Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПОЛК КОМАНДИРЫ

Дв<лр Ла.и дәһшәтле 43 ел... Ленинград тирәсендә каты сугышлар бара Шундый көннәрнең берсендә оборона тотучы солдат.юр янына бер төркем рус язучылары килеп чыга. Араларында Александр Фадеев та була Мәшһүр рус язучысы төрле подразделениеларда йөри офицер юр һәч солдатлар тормышы белән таныша. Ахырдан, шунда алган тәэсирләренә нигезләнеп. чПолк командиры» исемле очерк яза. Үзенең әлеге очеркында Александр Фадеев зур ихтирам тирән хөрмәт һәм бары аңа гына хас күзәтүчәнлек белән татар халкы, шул халыкның бер улы — майор МостафинI хакында яза. Очерк башта ‘Огонек» журналының 1943 елгы 17 санында басылган. ^Ленинград блокада көннәрендә» исемле җыентыгын матбугатка әзерләгәндә (ул китап 1944 елда басылып чыга). Фадеев, күрәсең, бу әсәре турында кабат уйлана һәм журнал вариантына соңгы ике абзацны өсти. Кайбер биографик мәгълүматлар Әхмәт Төхфәт улы Мостафин 1905 елда Оренбург өлкәсенең Шарлык районы Яңа Муса авылында туа. Башта берничә ел Оренбург татар халык мәгарифе институтында. соңыннан Казан җир төзелеше техникумында укый. Техникумны тәмамлагач. Баулыда җир төзүче булып эшли, шуннан армия сафларына алына. Әүвәл кече командирлар мәктәбен, аннары Мәскәүдә Фрунзе исемендәге хәрби академияне тәмамлый. Фин сугышына катнаша. беренче көннәрдән үк диярлек Бөек Ватан сугышына китә. Ленинград янындагы иң кыен участокларның берсендә 3 елга якын вакыт полк белән командалык итә. сугышчан заданивләрнс уңышлы башкарып чыкканы өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Бераз соңрак аны дивизия штабына начальник итеп күчерәләр. 1943 елның 26 сентябрендә һәлак була. Очерк татар телендә беренче тапкыр басыла. РЕДАКЦИЯ ез, бер геркем язучылар, фронтка, майор Мостафин полкына килеп чыктык. Ул үзе еле яңа гына алгы сызыктан кайтып кергән иде, итекләре тузанга батып беткән. Без блиндаж янында басып тора идек, мин командирны күздән кичердем. Аның ес-башы, хәрбиләрнекеннен бигрәк, тыныч хеамет кешесенокенә тартым. Гомумән, игътибарны җәлеп итәрлек берние дә күренми. Тыйнак, акыллы кешеләрдә була торган кыяфәт. Кара кучкыл йеэ, кыска гына итеп кыркылган кара мыек, хәрәкәтләре табигый, сабыр, тегел. Кулына каяндыр урманнан кисеп алган таяк тоткан. Ул таяк аңа Суворовка охшарга тырышу ечен түгел, ә бәлки, урман эчендә йәргәндә, чәчәк һәм үләннәрнең башларын кыеп бару ечен кирәктер, күрәсең, шулай йергәндә уйларга җиңелрәк. Ул безне блиндажына чакырды. Үзе шунда ук щетка алып итекләрен чистартырга Чыгып китте. Моңарчы күргән башка нәрсәләр кебек үк, аның бу эше де нигәдер миңа бик ошады Майор Мостафинның блиндажы гаҗееп дережәде аның үзенә охшаган иде. Чиста итеп җыештырылган, әмма алай искитерлек байлык һәм купшылык юк диярлек: кәгазь чүлмәкләргә утыртылган кәгазь чәчәкләр до, стеналарга зленә торган мегеэләр һәм трофей кораллар да, командирлар блиндажын бизи торган башка әйберләр де I Әдәбият белгече һәм тәнкыйтьче Рафазль Мостафинның етмсе. Б күренми. Аның һәр нәрсәсе үз тәртибе белән куелган Һәм биредәге бөтен әйбер бу блиндаж хуҗасы өчен сугыш барыннан да элек хезмәтнең бер төре дип әйтеп тора кебек. Аның блиндажында эш кешесе, хәрби хезмәткәр обстаноекасы иде. Майор Мостафинның хәрби академия тәмамлавын, фин сугышына һәм беренче көннәрдән үк бу сугышка катнашуын без белә идек инде. Фронттагы иң авыр участокларның берсендә ул полк белән командалык игә. һәм, алгы сызыктан өзлексез ишетелеп торган мылтык һәм пулемет тавышларына карап, биредә һәрвакыт эш кызу икәнлеген чамаларга мөмкин Безнең сорауларга ул кыска һәм төгәл итеп җавап биреп барды. Аның полкындагы солдат һәм командирларның байтагы хәрби тормыш юлларын сугышның беренче көннәреннән үк башлаган кешеләр икән Командирларның мәгьлүм бер өлеше фин кампаниясенә үк катнашкан булган Әмма солдатларның зур күпчелеге әле яңа килүчеләр икән. — Безгә үз частегызның аеруча атаклы сугышчылары, геройлары хакында сөйләсәгез икән. — Геройларыбыз бар,— диде ул,— гик сан ягыннан башка частьлардагыдан артык булмас. — Шулай да. Майор Мостафин берничә кешенең фамилиясен атады һәм кыскача гына алар башкарган эшләр белән таныштырды. — Ә тагын? — дип сорадык. — Тагын безнең искиткеч гыйбрәтле язмышлы пулеметчыбыз бар,— Дип башлады ул буйсынган кыяфәттә, әйтерсең, ул турыда бер генә тапкыр сөйләмәгән һәм бу аны инде туйдырып ук бетергән иде. Тик күреп тора: тыңларга бик теләүчеләр булгач, тагын бер тапкыр кабатларга туры киләчәк.— Ул хатын госпитальдә эшли иде. болай, үз ирке белән ялланып. Бервакыт иренең фронтта үлүе турында хәбәр алды Шуннан, «оспитальдәге төп эшен башкару белән бергә, пулеметтан атарга өйрәнә башлады, һәм, пулеметны тәмам өйрәнеп җитүен аңлагач, фронтка җибәрүләрен сорарга кереште. Хатын-кыз бит. башта җибәрергә теләмәделәр, ләкин барыбер үз дигәнен итте, хәзер менә коралын белүе буенча булсын гөз ату һәм батырлык буенча булсын, полктагы иң яхшы пулеметчылардан санала. — Ни исемле соң ул? — Әллә Китти, әллә Кэт шунда; сугышчылар Катя дип кенә йөртәләр. — Күрергә мөмкинме аны? — Мөмкинен мөмкин, әлбәттә, ләкин аны алгы сызыктан чакыртып алу. ничектер, килешми, ә сезгә..— дигәч, ул сүзеннән тукталып калды. — Без. әлбәттә, бик шатланып, үзебез аның янына барыр идек. — Алай икән, мөмкин. Тик аңа кадәр мин сезгә бездәге һәр батальон каршында оештырылган курсларны күрсәтергә теләгән идем; ул курсларда без иң чыдам тәртипле һәм тәҗрибәле сугышчыларны укытабыз, кече командирлар итмәкче булабыз үзләрен. Төшке аш вакыты иде, рота поварлары һәм аларның ярдәмчеләре батальон кухняларының берсеннән алгы сызыктагы сугышчылар өчен чиләк-чиләк аш һәм ботка алалар. Ашы итле, ә ботка тары ярмасыннан пешерелгән, солдатлар аны «блондинка» дип йөртәләр һәм, нигәдер ■ брюнетка • дип атамыйча, күбрәк чбезнең строевой яки ■кадровой . дип йөртә торган карабодай боткасына караганда, әзрәк яраталар, шулай да блондинка» тамак туйдырырга җитәрлек иде. Мин, ни өчендер, майор Мостафин полкына килгәндә күргән мунчаны искә төшердем. Мускуллары беленеп торган кызгылт тәнле, йеэ, муен һәм куллары кояшта янган сугышчылар, туйганчы чабынганнан соңдыр инде, күрәсең, яңа каен себеркеләре белән әле һаман берберсенә сыдыра-сыдыра һәм күңелле шаулаша-көлешә блиндаж мунчадан һавага йөгерешеп чыгалар иде. Миңа шунысы ошады: юлда безгә очраган солдат һәм командирлар майор Мостафин алдында артык калтырап төшмәделәр, ләкин аларның Мостафинга мөнәсәбәтләрендә артык туарылу кебек нәрсә дә сизелми иде. Монда нәрсәдер эшчеләр белән мастерларның цех башлыгына мөнәсәбәтләренә охшаш иде; белемле булуына ышанганда цех башлыгын да шулай хөрмәт итәләр һәм аңа да буйсыналар бит. Без килгән батальон урманлы җиргә урнашкан иде; батальон икенче эшелонда тора икән. Курсантларның өйрәнүләрен тукгагып тордылар, һәм шуннан соң без алар белән әңгәмә уздырдык Сугышчылар арасында русча начар белә торган татарлар байтак икән, майор Мостафин үзе татар, шуңа ул сугышчыларның сорауларын һәм безнең җавапларны тәрҗемә итеп барды. Рус солдатлары арасыннан пар коңгыздай елтыр кара күзле бер яшь кеше аеруча күп сорау бирде. Ул көтмәгәндә каяндыр солдатлар артыннан килеп чыга да пулеметтан аткандай тотына тезәргә: Көньяк Африкадагы нинди ил Германиягә каршы сугыш игьлан итүдән баш тарткан? — Гитлерның нефть запасы күлме? — Иранда ниләр бар? Аның барлык сораулары халыкара хәлләргә кагылышлы иде Кайчан ул безнең җавапларны аңлап та бетерми, андый вакытта кабатлап сорый, җавапларның кайберләре, күрәсең, аны канәгатьләндереп җиткерми булса кирәк, тик ул обстановканы бәхәсләшер өчен уңай санамый иде шикелле Мин батальон командирыннан: — Кем ул? — дип сорадым. — Калинин өлкәсенең бер колхозыннан килгән комсомолец, агитаторлыкка укый. — Кайда укый соң ул? — һәр җирдә, һәркемнән, һәрнәрсәдән: бөтен кешедән сораша, газеталар китаплар укый. Менә дигән сугышчы. Ерак китәчәк. — Ярар, хәзер Катяны күрергә вакыт.— дидек без — Өлгерербез, башта ашап алырга кирәк.— диде Мостафин һәм менә без яңадан Мостафин блиндажында. Хәзер мин сезгә җиткерергә теләгән сүзләр Мостафин тарафыннан эзлекле бер чыгыш төсендә сөйләнмәде, ә бәлки безнең күп санлы сорауларыбыз һәм аның җаваплары нәтиҗәсендә туды. Майор Мостафинның сугышта алып барган күзәтүләре менә нәрсәгә кайтып кала: — Безнең суi ышкыларыбыз — бик шәп кешеләр, әле яңа гына килгәннәре дә менә дигәннәр. Аларны фронтта күп нәрсәгә өйрәтергә мөмкин. Беләсезме, аларны нәрсәгә ойрәтүо кыен? Күп техника катнашкан хәзерге сугыштагы хәрби хәрәкәтләрне реаль күзалларга өйрәтүе кыен. Сугышчы алгы сызыкта утыра, дошманның алгы сызыгын күрә. Ул ата, дошман да ата. Кайчак аны миналар һәм снарядлар борчый, кайчак бер яисә ике-өч самолет бомба ташлыйлар яки, ныклы артиллерия әзерлегеннән соң, дүрт-биш танк артыннан ияреп килүче дошман подразделениесе аны позициясеннән бәреп чыгарырга тырышып карый. Кайчак ул — сугышчы — үзе һөҗүм операцияләрендә катнаша, ут астында окопларга бәреп керә, штыгын эшкә куша, кыскасы, һөҗүм вакытында башкалар ни кичерсә, шуны кичерә Ул инде байтак яралы кешеләр һәм мәетләр күргән, үзе дә үтергән, шуннан соң ул барысын да күрдем, барысын да белом. дип уйлый башлый. Әгәр аннан «Дошман синең участогыңа бәреп керергә омтыла, син ничек хәрәкәт итәрсең?" — дип сорасаң, ул: «Күрмәгән нәрсә түгел Алар, значит, безнең өскә килә икән, без, значит, аларны дөмбәсләячәкбез".— дип җавап кайтарачак. Ләкин аңа өнә шуны ачык итеп күз алдына китерүе бик кыен Нәкъ аның участогына артиллерия утының бөтен көче яуганда, бөтен бер авиация берләшмәләре аның өстенә йөзләрчә һәм меңнәрчә бомба ташлаганда һәм уннарча, йөзләрчә танк ыргылганда, аларның күбесе искиткеч геройлыклар күрсәтәчәк, тик кайберләре генә башта югалып калыр. Нәкъ менә шүнда инде кече командирлар һәм куәтле техника сугышына катнашучы тәҗрибәле солдатлар алдына төп бурыч куела: алар бөтен кешене үз тирәләренә тупларга һәм командалык итәргә, тик, башкалар өчен сугышып, беренче минутларда ук үлеп бетмәскә тиешләр Бездә шәхси батырлык үрнәкләре бик куп. әмма әгәр ул батырлар үз бурычларын барыннан да элек башкаларны үз тирәләренә туплауда, көн саен аларны үз тәҗрибәләренә өйрәтүдә һәм кыен минутта, бөтен кеше өчен сугышмыйча, алар белән командалык итүдә Күрмосәләр коры батырлык кына җитмәячәк. Кече командирларны һәм алдынгы сугышчыларны шулай тәрбияләргә кирәк ки. алар үзләрен җитәкчеләр һәм укытучылар итеп тә сизсеннәр кирәк чакта, кырыс начальниклар да итеп аңласыннар Чыдамлы булу — дисциплиналы булу ул Сезнең берегез миннән ни әчем курсларга болай дӘ күпне белүче тәҗрибәле сугышчыларны җыясыз в яңа килгәннәрне түгел? —дип сорады Чөнки әлеге тәҗрибәле сугышчылардан без бүгенге сугышка яраклы командирлар тәрбиялибез. Ә яңа килгәннәрне исә әлеге кадрлар ярдәмендә сугышның үзендә тәрбияләргә кирәк. Сез менә геройлар хакында сораштыгыз. Миңа калса, частьның даны, башкалар арасында тоткан чын урыны геройлар һәм ул геройлар башкарган батырлыклар саны белән генә билгеләнми, ул бөтен часть бергәләп үтәгән чын сугышчан эшләр белән билгеләнә — Ә шулай да Катяны күрсәтегез инде.— дидек без соңыннан, көлешә-келешә. — Катянымы?— Майор Мостафин елмаеп куйды.— Хәзер, мөгаен, соңдыр инде, караңгы төшкәнче кайтып җитә алмабыз Бу күрә торып алдашу иде. — Сез гафу итегез инде,— диде майор, кызара төшеп,— ләкин без аның янына үтә алмабыз. Аның янына эләгү өчен, сазлыклы ачык урыннан узарга кирәк. Без анда траншея казый алмадык: су баса, урыны да утка тотыла. Без. ни дисәң дә. хәрби бурыч кушканга йөрибез, ә сезгә.. ходай күрсәтмәсен, ул-бу булса, үзегез Дә жәл. аннары сезнең өчен җавап та бир. Дөресен әйтергә кирәк, иң яшебез кырыкта булган, күбебез кимендә ике, ә кай- берләребез хәтта дүртәр сугышка катнашкан таза ирләргә мондый сүзләрне ишетеп тору уңайсыз булды. Нәкъ шул минутта Катяның кайдадыр сугышып йөрүен белеп тору хәлне тагын да кыенлаштыра иде. — Аңа ярый, ә безгә юк.— дидек без. күңелсез генә. — Ул бит солдат.— диде Мостафин тыныч кына. Кичен, Мостафин яныннан үз блиндажыбызга кайткач, Катя хакында күп гәпләштек, күп уйлаштык. Нинди икән ул? Фронтка нинди хисләр белән килде икән? Әгәр ире өчен үч алу теләге китергән булса, ул хакта әле дә хәгерлиме икән, әллә, фронт тормышына ияләшкәч, әлеге хис тоныклана төштеме икән? Әлбәттә, һәммәбезгә бер нәрсә ачык- ул гадәти генә хатын булмаска тиеш. Аны күрә алмый калуыбызга тагын бер кат үкенештек. Ахырдан арабыздан беребез әйтте: — Аның каравы тагын да мөһимрәк һәм кызыйлырагын күрдек, — Нәрсә соң ул? — Без майор Мостафинны күрдек. Ул, әле батальон белән командалык иткән чакта ук, дошман фронтының аеруча ныгытылган бер участогында елга аша чыгып, аның ерак' тылына үтеп керә, авыр яралы булуына карамастан, шунда ныгып кала, һәм шул батырлыгы белән дан алган кеше. Бүген, әлеге сөйләшүдән соң байтак вакыт узгач, майор Мостафин хакында тагын берничә сүз әйтәсе килә. Безнең зур батырлык күрсәткән һәм күрсәтеп килүче геройларыбыз бик күп, тарихта тиңе булмаган ул гаҗәеп батырлык үрнәкләре хаклы рәвештә безнең халкыбызны куандыра. Әгәр майор Мостафин полкында күргән һәм ишеткән нәрсәләрдән безне Катя Брауде вакыйгасы үзенә күбрәк тарткан икән, монда гаҗәпләнерлек берни дә юк Безнең илдә аның кебек гүзәл һәм батыр хатыннар, кызлар байтак, алар һәрчак безне сокландырып торалар. Үзе башкарган һәм башкарачак гүзәл эшләр өчен безнең армия, барыннан да бигрәк. Мостафин кебек кешеләргә, характер һәм холыкларын безнең армия тәрбияләгән, гади солдаттан алып иң югары комсоставка кадәрге гүзәл кешеләргә бурычлы. Безнең Кызыл Армия менә шул һәртөрле кыланулардан азат булган, гади, тыйнак, акыллы кешеләр — нык ихтыярлы, үз эшләрен тирән белүче, башкаларны тәрбияли белүче кешеләр кешеләрне җитәкләүче кешеләр җилкәсендә тора, шуларның ярдәме белән ул җиңеп чыгачак.