Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ГӨЛҖАМАЛ» КАЙСЫ ЯК КЫЗЫ?

Каяндыр, әллә күктән, әллә җирдән, диңгез дулкыннары кебек салмак кына күтә- релә-төшә, «Гөлҗамал» җыры ишетелә. Мин бу җырны бервакытта да тыныч кына тыңлый алмыйм. Нәрсәдә аның көче? Ничек ул күңелләрне шулкадәр әсир итә? Ул халыкның рухи дөньясына, халык күңеленең иң эчкәргесеннән кайнап чыккан катлаулы хисләр дөньясына алып керә. Минемчә, аның тәэсир көче шунда. Беренче тыңлауга гади генә кебек ишетелсә дә, «Гөлҗамал» башка күп кенә көйләрдән үзенең зат- лылыгы, моңга байлыгы белән аерыла. Халык үзе иҗат иткән күңел җәүһәрләре арасында, ихтимал, бу иң талантлы көйләрнең берседер, җырларның энҗесе, иң нәфиседер. «Иске кара урман», «Әллүки», «Зиләйлүк», «Сибелә чәчәк» кебек җырлар белән бергә, «Гөлҗамал», минемчә, татар халкының гасырлар буена һаман үсә һәм камилләшә килгән күп яклы музыкаль талантының матур бер үрнәге, аның гүзәл җимешләреннән берсе. Эстетик ләззәт бирүе ягыннан мин бу көйне иң танылган операларның мәшһүр арияларына тиңләр идем. Бу көй хезмәт кешеләренә багышлап чыгарылган булырга тиеш. Аның сүзләре дә шуны искәртәләр: Шәмдәлләрдә генә утлар яна, Гөлҗамал, Җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр... Әгәр җырда, чыннан да, җеп эрләп утыручы кызлар күздә тотылса, билгеле, шәм яки чыра яктысында аларның өйләре дә караңгы, эшләре дә ялыктыргыч булгандыр. Хәер, нидәндер канәгать булып җитмәү, беркадәр моңсулык көйнең үзендә дә сизелә. Шулай да мин әле моны, «Казан утлары» журналында басылып чыккан истәлектә 1 әйтелгәнчә, зарлану димәс идем. Болай дип раслау бу көйнең эчтәлеген чиктән тыш тарайтып, үтә гадиләштереп, бер яклы гына аңлауга илтә торгандыр. Бу хакта уйлашырга кирәк. Бездә әнә шул «Гөлҗамал» кебек бай эчтәлекле, моңлы, озын көйләр турында сүз кузгалса, аларның тыңлаучыга нинди эстетик ләззәт бирүе, аңа нинди рәхәт минутлар бүләк итүе белән исәпләшеп тормастан, һәммәсенә дә диярлек «кайгы-хәсрәт җыры» дигән мөһер басарга әзер торалар. Дөрес, борынгы җырлар арасында моңсулары аз түгел. Күрәсең, ул җырлар чыккан вакытта заманасы шулай булгандыр. Ләкин мин аларны күз яше түгүче, зарланып иңрәүче елак җырлар дип әйтә алмас идем. Төшенкелек, өметсезлек аһәңнәре гомумән халык җырларына хас сыйфат түгел. Рус халык җырларына карата М. Горький да шул ук фикерне әйтә. Күрәсең, бу халыкның түземлелеген, нинди генә авыр заманнарда да төшенкелеккә бирелмичә, үзен җәберләүче залимнар алдында горур башын имичә, кешелек дәрәҗәсен югары тотуын чагылдыра торгандыр. Инде моң. моңаю, моңсу дигән сүзләрнең үзләрен аңлауга килгәндә, моң бит ул зарлану да, кайгыхәсрәт чигү дә, өзгәләнү, иңрәү дә түгел. Мәгълүм ки, табигатьнең 4 «Казан утлары» журналы. 1968 ел. 6 сан. гүзәллеген аңлаучы һәм аны сөюче нечкә күңелле кешене сандугач сайравы белән Күке кычкыруы да, челтерәп аккан чишмә тавышы да, алсуланып таң беленеп килүе дә, хәтта кызгылт-сары япанчасын бөркәнгән көзге урман да моңландыра. Әйе, кеше моңая, бөр мәлгә аның тел белән әйтеп булмастай иң нечкә күңел кыллары тибрәнеп ала, йөрәге сулкылдап куя, хәтта кайберәүләрнең керфек төпләре дә дымланып өлгерә. Ләкин бу зарлану да, елаклык та, кайгы-хәсрәт тә, кайберәүләр уйлаганча, төшенкелеккә бирелү дә түгел. Юк1 Бу нормаль кешеләрнең гади бер кичереше, кояшлы яңгыр кебегрәк бер күренеш. Бу —туган якларыңа, халкыңа, үзеңне әйләндереп алган табигатькә, якын кешеңә булган зур мәхәббәтнең аеруча бер нечкәреп, дулкынланып алу моменты. Мондый минутларда кешенең күңеле вак-төяк тормыш ыгы-зыгысыннан бушанып, үзенә бер төрле пакьләнеп һәм сафланып кала түгелме соң’ Әгәр дөньяда бернигә дә күңеле нечкәрми, беркайчан да дулкынланмый һәм моңаймый торган таш бәгырьле кешеләр генә калса, тормыш ифрат та җансыз һәм күңелсез булыр иде. «Гөлҗамалн җыры да күңелләрдә әнә шундый рәхәт дулкыннар уята. Бу көйне тыңлаганда кеше рухының бөеклеге, аның яктыга, бәхеткә омтылуы сокландыра. Син үзеңне вак-төяк борчуларыңнан арынган итеп, ниндидер саф хисләр дөньясында итеп сизәсең. Минемчә, «Гөлҗамал» көе мәхәббәт дәрте канатында шулай яхшы җырлар дәрәҗәсенә күтәрелгән булса кирәк. Тормышның теләсә кайсы ягын да үзенә буйсындырырга, караңгы төнне дә якты нур белән балкытырга сәләгле булган яшьлек мәхәббәте бу көйгә ялкынлы илһам сулышы өргән, аны зарланулардан югары күтәреп, өмет чаткылары белән яктырткан. Дөрес, җырның кушымтасы, кызларга хас тыйнаклык белән, ул хакта башкачарак әйтә әйтүен: Энҗе дә мәрҗән кызларның кулбавы. Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы... Ләкин булачак ул җан сөйгәннәр, тәгаен булачак! Тик күңелне генә төшермәскә, рухыңны гына әнә шулай бай, иркөн тотарга кирәк. Гөлҗамал исемле кызга киңәш итә-итә, иң нечкә тойгыларны уята-уята, басынкы һәм тыйнак бер дәрт белән менә нәрсә хакында көйли бу җыр! Хәер, мин бу карашымны һич тә бәхәс итеп күтәрмим, фәкать шулай гына, башкача булуы һич мөмкин түгел дип кистереп тә салмыйм. Мин музыка белгече түгел, бу көйне үземнең ничек аңлавымны гына язам. Музыканың һәйбәт бор үзенчәлеге, мәгънә тирәнлегенең әһәмияте шунда ки, аны һәркем үзенчә аңлый, аннан һәркем үзенчә ләззәт ала. Халык җырларының зарланудан, төшенкелеккә бирелүдән югары торуларына башка мисаллар да китерергә мемкин. Сез иң сөелеп җырлана торган җырлардан, мәсәлән, «Иске кара урман»ның сүзләренә, ул сүзләрнең ничек җырлануына колак салыгыз. Бигрәк тә беренче юлларына: Кара да гынай урман, караңгы тән— Ишетәсезме? Төн караңгысы басып яткан кара урман эченнән нинди үзәк өзгеч авыр моң, нинди дәһшәтле ялгызлык аһәңе бәроп чыга. Син үзеңне чыннан да шомлы кара урман эчендә кебек хис итә башлыйсың һәм әсәрләнеп сагаеп каласың. Шунда ук төшенәсең: кара урманны гына түгел, бәлки бөтен халык тормышын авыр караңгылык баскан икән бит. Халыкның исемсез композиторы һәм талантлы шагыйре шушы хәлне, кара урманның караңгы төне белән чагыштырып, музыка теле белән тетрәткеч бер образ итеп күз алдыбызга китерел бастыра. Шулай да бу җырның сүзләрендә дә, көендә дә өметсезлек зары ишетмисең. Чөнки «заманалар авыр, еллар ябыкв булса да. халык күңелен төшерми, ул оптимист Халык бу кыенлыкны җиңеп чыгарга өметләнә. Кара урманны үтәргә яхшы атлар кирәк булган кебек, авыр тормышны да дуслар белән бергәләп җиңәргә кирәк, ягъни бер сүздә булырга кирәк, ди. Билгеле. «Гөлҗамал-ның, әлеге истәлектә язылганча, музыка һәвәскәре Хәмит Таһиров тарафыннан үз вакытында язып алынуы, шуның нәтиҗәсендә аның зур музыка дөньясына килеп кушылуы, һичшиксез, һәртөрле ихтирамга һәм рәхмәткә лаеклы изго эш Халык иҗатының шедеврларыннан булган мондый көйләрнең тарих караң- >63ГОМЭР ВЭШМРОВ ф «ГӨЛҖАМАЛ» КАИСЫ ЯК КЫЗЫ? ф 11* гылыгыннан яңадан безнең бүгенге дөньябызга килеп чыгуын иң кадерле һәм кыйммәтле борынгы кулъязмалар табылуга тиңләп булыр иде. Әмма моны, минемчә, «Гөлҗамал»ның дөньяга беренче чыгуы дип түгел, бәлки икенче тапкыр тууы дип аңларга кирәктер. Чөнки ул борын заманнарда ук иҗат ителгән көй булса кирәк. Өлкәнрәк яшьтәге кешеләр аны моннан күп еллар элек үк ишетүләре турында сөйлиләр. Шушы уңайдан, киңәшү тәртибендә, бер фикер әйтер идем. Мәгълүм ки, халыкның культурасы югарырак баскычка күтәрелгән саен, аның профессиональ музыкага ихтыяҗы арта бара. Шул ук вакытта тормышыбызда халык җырлары да зур урын тотуында дәвам итәләр. Көндәлек радиотапшыруларны, җыр һәм бию ансамбле концертларын, үзешчән сәнгать һәвәскәрләре чыгышын, аерым күңел ачу кичәләрен әйткән дә юк, хәтта шәһәрнең иң зур залларында, тантаналы кичләрдә, танылган артистлар катнашы белән уздырылган концертларда да халык җырлары иң хөрмәтле урынны алалар. Моның шулай булуы бик табигый™ Әмма без менә шушы якын сердәшебезгә, шушы иксез-чиксез бай эстетик ләззәт хәзинәсенә тиешенчә игътибар итәбезме? Йөз еллар буенча күңелләребезне хушландырып килгән иң мәшһүр җырларның гына булса да тарихларын беләбезме, шуның белән кызыксынабызмы? Кызганычка каршы, юк, белмибез, белергә бик үк тырышмыйбыз да дип җавап бирергә туры килә. Дөрес, тарихның бу бите бөтенләй үк ак килеш калган дип. әйтеп булмый булуын, ул аз булса да языла башлаган. Кайбер көйләрнең риваятен, заманы һәм яшәеш шартлары мөмкинлек биргән кадәр, Габдулла Тукай сөйләп калдырган. Моннан тыш тагын, 1912 елларда «Әүлия» имзасы белән чыгарылган кечкенә китапчыкларда «Зөләйха бикә көе», «Чегән көе» һ. б. ларның кыска гына булса да легендалары теркәлгән. Ләкин, әгәр дә ялгышмасам, шуннан соңгы илле-алтмыш ел эчендә аларга игътибарга лаеклы әллә ни өстәлмәде шикелле. Көй һәм җырларның чыганаклары өйрәнелмәүгә иң беренче булып Г. Тукай борчыла башлаган. Халык иҗатына багышланган мәгълүм лекциясендә ул болай ди: «Җырларыбыз вә көйләребезнең тарихын вә мәибәгъләрен 1 тикшерергә бер заман махсус хезмәт куярмын да, шаять халыкка шул тугрыда әсаслырак мәгълүмат бирермен дигән өметем бар әле». Сүз дә юк, бу изге теләк булган. Ләкин, кызганычка каршы, шагыйрь бу теләген гамәлгә ашырырга өлгерә алмыйча калган. Дөрес, Казанда СССР Фәннәр академиясенең тел. әдәбият һәм тарих институты ачылганнан бирле халык җырларын язып алуга зур көч салынды. Г. Тукай сүзләре белән әйткәндә «халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәушан көзгесе» булган халык җырларының иң күп өлеше, һичшиксез, җыеп алынды инде һәм аларны фәнни яктан өйрәнү дә уңышлы дәвам итә дип әйтә алабыз. Илленче еллардан башлап шул ук институтта җырларның көйләрен язып алуга да керешелде. Ләкин шушы көннәргә кадәр җырларның һәм көйләрнең кайда, кайчан, нинди уңай белән, кем тарафыннан чыгарылуларына, һич югында, беренче мәртәбә кайчан, кайда җырлана яки уйнала башлауларына нигәдер берәү дә игътибар итми диярлек. Хәтта махсус чыккан экспедиция кешеләре дә көйне һәм җырны язып алганда, ни сәбәпледер, аларның чыганаклары белән кызыксынуны кирәк тапмыйлар. Бу мәсьәләгә кайбер музыка һәвәскәрләренең зәвык капризларын канәгатьләндерү өчен генә кирәк булган кечкенә бер эш дип карау һич дөрес булмас иде... Бу — халыкның рухи тормышы, күңел хәзинәсе ни дәрәҗәдә бай булуын, бигрәк тә. аның музыкаль таланты нинди югарылыкта торуын өйрәнү өчен кирәк. Шушылар өстенә тагын борынгы җырлар тарихы ханнар, патшалар заманында халыкның нинди драма һәм фаҗигалар кичерүе хакында сөйләп бирмәс идемени? Алай гына да түгел, бу әлеге шул «Гөлҗамал», «Тәфтиләү», «Кара урман», «Рәйхан» кебек җырлар энҗесен иҗат иткән, әмма исемнәре тарих сәхифәләренә теркәлми калган талантлы халык композиторларына үзенә күрә бер истәлек тә булыр иде. Чыганакларын. Төплерәк, нигезлерәк. Кызганычка каршы, кайберәүләр халык җырларын әле һаман да юк-бар нәрсә дип халык кейләрен яшьҗилбәзәк гармун тартып шаярып утырганда очраклы гына килеп чыккан арзанлы такмак, вурам кее» дибрәк карыйлар. Халыкның музыкаль иҗатына кайбер музыка әһелләренең дә игътибары җитеп бетми Шуның нәтиҗәсендә, кайвакыт гафу ителмәслек дорфалыклар да эшләнә. Мәсәлән, борынгыдан ук чар лана килгән тирән мәгънәле, шигъри кыйммәте ягыннан соклангыч югарылыкта торган һәйбәт халык җырларын аннанмоннан -ына «яңача» ясап, аңа колакны рәнҗетердәй тупас сүзләр өстәп, килбәтсез такмакка әйләндергәлиләр. Яисә кайбер җырларның поэтик эшләнешен аңламыйча, аңа һич ятышмый торган чит-ят бер көйгә җырлап ташлыйлар. Халык җырын башкаруга талант та, осталык та таләп ителми торган гамьсез бер кәсеп итеп караучылар да юк түгел. Бу да, күрәсең, халыкның музыкаль иҗатына тиешенчә бәя бирмәүдән, аның җәмгыять тормышында тоткан урынын һәм әһәмиятен халыкка аңлатып җиткермәүдән килә торгандыр. Хәлбуки, халык иҗатының бу төре күңел байлыгыбызның иң кадерле һәм кыйммәтле бер хәзинәсе. Җәмгыять тормышында ул бик әһәмиятле урын тота. Халык җырының бөтен тарих буенча җәмгыять тормышы белән үрелеп килүе, халык көйләренең күбесенең нигезендә нинди дә булса бер җитди сәбәп ятуы, бай- тагысының җан тетрәткеч драма яки фаҗига уңае белән чыгарылган булуы электән үк билгеле. Заманында моңа Г. Тукай да игьтибар иткән. Ул, мәсәлән, болай яза; «Безнең җырланмакта булган көиләребезнең һичберсе дә бер-бер сәбәпсез, бер-бер нәрсәнең тәэсиреннән башка чыкмаган _» Шушы фикерен раслау өчен Г. Тукай «Ашказар», «Сак-Сок» һәм башка көйләрио мисал итеп китерә. «Тәфгиләү» көе хакында «Тәфкилев көенең моңлылыгына караганда. егет белән кыз арасында мотлак бер фаҗига булгандыр», ди. Билгеле, кайбер көйләр нинди дә булса шәхси драмага нигезләнеп чыгарылган булсалар да, аларны тудыручы сәбәпләр тирәндәрәк ята. Гаҗәеп музыкаль кочкә ия булган тирән эчтәлекле «Әллүки» һәм «Кара урман» кебек җырлар бөтен халык язмышын кайгырту, шуңа борчылу, дулкынлану, тирән кичерешләр җимеше буларак кына туарга мөмкин. Менә шуннан алга ифрат та җаваплы, мавыктыргыч бер мәсьәлә килеп баса; халыкның гасырлар буенча җырланып килә торган шундый атаклы җыр һәм көйләре кайсы эамандарак, кайсы якларда, ниндирәк вакыйгалар йогынтысында чыкты икән? Археологлар борынгы бабайларның нинди киемнәр киюләренә, өйләрендә мичләре нинди булуына, ул мичләргә нинди утын ягуларына кадәр өйрәнәләр. Менә беләсе иде бит: моннан йез, ике йөз, өч йөз яки дүрт-биш йөз ел элгәре шул өйләрдә нинди «җырулар» җырлаганнар, ничек биегәннәр, ул вакытта нинди уен кораллары булган? Ислам дине кергәнче, ягъни мәҗүсилем чорында халыкның музыкасы нинди булган? Беак Болгар дәүләтендә нинди җырлар җырлаганнар? Менә шушылар белән, музыка һәм сәнгать тарихы белән хәзерге талантлы яшь галимнәр тагын да тырышыбрак шөгыльләнмәсләрме икән? Билгеле, бик борынгы җыр һәм кейләрнең ничек чыгуын ачыклау хәзер кыен булыр инде. Кайберләре, бәлки, мәңгегә шулай тарих караңгысына күмелеп калыр. Чөнки ул хакта борынгылардан язма документлар, истәлек кебекләр бик аз калган. Уен кораллары да сирәк табыла булса кирәк. Шуның өстенә, көй һәм җырларның халык тарафыннан иҗат ителү процессы үзе үк чиктән тыш катлаулы да, четрекле дә мәсьәлә. Ихтимал, хәзер без тыңлый торган кейләрнең кайберләре һич көтелмәгәндә. кинәт кенә килеп тугандыр. Мәсәлән, күтәрә алмастай зур шатлык яки хәсрәт баскан берәр җырчы я уенчы, ялкын кебек кабынып, минут эчендә яңа кейгә җырлап җибәрүе, я булмаса. элекке көйгә яңа җыр әйтеп ташлавы мөмкин Ләкин егәр де без һәммә җырлар да шулайрак иҗат ителгән, бер утыруда көен дә, җырын да чыгарганнар да шул ук көнне җырлый да башлаганнар дип гөман кылсак, бу бик беркатлылык булыр иде. Көе Минэәлә ягында, җыры исә Казан артында чыккан булырга да мөмкин бит. Яисә шәһәрдән отып кайткан көйге авылда яңа җыр чыгарулары да бик ихтимал. Шул ук борынгы көйләрнең безнең заманга килеп җиткәнче танымаслык булып үзгәрүләре дә билгелә. Халык музыкасын өйрәнүче музыка белгече Мәхмүт иптәш Нигъ- метҗанооның раславынча, шул ук «Тәфтиләү» җырының кее борынгы заманда бетен- мА башка булган. ГОМӘР БӘШНРОВ ф «ГОЛҖАМАЛ» КАЯСЫ ЯК КЫЗЫ' Кыскасы, көйләр һәм җырлар тарихын өйрәнү—ул герле гыйбрәтле һәм мавыктыргыч маҗаралар эченә килеп керү, күп төрле табышмакларны ачу, хәзерге заман өчен көрәш юллары буйлап тагын бер мәртәбә узу дигән сүз. Әмма ничек кенә булмасын, әгәр дә без үзебезне күп гасырлык тарихы булган мәдәни халыклардан берсе дип саныйбыз икән, ул чагында халыкның материаль :»әм рухи культурасына кагылышлы бер генә мәсьәлә дә тикшерелмичә, өйрәнелмичә калмаска тиешлч. Борынгы көйләр шулай. Әмма әле бит, безнең заманда, революция алдыннан яисә революциядән соң чыккан көйләр дә байтак кына. Без бит аларның да тарихын өйрәнмибез. «Галиябану» яки «Шомыртым» кайчан һәм кайда җырлана башлаган? Болар арасында хәзерге көндә яратып җырлана торганнары да аз түгел. Мәсәлән, «Көзге ачы җилләрдә». «Фазыл чишмәсе», «Рәйхан», «Рамаи» кебекләрне мин шундыйлар исәбенә кертер идем. «Көзге ачы җилләрдә» дигән җырны без, яшь сугышчылар, 1970 елның җәендә Врангельгә каршы сугышка чыгып китәр алдыннан, Казан урамнарында бөтен рота һәм батальоныбыз беләи җырлап йөрдек. Без аны Октябрь революциясе алдыннан солдатлар чыгарган яңа җыр булырга тиеш дип уйлый идек. Чөнки анда менә нинди юллар бар: Бетсен патша, янсын тәхет. Безгә сугыш кирәкми шул... Патша армиясе таркала башлаган бик чуалчык бер вакытта чыккан җыр булганлыктан, анда «Йөгереп китәрдәй булам, кайтып җитәрдәй булам... туган-у;кән илләргә» дигән юлларның булуы да бер дә гаҗәп түгел. «Татар халык җырлары» дигән китапта языганча, хәзер халык бу җырны, яңа бер яңгыраш биреп, бик хаклы рәвештә революцион җырларның берсе итеп җырлый. Сирәгрәк ишетелсә дә мондыйлардан мин тагын «Атлы гаскәр» дигән җырны искә алып үтәр идем Эчтәлегеннән чыгып хөкем йөрткәндә, монысын Буденный гаскәрендә Врангель армиясенә каршы сугышкан атлы кызылармеецлар чыгарган булса кирәк. Я булмаса, шулар йогынтысында башкалар тарафыннан иҗат ителгәндер. Аның сүзләре. революцион дәрт белән рухланган батыр сугышчыларга хас рәвештә, сугышчан өндәү булып яңгырый: Эскадрон, атларга, Тезелик сафларга! Әзер булыйк илебезне Дошманнардан сакларга. Әгәр шушы җырларның ничегрәк тууын ачыкларлык истәлекләр табылса, аннан да бигрәк, заманында шушы җырны үзе җырлап йөргән берәр атлы сугышчы үзе килеп чыкса, болар бит революцион җырлар тарихына чиксез кадерле бер бүләк булыр иде. Яисә «Рамай» дип йөртелгән җырга тукталыйк. Ул Бөек Ватан сугышыннан соң гына ишетелә башлаган иде шикелле. Әмма, кайбер иптәшләрнең сөйләвенә караганда, мәшһүр музыкант Фәйзулла ага Туишев бу җырны элек үк ишеткән булган, Рамайның тегермәнче егет булуын да белгән. Ничек кенә булмасын, бу иң күп таралган җырларның берсе. Халыктан аның ике дистәдән артык варианты язып алынган. Күрәсең, моның шулкадәр сөелеп җырлануы бу җырның үзенә күрә бер серле романтика белән сугарылуына бәйледер. Чыннан да, «Рамайлны тыңлаганда каядыр, чит җирләргә чыгып киткән бунтарь холыклы, батыр йөрәкле, әмма китек күңелле бер егет күз алдына килеп баса. Ни булган ул егеткә? Бу җырның нигезендә нинди тормыш вакыйгасы ята? Менә мондый юллар җырга ни сәбәпле килеп кергән? Безгә кемнәр теләк теләде икән, Рамай, Гомерләре аерым үтсен дип_ Җырның эчтәлеге бу сорауларга җавап биреп җиткерми, гадәттәгечә беркадәр уйландыра торган итеп калдыра. Әгәр «Рамай» җырының эзеннән йөреп, аның иң башта җырланган вариантыннан алып соңгыларына кадәр чагыштырып карасаң, халык җырларының ничек тууларын һәм заман таләбе буенча ничек үзгәрә баруларын ачык ларга мөмкин булыр иде Әйтик. Фәйзулла ага Туишев телгә алган егет, тегермән хуҗасының җәберенә түзә алмыйча, читкә чыгып китәргә мәҗбүр булган иде, ди. Билгеле, җыр да шул вакыйгага багышланып чыгарылган булырга мөмкин Соңыннан җырлаучылар исә аңа үзләрен дулкынландырган бүтән уй-хисләрне куша башлыйлар. Шул рәвешчә, өсти һәм төзәтә торгач, җыр бөтенләй үзгәрә Аның элеккедән яхшыруы да ихтимал. Әмма баштагы халыкчанлыгын югалтып, мещанлык фәлсәфәсе белән сугарылган төче һәм затсыз бер вульгар җырга әйләнүе дә бик мвмкин Шул рәвешчә халык җырларны өзлексез чыгарып тора, җырлап тора Аларның кайберләре тора-бара искерә дә, онытыла башлый, аның урынына яңа җырлар туа. Җырлар дөньясында кайвакыт таң калырдай гаҗәеп һәм гыйбрәтле хәлләр дә булга- лый. Әхмәт Фәйзинең «Умырзая» дигән шигыре бар иде. Әмма шагыйрь үзе исән чагында ул исемдәге җырның беркайда да ишетелгәне булмады шикелле Әхмәт Фәйзинең вафатыннан соң күп тә үтмәде, каяндыр, ничектер. "Умырзая» дигән яңа җыр килеп туды. Бу көй шундый моңсу, анда шундый юксыну аһәңнәре ишетелә ки әйтерсең, халык бу көйне вакытсыз дөнья куйган сөекле шагыйрьнең истәлегенә багышлап махсус рәвештә иҗат иткән. Менә бит, бу да игътибарга лаек бер хәл Чыннан да шулай булганмы, әллә башкачаракмы? Бу көй кайда чыккан? Аны беренче мәртәбә кем җырлаган? Бу яңарак җырларның халык арасына таралуларына әле күп тә түгел Аларны иҗат итүчеләрнең күбесе әле хәзер дә исән булырга мөмкин Әгәр, шушылариың яисә башка яңа җырларның, бәхеткә каршы, башлап җибәрүчеләре, я булмаса. беренче тапкыр җырлаучылары килеп чыкса, бу бит гаҗәеп бер вакыйга булыр иде Мин ышанам. әгәр дә иң кадерле, иң танылган җырларның тууларына сәбәп булган тарихи яки шәхси вакыйгаларны ачыклап булса, бу халыкның музыкаль иҗатын өйрәнүгә зур өлеш булып керер, шул ук вакытта бәлки яшь композиторларга да азык булыр, аларга яңа әсәрләр язарга, гомумән иҗатларын халыкчанлык рухы белән сугарырга ярдәм итәр иде Әдип һәм шагыйрьләргә исә шул бай материалга нигезләнеп хикәяләр, поэмалар, хәтта драма әсәрләре язарга да мөмкин булыр иде. Мин монда берничә җырны гына мисалга китердем. Композиторларыбызның яңа җырлары белән янәшә халык җырларының да яңалары туып тора. Алар халыкның тау кадәр талантыннан саф чишмә булып агып чыгалар да музыка дигән киң һәм куәтле дәрьяга килеп коялар Без тауны күрәбез. Өмме җырлый-җырлый еккан шул чишмәләрнең кайсы кайдан, тауның кайсы култыгыннан, ниндирәк тирәкләр төбеннән чыгуын абайлый алмыйча калабыз Чөнки табигать үзенең бу тылсымлы серен яман күзләрдән яшергәндәй, бераз томан белән өрегебрәк куючан була. Әмма шуңа да карамастан, бу серле тауга бераз якынаебрак булмасмы икән? Нигә безгә көйләр һәм җырлар хакындагы легендаларны, риваятьләрне ишеткән- белгәннәрне халыктан җыеп карамаска икәи? Әгер кызыксынучы кешеләр җыр һәм көйләр тарихы турында ишеткән-белгәннәрен язып җибәрсәләр, бик кирәкле һәм төрле-төрле бик күп мәгълүмат тупланыр иде Дөрес, бу әле чын тарихның үзе үк булмас. Шулай да аларны чагыштырырга, фәнни яктан өйрәнергә мөмкин булыр һәм мондый материал мәгълүм дәрәҗәдә төпле бер фикергә килергә ярдәм итәр иде Болардан иң кыйммәтле һәм кирәкле дип табылганнары матбугатта басылыр, радиодан сөйләнер иде Әгәр инде бу башлангыч уңышлы чыкса, тора-бара. бәлки җыр һәм кәйләр турындагы риваятьләрдән махсус бер китап та чыгарырлык булыр, шулай итеп, халыкның рухи байлыгын өйрәнү юлында бик әһәмиятле зур бер эш башкарылган булыр иде.