Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Гамил Афзал Нишләдең син. Пушкин? Шанхайда хунвэйбиннар Пушкин һәйкәлен җимерделәр (Газеталардан) Якты хисләремнән ялкын алып, Кызыл гөлләр үсте күп булып. Мәскәү күкләрендә ак болыт ла, Шанхай күкләрендә күк болыт. Күтәрелде төтен унда, сулда, Урамнарда утлар яналар Егерменче гасыр уртасында Хунвэйбиннар китап ягалар. Син бу жпрдә изге кунак идең, Килгән идең шигъри юл белән Таш күзеңнән яшең чәчрәп чыкты, Маңгаеңа суккач лом белән Еладың син: бигрәк явыз иде. \чы иде Дантес пул ясе, Мөтәшагыйрь Мао кулыннан да Үләсе бар икән, үләсе! Кояш булып күккә менгән идең, Йолдыз булып телдән төшмәдең. Дус дигәнгә ышанып килгән идең. Нишләдең син, Пушкин, нишләдең? Дөнья сөяр, ropvp жырлар булсын, Вакыт юар тарих тапларын Кара күңелләргә харам булсын. Вәйран булып яткан ташларың! Фәлсәфә*?е ничек кенә боргалама. 5ерәр генә өч нәрсә бар бу дөньяда. Ип кадерле, иң мөкатдәс, иң иңге зат: Туган илең, туган телен, туган ана. Мен төрле Мәкерле киртәләр. Болытлы, томанлы иртәләр Чырайсыз йөзләргә кул селтәп, Даһилар дөньядан китәләр. Таң ата, Офыклар аллана. Болытлар чайкала елгада. Җир йөзен кочарга ашкынып, Даһилар туалар дөньяга Тукай турында уйланганда Халык көткән, заман көткән якты йолдыз Рәхмәт белән балкып чыкса ил күгендә, Ун килмешәк өрә-өрә чабып йөри Шул йолдызны тизрәк өреп сүндерергә. Рәхәт булып калды бу күкелдә. Ал бизәге итеп бу чорның. Нәни китабымны ил күгенә Ак күгәрчен итеп очырдым шул, Ак күгәрчен итеп очырдым Тыныч булып калды бу күңелдә... Суык җилләр кискән язмышымда Зәңгәр күзле яшьлек ялгышым. Төрле уйлар туган бу башымның Таратасың җилгә кайгысын. Мин елмаям сиңа еллар үткәч. Айлы кичләремне сагынсам. Ялгышмагач яшьлек —төче күмәч, Их, тагын бер шулай ялгышсам! Якты уй тарымның иң яктысын Якты йолдыз итеп яндырам. Кайнар яшьләремнең иң ачысын Кара җиргә сибеп калдырам. Ил иңендә кызыл гөлләр үссен, Яктылыкка, нурга үрелсен. Ачы яшьләр ачы җиргә сеңсен, Гөл азыгы булып күмелсен! ESI ♦ tS Рәшит Гәрәй Кайгырма диләр дуслар Шул жиргә сыенып яшәсәм. Каерылмас канатларым. Имәннәрне киссәләр дә. Тамыры киселмидер Кайгы кичермәгән кеше Шатлык та кичермидер. Урман аша уза поездлар Җырлар дисән, монда \л җырларның Кайсы кирәк жанга— шунысы бар. Урман аша узган поездларның Гудоклары никтер моңсулар. Бүген бигрәк шулай .. Юлчыларның Сагынулары әллә көчлеме? Шул сагынулар, кушылып бср-берсенә, Гудокларга әллә күчтеме? Сөйгән ярым китте . Хушлашуы Гудокларга кушылып ишетелде Вагоннарга утырып, каеннар да Мине ташлап китте шикелле Чишмәләрдә тәңкә чыңы Чишмәләргә кемнәр көмеш тәңкә Сибеп киткән икән таңнарда? Яннарына туктап тынлап торам. Тәңкә чынын ишетәм аларда. Чулпылары шунда калган мәллә СУ алырга килгән кызларның? Ат эчереп кайткан егетләрнең Күрәм никтер моңсу узганын Алар күнелендәге моңнар белән Чыңлый мәллә яшел болыннар? Чишмәләргә илткән сукмакларда Үземнең лә яшьлек моңым бар. Кайгылы чакларым була. Кайгырма диләр дуслар. Кайгы хәтта кош канатын Каера диләр дуслар. Мин бит очар кош түгелмен. Җир —минем яратканым. Ап-ак бәхет булып Бу яшьлек сон кеше гомерендә Кемгә килеп, кемнән китмәгән! Без үпмәгәнмени егет чакта Уттай янып торган битләрдән! Без йөрмәгәнмени болыннарда Ак чәчәкләр кадап түшләргә. Шул чәчәкләр ап-ак бәхет булып Керә инде хәзер төшләргә. Яшьлек хисем, ахры, чәчәкләргә Бөтенләйгә калган үрелеп. Ялган хисләр генә иртә сүнә, Чын мәхәббәт була гомерлек. Зиратына килдем... Биек-биек таулар кичәр идем. Булсаң әгәр таулар артында. Әй. кайда син, яшьлек... җавап кайтар— — Якында мин, бик-бик якында. Йөгәненнән тотып алыр идем, Килсәң әгәр җитез чапкында. Әй. кайда син. яшьлек... хәбәрең бир... — Якында мин, бик-бик якында. Кояш булып күктә янар идем. Туңсаң әгәр зәһәр салкында. Әй. кайда син. яшьлек... — Мин бит синең йөрәгеңдә янган ялкында. Истәлеккә калган каурыйлар Кыр казлары инде киткәннәр дә. Көз җиткәнен сизми калганмын. Кыйгак-кыйгак дигән тавышлары Ишетелми инде аларның. Сер сакламас җилләр күл өстеннән Дулкыннарны ярга каулыйлар. Камышларга моңын сөйли кебек Истәлеккә калган каурыйлар. Карлыганнар белән сыйлый иде Ул карт безне нсән чагында. «Килүегез өчен рәхмәт» диеп. Кала иде бакча янында. Дуслар хаты аша ишеттем мин Аның инде дөнья куйганын... Әй, Бакчасына түгел, менә бүген Зиратына килдем мин аның. Ул һаман да шулай көлә-көлә Басып тора кебек каршымда. «Килүегез өчен рәхмәт» диеп. Язган аның кабер ташына. кайда син, яшьлек... Мәхмүт Хөсәен Сонетлар Бик инсафлы гомер иткәндә, Җитмешенче жәйгә җиткәндә, Сөйде-куйды бабан берәүне... «Күрче, диләр, бу карт юләрне!..» «Юк, бәйләнмәс сезнең чәч,—диләр,— Син 'бит шәфәкъ, ә ул — янар таң! Сии бик олы, ул бик яшъ,—диләр,— Хәтәр ут ул! Курык аңардан!..» «Юк! — дигән карт.— Утка ургылам; Я көл булып очам җилләргә!.. Я, кабынып, үзем нур булам һәм юл ерам текә үрләргә!..» Мәхәббәт —ут. Сөймә курыксаң. Юк, китерми курку зурлык, дан. Сиңа урын — йөрәк түреннән! Син — тормышта алтын тәхетем, Төнне куып күңел үреннән, Тан бөркүче тере бәхетем. Башка төшкән бәла-казаның Төеннәрен бергә чиштең син. Сикәлтәле юллар газабын Бергә татып, бергә кичтең син. Мәхәббәттән ярсып шашканда, Дәваладың бәгырь ярасын... Кояшларга, күккә ашканда. Канат булды каннар карашың. Кайнар караш ташны эретә, Вулканнарны, сүнсә, терелтә! • М. Cadputa Сабый чагын охшаш Тукайга: Утка-суга яшьли төшкәнсең. Башыннан ук юлның шулай да Давылларны кыю кичкәнсең. Нигезеңне завод ныгыткан. Хезмәтне жыр иткән эшче син. Походта һәм утта чыныккан Корчагиннар рухлы кеше син. Актан чәчәк ата күңелен. Ә ак—дошман һәрчак карага! Сафлык багы — бөтен гомерең. Син — чал бөркет безнең арада. Җырлар тузмын, йөрәк тузса да, Ерган юллар ерак )зса да Яшь дигәнең йөзгә житсә дә, Көйри җанда яшәү күмере. Колачын киң җәеп үтсә дә. Хәйран кыска кеше гомере. Бер башында, янып-ялтырап, Йолдызларга яшьлек үрелә. Бер башында аның, калтырап. Тезен чүккән картлык күренә. Яшәмибез мәңге нишләп, әй? Синең, гомер, бик тиз агышың... Таудан бәреп чыккан чишмәдәй. Чылтырамый ник гел тавышың? Яшен ташы чатнап өлгерми, Юк та була гомер — күренми. Жырлар яздың, диләр, күп кенә. «Ә юк, дуслар, бу бик аз».— димен. Чирәм алар, яшел чүп кенә... Әле алда күкрәр яз»,— димен. Яз дип янам, таңдай кабынып! Кайчак куям ләкин абынып... Ялгышлардан тизрәк арынып. Алга очам, канат кагынып. Түбәсенә үрлим кыяның, Теш-тырнагым белән ябышып. Ямен, тәмен тоеп дөньяның, Заман белән яшим ярышып. Пөрәк янар дөрләп — сүнгәнче? Үр менәрмен юлда—үлгәнче! 1968. ❖ so Марс Шабаев Кашкарыйлар сары... Кашкарыйлар шундый сап-сары... Сары сагышларга атладым. Арадан бер акны тапмадым. Нигә үсми икән аклары’ — Сары яткыннарга уралган да. Янып тора ишек аллары. Сөйләделәр Саттар бакчачының Төсе яши. диеп, шуларда. Төсне төскә кушып, ул сарыны Үзе тапкан, үзе чыгарган. Саттар разведчикны хәтерләтеп. Кашкарыйның сары тажында Сары патрон тулы диск ята — Атлый Саттар кырык биш язында. Саттар шул явыннан кайтмаган Ул калдырып киткән матурлыкны Кашкарыйлар һаман саклаган. Барлаганда хәрби сафларны Исәпләгез аны, Саттарны. Кашкарыйлар шундый сап-сары... ...Ра ра-о-ом! Ык буе. Үсмер чак. Болыннан кайтабыз. Аргы як — таулы як? — ...ра-ра-о-ом...— Яңгырый кайтаваз. Кайтаваз илерә; — ...ра-ра-о-ом... Юк паром. — ..ра-ра-о-ом... Буыннар йомшаган — Эт булып аруым Тап яна кабынган, йокылы, чыклы жир. — ...ра-ра-о-ом...— 11аромчы Куышта йоклыйдыр. Белми дә ул еннен Дөньяда барлыгын. — ...ра-ра-о-ом! — ра-ра-о-ом!! — Бетәсен карлыгып Олыгайдым, ир булдым. Ык түгел арада — Яшьлекне: — ...ра-ра-о-ом...— Чакырып карарга.« — ..ра-ра-о-ом! Паромчы Чыкмаса чыкмасын; — ра-рао-ом! — Паромчы йокласа йокласын. Янгыра. кайтаваз: — ...ра-ра-о-о.м... — „.ра-ра-о-ом . Кайтарчы, кайтаваз. Үсмер чак аруын — ...ра-ра-о-о-о-о-ом! Соңлый язган тәүбә Кояш таплы, ай таплы дип. Җырлауларым җитәрлек. Юләрлек — Кояшларның һәм айларның Булмый исен китәреп. Сон булса да — уң булсын дип, Тәүбә иттем: җырламам Яңадан... .Мәңге бетмәс таплар булмас. Бетәр әле берзаман. Күккә карасаң — күк биек... Җәйрәп ята Җир-анам — Кызганам. Җир тапларын юар өчен Җиңнәремне сызганам! Чыршы урыны—урманда «Яшел чыршы, балкып торчы...»-' Яна елда җыр шулмы? Бүлмә түренә куябыз Шаулап торган чыршыны. Ә урманда иптәшләре Шаулыйлардыр һаман да. Бәйрәм, мәҗлес... Шау чыршыдан Елап чәер тамганда, Көлешәбез. Шампан ургый Фәлән ел хөрмәтенә. Яшел чыршы, балкып торчы — Егыла күрмә генә... Бәйрәм үтә, шәмнәр сүнә. Уенчыклар җыела. Пеләшләнә яшел чыршы. Кипкән ылыс коела. Булды чыршы өй түрендә, Булды һәркем телендә. Сәгать сукты — көне бетте, Урыны койма төбендә... Xәзердән ук килә минем, Зар елап, баш орасым: Фәлән еллыгым көнендә Булмасын утырасым Якты залларның түрендә. Тагып дан мишурасын. Чәере тамар чакларда Дан нигә чыршыга соң?! Мөхәммәт Садыйков Балыкчы карт Елгаларда балык беткәндә дә Китмәс, ахры, елга ярыннан. Су читендә үскән камышларның Моңы таныш сабый чагыннан. Эштәй кайткач китә яр буена, Яр буеннан китә эшенә. Канат җилпеп йөзгән шук балыклар йөдәтәләр кереп төшенә. Язын, җәен, көзен яр буенда. Кышы I боз өстендә — толыптан. Калкавычлар чирткәнен көтеп. Бар хәсрәтен, гамен оныткан. Үлгәндә дә чирткән калкавычлар Күренерләр аның күзенә. Сабырлыгын гына мирас игеп Алып калыр идем үземә. Көне буе зәңгәр күктә йөзеп Җәйге кояш арын. Үләннәрнең чәчен тарый-тарый Ул офыкка байый. Кич \ тырып кызлар чигү чигә, Матур чәчәк кайый. Тәрәзәдән өйгә әллә егет. Әллә аймы карый? Шомырт чәчәк аткан бакчаларда Сандугачлар сайрый. Таң алдыннан, картлар йоклаганда. Күрешергә ярый... Юлда Вокзал Эшелоннар йөкләр Төялгән: «Не кантовать!» Поездлар чаба, поездлар Көнчыгыш якка карап. Күченеп бара төньякка Чияләр, алмагачлар Уйлыйлар бугай: «Гомергә Hi жиргә китә башлар». Биләүдәге сабый сыман Уянган үсентеләр. Бөре бәбәкләре аша Офыкны күзәтәләр. Җил аша сораулар биреп, Пышылдыйлар колакка «Тамыр җәеп яфрак яр\ Читендер ят туфракта?» Ә мин түбәсе урманлы Тауларга карап торам Пышылдыйм алмагачларга: «Үзем дә сезнең сыман» Яшәве рәхәттер дә бит Туганүскән туфракта, Анда да жимеш үссен дип. Күчерәләр төньякка. Хыяллар-идеаллар белән Төньякка күченәбез. Туган җирнең җылылыгын Без анда күчерәбез. Юлдагы уйланулар Эчәр суым, ашар ризыкларым Туган җирдә әллә беткәнме?! Нигә туган җирдән аердың дип, Мин җилләргә сөйлим үпкәмне. Мин, мөгаен, әле кирәк кадәр Кайгы, шатлык суын эчмәгән. Азмы монда мин сулыйсы liana, Мин эчәсе салкын чишмәләр. Азмы әле мин ашыйсы ризык. Мин татыйсы татлы тәгамнәр?! Төрле таулар түбәсеннән чыгып, Кояш мине азмы сәламләр. Мин кояштан нурны, җирдән дымны Үземә кирәк кадәр алмаган. Шуңа. ахры, өлгермичә йөрим Салкыннарга түзем алмадай. О 0 О Нәҗип Мадъяров Аерылабыз туган-үскән жирдән; Болыннардан, урман, кырлардан Тик аерылып булмый туган жирне Яратудан, сагынып уйлаудан Ялгыз гына карап йөргән чакта Борма-борма инеш буйларын. Тукталдым да, үзен күрми генә, Көтүченең моңын тыңладым Гомеремдә күпме көй ишетеп. Күпме генә ләззәт алмадым' Тик тугайның иң шәп жыр сәхнәсе Икәнлеген яна аңладым. Балкый офык таң нурлары белән, Өметләнеп карый кеше аңа Гүя бәхете уянасын күреп Елмая ул йөзен куеп таңга, Яна офык кичке шәфәкъ белән, Моңсуланып күзли аны кеше. Әйтерсең лә. аңа килеп житкән Көтеп алган бәхетенең киче. Язгы ташкын шавы сагындырды, Өянкеләр жыры сагындырды. Җәйге кичкә күңеллелек биргән Бакаларның хоры сагындырды. Туган жирем синең күкрәгеңдә Гамьсез генә күпме гомер үткән' Чит җирләрдә белдем, ул авазлар Кайда да бер төсле түгел икән Җитсен, дидем, шау-шулы яз, Тынды сулар, үз хәленә Ул да җитте. Кайтты инеш Ташкыннарын йөрәгемнән Ә күңелдә ташкын тын- й. Агызып үтте. Мин — шул килеш.