ҖӘЛИЛ КӨРӘШТӘШЛӘРЕ
Җиңү көнен күрә алмады... 1967 елның көзендә мин Берлин, Дрезден. Лейпциг шәһәрләрендә — Җәлил хәрәкәт иткән урыннарда булдым, немец язучысы, публицисты һәм тәрҗемәчесе, Германия-Совет дуслыгы җәмгыяте члены, ару-талуны белмәс, олы җанлы кеше Леон Небен- цальне күреп сөйләштем, ул җыйган бик күп яңа документларны өйрәндем. Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең үлеме турындагы бу яңа документларның кайберләре узган елның февралендә Совет матбугатында инде игълан ителде Мин бу мәкаләдә Муса Җәлилнең элек Урта Азиядә яшәгән һәм хәзер дә шунда яшәүче кайбер көрәштәшләре турында сөйләргә телим. Шуларның берсе —Гариф Шабаев Билгеле булганча, 1945 елның язында, Берлин шәһәрен штурмлаганда, Совет гаскәрләренең бер подразделениесе Моабит төрмәсен сугышып ала Шунда бер солдат — аның исеме әлегә кадәр билгеле түгел — төрмә җимерекләре, кирпеч ватыклары арасыннан ниндидер немец китабы битенә русча язылган язу таба. ' Мин, татар шагыйре Муса Җәлил,— дип язылган була анда.— әсир ителгәннән соң, сәяси эштә гаепләнеп, Моабит төрмәсенә ябылдым, һәм, мөгаен, тиздән атарлар. Әгәр дә бу язу руслардан кемнең булса да кулына төшсә, иптәшләргә — Мәскәүдәге язучыларга сәлам тапшырсын!» Озакламый Муса Җәлилнең фашист концлагерьларында, төрмәләрендә язган шигырьләре дә Ватанга кайтып җитте, шагыйрьнең героик язмышы турында Совет кешеләре шактый нәрсәләр белә алдылар. Менә безнең алдыбызда унбер еллык эзләнүләрдән соң җәлилчеләрнең җитәкчеләрен җәзалап үтерү турында Леон Небенцаль тапкан яңа документлар. Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең җәзалап үтерелүе көне элек тә укучыларга билгеле иде Шпандау төрмәсендә Җәлил белән бер камерада яткан Италияле хәрби әсир Рениеро Ланфредини (ул 1967 елның декабрендә үлә) сөйләве, соңрак Көнбатыш Берлинның генераль прокуратурасында табылган һәм доктор Каул тарафыннан Леон Небенцальгә җибәрелгән документлар—Әхмәт Симаев һәм Гариф Шабаевның үлемнәре алдыннан тутырылган карточкалары буенча ул көнне төгәл әйтергә мөмкин иде инде. Менә ул карточкага язылганнарның татар теленә тәрҗемәсе: -Шпандау хәрби төрмәсе. Фамилиясе — Шабаев. Туган елы —15. XII. 1907. һөнәре— легионер. Хәрби әсирләр кенәгәсендәге номеры — 828/44. Имперский хәрби судның РКА — П — 343 43 карары белән Плетцензеедәге 4 нче блокка урнаштырылды. Җинаяте — җимерү эше. Судка кадәрге тоткында булуын исәпкә алу — үлем җәзасы Чыгарылу сәбәбе — 25 8 1944 е җәзалап үтерелде. Генераль прокурор печате. -Каммергерихт» Берлин Имзаны раслыйм — канцелярия мөдире». Барлык җәлилчеләр дә шул ук көнне, хәтта бер үк сәгатьтә җәзалап үтереләләр. Бик кызыклы, игътибарны үзенә тарта торган бер деталь бар. Үзләренең гадәттән тыш педантлыгы белән аерылып торган фашист палачлары Гариф Шабаев карточкасын ■ннан-моннаи гына тутырганнар Анда хекам ителүченең исеме дэ, тоткан дине да. «җинаять> пэре дә (ә соңгысын санап чыгу җәза алдыннан тутырыла торган карточка ечеи мәҗбүри булган) әйтелмәгән. Күренеп тора, фашистлар Совет патриотларын мамкин кадәр тизрәк юк итәргә тырышканнар— Леон Небенцаль яңа тапкан документлар исә җәза алдыннан түгел, җәзалап үтерелүнең икенче кенендә— 1944 елның 26 августында язылганнар. Плетцеиэеедәге җәзалап үтерү нәтиҗәләрен фашист палачлары Шарлоттен- бургта (Берлин янында) штандесвмт дигән учреждениедә (бездәге ЗАГС тибында) теркәгәннәр. Фашист чиновнигы Глюк махсус кенәгәгә, җәзалау вакытында булган шаһит — Плвтцензее термосе надзирателе ярдәмчесе Пауль Дюррхауәр сүзләренә таянып, Муса Җәлил. Абдулла Алиш. Әхмәт Симаев. s Фоат Булатов. Гайнан Курмашев. Абдулла Батталов, Гариф Шабаев Зиннәт Хәсәнов. “ Фоат Сәйфелмөлеков. Сәлим Бохаров һәм Әхәт Әднәшееиең бер үк сәгать зчендә z җәзаланып үтерелүе турында язган. Гариф Шабаевның җәзалап үтерелгәннән гоң тутырылган карточкасы буенча аның у Берлинда, Фридрих урамында. 247 йортта торганлыгы мәгълүм Ата-анасы турында х мәгълүматлар күрсәтелмәгән. Меневәрә Шабаевага (кыз вакытындагы фамилиясе Беркутова) өйләнгәнлеге әйтелгән. Гариф Хафиз улы Шабаев Уфа шәһәрендә туган Яшүсмер вакытындв, егерменче елларда, әтисе-әнисе белән Үэбәкстанга күчеп килгән Тугыз еллык мәктәп бетергәннән соң. ул финанс хезмәткәрләре курсларында укый. Аннары Алты Арык районында, соңрак Ташкентта Госстрах оешмаларында эшли 1938 елда Шабаевлар семьясы бетенләи Ташкентка күчеп килә -Югары дәрәҗәдә намуслы һем киң кругозорлы белгеч», дип характерлыйлар аны эшендә. Гариф Шабаев Үзбәкстан ССР Финанс халык комиссариатының Үзгосстрах начальнигы белән эшләгән җиреннән, сугыш башлануның бишенче көнендә үк, үзе теләп фронтка китә. Ул дошманнарга каршы батырларча сугыша, ләкин, камалуга эләгеп, әсир төшә Гарифның хатыны Мөнәвәрә Шабаев. сугыш беткәч тә әле, ирен хәбәрсез югалган дип кенә белә, Сугыштан соң бер ел үткәч кенә, 1946 елның 17 июнендә ул ире турында хәбәр ишетә. Шабаев Гариф Хафиз улының фашист тоткынлыгында концентрацион лагерьда һәлак булуы турында әйтелгән була анда Аның нинди шартларда һәлак булуын да, татар шагыйрә Муса Җәлил җитәкчелек иткән антифашистик яшерен оешманың актив члены икәнлеген дә белмиләр әле ул вакытта. «Культура эшләре» белән шөгыльләнүче Муса Җәлил дошманның тирән тылында лагерьдан лагерьга тоткарлыксыз күчеп йөрергә, тоткыннар белән аралашырга мем- кинлек ала Менә шулай иергендә. Муса Җәлил Вустрәу лагеренда Гариф Шабаевны очрата да инде һәрвакыт оптимист рухлы, җаны-тәне белән җиңүгә ышанган Гариф Шабаев кыенлыклар, тоткынлык газаплары алдында йомшап төшми. Люблин янындагы концлагерьда булган вакытта ух Гариф Шабаев Фоат Булатов белен дуслаша, һем алар бергәләп качарга план коралар. Ләкин бу план гамәлгә ашмый кала — фашистик-милпәтче «Идел-Урал- комитетына әсирләрне яллар өчен Берлиннан махсус комиссия килеп теше. Белемлерәк әсир ’атарларны бергә туплый лар да Вустрау лагерена озаталар Шунда Гариф Шабаев Җәлилнең «кын көрәштәше һам фикердәше булып китә Очрашкан вакытларында алар күЬрәк антифашистик тарату турында сөйләшәләр, чөнки Шабаевка мондый листовкаларны бастырып чыгаруны оештыру бурычы йөкләнгән була. Озакламый Фоат Булатов белән Шабааз Берлинга күчерелә- Муса Җәлил аларны «Идел-Урал» комитетына типография белгечләре дип тәкъдим итә. Гариф Шабаевка моңа кадәр бер вакытта да хәреф җыю басу машиналары белән шөгыльләнергә туры килмәсә дә ул җиң сызганып эшкә керешә һәм тиз арада бу эшнең нечкәлекләрен өйрәнеп тә ала Яшерен оешманың икенче бер члены — элек Казанда чыгып килгән яшьләр газетасы сотруднигы, журналист һәм шагыйрь Рәхим Саттаров «Идел-Урал» газетасына фото-хәбәрче итеп урнаштырыла. Типографиядә үз кешеләр булдырылгач, антифашистик листовкалар басып чыгару да җайга салына. Бу листовкалар хәрби әсирләрне Гитлерга каршы көрәшкә чакыралар, алар лагерьларда татар хәрби әсирләре арасында киң таратыла. Татар легионының беренче батальоны, немец офицерларын үтереп бетереп, Еитевск тирәсендә партизаннар ягына чыга. Батальонның бер генә солдаты да Совет Армиясенә, үз туганнарына каршы бер генә пуля да атмый. Шулай итеп фашистларның татар легионына баглаган өметләре сабын күбеге булып җилгә оча Берлинда. Радом. Едльня, Крушино, Познань лагерьларында совет патриотлары алып барган эшләр турындагы хәбәрләр Чехословакия, Франция һ. 6. урыннардагы тоткыннар арасында тарала, алар күңелендә җиңүгә булган ышаныч, өмет хисләрен арттыра, фашистларга каршы көрәш дәрте уята. Ләкин Муса Җәлил, Гариф Шабаев һәм оешмадагы башка патриотларга җиңү көнен күрү насыйп булмады... 1943 елның җәендә Муса Җәлил легионерларның үзәк лагеры урнашкан Едльня шәһәренә килә Биредә хәрби әсирләр фашистларга каршы восстание башлап җибәрергә тиеш булалар. Башта Гариф Шабаев күпләп бастырган листовкаларны тарату планлаштырылган була Ләкин восстание көнен фашистларга хыянәтче җиткерә һәм Муса Җәлил, кулга алынып, Варшава төрмәсенә озатыла. Аның артыннан башка патриотлар лз кулга алына. Лагерьның барлык почмагында фашистлар тентү үткәрәләр. Алар листовкалар, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гайнан Курмаш һ. б. ларның кулъязмаларын табып алалар. Ачлык та, җәзалаулар да. төрле мәкерлекләр дә җәлилчеләрнең ныклыгын какшата алмый Италияле хәрби әсир Рениеро Ланфрсдини үзенең истәлекләрендә Шпандау термәсендә 53 һәм 153 камераларда татар патриот лары белән бергә утыруы турында яза. 1944 елның 25 ав1устында иртән төрмә сакчылары ишекне ачалар да татар патриотларына киенергә кушалар. Кулларына берни алырга да рөхсәт ителми. Барысы да аңлап ала димәк, алар үтереләчәк инде Ланфредини белән хушлашып, татарлар болай диләр. ■ Безне үтерергә алып кигәләр. ләкин без курыкмыйбыз, чөнки Ватан өчен үләбез». Патриотлар батырларча, елмаеп үләләр. Соңыннан Ланфрединига рухани Юрытко татарларның асып үтерелүе турында сөйли. Ләкин, билгеле булганча, алар гильотинада башларын кисеп үтерергә хөкем ителгәннәр бит!.. Леон Небенцаль үзе дә бу турыда Юрыткодан сорашкан икән. Менә нәрсәләр сөйләде ул миңа: «Плетцензее төрмәсендә үлемгә хөкем ителгәннәрнең гадәттә гильотинада башларын кискәннәр Бу җәза өч минутта башкарылган. Фашист палачларына һәр үтерелгән кеше өчен күп акча бирелгән. Шуңа күрә алар «тырышканнар»: Һәр хөкем ителгән кешене 11 секундта үтерүгә «ирешкәннәр» Ләкин, әйтүләре буенча, 1944 елның 18 августында авиация һөҗүме вакытында гильотина җимерелгән. Гитлерчылар гильотина куелган сарай эченә металлдан өрлек куеп, шуңа сигез тимер ыргак элгәннәр. Шул ыргакларга берьюлы сигез кешене асканнар. Асылганнар шунда 20 минут торырга тиеш булган. Ә палачлар, чиратта башка хөкем ителгәннәр торганга, аларны жаннары чыккач ук алалар. Гитлерның юстиция министрлыгы Плетцензее, Шпандау, Тегель төрмәләрендә үлемгә хөкем ителгәннәрне кичекмәстән үтереп бетерергә боерык бирә. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре дә әнә шулай җәзалап үтереләләр». Узган елның февралендә Леей Небеицал» игълан иткәи яңа документларда җәлилчеләрнең башларын кисеп үтерелүе әйтелгән. Димәк, Юрытко раславы юкка чыга. Ләкин ул версияне бөтенләй үк кире кагу да дерес түгелдер кебек. Чөнки, беренчедән, карточкалар җәзалап үтерүнең икенче көнендә тутырылган. Икенчедән, моның бердәнбер шаһиты Пауль Дюррхауэр дигән кеше әлегәчә үзе табылмаган Дөрес, аның элегрәк көнбатыш Берлинда яшәгәнлеге мәгълүм. Совет журналистлары ♦ бигрәк тә «Комсомольская Правда» газетасының үз хәбәрчесе Г. Гурьков, аны эзли- х ләр Ләкин, кызганычка каршы, бу эзләүләрнең нәтиҗәсе юк әле. Мөгаен, бу бердәнбер шаһит табылыр һәм батырларның үлеме турында ул = төгәлрәк итеп сөйләр ® = Миңа еш кына Гариф Шабаевның семьясы белән очрашырга туры килә. Патриот- «. ның хатыны Мөнәвәрә ханым, бик кыен һәм катлаулы кичерешләргә карамастан, әле а дә үзен нык тота һәм яхшы сизә. Ул хәзер пенсиядә Ире кебек үк, озак еллар финанс — эшендә эшләгән. Кызы Лилия В И Ленин исемендәге Ташкент университетының физи- = ка-математика факультетын тәмамлаган. Ташкент аэропортында метеорология хезмәте ■> буенча баш инженер булып эшли. Аның улы Володя да инде зур булып үсеп килә Әйе. Вовка зур булып үсәр, һәм, без ышанабыз бабасы Гариф Шабаевның дошман * алдында тез чүкмәвен аңлар һәм бабасы кебек, бабасының дусты Муса Җәлил кебек батыр, сугышчан булырга тырышыр. « Ул эшафотка икенче буль.п менгән... “ X Җәлилчеләрдән иң беренче Гайнан Курмашев җәзалап үтерелә Ьу 1944 елның _ 2S лвгустында 12 сәгать 06 минутта була Өч минуттан соң гильотина эшафотына Фоат Сәифелмөлековиы мендерәләр Икенче көнне фашист чиновнигы аның турында (һәм билгеле бултанча, аның бүтән көрәшче дуслары турында, әлбәттә) гүбәндәге карточканы тутыра: «№ 2967 Берлин — Шарлоттенбург, 1944 елның 26 августы. Бухгалтер Фоат Сәифелмелеков. Мөселман. Торган урыны — Сталинабад. Үлгән җире Берлин. Шарлоттенбург. Кенгсдам 7. 1916 елның 16 июлендә Ташкентта (Россия) туган. Таныклык номеры — (тутырылмаган). Атасы — Хуҗарәхмәт Сәифелмелеков. Соңгы вакытта торган урыны билгесез. Анасы—Нәҗимә Сәифелмөлекова Кыз чактагы фамилиясе — Шәфиева Гижду- ванда (Россия) туган. Никахы (бу графа сызылган). Никахының теркәлгән урыны — (тутырылмаган). Берлин. Мантейфельштрассе. 10 йортта торучы надзиратель ярдәмчесе Пауль Дюррхауэр сүзләре буенча язып алынды Бу белешмәләрне хәбәр итүче — билгеле кеше, һәм ул үлемнең шаһиты булуын раслады. Үлемнең сәбәбе — башын кисү. Укылды, расланды һәм имза — Пауль Дюррхауэр. Ten нөсхәдәгечә дөреслеге раслана. _ Берлин. Ширлоггенбур.-. 26 ингусг. 1944 Хезмэг аазифаеы буенча — Глюк. Актив җәлилчеләрнең берсе Фоат Сәйфепмөлекоәның исеме Татарстан язучылары союзына Моабит дәфтәре килеп көртән көннән башлап билгеле Карточка, немец педантлыгына хас булмаганча, бик шапшак тутырылган Аида үлемгә хөкем ителгән Сөйфелмөлековның семья желе бөтенләй күрсәтелмәгән, әтнее- нен исеме де дөрес язылмаган — Хуҗаәхмәт урынына «Хуҗарәхмәт» диелган Әйе, фашистлар совет патриотларының башларын тизрәк кисәргә ашыкканнар. Соңгы көннәргә кадәр анын сугышка кадәрге тормышы, хезмәте турында мәгълүматлар билгеле түгел иде. Сугыштан соңгы 23 ел дәвамында эзләнүләр дә нәтиҗә бирмәгән Күптән түгел мин Фоат Сәйфелмөлековның туган сеңелесе Фәния Хуҗаәхмәт кызы Хәбибуллинань! эзләп таптым. Ул Ташкентта. Чиланзарда тора икән. Аңарда Сәйфелмөлековның хезмәт кенәгәсе һәм сугышка кадәр төшкән рәсемнәре сакланган. Фоат Сәйфелмөлеков Ташкентта туган. 1938 елда Самаркандта халык хуҗалыгы институтын тәмамлаган, аннан Таҗикстан ССРның сәүдә халык комиссариаты карамагына җибәрелгән. Таҗикстанда башта экономист-товаровед булып эшләгән, аннары, 1940 елның 3 февралендә Кызыл Армия сафына чакырылганчы, колхоз базарлары группасы белән җитәкчелек иткән. Фоат Сәйфелмөлековның туганнары сугыш вакытында аның исеме үлгәннәр санында да билгесез югалганнар исемлегендә дә булмавы турында хәбәр алганнар. Шуннан соң Фоатның язмышы хакында 1968 елның җәенә кадәр берни дә белмәгәннәр. Бохарада яшәүче җитмеш алты яшьлек әнисе улының фашист тоткынлыгында батырларча көрәше һәм җәзалап үтерелүе турындагы хәбәрне күтәрә алмады, урынга егылды һәм узган елның сентябрендә дөнья куйды. Фәния Хәбибуллинадан тыш Фоатның Зәкия һәм Фатиха исемле тагын ике туганы бар Алар Бохарада яши. «Филармония артисты» Киевны яклап каты сугышлар бара Дошман бер-бер артлы яңа көчләрен һөҗүмгә кертә. Кызыл гаскәрләр соңгы чиккә кадәр позицияләреннән чигенмиләр Ләкин көчләр тигез түгел. Сержант Гарәф Фәхретдинов үз отделениесе оборона тоткан урыннан фашистларны тылга үткәрмәде, кызылармеецлар шактый якынлашкан дошман төркемнәренә каршы контратакага берничә мәртәбә күтәрелде Менә күз алдында, янында гына, төтен, тузан катыш ялкын баганасы күтәрелде, каты шартлау тавышы ишетелде... Икенче көнне генә ул аңына килде. Бөтен тәне сызлана, әрни иде Каршысында иемец офицеры, ул нәрсәдер акырына, ләкин сүзләре ишетелми Гарәф аның кыймылдаган ирененә карап кына ни әйткәнен аңлап алды: — Topi—дип кычкырына булса кирәк. Бер сәгатьтән аны допроска чакырдылар. — Фамилияң, исемең ничек! — Гарәфнен колаклары азрак ачыла башлаган иде инде. — Алишеө Дим,— дип җавап бирде Гарәф. Лагерьдан лагерьга күчеп йөри-йөри яралар төзәлде. Тоткынлыктан котылырга тырышып карарга да мөмкин иде инде һәм ул. җаен туры китереп, бер качты. ике качты. Ләкин һәр тырышу уңышсыз булды: аны һәрберсендә тоттылар, кыйнадылар. хәтта, анадан тума чишендереп, тозлы суга салдылар. '942 ел. Дим Алишев—Гарәф Фәхретдиновны, качкан җиреннән тагын тотып аль.п һәм бик каты кыйнап, Польша җирендәге Демблин лагерена китереп ташладылар. Бу лагерь—ин каты режимлы лагерьларның берсе. Ачлыктан гадәттән тыш ябыккан, кыйналулардан имгәнеп беткән Гарәф бүтән тоткыннар белән бергә эшкә йөрер хәлдә түгел иде. Шул вакыт ул әйбәт кенә җырлый белүен исенә төшерде; тавышың яхшы икән, көчең булмаса, аны да эшкә кушарга мөмкин бит. һәм ул җырлады. Ватан турында ирек турында, җиңү турында җырлады. Аның җырлары пешекчеләргә дә ошый иде, алар яшереп-яшереп кенә, Гарәфкә өстәмә апара биргә- пи торган булып киттеләр. Демблин крепостенда Гарәф инде айдан артык тора. Ул бернәрсәгә игътибар итә башлады кечерәк кенә буйлы, кара тут иөзел бер тоткынны бик күпләр ихтирам игәләр, аның белән ни турындадыр киңәшәләр, аңардан нәрсәдер сорашалар. Ә бу тоткын һәркемгә елмаеп җавап бир» һәрберсен тынычландырырга тырыша, үгетли. Көннәрнең берендә, туган илне искә төшереп, моңлы гына бер кей сузды Гарәф Җырлап бетерүе булды, әлеге тәбәнәк тоткын аңа ниндидер кытыршы кәгазь кисәге сузды: — Менә бу җырны Җырла,—диде,—Күңеллерәк җыр бу. ф Гарәф шатланып куйды: әгәр уз кеше, ышанычлы иптәш булып чыкса, әкренләп а тагын качу ягын кайгырта башларга вакыт. i — Таныш булыйк,—дип сүзен дәвам итте бу кеше,— мин —Гумеров шигырьләр. җырлар чыгарам Мин яңа җырлар язармын ә син җырларсың. Килештекме? — Мин риза... Гумеров биргән җыр Идел турында, Ватан турында иде. Икенче кенне лагерьда пешекче булып эшләгән Абдулла Батталов Гайнан Кур- ® машов дигән кешеләр әлеге Гумеровның танылган татар шагыйре Муса Җәлил - икәнлеген әйттеләр. Е Мусаның тагын бер һөнәре беленде—ул менә дигән итеп мандолинада уйный _> икән. Белмәгән көе юк. Җырын яза да нинди көйгә җырларга кирәклеген мандолинада уйнал күрсәтә. Шундый чаклар да булгалый; кайчандыр, бала вакытта, картлардан ♦ ишеткән кей Гарәф хәтеренә төшә ул аны көйләп күрсәтә. Ул арада булмый. Муса ® бу көйгә җыр да чыгарып өлгертә. — Укып чык әле.— ди аннары.— Минемчә, шул көйгә җырларга мөмкин моны. = Бу җырлар язылган кәгазь кисәкләре кулдан кулга күчеп йөри торган булып китте — чын листовка диярсең! Хәер, аларның тәэсире листовкаларда языла торган ялкын- ст лы сүзләрнекеннән бер дә ким түгел иде. Артыграк та булмаса әле ...Фашистлар. Муса Җәлилнең күренекле татар шагыйре икәнлеген белеп аны * үзләренең Советлар Союзына каршы көрәш максатларында файдаланырга уйладылар * 1942 ел ахырында аны бу лагерьдан алып киттеләр... s Тау белән тау гына очрашмый, диләр. Гарәф тә Муса Җәлил белән бөтенләйгә аерылмаган икән әле. 1943 ел башланып күп тә үтмәде, крепостьтагы бөтен әсирләргә сафка тезелергә сигнал булды. Сафтан 13 кешене сайлап алдылар Алар арасында Гарәф Фөхретдинов та бар иде. Аларны Демблиннан 70—80 километр ераклыктагы Едльня лагерена алып киттеләр Бу лагерьда татарлар, башкортлар һәм Идел буендагы башка милләт вәкилләре шактый икән. Рушат Хисаметдинов — легионерларга «культура хезмәте» күрсәтә торган татар-башкорт капелласы җитәкчесе — Гарәфне эзләп табып, аны немецларга Казан филармониясе артисты, дип тәкъдим итте. Гарәфнең элек Казанда булганы да юк, хәтта «филармония» сүзенең мәгънәсен дә белми иде. Ул, әлбәттә, башта ни әйтергә дә белми, аптырап калды. — Шулай кирәк, тегенс-моны каршы әйтмә.— диде Хисаметдинов Соныннан гына белде Гарәф: Рушат Хисаметдиновка аның турында Муса Җәлил сөйләгән икән. Үзе ул монда түгел, югарырак «эшкә- беркетелгән булып чыкты Бу капелланы турыдан-туры оештыручы да шул Муса икән Капелла тиздән хәрби әсирләр арасында зур популярлык казанды Гарәфнең биюләрен дә, Муса Җәлил шигырьләрен коигә салып җырлавын дә тамашачылар бик ярата иделәр 1943 ел башында «капелла артистларым Рушат Хисаметдинов Гарәф Фәхретдинов Абдулла Батталов (ул анда Басыйров фамилиясендә йөри идо) Зиннәт Хесәнов, Фоат Сәйфелмелеков һ. б. ларны, -яхшы хезмәт күрсәткәннәре өчен» Берлинга экскурсиа- 10 җибәрделәр. Бу экскурсияне Муса оештырган иде, һәм ул аларны каршы алды «Экскурсант»ларны башына эшләпә, естенә кара костюм кигән, галстук таккан Муса Җәлил үзе озата йөрде, капелла членнарына төрле күрсәтмәләр бирде, өйрәнеп җырлау өчен, яңа шигырьләрен җырларын тапшырды Бу экскурсиядән соң Гарәф Фөхретдинов капелланың хәрби әсирләргә культура хезмәте күрсәтү өчен генә түгел, ә башлыча яшерен патриотик эш алып бару өчен оештырылганын аңлады һәм үз бурычларын тагын да төгәлрәк, җиренә җиткеребрәк башкарырга кереште. Гарәф Мусаның иң якын керәнләшләреннән берсе — Гайнан Курмаш группасында иде Үзенә тапшырылган барлык заданиеләрнең үтәлеше турында ул бары тик Гайнан Курмашка гына белдерергә, башка кешегә бер сүз дә әйтергә тиеш түгел. Ә мондый заданиеләрне шактый күп башкарды Гарәф: яшерен киңәшмәләр вакытында сакта торды, көйгә салып, совет яклы патриотик җырлар башкарды, кирәкле кешеләргә телдән яки язма рәвештә төрле хәбәрләр җиткерергә ярдәм итте. Муса, легионерлар арасында «культура эшләренең торышын тикшерергә, дигән булып, лагерьга еш кына килгәли иде. Ул группа җитәкчеләре белән генә түгел, аерым легионерлар белән дә сөйләшә, һәркемнең хәленә керергә, һәркемдә ышаныч тудырырга тырыша, көрәшкә рухландыра иде. Кораллы восстаниегә әзерлек алып барылуы Гарәфкә билгеле иде инде. Ул бу әзерлек эшенә мөмкин кадәр күбрәк өлеш кертергә тырышты. Ә .чама белмичә • тырышырга ярамый иде чөнки һәр эшне күзәтәләр, аны бик сак башкарырга кирәк. Муса Җәлил Едльня лагерена килүенең берсендә Курмашев, Хисаметдинов һәм Сәйфелмөлеков белән бик озак киңәште. Гарәфкә сакта торырга, андый-мондый куркыныч була калса, шундук сигнал бирергә куштылар. Ул-бу булмады, Муса, киңәшмә беткәч, Гарәфкә рәхмәт әйтте. Ун-унбиш көннән Муса тагын лагерьга килде. Аңа немец унтер-офицеры киеме’ кигән бер шадрарак битле егет һәм гражданский киемле тагын өч кеше ияргән иде. Гарәфкә һәм тагын берничә әсиргә «немец офицерымның чемоданын сакларга куштылар. Берничә көннән «немец офицеры.н һәм дүрт «немец солдатывн яшерен оешма членнары (аларның икесе — шофер) — фронт ягына таба алып киттеләр Озак еллар үткәч Гарәф Фәхретдинов немец офицеры киемендәге егетнең, рәсеменә карап. Мусаның көрәштәше — шагыйрь һәм журналист Рәхим Саттар булуын белде. Ә ул вакытта аның кем икәнен беркемгә дә әйтмәделәр. Чөнки ул легионнан Кызыл Армия командованиесе белән бәйләнеш урнаштыру өчен җибәрелгән иде. Ләкин аларның язмышы әлеге көнгә кадәр билгесез. Бәлки аларны гестапо кулга алгандыр һәм җәзалап үтергәндер. . Бу вакытларда Муса Җәлил Г Тукай әсәрләре буенча «Шүрәле» операсы өчен либретто тәмамлады Капелла аны сәхнәгә куярга әзерләргә кереште Репегицияләо- нең берсенә Муса Җәлил үзе дә килде Ул бу килүендә Гарәфкә «Таң». «Кайту» исемле текстлар калдырды. Бу маршларны Гарәф «Шүрәле» операсы премьерасында башкарырга тиеш иде. Ләкин премьера булмый калды. Провокатор-хыянәтче Мәхмүт Җамалетдинов доносы буенча, восстание буласы көн фашистларга билгеле булды, һәм гестапо яшерен оешма членнарының барысын да кулга алды. Кулга алынганнарны чишенергә һәм тезләнергә мәҗбүр иттеләр, барысының да кулларына богау кидерделәр Матрацларны, мендәрләрне теткәләп, кулъязмалар, хатлар һәм блокнотларны җыйдылар. Курмашев мендәре эченнән, матрац астыннан Муса Җәлил кулъязмалары, листовкалар чыкты. Гарәф Мусаның кырыкка якын шигыре тупланган бер кечкенә дәфтәрчекне саклап калган иде. ләкин аны да табып алдылар Соңыннан, туган илгә кайткач, Муса Җәлилнең хәтерендә калган шигырьләрен Гарәф аерым бер дәфтәргә язды, бу дәфтәрне ул хәзер дә күз карасы кебек саклап тота. ...Бу вакыйгалардан соң, фашистлар татар легионерларын Советлар Союзына каршы сугышта файдаланудан ваз кичтеләр Ләкин җәлилчеләр үзләре төрмәләрдә утырсалар да, алар башлаган эш дәвам итте. Фашистлар Гарәф Фәхретдиновнын яшерен оешмага турыдан-туры катнашканын исбат итә алмадылар Аны Франциягә, Леон шәһәре янындагы лагерьга озаттылар. Немецлар уннарча мең әсирләрне «Атлантика валы дип аталган корылмалар төзү эшенә куйды Совет әсирләре, монда китерелгәч тә качу җаен эзләргә керештеләр. Ләкин ничек качарга? Францияне фашистлар оккупацияләгән, француз телен беркем дә белми, һәр адым саен үлем сагалап тора. Гарәф Фәхретдинов җитәкчелегендә унсигез кешелек патриотлар группасы, җай туры китереп, сакта торган часовойны дөмектерделәр, аның пулеметы белен коралланып. тауларга качып киттеләр. Иөри торгач, алар француз партизаннарына килеп кушылдылар Француз каршылык күрсәтү командованиесе биргән документлар Гарәф Фәхретдиновта хәзер дә саклана «Овернидәге эчке каршылык күрсәтү көчләре командующие,— дип язылган аларның берсендә — үзенең 1944 елның 24 августындагы № 106 приказы белән рядовой Фәхретдинов Гарәфнең батыр солдат булуын билгеләп ♦ үтә. 1944 елның 11 августында Бэн янындагы сугышта ул кул пулемегы белән иптәшләренең чигенүен каплап торды, аннары, тормышын куркыныч астына куеп, яраланган отделение командирын сугыштан алып чыкты Ле-Пюи шәһәрендәге сугыштан соң аңа шеф-сержанг званиесе бирелде һәм ул бүләккә тәкъдим ителде Җиңү көнен шеф-сержант Гарәф Фәхретдинов Франциянең Дижон шәһәрендә каршылады... Гарәф Фәхретдинов Татарстанда, Бөгелмә районының Карабаш авылында 1920 елда туган. 1937 елда ата-анасы белән Бохара өлкәсенең Каган шәһәренә күчеп килә Бохара укытучылар мәктәбен тәмамлый һәм Каган мәктәпләренең берсендә укыта Шуннан армиягә алына... Хәзер дә ул Урта Азиядә яши. Сугыштан соң туган илгә кайткач, Гарәф Алмалык шәһәрендә төзүче булып эшкә урнашты Хәзер ул Яңа Ташкент шәһәрен сала, «Высотстрой» удар трестының арма- о турщиклар бригадасын җитәкли, коммунистик хезмәт ударнигы. Ташкент төзүчеләре _ аңа зур ышаныч күрсәттеләр: ул профсоюзларның Ташкент өлкә комитеты члены, ш идарә комитетының председатель урынбасары. Үзешчән сәнгатькә мәхәббәгө хәзер дә сүрелмәгән. Алмалыкта яшәгәндә. «•Строитель» клубында гатар-башкорг җыр һәм бию түгәрәгенең җигәкчесе иде. ~ Ә хәзер Ташкентта «Дуслык» ансамбленең актив члены. * Югарыдагы мәкаләләр авторы. Җәлил һәм җәлилчеләр батырлыгы темасына кандидатлык диссертациясе әзерләүче И. Зәбироо, Муса Җәлилнең шигырьләре тупланган дәфтәрләреннән берсен саклап калган Бельгия патриоты Андре Тиммерманска фашист төрмәләрендәге шартлар турында язуын үтенеп, хат җибәргән иде. Аңа түбәндәге җавап хаты килде. «Терлемон, 2 август, 1968 ел. Зәбиров әфәнде! ...Башта ук шуны әйтергә тиешмен, мин язучы түгел һәм сугыштан соң үткән гомер минем хәтердәге бик күп нәрсәләрне юып төшергән. Аннары мин бүтәннәрдән бернәрсәсе белән дә аерылып тормаган гади бер кеше. Шулай да теләкләрегезне хәл кадәренчә канәгатьләндерергә тырышам. 1942 елның 6 сентябрендә кулга алынган көнемнән алып 194 > елда азат ителүемә кадәр мин 12 төрмәдә. 40 камерада утырды ч Моңардан ачык күренә: әлбәттә, төрмәләрдә минем белән бергә утырган шактый гына иптәшләр бар иде. . Фашист төрмәсен тасвирлау мөмкин түгел. Сәбәбе бик гади: оу биналарны карап йөрергә сакчылар миңа чөмкинлек бирмәде. Минем карашымча. Германиядә дә. башка илләрдә дә төрмәләр бертөрледер, бер-берләренә охшаштыр. Күз алдына китерегез: камера дип атала торган гадәттән тыш кечкенә бер бүлмә — аркылысы 3 метр, буе 4. биеклеге 3 метр. Калын стеналарның нинди төскә буялганлыгын да белерлек түгел, пычранып беткән. Сул яктагы почмакта мебельгә охшаш өч аяклы оер нәрсә тора. Аның янында өске ягы кителгән коңгырт төстәге төнге чүлмәк Рәттән ике кирпеч ята — алар әлеге чүлмәкне чистарта өчен Икенче бер почмакка тагын бер чүлмәк куелган — анысына тоткынга тиешле көнлек су салынган. Камераның каршы ягында — ике катлы сәндерә — ятак урыннары... л>](штс1пте<к»1 irinrcMi Пычранып беткән такталардагы язуларны укып, бу ятакның мин бик күп тоткыннарга хезмәт иткәнлеген аңладым Бу язмаларның күбесе, әлбәттә, тоткыннарның соңгы истәлекләре булып калган... Сәндерә янында вакыт үтүдән каралып беткән өстәл һәм ике-өч утыргыч кебек нәрсә тора. Өстәл турысына, түшәмгә, кечкенә генә электр лампасы эленгән. Тышкы стенада идәннән ике метр ярым биеклектә — аркылы-торкылы уникегә бүленгән тәрәзә. Бу бердәнбер яктылык һәм һава керә торган урын. Ишек эчке яктан күңелдә чирканыч тудыра торган соры төстәге броня белән тышланган. Төнге чүлмәктән авыр ис килә. 3 нче рейх тоткыннарының «резиденциясе» әнә шундый. Бу «торак урыны»нда яшәү яки үлем мәсьәләсе хәл ителә Мин шундый урында тәбәнәгрәк буйлы, нык гәүдәле, очкынланып торган күзле, кара чәчле кеше белән күп көннәр дәвамында бергә яшәдем. Аның өстендә буй буй зәңгәр төстәге драп костюм иде. Муенына кызыл төстәге галстук бәйләгән. аякларында — ботинка. Мине поляклар һәм немецлар каршы алды. Камерадашлар белән таныштык Шунда әлеге кешенең Гумеров икәнлеген белдем. «Дәүләт гостиницасында акылдан язган туганнармы очратудан куркып. баштарак мин алар белән аралашмаска тырыштым. Гумеровның язмышын белгәч, һәм алар миңа икмәк белән ярдәм иткәннән соң. безнең арадагы салкынлык бетте, яңа дуслык, барлык кыенлыклар аша кичкән дуслык туды. Гумеров Дрезденга киткән көн миндә бик авыр тәэсир калдырды. Аның белән киткән 12 дусның мин икесен генә белә идем. Менә мин сезгә шуларны белдерергә теләдем. Әйе, вакыт инде безне ул вакыйгалардан ерак аерды. Җәлил хәтердә калган, ә детальләр онытылган. Аның хатынына чын күңелдән сәлам әйтегез һәм иң яхшы теләкләремне белдерегез. Андре Тиммерманс»