Логотип Казан Утлары
Хикәя

АЙЛЫ КИЧ

 Авыл Советы председателе волостька хәлфә урынына мөгал- JL лклимә алырга киткән ди. Быелдан башлап балаларны хәлфә укытмый, мөгаллимә укытачак ди. — Мөгаллимә дигәне хатын кеше ди, хатын гына да түгел, кыз кеше ди. Кәлчер авылына да бер мөгаллимә китергәннәр. Карап торуга башка кызлардан бер аермасы да юк. Тик күлмәге өзек өске ягы ак ситсадан, аскы ягы кара ситсадан тегелгән. Аягындагы итегенең кунычы гына, житмәсә — ярык, чишелеп китмәс өчен кара бау белән бәйләп куелган ди. Бу хәбәр бөтен авылга таралды Ышанмас идең, аны Совет председателе Арслан агайның хатыны Сәлимә, коега су алырга барган чакта, Гайшәгә сөйләгән. Ә Гайшә, өйләренә дә кайтып житмичә, чиләкләрен урамда калдырган да Ногман хатыны Сакау Мәфтухага сөйләгән. Сакау Мәфтухага бер хәбәр генә булсын, ул аны булыр-булмас теле белән бөтен авылга таратып чыга. Шуңа күрә кичен күп кенә кеше, Арслан агай кайтыр чакны чамалап, аның өе тирәсенә жыелды, әйтерсең, авылга кадерле кунак килеп төшә. Кояш баерга дилбегә буе калгач, Арслан агайның башын ташлап юртып килгән кашка аты күренде. Күрмәгән кашка ат түгел, бөтен күзләр — тарантаста. Тарантасның түренә Арслан агай бер хатын кеше белән янәшә утырган. Кашка атның, авылга килеп кердеме, юртуын шәбәйтә торган гадәте бар. Кемдер капканы шар ачып куйды. Тиргә баткан кашка ат капкадан юртып кереп китте. Ат туктауга, Арслан агай ун якка, теге мөгаллимә дигән кыз сул якка төште. Чынлап та, аягына биек күтәрмәле, баулы нәрсә кигән. Безнең авыл туфрагына беренче баскан ботинка шушы инде. Аңа кадәр безнең авылда ботинка юк иде. хәтта мулла абзыйның хатыннары да читек, галош кына кияләр иде. Башка хатыннарда — итек тә ката. Тарантастан зур гына чемодан алдылар, аны Арслан агай үзе алып бирде. Мөгаллимәне Сәлимә үзе житәкләп өйгә алып кереп китте. Мөгаллимә дигәне ачык кына кыз икән, шул арада бөтен халык белән елмаеп исәнләшеп алды. — Ай, нинди матул! — дип куйды теге Сакау Мәфтуха. — Сәлимәне көнләштереп тә куяр әле,— дип салды берәү. Кыюрак хатыннар өйгә үк керделәр Яшь киленнәр, кызлар ишек алдында мескен генә булып калдылар. Мөгаллимә, өйгә кергәч тә, шәлен, өстенә кигән кыска пинжәген чишеп, чөйгә элде. Башында яулыгы юк, озын кара чәч толымнары билдән түбән төшеп тора. Каш- 40 ларының, күзләренең шомырт кара икәненә бөтен кеше игътибар итте. Бер дә ятсынмый, бөтен кешегә дә туры карый. Авылга беренче төшкән киленнәр кебек, керфекләре дә күзләрен каплап бармый, елмайганда ап-ак тешләре ялт итеп кала. Сүзне ул: — Утырыгыз, утырышыгыз!—дип үзе башлады. Хәтта сәке янындагы эскәмияне үзе иркенгәрәк чыгарып куйды. ♦ — Минем исемем Хәдичә була,— диде ул. г — Мөгаллимә дигән булалар бит әле. кайсы кеше һич юкны сөйли 5 инде,— дип куйды бер җиңгә. - — Хәдичәсе дә дөрес, мөгаллимәсе дә дөрес,—дип куйды Хәдичә. Дөнья күргәнрәк бер хатын: — Арслан агайны да Арслан дип тә әйтәләр, председатель дип тә әйтәләр, шуның кебек инде,— дип куйды. — Мөхәммәтҗанны да Мөхәммәтҗан дип тә. секретарь дип тә йөр- 3 тәләр, шуның кебектер инде,—диде икенче хатын — Укыган кешенең исеме берәү генә булмас инде,— дип куйды < өченчесе. н Ул арада ишек алдындагы эшләрен бетереп. Арслан агай да килеп = керде. Ул яңа килгән укытучы белән өйдәгеләрне тулырак таныш- £ тырды. — Безнең волостька биш укытучы җибәргәннәр. Шуның берсен, u менә Хәдичә Бакаеваны. безнең авылга тәгаенләделәр. Ул элекке хәлфә шикелле сәдакага, хәергә укытмаячак. Ана хөкүмәттән жалунья чыгачак. Жалунья дигәне акча дигән сүз була. Сез дә. балаларыгызны укыткан өчен, бер кемгә дә, бер тиен дә түләмәячәксез. Потомушты декретта шулай әйтелгән. Декретны без белмибез инде. Сез түгел, ирләрнең дә барысы да төшенеп җитми әле. Бара-бара төшенерсез әле. Без үзебез дә элек бик күп нәрсәләрне төшенми идек. Ораторлар өйрәтте. Хәзер менә үзебез оратор булып киттек. Минем нәрсә сөйләгәннәр аңлашыламы, хатыннар0 — Аңламаска тагын, хатыннар дигәч тә. без дә башкорт ла,— дип куйды теге дөнья күргән хатын һәм:— Шушы ирләр бөтен нәрсәне үзебез генә беләбез дип йөриләр,—дип өстәде. Өйгә кергән хатыннар озак кына тордылар, тик арадан берәү: — Арып килгәннәрдер, чәй эчеп алсыннар. Монда барыбызга да урын да. чынаяк та җитмәс,— дигәч, теләр-теләмәс кенә тарала башладылар. Өйдән чыкканнарны тыштагылар түземсезлек белән көтәләр иде. Алар энәсеннәнҗебенә кадәр дигәндәй сораша башладылар. Кайсы яктан икәнен дә. күлмәгенең, күзенең нинди икәнен дә калдырмадылар. Бала-чага бик озак Арслан өе яныннан китә алмый торды. Киткәндә дә артларына — үзләрен көзгә укыта башлаячак укытучы кереп урнашкан өйгә борылып карый-карый киттеләр. «Нинди икән ул? Усал микән, элек малайларны укыта торган хәлфә сыман, тал чыбыгы белән суга, маңгаеңны күптергәнче чиртә, сабагыңны белмә- сәң, борчакка тезләндереп куя микән? Нинди икән?» Арслан өендә бик озак ут сүнмәде. Балалар яткач та. Арслан. Сәлимә. Хәдичә, самоварны кабаттан яңартып, озак итеп сөйләшә- сөйләшә чәй эчтеләр. Хәдичә өйгә килеп төшкән гади кунак кына түгел, ул бик күпкә, кем белә, бәлки мәңгегә килгәндер Бәлки ул шушы авылда картаер. Аның озын кара чәч толымнары шушы авылда кыскарыр, шушы авылда агарыр. Арслан өчен дә гади кич түгел иде бу. Ул гражданнар сугышында шушы авыллар яхшырсын, шушы авылның мәңге нужа белән яшәгән кешеләре рәхәт яшәсен дип сугышып йөрде Авылга кайткач, башка ярлылар, фронттан кайткан башка солдатлар белән совет төзеделәр. Җирләрне, тугайларны тигез итеп, җан башыннан бүлделәр. Ж,ан башыннан түгел дип әйтүчеләр дә булды. Алай эшләмәделәр, ни өчен дисәң, дөрес булмаячак иде. «Син күпне күргән, шуның өстенә гадел кеше» дип, председатель итеп сайлап куйдылар. Менә хәзер мәктәп тә ачып җибәрәчәкләр. Анда да эш борынгыча түгел. Яңа тәртип белән алып барылачак. Кемдер әйтмешли, машина белән укытачаклар! Әле генә аның ишеге алдында чыр-чу килеп йөргән бала-чагаларның барысы да хатларны да, хатларны гына түгел, адресларны да үзләре язып җибәрә торган кешеләр булачак. Ә бит Николай заманында өч кенә кеше хат, тик бер генә кеше, ягъни писарь гына, адрес яза торган иде. Әле дә бик аз алар, алары да үзалларына өйрәнеп кенә язалар. Олыларны да укыта башлаячаклар, волостьта шулай диделәр. Бу эш тә шул ук Хәдичәгә, шушы Арслан өендәге кечкенә табында бер елмаеп, бер моңаебрак утырган Хәдичәгә тапшырылачак. Арсланның үзенә дә укырга туры киләчәк. Аның да белем ягы бик чамалы, чамалы гына түгел, волостьта эшләгәннәрнеке белән чагыштырып караганда бөтенләй юкныкы! Ул да чатай-ботай итеп хат яза ала да конверт тышына адрес яза белә. Адресны да тик үз авылларыныкын гына яза. Башка өяздәге кешеләрнең адресын яза белми ул. Протокол, карар, распискалар язарга бөтенләй кулы бармый. Газетага язылганнарның да барсын да төшенеп бетә алмый, күбесен секретарь Мөхәммәтҗан төшендереп бирә. Газеталарда бөтенләй телеңне ватарлык авыр сүзләр килеп чыга. Кем белә, аңа да кулына каләм-кәгазь тотып, Хәдичә алдына утырырга туры килер. Чәй эчкәндә дә, йокларга яткач та, Арслан әнә шуларны уйлады. Сәлимәнең башына да моңарчы һич килмәгән уйлар килде. Аның да шушы өйгә килен булып төшүенә, бармак белән санасаң, ун ел була. Ул чит авылдан, Соран буеннан, төшкән кыз. Беренче кичтә, шушы Арсланның куенына беренче тапкыр килеп кергәнче, аның кем икәнен дә белми иде ул. Тик үзләренең авылларына сабан туена килеп көрәшеп йөргәнендә генә күреп калган иде. Аннан аңа кияүгә чыгарга ризамы, юкмы икәнен дә сорап тормадылар. Хәер, бөтен ил белән шулай, берәүдән дә сорап тормыйлар иде шул ул вакытта. Шулай да йола саклап, метрикага язар өчен ике кеше килеп, ишек аша гына: «Арслангәрәй Солтангәрәй улына кияүгә чыгарга ризасынмы?» дип сорадылар. Сәлимә алдан җиңгәләре өйрәтеп куйганча: «Әтием биргән җиргә риза», дигән сүзне көч-хәл белән генә әйтте. Тегеләр ул сүзне ишеткәннәрме-юкмы, алдан өйрәтеп куелганча, муллага шул сүзләрне кабатладылар. Ата-бабалардан килгән бөтен йолаларны, гореф-гадәтләрне бер тамчы да үзгәртмичә, Сәлимәне дә шулай өйгә килен итеп төшерделәр. Ул да сылу иде. Үзенең сылулыгын ул елгада да, көзгедә дә күргәне, үзенең ахирәтләреннән дә ишеткәне бар иде. Җиңгәләре дә: «Бигрәк сылусың, кем бәхетенә үсәсең икән?» дигән сүзне бик еш әйтәләр иде. Шушы Арслангәрәй бәхетенә үскән икән. Сәлимәнең бәхетенә Арслангәрәй дә начар кияү булмады. Каенанасы бик вак сүзле булып, Сәлимә турында һич колакка ятмаган чүбек чәйнәүгә карамастан, тырнак белән дә чиртмәде, акаеп та карамады. Ике балалары — әнә теге йоклап яткан Сәхибгәрәй белән Вәлимә тугач, герман сугышы башланды. Арслан беренче көнне үк солдатка китте. Гомергә күзендә яшь күрсәтмәс Арслангәрәй Сәлимәне лапас артына алып чыгып, үксеп-үксеп, йөрәк яргыч итеп елады. Өйдән чыккан чакта әнисе янына килеп: ' — Зинһар, киленеңне какма, рәнҗетмә, ул бахыр, чит кеше баласы булса да, үз балаңның кәләше бит. Шул явыз герман патшасы булма- са, мин аны гомердә ташлап китмәс идем,—диде. Кайчакта таш та эри икән: сүз юк, каенанасына улының бу сүзләре тәэсир итми калмады. Элеккегә караганда күп тапкыр йомшак булды. Шул китүдән Арслан биш ел сугышта булды. Берничә тапкыр: «җәрәхәтләнеп госпитальдә ятам» дип тә, «үзебезнең патшага каршы сугышабыз», «большевикка язылдым» дип тә хаты килде. Сәлимә һәрбер капка, ишек шыгырдауны: «Арслангәрәем кайтып килмиме икән?» дип, түземсезлек белән көтте. Ирләрен сагынып чыгарган әллә никадәр бәетләр ятлап алды. Аулакта шулар белән моңланды. Үз кулы ♦ белән Арслангәрәенә кош теледәй бер хат та яза алмады, чөнки грамотасы юк иде. Авылдагы бөтен кеше Эзкәй дигән берәүдән генә язды- 5 ра иде. Үз кулын язу белмәгәч, кешегә әйтеп кенә ни яздырасың инде. ~ Күңелен уйлаган бөтен нәрсәне чит кешегә әйтеп бирергә тел дә барып £ бетми бит әле. Менә патша төшеп, революция чыккач, Арслан элеккедән дә матураеп, күкрәгенә дә, фуражкасына да йолдызлар тагып, кулына мылтык тотып кайтып төште. Кулы да бар, аягы да бар. Теле тагын да шәбәй- = гән: «значит»ларны чатнатып кына тора. Арслан кайтып бер көн узуга, үткәндәге бөтен җәфалар, авыр < көннәр онытылды. Тормыш өр-яңа, элеккедән дә матур юлга төште дә t- китте. Дөрес, кыенлыклар бөтенләй бетеп җитмәде, ләкин якын кешен 5 белән бергәләп күтәргәч, һәр нәрсә җиңел була икән ул. Бигрәк тә £ балаларның аталарын килеп кочаклауларын, аталарының балаларының о әле башларыннан сыйпап, әле аркаларыннан сөеп җибәрүләрен карап ° тору үзе бер гомер иде. ...Тик кинәт бер куркыныч уй килеп төште. Сәлимә, нишләптер, бер минутта Хәдичәнең матур кара күзләреннән куркып та китте. «Арсланымны тартып алып куймагае?» дип куйды ул. Ә Хәдичәнең уйлары бөтенләй башка иде. Менә ул аңа ят, ләкин йөрәккә җылы бирә торган өйдә Әнисе, туганнары читтә калдылар. Белергә иде, хәзер алар нишләп утыралар икән? Бәлки алар да шулай, Хәдичәне телгә ала-ала чәй эчәләрдер, яки йоклый алмыйча йөдәп ята торганнардыр. Бәлки әнисе «Чүлмәк әни» дигән әкиятен йөзенче тапкыр сөйлидер. Озакламый Хәдичә килгән бу авылда да мәктәп ишеге ачылачак. Илдәге башка бик күп мәктәпләргә беренче булып барып кергән укытучылар сыман, Хәдичә дә барып керәчәк. Аның каршысына моңарчы һич таныш булмаган балалар килеп утырачак Аларның бик әйбәтләре, шулай ук начарлары да булыр. Курста чакта педагогика укытучысы Харрас абый шулай дигән иде бит. Ничек дигән иде әле? «Сезнең алда кесәл ярлары эченнән сөт елгасы гына агып торачак түгел», дигән иде. «Кесәл»нең нәрсә икәнен берәү дә белмәде. Харрас абыйга аңлатып бирергә туры килде. Кесәл — бай кешеләр генә ашый торган җимеш боткасы икән ләбаса! — Ярый, кунак та арыгандыр, йоклыйк инде,— диде Арслан. Хәдичәгә сәкенең уң ягыннан, өйдәге иң йомшак, ин җылы дип исәпләнгән нәрсәләрдән урын җәйделәр.. Мич кучкарында пыскып кына янган өчле лампаны Арслан үзе сүндерде Хәдичә дә акрын гына барып, үзенә билгеләнгән урынга ятты. «Лампаны өреп сүндерсәгез дә, мине өреп сүндерә алмассыз!» дигән сымян, өйгә тәрәзәдән ай нурлары килеп капланды Айны Хәдичә ничәмә тапкыр күргәндер, ләкин бу авылдагы ай нурларына да коенырга теләгәндәй, акрын гына тәрәзә төбенә килеп утырды. Өйләрдә утлар сүнгән иде инде. Эреле-ваклы өйләр күбә кебек кенә булып күренә. Ерактан акрын гына уйнаган гармун моңы җәелде, ул җайлап кына Арслан өенә таба килә. Акрын гына тавыш белән, гармунга кушылып, егетләр җырлый. Хәдичәгә таныш, бик таныш көйгә җырлыйлар. Бүген бер төрле дә бәйрәм-фәлән түгел. Яна килгән мөгаллимә кыз Хәдичәнең йөрәген үз сәнгатьләре белән сокландырырга булганнардыр Бу — аларның Хәдичәгә булган бүләкләре, бүгенге тел белән әйтсәк, ул килүгә багышланган концертлары иде. Алар кыз кешенең ут сүнгәч тә йоклап китмәячәген акыллары, уйлары белән генә түгел, йөрәкләре, күңелләре белән сизгәннәр. Ай, шаян егетләр! Хәдичәнең кашлары кара икәнлеген дә белеп торганнар. Юри, мәктәп тормышына бәйләбрәк, аның кашларын китаптагы «X», «Б» хәрефләренә охшатып җырлыйлар. Кашын кара «Хи» кебек, ӘдептәгеIV <Би» кебек. Җырламыйбыз чит итеп, Без җырлыйбыз тиң күреп. Бу җырларның баштагы ике юлын Хәдичә яхшы белә, аны аларның авылында да җырлыйлар, ә соңгы юлын егетләр үзләре әле генә чыгарганнар. Әле бик шомарып та җитмәгән бу җыр бик ошады Хәдичәгә. Арслан да, Сәлимә дә йокламаган икән. Арслан бер тапкыр урамга чыгып: «Кунакка йокы мазасы бирмисез», дип әрләп алмакчы иде дә, начар ун белән җырламаганнарын тоеп, ул уеннан тыелды. Сәлимә бая, Арслан белән Хәдичә арасында нинди дә булса якынаю булмаса иде дип, шикләнеп куйган иде бит. Бу егетләрнең тавышын ишеткәч, тынычланып китте һәм эчтән генә: «Шундый егетләр барда, ике балалы Арсланга исе китмәс әле», дип уйлады. Хәдичәне бөтен авыл яхшы каршылады