Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДУСТЫБЫЗ РИЗА ХАЛИД

«Сугыш минем бөтен хыялларымны бутап ташлады...» дип яза Риза Халид үзенең тәрҗемәи хәлендә. Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградта, үзе яклап сугышкан батыр калада әле бүген дә өлкән офицер Риза Халид Совет армиясе сафында хезмәт итә. Шагыйрь Риза Халид 1919 елның 5 мартында Кырым өлкәсенең Богатырь авылында туа. Мәктәптә, педучилищеда укый, аннан пединститут тәмамлый Укытучы булып эшләргә тели Ләкин сугыш башлану белән аңа Горький шәһәрендәге зенит артиллериясе училищесына китәргә туры килә. Хәрби училищены тәмамлагач, чолганышта калган Ленин шәһәренең нәкъ уртасында — Марс мәйданында урнашкан зенит батареялары белән фашист козгыннарына каршы дәһшәтле көрәш алып бара. Шуннан бирле ул Ленинградта кала. *27 ел бу шәһәрдә хезмәт иткәнгә мин үземне чын мәгънәсе белән Ленинградлы итеп саныйм», дип, шагыйрь юкка гына горурланмый Сугышчы шагыйрь башыннан чолганышның бөтен авырлыгы: йокысыз төннәр, ялкынлы көннәр, ачлык, үзәк өзгеч төньяк салкыннары, үлем дәһшәтләре һәм, ниһаять, бөек җиңү шатлыклары кичкән Шуңа күрә дә Яратам сине, Нева Синең бәллүр суларыңдай Кеннәр үтә — агалар. Нигә син гел уйларымда, Ник сиңа бәйле алар!! шагыйрьнең әсәрләрендә төзәлмәгән яралар. Һәлак булган замандашларының язмышын уйлап сызланулар, дошманга бөек нәфрәт хисләре чагыла. Аның әсәрләре бик күп газета-журналларда, рус. грузин, болгар, украин, башкорт. черкас һәм башка телләрдә басылып килә. Соңгы елларда безнең журналда да укучыларыбыз аның шигырьләре белән таныштылар. Татарстан китап нәшрияты аның шигырьләр китабын басып чыгарды. Шагыйрь Риза Халидка бу елның март аенда илле яшь тулды. Аның әле иҗат эшендә дә. хәрби хезмәтендә дә җиң сызганып эшләр чагы, ул әле һаман яшьләрчә дәртле, көр һәм шат күңелле, ул эле дэ үз постында һаман сакта, һаман сафта. Кочагыңнан кояш чыгып Шат нурларын чәчкәндә, Дулкыннарың голләр булып Чәчәкләрен ачканда. Күрдем сине таң атканда. Аерылалмам һич синнән. Җырларыма шәп манзараң Серле моңнарын биргән. Саф суларың ширбәт кебек. Тамчыларың — күз яше. Сеям сине туган күреп, Әй гомерем юлдашы. Ченки, дустым, бу тешләрдә Кан түктем Ватан очен. Дошманымнан керәшләрдә Мин алган идем үчем. Зәңгәр миләүшәләр, гелләр. Хуш исләрен чәчсен дип, Яшәү дусты — күгәрченнәр Канат кагып очсын дип, Өмет Өметсезгә гомер ник кирәк: Кояшсыз таң җиргә килерме) Су буенда үскән тал-тирәк Сусаганның хәлен белерме! Өмет бнт ул — айдыр күгемдә, Өмет бит үл — минем кояшым. Өмет булса әгәр күңелдә Үз-үзеңне көчпе тоясың. Әгәр, емет, ят дип санап син, Иртә таңда мине күрмәсәң, Әгәр миңа кырын карап син иЭш ничек!» дип сорау бирмәсәң, Әгәр. емет, мине азаплап, «Кетмә инде, килмим» дисәң син. Якты күкне кара сүз каплап, Котмәгәндә әгәр сүнсәң син — Нигә кирәк минем сүзләрем! Җырым булып нигә ут янсын! Сукырайсын минем күзләрем. Я сулышым минем тукталсын. Ләкин беләм: мәңге ул үлмәс, Өмет тора минем янымда. Миннән башка емет юл йермәс, Өмет агыла минем канымда. Походларда, канлы һоҗүмдә Минем белән, емет, атладың, Яз да, җәй дә, кыш та, кезен дә Яуларда син мине сакладың. ■Тиздән юлга! Артка калма!» дип. Син эндәштең миңа окопта, ■Мин җыласам — мине аңла», дип Елмайдырдың авыр вакытта. Барча юлны бергә узабыз. Бергә булдык бетен якта да. Сагыну җырын бергә сузабыз Туган яктан читтә чакта да. Дус һәм юлдаш миңа син күптән. Син бит. емет, бетен торышым! Мәхрүм калсам әгәр еметтән. Кирәк түгел миңа тормышым. Кояш нуры болытларны ярыл үтер. Иркәләнеп нурга күмел, күңел! диген. Учыңны син кояш иелгән якка күтәр. Әйт син нурга: мең кат күбрәк сибел! диген. Син карасаң — балкый җирдә барча урын. Яктыртасың җирдә бетен тирә-юньне Бәхәсләшик: җитмәс ләкин синең нурың Кабызырга минем кайнар йерәгемне. ЗӘКИ НУРИ тәрҗемәләре.