Логотип Казан Утлары
Роман-симфония

Йокысыз төннән соң

Тик авылда бит але Гали байлар да исән. Кара нвя битләре: «Вәлиең кая?» дисәң. «Белмим!» Салымын түли. Ә йорты ныгый һаман. Әйтерсең, эшләп йори Байларга любой заман. Байый Хисмәт, Зыялар. Югалтмаган үзләрен, Ташпулатлар куялар Челтәрләп кәрнизләрен... Алар Гали киявен Арага алмакчылар. — Тешләдеме нигәвен, Син бит бабаңа сыңар. Сәвиттә дуслык нирәк... Без аңа каршымыни. Тик хамнар сине сейрәп Йертә... син ялчымыни?! Кузгаталар күңелнең Иң тепке агымнарын. Ул хәтерләмимени Туйгысыз чагы барын! Бу байлар каршында да Бай булып күренәсе! Неч җитә барысына да? Тик Вәли нүләгәсв Тешә дә уй киселә (Дәрес, ул күренмәде Соңыннан. Гайни белә. Бу — нотылу түгел әле.) Байлар — ябышкак кебек, һәр тыныч почманталар, Сейләп табышмак-үгет Гайнине очраталар. Ахыры. Башы I санда. Ә сзвит булсын дусың. Кем белә, нем әле алда Әйтер сүзнең соңгысын. Без булышсак, тагын да Синең артыр гына дан. Турдә — урының табында, һаман сылу Гөлзадаң. Шул җиргә җиткәч тагын Гайни күңеле бикләнә. Болыт каплый чыраен. Сакалы — һәр тектә дә Сөңге бар күн тырпая. Үз-үзен тыя нечкә, һәм борылып нитеп бара, һаман шул тешә искә. Тсс... Чыш... пыш... Имешш... Авыл буенча Хәбәрләр: тиешш Зур эш булырга... Күп җирдә... имешш. Кузгалган инде Күрелмәгән эшш... Алалар җирне... Җыялар, имешш, Игенне, малны, Ә теләмәсәң Коялар канны... Тагын, ябышкак сыман. Сыра Гайни тирәсен Авылның - чын мөселман , «Чын динле» даирәсе... Денсез большэвинләргә Тамчы бирелмәүчеләр . Аллаһ әмере белән Байлык, җир биләүчеләр , Тьфу. ходай сакласын, Харамга тимәүчеләр...- Тик каферләр алдавын Тотмаска. димләүчеләр. Гайни аларның барын да Белә биш барман небек, Кайсының үз абзарына Кайсы вакытта кереп Асравының ыштанын Мыш килеп салдырганын... Кайсы кабанта иманын Хәмергә алыштырганын. Тик бүген алар хәвефе Кагылып китә аңар да. Кырда бодай хәтфәсе, Кер маллары абзарда. Күпме сугышлар үтеп Җаны белән сакланган. Инде бүгенгә җитеп Барысын алса башкалар? * » « Сүзләр дөрескә Чыкты шикелле. Җилләр авылга Давыл китерде. Кич саен җыен. Бәхәс, талашу. Бугазларны ерып Чыга бар ачу. Гали, Зыялар, Дөрес, дәшмиләр. Шаулый, яныйлар Тик иярченнәр. — Сәвит яңадан Талый җирләрне! Деннән. алладан Аера безләрне! Шәриф һәм теге Тын егет Салих Көрәшче кеби Өсләрен салып, Төшендерәләр Тырышып барын, Укып беләләр Газит-маэарын. Чәйнәп салалар Ленин, Сталин Сүзләрен алар,— Ничек оста диң! Шулай маңгайдан Тирләр тамганчы. Берегә һаман Нык ярлы-ялчы. Өерелә читкә Куштаннар. Дошман Җиңә алмый һич тә. Колхоз оеша. Гайни барысын да Читтән нузәтә. Уйлар томан сыман... Авыр түзәргә. Трах... Шарррт... челдерр.. Нардомга төтен тулмы. Кемдер Ыңгырашып егылды. Шәрип кычкырды: Тынычлык! Тышка! Урап ал, иптәшләр! Ычкынды... Таңны котлады атәчләр.. Коннар агымы, Шаулы җыелышлары да — Бар тормышы авылның Очрады күк су асты ташларына. Колхоз җанлана. Бар аның үз тормышы. Кечкена чанага Салып ярлы китерә орлыкны. Атлар җыела. Лакин бик гаҗәп: Злек таза атлылар — Өстери колхозга шундыйны — Була кабыргасын санап. Ике атлылар Кинат кала бер атна. Җитәкләп әкрен генә атлыйлар... Казанда майлы карта. Герли колхоз йорты эче... Исереп яз исенә, Нар остендә Сабаннар рәтли Гаяз-тимерче. Сабан баулары ишелә. Триер... Бөтен нечкә: Горр-гөрр... Шушы гер тама кичкә, Туктамый бер. Зйе. китәр очен килми бер көн дә... Тормышының шушы иртәсен — (Булса иде агар иркендә!) — Ничә тапкыр! — килде аның кире сүтәсе! Башкача итеп яңадан ясыйсы! Башны миңгерәүләткән ярадай. Гөл бер якка тартты язмышны Шушы коннар... явыз кайнагай... Шартт... Яра авыл тенен Тагын обрез тавышы... Файдаланалар кулын кемнең Курокка басар өчен? Бушка аталар. Гайни утлы томан аша Барысын күзәтә читтән. Колхоз аякка баса. Шәрип исәи, Салих исән... Шарт... Тагын тен ярыла. Нидер сизеп, тавышка Сикерә Гайни, нолхоз йортына ыргыла, Салихны алып нитәләр больниска. Тикшерүләр. Куштан Миннэхмат Телгә ала Гайни исемен: Хат нурсәтә. Авылда гайбәт... Гайни дәшми... ни дисәм. Шәрип тагын Хурлыктан йола Гайнине. Тик ялкын һаман ялый мине... Язгы герләвекләр Гайни күңеленә — Кырга ашкыну хисе урынына Яңа төрле шикләр Алып килделәр: Уй упкыннары кайнап ургыла. Гайнинең иң шап кыры Яңа колхозга эләгә. Дөрес, начар тугел яңа урын, Ләкин, күпме сөйләмә, Ачуны булмый басып... Кояш нөла... Җир кибә... Кызыл флаглар асып Колхоз басуга китә. Бер атлы сабан алып Үз кулы белан сөргән; Аннан совхозга барып Халык әмере белан, Күп еллар үсә торган Гащәп улан кайтарып Үстергән яшел юрган. Хәзер наслар кантары Шуларны басып китә. Крачинлы машина Шулар башына щита... Димәк, Гайни башына. Җыела ниндидер халык Миннәхмәт капкасына. Гайни күңеле ярсына. Кушыла шунда барып. — Җимерәбез, куабыз Денсезләрне кырыбыздан. Тагын үненү туа бит: Нин баш тартты обрездан. Басып кыры чигенә. Салихна твбәр иде. Йөрәктәге бар утны Көпшәдән түгәр иде. Шыпырт нынэ Гелзадэ Өйгә чанырып карый.— Сүгенеп селтәнә аңа. Язмышна йодрын яный. Кузгалалар басуга, Атлап зур урам аша Кыя кебен. нэршыга Күрше нарчыгы баса. — Гайни! Улым да минем Анда... Дошманмы ул счңа? Ачу, юаш төтендәй, Ничектер җиргә иңә. Аптыраш күбесендә... Наранышып алалар.... Милиция күренгәч, Төтендәй таркалалар. Гали бай мендәрләренең Мамыгы уйный җилдә. Әллә кемнәрдер менә Кабык чанага атлар җигә. Төйиләр бар семьяларын. Хисмәтләр. Зыяларның... Табаннар ыңгыраша Авыр көйгә: Соловкига... Соловкига... * * * «Вставай страна огромная...» Станцияләрдә җыр. Төн — аналар моңая... Айкала-чайкала чор. Эшелоннар мыж килә. Станциягә барсаң: Кайсыннан җыр бөркелә, Кайбереннән тама кан. Көнбатышка исәннәр — Иван. Петр, Хәкимнәр. Көнчыгышка — мескеннәр... Яралылар... ятимнәр... Көнбатышка — танклар, Артиллерия, укчылар. Көнчыгышка — заводлар... Туп. ядрә коючылар. Көнбатышка — ил, ана Фатихасын алганнар... Көнчыгышка — (ил яна!) Йортсызҗирсез калганнар. Бер эшелоннан халын Гариптәй авыр гына Акты акрын чайкалып Гайниләр авылына. Ничектер рәис бу юлы һәр кирәкне барлауны. Урнаштыру, туйдыруны Гайни өстенә аударды. Мәш килеп йөрде Гайни. Ачыкканнарга ашын Пешереп казаннар кайный. Ана юа баласын. Салам түшәк җәелә Бик арып калганнарга, Зш тэ тәгаенләнә Тик торалмаганнарга. Гайни үзе сизмәстән Ешрак сугыла бер өйгә. Ял иткәнме килгәчтән Урнашканнар бирегә? Карасаң, кайгырту да Артыграк шикелле. Яхшы каршылый хуҗа Үзенә тешнән икене. Алар аналы-кызлы: Җиде яшьлек Тамара, Яшькелт күзле Наталья — Аксыл зур толымнары... Хуҗалар карт та карчын — Кызларын, оныкларын Гүя алдылар каршы, Өстәлгә куеп барын. Иртәгесен эшкә чыга Наталья Ивановна. Гайни тагын ашыга Никтер аның янына. Тикшерә чәчкеч винтенең Дересме куелганын, Ә күзәтә битенең Елмаеп уелганын. Шат кәеф-сафа белән Узамы көн, яки да Бүгенге җәфа белән,— Барыбер ул үтә килә. Кичләрен кайчагында. Картларча йомыш табып, Сүз кушып Наташага. Кереп чыга, офтанып. Бер ничне караңгыда Капка төбендә алар, Икесе дә нараңгалап, Ничектер очрашалар. Гайни еш сулыш ала. — Ну... снажи-ка... где твой муж?.. Наталья елыша да: — Он погиб... погиб, Гайнуш .. Суык... Әйе. без ятим. Тик икәү Тома белән. Гайни сыйпап аның чәчен... Елыта тыны белән... Гомер үто... бер елмая, Бер сүгенә солдаткалар: «Кибә мескен Гөлзада». «Гайнигә ни? Натна бар!» Гайни әкрен генә ача калкасын. Гаҗәпләнмиме генә уздыра эчкә, артыннан Тын гына ияреп килгән Наткасын. Бүлмәне Ләйлә яхшы җыештырган. Ут яна... шулай да авыр һәм моңлы. Юрганнардан ниндидер сер отып налган гүя кровать* диван. — Ну старик, что с тобой? Аңлат әле. алла индо соңмы? Юк, соң да тугал, иртә да... Гайни күңелендә һаман бер төен: Кесәсеннән алып теге хатның саргайган битләрен Квйли Натальяга Гарәп хәрефләренең әрнүле кәен... Ерак түгел инде үләсем... Ләкин әле сулыш алганда Килми йөрәгемне бүләсем Башка белән... Аңла син. аңла. Кенләү түгел... Барыбер кайтырсың .. Хәсрәт башка... Үкенү яндыра... һәр тармагын, һәрбер аерысын Бәгыреңнең аңлап бардым ла... Тик нигә соң хаксыз шик белән Син янганда, серем сарганда. (Ах. мин әле үкенеп җилненәм!) Каршы чыкмадым мин ялганга?! —* Юл — үтелгәч гади күренә. Зле шулай синең өчен дә. Шатлык арты хәсрәт килүенә Җавап әзер синең эчеңдә. Тик мин генә синең тормышта Калдым бугай гаҗәп сер сыман. Юн. син мәгънә эзләп тырышма. Көнләү дә соң... Җаным, ярсыма. Үз рәтендә килер бер иртә. Уйларыңа чумып аңларсың... Минем кебек серле бит син дә. Арлыбирле җирдә айкалдың. Сәбәп: бәхетең каралган саен. Өмет — хыял булып балкыды. Аңа — көчең, яшьлек ярсуың, һәр көнең... Ә мин — «Гали бай кызы...» Мин үскәндә бәхет нурлары Балкып торды һаман өстемдә. Китапларның серле юллары Хыял уяттылар эчемдә. Намус, сафлык, изге батырлык! Ягъни шулар тормыш мвгънвсв. I ин аларны шомга батырып. Теша авыр хаклык шәүләсе. Берсен-берсе айда алдыйлар.. Аннан бергә бетен авылны. Шунда юллар алып кайттылар Шат әфисәр Вәли абыйны. Тойдым, абыемда җыелган Саф батырлык, яшьлек кочләре. Бер нен... елау... печән өеменнән... Иң яшь асрау кызны көчләде Аңладым мин... Үрнәк ул тугел. Сүнмәде тик яшьлек хыялым. Матур, көчле, аңлы бер егет Коткарыр дип мине уйладым Ялган тулы түбән тормыштан... Тартты шәһәр уем очларын. Шунда нөмеш кебек арыштан Налынтың син... миңа очрадың... Башладым мин шундук янарга... Күрешүләрдә нәрсә сөйләдең. Тыңламадым, ләкин аларда Ишеттем үз хыялым көйләрен. Читән алачык Сыйдырды тик хыялларның башта бик азым. Яшь күңелемне әмма киң ачыл Алдым авыр зш романтикасын. Сөйдем... Ләкин курыктым кире Биек өйгә синең чакырудан. Җимерүче итеп сөйдем мин сине, Шул өйләрне изге ярсудан. Сугыш... киттең... көттем сине мин. Сүнмәде ут эчтә бер минут... Революция... уемда иң батыр син. Кызыл бант... лента... лулимут'. Без хатыннар ләкин бик сәер. Нинди хыялларга чумсак та. Уттан исән кайтып керсә ир Тынабыз без туган кочакта. Авыр көннәр. Аклар... тантана... Шул ут янды һамаи әчемдә: Гайни, хыялымны таптама. Ташлан ярсып алар астена! Тәвәккәлем идең! Кыймадың. Монда сиңа аллә ни булды Йортны ураган биен коймамы Бүлде илдән синең юлыңны? Мин дә инде- үкен-үкенма... Ачар иде белемем күзеңне... Синең томаналык иркенә Бирелдем мин... таптап үземне... Ах. теге кич, ник син буйсынып Чаптың самогонга- Ә абый, күңеле белән барысыи тоеп, н язылышы. Пычран уе белән чамалый Минем горурлыкны җиңәргә... Карта уйный — мине банкка... Әмма шундый пычрак җирдә да Урын табыла икән ханлыкка. Зәңгәр күзле тын гына егет... Читтә тора иде... — Бар бер чик һәр нәрсәдә, тор шуны белеп: Моның ечен үзем, поручик. Үтерәм сезне... Шунда уянды Тугры рыцарь минем хыялда. Бутады ул бөтен уйларны. Ул чакырса мине... мин анда... Син әйләндең бик тиз. Ярады. Хыялымнан айнып, кайттым мин... Оныттым бар йөрәк ярамны. Туган кочагыма кайттым мин... Тора алмый авыру кеше. Көтмәгәндә китсә сөртенеп. Абыйны налдырдык... Туганлык хисе... Бәгырьгә аскан авыр гер небек. Син уйладың: синең ачудан Санлыйм аны... эчтән тик янып, Мин... курыктым үзем ярсудан Түгәрмен дип туганым нанын. Ул хәйләкәр: Мине ачсаң, ди, Теге зәңгәр күзле рыцарь да...» Ул иң авыр урынны сайлый... Кагыла иң катлаулы сергә. Ышан. ышан, мин бер секундка Сөя алмадым синнән бүтәнне... Тик ул егет... Мин ныз вакытта Гашыйк образларны күтәрде... Ул чагында сиңа аңлатып Булмас иде.. Көннәр узалар... Бер аңлатыр, дидем мин. вакыт... Хәзер үкенеп күңелем сызлана. Дәрьн-дәрья яшьне түгәсе, Янып ташланасы куеныңа... Сөйлисе барын... Елап үбәсе... Янәшә чыгасы авыр юлыңа... Шулай кирәк булган... Мин әмма Катлаулы <зур» җаннар турында Яшьлек бөркеп үткән хыялда Әсир... Янәсе ара зур монда... Еллар үтте, күмде шикелле Бар яраны, бөтен эземне... Зленкедәй син гел сөйкемле. Элеккедәй дәрткә сиземле... Әйе. сөйдем, сөйдем бер сине... Адашсаң да кайчак төннәрен. Белам син дә сөйдең бер мине, Булсын анда әллә кемнәрең... Ләкин аңламадың... Бар моңым да Артык гади сиңа күренде... Зур бай кызы... чыкты ярлыга... Шәйле-мәйле шуңа күңеле... Әмма минем кебек үзең дә Арлыбирле җирдә айкалдың. Сау бул. җаным. Жәлләп өзелмә. Вакыт килер, син дә аңларсың. Ә хәзергә... миннән... аерылгач Башыңны артык басса томаннар. Теге рус хатынына күңелең ач. Ул мөлаем күренә, ул аңлар. Ярый, сау бул. күз алмам. Бердәнберем, Гайнием, Тын кысыла... Нинди авыр йөк калдырам... Җаным. җилкәңә һәм бәгыреңә синең... Төн буе... бер сүзсез... икәү... Таң аткач чыгалар ишек төбенә. Нидер пышылдый тәрәзә төбендәге ялгыз карт юкә. Томаннан ниндидер сигналлар ишетелә. — Юк. томаннан түгел бу сигнал... Улының улы Илгиз ясаган Радио кебек. теге бүселгән Иске юрган үзенә яшеренгән ерак ерак авазларны Гайни дулкынына җайлап Җибәреп тора һаман... Томан тарала. Шундый пейзаж ачыла... Ниндидер нур килеп тула эчкә. Алар капка төбенә чыга. Наталья — тракторына... Гайни — лабораториягә, кырына... Эшкә!..