк Хыялымдагы кыз да газапны татырга тиеш иде. Мәрьям. Еларга да тиешме? С и т д ы й к. Әйе, тиеш. Мәрьям. Кызы елаганда егете нишләргә тиеш? Ситдыйк. Менә болай чәченнән сыйпарга... Мәрьям, һәм битеннән үбәргә. Шулаймы? Ситдыйк. Әйе Яратып кына, иркәләп кенә... Мәрьям. Шул турыда гына уйлыйсыз шул сез. Ситдыйк. Юк, кыз елагач, мин дә елыйм (Күзен сөртә) М ә р ь я м. Үртәвеңме бу? Ситдыйк. Елавымны ошатмасаң, җырлыйм. Һаваларда йолдыз, суларда кондыз, - Газизэкәй балдыз, елама . Мәрьям. Зинһар, тукта! а Ситдыйк Кызга берсе дә ошамаса, мин китәргә тиеш. = Мәрьям. Кит. Ситдыйк. Ул кит дисә, мин янәшә утырырга тиеш. (Утыра.) . Мәрьям. Кайчагында бала-чага кебек син. * Ситдыйк (җитди). Мәрьямкәй. колхозыбыз тарихында 2600 ки ® доны беренче булып син саудың. Ике ел кулыннан вымпел төшмәде я Дөрес яшисен. = Мәрьям. Син үзеңнән канәгатьме, Ситдыйк? Ситдыйк. Канәгать Чәчкән үлән турында уйланып килә идем Егерме гектары бер айга җитте. Әгәр көтүлекнең дүрт йөз гектарына чәчсәк, егерме айлык үләнебез була. = Мәрьям. Елда унике генә ай. Егерме айлыкны ничек ашатып 2 бетерербез? Ситдыйк. Сыерлар санын арттырырбыз, керем дә артыр Мәрьям. Башың әйбәт сннен. Яхшылык кына уйлый торган ■баш. М з р в а н керә. М ә р в а н. Сәлам! М ә р ь я м. Сау гынамы? С и т д ы й к. Кайтуың белән. Күрешәләр. Г е л ү з ә кера. Гөлүзә. Мәрван бит бу! Мәрван Мәрван Мәрван шул. (Ике куллап күрешәләр) Ситдыйк (Мәрванга). Безгә бер генә кул биргән идең. Гөлүзә. Бөтенесен дә күреп торма әле Мәрьям Кайтса, сөйләшмим дә дигән идең бит. Гөлүзә. Кара, юри генә әйгтем бит мин аны Юлың уңдымы, Мәрван? Мәрван. Егерме баш Гөлүзә. Кайда соң алар? Мәрван. Хәзергә әле совхозда. Ул сыерларны тәрбияләү тәртибе белән танышсын өчен, бер савымчыны совхозга җибәрергә туры .килер. . Мәрьям. Сөтләре ничек? Мәрван Ун көн буена үзем ашатып, үзем саудым Егерме ике килодан да ким биргәне юк. Берсе егерме алтыны куа. Гөлүзә. Ул сыерлар кемгә булыр икән5 М ә р в а н. Мәрьямгә дигән идем мин. Мәрьям. Алмыйм. Ситдыйк. Нигә? Мәрьям Шулай уйладым. (Китә) Гөл үзә (Ситдыйкны җибәрәсе килеп.) Ситдыйк абын Мәрьям апа китте бит. , Ситдыйк. Кулынны бирмәсәң. урынымнан кузгала алмыйм Гөлүзә Теләсә кемгә кул бирергә бигрәк тагын . Ситдыйк Мәрван югында елмаебрак сөйләшә нден. Гөлүзә. Кайчан, кемгә елмайдым? Ситдыйк. Кыстама, әйттерерсең. Гөлүзә. Әйтмичә җибәрмим дә. Әйт, әйт... С н т д ы й к китә. (Аның артыннан карап.) Егет башы белән... Мэр в а н. Шаярды гына. Г ө л ү з ә. Мәрван, совхоз кызлары чибәрме? М ә р в а н. Синең ише генә түгел инде. Г ө л ү з ә. Егетләре дә яшен шул аларның. Мәрван. Ятларны мактаган өчен! (Зәңгәр шәл чыгара.) Гөлүзә (исе китеп.) Зәңгәр шәл!.. (Соклануын сиздермәскә ты< рышып.) Арзанлысын алгансың. Мәрван. Үзең өч кенә сум биргәч! Гөлүзә. Башка егетләр миңа мондыйны бер тиенсез дә алып кайталар иде. . Мәрван (яулыкка үрелеп). Яратмагач, ертам. Гөлүзә. Минем әйбергә кагылма. (Яулыгын башына төрлечә ябып.) Ошатмадым... Әйбәтен алмагансың. (Эскәмиягә сикереп менә, яңадан җиргә төшә, такмаклап.) Матур түгел, килешми... (Җырлап җибәрә.) Башларым ялангач икән, Салыйм зәңгәр шәлемне. Чит жирлэрдә озак йөрдең, Белә алмадым хәлеңне. Лк яулык, зәңгәр шәл. Үткән гомерем бигрәк жәл. Килер көннәр якты булсын, Яхшы булсын безнең хәл... Мәрван. Сүзләрен үзгәрттең. Гөлүзә. Хәлем үзгә. (Кинәт.) Мәрван. минем киләчәгем ничек булыр икән, ә? Мәрван. Әйбәт булыр. Гөлүзә. Алай ике сүз белән генә әйтмә. Озын итеп, тәмле итеп сөйлә. Әйтик, менә минем сөйгәнем мине сөярме? Мәрван. Матур итеп сөйләшсәң, сөяр Гөлүзә. Сөйләшәм! (Уйлап торганнан соң). Көмеш кошым, кыйгач кашым, иреннәрең кызыл буяуга манган кебек! (Сикергәләп.) Булдымы, тәмлеме? Мәрван (Гөлүзәне дәвам итеп). Сикерәсең туда-сюда, Сүзеңнең һич рәте юк... Гөлүзә. Без шаярып кына сөйләшәбез бит, әйеме? М ә р в а н. Әйе. Гөлүзә. Кайчан чынлап сөйләшербез икән. Мәрван. Акыл кергәч. Г ө л ү з ә. Әй. миңа акыл кергәнен көтсәң... Мин көттем... Мәрван. Сыерларнымы? _ Гөлүзә. Син бигрәк тагын акыл кермәгән дигәч тә... Кашыңның бер бөртеге озын булып тырпаеп тора. Полкам. Мәрван. йолыкма. Гөлүзә. Иолкам. (Мәрванның башын култык астына кыстыра.) Мәрван. Кочакладың бит. Г ө л ү з ә. Минме?.. Булмаганны... (Оялып читкә борыла.) Мәрван. Китапны укып чыктыңмы? Г ө л ү з ә. Тышына кадәр ашап бетердем. Мәрван. Нәрсә ул актиномикоз? Гөлүзә. Йокмый торган чир. Гөмбә авырулы азык ашатканда була. Шуңа күрә малларга азыкны пешекләп бирергә кирәк. М ә р в а н. Буразнаң дөрес. Гөлүзә. Нәселлеләр дә дөрес буразналыга булырга тиеш. М ә р в а н. Бөтен яхшы сиңа гына булмас бит. * Гөлүзә. Миңа дигәч тә, берсен дә өемә алып кайтып сандыгыма » бикләмим лә. п М ә р в а н. Комсызлана башладың кебек о I ө л ү з ә. Кешене хезмәт бизи дисез. Минем Колхозчы ударник- х лар съездына Казанга, Мәскәүгә барасым килә. Газетта рәсемнәрен о генә күргән кешеләрнең үзләрен күрәсем, сүзләрен ишетәсем килә Яна сыерлар миңа булсын инде, Мәрван. М ә р в а н. Алар иң тәҗрибәле савучыга — Мәрьямгә булырлар. ® Гөлүзә. Күңелең дә Мәрьям апада синең. = Мәрван. Ул акыллы. = Гөлүзә. Акыллы кыз сиңа чыкмас та „ Мәрван. Акылсызын чыкса да алмыйбыз. Гөлүзә. Алыр идегез дә, без чыкмыйбыз. Шулай бит, зәңгәр 5 Шәл? ’ х Мәрван. Ачуга калса, чыгуыгызны сорап та тормабыз, култык 2 астына кыстырырбыз да алып та китәрбез. Гөлүзә. Мин песи баласы түгел, иптәш Вафин Килеп туктаган мотоцикл тавышы. Нури керә. Нури (Мәрванга). Кайтуың белән! Мәрван. Рәхмәт. Ни эш бетерү? Нури. Акча артыннан чаптым. Кассирсыз гына өләшергә. Имза куясың да, үз исемең язылган конвертны аласың. (Өстәлгә конвертлар ташлый.) Мәрван. Акча пи өчен конвертта? Нури. Санаганда ялгыш артык алулары бар. Гөлүзә, сиңа бүләк алып килдем. Менә! (Конфетлар бирә ) Гөлүзә (Мәрванны көнләштерер өчен бөтен игътибарны Нурига бирә.) Мәрваннын мине сыйларга акылы «итми иде. Рәхмәт инде, башлап үзең авыз ит әле. Нури (конфет суырып). Кызлар кулыннан тәмле дә сон!. Гөлүзә (үзе дә конфет суырып. Мәрванга). Акыллы егетләр сөйкемле кызларга менә нинди конфетлар китерәләр. Мәрван. Конфетка кызыккан кызлар үзләре конфет кәгазе бәясе дә тормыйлар, ди. Гөлүзә. Акыллы кызлар конфетын ашыйлар да кәгазен ташлыйлар, ди. Мәрван. Кәгазен ташлыйм дип. конфетын ташлый күрмә тагын. Гөлүзә. Дипломыбыз булмаса да, конфеты белән кәгазен бутамыйбыз. Мәрван. Күрербе» (Китә ) Гөлүзә (шатланып) Ул көнләшми! Нури (үзен күрсәтеп) Яраткан кеше генә көнләшә Гөлүзә. Ручкаңны бир әле. (Ведомостька карап). Миңа 100, сиңа 120 сум! Өеңне ике айда күтәреп керә алабыз икән Нури. Өйне уйлыйсың икән дә, мине дә уйлыйсынмы сон? Гөлүзә Нигә, Нури абый, өең бар, бураң бар, минем дә яшем Жнткән. Алам дисәң, барам. Нури Нәселле сыер өчен генә хәйләлисен Гөлүзә Нәселсез дә чыгам Нигә аптыра..ык? Нури Моңа чаклы синнән юньле сүз ишетмәгәч... Гөлүзә. Аларны сине сынау өчен генә әйттем бит мин. Минем кыланышларыма, синен урында икенче берәү булса, күптән инде ботымнан тотып, башым белән ташка бәрер иде. Холкын кулъяулыгына төреп йөрткечле. Хәтәр шәп кеше син. Нур и Син Мәрванны яратасың. Гөлүзә Анык хатыны, баласы бар икән. Әле әйтте. Нури. Мина чыккач ферманы ташламассыңмы? Гөлүзә. Ташламам. Нури. Ант ит. Г өл үзә. Ялына дигәч тә, өйләнмәс борын тезләндермә инде. Мин дә адәм баласы бит. Нури. Сыерлар сиңа, үзен миңа. (Кул биреп.) Мә бишне. Гөлүзә. Ун булсын. (Кул бирә.) Нур и. Ферма советының кайбер членнарын алдан көйләп куйыйм әле. С а к и н ә керә. Сәкинә (Нурига). Мин эш булмасмы дип... Нури. Булмас. Болай да штатны кыскартырга куштылар Г өл үзә. Монда килсәң, көнозын минем белән ызгышып ятыр иден бугай, кырчылыкка бар. Сәкинә Синең белән сөйләшмим. Тыгылма. Нури Сәкинә апа, әдәплерәк сөйләш. Бу сиңа үз өең түгел, бу — сыер фермасы! Сәкинә. Икебез җайлап кына сөйләшкәндә, нигә кысыла? Нури Кысылсын. Гөлүзә ферма маягы Моннан соң фермама килеп. Гөлүзәмне борчып йөрисе булма. (Китә.) Сәкинә. Монысын да кулга ияләштергәнсең икән. Гөлүзә (биленә таянып). Көнләшәсеңме? Сәкинә. Явызлыгың чыраеңа чыккан. Г өл үзә. Син ул явыз. Гомерең буе кеше сырты кимереп яшәдең. Нәрсәң үзеңнеке? Таккан сәдәбеңә кадәр кешенеке бит. Кемгә кирәк син. нәрсәгә кирәк? Сәкинә. Синең кирәген дә кишер яфрагы кадәр генә... Гөлүзә Мин чиләкләрне юу өчен, менә бидоннарны сөт белән тутырыр өчен кирәк. Әйе. мин — кирәк! Ә син? Бүген дә Миндар абыйдан акча таммасмы дип кенә килгәнсең. Әмма юкка. Сәкинә. Ничек юкка? Ана акча тимимени? Г өл үзә. Тия дә, тик аның конвертын менә мин алам. (Конвертны кесәсенә сала.) Сәкинә. Үзенекен үзе алсын. Гөлүзә. Минем кесә ышанычлырак. (Эндәшә.) Миндар абый!.. М н н д а р керә. Миндар (Сәкинәне күрмичә). Нигә эндәштең? Гөлүзә Сиңа хат. (Конвертны күрсәтә.) Башта үзем укыйм әле. (Укый.) Миндар бәгырем, алларыңа тезләнеп... Миндар Әй... (Кулын селтәп.) Хатыннан икән. Гөлүзә. Өзелеп чыгарга җитеп яратам дигән. Миндар. Өзелеп чыкса да кирәге юк. (Конвертны ыргыта, аны Гөлүзә ала.) Сәкинә. Конверт эчендә акча. Миндар Алтын бирсәң дә кирәген юк. Гөлүзә (акчаларны күрсәтеп). Хезмәт хакың. (Сәкинәгә.) Мә. Миндар Бирмә, бирмә! (Конвертны үзе ала.) Гөлүзә. Ведомостька кул куй (Миндар имза куя.) Миндар абый, мине нәселле сыерлар янына җибәрәбез дип торалар бит әле.Мнндар Барасынмы соң? Гөлүзә Утырышта мине яклап кул күтәрсәң, баоам. Мин дар. Синең өчен ике кулымны да күтәрәм/ Кечкенә чемодан тотып Мәүлидә керә. М ә үл и да. Исәнмесез. ♦ Гөлүзә. Әни, син нишләп?.. 5 Мәүлидә Бүген ферма советы дигән идең (Күрсәткечләр такта- £ сына карап.) Гөлүзә—беренче урында (Кызына карап) Керик әле. а Гөлүзә. Нигә? = Мәүлидә. Нигә икәнен соңыннан белерсең. (Торакка узалар ) ® Сәкинә (Миндар кулындагы конвертка карап). Ничә сум? Ф М и н д а р. Ничә булса да үземнеке! (Акчаны кесәсенә тыга ) _ Сәкинә. Ачуланма инде. Йөзен булса да күрим дип килдем о М и н д а р. йөзе түгел, сумы да. тиене дә юк. Сәкинә. Акча турында әйтмим (Гафу үтенгәндәй) Моннан соң 5 үзенне кадерләп кенә тотар идем. « Миндар. Синекедәй кадернең булганнан булмаганы хәерлерәк. о Эшлим, ашыйм, җаным тыныч. (Китәргә тели.) з Сәкинә. Миндар үтерде дип язу калдырам да күлгә ташланам = Миндар. Муенына таш асарга онытма Сәкинә. Онытмам. (Елап җибәрә ) Миндар (каты әйтүенә үкенеп). Я инде, мин бит . бакадан курыккан хатын суга сикермәс дип кенә бит (Иркәләп ) Син хәзер үк эш сорап гариза нит Сәкинә. Нури эш юк диде Миндар. Нуридан олырак ферма советы бар (Тәрәзә аша кәгазь белән ручка алып.) Җайлап кына утыр әле. (Әйбәтләп утырта) Сәкинә. Рәхмәт. Миндар. Менә шулай Бергә эшләгәч көнләшмәссең дә, эштән соң ызгышасың да килмәс. Күзенә кояш төшә икән. Костюм чабуы белән кояшны каплый. Мәүлидә белән Гөлүзә вагоннан чыга Гөлүзә өстендә Мәүлидәнен санлыкка салып куйган киемнәре. Мәүлидә. Мин киттем, кызым Гөлүзә. Рәхмәт, әни (Озата китә.) Сәкинә (Гөлүзә артыннан карап калган Миндарга). Кәгаземне җил уйната. Бу яктан капла. (Миндарны Гөлүзәгә җилкәсе белән торырлык итеп куя.) Г ө л ү з ә керә. Гөлүзә (Миндар каршына килеп). Мнндар абын, бу киемнәр әни бүләге. Килешәме? Сәкинә. Күлмәк күрсәтергә Мнндардан бүтән кеше беткәнмени? Миндар Тик кенә тор (Гөлүзәне әйләнеп чыга, киемнәренең кайбер төшләрен төзәтеп тә куя.) Борынгылар әйтмешли, киемен чүплек башына, үзең кияү куенына Г ө л ү з ә. Сәкинә апа мактамады Сәкинә. Кояш, күзем чагыла Сөйләшеп Н у р н. М ә р в а и. С и т д ы й к керәләр, Нури. Миндар абый, беркая да китмә. Хәзер ферма советы. Миндар (Сәкинәнең гаризасын алып). Бсләм Нури (кешеләрне барлап). Мин монда, син — бар Бишебездә монда Сәкинә апа, син совет члены түгел, кит М и н д а р Аның, энем, йомышы бар. читтән генә нитсен инде Нури Тавышка куям Кем дә кем. Сәкинә ана читтән торып кына киңәшмәгә катнашсын ди, шулар кул күтәрә Бер тавыштан Гөлүзә. Член булмасам да, мине дә катнаштырыгыз әле. Нури. Син үз кеше. Тавышка куеп тормыйм. Катнаш. Көн тәртибе— узган айга йомгак ясау, егетләр. (Мәрьямгә кәгазь биреп.) Беркетмәне бөртекләп яз. (Тамак кырып.) Беренче көн тәртибе буенча сүз үземә бирелә, иптәшләр. Халыкара империализм котырынып сугышка әзерләнгәндә, сыерлардан сөт алуның әһәмияте бер поттан да артып китә, иптәшләр. Так, менә шулай. Узган айга караганда бу айда без һәр сыер башыннан көн саен яртышар килограмм артык алдык. Тырышлыгыбыз, кайнар мәхәббәтебез аркасында. Так, менә шулай. Моның төп сәбәбе — чәчелгән үләнне минем чаптырып ашатуым аркасында. М ә р в а н. Сез көтү генә кертик дигән идегез. Нури. Кертик дисәм, керткән булыр идек. Мин мөдир! Берегездә миңа каршы тора алмас иде. Так, менә шулай. Көтүлектәге алла биргән белән генә канәгатьләнеп ятырга хакыбыз юк. Беренче булып мин, үләне аз була торган ике йөз гектар көтүлеккә үлән чәчәргә, шул үлән хисабына сыер санын кимендә илле башка арттыруны үтенеп, идарәгә мөрәҗәгать итик дим. Мәрьям. Бу тәкъдимне беренче булып Ситдыик әйтте. Нури. Кызлар белән сөйләшкәндә генә әйтелгән сүз — сүз түгел. Үлән тәкъдимен, беренче булып, авторитетлы рәвештә менә мин кер- тәм. Моңа каршы килүче булмас. Тавышка куймыйм. Так, менә шулай. Фермабыз бу айда уникенче урыннан... әй, ундүртенче урыннан уникенче урынга күтәрелде. Арабызда мәңге сүнмәскә маяк кабынды. Ул — син, Гөлүзә. Ура!.. Ура, иптәшләр! Так, менә шулай. Вымпелны да Гөлүзәгә бирәм. (Гөлүзәгә.) Мә. Нык тот. Җаның чыкса да кулыңнан ычкындырма. Гөлүзә. Рәхмәт. Бигрәк тә сиңа, Мәрьям апа. Нури (үзен күрсәтеп). Мондый чакта җитәкчене дә онытырга ярамый. Гөлүзә өчен район газеты тар. «Татарстан» газетына язарга кирәк аны. Бу хәтәр җаваплы эшне җәмәгатьчелек тәртибендә үз өс- темә алам, иптәшләр. Так, менә шулай. (Мәрьямгә.) Бөтенесен дә мин сөйләгәнчә язасыңмы? Снтдыйк. Нәрсә син атлаган саен Мәрьямгә абынасың? Нур и. Абынмыйча, уты юк. Янмый. Янмагач, күренми дә. (А1әрь- ямгә.) Фермабызның койрыгында сөйрәлеп баручы син. Алдынгылар рәтенә күтәрелә алмадың. Арттагылар рәтенә тәгәрәп төшеп калдың. Адәмнән оялмыйча. Без моның белән килешә алмадык. Әнә, исемен кара тактага язып хур иттек .(Мәрьямгә.) Ачуың килмәсен. Тәнкыйтьне яратырга өйрән. Беркетмәгә дә шулап дип яз. Мә рван. Алай язма. Мәрьям. (Башкаларга борылып.) Мәрьям — иң намуслы эшче. Совхозга да аны җибәрик. Нури. Юк, совхозга вымпеллы кеше — Гөлүзә барырга тиеш. М ә р в а н. Юк, Мәрьям барырга тиеш. Гөлүзә. Нури абый, Мәрьям апа, мине җибәрегез. Үтенәм... Мәрьям. Гөлүзәнең теләге дә бар, кулыңнан да килә. Барсын. С и т д ы й к. Ә үзең? Мәрьям. Мин совхозга бармыйм. Гөлүзә (Мәрьямгә, гаепле кеше сыман). Мин барам дигәнгә кәефең кырылдымы әллә, Мәрьям апа? Нури. Уч тутырып акча алганда, кая кушсаң шунда йөгерә иде. Хәзер әйткән бер сүзгә карыша. Фермага мәхәббәт юк синдә. Сыер сөймисең. Мәрьям. Үз аршының белән үлчәмә. (Пауза.) Минем газиз атам бар. Ул мине карап үстергән. Мин дә аны тәрбия итәргә тиеш. Сыер гына түгел, сыер чаклы алтын бирсәгез дә аны ялгыз калдырасым юк. Снтдыйк. Гаҗәеп кеше син, Мәрьям. Юкса, кайвакытта без я Куянга, я бер чибәргә гашыйк булабыз да ата-аналарыбызны, дусларыбызны онытабыз. Син андый түгел, син башка! Гөлүзә. Мәрьям апа, совхозга да бармагач, миңа биргән группаңны кире үзеңә ал. ' Мәрьям. Юк. Мин синнән алган кәҗәләр группасын сыерга әйләндерергә телим. ‘ ' ♦ Гөлүзә. Ничек инде бу? я Мәрьям. Күчеп китүче Шәриф абый үз сыерын сатмакчы. Аны колхозга алырга кирәк. Иткә дигән таналарның дүртесен җибәрмибез, и Шулай итеп, минем иң начар биш сыерым яхшыраклар белән алы- а шына. Көнгә группамнан унар кило гына артык саусам да, айга өч © йөз кило! Нәселле сыерлар — кызыклы инде алар, әмма үзен тәрбия * ләгәннәр белән пәселлеләрне куу тагын да кызыклырак. Шулай, кәҗәләр белән калам. ' ® С и т д ы й к. Хыялымда йөрткән кыз син икәнсең, Мәрьям. з Нури (киная белән). Яратам дип тә җибәр инде. Ситдыйк. Әйе, яратам. J Нури. Сиңа әйләнәм дип тә өстәсәң... Ситдыйк. Нигә? Атаңны да бергәләп карарбыз. Чык, миңа, д Мәрьям. я Нури. Мопсы көн тәртибенә кергән нәрсә түгел. 2 Ситдыйк. Кешенең кешелеге һәрвакыт көн тәртибендә. Мәрьям, вәгъдә бир. Мәрван. Үзем башкода булам. Мәрьям, бирегез, кулыгызны. Нури (кычкырып.) Җыелышны туйга әйләндердегез. Мәрван (Ситдыйк белән Мәрьямнең кулларын тоташтырып). Ситдыйк белән Мәрьям никахын расларга дигәннәр кул күтәрә. Бер- тавыштан! Сәкинә. Болай булгач, Гөлүзә группасын кемгә бирерсез икән? М и н д а р. Минем хатынга бирсәгез, менә ние дә бар. (Гариза бирә.) Нури. (Сәкинәгә). Эшләрсеңме? Сәкинә. Минме?.. Мин бер тотынсам, Гөлүзәң кебек кенә дә эшләмәм әле. Гөлүзә. Сөтләрен киметмәссеңме? Сәкинә. Киметмәм инде, киметмәм. М и н д а р. Нитүеңне ташларсыңмы? Сәкинә. Иөрмәсәң — көнләшмәм. Гөлүзә. Минем белән талашмассыңмы? Сәкинә. Иремне әсәртсәң — талашу гына түгел, сугышырмын да. Нури. Д1аягыбыз тыныч эшләсен өчен, Сәкинә апаны алмаска. Сәкинә. Алмаска дип, эшләмәгәч нәрсә ашап яшим? Урлашырга кушасыңмыни? Мәрван. Тавышка куй. Нури. Сәкинә апаны алмаска дигәннәр кул күтәрә. (Ялгызы.) Ярар, алдык инде, Сәкинә апа. Сәкинә. Беркетмәгезгә: «Хатыны төзәлү сәбәпле, ирен өенә кай тарырга»,— дип тә языгыз инде. Миндар. Ашыкма, карчык. Башта берәр ай чүгәләп, менә болай нитеп күрсәт әле. (Сыер савып күрсәтә.) Шунда гашыйк итсән. яңадан туй ясап алам үзеңне. Нури. Болай булгач, совхозга Гөлүзә бара булып чыга инде, егетләр. Мәрван. Тавышка куй. Нури. Гөлүзә дигәннәр кул күтәрә... Бер тавыштан (Гөлүзәгә мәгънәле карап.) Так, менә шулай Хәзер, иптәшләр, пи соңгы мәсьәлә. Идарә безгә: «Сезгә зоотехник кирәкме, әллә ферма мөдиреме? Икесенең берсен акылыгыз белән кыскартыгыз да. фикерегезне .безгә җиткерегез».— диделәр. Син нәрсә әйтерсең. Миндар абый? •*. Мин дар. Ни инде... Шулай инде... Әйе. Нур и. Нәрсә «ни»? Миндар. Икегез дә ни... Кыскартсак та ни, кыскартмасак та ни. Бүтән сүзем юк. Нури. Үзен нәрсә әйтерсең. Мәрван? М ә р в а н. Халык әйтсен. Нури. Әйтәм. Иптәшләр, мин эшемне зоотехниксыз да во! алып барам. Зоотехникның кирәген дә тапмыйм. Мәрван үзе дә китәм, ди. Тавышка куям Г ө л ү з ә. Мәрван китәм димәде бит ул. Шулай бит. Мәрван? Нури. Ул китәм димәсә соң, әллә мине куарга чамалыйсыңмы? Гөлүзә. Син кумыйча гына кит, Нури абый. Мәрван монда калсын. Нур и. Ни өчен мин китәргә тиеш? Г ө л ү з ә. Сиңа монда эш юк. Нури. Ничек инде «эш юк»? Гөлүзә. Сыерны синсез дә савабыз. Чиләк-сөлгеләрне син куш- масаң да юабыз Монда артык кеше син. Н у р и. Димәк, сиңа Мәрван кирәк? Гөлүзә. Әйе. мина Мәрван кирәк Ул ятып торган сыерның да кайсы аягы авыртканын белә. Авызын ачып карамыйча да ничә теше бар икәнен белә Утлыкларына күз төшерү белән кайсысына нәрсә җитмәгәнен әйтә. Укулар үткәрә, нәселле сыерлар алып кайтты. Ул килгәч сөт тә артты. Мәрван кирәк безгә. Н у р и. Мәрван дип, мин китсәм, мөдирсез ферма буламыни? Мәрьям. Мәрван мөдир дә. зоотехник та булыр. Ситдыйк. Әйе шул Мөдирнең белемле кеше' булуы яхшырак. Тавышка куй. Нури. Туктагыз әле. Аңлап җиткермәдегез сез. иптәшләр Миндар Чыннан да, Нури энем, син нит инде. Нури. Нитим? М н н д а р. Әйе, син кит инде. Гөлүзә. Аңлашылды. Нури абыйга үзен-үзе тавышка КУЮЫ уңайсыз. Шуңа күрә мин кул күтәртәм. Кем дә кем Нури абыйны эшеннән үз теләге белән... Нури (бүлдереп). Теләмим!.. Гөлүзә. Үзе теләмәсә дә эшеннән азат итәргә, анын урынына Мәрванны билгеләргә ди, шулар кул күтәрә. Кемнәр каршы? (Нури ялгызы.) Берәү. Үзе. Нури (Гөлүзәга). Мин сине фермага алып кеше иттем... Г ө л ү з ә. Син түгел. Н у р и Бергә яшәрбез дидең. Гөлүзә Мин шаярып кына. Нури Мина чыгарга вәгъдә бирден. анысы да шаярыпмы? Гөлүзә Нури абый, мин башканы яратам. Нури Мәрваннымы? Ул өйләнгән! Гөлүзә Өйләнгән дигәнен дә юри генә әйттем. Нури Чыны өйләнгән. Хатыны, баласы бар икәнен Мәрван узе килгән көнне үк әйтте. Миндар (Мәрванга). Син, энем, әллә чыннан да ниме? Сәкинә. «Ниме» дигәне — өйләнгәнме дигән сүз инде анын. Мәрван Өйләнгән булсам, нишләр идегез? (Озын пауза) Миндар (аптырап). Ничек булды соң бу ни? Ситдыйк. Безнең якларда кызлар белән болай шаярмыйлар, иптәш Вафин. Сәкинә (Гөлүзәгә күрсәтеъ). Син дә минем хәлгә калдыкмы, ха-ха-ха Мәрван. Көлмәгез. (Тынлык). Әгәр мин Гөлүзәне кардәшем, туганым хрынына күреп яратсам? Без — кешеләр Кешеләрне яратырга тиешбез .Сез дә аларны хөрмәт итәргә өйрәнегез. Тәмам беткән кешедә дә бер яхшы як була Истерергә кирәк шул яхшы якны. Кеше бөтен ягыннан да яхшыга әйләнсен. Бу безнең бурычыбыз. М ә р ь я м. Кешене хөрмәт итү — бер нәрсә, ә семьялы килеш яшь кызны гашыйк итү, аньгн йөрәге белән шаяру... Г өлүзә (бүлдереп). Мәрван абыйга сүз әйтмәгез Ул шаярмады. Мине сеңел итеп, кешегә исәпләп, кешечә киңәшләр генә бирде. Өти Балактан Гөлүзәгә әйләнүемне теләде. Изгелек эшләде. Изгелек өчен кешене тиргәмәгез. Мәрван абыйны ачуланучыга гомерем буе рәижия- чәкмен. (Өстәл янына килә.) Иптәш мөдир... Мәрван Тыңлыйм, Гөлүзә. Гөлүзә (өстәлгә куеп). Менә минем халатларым, сөлгеләрем, бидоннарым, чиләкләрем, вымпел. Совхозга да башка кеше билгеләгез. Мин китәм. Нури. Китмә. Монда кал. Син мина кирәк. Гөлүзә. Савым сыер, эш аты, түшәк кирәк сиңа. Берсе булырга да теләмим. Чөнки мин үзем кеше. Начар кеше, ләкин кеше! Мәрьям. Юк, син әйбәт кеше, Гөлүзә. Гөлүзә. Гаепле, гөнаһлы кеше мин. Үз сөтем артсын өчен сыерларның азыгын урладым. Синең группаңны үземә алу өчен, сезне карама төбенә җибәреп. Нури абый беләп арагызны боздым. Кичер, Мәрьям апа. (Нурига.) Сип дә кичер, Нури абый. Нәселле сыерларга хужа булу өчен тормышка чыгарга вәгъдә куеп, сине дә алдадым. (Сәкинәгә.) Миндар абыйны яраткан кыланып, кәефеңне күп боздым Кичер, Сәкинә апа. Аннан шуны үтеиәм: Миндар абыйны яратыгыз. Ул әйбәт кеше. Сине генә ярата. Спи дә кичер, Миндар абый. Кесәңнән төшеп калган акчаңны вакытында бирмичә, күп күнелсезлекләр китердем (Акча бирә.) Кичегеп кайтаруым өчен ачуланмагыз. (Барысына да.) Кешеләр, барыгыз каршында да гаепле мин. Кичерегез мине, кешеләр! Мәрван. Кичерерлек гаебен юк бит. Гөлүзә. Бар. Күпләр үз бәхетләрен тормышта хаталар ясамыйча, турыдантуры табалар. Ә менә минем кебекләр үз бәхетләренә бик бормалы, үтә’әйләнмәле юллар аша киләләр. Алар үз бәхетләрен мен абынып, мен егылып, мең газап белән генә табалар. Хата арты хата ясадым. Явызландым, киреләндем, әмма сез мине ташламадыгыз, һаман кул бирдегез. Рәхмәт сезгә, кешеләр! Барыгызга да мен рәхмәт. Ә хәзер юл бирегез. Мин китәм. Мәрван. Китеп кая бармакчы буласын? Гөлүзә Кая барсам да, кайсы юлдан барсам да Өти Балакка әйләнмәм. .Мәңге Гөлүзә булып калырмын. Моннан сон минем өчен борчылмагыз. Хушыгьн М ә р в а н. Мин сине яратам бугай Китмә Мин өйләнмәгән. Мин егет кеше. Гөлүзә. Егет кеше?.. (Артка чигенеп.) Әт-текәемнән . (Балкып) Ә мин сине яратмыйм... Мәрван. Яратмасан инде . хәерле юл, Гөлүзә Гөлүзә (йөгереп килеп өстәлдәге әйберләрен бер-бер артлы ала ) Китмим, китмим, кусагыз да китмим . Мәрван (бер читтәрәк калган халатны Гөлүзә җилкәсенә сала) Ак халатлар матур да итә соң уңган кызларны, Гөлүзә ..