Логотип Казан Утлары
Публицистика

Г. ИБРАКИМОВНЫҢ «САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘРЕ»


'Т'атарстан китап нәшрияты 1957
■ елда атаклы әдип Галимҗан Ибраһимовның өчтомлык «Сайланма әсәрләр»ен бастырып чыгарды. Әдәбият мәйданында бу, әлбәттә, зур вакыйга булды.
Г. Ибраһимовның иҗтимагый әһә-миятле әсәрләрен эченә алган бу өч-томлыкны төзү һәм редакцияләү эшен А. Шамов, Г. Халит, Ә. Еники һәм X. Музагитов иптәшләр башкарганнар. Китапның башында Галимҗан Ибраһимовның тормышы һәм иҗатына карата Г. Халит тарафыннан язылган шактый тулы кереш сүз урнаштырылган.
Без шушы өчтомлыкка анализ ясауны максат итеп куймыйбыз, бәлки аның беренче томына 23 24 гына һәм аның да бер караганда «таррак» булып күренүе мөмкин булган бер ягына гына тукталабыз.
Татар әдәбиятының башка клас-сиклары кебек үк, Г.Ибраһимов та үзенең иҗатында үз заманында татар әдәби телендә кулланылган байтак кына гарәп сүзләреннән һәм тәгъбирләреннән файдалана. Алар- ның кайберләре бүгенге укучыларга бик авыр аңлашыла, хәтта аңлашылмыйлар да дияргә мөмкин. Шуңа күрә элек язылган һәм басылган әсәрләрнең махсус аңлатмалар соравы табигый һәм нәшрият аларны биреп бик дөрес эшли. Ләкин, кызганычка каршы, биредә менә шул аңлатмалар бирүдә чуарлык, кай- чакта хәтта ялгышлар да күренә. Мәсәлән, китапның 246 битендә:
1 Г. Ибраһимов. Сайланма әсәрләр.
24 том, Татарстан китап нәшрияты. Казан. 1957. Төзүчесе Г. Халит. Редакторы Ә. Еники, 527 бит. Бәясе 10 сум 10 тиен.
«Кәрим ахунның кызы «Шәрхы мулла» укый, ди, кафия мәтенен яттан су кебек эчә имеш...» дигән җөмләне алыйк. Сызык астында «Кафия мәтене» сүзенә шигъри (рифмалы) текст, дип аңлатма бирелә. Чынлыкта исә андый шигъри текст юк. Бәлки «Кафия» дигән гарәпчә атаклы синтаксис китабы бар.
69 биттә шундый җөмләне укыйбыз: «...табигый сөрүәтнең артык күплеге сәбәп булган кебек...» Бу җөмләдә сөрүәт сүзе ялгыш язылган, чөнки сөрүәт дигә сүз гарәп телендә юк. Бу «байлык» мәгънәсендә йөргән «сәрвәт» сүзе булырга тиеш.
«Мин сезнең иманыгызга хәләл китерәсем килми». Аңлатмада би-релгәнчә, хәләл сүзе — катнашу, хәл итү мәгънәсендә түгел, бәлки кимчелек мәгънәсендә кулланыла (2616.).
«Ул зурлыкта, матурлыкта, тоткан мәртәбәсенең бөеклегендә дөньяда мәсәлсез дә булсын» (262 б.). Мәсәлсез дип язу дөрес түгел, мәгънәсе дә бозылган. Дөресе: миселсез — тиңдәшсез.
«... әллә нинди фәлсәфә вә әхлакый ноктадан карап түгел, тик үзенең табигате, хилкате белән үк Сабир боларның берсен дә булдыра алмый» (269 б.). Бу җөмләдәге хнл- кать сүзе характер мәгънәсендә ту* гел, бәлки яратылыш мәгънәсендә йөри.
«Минемчә, бу икесе мөтәлә зиман булып...» (273 б.). Монда сүз Зыя белән музыка турында бара. Мөтәлә-
119
зиман (гарәп телендә икелек санда килгән бер сүз) — аерылгысызлар мәгънәсендә. «Мөтәләзиман» сүзен аерып язу һәм аны «кушылган» дип аңлату мәгънәне бозуга илтә.
Шуның белән бергә китапта күп кенә читен сүзләргә тиешле аңлатмалары бирелми калдырылган. Мәсәлән: мохыйт, моназыйф, мәсгудият, мөбһәм, мәдһүш, кибер, гамәли, мау- зугъ һибә, кяинат, назари, һидия, са- мимәт, фәлакәт, манигъ, фәза һ. б.
(269, 282, 326, 341, 378, 429, 467, 493, 495, 496, 497, 499, 508, 515, 520 битләрдә).
Бу җитешсезлекләр, безнеңчә, бездә яхшы эшләнгән «Борынгы сүзләр», «Гарәп-татар сүзлеге» кебек белешмәләр булмаудан килә. Татарстан китап нәшриятына бу турыда күптән уйланырга вакыт инде.
Бу кимчелекләр өчтомлыкның кабат нәшерендә искә алынырлар дип ышанабыз.