Логотип Казан Утлары
Публицистика

БИК БӘХЕТЛЕ ШАГЫЙРЬ

Мин бу җирнең иң җир шагыйремен. (Ә. Давыдов. 1961 ел.) «Уйласам, уйларга батам!» — ди халык җыры. Шулай шул, мин дә эле менә уйланып, уйларымны сөйләсәм дә төгәл генә аңлата алмам кебек хәлгә калып торам... Татар поэзиясе Татарстан җиреннән узган тау булып күз алдыма килә. Ул тауны хасил итүче биеклекләр бар... Тукай, Дәрдмәнд, Такташ биеклекләре! Муса Җәлил. Фатих Кәрим, Сибгат Хәким биеклеге! Хәсән Туфан биеклеге... Бер халыкның поэзия тавында мәһабәт биеклек булып калыккан шагыйрьнең үзенә генә хас поэзиясе — үз йөзе була. Мондый шагыйрь озын поэмаларында да, кыска шигырьләрендә дә, хәтта куен дәфтәренә ашыгып-ашыгыл кына сызгалап үткән язмаларында да үзенчәлекле йөзе белән танылып тора. Ул ниндирәк масштабта фикер йөртүеннән, әйтергә теләгән фикерен ничегрәк тотып алуыннан һәм укучыны да шул фикер белән янарга мәҗбүр итүеннән, ничегрәк мәҗбүр итүеннән таныла. Татар поэзиясендә үзенчәлекле биеклек булып аермачык танылып торган шагыйрьләрнең берсе — Әнвәр Давыдов. Аның 1950 елда «Беренче бөртек» исемле беренче китабы чыга. Аннан соң китап арты китап... «Ташу», «Тормыш лирикасы», «Ферма кызы», «Чорлар чатында», «Кеше арасына ашыгам»... Артка карасаң, 1950 ел әле ерак та түгел, Әнвәр Давыдовның чын мәгънәсендә ашыгып үскән, гаҗәп тиз җитлеккән шагыйрь икәнен күрәсең. Әнвәр Давыдов тормышның ниндидер бер генә тармагы турында җырлап танылган шагыйрь түгел. Ул төрле өлкәләргә, яңа туган көн белән бергә хәрәкәткә килгән төрле хәлләр-вакыйгалар эченә үтеп керә белде. Яз көне яңа төшкән дымлы сукмакка карап шагыйрь болай ди: Ннгә миңа бу шиблет, Оеклар нигә кидем, Ялан аягымны тидереп, Йөгереп узар идем. Яки: Авыл язы! Миңа бик таныш Синең бөтен-бөтен ягың: 9 «К. У» М Э. 129 Саламга тамчыларны көмеш Төймә итеп тезгән чагын; Беренче гөрләвегеңнең Сабынча көйләве; Түбәдән карлар йөгенек Төшеп гөрселдәве... (•Ташу». 1955.) Югарыдагы юлларны гына укыгач та мин Әнвәр Давыдовның табигать баласы икәнен, табигатьнең бөтен нечкәлеген язарлык көче барлыгын күрем .. Дөресен әйтим, аның табигать турында азрак язуы өчен күңелем ачынып куя. Тик дөньяда әле табигать матурлыгыннан мөһимрәк әйберләр бар шул. Шуңа күрә, тыныч хезмәт тавышын пуля сызгырулары, туп гөрелтесе алыштырган чорда, Әнвәр Давыдовның тавышы болайрак яңгырап ишетелә башлый: Тетрә, дошман! Сина үлем илтәм! Ике адым, тик нке адым! (•Беренче яра». 1943.) Шагыйрь вакыт белән узышып бара. Заман биргән тәҗрибәсен, тойгыларын сәнгатендәге изге ниятенә куша. Сугыштан соң, әле генә ремонтланып беткән, язгы чәчүгә әзер булып, тезелеп торган чәчкечләргә карап; Залп өчен хәзерләнгән Тупларга охшаган алар, Зур һөҗүмне башлар өчен, Минутын көтеп торалар, — ди шагыйрь. Әнвәр Давыдов, бүгенге ике лагерь, ике идея көрәше югары накалда торган, тормыш тагын да катлаулана төшкән вакытта шашып-шашып җырлауны түгел, уйлап һәм тагын бер кат уйлап җырлауны мәгъкуль күреп, киң мәйдандагы хезмәт ыгы- зыгысы эченә керә: Җирдә шаулый: яшәү чыганаты Күмелә тормыш биргән шау-шуга. Шагыйр! Колагыңны Ныграк сал шуна. (•Шәһәр сулышы». 1957.) Тәне, җаны, каны белән чын коммунист шагыйрь булу Әнвәр Давыдовны коммунистик идея тантанасы өчен туктаусыз көрәшкә: көн тәртибендә торган һәм көн агышында гамәлгә ашкан һәр эшкә зур игътибар итүгә, шуны җырлауга—публицистикага этәрә. Моңа шагыйрь ихтыярый бара, үз идеясенә шиксез ышандыру өчен, шигырь юлларына әйбернең яки вакыйганың, образларның асылын салып, фәлсәфи шагыйрь булып бара- „.Кайдадыр көн. Кайдадыр төи. Кайдадыр җылы. Кайда,ыр суык, I ел лар... Келләр_ Бу юллар безне яшәү Һем үлем фәлсәфәсенә юиәлгә. Кинет син караңгылыкта шомланып китәсең, тәнеңне суын куырып ела; аннан >ы чүааәреиә корәсөң, кайнар кел пешер®. Җитмәсә ул күптем түгел генә күкрәп үскән г.лләр келә бугай! Алармы иик яндырганнар; Кем яндырган? Чүлләр... Үлем... Туу- ♦ Ярый әле кел чүлләре һәм үлем артында туу бар. яшәү бар Инде шагыйрь олы фәлсәфәгә контраст публицистик ялкын ести; Әнә, өскә үрелә гигантлар: Озын куллы тимер краннар, Кирпеч-кнрлеч салып, кемнәргәдер Рәхәт, җылы тормыш коралар. 4 ...Кайдадыр яз. Гәлләр җилдә уйный, Ә аларны Сагалыйлар салкын кыраулар. Ләкин яз җнцелми. Язга алмашка җәй килмичә булмый. Болыннарда, бакчаларда Кешеләргә шатлык кәенә чыңлый Зәнгәр, ал кынгыраулар... Тагым фәлсәфә естенлек алды. Укыйсың, кан тамырларыңа оптимистик рух йега- u рә, яхшы: Кешеләргә шатлык кәенә чынлый Зәнгәр, ал кынгыраулар. (сЧорлар чатында». 1959 ) Шушында туктап, уйланып торсак, әле без укып узган «Чорлар чатында» дигән поэмадан китерелгән өзекләр Әнвәр Давыдовның бәтен поэзиясенә хас икәне сизелә. Аның поэзиясенең нигезендә тирән фәлсәфә, публицистик ялкын, күтәренке рух бергә үрелеп бара икән. Шул нигездә калыккан эчтәлек Маяков- скийга охшаш кебек, ләкин аңардан үзге, Әхмәт Фәйзигә якын, ләкин аңа да охшамаган бер яңа форма тудыра: —Тән буе герле төсләрдәге неон якты: < Полет» «Дружба» <Ракета» — акты да акты. Бу юлларда без публицистик поэзиянең тантанал ы-д екларатив яңгырашын ишетәбез. Моңа шагыйрь фәлсәфи поэзиянең драма- тиэмын эсти башлый: Себер тракты? Еракмы? Александрийский централлар Турында мәмкнн язарга, Сөргеннәр турында... ...Чынлый ааыр богаулар һаваны ярып чынлый. Көрәшчеләр баралар. Жир шары сыкрап тынлый. Гаделлек, ирек өчен — Көрәшчеләр газабы. Бармы бу юлнын очы? Бармы азагы?! (гСебер тракты» 1966.) Шулай, әле фәлсәфә, әле публицистика көчәеп, әле алар бергә үрелеп, бугенге халыкара атмосфераның киеренкелеген дә, тормыш динамикасын да тоярга булыша торган, шигырь юлларына яңа бер көч өсти торган калып — Әнвәр Давыдов калыбының үзенчәлекле формасы туа. Мондый кыска-кысан мәкаләдә Әнвәр Давыдов кебек зур шагыйрьнең поэзиясе турында сүз йөртү, билгеле, кыенрак. Киләчәктә калын фәнни хезмәтләр, иркенләп, тәфсилләп, Давыдов поэзиясе эчтәлек ягыннан да, форма ягыннан да. зәүкый яктан да кызыклы һәм камил икәнне әллә ничә кат расларлар Аның поэзиясе татар шигъриятендә яңа бер мәктәп икәнне икърар итәрләр. Ул мәктәптә тәрбияләнгән шагыйрьләрнең исем-фамилияләрен күрсәтерләр. Хәзер исә биредә тагын бер генә нәрсәгә тукталасы килә: Узган хәлләргә «матур фантазия бизәкләре»н дә, күзгә яшь китерә торган «ачымны да мулрак өстәргә була. Узганны язу, бәлки, җиңелрәктер!.. Киләчәк инде безнең күңелебездә үк матур, чөнки без— кешеләр — күптән, бөтен көчебез белән, матурлыкка омтылабыз. Бәлки, киләчәкне язу җиңелрәктер?.. Ә бүгенгә тезелешләрне, җыелышларны — бүгенге хәрәкәтне бүген үк язып, аны бер очы белән хыялыбызда йөргән матур киләчәккә тоташтыра бару ничек! Бусын төгәл беләм. Бусы—авыр эш, чөнки бүгенге укучы өчен бүгенге тормыш әллә ни яңалык түгел, аннан соң... якыннан караганда ямь-яшел агачта да сары яфраклар күренә. Әнвәр Давыдов менә шул тормышның матурлыгын җырлады, шундагы көн саен шытып торган яңалыкларны күрде, аны укучыга да күрсәтә белде. Илебездәге матди үсешнең һәм алдынгы идея үсешенең бүгенге тизлегенә ул күпмедер тизлек өсти алды. Яшь каләмдәшләрен дә туктаусыз шушы эшкә өндәде. Очраклы сөйләшүләрдә, рәсми чыгж!шларында, шигырьләрендә өндәде. Әнвәр Давыдов гадилеге белән сокландырып, эрудициясе белән кызыктырып, хаклыгы белән инандырып яшьләр күңелен үзенә аеруча тартты. Алар белән бәхәс* ләште, сөйләште, киңәште. Бүгенге күп кенә яшь шагыйрьләр Әнвәр Давыдов та салышкан нык күпергә кыю басып шигъри мәйданга керәләр. Алар үзләрен күтәреп торучы күпернең остасын онытмаслар, «Укытучыбыз!» дип һәрвакыт искә алырлар. Бик бәхетле шагыйрь ул Әнвәр Давыдов.