Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТЫБЫЗ ТУРЫНДА БЕРНИЧӘ СҮЗ

Башкорт совет әдәбиятын еш кына гүзәл Агыйдел елгасына тиңлиләр. Әйе. бик дөрес. Җырларда җырланган бу елга матур Ирәмел тауларыннан башланып, тирә-яктагы кечкенә елга, чишмәләрне үз кочагына җыя-җыя, тагын да зурая, тагын да гүзәлләнә. Ул кояшлы Башкортетанның урманлы таулары, киң далалары аркылы Камага, аннары мәгърур Иделгә барып кушыла. Башкорт соһөт әдәбиятының үсеш юлы да нәкъ менә шулай. Ярты гасыр аакыт эчендә ул зур әдәбият булып өлгерде, иҗади уңышлары ягыннан күп милләтле соает әдәбиятлары арасында үзенең хаклы урынын алды һәм халыкның рухи байлыгына әаерелде. Боек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы чорында туган башкорт совет әдәбиятының беренче нигез ташларын Мәҗит Гафури. Давыт Юлтый, Афзал Таһиров кебек күренекле язучылар салды. Алар, үз иҗатларында башта ук демократик юнәлештә булып. Октябрь революциясен беренче көненнән үк яклап чыктылар. М. Гафуриның «Кызыл байрак», «Безнең юл». «Татар егетенә». Д. Юлтыйның «Кызыл яу», «Кызыл йолдыз» дигән шигырьләре. А. Таһировның «Күчү чорында», «Беренче көннәр», «Ала-тау» исемле әсәрләре революция һөМ гражданнар сугышы елларының ялкынлы авазлары булып яңгырады. Халык талантларына зур мөмкинлекләр ачкан революциядән соң әдәбиятка күп кенә яшь көчләр килде. Гариф Гомәр, Шамун Фидаи, Ярлы Кәрим, Булат Ишемгол, Төхфәт Янәби, Имей Насыри һ. б. лар гражданнар сугышы фронтларында, газета редакцияләрендә сугышчан тормыш сынаулары үттеләр. Алар шул елларйың авыр шартларын дөрес сурәтләп, югары романтик пафос белән азат халыкның җиңүләрен данладылар. Шулай итеп, башкорт совет әдәбияты Октябрь революциясе утларында, гражданнар сугышы кырларында туып, рус, татар һәм башка милләт әдәбиятларының уңай йогынтысында яңа чынбарлыкны сурәтләү юлында үзенең беренче битләрен ачты. Егерменче елларда башкорт әдәбияты үсешенең яңа этабы башланды. Халык хуҗалыгын аякка бастыру, илне социалистик нигеэДә үстерү эчен көрәш, эшче һәм крестьян союзын ныгыту — бу еллар әдәбиятының төп тематикасы булып торды. Яңа чорның боеклеге. совет халкының уй-хисләре һәм батырлыклары М Гафуриның «Кызыл тәлгәшләр». Д. Юлтыйның «Истәлекләрем». С. Кудашның «Сабан җырлары», Г. Гомернең «Кызыл учмалар», Т. Янәбинең «Эш чуагы» дигән шигырь җыентыклерын- Башкортстан язучылар союзының VI съездыннан: (Сулдан уңга) казак шагыйре С. Мәүленов. С. Кудаш. М. Кәрим, литва язучысы П. Ксйдошюс һәм украин шагыйре П. Дорожко. да ачык чагылды. Яңа кеше образын сурәтләгән М. Гафуриның «Эшче», Д. Юлтыйның «Шәриф», С. Кудашның «Тугайда», «Тимерлектә» дигән эпик поэмалары барлыкка Башкорт совет әдәбиятының үсешендә «Яңа юл» (1923), «Белем» (1924), «Яңалык» (1927), «Сәсән» (1927) исемле әдәби-политик журналлар зур роль уйнады. Алар үз тирәләренә яңадан яңа әдәби көчләр туплап, тәрбияләп үстерделәр. Утызынчы елларда Башкортстанның экономикасы һәм культурасы гаять дәрәҗәдә югары күтәрелде. Язучыларның социалистик төзелешләр белән тыгыз бәйләнеше һәм аларның әдәби осталыклары үсә баруы эпик пландагы жанрларның да үсүенә зур этәргеч булды. Шулай ук 1932 нче елның 23 нче апрелендә әдәби оешмаларны яңадан кору турында партия Үзәк Комитеты чыгарган карар шушы юнәлештә зур роль уйнады. Совет язучыларының Беренче бөтен Союз съезды (1934) башкорт совет әдәбиятының алга үсүе өчен тагы да әһәмиятле вакыйга булды. Әдәбиятның үсешен билгеләүче беренче зур күләмле проза әсәрләре—А. Таһировның «Солдатлар», «Кызылармеецлар», «Кызыл гвардеецлар» трилогиясе, Д. Юлтыйның «Кан», И. Насыриның «Күзәй», С. Кудашның «Кушкаен» романнары барлыкка килде. Сәгыйт Агиш, Али Карнай кебек прозаикларның да иҗаты активлашты. Бөтен совет әдәбиятыныкы кебек үк, башкорт әдәбиятының да төп бурычы — халыкны патриотик рухта тәрбияләү көче — Бөек Ватан сугышы елларында аеруча ачык күренде. Башкорт язучыларының күбесе каләм һәм штык белән фашистларга каршы көрәштеләр. Хәниф Кәрим, Әкрәм Вәли, Гайнан Әмири, Сәләх Кулибай, Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Әнвәр Бикчәнтәев, Тимер Арслан, Гыйлемдар Рамазанов һәм башка бик куп язучылар сугышның башыннан ахырына кадәр диярлек сугышта булдылар. Сугышның беренче чорында башкорт әдәбиятында Ватан азатлыгы өчен көрәшкә өндәүче публицистика, агитацион лирика өстенлек алды. С. Кудашның «Ватан өчен», «Илне бирмәбез», Р. Нигъмәтинең «Туган илем өчен», «Үч ал, патриот», Г. Әмиринең «Кузгал, Урал», Б. Бикбайның «Коралга, иптәшләр» исемле шигырьләре әнә шундый ялкынлы публицистик лирика белән сугарылган иде. Аннары поэтик әсәрләрдә фронт һәм тыл геройларының патриотик тойгыларын, батырлыкларын тулырак чагылдырырга, конкрет образлар иҗат итәргә омтылыш башланды. Р. Нигъмәти, капитан Гастелло кебек, үз самолеты белән дошман самолетын бәрдергән летчикка багышлап «Герой турында поэма» әсәрен иҗат итте. «Синең кәләшеңнең хатлары» дигән лирик поэмасында да фронтовик егөт белен тылдагы кәләше образлары аша совет халкы- ның изге теләкләрем тасвирлады. С. Кудаш «Ленин һәм солдат» балладасында совет солдатына иң авыр вакытта, фашистлар әсирлегеннән качып, партизаннарга кушылырга куәт бирүче тиңсез көч булган ленинизм идеяләренең бөеклеген җырлады. «Минем авылдашым» дигән поэмасында үз Ватанына турылыклы офицер-танкист образын иҗат итте. Сугыш чорында совет кешеләренең фронтта һәм тылдагы батырлыклары турында байтак кына очерклар, хикәяләр язылды. Сәгыйт Агишның «Фронтка», Кирәй Мәргәннең «Башкортлар», «Егетләр», Баязит Бикбайның «Самолет алган Хәбирҗан» дигән китапларында башкорт солдатларының конкрет образлары сурәтләнде. Башкорт совет әдәбияты авыр сугыш елларында да өзлексез үсте, чыныкты, халык тормышына тагын да якынайды, халык белән бергә атлады, Европа цивилизациясен фашистлар таптавыннан коткаручы совет кешеләренең кайнар хисләрен, тирән уйларын образлы сурәтләүләр ярдәмендә чагылдырды Сугыштан соң башкорт әдәбияты тагын да яңа биеклекләргә күтәрелде. Фашизмны тар-мар итү, сугыш гарасатларыннан соң илне аякка бастыру, тыныч хезмәт батырларын данлау, тынычлык өчен көрәш — әдәбиятның төп идея эчтәлегенә әверелде. Башкорт язучыларының әсәрләре күп милләтле совет илендә генә түгел, чит илләрдә дә таныла башлады. Бу чорда Башкортстан хезмәт ияләре тормышының мөһим этапларын чагылдырган киң полотнолы күл кенә әсәрләр дөньяга килде. С. Кудашның «Язны каршылаганда» дигән тарихи-биографик повесте Габдулла Тукай белән Мәҗит Гафуриның якты образларын сурәтләү, шул дәвернең социаль-тарихи шартларын җанлы итеп күз алдына бастыру ягыннан зур уңыш казанды. Бу әсәрне татар һәм башкорт укучылары гына түгел, рус, таҗик, казакъ укучылары да яратып каршы алды. Язучының «Хәтердә калган минутлар» исемле мемуар китабы исә башкорт совет әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән үзенчәлекле әсәр булды. Г. Гомәр «Дулкын өстендәге кала» дигән повестенда авыр сугыш көннәрендәге салчылар турында — тыл белән фронтның бердәмлеген, халыклар дуслыгын һәм алар- ның фидакарь хезмәтен гәүдәләндерде. Ә «Бусагадан түргә», «Җаңыл» дигән автобиографик повестьлары белән әдәбиятыбызга тагын да бер яңалык өстәде. Моңа чаклы мондый социаль югарылыктагы зур күләмле мемуар әсәрләр язылганы юк иде. Сугыштан соңгы елларда башкорт әдәбиятында С. Агиш, Ә. Вәли, һ. Дәүләтшина, К Мәргән. Б. Бикбай, Ә. Бикчәнтәев, 3. Биишева, Гали Ибраһимов, Д. Исламов, В. Исхаков, Я. Хамматовларның романнары дөньяга килде. Аларның әсәрләрендә башкорт халкы тормышының төрле чорлары чагылдырылып, әйтерсең лә шулай Башкортстан- иың әдәби тарихы төзелде. Зур күләмле әсәрләр арасында тормыш күренешләрен киң колач белән, геройлар психологиясен, халыкның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен җентекле сурәтләве белән Һәдия Дәүләтшинаның «Ыргыэ» романы аеруча игътибарны үзенә тарта. Анда элеккеге Самара губернасындагы башкортларның язмышы, газаплы көнкүреше, изелүләре нәтиҗәсендә үлеп бетүгә йөз тотуы, фәкать социалистик революциядән соң гына аэат тормышка чыгулары күрсәтелә. Романның төп герое Айбулат кагылган-сугылган батрактан аңлы революционер дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Монда башкорт крестьяннарының рус большевиклары белән бердәмлеге, дуслыгы ышандырырлык ачыла. Яэучыларыбыэ арасында Зәйнәп Биишева аеруча актив иҗат итә. Ул соңгы елларда «Бер гомернең тарихы» дигән трилогиясеннән «Кимсетелгәннәр», «Уяну» романнарын тәмамлады. Тагын шунысы куанычлы, соңгы еллардагы күлчелек башкорт романнары бүгенге темага — безнең совет чынбарлыгын сурәтләүгә багышланган. С. Агишның «Нигез», Ә Вәлинең «Беренче адымнариында егерменче һәм утызынчы елларда башкорт авылларының яңа тормышка борылышы һәм милли интеллигенция кадрларының ничек формалашуы сурәтләнә К. Мәргәннең «Нарыштау итәгендә», Ә. Бикчәнтәевның «Аккошлар Уралда кала» романнарында республиканың нефть промышленностеның һәм шуның белән бергә техник интеллигенциянең үсүе тулы канлы күрсәтелә. Баязит Бикбайның соңгы еллардагы әсәрләре үзләренең әдәби камиллеге, тирән идеяле һәм югары художестволы булулары белән аерылып тора. Аның «Акчелән ташкайда» романы колхозлашу чорындагы крестьяннарның тормышын, характерларын ХӘКИМ ГЫИЛАҖЕВ ф ӘДӘБИЯТЫБЫЗ ТУРЫНДА БЕРНИЧӘ СҮЗ ф Такташ кабере янында Уңда: башкорт шагыйре Наҗар Нәҗми. безнең язучылар геройларның эчке дөньяларына тирәнрәк үтеп керә, характерлар ачылышына тагын да ныграк игътибар итә башладылар. Шул җәһәттән Д. Исламовның «Юмарт җир» романы, 3. Биишеваның «Уйлар, уйлар...», Ф. Исәнгуловның «Айбикә» һәм «Аккошым минем», ф. Әсәновның «Вәгъдә» повестьлары, шулай ук Г. Әмири, Ш. Насыров, Гали Ибраһимов, Я. Валиев, Р. Габдрахманов һәм Р. Низамовның әсәрләре кызыклы, һәрберсенең үзәгендә яңа гына мөстәкыйль тормышка аяк баскан яшь кеше образы тора. Барысы да коллектив хезмәттә үзләренең теләк-максатларына ирешү өчен көрәшәләр, тормыш каршылыкларында чыныгалар. Бу — яшь буынны коммунистик рухта тәрбияләүдә мөһим фактор. Шулай ук Бөек Ватан сугышы темасы да башкорт язучыларының игътибарыннан читтә калмады. Гали Ибраһимов «Полкташлар», Диние Исламов «Мәскәү юлы» дигән романнарын яздылар. Бөек Ватан сугышы темасына күп кенә повесть һәм хикәяләр барлыкка килде. «Башкортстанның данлы уллары» дигән өч томлык очерклар китабы чыкты. ТукайКырлай авылы басуында. (Сулдан уңга) Шагыйрь Гайнан Әмири язуны Афзал Шамов, язучы Баязит Бикбай. ачык сурәтләве белән зур әһәмияткә ия. Б. Бикбайның әдәби осталыгы, сюжетны җыйнак коруы, тел байлыгы күпләргә үрнәк булырлык. Башкорт язучылары, партиянең бүгенге көндәге мөһим темаларны кыю яктыртырга дигән өндәвенә җавап итеп, байтак әсәрләр яздылар. Шундыйлардан Ә. Вәлинең «Май яңгыры», «Гөлҗимеш чәчкәсе», Ә. Бикчәнтәевның «Оҗмах вәгъдә итмим» романнары бүгенге көн тормышын, замандашлар образын үзәккә куеп, халкыбызны уйландырган зур проблемалар күтәрделәр. Соңгы вакытта иҗат ителгән әсәрләрендә Совет кешесенең яудагы батырлыкларын, тыныч тезелештәге хезмәт җиңүләрен, тынычлык өчен көрәш, партия һәм халык мәнфәгатьләренең органик бердәмлеге мотивларын тасвирлаган дистәләрчә эпик, лиро-эпик поэмалар иҗат ителде. Р. Нигъмәти- нең «Большевик», «Сакмар кызы». М. Кәримнең «Европа — Азия». X. Кәримнең «Якты йолдыз», «Алтын башак», М. Сөндекленең «Макар Мазай», «Донбасс турында уйлар», С. Кулибайның «Яулардан соң», «Осталар», Т. Арсланның «Тау кызы», «Алтын чишмә», С. Кудашның «Зур адымлы кеше» кебек әсәрләрендә туган илгә чиксез мәхәббәт, хезмәт энтузиазмы уңышлы детальләр ярдәмендә гомумиләштерелә. Партиянең XX съездыннан соң башкорт поэзиясе тагын да югарырак күтәрелде. Геройның рухи дөньясын бөтен тулылыгы белән яктырту, совет кешесенең әхлак бөеклеген җырлау юнәлешендә бик куп яңа әсәрләр язылды. Фашизмга каршы көрәш, совет сугышчыларының кыюлыгы һәм батырлыгы Мостай Кәримнең «Кара сулар». Наҗар Нәҗминең «Җыр турында баллада», Гыйлемдар Рамазановның «Әти янында» поэмаларында мораль-этик планда хәл ителде. Әнгам Атнабаевның «Замандашым» поэмасы бүгенге хезмәт кешесенең эчке дөньясын шактый уңышлы чагылдыруы белән аерылып тора. Шагыйрьнең замандашы — бала чаклары сугыш елларына туры килгән, яшьлек чорында да байтак авырлыклар кичергән, гомумән, тормышта барысын да татып үскән яңа буын кешесе. Ә. Атнабаее шул замандашының көрәш-тезелешләр кочагында кайнап үскән тормыш юлының аерым сәхифәләрен лирик планда тасвирлап бирә. Шулай ук С. Кулибай, К. Даян, Ш. Биккол, Марат Кәримов, А. Игебаев, Р. Гариповлар да бу темага үзләренең өлешләрен керттеләр. Башкорт әдәбиятында, проза һәм поэзия жанрлары белән беррәттән, драма жанры да кыю рәвештә үсә. Соңгы елларда семья тормышындагы интригаларга нигезләнгән йомшак сәхнә әсәрләрен заман һәм замандашлар турында философик уйланулар, тирән гомумиләштерүләр югарылыгына омтылган әсәрләр акрынлап репертуардан кысрыклап чыгара бара. Мостай Кәримнең «Җырланмаган җыр» драмасында партия темасы безнең тормышның мөһим проблемасы итеп күрсәтелә. И. Абдуллинның «Йөрәк белән шаярмыйлар» драмасында да тамашачыларны уйландырырлык җитди проблема күтәрелә. Шулай ук Н. Асанбаевның «Рейсе», Ә Атнабаевның «Ул кайтты», Ә. Мирзаһитовның «Әниемнең чал чәчләре» кебек сәхнә әсәрләре игътибарга лаеклы. Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясе башкорт драматургиясендә зур вакыйга булды. Бу әсәр Башкорт академия театрында гына түгел, Маскәү, Казан. Ташкент, Рязань һәм башка бик күп шәһәрләрнең зур театрларында тамашачыларга күрсәтелә. Башкорт академия театрында бу әсәр буенча куелган спектакльгә 1967 нчө елда К. С. Станиславский исемендәге РСФСР Дәүләт премиясе бирелде. Трагедия пафосы әсәрдәге һәр ситуациядә, һәр күренештә һәм образларда, аларның кискен бәрелешләрендә тасвирлана. Кешеләрнең үзләре урнаштырган тәртип һәм йолалар колы булып яшәүләре, шуның аркасында һәлакәткә дучар ителүләре трагедиядә зур художество осталыгы белән сурәтләнә. Кешеләрнең физик һәм әхлак азатлыгы, акыл көче һәм рухи сафлыгы өчен көрәш — әсәрнең төп идеясе. Әсәр хәзерге заман совет кешеләре өчен дә зур тәрбияви әһәмияткә ия. Соңгы елларда әдәби тәнкыйть тә сизелерлек җанланды. Башкорт әдәбияты тарихы һәм халык иҗаты турында зур тикшеренүләр барлыкка килде. Тәнкыйть әдәби процесска активрак тәэсир итә башлады. Бу өлкәдә Ә. Харисов. К. Мәргән, Г. Рамазанов, Г. Хөсәенов, С. Сафуанов, М. Гайнуллин, К. Әхмәтҗанов һәм башка язучылар, әдәбият белгечләре уңышлы эшләп киләләр. Башкорт язучылары Совет хөкүмәте һәм Коммунистлар партиясенең әдәбият һәм сәнгать алдына куйган яңа бурычларын тормышка ашыру өчен тагын да активрак, тагын да дәртләнебрәк яңадан яңа әсәрләр иҗат итәләр. Илле ел эчендә яшь башкорт совет әдәбияты зур юл үтте. Октябрь революциясенә кадәр уз язмасы да, әдәби теле дә булмаган башкорт халкының рухи хәзинәсе — әдәбияты бүгенгә көндә СССР халыкларының тугандаш әдәбиятлары белән беррәттән тигез хокуклы, җитлеккән әдәбият булып өлгерде. Безнең сүз осталарыбыз Башкортстан Автономияле Совет Социалистик республикасы туган көнне зур яңа әсәрләр белән каршылыйлар. By бүлектәге материалларны азучыларыбыз Фәнил Мансуров белен Хәсән Сарьян әзеоләп һәм редакцияләп бирде