Логотип Казан Утлары
Хикәя

Киңәш

Алло, Хөрмәтуллин иптәшме бу? • Ж— Әйе, Хөрмәтуллин тыңлый _ . — Саумысыз, Хөрмәтуллин иптәш. «Агыйдел» колхозыннан Тапиров бу. Сезгә киңәш бар әле Шефлар күпер салырга килгәннәр. Мин дә шулай уйлаган идем Күпер булса, район үзәгенә барып йөрергә дә рәхәт. Югыйсә елның-елы көймә белән җәфа чигәбез . Язлы- көзле паром ремонтлаудан бушамыйбыз. Тик... — Нәрсә тик? Салырга булгач, салырга кирәк. — Мин дә шулай дигән идем. Тик кайбер кешеләр каршы килә. Күпер булса, хатыннарны тотып булмаячак, көн дә чиләк асып алырлар да базарга чабарлар, диләр. — Дә-ә-ә, ул ягы да бар икән шул. Алай, хәзергә салмый торыгыз. Соңыннан күз күрер әле. — Мин дә шулай уйлаган идем Гомер буе күперсез яшәп килдек. Яшәр идек әле. Күпер булгач, шәһәрдән балык тотарга, жиләк-гөмбә җыярга килүчеләр дә башны каңгыртачак. — Шулай шул. Менә шуңа күрә әйтәм дә инде: хәзергә салмый торыгыз, дим. — Мин дә шулай уйлаган идем. Ләкин үткән ел, җәфаланып-инте* геп дигәндәй, проект төзеткән идек бит әле. • — Ай алла, исең киткән икән. Проект төзетсәң — ашарга сорамый бит, ята бирсен. Бәлки берәр заман берәр ахмагы да табылыр. Синең белән миңа гомер буе җитәкче урында утырырга димәгән. — Мин үзем дә шулай дигән идем Проект белән генә эш бетсә, бәлки шулай эшләгән дә булыр идек Без ул проект буенча тимер конструкцияләр, тимер-бетон изделиеләр дә әзерләп өлгергән идек шул. — Алай булгач, нигә миннән киңәш сорыйсың сон? Төзе, вәссәлам! — Мин дә шулай уйлаган идем Хәтерегездәме, үткән ел сабан туена килгән берничә жулик, эчеп-исереп, безнең кешеләрне канга батырып тукмап кайгып киттеләр Хәзер алар атнасына ике ял итәләр. Ул атнасына ике сабан туе булу белән бер бит. — Анысы шулай инде Ике ялга күчкәннән бирле мин үзем дә көннең чамасын югалттым. Ә нишлибез соң алай булгач3 Хәйләсез дөнья файдасыз, дигәндәй, берәр хәйлә табып туктатып тор бу эшне — Мин дә шулай унлаган идем. Тик кайбер кешеләр каршы килә. Бүредән курыккач, урманга йөрергә кирәкми, диләр. — Дөрес. — Нәрсә дөрес3 — Салдырт әйдә. — Ярар салырбыз, алай булгач. — Тик... — Нәрсә тик? — Салыгыз да ярга җиткәнче туктатыгыз Ник салып бетермәдегез? дисәләр, бетерербез әле, диярсез. Ә нигә күпер .аласыз, кирәкмәс иде дисәләр, аннан барыбер йөреп булмый бит диярсез. Аңладыңмы? — Аңладым, Хөрмәтуллин иптәш.