Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Шәүкәт Галиев Аптырагач... 1 Шигырьләрен укыйлар да Кинәш бирәләр аңа: — Син, энекәш, ни инде... Хикәя язып кара. 2 Хикәясен дә укыйлар, Киңәшчеләре яңа: — Син, иптәшкәй, ни инде... Пьеса язып кара 3 Драмасын укып карыйлар, Юк тагын бүтән чара — Син, абзыкай, ни инде... Тәнкыйть тә язып кара. Әйтте Teie дулкынланып (Күзендә аның яшьләр): — Минем хәлләр, алайса, Ничава бит, иптәшләр! Үзең нинди.. Бигрәк сай бит, бик беркатлы, Бик төссез геройлары — Ташка үлчим генә инде Хисләре дә уйлары! Үзеннән-үзе нәтижә Чыгадыр, ахры, моннан — Акыллырак булалмый шул Геройлар авторыннан. Зәки Нури «Үзтәнкыйтьче» — Тәнкыйть язсаң мактау сүзен һаман Елга булып шаулап агыла. Нәрсәдән бу? — Үзтәнкыйтьне сөям! Шул сыйфатым эштә чагыла. Уң кул белән сул аяк Зур эштә ул уң кул булып эшли. Сукса — саклан: чөнки таза кул. Шуңа да бит бөтен бастырганын Сул аягы белән яза ул. Кино сөюче сүзе «Карарсың.— дип,— уналтыга җиткәч»,— Бик күп әйтте кино миңа да. Инде әйтәм: — Уналтыдан узгач. Карар нәрсә тапмыйм кинода. Ш Мадриш Эзе бар... Шагыйрь илһам көтте, Илһам килми йөрде Ж.әй үтте, көз җитте. Кыш агартты җирне. Шагыйрь: «Булды!—диде — Пеләшем — ак алай. Менә ходай бирде! Мин хәзер язалам. Шыгырдаган карда Шыгыр-шигырь бардыр: Шыгырдатып карыйм Шыгырдаган карны». Шыгыршыгыр йөрде. Үзенең эзен күрде. «Эзләр... эздә — фикер!» — Атылып өйгә керде. Кар бик сай булса да. Фикер тирән иде. Тәңкәле-тәңкәле Илһам килгән иде. «Эзләр —энҗе карда...» Шагыйрь тәмам кызды. Шытырдатып язды, Шытырдатып бозды «Ел да кышлар килсен. Карлар яусын»,— диде. «Дөньяда яшәсәң. Эзен калсын»,— диде. «Эз калдыру,—диде,— Бу — бөтен якта бер Декабрь — кыш булса. Көз була — октябрь». Әйләнсен тәңкәгә Тәңкә-тәнкә карлар. Шагыйрь кесәсендә Шыгырдар гонорар. Тәрәзәдән күзәтә Эзләр күмелмиме’ Эзе бар... Эз булгач. Шагыйрь түгелмени?!