ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
ФАТИХ КӘРИМНЕҢ ТУУЫНА 60 ЕЛ Республикабызның партия-совет һәм культура җәмәгатьчелеге, күп санлы әдәбият сөючеләр 15 январьда күренекле шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 60 ел тулу көнен билгеләп үттеләр. Бу уңай белән уку йортларында, китапханәләрдә шагыйрь иҗатына багышланган китап күргәзмәләре оештырылды, әдәби кичәләр үткәрелде. Казан шәһәренең мехчылар клубында язучылар, журналистлар, укытучылар, студентлар һәм күп санлы әдәбият сөючеләр шагыйрь истәлегенә багышланган әдәбн кичәгә җыелдылар. Ф Кәримнең тормышы һәм иҗаты турындагы докладны С Хәким ясады. Язучы Ф Хөсни, музыка белгече 3. Хайруллина, пенсионер 3. Курмашев. шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова. композитор Җ Фәйзи Фатих Кәрим турында истәлекләр сөйләделәр. Соныннан республикабызның сәнгать көч ләое зур концерт бирде. Гүбән Кама шәһәре хезмәт ияләре лә күренекле шагыйрь Фатих Кәримнең 60 еллык юбилей бәйрәмен киң итеп билгеләп үттеләр Шагыйрьнең якты истәлеген искә алуга багышланган тантаналы кичә шәһәрнең үзәк культура учагы «Нефтехимик» клубында булды Юбилей кичәсенең тантаналы өлешен КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Таһир Гыйльметдинов ачты. Кыска гына керештән соң. ул сүзне докладчыга — нефтехимкомбинатның күптиражлы газетасы редакторы Вәгыйз Зәйнетдиновка бирде. Соңыннан «Төзүче» һәм «Нефтехимик» клубларының татар үзешчән сәнгать түгәрәкләре Фатих Кәрим иҗатына багышлап зур концерт бирделәр. ЖУРНАЛ ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШУ Январь уртасында Татарстан язучылары союзы идарәсенең чираттагы киңәйтелгән утырышы «Казан утлары» журналының 1968 елда чыккан 10. 11. 12 саннары буенча фикер алышуга багышланды. Журналда чыккан проза әсәрләре турында докладны яшь язучы Р Батүл тин яся- ды Докладчы Ә Еникинең «Вөҗдан» повестен у най яктан бәяләде. Э. Касыймов- нын «Бир кулынны, дустым» попгстепа карата укучылардан килгән хатларга җавап ’өсендә язылган «Җиде сорауга бер җавап» мәкаләсенә тукталып, ул әсәрдәге кимчелекләрне, образлар эшләнешендәге, характерлар бирелешендәге бәхәсле урыннарны күрсәтте. Р Батуллин шулай ук Г. Әпсәләмовның «Миңа унтугыз яшь иде», Л. Ихсанованын «Ана көндәлеге» повестьлары. Ф Хөснинең «Поп кызы Әхсәнә». С. Сабировның «Гәрәйнең бер җәе» хикәяләре һәм башка әсәрләр турындагы фикерләре белән уртаклашты. Поэзия турында сөйләү өчен сүз яшь шагыйрь Г. Рәхимгә бирелде. Ул журналда басылган шигъри әсәрләрнең авторлары күбрәк яшьләрдән булуын уңай күренеш дип бәяләде. Н Арсланов, Р Мннгалнмов, Рәшит Әхмәтжанов, К. Мостафин, Р Закн- Йов. И. Рушан (X. Туфан). Р Гатауллин. . Дәули шигырьләрендәге уңышлы һәм кимчелекле якларга тукталды Филология фәннәре докторы, тәнкыйтьче И. Нуруллин журналның соңгы саннарында басылып чыккан тәнкыйть әсәрләре турында сөйләде. Докладчы бүгенге көн әдәбиятына ба тышланган мәкаләләрнең, яңа чыккан китапларга карата рецензияләрнең даими бирелеп барылмавын журналның кимчелеге итеп күрсәтте, кайбер авторларның мәкаләләрендәге фикерләр белән бәхәскә керде. Докладлар буенча фикер алышуларда Г Кашшаф. С. Хәким, А. Шамов һ. б. лар катнаштылар. РУМЫНИЯДӘН КУНАК Билгеле булганча. 1962 елда Казан шәһәре делегациясе Румыния Социалистик Республикасындагы Венгр автономияле өлкәсендә булган иде. Шул вакыттан башлап Казан һәм Венгр авюномннле өлкәсе Рәсемдә Фабиан ЛаЙош. баш каласы Турге-Муреж шәһәре арасында дуслык «лемтәсе урнашты. Безнең республикабызда да венгр дуслар кунак булдылар. Делегация составында «Хак сүз» исемле әдәби журнал редакторы, язучы һайду да бар иде. Татарстанда һәм Румыниядә шушы очрашуларның нәтиҗәсе буларак, «Хак сүз» журналында татар әдәбияты турында мәкалә һәм татар яэучыларынын әсәрләре венгр теленә тәржемә ителеп басылып чыкты Ә Татарстан китап нәшрияты, венгр яэучыларынын әсәрләрен туплап, татар телендә «Кояшлы Карпат» дигән китап бастырып чыгарды. Бу китапка әсәрләр туплауда безнең Турге-Муреждагы дустыбыз, лицей профессоры Фабиан Лайош иптәш зур ярдәм күрсәтте. Күптән түгел Фабиан Лайош безнең республикабызда кунакта булды. Ул Казанда В И. Ленин белән бәйле урыннарны карады, татар әдәбиятының яхшы үрнәкләрен венгр теленә тәрҗемә итү өчен материаллар туплады, М. Җәлил белән бәйле документларны өйрәнде һәм Мәскәүдә геройшагыйрьнең семьясы белән очрашып сөйләште. ПРОЗАИКЛАР СЕКЦИЯСЕНДӘ Язучылар союзы каршындагы прозаиклар секциясенең 8 январьда үткәрелгән чираттагы утырышында Г. Ахуновның «Хуҗалар» романы тикшерелде. «Мин «Хуҗалар» романын яратып укыдым,—диде беренче булып сүз алган М Әмир.— Аннан бүгенге көн сулышы бөркеп тора. Унай геройларның эшләнеше матур, алар эчке дөньялары, катлаулы кичерешләре белән күз алдына килеп баса Ышандырмый торган, фальш образлар да юк түгел. Мәсәлән, Мөстәкыймов образы Аның әсәрнең баш герое Арсланга каршы корган интригалары миңа примитив булып күренде». Аннары ул аерым эпизодларны сурәтләгәндә автор уйлап җиткермәгән урыннар га, аерым геройларның үзара мөнәсәбәтләрендәге укучы күңелендә ризасызлык тудыра торган кайбер детальләргә тукталды Госман Бакиров та романга уңай яктан бәя бирде, вакыйгаларның киң колачлы итеп сурәтләнүен, семья мөнәсәбәтләренең, көнкүреш детальләренең матур тасвирлануын әйтте. И. Нуруллин исә, киресенчә, күбрәк романның кимчелекле яклары турында сөйләде. «Хәзинә» романы белән чагыштырганда, «Хуҗалар» романын ул чигенеш дни бәяләде, авторны ясалмалыкта, чынбарлык тагы вакыйгаларны йөрәк аша үткәреп, хис белән сурәтли алмауда гаепләде һәм, үз фикерләрен дәлилләү өчен, аерым эпизодларның язылышын, кайбер образларның бирелешен анализлады. Яшь тәнкыйтьче Ф. Миннуллин, II. Нуруллин фикерләренә өстәп; «Романда әсәрне бер бөтен итеп күз алдына бастырырдай үз.ж юк, укучы алдына зур проблемалар куелмый»,— диде. «Хуҗалар» романын таркау әсәр, дип тәнкыйтьләде, моның сәбәбен әсәрнең төп герое—Арслан образының оешып җитмәвендә күрде. Аннары чыгып сөйләгән Г. Иделле һәм А. Гыйләжев тәнкыйтьчеләрнең фикерләре белән дә, үзара да бәхәскә керделәр «Әсәрдә проблема бар,—диде Г. Иделле,— ләкин уңай образга күтәрә алмаслык йөк тапшырылган: Арсланның бер үзе генә завод кадәр завод салу мәсьәләсен хәл нтәргә дә, артыннан йөрергә дә сәләтле булуы мөмкин түгел». «Безнең геройлар,— диде аңа каршы А. Гыйләжев,— бер завод артыннан гына түгел, ун завод сатдыру артыннан йөрергә һәм мона ирешергә сәләтле булырга тиеш. Әсәрдә образлар хәтердә кала, аларның иҗтимагый йөзе дә, үзенчәлекләре дә бар. Кайбер иптәшләр «Хәзинә» белән «Хуҗалар» романнарын аерып карыйлар Бу дөрес түгел, алар — берсе икенчесенең дәвамы, икесе бер бөтен әсәр». X. Сарьян да И. Нуруллин белән Ф Мин- нуллнн фикерләре белән килешмәде. «Әсәрдә проблема бар,—диде ул, Г. Иделле сүзләрен куәтләп,— әсәр тормышчан икән, анда тормыш, кешеләр язмышы сурәтләнгән икән, проблеманың булмавы мөмкин түгел. А. Гыйләжев дөрес әйтә «Хәзинә» белән «Хужалар»ны бер берсеннән аерыл карарга ярамый Алар — бер әсәр». Ф Хөсни дә романга уңай бәя бирүчеләрнең кайберләре белән бәхәскә керде, әсәрдә мәхәббәт бәйләнешенең калку бирелмәвен, сюжеты таркау булуын, төп геройның тормыш каршылыкларын «шома» җиңеп чыгуын тәнкыйтьләде. ТӘНКЫЙТЬЧЕЛӘР СЕКЦИЯСЕНДӘ Тәнкыйтьчеләр секциясенең 17 январьда үткәрелгән чираттагы утырышында әдәбият белгече 3. Максудова белән филология фәннәре кандидаты. СССР Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһнмов исемендәге Казан тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми хезмәткәре Ш Абилов XII йөз Болгар шагыйре Дауыт Саксини-Суари иҗаты турында белдерү ясадылар. Дауыт Саксини-Суари Болгар һәм Су ар шәһәрләрендә яшәгән, 1120—30 елларда белем алган, XII гасырның урталарында иҗат иткән. Аның «Дастани могҗиза» дигән әсәре үзенең сәнгатьчә эшләнеше, образлы теле, матур шигъри төзелеше белән игътибарга лаек. Д Саксини-Суари нжаты борынгы болгар-татар әдәбияты тарихында әһәмиятле урын алып тора. ФӘННИ-ТЕОРЕТИК КОНФЕРЕНЦИЯ СССР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһнмов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих анститутыида «Татарстанда ижтима- тый-политик фикер һәм культура тарихы проблемалары» дигән темага фәнни-теоре- тик конференция булып үгте. 20—24 январьда булган бу конференциядә КПССның Татарстан өлкә комитетының фән һәм уку йортлары бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты М. Хәсәнов «Татар халкының нҗтимагыйполитнк фикерләү һәм ТАССРда культура революциясе тарихын өйрәнүнең кайбер актуаль мәсьәләләре», тарих фәннәре докторы А. Халиков «Бөек Болгар һәм Казан ханлыгы культуралары», филология фәннәре докторы X. Госман «Борынгы терек һәм татар культурасы, Идел буе әдәбияты тарихының кайбер проблемалары». тарих фәннәре кандидаты С. Алншев «XVIII йөзнең икенче яртысында татарларда алдынгы нжтимагый фикерләү», философия фәннәре кандидаты К. Фасиев «Татар ихтимагый фикер һәм культурасы тарихының кайбер чишелмәгән мәсьәләләре». тарих фәннәре докторы Р. Нафигов «Татар ихтимагый фикер үсеше тарихын өйрәнүнең кайбер мәсьәләләре (XIX йөз һәм XX йөз башы)», философия фәннәре кандидаты Я. Абдуллин «Татар мәгърифәтчелегенең үзенчәлекләренә карата (XIX йөзнең икенче яртысы)», экономика фәннәре кандидаты Ф. Газизуллин «Г. Фәез- хановның «Муллыкка ирешү һәм тормыш итү ысуллары турында әңгәмәләр кита- бы»нда авторның социальэкономик карашларының чагылышы», филология фәннәре кандидаты А. Кәримуллин «XIX йөздә халыкның рухи тормышында татар телендәге китапларның әһәмияте», филология фәннәре кандидаты М. Мәһдиев «Татарларда дөньяви белем алу өчен көрәш тарихыннан». Казан дәүләт университетының тарих кафедрасы ассистенты А. Мәхмүтова «Татарларда хатын-кызларга дөньяви белем бирү өчен көрәш тарихыннан (XIX йөзнең ахыры XX йөзнең башы)», филология фәннәре кандидаты Б. Гыйззәт «Татар милли театрын тудыру һәм үстерү өчен көрәш тарихыннан (1905—1917 еллар)*, сәнгать фәннәре кандидаты X. Гобәйдуллин «Абдулла Кариев һәм татар театры», филология фәннәре кандидаты И. Надиров «Революциягә кадәрге татар халык лирикасында социаль мотивлар», аспирант 3. Сәйдәшева «XIX йөз ахырында, XX йөз башында татарларда шәһәр музыкаль фольклоры», Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсе хезмәткәре А. Фәт- хиев «XIX гасырның икенче яртысында, XX йөз башында татар язучылары һәм галимнәренең кулъязмалары һәм аларны фәнни-библнографик тасвирлауның кайбер мәсьәләләре», тарих фәннәре докторы 'к Мөхәррәмов «Татарстанда культура революциясе тарихын өйрәнүнең торышы һәм аның кайбер мәсьәләләре», тарих фәннәре кандидаты Т. Насыйров «Октябрь һәм талар партия-совет матбугатының барлыкка килүе», философия фәннәре кандидаты К. Гыйззәтов «Сәнгатьнең милли формасы һәм социалистик эчтәлек проблемасына карата», тарих фәннәре кандидаты Җ. Гыйль- манов «Бөек Ватан сугышы елларында фән һәм югары мәктәпләр», Галимжан Ибраһи- мов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институтының кече фәнни хезмәткәреТ Фә- ләхов «Сугышка кадәрге бишьеллыклар чорында Татарстанда эшчеләр сыйныфының культура-техник дәрәҗәсен күтәрүдә Советларның роле». тарих фәннәре кандидаты Е. Г. Матвеева «Совет крестьяннарының культура-техник дәрәжәсен күгәрү юлында», тарих фәннәре кандидаты М. Софронов «Коммунизм төзү шартларында Татарстанда хезмәт ияләренең культурасын күтәрүдә төп юнәлешләр», тарнх фәннәре кандидаты Р. Волков «Татарстанда социалистик төзелешне тәмамлау чорында производствотехник интеллигенция составының сан ягыннан һәм сыйфат ягыннан үзгәреше». Галимжан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарнх институтының кече фәнни хезмәткәрләре Н. Георгиевская «Сугыштан соңгы бишьеллыклар чорында Татарстан профсоюзларының культура-агар- ту эше», В. Воздвиженский «Татар әдәбиятында романтизм (1905—1945 еллар)», КПССның Татарстан өлкә комитетының партия архивы мөдире М. Кочурова «Партия архивында культура революциясе буенча материаллар». ТАССРның Үзәк дәүләт архивы өлкән фәнни хезмәткәре Р. Хакимова «Республиканың Үзәк дәүләт архивында культура төзелеше тарихы буенча документаль материаллар» дигән темаларга докладлар укыдылар. Соңыннан докладлар буенча фикер алышулар булды. «ҮЛЕМСЕЗ ҖЫР» НОВГОРОД СӘХНӘСЕНДӘ Январь аенда, Новгород шәһәренең фашист илбасарларыннан азат ителүенә чирек гасыр тулуга багышлап, өлкә драма театры татар язучысы Риза Ишморатның «Үлемсез жыр» драмасын сәхнәгә куйды. Премьерага әсәрнең авторы үзе дә катнашты. Тамашачылар һәм спектакльгә катнашучылар татар халкының батыр улы, герои-шагыйрь Муса Җәлил образын тудырудагы хезмәте өчен Риза Ишморатка рәхмәтләрен әйттеләр, аңа чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. «Үлемсез жыр» спектаклен сәхнәгә режиссер Н. Витарский КУЙДЫ. М. Җәлил ролен артист Җамал Вадкария башкарды. Р. Ишморат, Новгород шәһәрендәге заводларда, фабрикаларда, культура сарайларында. китапханәләрендә хезмәт ияләре белән очрашын, татар әдәбияты, татар язучылары һәм үзенең «Үлемсез жыр» әсәрен ничек эшләвен сөйләде. ЯҢА СПЕКТАКЛЬ Г. Камал исемендәге Ленин орденлы Татар дәүләт академия театры күптән түгел драматург Ю. Әмнновиың «Гөлҗәннәтнең жәннәте» исемле пьесасын сәхнәгә кхйды. Баш рольләрдә ТАССРның халык артистлары: I алимә Ибраһимова. Асия Харисова. Ибраһим Гафуров, Шәүкәт Биктимиров. ТАССРның атказанган артистлары: Асия Галнева. Рауза Хәйретдннова, Дэллюс Ильясов. Ринат Тажетдинов. артистлар- Флера Хәмитова. Фирдәвес Әхтә- мова. Ирек Баһманов һ. б. лар уйный Премьераны тамашачылар яратып карадылар Быелгы сезонда тамашачылар тагын М. I али белән X Уразиковның «Каюм пасынрн», Җ. Җаббарлының «Айдын». Н. Әсәнбаевның Муса Җәлилнең үсмер елларын сурәтләгән «Мостафа егете» һ. б. әсәрләрне караячаклар.