Логотип Казан Утлары
Хикәя

 ГАФЛӘТ

Сатирик портрет г астроном директорының кабинет ишегендә үземә бик таныш Л фамилия язылган тактаны күргәч, аптырап киттем. Бу — һичшиксез минем авылдашым Гафләт кордаш иде. Шунда ук малай чаклар искә төште. Күмәкләп җыелып алсан, хәбәр сөйләшә башлыйсың бит инде. Әйтик беребез: — Без бүген утынга бардык.— дисә, Гафләт: — Без ботка пешереп ашадык,— дип сала. Укытучы тактага чыгарып, чагыштыру рәвеше кергән җөмлә язарга кушса, ул һич икеләнеп тормый, симез хәрефләр белән: «Кишер шалканнан тәмлерәк» дип шартлатып яза да бирә. Бер ел күрше Аттояк авылында бик зур янгын булган иде. Шунда чаптык. Ут сүндерешеп йөргән арада, кинәт Гафләтебез юкка чыкты. Янып үлмәгәе дип, эзләргә, кычкырырга керештек. Ә ул яныбызда гына булган икән. Сәрви агачы артына посып алган да яна башлаган өйнең чоланыннан эләктереп чыккан бер чүлмәк каймакны учлап- учлап сыпыртып яткан көне. Үсә төшеп, мәҗлесләргә йөри башлагач, Гафләтнең белгән бердән-- бер җыры: Ашап эчик, эчеп ашыйк, Фани дөнья бер генә,— дигән җыр булды. Мин калага укырга киткәндә, ул колхозда ферма мөдире булып калган иде. Бер авылдашым: «Гафләтне төрмәгә утырттылар» дигән хәбәр китергәч, исем китеп: — Ни өчен?! — дип сорадым. Авылдашым: — Күп ашаган өчен,— дип кыска гына җавап бирде. Тик бәхете бар икән егетнең: төрмәдә яхшы эшләп бер елдан ук чыгарганнар. Шуннан кайтышлый минем тулай торакка сугылып китте. — Ну, ничек? — дип соравыма: — Анда срок тулганчы да пулный яшәргә була иде. Ашау ару. _____ дип җавап бирде. '* Шуннан соң Гафләт гаип булды. Унбиш елдан артык бер генә хәбәрен дә ишеткәнем булмады. Бактың исә, бүген мин килеп төшкән шушы калада зур гына бер гастрономның директоры икән. Аны тизрәк күрәсем килеп, кабинет ишегенең тоткасына үрелмәкче булдым. Ләкин шунда ук бер хезмәткәр, калкандай булып, юлыма аркылы басты 7 — Тсс!.. Ул ашый!..