Логотип Казан Утлары
Хикәя

НӨГЕШ БУЙКАЙЛАРЫ БӨДРӘ ЧАУКА

I Мәгъфүрә әби өйдә ялгызы гына каңгырап йөри. Бүтән көннәрне алар бу вакытта инде тамак туйдырып, йокларга ята торганнар иде. Ләкин карты кичә, авылны аклар басып алыр алдыннан гына, кызылларга олауга китте. Ә төпчек кызлары Рәшидә җиңгәсе белән иртә таңнан Нөгеш буена качып киттеләр. Авыл берничә тапкыр кулдан-кулга күчкәнлектән, белеп бетергәннәр: аклар, бигрәк тә офицерлары, чибәр хатыннарны, кызкыркынны бер дә аяп тормыйлар Әнә үткән юлы үз авылларыннан Сәлмән байның акларда йөргән Һадие дә Мәгъфүрә әбиләрнең өенә килеп, Рәшидәгә бәйләнеп аптыратты. Шуңа күрә Мәгъфүрә әби бүген кызын таң беленү белән үзе уятты. ’ Ча ука — яшь каенлык. (Ред ) М — Нөгеш буендагы, әтиең дегет кайнаткан базны беләсең бит. Бу мөртәтләрне күз яздырып тору хәерле, үзебезнекеләр килгәнче, җиңгәң белән шунда яшеренеп торыгыз,—дип киңәш бирде. Менә хәзер ул ни ятарга, ни утырырга белми йөри. Самавырын кайнаткан иде дә —тамагына аш үтмәде. — И илаһым, бу боламалар кайчан басыла инде? — дип көрсенде дә, яргаланып беткән учын какча битенә терәп, уйга чумды. Карты хәзер кайда икән? Кире кайтканда акларга тап булмаса ярар иде инде. Олы юлдан йөрмәм, Үркәч сырты аша борынгы арба юлыннан кайтырмын дип киткән иде дә бит, юл эшен каян беләсең... Мәгъфүрә әби бизәкләре уңган күлмәгенең итәге белән күз яшьләрен сөртеп алды да күмере сүнеп беткәнлектән өзек-өзек кенә ыңгырашып утырган самавырын бушатып кагар өчен урыныннан торды. Тик шул вакыт капка шыгырдап ачылганын ишетеп, тәрәзәгә йөгереп килде. Караңгы ныклап төшеп килүгә карамастан, ул чолан ишеге ягына үткәннәрнең берсен шундук таныды; Сәлмән байның улы Һади иде бу. Мәгъфүрә әби: «И ходаем, тагы да ниләр генә сөйләп, башымны каңгыртыр икән инде!» дип, көяләнеп торган арада чандыр гәүдәле Һади, башын ия биреп, ишектән килеп тә керде. — Саумы, Мәгъфүрә әби? Имин генә тордыгызмы? Һадиның шулай бик ачык эндәшүе Мәгъфүрә әбинең күңеленә бераз җылы төшерде, шуңа күрә ихлас кына: — Әйдүк, түрдән уз, Һади улым, караңгы булса да,—дигән булды.— Ут алырга кәрәчин юк шул. Һади урындыкка килеп утырды. Яулык очы белән авызын каплап торган Мәгъфүрә әби, күз бәйләнгән чак булса да, аның өй эчен сөзеп карап чыгуын абайлап алды: «Әллә берәр кешене яшереп торалар дип курка инде». Ирьегет бер котын алганнан соң, Һадиның ялгыз йөрергә шүрләвен, әле дә солдатлар алып килеп, аларны капка төбендә калдырып керүен Мәгъфүрә әби белми иде. — Нигә безнең әти карттан барып алмыйсыз соң кәрәчинне? — диде Һади.— Болай караңгыда интегеп утырганчы. Мәгъфүрә әби аның бу сүзенә ни дип жавап бирергә дә белмәде, — Әллә инде, заманы да ут алып эш эшли торган булмагач... Сөйләшүне ничек ялгап алып китәргә кыймагандай, бераз сүзсез утыргач, Һади сорап куйды: — Бабаем кая китте соң? Мәгъфүрә әби бу сорауны баядан бирле көтеп тора иде, жавабын да әзерләп куйган иде инде: — Сорама инде, Һади улым. Кеше сүзен тыңлый торган адәмме! Болама заманда йөрмә, дидем. Саткан тана өчен Әүжәндәге белешемнән алачак акча бар иде, шунда барып кайтам дип. чыкты да китте. Исән-аман гына йөреп кайтса ярар иде инде, ходаем. Үзе шушы сүзләрне сөйләгәндә Һадиның авыз чите белән генә көлеп утыруын күрмәде Мәгъфүрә әби. Сөйләвеннән туктап, менә хәзер аның Рәшидә турында сораша башлавын көтте, аңа жавап бирергә әзерләнде. Һади чынлап та озак көттермәде: — Әллә Рәшидәне дә үзе белән бергә алып киттеме? Өйгә бераз якты төшсен дип учакка утын яндырып маташкан Мәгъфүрә әби башын күтәрми генә җавап бирде: — Рәшидә кичә иртүк Тирмән-Таштагы апаларына киткән ие, шуннан әйләнеп кайтмаган әле. Мәгъфүрә әби көчәнеп утка өрде. Ут капыл дөрләп китеп, өй эченә саран яктылык сибелде. Шушы яктылыкта Һадиның мыскыллы елмаеп AWW, тәгьфүрә әоинең йөрәге бөреште, өнсез калып, анын тагы ни әитерен көтте. Һади урыныннан торды, чандыр гәүдәсен төз тотып, ишек катына барып әйләнде, аннары ялтыр итек кигән аякларын ♦ аерып, әбинең алдына ук килеп басты. Мәгъфүрә әби,— диде ул бөтенләй ят, калын тавыш белән,— син мине маңка малайга, я йолкыш Ирьегеткә исәплисеңме әллә? Юк, нигә алай исәплим,'—дигән булды кинәт коелып төшкән Мәгъфүрә әби. Һади басып торган урыныннан һаман кузгалмады. — Ярый, күп сөйләнмә син, әби. Картыңның кызылларга олаучы булып киткәнен беләбез. Син миңа Рәшидәнең кая киткәнен әйт. — Алай димәле, Һади улым. Ул ни...— Мәгъфүрә әбинең сүзе яртысында өзелде. — Рәшидәңне кая яшергәнеңне әйт!—дип җикерде Һади Әби нишләсен, ык-мык итте дә сүзсез калды Анын үз серен түгел, кеше серен дә чишмәвен, бер карыштымы, чыгымчы ат кебек булуын Һади белә иде. Белми ни — карты белән гомер буе аларда ялланып эшләп йөрделәр лә. Шуңа күрә ул әбинең җаен икенче төрлерәк тартып карамакчы булды: — Мәгъфүрә әби, синең белән сөйләшүе кыен инде,— диде ул, х тавышын йомшатып. Шуннан баягы урынына барып утырды.— Ильяс х бабаем өйдә булса, аның белән ирләрчә сөйләшеп, тиз үк килешер “ идек тә бит... Син шуны аңла, Мәгъфүрә әби: кызылларны бөтенләйгә s дөмектердек инде. Алар монда кабат әйләнеп килмәячәк. Кукраеп = йөргән йолкыш Ирьегет тә хәзер курае-ние белән гүрдә ята. Рәшидәне < миннән яшерүдән ни файда? Шуны да онытма: кызыллар белән киткән s Ильяс бабай да авылга әйләнеп кайтмый булмас, ә кайткач — күз £ күрер... s Ни әйтсен инде Мәгъфүрә әби — аның сүзләрен тыңлап, аңгы-миңге уйга бирелеп утырды-утырды да яшьләнгән күзләрен яулык очы белән сөртергә тотынды. Һади торды. — Менә шулай, Мәгъфүрә әби. Мин иртә якта тагын кереп чыгармын, уйлый тор,— дип, ишеккә таба атлады. 2 Зур тау итәгендәге уйсу жир. Аида-санда учаклар төти. Кайсы бер кызылармеецлар шул учаклар тирәсендә кайнаша, икенче берәүләре, кичә аклар белән Нөгеш буенда булган каты сугыштан, төн буе чигенүдән арганлыктан, инде саргая башлаган иген өстенә ятып черем итә. Ерак китеп бармасыннар өчен, тезгеннәре аякларына бәйләнгән иярле атлар да шунда ук күшәп йөри иде. Берәү читтәгерәк түмгәк өстенә утырган да, ияген учларына терәп, уйга баткан. Киң кулбашлары гимнастеркасына сыеша алмый тора. Аның ниндидер бер мөһим эшне хәл итә алмавын җыерылган киң кашларыннан да, кысыграк күзләренең гел бер ноктага текәлеп торуыннан да күреп була иде. Шушы полкның эскадрон командиры Ирьегет иде бу. Кичәге бәрелештә арсландай сугышу, төнге чигенү никадәр йончытмасын, аңарда ял итү кайгысы юк. Авылда торып калган Рәшидәсе хәзер ни хәлдә икән? Акларның авылны басып алган гаскәре белән бергә, мөгаен, Һади да бардыр. Рәшидәсе, үткән юлы авылны басып алгач, Һадиның үзенә бәйләнеп аптыратканын сөйләп зар елаган иде. Ярый ла ул чакны аклар авылны бер көннән артык тота алмадылар. Кызыл атлылар икенче көнне үк авылга бәреп керделәр. Ирьегет бер кулына ялангач кылычын, икенче кулына наганын тотып, көтелмә4. «К. У.» № 3 НӨГЕШ БУЙКАЙЛАРЫ БОДРЭ ЧАУКА гән һөҗүмнән котлары очкан, юньләп киенмичә дә чыгып качучы ак гвардиячеләргә ата-ата, ин алдан җилеп барды. Ул акларның командирлары Сәлмән бай өендә булуына шикләнми иде. Атлыларына: — Минем арттан! —диде дә шунда ташланды. Алар барып җитмәс борын Сәлмән бай капкасыннан берничә җайдак атылып чыкты да авылның теге очына чабып киттеләр. — Их, өлгереп булмады! — дип ачынды Ирьегет. Ә Сәлмән байның капкасы төбенә килеп җиткәч, күлмәк-ыштаннан гына көенчә берәүнең баскычтан сарай башына ашыгып менеп барганын күреп калды. — Тукта, атам! Ләкин теге кеше туктамады, сарай кыегы эченә кереп югалды. Ирьегет ачык капкадан җилдереп керде дә, наганын әзер тотып, тегенең артыннан үрмәләп менеп китте. — Кем син? Төш монда! —дип кычкырды ул. Котын алу өчен бер атып та җибәрде. Тавыш-тын бирүче булмагач, саклык белән генә кыек эченә кереп, тирәягына күз салды. Әһә, аргы баштагы печән кыштырдый түгелме? — Чык, югыйсә печән аша атам! Печән өеме әкрен генә күтәрелеп, аннан ак күлмәк күренде. Ирьегет аны караңгыда да таныды: Һади иде ул. — Әһә-ә, атаңның өендә рәхәтләнеп йокларга уйлаган идеңме? Тегесе дә аны таныды. Ярыйсы ук тыныч тавыш белән әйтте: — Ирьегет, чын солдат булсаң, коралсыз кешегә наганыңны төзәмә. Ирьегет читкәрәк тайчанып аңа юл бирде. — Сөйләнмә, төш әйдә! Ирьегет аны өч-дүрт кызылармеец белән өйләренә алып керде, киендерде, коралларын кызыл армеецларга алып бирергә кушты, шуннан соң Сәлмән картның үз келәтләренә яптырып, сак куйды. Иртәгә- сен иртүк шул келәт эчендә үк аңардан үзе сорау алды: «Авылда торган акларның көче күп идеме?» «Планнары нинди иде?» «Каян, күпме өстәмә көч килүен көтәләр иде?..» Һади алдашмыйча диярлек җавап бирде. Бу минутта аңа үз җаны кыйммәт иде. Азактан үтенечле күзләрен Ирьегеткә төбәп, калтыранган тавыш белән: — Ирьегет, тиңдәш, бергә үстек, дуслар булып йөрдек, яклаш бер юлга,—диде.— Бездә ялчы булып торсаң да, минем сиңа зыяным тимәде. Моннан соң мин аклар яклы булып сугышмам. Иптәшләреңнең кулына бирмә, үзең генә хәл ит. Син бит — командир... Мин сине... — Җитте, юхаланма!—диде Ирьегет. Шуннан кинәт бер карарга килеп өстәде-—Эшләгән этлекне төче телләнеп кенә юып төшереп булмый. Мин сине атам — үз кулларым белән атам! Һади капыл бөршәеп төште, күзләрен зур ачып Ирьегеткә текәлде. Отряд кичке якта кузгалырга тиеш иде. Төш аугач, Ирьегет куллары артка каерып бәйләнгән, чырае качкан Һадины Нөгеш буена таба алып китте. Ике чакрым чамасы араны үткәнче, Ирьегетнең башыннан әллә нихәтле уйлар үтте. Әйе, Ирьегет белән Һади — тиңдәшләр. Икесе дә бер үк елның бер аенда дөньяга килгәннәр. Тик язмышлары гына ике төрле булды. Һади майда йөзеп яшәде, чит мәдрәсәләрдә укып кайтты. Ә Ирьегеткә бәләкәйдән үк ачы тирен түгеп тамак туйдырырга туры килде. Әтисе япон сугышында башын салгач, карындык тәрәзәле өйдән башка нәрсәсе булмаган әнисенә балаларын тәрбияләп үстерү бик кыенга туры килде Ирьегет унике яше тулар-тулмастан шушы Сәлмән байга елкы көтәргә ялланды. Тамак ялына эшләп йөрү авыр иде. Ләкин нишлисен — бүтән эш юк. 5Э ә без, көн-төн эшләп тә, адәм рәтле көн күрә алмыйбыз?.. Тап-таза ♦ була торып, нигә Һадины солдатка алмыйлар икән?..» дип, әллә күпме s сорауга жавап таба алмыйча, башы катып чыгып киткән иде. Фронтта 3 ул төрле кешеләр белән очрашты, большевиклар үткәргән митингларда £ булды, шунда гына теге чактагы сорауларга жавап тапты. я Октябрь революциясе көннәрендә Киевта Вакытлы хөкүмәтне якла- a ган ак казакларга каршы сугышты, Нарва янында немец гаскәрләрен < тар-мар иттеләр. Колчак фетнәсе башлангач, кызыл гаскәр сафында £ авылына кайтып керде. Шул чак ул Һадиның Рәшидәне берничә тап- о кыр соратуын, Рәшидә риза булмагач, көч белән алырга жыенып 3 йөрүен, ә инде болама башлангач, ак чехлар белән бергә Колчак армиясенә китүен белде һәм аның, туганнан бирле, үзенә дус түгел, ә кан дошманы икәнлеген ныклап төшенде. ...Менә ул, Һади, абына-сөрлегә, башын түбән иеп, анын алдыннан атлый. Эндәшми. Җибәр дип тә үтенми. Белә: Ирьегет белән аның юлы бер түгел. Менә аръягында үркәчләнеп Бәштин тавы сузылган Нөгеш тә күренде. Ирьегет Һадины шунда атып үтерү уе белән чыккан иде Әле нишләптер, үткәннәрне хәтерләп, күңеле йомшара төшкәндәй булды. Ни әйтсәң дә, Һади курай моңын ярата иде... Һади барган жнреннән капыл туктады да, артына борылып карамый гына Чак кына сабыр ит, Ирьегет, Бәштинемә азрак карап торыйм әле,— диде. Ирьегет тә туктады. Һади Бәштин тавына, Нөгеш буйларына байтак карап торгач, өзеп кенә әйтте — Ярар, ары алып барып йөрмә, Ирьегет... Шушында гына... Ирьегет менә әле һаман ул чакта үзенең нинди акыл белән эш иткәнен аңлый алмый. Яшьлек хатирәләре тәэсир иттеме, Һадиның туган яклары белән шулай хушлашуы күңелен йомшарттымы, шәп-шәп атлап дошманы янына килде дә куллары бәйләнгән бауны чишәргә тотынды. Башын иеп торган Һади аңа әйләнеп карамады. — Бар кит, тик кабат күземә күренәсе булма! —диде Ирьегет. Һади артына әйләнеп караганда, ул инде эре адымлап авылга таба китеп бара иде. Шуннан сон күп тә үтмәде, Ирьегет Һадиның яңадан акларга барып кушылуын, офицер булып алып, яңадан Совет властена каршы Алар Һади белән дуслашып киттеләр. Һади көн саен анын елкы көткән жиренә килер иде. Ике малай ялан жиргә чыгып алырлар да жан-фәрманга ат чабыштырырга тотынырлар иде. Ләкин аларны дус- ♦ лаштырган нәрсә курай булды. Ирьегет унике яшендә инде чын курайчы булып житешкән иде. Ул уйнап җибәрдеме, урманнарың яңгырап кыяларың чыңлап торыр иде. Ул бигрәк тә «Нөгеш буйкайлары бөдрә чаука» көен уйнарга ярата иде. Һади анын уйнаганын йотылып тыңлый, ияр каешына тагып китергән савытыннан ана кымыз эчерә, итен ашата, үзен курай уйнарга өйрәтергә куша иде... Герман сугышына китәр елны да әле алар һаман бергә булдылар, тик бу чакта араларына шәүлә төшә башлаган иде инде: алар икесе дә Ильяс картның кече кызы Рәшидәгә гашыйк булганнар иде. Рәшидә ит кунмас гәүдәле Һадины якын да китерергә теләмәде, ә имәндәй нык, бөркет карашлы Ирьегет янына үзе ашкынып тора иде. Ирьегет герман сугышына китәр төнне алар вәгъдә бирештеләр. ...Ирьегет үзеннән ике-өч адым гына алда барган Һадига карап: «Менә хәзер без нинди хәлгә килеп життек!» дип уйлый. Аннары тагын үткән көннәре күз алдына килә. Ирьегет авылдан: «Нигә берәүләр тир түгеп эшләмәсә дә бай, НӨГЕШ БУЙКАЙЛАРЫ БӨДРӘ ЧАУКА. сугышырга тотынуын ишетте. Һади хезмәт иткән аклар дивизиясе кичә 1 үзләрен авылдан кысрыклап чыгаргач, Ирьегетнең ачуы көчәйгәннән көчәйде. Озак утырды Ирьегет уйланып. Ахырда полк командиры янына китте. Хәлне кыскача гына аңлатып, үзен авылга жибәрүен сорады, иртәгә иртүк әйләнеп кайтачагын әйтте. — Дуамалланма, бер бай улын үтереп кенә дошманны жиңеп булмый,— диде командир. Ирьегет: — Мин шул уңайдан разведка да ясап кайтырмын,— дигәч кенә, ризалыгын бирде. — Тик разведканы үзеңнең төп бурычың итеп сана. Үзеңә бер-ике иптәш тә ал,— диде. Кояш баеганда Ирьегет ике иптәше белән авыл зираты янындагы чаукалыкта яшеренеп ята иде инде. Аның бил каешына өч гранат белән наган тагылган. Аркасына — кая барса да үзе белән йөрткән кумталы * кураен аскан. Эңгер төшкәч тә, иптәшләрен чаукалыкта калдырып, кача-поса, Ирьегет авылга китте. Аның уе — башта Ильяс картларга барып, Рәшидәсенең хәлен белешү, шунда ук Һадиның кайтукайтмавын, әле кайда булуын сорашу иде. Менә ул киртә артлап кына Ильяс картлар өе турына килеп житте. Тиздән Рәшидәсе белән очрашачагын уйлап, йөрәге ярсып тибә башлады. Рәшидәне әллә үзе белән алып китәргәме?.. Шулай уйланып торганда Рәшидәләрнең капкасы шыгырдап ачылуын ишетеп, коймадагы ярыкка текәлде, ә инде аннан чандыр гәүдәле, хәрби киемле кеше килеп кергәч, тәннәре чымырдап китте: Һади үзе! Ирьегет урам ягына күз салды. Ул-бу тоелмагач, койма буйлап кына килде дә посып кына чоланга керде. Ныклап ябылмаган, какшап беткән ишек аша өйдә ни сөйләшкәннәре ап-ачык ишетелеп тора иде. Ул, һич кичекмәстән өйгә кереп, Һадины буып ташларга да уйлап куйды. Ләкин тыелды. Мәгъфурә әби әйтермеюкмы дип көтте ул. Ә сүзләре бер жайга төшкәч, тынычланып тыңлавында булды. Һади: «Ирьегет тә хәзер курае-ние белән гүрдә ята» дигәндә, хәтта елмаеп та куйды. Һадиның чыгып килгән аяк тавышларын ишеткәч, ишекне шар ачып жибәреп, бусага аша атлады. — Урыныңнан кузгалма, эт! Һади берничә секундта исен жыеп та өлгерде һәм капка төбендә калган солдатлары ишетерлек тавыш белән: — A-а, синме бу, Ирьегет! — диде. Үзе кулын кабурасына якынайтты. Бу юлы ачуы чигенә житкән Ирьегет тә әкрен дәшә алмады. — Үрелмә кабураңа! Инде котыла алмассың! — дип кычкырды. Капка төбендә торган солдатлар, өйдәге шау-шуны ишетү белән, ярдәмгә ашыктылар. Ирьегет тә эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап алды һәм, солдатлар кереп үзен тотып алганчы, ике патронын берьюлы Һадига атып өлгерде. . Исенә килгәндә, ул ниндидер караңгы, салкынча жирдә ята иде Башы ярылып сызлый, күкрәгенә ниндидер авыр әйбер бастырып куйгандай, аяккулларын капкын кыскандай тоела иде Торырга теләсә дә, булдыра алмады. Шунда гына ул үзенең аяк-кулын бәйләп ташлаганнарына төшенде. Кайда ятканлыгын белергә теләп, тирә-ягына күз салды, тик кан сауган, шешенгән күзләре берни дә күрмәде Ул тагы һушыннан язды. 1 К у м т а — тартма, савыт, кап. (Ред.) Икенче кабат исенә килгәч, кайда ятканын шундук белеп алды: Сәлмән бай келәте, кайчандыр үзе Һадины бикләп куйган таш келәт иде бу. Тимер рәшәткә кагылган бәләкәй тәрәзә аша әз генә яктылык төшә. Ирьегетнең башына килгән беренче уй: «Ул этне үтерә алдым микән?» дигән уй булды. «Әгәр тере калып, теге чактагы минем кебек, миннән сорау алырга тотынса?» Шул чак келәт ишеге ачылды да, аның уен дөресләгән сыман, 5 Һади килеп керде. Аның сул кулы муенына асылган иде. Ирьегет п башын читкә алып күзләрен йомды. Һади кемнедер чакырып алып, = аның кулларын чишәргә кушты. Хәтта: 3 — Кем бәйләргә кушты аны сезгә? — дип җикеренеп тә алды. з Ирьегет, бу тагы нишләргә уйлый икән дип, ята бирде. Һади йом- < шак итеп, ләкин мыскыллавы сизелеп торган тавыш белән дәште х — Шуннан, тиңдәш? Тагы да очраштык бит! Торып утыр. £ Ирьегет, кысык күзләреннән очкын чәчеп, Һадига текәлде: — Үзара кан дошманнар икәнлегебезне беләсең, Һади. Сорау алып м маташма. Революция солдаты, синең шикелле куркак жан кебек, илен g сатмый. Башка сүзем юк,— диде. Һади урыныннан торды. = — Мин дә тиле инде, сиңа ашарга да бирмәгәннәрдер әле. Хәзер « җибәртермен,— дип, ишекне ябып чыгып китте. - Күп тә үтмәде, итле аш белән чәй китерделәр. Хәтта бер стакан = аракысы да бар иде. Ирьегет ашамаска булды, ләкин соңыннан башы- > на икенче фикер килде. Нигә әле ул бу дөнья белән вакытсыз хушла- a шырга җыена? Өметсез — шайтан ди. һәм ул торып утырды да ашарга = тотынды. < s 3 о X Мәгъфурә әби бу төндәге мәхшәрне гомеренә оныта алмас. Һади яралы кулын учактагы ут яктысында бәйләтеп чыгып киткәч тә әле. башы аңгы-миңге килеп, урыныннан кузгала алмый утырды. «Па раб- бем! Тагы ниләр генә күрәсем бар икән? Аталары да тизрәк кайтып җитми, ичмасам...» дип, йокысыз төн үткәрде. Кояш чыккач кына, сыер саварга, аннан соң кызы белән килененә ашарга илтә барырга кирәклеге исенә төште. Тик ул бу көнне өеннән чыгып китә алмады. Һади: Ильяс карт кайтып төшсә кулга алырга. Рәшидә күзгә чалынса, үзенә хәбәр итәргә кушып, аларның өе янына сак куйдырган иде. Солдатлар капка төбеннән китмәделәр, берсе өйгә кереп су да эчеп чыкты. Мәгьфүрә әби, бу каһәр суккырларына ни җитмәгән инде дип, сукранасукрана көнен үткәрде. Солдатлар ярты төн авышкач кына киттеләр. Шунда гына Мәгьфүрә әби икмәк, сөтле шешә салынган төенчеген култыгына кыстырып, киртә артына чыкты ла туктап калды. Мондый караңгы төндә, шушы яшенә җигеп, урманга аяк басканы юк иде әле. Өч чакрым җиргә ничек барыр? Алай адашуын адашмас, тик эт-кош очрамасмы? Ләкин, ачыгып, караңгыда зарыгып көтеп утырган кызы белән киленен күз алдына китергәч, җитмәсә яктырганчы әйләнеп кайтырга кирәклеген уйлагач, бөтен куркулары онытылып китте. Дегет базының янына барып җиткәч: — Килен, кызым,—дип тавыш бирде. Рәшидә җиңгәсеннән алда йөгереп чыгып, аның күкрәгенә сарылды. — Нинди яхшы хәбәрләр алып килдең, әнием? Мәгьфүрә әби ни дип әйтергә дә белмәде. Үткән төнне булган хәлләрне кызы белән килененә сөйләргәме, юкмы? төште. Ләкин Мәгъфүрә әби кызына Ирьегетнең хәлен барып әйтә алмады. Иртәгәсен төштән соң авылга туп тавышлары ишетелә башлады. Бераздан аңа мылтык, пулемет тавышлары кушылды Атыш якынайганнан якыная иде. Ә кич кырын, «ура» кычкырып, авылга кызыллар килеп керде. Командирлары, халыктан сорашып, Ирьегетнең нинди хәлгә таруын белгәч, Сәлмән картның йорт-курасын астын өскә китереп тентетте. Тик Һадины да, Ирьегетне дә таба алмадылар. Ирьегет эскадронындагы бер солдат, ярсуын тыя алмыйча, намаз укып утырган Сәлмән байны сәкесеннән сөйрәп төшереп, якасыннан алгач, Сәлмән: — Минем малай унлап солдат белән Ирьегетне авылдан алып чыгып китте,— диде Шул таңда Ильяс карт та кайтып төште. Корткасының елый-елый сөйләгән хәбәрен тыңлагач, шул җиккән атын да тугарып тормастан, кызы белән киленен алырга китте. ...Рәшидә, кайту белән, Ирьегетнең хәлен ныклап белешер өчен күршекүләнгә йөгерде. Барысы да бер үк хәбәр әйтте аңа: Һади Ирьегетнең кулын артка каерып, аякларын өзәңгегә бәйләп, унлап солдат белән авылдан алып чыгып киткән. Әйтүләренә караганда, Эстәрле яланнарына турыдан илтүче урман юлыннан киткәннәр. Рәшидә төш житә язганчы ары сугылып, бире сугылып йөрде дә кинәт бер карарга килде: Ирьегетнең үзен, я мәетен табып алып кайтырга. Ул шыпырт кына юлга җыена башлады. Чормага яшереп куелган ау мылтыгы белән берничә патрон алып төшеп, сарай артына чыгарды да, шуннан лапастагы йөгәнне алып, кача-поса урманга юнәлде Урман читендә ашанып йөргән бер атны тотып йөгәнләгәч, урман юлына җилдерде. 4 Туп тавышлары авылга ишетелә башлагач, Һади байтак баш ватты Акылсыз кеше түгел иде ул. Акларның хәлсезләнә, кызылларның көче арта баруын белеп йөрде. Өлкән офицерларның сөйләшүеннән ул кызылларның хәл иткеч һөҗүмгә күчүен, акларның бу якларга кабат килүе икеле булуын да белде. Әлбәттә, аклар белән китү өчен күп акыл кирәкми. Ләкин аның туган туфрагыннан һич тә аерыласы килми иде. Тик менә кызыллар килгәч, аның моңа тикле кылган гөнаһларын кичерерләрме?.. г Л1ылтык тавышлары авылга бөтенләй якынайгач, ул Ирьегет янына кабат керде. Тоткынның кысыграк күзләрендә әүвәлгечә очкын уйнап — Хәбәр-ни дип... Куй инде, балам,—диде дә сулкылдап елап та ЖИ Рәшидәнең башыннан әллә күпме уй үтте. Әтисенә бер-бер хәл булды микән әллә? Әллә аклар берәр якын туган-ыруларына кул тигергәнме?.. , ___ Мәгъфүрә әби елаудан туктады, барыбер бер әйтергә туры килер дип, үткән төнне булган хәлне сөйләп бирде Рәшидә, Ирьегет белән вәгъдә куешуларын белдермәскә тырышып йөрүен дә онытып, үксеп еларга тотынды. ,, , — Мин синең белән авылга кайтам, әни. Ирьегетне ничек булса да коткарырга кирәк. Бәлки минем ярдәмем тияр... — Юкны сөйләмә,—диде әнисе —Харап булып куярсың. — Булсын, миңа барыбер ансыз яшәү юк. Тик әнисе: — Мин иртәгә төнен тагы килермен, кызым. Ирьегетнең дә хәлен белешермен, шуннан күз күрер,— дигәч кенә, Рәшидә тынычлана Җеназаңны укый башларга вакыт җитте, Һади! Ишетәсеңме безнекеләрне?! Һади, йөзенә бернинди үзгәреш чыгармыйча, эчкәрәк үтте. Ит чаба торган бүкән өстендә бераз сүзсез утыргач, ишек төбендәге ике солдатка читкәрәк китәргә кушты да Ирьегеткә карамыйча гына сүз башлады: — Ирьегет,— диде,— бик болама заманда яшибез, кемнең ни өчен сугышканын белми ялгышып киткән чаклар да була... Ирьегет аның сүзен бүлде: — Ә мин үземнең ни өчен сугышканымны белеп сугышам. — Тукта әле,— диде Һади,—җайлап кына сөйләшик әле. Менә синең язмышың минем кулда. Ни теләсәм — шуны эшли алам. Ләкин бит «егетлек җирдә ятып калмый» дигән мәкаль бар. Теге чактагы егетлегеңне мин дә онытмыйм, шуңа мин сине башка ак офицерлар кулына бирүдән саклап калдым да... — Кыскасын әйт, сиңа миннән ни кирәк? Һади, икеләнеп, байтак сүзсез утырды. Аннары: о — Ирьегет, әгәр гомереңне саклап алып калсам, үзегезнекеләр * килгәч, мине яклашырсыңмы? — дип сорады — Соңлабрак акылга утыргансың, Һади,— диде Ирьегет.— Мин3 сине үз кулларым белән теге дөньяга озатачакмын! Бу юлы аяу бул- | маячак! u Ирьегетнең кычкырып сөйли башлавын ишетү белән, ишек алдына ° берничә солдат килеп тә җитте. Битләренә тимгел-тимгел кызыллык л бәреп чыккан, иреннәре калтыранган Һади, аларга карап: — Бәйләгез! — дип бер генә сүз әйтте дә келәттән чыгып китте. Кая барасын, нишләргә уйлавын атасына да сөйләп тормыйча, атларны иярләргә кушты. Аның миен тик бер генә уй төйгечләп тора иле: кызыллар килеп басмас борын, Ирьегетне алып чыгып китәргә.. Юлда ул аңардан рәхәтләнеп үч алыр да, Воскресенскийга чыгып, Ырымбур даласына качар. Аннан күз күрер әле... Бите-башы канга буялган Ирьегетне күтәреп ияргә утырттылар да аякларын өзәңгегә тарттырып бәйләделәр. Атының тезгенен Һади менәчәк атның койрыгына тактылар. Һади атка менәргә җыенгач, Ирьегет аңа күтәрелеп карамый гына дәште: — Сиңа бер үтенечем бар: әйт, кураемны кумтасы белән аркама ассыннар. Үтергәч тә, алдырып ташлатма. Һади аның кумталы кураен алып килеп, Ирьегетнең муенына асарга кушты. Урам очына җиткәч, Ирьегет күңеленнән генә авылы белән хушлашты, кабат әйләнеп кайта алмасын, бигрәк тә Рәшидәсеннән мәңгегә аерылуын уйлап, йөрәге кысылды. Әйе, авылы кала, түгәрәк ак йөзле, сөйкемле Рәшидәсе кала... Үкенерлек тагы нәрсәсе кала соң әле Ирьегетнең? Эшләргә теләгәннәренең барысын да эшләп бетердеме соң әле ул? Юк. Акларны җиңгәч, авылдашлары белән теттереп яңа тормыш төзисе бар иде... Бу дөньяда үз гомерен дәвам итәрлек җан иясе калдырырга да өлгермәде бит әле ул Таң атуга, урман алдында берничә алачыгы гына торып калган җәйләүгә килеп җиттеләр. Бу җәйләү олы юллардан ерак иде. Шуннан ары китәргә ашыкмады Һади. Хәвефле, озын юл үткән чакта моннан башка ял итәр урын әллә була, әллә юк. Азрак черем итеп, хәл җыеп. торуын күргәч, ишек төбендә туктап калды. Ирьегетне ул теләсә кайсы минутта атып үтерә ала. Ләкин аны бу адымнан бер нәрсә тотып тора иде: ул Ирьегетнең теге вакытта үзен атмавын һич оныта алмый. Хәтта хәзер, шул чакта акларга яңадан кушылып, җинаятен тагы да тирәнәйтүенә үкенеп тә куйды. Ирьегет, бөркет күзләрен Һадига кадап, тантаналы тавыш белән әйтте: НӨГЕШ БУЙКАЙЛАРЫ БОДРО НАУКА.. тамак туйдырып алырга кирәк. Аннары Ирьегетне дә әллә кая алып барып йөреп булмый бит инде — шушында гына эшен бетерергә кирәк. Ирьегетне иярдән чишеп алып, үлән өстенә салдылар да, бер егетне янына сакка куеп, үзләре йокларга яттылар. Ирьегет үз язмышын .хәзер апачык белә иде инде. Шуна күрә ул хакта артык уйламады, һәм аяк-кулы бәйле көе төн буе ат өстендә йончыганлыктан, үлән өстендә иртәнге зәңгәр күккә карап ята торгач, оеп китте. Ыңгырашып уянса, тирләп лычма су булган. Кояш инде төшлектән авышкан иде. Бераздан аның янына Һади килде. — Шуннан, уяндыңмы, каһарман егет? Кайчандыр без монда икәүләп ат чабыштыра торган идек. Хәзер менә шушында ук аерылырга туры килер.— Шуннан ул солдатларына ымлады.— Әй, килегез әле, күтәреп әнә теге алачыкка кертегез дә миченә бәйләп куегыз. Ирьегетне аяк-кулы бәйләүле килеш алачыкка күтәреп алып керделәр дә мичкә кысып бәйләп куйдылар. Аяк астына утын өя башлагач, Ирьегет барысын да аңлады: яндырачаклар! Әллә инде Һадиның шундый ерткычлык уйлап табуына ярсудан йөрәге дөрселдәп тибә башлады, күз аллары караңгыланды Ләкин —үлемне ирләрчә каршылау өчен бөтен гайрәтен җикте. Алачыкка Һади килеп керде. Аның карашы коры, хәрәкәте- салмак иде. — Я, дөнья белән бәхилләш, Ирьегет! — Бәхилләшеп торасы юк,— диде Ирьегет,—Шулай да сиңа бердәнбер үтенечем бар: соңгы тапкыр курай уйнарга рөхсәт ит. Кураемны үзем белән бергә яндырырсыз. — Кулларын чишегез! — дип боерды Һади солдатларга. Ирьегеткә кураен китереп тоттырдылар. Ул бер солдаттан кураеның эченә су бөркеп бирүен үтенде. Бу теләген дә үтәделәр. Ирьегет кураен тешенә терәп, уйнарга кереште. «Нөгеш буйкайлары бөдрә чаука...» Бу көйне заманында Ирьегет кенә түгел, Һади да ярата торган иде... Тыныч кына яткан җәйләүдә көтмәгәндә ишетелгән курай моңына һавадагы кошлар туктап, төз карагайлар башларын иде, һәрвакыт шыбырдашкан агач- яфраклары да тынып калды. Әйтерсең лә, үлем алдыннан уйналган бу көй табигатьтәге һәр җан иясенә барып кагыла да төпсез киңлеккә — мәңгелек яшәүгә омтыла иде. Көй уйналып бетте. Алачыктагылар ләм-мәм сүз кузгатмый тора бирделәр. Ә Һади бер ноктага төбәлеп каткан иде. Ирьегетнең. — Ягез, кураемны тоткан көе бәйләгез дә...—дип әйтүе тынлыкны бозды. Солдатлар, сискәнеп китеп, Һадига карадылар. — Чишегез дә, кулларын бәйләп, тышка алып чыгыгыз,—дип, Һади ишеккә юнәлде. Ирьегетне тышка алып чыккач, аңа туры карамый гына әйтте: Шәп тартасың курайны, Ирьегет. Синең шул моңыңны тыңлап кына яшәргә иде дә бит. . Шуңа күрә мин баштагы карарымны үзгәр- тәм: атып кына үтерәм мин сине. Кураең белән бергә җирләрбез Әнә теге юан карагайны күрәсеңме, шуңа карап атла. Рәшидә, бер-ике чакрым җир киткән саен тукталып, ат тояклаоы эзенә күз сала-сала, атын куалый бирде. Кемнеке булгандыр инде Х'ПидёеНГӘН аТЫ Да бИК ЖИТе3 ХЭЙВан б>'лып ’>“кты - җ Р ил И дерә фәлән әйтәсең юкмы?» дип сораганын ап-ачык ишетте Башта ул юга- = лыбрак кигте, ләкин шундук исен җыйды Кыю хәрәкәт белән мылты- 3 гын алып, көбәген бер шомырт ботагына салды. Алга күз ташлаган * уңайга, Ирьегетнең тагы алга таба китүен, ә Һадиның кобурасын 2 ычкындыра-ычкындыра анын артыннан килүен күрде Менә, карагайга = бер егерме адымнар калгач, Һади туктады Моны Ирьегет тә сизде. < күрәсең, туктады да Һадига йөзе белән әйләнде Һади наган тоткан 3 уң кулын әкрен генә күтәрә башлады. Аның кулы күтәрелгән саен, о Ирьегетнең башы югарырак чөелде. .. Шул чак мылтык тавышы бөтен урманны яңгыратып җибәрде. Һадиның наган тоткан кулы капыл түбән салынды, ул киселгән агач шикелле әкрен генә җиргә ауды. Ирьегет аны-моны абайлаганчы, Рәшидә йөгереп барып, аны кочаклап та алды. Ирьегет, тиз генә аңына килеп — Анда солдатлар, чиш кулларымны.— диде. Алачык янындагы солдатлар, ау мылтыгы тавышын ишетеп, йөгереп килеп җиткәндә, яңак сөяген аю ата торган ядрә җимереп үткән Һади җан биргән, ә Ирьегет белән Рәшидәне урман үз кочагына яшергән иде инде. Нөгеш буенда! ы биек кыя башында ике кеше басып тора Битләре яраланган, имәндәй нык гәүдәле егетнең аркасында сунар мылтыгы, кулында — курай Менә ул кураен әкрен генә авызына китерде дә уйнап җибәрде. Аңа янындагы түгәрәк йөзле, уйчан карашлы кызның гаҗәеп матур тавышы кушылды, һәм бөтен Нөгеш буен илаһи бер моң күмде. «Нөгеш буйкайлары бөдрә чаука. » Бераздан алар, җитәкләшеп, еракта ишетелеп торган туп тавышлары ягына юнәлделәр. Ирек һәм бәхет өчен көрәшүчеләр сафына яңадан басарга. Нөгеш буйларына оль! җиңү белән кайту өчен, мәңге бергә яшәү өчен киттеләр алар Болар -*■ Ирьегет белән Рәшидә иде.