КЕШЕЛӘР ҺӘМ ЧӘЧӘКЛӘР
«Кешеләр һәм чәчәкләр» — Әлмәт әдәби берләшмәсе чыгарган өченче китап. Әсәрләре бу китапка кертелгән авторларның әдәби стажлары төрпесенеке тсрлечә. Аларның күпчелеге үзләрен вакытлы матбугатта танытып өлгергән кешеләр булса, ә кайберләре исә әдәбиятта беренче адымнарын гына ясыйлар әле. Барлыгы унбиш автор. Димәк, унбиш төрле биография. Әхмәт Вильданов — укытучы. Флера Гыйз- эәтуллина — тегүче, Рафаил Субаев — рәссам, Марсел Зарипов — журналист. Әзһәр Гатауллин — нефть чыгаручы оператор, Нариман Касыймов — зоотехник, Җәүдәт Исмәгыйлов — артист. Профессияләре генә түгел, аларның уй-тойгылары да, язган әсәрләренең сыйфатлары да төрлечә Иҗатына карап һәрбер авторның биографиясен төсмерләргә була диләр. Минемчә. Ә Вильданов Бөек Ватан сугышында катнашып, утларсулар кичкән кеше булырга тиеш. Аның «Юллар җыры» исемле шигыре әнә шул турыда сөйли төсле. Җиңү яулап алганчы, солдат күпме авыр юллар үткән, күлме иптәшләрен югалткан Шуларның барсын үз җилкәсендә кичергән кеше генә болай йөрәкләргә үтеп керерлек җылы итеп язарга мөмкин Ә. Вильдановның һәрбер шигыре, ул нинди генә темага язылган булмасын, юморга бай. Менә «Вахта җыры» шигыреннән бер строфа: Верховой дус, шәмнәренне Җитез күчер: Бүрегеңә болыт кунган — Бәреп төшер! Яки менә «Яңгыр» шигырен алып карыйк Яңгыр турында күп яздылар инде Ләкин күп тапталган тема булуына карамастан. Ә. Вильданов аны үзенчә хәл иткән, яңача чишкән. Шыбыр-шыбыр, Мең шифадыр, Коенсын гөл. Туенсын жир: Кинәнсен бер Әлмәт. Шөгер. Гөлдер-р-р! Ә. Вильданов — үзенчәлекле һәм сәләтле шагыйрьләрнең берсе. Кызганычка каршы, җыентыкка аның барлыгы өч кенә шигыре кертелгән... Җәүдәт Исмәгыйловның да шигырьләре образлы матур тел белән язылган. Ул лирик геройның кичерешләрен тормышчан, җанлы картиналар аркылы бирә белә. «Ләйсән яңгыр килә сибәләп». «Кеше үзе дөнья куйгач та» шигырьләре шундыйлардан. Рафаил Субаевның шигырьләре мәсәл формасына якынрак язылганнар. Ләкин аларның мәсәлләрнеке кебек морале бул- маса да. алар болай да бик яхшы аңлашылалар. «Бизәкләр». «Үз үлчәве». «Әңгәмә» шигырьләрен алырга була. Соңгысы менә шундый: — Дустым керпе,— диде төлке,— Нинди матур булыр идеи Инәле туныңны салсаң... — Дустым төлке,— диде керпе,— Салыр идем. Тешләреңне алдырырга Син врачка барсаң. Флера Гыйззәтуллинаның шигырьләре кеше тормышының авыр, кайгылы минутларына багышланган Берәүне ашыгыч ярдәм машинасы белән больницага алып баралар («Сүнмә, йөрәк»), Боек Ватан сугышы еллары, баянчы чегән малаен һәм тагын кемнәрнедер фашистлар аталар («Үз авазы»). Шунсы характерлы, алар берсе дә сыкраулы тонда түгел, ә оптимистик рухта язылган Ә менә «Мәк чәчәге» шигыре, шома тел белән язылган булуына карамастан. күңелдә әйбәт тәхир калдырмый, чөнки ул безгә бернинди дә яңалык алып килми: такыр юл кебек тапталып беткән иске фикерне кабатлау гына булып калган. Имам Шәрәфатдиновның «Айсылу» исемле поэмасын укып чыкканнан соң көрсенеп, авыр сулап куясың. Поэманың геройлары Айсылу белән Галимҗанның язмышлары гына ясалма түгел, әсәрнең сюжеты да шомарып һәм тапталып беткән. Автор конфликтны ничек җиңел генә тудырган булса, аны шулай ук җиңел генә чишеп тә ташлый. Галимҗан Айсылуны прорабтан көнләп, үпкәләп йәри. Бер кичнө клубка барганда, Галимҗан бакча эчендә прорабның мәхәббәтен бүтән бер кызга аңлатып торганын күрә һәм үзенең юкка көнләп йөргәнлеген аңлап ала... Мәхмүт Гасизовның «Маңгай сырлары», Рахмай Хисмәтуллинның «һаман яңа», Әзһәр Гатауллинның «Кеше туды» шигырьләрен дә укучылар яратыл каршы алырлар дип уйлыйм. Шигырьләр турындагы сүземне Нариман Касыймовның «Бәхетлерәк миннән юк кебек» шигырендәге юллар белән тәмамлыйсым килә. Кояш көлсә авылыма карап, Су өстендә йөзсә ак күбек. Кырлар тулы сары башак күрсәм, Бәхетлерәк миннән юк кебек, — ди автор, җирдә яшә/нең мәгънәсен һәм шатлыгын тоеп. Хикәяләр турында берничә сүз. Җыентыкка тупланган хикәяләрнең төп геройлары яшьләр, безнең замандашларыбыз. Редакциягә корректор булып эшкә кергән япьяшь кыз Рәхимә (М. Зарипов. «Кешеләр һәм чәчәкләр»), медицина техникумын бетереп авылга эшкә килгән Шәһәр кызы Гөлсәхра (М. Хәбибуллин. «Гөлсәхра»), чирәм җирләрдә эшләүче тракторчы егет Камил (Л. Шәфикова. «Исәнме, Камил!»). авылда тавык фермас»1нда эшләүче кыэ Халисә (Н. Шарапов. «Күрше авыл егете») — болар бар да эш сөюче хезмәт кешеләре. Моңа кадәр, күпчелек әсәрләрдә, шәһәрдә туып үскән егетләрне һәм кызларны кире образ итеп тасвирлыйлар иде. Янәсе, алар авылга барырга аяккулларын терәп каршы, ә шәһәрдә калырга тештырнакла- ры белән ябышып яталар. Яңа гына медицина техникумын тәмамлаган шәһәр кызы Гөлсәхрәне башта районга, аннан бер авылга эшкә җибәрәләр. Гелсәхрә куркып тормый, китә. Бик тиз арада авылны һәм кешеләрен яратып өлгерә. Гөлсәхрә җаны-тәне белән бирелеп эшкә чума... М. Хәбибуллинның «Гөлсәхрә» исемле әлеге хикәясе матур язылган, күңелдә җылы тәэсир калдыра. М. Зариповның «Кешеләр һәм чәчәкләр» хикәясе дә бу җыентыкка тупланган башка хикәяләрдән үзенең шаян тонда язылган булуы, җиңел теле белән аерылып тора. Ә менә М. Ибраһимовның «Тау белән тау гына очрашмый» һәм Н. Шәрә- повның «Күрше авып егете» исемле хикәяләре йомшак язылганнар. Аларның темалары тар, укучыга әйтәсе фикерләре яңа Менә китапны укып чыгып, ябып та куйдык. Әхмәт Вильданов, Җәүдәт Исмәгый- лов, Мөсәгыйт Хәбибуллин һәм Марсел Зарипов кебек талантлы яшьләр килүе безне шатландырса, шушы китапта кайбер төссез, фикерсез, йомшак әсәрләрнең урын алуы күңелне борчып куйгалый. Кечкенә генә китапка унбиш авторның берәр-ике- шәр әсәрләрен биргәнче, иң яхшыларын сайлап биш авторның әсәрләрен күп итеп биргән булсалар, нинди әйбәт булыр иде. «Үтәр заманнар, кем белә, шушы җыентыкка беренче әсәрләре кергән яшьләрдән бәлки менә дигән язучылар үсеп чыгар, татар әдәбияты талантлы яңа исемнәргә баер»,— ди Гариф Ахунов шушы китапка язган кереш сүзендә. Аның сүзенә куәтләп, әйткәнең кипсен иде диясе кипә.