Логотип Казан Утлары
Хикәя

Хикәяләр

ЛЕНИН ХАКЫЙКАТЕ

Бер авылда ага белән эне яшәгән. Җир сөргәннәр, тир түккәннәр, бил бөккәннәр. Ләкин һич тә байый алмаганнар. Эшләп тапкан бөтен икмәкләрен, тәрбияләп үстергән барлык терлекләрен пан үзенә ала барган, ә теге агай-эненең аркасында камчы эзләре генә калган. Бик күп еллар шулай интегеп яшәгән алар. Бер алар гына түгел, башка мужиклар да шундый авыр хәлдә булган. Ниһаять, туйган болар бушка эшләүдән, гарык булганнар. Уйлашканнаркиңәшкәннәр дә ил буйлап хакыйкать эзләргә чыгып киткәннәр. Ай барганнар, ел барганнар. Бара торгач, бер зур авылны күргәннәр. Авыл уртасында пан йорты, ә аның янында таш чиркәү тора, ди. — Әйдә,— дигән ага белән эне,— шунда барып сорыйк әле, кайдан табып була икән ул гаделлекне? Авылга килеп кергәч, бик шәп тарантаска утырып килүче пан очрый боларга. — Кайсы авыл мужиклары сез, кая барасыз, нәрсә эзлисез? —дип сорый пан. — Фәкыйрьлектә яшәп тәмам интегеп беттек, инде алай яшәр чамабыз калмады да хакыйкать эзләргә чыктык менә. Әйт әле, пан, кайдан табып була ул нәрсәне?—диләр тегеләр. — Бик әйбәт! — ди пан —Әгәр теләсәгез, мин сезгә хакыйкатьне үзем күрсәтермен, әмма аның өчен башта сез миндә бер ел эшләрсез. Риза булып, теге агай-эне эшкә тотыналар: жир сөрәләр, бил бөгәләр, тир түгәләр. Ул арада бер ел үтеп тә китә. Бер елдан соң пан каршына килә болар. — Я, өйрәт инде, пан, хакыйкатьне без ничек табыйк?—дип сорыйлар — Әй, йоннан төргән нәрсәләр! —ди боларга пан —Сез һәрвакыт безгә, паннарга, хезмәт итәргә тиешсез — хакыйкать менә шул инде ул! Агай-эне «тфү!» дип бер төкерәләр дә ары китәләр. Ай баралар, ел баралар. Бара торгач бер авылга килеп керәләр. Бу юлы поп очрый боларга. — Өйрәт әле безне, атакай,— дип сорый болар поптан,— хакыйкатьне кайдан табыйк икән? — Бик әйбәт!—ди поп.—Хакыйкатьне мин алладан сорап алып бирермен, ә сез шуның өчен миңа бер ел хезмәт итәрсез Агай-эне, риза булып, эшкә тотына: бил бөгәләр, жир сөрәләр, тир түгәләр. Бер елдан соң поп каршына баралар. — Яхшы эшләгез, аллага тел тидермәгез — хакыйкать менә шул булыр,— ди боларга поп. Поптан эш чыкмагач,бик бай, юан корсаклы купец янына баралар. — Ярый,—ди купец —Мин сезгә хакыйкатьне кайдан табарга икәнен өйрәтермен, тик сез миңа бер ел хезмәт итегез башта. Риза булып, купецка хезмәт итә башлый болар бил бөгәләр, тир түгәләр. Купец боларга ничек итеп гадел һәм фәкыйрь кешеләрне алдау юлларын өйрәтергә тотына. Ярты ел да үтми, тегеләрнең энесе әйтә абыйсына: — Хакыйкатьне бүтән эзләмим инде мин! Дөньяда беркайда да мужикка хакыйкать юк икән ул! — ди. Шулай ди дә, үз авылларына кайтып китә. Ә абыйсы үз дигәнен итәргә яратучы кеше була, хакыйкатьне тапмыйча кайтырга теләми. Тота да, тәвәккәлләп, бер үзе фабрикант каршына бара бу. Паннан да, поптан да, купецтан да баерак икән фабрикант. Теге шуның фабрикасына эшкә урнаша. Ә фабрика зур, анда эшләүчеләрнең исәбе-хисабы юк, ди. Башкалар белән бергә, хакыйкать эзләүче теге мужик та бик күп еллар бил бөккән, тир түккән фабрикада. Әмма хакыйкатьне ул да, бүтәннәр дә тәки таба алмаган. Бер дә бер көнне менә шушы сүзләрне ишетә хакыйкать эзләүче: — Хакыйкатьне бары тик бер кеше генә белә. Ул кеше Ленин исемле, ә үзе Питерда яши. Менә шул сүзләрне отып ала да Ленинны эзләп китә бу. Көн үтә, ай үтә, Питерга барып җитә. Бер эшчене күрә дә шыпырт кына: — Ленинны ничек табып булыр икән монда? — дип сорый. Ә эшче колагына гына әйтә моның: — Әйдә, минем белән, үзем алып барам мин сине. Китаплар белән тулган гади генә бер бүлмәгә барып керә болар. Килеп керүләре була, каршыларына бик үк шәптән булмаса да, чиста гына киенгән кеше килеп чыга. Килеп чыга да, ягымлы гына елмаеп: — Исәнмесез, иптәшләр, нинди яхшы сүз әйтмәкче буласыз? — дип сорый. Теге үзенең ничек итеп гаделлек эзләп йөрүен сөйләп бирә Ленинга. Ленин бик озак сөйләшә аның белән. Фабрикадагы тәртипләр турында да сүз кузгата, авыл ярлылары хакында да сораштыра. Аннары әйтә: — Хакыйкать эзләргә фабрикага килеп бик яхшы иткәнсең син: анда тизрәк табарсың син аны. Хакыйкать сезнең үз кулыгызда ул! — ди Паннарга, сәүдәгәрләргә, фабрикантларга хезмәт итүдән котылу өчен, ничек итеп көрәшергә кирәклеген аңлата: аларның барысын да, патшалары-ниләре белән бергә, туздырып ташлаганда гына чын хакыйкатькә ирешеп булачагын әйтә. Шуннан соң теге кеше янә фабрикага бара да иптәшләренә Ленин хакыйкатен сөйләп бирә. Аннары ул иптәшләр шуны үз иптәшләренә сөйлиләр. Берсе сөйләгәндә унау тыңлый, унау сөйләсә — йөз кеше тыңлый. Шулай итеп, Ленин хакыйкате бөтен дөньяга тарала. Күп еллар йөри ул хакыйкать: фабрикаларда, авылларда була. Үзе барып җиткән бөтен җирдә эшче-крестьяннарны көрәшкә күтәрә. Шулай йөри торгач, унҗиденче елның Октябренда, бөтен дөньяны шаулатып, күтәрелеп чыга бу хакыйкать. Эшчеләр белән крестьяннар бергәләп алпавытларга, фабрика хуҗаларына каршы сугыш ачалар. Шулай итеп, Ленин хакыйкате өскә чыга. Менә шуннан соң эшчеләр һәм крестьяннар, фабрикантларга һәм паннарга бил бөгеп, хезмәт итмиләр, җир сөрмиләр, тир түкмиләр, фабрикаларга да, җиргә дә үзләре хуҗа булып, рәхәтләнеп яшиләр Ч 1 Бу әкият «Антирелигиозные сказки народов СССР» («СССР халыкларының дингә каршы әкиятләре») йсемле китаптан алынды. Мәскәу, 1939 ел, 112 бит.

Мич ЧЫГАРУЧЫ

Русчадан

Бендерин фамилияле бер кеше бар иде бездә. Алтын куллы иде ул: мичен дә чыгара, шүрлеген дә, чанасын да ясый торган иде. Бервакыт шулай урманга барган да өрәңге кисә башла- лаган бу. Бик кызып кына эшләп торганда, кинәт: — Хәерле кён! — Дигән тавыш ишеткән. Әйләнеп караса — каршында ниндидер бер ир кеше басыл тора, ди. — Гаеп миндә, ваше высокоблагородие,— дигән Бендерин. — Ә мин ваше высокоблагородие түгел,— дигән теге кеше.— Мин — иптәш Ленин. — Гафу итегез, иптәш Ленин,— дигән Бендерин. — Ярый, кис әйдә, кис! — дигән дә читкәрәк китеп карап тора башлаган Ленин. Шушы кадәр зур агачны нишләтер икән, ничек итеп авылына атсыз-нисеэ алып кайтыр икән дип, кызыксынып күзәтә икән тегене. Бендерин агачны аударган, үзенә кирәк кадәресен үлчәп кисеп алган да таудан тәгәрәтеп алып төшеп киткән. Аннары яңадан әйләнеп килгән, тагын үзенә кирәген кисеп алган. — Бәлки, сиңа булышырга кирәктер?—дигән аңа Ленин. — Юк-юк, борчылмагыз! — дигән Бендерин,— мин үзем дә булдыра алам. Икенче бер вакыт, печән өстендә, Бендерин тагын үзенә кирәкле материал алып кайтырга урманга килә. Өрәңгеме, каенмы кисә дә кайтырга чыга. Инешне кичкәч, хәл җыярга туктый. Кичкә таба була бу хәл. Кинәт күрә Бендерин: өч кеше чабылган печәнне таптап килә. Шактый коры кеше була Бендерин. Кычкыра бу тегеләргә: — Нигә буталып йөрисез монда? Беләсезме, быел печән күпме тора? — ди. Тәки покостан куып чыгара тегеләрне. — Әй, оста сүгенәсең дә инде, карт,— ди тегеләрнең берсе, Бендерин янына килгәч. Бендерин аны шундук танып ала да: — Гафу итегез, иптәш Ленин!—ди... Кыш җитә. Ул чорда мич чыгаручыларга бик кытлык була. Ильич бер кенне әйтә: — Берәр мич чыгаручы табып булмас микән, югыйсә өй бик суык безнең,— ди. — Бар бер мичче,— диләр аңа һәм Бендерин янына китәләр. Кызык... Бик шәп юртаклар җигелгән тарантаска утырып, ике хәрби кеше Бенде- ринның капкасы төбенә килеп туктыйлар да, өенә кереп — Син мич чыгаручымы? — дип сорыйлар. — Әйе.— ди Бендерин. — Җыен, совхозга барабыз! — ди тегеләр. Әйе... Бендерин тәмам коелып төшә. Аннары хатынына болай ди: — Хуш, Катюха! Без бүтән күрешмәбез инде. Ленин минем теге чактагы тупаслыгымны исенә төшергән булса кирәк. Хәрбиләр белән бергә совхозга китә Бендерин. Барып җитә болар. Каршына Ильич чыга да әйтә моңа: — Ә мин сине беләм бит, карт! Урманда өрәңге кискән кеше бит син, аннары икенче тапкыр печән өстендә мине куркыткан идең. Куркуыннан тәмам авыруга сабыша Бендерин. — Гаеп миндә! — ди. — Аптырама юкка! —ди аңа Ленин.—Печән вакытында син мине дөрес ачуландың. Чапкан печән өстеннән барып, мин үзем ялгыш иттем ул чакта. Ә хәзер, әйдә, сине ник чакыртуым турында сөйләшик... Минем сиңа бик зур үтенечем бар. Күрәсең, минем эшләр шәптән түгел монда: өйнең бөтен стеналары төтеннән саргаеп беткән. Син мичне төзәтә алырсыңмы икән? — Төзәтәм!—ди Бендерин. Балчык һәм кирпечләр сорап ала да эшкә тотына. Эшен бетергәч, Ильич аңа рәхмәт әйтә, тиешле эш хакын түли дә үзе белән бергә чәй эчәргә утырта. Аннары Бендеринны теге юртаклар белән еенә кайтарып куялар. — Катюха! — ди Бендерин, ишектән килеп керүгә хатынына дәшеп.— Катюха, мин иптәш Ленинның мичен төзәттем һәм аның белән бергә утырып чәй эчтем! I

ТӨЙМӘ

Русчадан

Бервакыт безнең заводка Ленин килде. — Наторова,— диделәр миңа,— пальтосын элеп куярсың! Клубта бик эссе. Ленин сөйли башлады. Пальтосын салып урындыкка куйды. Мин аны киемнәр элә торган җиргә алып Ленин кайтып китте, берни дә сизмәде. Ә минем төймә аның пальтосындагы төймәләрдән бераз аерылып тора иде. Эчтән куандым, әмма бу серне беркемгә дә ачмадым. Шуннан соң байтак гомер узды. Бер дә бер көнне Литейный буйлап бара идем, «Феникс» фотографиясенең тәрәзәсендә Ленинның зурайтылган портретына күзем төште. Шул ук пальтосын киеп төшкән. Якынрак килеп карасам, төймәсе шул —мин таккан төймә... Ул шул кышта вафат булды. Мин Литейныйдагы фотографиядән теге кадерлә портретны өемә алып кайттым. Көзге янындагы рамда тора ул хәзер. Кен саен килеп карыйм да елыйм. Ни әйтсәң дә, төймәсе минеке бит2 ... I Бу истәлек 1937 елда А. М. Шурыгиннан язып алынган. Истәлек «Творчество народов СССР» («СССР халыклары иҗаты») исемле китапта (65 бит) басылган. ! Бу истәлек 1927 елда Архангельскидагы йорт хозяйкасы Наторовадан язып алынган. Истәлек «Творчество народов СССР» («СССР халыклары иҗаты») исемле китапта басылган (56 бит). киттем. Карасам — сул як изүендә бер төймәсе юк моның. Үземнең жакеткамның бер төймәсен өзеп алдым да Ленин пальтосына тегеп куйдым. Тиз генә өзелмәсен дип, юан җеп белән тектем.