ПАРТИЗАН УКЛАРЫ
Бөек Ватан сугышы елларында безнең Урал корычы Крупиныкы белән кара-каршы килеп рәхимсез якалашкан һәм бугазлашкан кебек )■«. немец фашистларына каршы көрәштә совет халкы үзенең зирәк- тапкыр сүзен дә дошманны фронтта да. тылда да җиңәсе көчле корал итте Үлемгә каршы сүзләр, яшәүне яклап, илбасар идеологиясе уйдырмаларына каршы торып, көрәшнең алгы сызыгында урын алдылар. Дошман йөрәгенә ук итеп юнәлтелгән әйтемнәр, мәкальләр, мәзәкләр һәм хикәятләр билгеле. Миңа, мәсәлән, ул чакта Белоруссиядәге заслонпвчы партизаннарның берсе буларак андыйларны уз җирләре вакытлыча басып алынган рус. белорус һәм украин дуслардан бик куп ишетергә туры килде Күпләре истә калганнар, кайберләре язып куелган. Хәзер шул еллар фольклорының да матбугатка әледән-әле киңрәк урын алып керүе һәркемне куандыра Мин чиксез бай бу иҗатның әлегә аз гына бер өлеше булса да безнең укучыла- рыбызга күңелле бер сәхифә булып җитүен бик телим. ЗӘКИ НУРИ Кияү — Бу нинди процессия. Грэта? Кемне дә булса күмүме әллә? 1Ок. җеназа түгел, туй бүген. — Ә ни өчен барысы да елыйлар? — Көнчыгыш фронтка алып китәләр. — Кияүнеме? — Юк, туйдагыларның барысын да. Борын чөя — Син ни диярсең икән моңа: Ганс фронттан кайткан, ә үзе хәтта кул да бирми. — Бәлки борын чөядер? — Алан түгел шул! Кулын ул Витебск тирәсе урманнарында калдырган. Сәбәбе бүтән — Рота командирын телефонга чакырыгыз әле, әйтәсе ашыгыч сүзем бар — Ә ул сөйләшә алмый бит, гер полковник әфәнде. — Эше бармы әллә? — Эше юк. ләкин сөйли алмый, чөнки башы калмады аның бүген иртән советлар снаряды муен төбеннән алып ук өзеп узды ул башны... Блиндажда Полковник фон Гоп-скок узенек обер-лейтенанты итек киеп йоклап ятканын күрә. Сез нишләп болай аяк салмыйча йоклыйсыз, офицер әфәнде? Бу . бит чисталыкка каршы нәрсә... * — Ләкин бу, полковник әфәнде, барыбер безнен файдага. Мин үзем- з нен аякларыма уз батальоныма караганда күбрәк ышанам. Хәбәре бармы? = — Шульцтан хәбәр киләме? 5 — Хәбәре бар, әле күптән түгел генә бик тыныч ятуы турында хат < килгән иде. ' с — Кем язган, Шульц үземе? ♦ — Юк, үзе түгел, штаб начальнигы - Теш докторы янында ~ — Сезнең икс тешне тоташтырган күперчек сынган, комендант әфән- ~ де. Тагын яңаны эшләргә туры килер. — Кирәкмәстер дә бәлки,—ди комендант, тирән сулап,— Күперне ° барыбер партизаннар шартлатачак. Тамга — Борынында нинди кара тап ул синен, Яська? — Шундый минем бар минем. — Ә ник син аны кисмисен, я булмаса көйдермисен? — Ярамый, чөнки немецлар аны паспортка яздылар. Анын өчен бик каты эләгүе мөмкин. Кызык нәрсә — Бик тә кызык инде бу немецларның телеграф дигән нәрсәләре: бер очта нәрсәгәдер бармак белән басалар да, икенче башта менә дигән ялган сүз килеп чыга. — Бу, туганым, нәкъ этләр белән эш иткәндәгечә була инде аны да бит арттан торып койрыгыннан тартсаң, ул сиңа алдан торып өрә башлый. Күрмәсәм дә ишеттем Немец судьясы бер шаһиттан сорый: — Чын дөресен генә әйтергә тиеш сез безгә: полицай башына Иван ничек сукканын үз күзегез белән күрдегезме? — Күрүен күрмәдем анысы, әмма ләкин кемнеңдер ниндидер бер буш нәрсәгә сугуын бик ачык ишеттем... Дисциплинадылар — Син пигә кулларыңны күтәрдең әле. юньсез баш Иң сонгы солдат башын куйганчы сакланырга кирәк диелгән бит сезгә! — дип кычкыра фельдфебель Ганс исемле бер солдатка — Ә мин ин сонгысы булам бит. фельдфебель әфәнде,—дип жавап бирә солдат.—Бөтен рота моннан бер сәгать элек \к пленга бирелде инде. Күзләрем күрмәделәр — Руслар сезне нинди көч белән шулай кырдылар сон? — Әйтә алмыйм, генерал әфәнде, кыруын кырдылар, ә күзләрем күрмәде. Днепр ярында — Ничек уйлыйсын. Фриц, бу елга тирәнме икән? — Шулай булырга тиеш... Безнең батальон моннан өч көн элек шушы урыннан суга кереп киткән иде, әле һаман әйләнеп кайтканы юк Яхшы исемле авыл Безнекеләр фронтта бик каты кысрыклагач, фашистлар чигенәләр икән Авыл саен диярлек туктал, мал талый-талый качалар. Бер авылда аларга тәбәнәк кенә буйлы, чирләшкә кыяфәтле, колакка бераз катырак һәм күзләре дә чамалы гына шәйли торган карт очрый. Бүтәннәр немецлардан качып урманга кереп яшеренгән булалар. — Авылыгыз нинди исемле? — дип бәйләнәләр картка. — Нәрсә? Кемнең исеме? — Бу нинди авыл, әйт тизрәк, юкса маңгаеңны пулядан чукытам! — Ә, авыл дисез икән. Партизаня исемле була ул. — Партизаня?! Партизаня?!—дип пышылдаша башлый фашистлар һәм, машинаны бик кызу чаптырып, китеп тә баралар. Юлда тузан болыты гына күтәрелеп кала. Авылыңның исеме яхшы булса, эшләр дә уңа икән. Ике ерткыч сөйләшә Берсе Гитлер, берсе Муссолини исемле ике ерткыч очрашып сөйләшәләр. — Хәлләрем шундыйдыр ки хәзер, фюререм, мин жир читенә, хәтта җәһәннәмнең үзенә китеп качарга әзермен. — Дускаем күгәрченем минем, әгәр шуларның берсенә юлны белсәң, мина да берәр урын калдырчы анда. Һөҗүм алдыннан '— Фриц, бу юл кая илтер икән безне? — Теге дөньяга. Бер көтү хайван Гитлерчылар халыкның инде барлык терлеген диярлек талап бетерсәләр дә һаман мал житми үзләренә — Тагын күпме терлек табарбыз бу якларда? — Җитәрлек әле,— дип җавап бирә авыл картлары,— әйтик әнә. безнең старостабыз бик яхшы нәселле үгез кебек, аннары тагын бер көтү полицай бар. Бер аңлашу — Кызыллар үз елгаларын сихерләп-тылсымлыйлар дигән уй каян килде әле синен башыңа? — Чөнки без алар иленә килгәндә Дон елгасы безгә тездән генә иде, ә менә хәзер бу яклардан табан ялтыратканда исә анын төбенә аяклар да көчкә тия.