Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДУГА

Сибгат Хәким

 

Дугада

өченче Көн

Истәлекләр, төрле яктан җыелып, Чиркәү тирәсендә урнаша. Кырык өчтә, апрель башларында Ллгы частька шушы үр аша Узган идем мин өч солдат белән. Плащлардан корып чатырны, Истәлекләр дөньясына бүген Үткәннәрем кабат чакырды. Атаклы үр, соры чиркәүле үр, Тарихи үр, йөргән үрем ул, Үзем теләп биеклекне сайлыйм, Биеклектән курка үлем ул. Моннан миңа Прохоровка күренә, Гостищево күренә, Белгород... Тора чиркәү читтә кешеләрне Бер күрергә гүя тилмереп... Күренә Ерик, гөнаһсыз саф Ерик Күкрәгемә агып керде күк, Челтерәве белән шушы җирнең Бөтен моңын алып керде күк. Минем җырга Ерик — шул тар гына Бер үзәне җитә Дуганың. Сез белсәгез иде шушы үрдә Хисләремнең ничек дулавын. Килде тавыш: тизрәк казы, әйдә, Кем тәмәке тарта, әй, тагы... Таныш аваз, таныш тавышлары Бар дөньямны минем айкады. Бу — алтынчы армиянең батыр Солдатлары кора дзотлар. Кычкыралар кебек ул дзотлар: Якын килмә безгә, без — утлар... Карыйсың да: Сталинградтан, дисең,— Уйлаганың синең чын була. Танып була икән солдатларның Чыраеннан хәтга чорны да. Сталинградтан бушап монда килгән Солдатларга озак төбәлдек, ' Ахыры. Башы 2 санда. күзләренең карашыннан чорның Эшләренә күчте төгәллек. Казыдылар Җадов, Шумиловның Солдатлары. Көрәк, ломнары Ташка бәрелеп чыңлый, ә чор һаман: Юк, булмады әле, булмады. Казыдылар өч ай буе төнлә, Ломнарыңны ташлап, ал баян, Гвардия солдатлары белән Биер иде үзе Обоянь. Низами дус, Низаметдин, Низам... Тәмәкесен капкан чорнап ул. Йөзе җитди, карый кебек миңа Траншеядән түгел, чордан ул. Мин утырам үрдә, көтеп утырам Эшләренең гүя беткәнен. Көрәк тавышы, котелоклар тавышы, Тәмле исе хәтта ботканың Килгән кебек чирек гасырдан сон. Кычкырды күк: кемнең кашыгы Бушады дип Низам... Әй, тулды соң, Әй, ташыды күңелем, ташыды... Траншеядан чыгып үтеп китте, Күреп калдым туры сынын мин. Ашыгып атлый Низам, калдым күреп Халкыбызның бөек чорын мин. Сагышлардан оеп барам төсле Тиеп киткән саен жил тәнгә. Солдатларым хәзер эзләп мине Керерләр күк бәреп чиркәүгә. Ичмасам бер яңгыратсын иде Үрне чиркәү. Тыптын — ул да мин. Апрель. Эңгер. Ерик авылына Ял итәргә төшәм үрдән мин. Дугада дүртенче көн Мин утырган үрдән, якты үрдән Күренә .мина таныш имәннәр, Яннарында Ерик колхозының Эскертләре тора, кибәннәр... Менә алган кадәр биеклектән Мин дәһшәтле көннәр, мин ерак Көннәремә карыйм, ул имәннәр Мин караган саен шомлырак. Имәннәре Дуга кырларының... Алар бүген башын игән ник? Уйларымны, хисләремне күптән Тартып алды күптән имәнлек. Әй, сугышчан сакчылыгы жирнең... Алгы сызыктан да алдарак... Хисләр минем күптән инде шунда, Хисләрне син кара алдалап... Әй, сугышчан сакчылыгы жирнең... Әмер кыска: жирне саклагыз. Күп буЛдык шул кыргый имәнлектә Низам белән бергә сакта без. Күп таптадык Ерик ындыр артын, Шуннан ары ләкин узмадык. Ул сакчылык — безнең гаскәрләрне Күтәрергә куйган звонок... Мин Бурмакны шунда күргәләдем. — Эшләр ничек? — Урлап эш итәм... Безнең яннан төнлә разведкага Үтә иде Бурмак Степан. Үтә Бурмак... Каты үлән кырда Онытылып бара эш күптән Степанның үз кырлары, монда Урган, суккан, койган эскертләр... Үз болыны, үз җирләре аның, Тыныч кына атлар җир түгел; Туыпүскән нигезе, йорты монда, Тик утлары янмый йортының. Йокы да юк, ял да разведкага, Кайт борылып «тел» дә алмыйча. Без көтәбез шомлы имәнлектә, Без көтәбез тын да алмыйча Кыр яңгырый, кырда кинәт шартлау: Менде берсе мина өстенә. Аяк тавышы.. якынлаша тавыш Бире китер, бире өстерә... Ракеталар яктысында алар Төнлә кырда кулдан ычкынган Арсланнар сыман күренделәр, Ут чорнаган кылган эченнән Атылып чыккан арсланнар сыман... Бу эш миннән булмас эш икән. Шуннан бирле баһадирлар төсле Тора алда Бурмак Степан .. Шунда, кырда уйлар киерелгәндә, Низам белән сәер, ят телнең Җәйге төндә ачык яңгыраган Чит сүзләрен тыңлап яттым мин. Колакка ят, имәннәргә ул ят. Нигә ул ят? Серен тап, өйрәт. Бәрелеп-сугылып йөри кырда сүзләр. Кабул итми кебек табигать. Бу сугышта туган вакытлы хис. Әй, юләр син күңел, әй, юләр. Әйт, кайчаннан бирле сиңа ул чит. Сиңа ул ят Генрих Гейнеләр? Каршылыклы уйга бирелеп шулай Каршылаган чакта таңны мин. Аш китергән ике солдат белән Атлый берәү, үтер, танымыйм. Юк, булуы мөмкин түгел, безнең Бу язмышка кем ул кызыккан? Эзләп, үтеп мина кырларыннан, Үтеп хәтта алгы сызыктан, Шагыйрь Гали килсен .. Монда фәкать Разведчиклар гына булгалый... Унөченче гасыр башларында Ижат иткән шагыйрь Кол Гали Монда әле нишләп йөри икән? Төз, мәһабәт, горур сынлы ул. Гел сөйләнә үзе: көтмәгәндә Очраштыра, гомер шундый ул. Шигырьләрем карады ул тыңлап, — Безнең тарих — сезнең кулда,—ди. Улларының батырлыгын таңда Тикшерергә чыккан Кол Гали. Иөри карап безнең имәнлекне, Тимә, йөрсен, кума, ул моннан Үзе китәр, ярдәм итәр өчен Тарих кайчак куба урыныннан, йөри карап таңда имәнлекне. Солдатлары сабыр, гадиләр, Ярты халык Галиләрдән тора, Ватанына тугры Галиләр. Фатихасын бирде, аш китергән Солдатларга тагын ияреп Китеп барды Гали... Сугышта да Күп нәрсәгә була өйрәнеп. Фатихасын бирде, мин халкымның Шул рухыннан башка нишләрмен? Артта калган кышлар, тимер мичләр, Зәңгәр уты тимер мичләрнең Яна минем күкрәгемдә, яна, Мин янганга күрә сүз алам, Әрнеттереп барсы турында да Уйландырды мине бу заман. Торган саен ныграк горурландым. Үз халкыңны утта таныйсың, Шушы үрдән, шушы биеклектән Күренә мина бөтен тарихым. Имәнлектә хыялымда шунда Легендага кулым болгадым, Терелде зур тарих, Аксак Тимер Көлгә әйләндергән Болгарның Яна уты күкрәгемдә, яна, Тарихымны, озын төнемне Нурландырып ташлар арасыннан, Хәрабәдән озын толымлы Яшь кыз чыкты, Болгар туфрагында Бердәнбер жан... кызы Болгарның — Тарихым ул... Болгар, Казан өчен, Орел өчен алга мин бардым. Сугышларда, утта туган халкым Ник ялгышып чыксын истән бер, Шәфәкъ моңсулыгын хәтерләткән Ерак, ләкин изге хисләрнең Яна уты күкрәгемдә, яна, Яна, яна гына өйрәндек, Туган телнең кадерен белергә дә Өйрәтте шул серле имәнлек. Күп уйландым Дуга төннәрендә. Онытылырга мөмкин жандуслар, Туган телен ләкин искә төшә Хәл ителгән чакта язмышлар, Ул язмышлар уртасына керә. Тан вакыты булсын, булсын кич. Сызып, телеп, күңел түрләреннән Күтәрелә башлый моңсу хис. Чишмәләре кушыла төрле яктан. Чишмәләрдә кайный бөтен дәрт. Артта таллар — татар хатыннары Сөйләшәләр төсле лепердәп. Сөйләшәләр төсле: бу арада Балаларның никтер аз хаты... Туган телем минем әнкәйнең ул Ризалыгы, соңгы васыяте Булып кайчак яңгырады миндә. Моңландырган чагы күп аның, Бикләмәде, чикләмәде ләкин, Кырларына тикле Дуганың Килде алып, тик Тукайда үскән. Лирикада үскән мин булып Мин сугыштым хәтта... ижатымның Үзәгендә хәзер Белгород... Иманым бар, идеалым бар жирдә, Бар тотыйган минем бер ноктам. Дугада мин, Дуга сугышлары Алдындагы хәтәр тынлыктан Файдаланып хыялларга биреләм, Кынгыраулы дуга, ат белән Бөтен төшне гизәм, чыңлый Дуга, Мин бишенче таңны аттырам... Без әрнедек... Без тормышка кердек, Чәчтә инде күптән көмешләр. Нәкъ яртысы безнең гомерләрнең Сугышлардан торган керешләр. Дугада бишенче көн Тыңлар өчен безнең истәлекне Чиркәү үзе өскә иелде. Имәнлектә каршыладык сакта Без бишенче утлы июльне. Ни өчендер күксел итеп күрдем Кырны, хәтта арыш башларын, Дөнья күксел .. Күрдем солдатларның Имән саен барып басканын. Арыш башы урын тапмый үзенә Чыңлап оча, чынлый җиде күк, Мәскәү яны, Сталинград, Ржев Ярсуларын Дуга жыйды күк. Бер үзәндә тыгызланды бар да. Ихтыяр һәм өмет, көчләрнең. Төрле фронтлардан сыгып алган Төрле буяу, төрле төсләрнең Тупланган бер урыны —утлы Дуга, 2 «К У » М 3 17 Кызган үтүк төсле, танклар Үтүкләде жирне, үз чорыңның, Үз жиреңнең йөзен танып кал. — Рус, бирел,— дип кычкырдылар, бирел. Имәнлегең —илең таптармын... — Юк, мин кыргыз, мин Каекбай булам! — Ялгышасың, ә мин: татармын. Июль ае... яна дөнья утта, Имәнме ул, кайсы ялбырдый? — Юк, мин кыргыз... Колагымда һаман Каекбайның тавышы яңгырый. Имәнме ул, Каекбаймы, кайсы? Атакага ничә кат килгән, Ничә тапкыр кире чиккән дошман, Чәрдәкләнеп беткән карт имән... Чирек гасыр узды, утырам үрдә. Зәңгәр пәрдә каплый күз алдын, Ләкин ишетәм, мин елавын ишетәм Шушы үрдән һаман Низамның. Каекбайның һәлак булуын күреп Елады ул ярсып... Ул аңсыз, Ул юләр, дип тиргәдем мин, миңа Дошманнардан оят, уңайсыз. Сугыш аның елап бетергәнен Торды көтеп, юат-юатма Файдасы юк барыбер... шул зур елау Гомерлеккә калды йөрәктә... Яна имән артта, Каекбай ул... һаман бер сүз: бирел, рус, имеш. Мин Низамга: син ничек? дим, Низам Дәшми миңа, үзе дус, имеш. Калининнан алып бергә узган Солдат бит син, әйт, дим, кызганма Бер сүзеңне?! Әсирлектән куркам. Син ничек? дим тагын Низамга. Ник бер дәшсен... Бәхәсләшә идең. Җырлый, көлә идең — бар идең... Гел шул имән күренә, имәнлек тын. Кирәмәте кебек мариның. Без чигендек... Ерик читендәге Танк базы— тирән базны да Бергә уздык, төшеп, күләгәдә Ял итәсе иде аз гына. Без чигендек, калды Ерик, калды Шушы чиркәү... Барысы истә бит. Нәрсә уйлап, ничек сулавыңны Тынлап бара кебек пистолет. Җаен табып, юри кыен чакта Сорый тормыш бездән: Син ничек? Сугыш авыр, фәлсәфәсе авыр, Яшәү, яшәү, кайда синең чик? Чикләреңне белми яши кеше, Үлчи күбрәк атлап узганны... Җирнең тәмам асты-өскә килеп Буталганда жуйдым Низамны. Бик газаплы, авыр елады ул, Ил кайгысы — олы елауда. Андый ирләр аерылмыйлар илдән, Очраштырыр безне юл алда... Җирдән фәкать керер жир эзлисең, Янда Низам, беләм, ул кырда... Старшина хат китереп китте, Вакыт тими шуны укырга. Бер дә юкка әрәм булырмыни Фронтларны кичеп очканы? Кесәмдә ул минем, өч почмаклы, Күкрәгемә төртә почмагы. Ачар идем, укыр идем йотылып, Бер минутка туктап калса ут, Кесәмдә ул минем, өч почмаклы, йөри-йөри бетте таушалып. Күңеленнән авырлыгын хәтта Карагансың инде үлчәп син, Үкенече талый, ни үкенеч Укымыйча әгәр үлсәң син. Кесәмдә ул минем, өч почмаклы, Омтылгалап куйдым берничә... Тормышның иң кирәк соңгы сүзен Дөньядан кит шулай белмичә. Балаң кулы, серләрен ач тизрәк Конверттагы төрле билгенең, Бугазыңда тавышың: риза, күнәм, Тик укырга вакыт бир, үлем... Дугада алтынчы көн Июль, Дуга. Дулый сугыш көн-төн. Сугыш әле кемне аяган? Прохоровка кабатланса бик еш, Еш очраса миндә Обоянь, Гажәпләнмә, тормышымның алар Җиңүгә юл ачкан чатлары... Утырам үрдә. Кабаткабат кайтам Көннәремә мин шул чактагы. Прохоровка: йорт-жнрләре гади, Кешеләре кебек, таллары Тыныч, уйчан... Гадәтн бер авыл, Бәрәңгесе, ындыр табагы... Бер тимер юл үтә... Тарих анда Таш пулатлар, әйе, салмаган. Ул элек тә шундый ук бер гади Бородино кырын сайлаган... Җир селкетеп, өере-өере белән. Нык ышанып эзәрләвенә. Ат көтүен куып керткән кебек, Прохоровка үзәннәренә Куды дошман үзенең танкларын, Актарылган жир. кыр кап-кара, Прохоровка авылы капкасына, Халык үзе корган капкага Бәрелеп тынды авыр танклары! Ялкыннары кайда, күр, утның: Чатнадылар ерак Германиядә Корыч заводлары Круппның... Июль, Дуга. Дулый көн-төн сугыш. Кем кулында аның нуктасы? Дуга минем яшьлегемнең дә ул Иң югары кайнар ноктасы. Тик гомеремнең ул ноктасы түгел, Ул нокталар күренә, югала... Ышандыра алмас иде үлем Җиңелерсең дисә Дугада. Шартлауларның уртасында кырда Тордым басып... Ничек сакландың? Барысын онытып, илнең куәтенә Мин беренче тапкыр шатландым. Шатлык фронт өсләреннән үтә, Тамырларга хәтле ул керә, Моторларда Идел буе, Урал, Бөтен Себер гүя үкерә. Түзәм июль эссесенә, түзәм, Өч көн буе мине эчермә, Гүләсеннәр фәкать шул моторлар. Артта калган еллар өчен дә Шатландым мин үз күгемә карап. Күккә карый солдат сагынса!.. Санын белмим, әкияттәге төсле. Самолетлар солдат санынча... Утырам үрдә, үзенең полкын җуйган Солдат кебек ялгыз кал шунда... Гаскәрләре Дала фронтының Кырык өчтә, август башында Якынлашкан чакта Белгородка, Арасыннан куе тузанның. Икенче бер частьтан, колоннадан Ишеттем мин тавышын Низамның. Низамны мик озак көттем, көттем Күңелемнән инде күмгәч тә... Колоннадан йолкып алыр өчен Ябыштым мин аңа күргәч тә. Безнең юллар озын, безнең юлда Ачы җилләр карны себергән, Дивизия безнең данлы Себер Җирләрендә туган, Себердән. Безнең юллар озын, бергә сугыш, Бергә кичер, бергә чилән дә Югалт, имеш... Авылларга кергәч. Ишек алдындагы чирәмгә Аяк баскач, күңел әллә нишли, Бауга элгән ап-ак кер исе, Бакча исе, бәрәңгенең яшел Алмалары исе, көн исе, Син яшәргә тиеш көннең исе Күңелеңне синең били дә Исерәсең, балаң-чагаң белән Утырасың килә бер өйдә... Низам хәзер Белгородка җитте, Белгородка килеп терәлгән Ак тауларның итәгенә басты. Беренче йорт әнә, кер алдан. Атылды ул, йортның капкасына Чөйде кебек үзе тау аны, Атылды ул туктатырга теләп Җирдә барган бөек гауганы. Үкенүдән үкси кебек иде, Үләсен дә бәлки белгәндер... Шулай үлә күпләр, искәрмәстән Мин ауганын күрдем меңнәрнең. Кайсы ауды, үлән ашап янда Аты йөрде, аты иярле... Кайсы ауды имән төбенә, шунда Йолкып алыр төсле имәнне. Биттә газет, черем генә итә, Бар да уят, эштә ял кыска, Кайсы ауды, печән чабып арган Печәнче кук, ятып покоска... Ауды Низам... Әрем исе килде, Көйгән исе килде сарутның. Колагында иң беренче тапкыр Яңгыраган тавышы салютның, Вокзалларын сагынып эзли чыккан Поездларның тавышы, җил-давыл, Буран тавышы... Санбат... Ишетте күк Этләренең кырда елавын. Үкенүдән үкси кебек иде Аерылганда юлда ташкыннан. Агылдылар Дала солдатлары Харьков юлы — олы таш юлдан. Заман үзенең солдатлары белән Тигезләнде, атла, шаулап бар. Сталинград, Дуга, Днепр дип. Кыска итеп сөйли солдатлар. Кызганмады, солдатларын утта Тезде башка, алга, шул вакыт Шигырьне дә, бер чиратка куеп. Сынады күк заман чыңлатып. Дугада җиденче көн Үтте, кичте тирән эзләр ясап Давыллы һәм утлы чор баштан. Соңгы тапкыр үрдә. Үр астында Минем буын, минем чордашлар. Үзем кебек авыл малайлары Күз алдымда кинәт бар булды. Хәтерләтте кызгылт сары җирнең Киереп тарткан тальян гармоньны... Төрле халык улларыннан торган Зур бер буын җирдә... 1уна күк йөрәк кайчак... Бөгелмәде, түзде, Җир бөгелеп килде дуга күк. Минем буын, минем замандашлар, Син шуларга карап туры бар, Җир бөгелде, турайттылар җирне, Кабердә дә алар турылар... Мин шул үрдә чирек гасырдан сон. Апрель. Җиргә яшел төс кергән. Сау бул, Ерйк, сау бул, Дуга кыры, Кинәт блиндажым өстеннән Автоматлы солдат кычкырды күк, Тавышы тынды, сеңде таллыкта. Танкистларның данын буыннарга Сөйләр өчен баскан танк та Кузгалды күк, үрмәли күк өскә Танкларның авыр, салмагы, Бик хәвефле итеп, шомлы итеп Имәнлек тә шунда шаулады, Бар почмагы хәрәкәткә килде, Үзгәрде күк Төсе Дуганың, Бер минут та уйланмаган чагы. Борчылмаган чагы юк аның. Соңгы тапкыр үрдә. Сау бул, яшьлек. Синең белән тагын ун утка Керергә мин риза, кайт кына тик, Бер генә сүз яңгырый: онытма... Соңгы тапкыр үрдә. Карыйм шуннан Кояшның мнн баеп барганын... Имәнлектән, ак тау буйларыннан Низамнарның, Каекбайларның Еллар аша тонык тавышын ишетәм, Дуга кырындагы тынлыкта Ул авазлар куера. Үр астыннан Үз тавышы җирнең. Онытма... Сугыштым һәм яздым, уйламадым Әсәрне дип кайда чикләрмен. Тора Бурмак, шул Степан Бурмак, Сарай белән соры чиркәүнең Уртасында тора, сабыр, тыныч, Илдә безнең андый ирләр күп. Кул бирер дә, ул мин китү белән Шул урында җиргә иңәр күк. Бер вәкиле минем буынның ул, Кайтып керми көн-төн Дугадан, Сөрә, чәчә Бурмак, батырларның Туфрагында үсеп туа дан... Ни җитә бу мәшәкатьле җирдә Бергә яшәп, бергә булмакка. Сау бул, Бурмак! Үрдә сарай, чиркәү... Ерактан кул болгыйм Бурмакка. 1968.