Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮПНЕ БИРСӘҢ, КҮПНЕ АЛАСЫҢ

Татарстан нефтьчеләре узган чирек гасыр дәверендә бик күп мәртәбәләр бөтен ил алдында дан яуладылар, зур уңышларга ирештеләр. Иң кыю инженер фикерләүләр, таң калдырырдай рекордлар — Татарстан дигән шул төбәктә туды Республикабызны бик хаклы рәвештә илнең зур нефть чыгару лабораториясе дип йөртәләр. Ватанның <кара алтын* җитештерү тарихына бик күп шөһрәтле яңа юллар язды безнең нефтьчеләр Ләкин әле Татарстан нефте бары тик яңа рекордлар, тәвәккәл техник казанышлар һәм җир катламыннан өскә кудырылган миллионнарча тонна ягулык белән генә чикләнми. Ул шулай ук Идел — Урал табигате киңлекләренең өр-яңадан үзгәрүе генә дә түгел. Татарстан нефте төшенчәсе иң элек безнең күз алдына чиксез батырлык, олы фидакарьлек белән аерылып торган кешеләрне китереп бастыра. Чирек гасыр дәверендә резервуарларга тутырылган нефть күләме генә артмады, бу вакыт эчендә бездә бик әйбәт һөнәр ияләре, үз эшләренең җәүһәре булган нефть осталары үсеп чыктылар. Илнең иң атаклы нефтьчеләре сафында татар халкы вәкилләренең дә лаеклы урын алулары аеруча әһәмиятле факт. Р Мингәрәев. К Вәлиев. Г Вахитов. А Гимазов, А Валиханов һәм башка бик күпләрнең исемнәре хәзер илдә бик күпләргә таныш. Болар — бертуктаусыз иҗади эзләнү юлына баскан, үзүзләренә таләпчәнлек белән аерылып торучы һәм чын-чыннан эш сөюче кешеләр. Аларның төп сыйфатлары — Ватанга фидакарь хезмәт итү. Алар тормышы — һәр намус иясе өчен олы үрнәк. Әлмәт шәһәренең Ленин урамында нефть чыгару мастеры Зиннәт ага Шарифуллин яши. Татарстан җирендә беренче вышкалар күренә башлауга. уз язмышын шушы яңа эшкә багышлаган кеше ул Зиннәт ага Ул хәзер республиканың атаклы нефтьчесе. Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исемгә лаек булган кеше. Зиннәт ага Шарифуллин җитәкчелек иткән бүлекчә — кЁлховнефть» идарәсендә иң алдынгылардан исәпләнә. Зиннәт ага үз эшенең остасы, олы һөнәр иясе генә түгел. Ул тормышта бик киң карашлы, рухи омтылышлары гаять колачлы кеше. Журнал редакциясенең үтенүе буенча күптән түгел аның белән г Комсомольская Правда» газетасының махсус хәбәрчесе Жан Миндубаев очрашты. Бу очрашуда Зиннәт абый җәмгыять һәм аерым шәхес үсеше хакында уйланулары белән уртаклашты. Сүзне Хезмәт Герое Зиннәт ага Шәрифуллинның үзенә бирик. Күптән түгел булып узган бер җыелышны искә тешерәм. Унтугыз яшьлек егетнең үэ-үзен тотышы, прогул ясаулары, начар эшләве тикшерелде анда. Бик күп хак сүзләр сеиләнде. Соңында егет — чын күңелдәндерме, юктырмы — тәртибен үзгәртергә сүз бирде. Җыелыштан таралышкан арада кемдер шунда, ишек катында: — Чынын әйт әле, Сережа, ни сәбәпле син һәр атнаның дүрт кәнендә эшкә соңлап киләсең! — дип сорап куйды. — Гудок юклыктан...—диде Сережа,—Гудок гүелдәп торса, шәт, соңламас идем... Егетнең җавабы мине таңга калдырды. Билгеле, егет бу сүзләрне ихлас күңелдән әйтте. Бәлки, дәрестән дә, һәр иртәдә кала күгеи яңгыратып гудок гүләсә, Сережа да эшкә вакытында җитешер иде. Ләкин аңлыймы соң ул безнең бабалар эчен гудокның нәрсә булганлыгын! Гүелдәп күк ярган гудок тавышының надсмотршиклар кычкырынуы белән тиң яңгыравын беләме ул! А. М. Горькнйның «Ана» романын хәтерегезгә тәшерегез. Җиргә сеңеп, тыгызланып утырган эшчеләр бистәсе... Үкереп, кара таңны ярып улаучы гудок тавышы. Шул куркыныч тавышка уянып, бер кабым икмәк эчен көчләрен, кан һәм җаннарын сатарга дип, корымлы фабрикалар ягына ашыгучы ярым ач, таушалган чырайлы кешеләрне күз алдыгызга китерегез. Ни чаклы дәһшәт тупланган шул әче гудок авазына! Бабаларыбыз өчен гудок тавышы ирексезләү, көчләү символы булып калган. Октябрь революциясеннән соң кайбер предприятиеләрдә гудок авазын бөтенләй бетерү — фәкать тынлык яратудан гына түгел. Социаль хәрәкәт бу. элеккеге көчләү һәм куркыту дисциплинасыннан азат ителеп, бүгенге, ирекле дисциплинага күчү хәрәкәте иде бу. Яңа дисциплинаның нигезендә яңа символ — үз өстеңә йөкләнгән эш ♦ өчен җаваплылык, үз ватанында хуҗа булып калган эшче сыйныфының шәхси дәрәҗә хисе ята. 3 Мәскәү шәһәре коммунистлары конференциясендә ясаган чыгышында иптәш < Л. И. Брежнев: «Фәкать үз хезмәтеңә карата аңлы мөнәсәбәттә булу, партия эшенә. < коммунизм идеалларына тирәнтен бирелгәнлек кенә совет хезмәткәренең идея ягыч- £ нан җитлеккән булуын билгели*.— дип, бик нигезле әйткән иде. Озаккарак сузылган кереш сүз миңа әңгәмәмне ачыграк итеп аңлатып бирү өчен и кирәк булды. Ә минем әйтәсе фикерем беренче карашка гап-гади мәсьәлә булып тоелган хезмәт дисциплинасы хакында, һәм бу сөйләшү иң эпек яшь буын өчен 3 булыр» Бәлкем, бу кайберәүләргә ошамас та. «Янә шул... Берәр гызыклырак хәл хакында u сойләр сүзең юкмыни!» — дияр андыйлар. Әмма, минем үз уемча, хезмәт дисциплина- - сы турында сөйләшү бик кирәк. Бик кирәк. Әле күпме кеше бездә үз эшенә сүрән ~ карый. Юк-бар сәбәп белән дә эшкә чыкмый кала. Ник алай дисәң: «Абыем кайткан иде. чыгасым килмәде»... дип, гап-гади акланучылар да шактый. «Аның ни гаебе ♦ бар!» — диләр кебек андый кешеләр, бер дә аңламагандай. Ачыктан-ачык әйткәндә, мине шушындый караш бигрәк тә гаҗәпләндерә. Андый карашта яшәгән кеше, димәк, хезмәт дисциплинасы хакында гына түгеп,— җәмгыять тормышы, яшәү мәгънәсе хакында да беркайчан да уйланмаган була. Үзенең шәхси тормышы, тәкъдире хакында да бервакытта да чын чынлап кайгыртмый булып чыга. Андый кеше әле вакытында эшкә килү дигән гап-гади төшенчә белән чиксез зур мәгънә — ничек яшәү мәгънәсе арасындагы уртаклыкны төшенми. Ә ул урганлык — һар адымда, һәр эштә максатка юнәлгәнлек, тупланганлык һәм тормышта, гади көнкүрештә чын кеше булып кала белү, һәм ул төшенчәләр һәрчак янәшә, бергә булдылар, бергә булып калачаклар да. Бары тик моны аңламаган, белмәгән кешеләр генә: «Әле бит эш көне дә бар», дип искә any өчен гудок-будильникларга, мәҗбүр итүләргә мохтаҗлык тоялар. Фикеремне куәтләп әйгәм: без яшәгән җәмгыятьнең дикъкате хәзер производствоны оештыру һәм планлаштыру эшләрен камилләштерүгә юнәлтелгән. Әлбәчә, бу — безнең бик зурдан усеп киткән, киң-киң тармакларга җәелгән халык хуҗалыгы- бызның кон тәртибендә торган беренче бурычы һәм. әйтер идем, катгый таләбе. Әмма кайберәүләр хәзер башкарыла торган яңа экономик реформаны бәр бәладән бердәнбер котылу чарасы дип карыйлар. Коллективларда производствоның бүгенге торышы, экономик чаралар һәрьяклап тикшерелә. Тик. тыңлап, торсаң, әле без күл очрактә хезмәт дисциплинасына әһәмият биреп җиткермибез шикелле. Яңа экономик реформа безне намуслы хезмәт итүдән, бар белгәнен тулаем үз эшенә бирүдән азат итми бит! Эш ритмы, эш тәртипләренә ваемсыз карауларны да кичерми ул. Киресенчә, без үскән, алга киткән саен, ил хуҗалыгы катлауланган саен, үэ хезмәтләрен теләр телә- мәс. элеңне салыңны гына башкаручылар, прогулчылар безгә күбрәк зыян китерәчәк. Ялкаулык, хезмәт сеимәүчәнлеи - беэнац алда зур киртә, алг. баруыбызга комачау- лаучы җитди сәбәп ул. Татарстанның нефть ятмаларын үзләштерүнең беренче, авыр елларын хәтерлим. Эш ысуллары бүгенге белән чагыштырмасыз кыен: юллар начар, механизмнар юк, электр энергиясе җитешми иде. Нефть үткәрү траншеяларының барысы да, күп кач сарыф итеп, көрәкләр белән казыла. Яңгырлар... Суыклар... Икешәр тәүлек ейләргә кайтмыйбыз — эш күп. ә вакыт санаулы иде. Шуңа да карамастан, япь-яшь нефтьчеләр чиксез тырышып, онытылып, янып-ярсып эшлиләр. Авыр димиләр. Ченки һәркем белә: башкача мөмкин дә түгел, башкача уйларга да ярамый. Хәзерге яңа шәһәрләрнең якты урамнары, бакчалар, киң-иркен мәйданнар һәм культура сарайлары, яңа, җылы квартиралар — болар бары да минем яшьтәшләрем, беренче нефтьчеләрнең намуслы хезмәте нәтиҗәсе. Менә кемнәрдән өйрәнергә, үрнәк алырга кирәк! Киеренке, иҗади табышларга бай хезмәт көне генә безне алга, ил муллыгына илтәчәк, дисәм, арттырып әйтү булмастыр дип уйлыйм. Бердәмлек көчебез дә, дәүләтебезнең ныклыгы да шунда безнең. Җәмгыять нәкъ шул нигездә һәр совет гражданының хезмәт хокукын билгеләү законнарын раслады. Без. «кара алтын» хәзинәсен ил кулына тапшыручылар, һәрчак җылы өйләребез- дән дистәләгән чакрым ераклыкларда, ачык һавада эшләүчеләр, әйтергә кирәк, үзебезнең өлешкә төшкән шактый авыр хезмәтне намус белән башкарып килүчеләр — бердәмлек, бөек таләпчәнлек көчен, аның кирәклеген бик яхшы тоябыз. Әгәр дә безнең билгеле уңышларыбызның сәбәпләрен эзли китсәң, шактый кыска гомер эчендә ватанга йөзләгән миллион тонна «кара алтын» бирелгән, әлбәттә, бердәмлек, эшче намуслыгы үрнәкләрендә, коллектив җаваплылыкны да, хезмәт дисциплинасының уңай торышын да табар идең. Болар — безнең җиңуләребезнең нигезе. Шул көчкә таянып Татарстан нефтьчеләре илдә 300 миллион тонна нефть җитештерү өчен ярышка кушылдылар. Бүген күтәрелгән мәсьәләнең икенче мөһим ягы да бар. Иайчакта без. үз эшеңне намус белән үтәү хакында сүз алып барганда, берьяклырак сөйлибез. Сүз намуслы, максатлы хезмәтнең кешенең эчке дөньясына, шәхси хәсиятенә йогынтысы турында һәм. ниһаять, аның омтылыш-уңышларына ирешү өчен дә бик әһәмиятле булуы хакында бара. Ә бит борынгы Рим укымышлылары: «Бәхет хезмәткә тиңп,— дия торган булганнар. Бу әйтем бүген дә искермәгән. Үз-үзенә таләпчәнлек, эш сөючәнлеккә кешелек дөньясы һәрвакыт иң югары бәя бирә килде, һәм. киресенчә, эчке оешканлыкка ия булып җитлекмәгән таркау кеше һәрчак аяныч хәл кичерде. Әле генә мәктәп тәмамлап эшли башлаган кайбер яшьләр хезмәткә сүлпән тотыналар икән — бу хәлдән аның иптәшләренә дә, производствога да начар. Һәм аның үзе өчен дә бик шәптән түгел. Аны тиргиләр, җәзага тартулары бар, премиясез калдыралар. Гадәттә андый кеше «яшь әле мин. Эшләп туярмын әле» дип юана. Ә кайберәүләр: «Җәмгыятькә әзрәк бирсәм, үземә өлешлерәк калыр».— дип тә уйлый. Нинди беркатлылык! Юк шул, тормыш законы эшне башкачарак хәл итә: күпне биргән генә күлне алырга хаклы! Һөнәр үзенчәлекләрен тирәнтен өйрәнмәгәндә, иренгәндә, мәртәбәгә ирешеп булмый. Язучыларны, көненә кимендә өч-дүрт сәгать өстәл артына утырып эшләргә тиеш, шул очракта гына ул язучы була ала, диләр. Ә бит әле ул уйланырга, тормышны берөзлексез өйрәнергә, укырга да тиеш. Ә аның хезмәт дисциплинасын даими тикшерүче дә, гудок биреп, куалап торучы да юк. Аңа аның үз аңы, даими эшләү ихтыяҗы тынгы бирми. Һәркемдә, һәр хезмәткә менә шушындый ихтыяҗ булдыру өчен безнең һәр- кайсыбыз көрәшергә, шуларны үзендә булдырырга тырышырга тиеш. Әгәр дә коры үгетләү, бары тик хезмәт законнарын куллану юлы белән генә барсак, без моңа ирешә алмаячакбыз. Яшьләргә хезмәтнең матурлыгын, масштаб-киңлекләрен күрсәтә белергә, һәркемнең үз көчен сынарга мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Урындагы комсомол комитетларының күпчелеге яшьләрнең даими укуын, һөнәр төрләре буенча ярышу, коч сынашуларын, аерым хезмәт бәйрәмнәрен яхшы үрнәк булсын дигән принциптан чыгып оештыруы бик кирәкле һәм бик әһәмиятле эш. Кайбер очракларда комсомол яшьләр, комсомол эшендәге иптәшләр бары бер як — күңел ачу кичәләрен оештыру, шул өлкәдә эзләнүләр белән генә үзләрен чиклиләр. Һәм күл «ңыелышларда төп мәсьәлә — хезмәт сөю, яхшы эшләү, дисциплина мәсьәләләре каралмый. Әйтерсең, яшьләрнең барысы да бер тигез зшли, араларында ялкаураклары да. тормышхезмәткә җиңел караучылары да юк. Яшьләр арасында хәтта бик ялгыш бер караш та яшәп килә кебек әле: кем дә кем начар эшли икән — эше күңеленә ятмый, ошамыйдыр, диләр. Әйтерсең, эшли башлауга һеиәр үзеннән-узе ачылырга, тир түкми, төрле яклап, төрлечә тотынып карамый гына яуланырга тиеш. Бигрәк тә күңел бирми торып... Ә ихтыяр көче кая! Зур тормыш юлы һәрчак киртәле була бит. Олыларга, хезмәт осталары өлешенә, безнең өлешкә дә эш җитәрлек бу өлкәдә. Үз хезмәтен яратып, белеп башкаручы һәркем киләчәк буынга туктаусыз ярдәм итәргә, уз юлларына чыгарга булышырга тиешле, минемчә. Безнең Әлмәттә мактаулы нефть чыгару остасы Корбан ага Вәлиев яши. Аның үзенең бервакытта да эшкә соңлап килүен дә, эшен килде-китте генә башкаруын да, кемгә дә булса ярдәм кирәк булганда, ярдәмләшми калуын да курүче-хәтерләуче юктыр. Хәзер инде ул пенсиядә. Ләкин әле дә. кая гына барма, кайсы гына бригадага юлыкма, син аның яхшы эшен, үрнәген күреп, сокланып китәсең. Участок саен аның шәкертләре эшлиләр. Ничәмә буынга ул остаз да. ярдәмче дә. үрнәк тә булып килә алды, ничәмә-ничә кешене чын кеше итте! Минемчә, һәркем шулай, үзе яхшы эшләү белән генә канәгатьләнмәскә, бар белгәнен эстафета итеп башкаларга тапшырырга, көндәлек хезмәтнең кадерен белү серләре белән уртаклашырга, дигән хисләр белән яшәргә тиеш. Хезмәт — кешенең җир йөзендәге иң мактаулы һәм шул ук вакытта иң җаваплы бурычы булуын онытырга ярамый. Безнең адымнар көннән-көн ашкынулырак. Җәмгыятьнең һәркемгә булган таләбе көннән-көн югарырак, катгыйрак. Кешелек дөньясы үз-үзен тагын да тирәнтенрәк аңларга омтылып яши. Бүген минем сөйләгәннәрем, бәлки, зур ачыш та, яңалык та түгелдер. Әмма кабатлап әйтүдән дөреслек бозылмый диләр бит. Җир йөзенең иң мөһим хакыйкате исә үзгәрешсез: кешене чын кеше итүче бары хезмәт, һәм хезмәт белән генә җәмгыять бәхетле яши ала.