Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КОТАДГУ БЕЛЕГ» ӘСӘРЕНӘ 900 ЕЛ

Иң борынгы төрки телдәге язма истәлекләр. билгеле булганча. V—VIII йөзләргә карыйлар. Алар — Төньяк Себер һәм Алтай тирәләрендә яшәгән борынгы төрки халыклардан калган руник язмалар Шушы дәверләрдән чак кына соңрак уйгурлар да согд хәрефләре нигезендә яңа милли әлифба төзиләр, һәм ул язу башка төрки кабиләләр, шулай ук терки булмаган кайбер халыклар арасында да киң таралыш таба Менә шул уйгур әлифбасы нигезендә язылган дини эчтәлекле әсәрләрнең (будда һәм манихей диннәре тәгълиматлары), шулай ук юридик документларның бер кадә ре безнең көннәргә хәтле сакланып калганнар. Бу чуар эчтәлекле язмалар арасында нәфис әдәбият әсәрләренең фраг мснтлары да очраштыргалап куя. Кыскасы, төрки телләрдәге язма әдәбият тарихын V—VIII гасырлардай башларга кирәк. Ләкин. укенечкә каршы, ул дәверләрдә иҗат ителгән әсәрләрнең зур өлеше сакланып кала алмаган. Күрсәтелгән гасырларда Ферганәдә һәм бөтен Урта Азиядә өзлексез талашлар, канлы сугышлар хөкем сөрә. Илдә тынычлык. юлда иминлек бетә Көнбатышны ерак Кытай бепән кушып, өлкәгә бәрәкәт биреп торган олы кәрван юлы ташландык хәлгә килә — бай хәзинәле сәүдәгәрләр, тулы янчыклы арымас сәяхәтчеләр илләрне төньяктәнрак сузылган башка маршрут буенча гизә башлыйлар Нәтиҗәдә Щидссу өлкәсендә тормыш җанланып, экономик күтәрелеш пәйдә була. Бигрәк тә игенчелек югары нәтиҗәләргә ирешә. Әлбәттә, экономик үсеш белән бергә, халыкның ру хи мәдәниятендә дә яңа казанышлар барлыкка килә Мәсәлән. Җидесуның үзәге булган Суяб шәһәренә барган сәяхәтчеләр (ул шәһәр- Чү- елгасы буенда торган) анда төрле эчтәлекле китаплар язылуын хәбәр итеп калдырганнар Ә 766 елда менә шул Суяб шәһәрен яулап алган төрки телле нарлук кабиләләре илнең элекке хуҗалары булган икенче бер төрки кабиләләрне — төргәшләрне читкә кысрыклап. Щи- десуда һәм Сыр-Дәрьяның көньяк өлешендә яңа мөстәкыйль дәүләт оештыралар Килүче карлуклар тәэсирендә моңарчы хөкем сөргән уйгур язма теле үзгәреп, яңа җирлектә яңа карлук-уйгур әдәби теле формалаша башлый. Йосыф Хас Хаҗиб дигән олы әдипнең мәшһүр «Котадгу белеп исемле поэмасы — менә шул карлук- уйгур телендә иҗат ителгән әсәр. Сүз уңаенда шул дәвердә әдәби төрки тел кичергән кайбер этаплар мәсьәләсенә 1 Жидесу дип хәзерге Казагыстанныи көньяккөнчыгышындагы зур территориягә ..иткәннәр (Балхаш күленә койган җиде елганы күздә тотып) Жидесуга Жамбул. Алма-Ата. Талды Курган һәм өлешчә Семипалатинск өлкәләре керә. * Карлук кнбиләләренсн калдыклары хәзерге Тажикстан жиренда яши. И дә кыска гына булса да тукталып китик. Җидесу олкәсе бик борынгы дәверләрдән үк Урта Азия, бигрәк тә Фәрганә белән тыгыз моиәсәбәттә булган. Аларның берсендә барлыкка килгән экономик һәм мәдәни үзгәрешләр икенчесендә дә үзләренең чагылышларын тапканнар. Мәсәлән. 6J6 елда башланган гарәп яулап алуы һәм ислам дине таралуы бер Урта Азиянең мәдәни тормышында гына түгел, бәлки Канчыгыш Торкцан һәм Җидесудагы халыкларның рухи тормышларына да коч- лс тәзсир ясаган. Нәтиҗәдә злей шул территориядә туып формалаша башлаган мәгәр ныгып җитә алмаган терки язма теле иысрыкланып. дин теле булган гарәп теле естенлеккә чыккан Хәтта гасырлар буе эшкәртелгән баи традицияле фарсы теле дә икенче планга күчкән Бу аңлашыла да: гарәп теле, дин теле булудан тыш. Үзәк Азиядән алып Испаниягә хәтле сузылган беек Гарәп хәлифәлегендә дәүләт-админи- страция теле дә иде; естәвенә берәр җир ле телдә яисә диалектта язылган әсәр тар дәирә белән генә чикләнсә, гарәп телендә иҗат ителгән әдәби һәм гыйльми хезмәтләр аларның авторларын бетен шәрык деньясына мәшһүр итеп, маитәу-алкышлар китергәннәр Гарәп телемен нәфис әдәбият һәм фән әлкәләрендә менә шулай бер үзе хәкимлек серүе X гасыргача дәвам итә Ә X гасырдан башлап беренче планга яңадан фарсы теле чыга башлый Әувәл матур әдәбият елкәсендә. аннары фән доньясын- да ул үзенә мәйдан яулый. Ләкин ул элекке тесендә генә калмый, бәлки баи лексикалы гарәп теленнән кергән хисапсыз күп алымнар исәбенә үзгәреп, баеп, мәйданга чыга. Хәтта гарәп сүзләрен күп купләиу үзенә күрә бер алым, әдәби норма рәвешенә керә |гарәп-фарсы синоним сүзләрен парлап куллану бигрәк тә киң таралган күренеш була) Тора-бара менә шул фарсы теленә кергән гарәп алынмалары эзләп- әэләп торки язма әдәбиятка, хәтта халык сейләшенә дә күчә башлый. 960 елны кара- ханипар ислам кабул итеп, ә 999 елны оешкан кодрәтле Караханилар дәүләтенә Щи- ' Караханилар i-үлэтс тип. \ ..кырнын 20 елларында оешып. 1212 елга х пле яш-> гяи Һям ү 1 эченә Кеичыгыш Теркстан. Җндесу һәм башка күп кен • тчрки һәм фарсы халыклар биләгән жирләрис ипи зур территорияле феодаль терки мәмләкч пс атыйлар. десу да кушылгач, яңа җирлектә формалаша башлаган терки әдәби телгә гарәп теленең тәэсире тагы да кочәя. Менә шул дәверләрдә ислам кабул иткән торки халыклар арасында, элекке маиихен һәм будда дине эчтәлекле әсәрләрдән башка буларак, ислам дина рухындагы әдәби китаплар иҗат итү омтылышы туа. Ләкин ул вакытларда калган әйберләр безнең кеннәргә хәтле Якланмаган яки әлегә табылмаган Андый хезмәтләрнең безгә мәгълүм булган иң борынгысы булып югарыда аталган «Котадгу белег» — «Бәхетле итү гыйлеме* дигән зур поэма исәпләнә Дорес. поэманың авторы үз әсәрен тор- кичә язылган иң тәүге китап дип тәкьдим итә. «Кереш»тә үк ул: Гарәпчә, таҗикча китаплар үкуш * Бизиин тнлнмнзгә бурунгы укуш,— . ягъни: «Гарәпчә, таҗикча китаплар бик күп. ә безнең телебездә бу иң беренче уку китабы», ди. Ләкин, безнең фикеребезчә. Йосыф Хас Хаҗиб биредә гомумән иң тәүге торкичә китап турында түгел, бәлки шундый бик зур күләмле беренче китап хакында сейли булса кирәк. Чәнки әсәр теленең бик чарланган, әдәби җәһәттән нык эшкәртелгән булуы, авторның исә катлаулы гарәл- фарсы шигъри метрикасын (аб-бб-вб-дб...) дорес һәм оста файдалана белүе, ниһаять, образлар системасындагы тогәллек. эзлеклелек шагыйрьнең билгеле бер мәктәп узуын, элгәрге тәҗрибәдән фаидалаиган булуын күрсәтә. Кыскасы, тел-әдәби җәһәт тән мондый җитлеккән әсәрнең буш җирлектә. такыр мәйданда барлыкка килүе бик шобһәле. Димәк. «Котадгу белег» поэмасы язылганчы ук ислам тәэсирендәге торки әдәбият әзерлек һәм күчү дәверен уздыр гаи булырга тиеш. Тик, югарыда әйтелгәнчә. бу элгәрге дәвернең язма истәлекләре сакланмаган. 9 «Котадгу белег» әсәренә килсәк, ул Караханилар дәүләтенең йончыгыштагы мәркәзе булган Баласагун шәһәрендә иҗат ителә башлап (бу шәһәр Каэагыстаидагы Чу елгасы буена урнашкан булган). Кончы гыш Торкстаидагы Кашгар шәһәрендә язы лып беткән Автор аны Караханилар дәүләтенең башлыгы булган Табгач Бугра Карахан Әбү Гали Хәсән бине Соләимаи Арслан Карә-ханга бүләк иткән һәм сарай тарафыннан үзенә мактаулы дәрәҗә бүлгән «ХасХаҗиб» дигән исемне алган. Китапның язылып бетү тарихы турында автор боләй хәбәр итә: Иыл алтмыш икн нрди түрт йүз йыла... Түтәл ун снкиз акла андым бу сүз»,— ягъни: «Дүрт йез алтмыш икенче ел иде... бу сүзләрне мин нәкь унсигез ай сөйләдем». (Милади буенча 1069—1070 елларга туры килә). Бу дидактик поэма безнең көннәргә хәтле өч нөсхәдә килеп җиткән. Хәзер саклана торган урыннары буенча алар «Каһирә». «Вена» һәм «Ташкент» нөсхәләре дип аталалар. Соңгы нөсхә әдәбиятта табылу урыны буенча «Фәрганә» яки «Нәмангаи» нөсхәсе дип тә йөртелә . Аларның беренче һәм өченчеләре гарәп хәрефләре белән, ә икенчесе, ягъни «Вена нөсхәсе» исә, уйгур хәрефләре белән язылган. Вена нөсхәсенең азагында китерелгән язуга караганда, ул 849 елның 4 нче мөхәррәмендә һират шәһәрендә күчерелгән булган. Бу — 1439 елның 18 нче июненә туры килә. Ә бу вакытларда Хорасан дәүләте башында Аксак Тимернең улы Шаһрух тора. Билгеле булганча, аның дәверендә күп кенә гарәп яэулы әсәрләрне яңадан уйгур әлифбасы белән күчерү гадәте хөкем сөрә. Шулай булгач, «Котадгу белег» әсәре дә әүвәл гарәп әлифбасы нигезендә язылып. аннары уйгур язуына күчерелгән булырга кирәк. Венада саклана торган нөсхәнең азагындагы язудан тагын шуны да беләбез: 879 елда (ягъни 1474—75 елларда) Тукат аркылы аны Стамбулда яшәгән уйгур каллиграфы Габдрахман-бахшига китерәләр. Соңыннан ул китап ориенталист И Хаммер кулына төшә һәм Венадагы Король китапханәсенә тапшырыла. һәм 1870 елда 185 бит, 5971 бәеттән (икеюллыктан) торган бу әсәрнең кайбер фрагментлары ориенталист Вамбери тарафыннан бастырылып чыгарыла Ләкин транскрипциядә, шулай ук немецча тәрҗемәдә дә. күп кенә хаталар, төгәлсезлекләр җибәрелә. Ә 1890 елда күренекле рус ориенталисты В. В. Радлов бу Вена нөсхәсен тулысынча бастырып чыгарып, 1900—1901 елда аның транскрипциясен һәм немец теленә тәрҗемәсен дә нәЧөнкн ул, беренче мәртәбә 191-1 елда Нгманганда табылып, аның турында хәбәр дә басылгач, юкка чыга да. икенче мәртәбә 1924 елда Фәрганә өлкәсендә якадан табыла. шер итә. Вена нөсхәсе белән әсәрнең Каһирәдәге вариантын беренче чагыштырып чыгучы да шул ук В. В. Радлов була. Дөрес, Радлов хезмәтләре басылып чыкканнан бирле шактый еллар үтте. Өстәвенә, тулырак булган яңа, Нәманган нөсхәсе дә табылды. Тюркология фәне дә шактый алга китте. Шуңа күрә Радлов хезмәтендә да кайбер төгәлсезлекләрнең. хәтта ялгышларның табылуы бер дә гаҗәп түгел. (Бу кимчелекләрне ачыклауда данияле галим В. Томсенның хезмәтләре аерата игътибарга лаек.) Каһирәдә саклана торган 392 битле 5800 икеюллыктан гыйбарәтле гарәп әлифбасындагы нөсхәнең тарихы бик томанлы. Шулай да бу китап Мисырга анда кыпчак мамлүкләре хөкем сөргән дәвердә китерелгән дип уйларга мөмкинлек бар. Ташкенттагы нөсхә исә. югарыда әйтелгәнчә, иң тулысы. Ул 445 битле китап һәм анда барлыгы 6095 бәет — икеюллык бирелгән. Бу нөсхәнең фотокопиясе 1934 елда Икенче тюркология конгрессы вакытында Төркиядәге «Терек теле җәмгыятенә» бүләк ителгән иде. Шуңа күрә дә төрекләр 1942—1943 елларда «Котадгу белег»нең өч нөсхәсенең фотокопияләрен өч том итеп бастырып чыгардылар. Ләкин истәлекнең терек галиме мәрхүм Рәшит Әхмәт Арат тарафыннан башкарылган транскрипциясе, төрекчә тәрҗемәсе, сүзлеге һәм грамматикасы хәзергә хәтле дөнья күрә алмый. Советлар Союзында исә поэманың академик басмасын, аның русча тәрҗемәсен матбугатка әзерләү өстендә тюрколог Айсылу Вәлитова эшләп килде. Кызганычка каршы, аның бу эше әлегә хәтле басмага әзерләнеп җитмәгән. Шулай да югарыда аталган басмалар һәм кайбер куэәтүлэр нигезендә бу өч нөсхәне чагыштырып, тел-лингвистик яктан җентекләп тикшерер өчен хәзер мөмкинлекләр бер кадәре бар дияргә мөмкин. Мәсәлән, бу өч нөсхәнең телен чагыштырганда, түбәндәге әһәмиятле фактлар ачыклана. Текстның фонетик үзенчәлекләренә карв- гәнда Каһирә нөсхәсен күчерүче кеше төрки телләрнең «д-группа» диалекты вәкиле булса, Ташкенттагы нөсхә исә «згруппа» диалекты кешесе тарафыннан күчерелгән. Билгеле булганча. «з-группа» диалектларында Түбән Идел һәм Харәзмдә яшәгән төрки кабиләләр сөйләшкәннәр. Шулай булгач. Каһирә нөсхәсе китап авторының үз телен, ә Ташкент нөсхәсе исә күчерүченең телен күрсәтә дип уйларга мөмкин Димәк, Чу елгасы буенда формалашкан карлук- уйгур теле терки телләрнең «д-группасыиа» керә икән. Мондый күзәтүләр нәтиҗәсендә «агын башка бик күл кенә әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешеп булыр иде. Китапның авторы турында тулы мәгълүмат сакланмаган, шулай да кайбер фактлар билгеле. Мәсәлән. Каһирә иесхәсендә ике «кереш» бар. берсе — шигъри, икенчесе — проза белән язылган. Тикшерү нәтиҗәсендә болариың башка бер билгесез кешеләр тарафыннан язылган булуы ачыклана. Шулай да бу керешләр бик әһәмият ле. чеикн алар «Котадгу белегже язган Йосыф турында беркадәре мәгълүмат бирәләр. Мәсәлән, «керешпләрнең берсендә бу китапның Чин хәкимнәре хикмәтләре белән бизәлеп. Мачин хәкимнәренең ши гырьләре белән зиннәтләиеп язылуын әйткәч, ботеи Шәрыкта да. Теристанда да Бугра-ха телендә моннан да гүзәл башка әсәр иҗат ителмәве хакында әйтелә Шулай ук, билгесез авторның хәбәр итүенә караганда, бу китапны терпе илләрнең па- дншалары һәм галимнәре терпечә атаганнар икән. Мәсәлән, Чин галимнәре аны «Әдәб-әл-мүлүКл. ягъни «Падишалар әдәп- лелегев дип. ә Мачин галимнәре исә »Әмин- әл-Мәмләкәт». ягъни «Мәмләкәт иминлеге» дип атаганнар. Шәрык илләрендә ул китап «Зинн әл-умәрә» — «Әмирләр зиннәте» дигән исемдә, Иранда исә «Котадгу белег- дигән баш астында мәшһүр булган. Кайбер тешләрдә аны «Пәнд-намәи-мүлук» — «Па- дишалар эчен нәсихәт» дип тә йерткәннәр икән. Менә шул сүзләрдән китапның бик борынгы заманнарда ук куп кенә илләргә таралган һәм сеепеп укылган булуын беләбез. Китапның авторы Йосыф исә Баласагун шәһәрендә туып-үсеп, шунда бу әсәрне иҗат итә башлаган булган, һәм. югарыда әйткәнчә, аны Кашгар шәһәрендә тәмамлагач. Табгач Бугра-ханга бүләк итеп, «Олуг хаҗиб», ягъни «баш камердинер» дигән мактаулы дәрәҗә алган. Шуның ечен дә соңрак шагыйрьне Йосыф Хас Хаҗиб дип йерткәннәр (фәнни әдәбиятта Йосыф Бала- сагуни дип тә атыйлар). Моннан соң «керештә» бу китапта дүрт файдалы нәрсә булуы күрсәтелә: беренче — Гаделлек, икенче —Бәхет, ечен- че — Акыл, дүртенчесе — Канәгатьлек. Болариың һәрберсе теркичә сүзләр белән дә исемләнгән, һәм алар әсәрдә әдәби образ — геройлар рәвешендә тәкъдим ителгән. Мәсәлән, Гаделлек —Кон туг- ды Ипиг («Патша Кояш туды»], һәм ул патша дәрәҗәсенә куелган; Бәхет —Ай тулды, ул вәзир урынында; Акыл — Ү гд ү л м е ш («макталган»], һәм ул вәзир улы дәрәҗәсендә бирелә. Канәгатьлек — Удгурмыш («Уянган») дип аталып, вәзирнең >несе сыйфатында тәкъдим ителгән. Китапта менә шул дүрт герой арасындагы сорау-җаваплардан торган хикмәтле әңгәмә бара. Композицион яктан бу дидактик поэма 73 бүлектән гыйбарәт Беренче еч бүлектә шул дәвердәге традиция буенча алла, пәйгамбәр һәм аның дүрт сахабасы мактала. Лирик чигенеш белән башланган дүртенче бүлектә яз фасылы тасвирлангач. Кашгар хакиме Бугра-ханны мактау бирелә. Моннан соңгы бүлекләрдә күктәге җисемнәр, белемнең әһәмияте, тел-сүзнең файда- зыяны хакында сойләнелә. Аерым бер бүлектә автор үзе эшләгән хаталар ечен укучылардан иичерем сорап, картлыктан зарланып. яшьләргә үгет-нәсихәтләр бирә. Моннан соң үзәк бүлекләр башланып, аларда югарыда аталган геройларның әңгәмәләре бирелә Әңгәмә үзәгендә исә белем, дәүләткә хезмәт, дәүләт һәм гаскәр башлыкларына зарури сыйфатлар, дәүләт башындагы түрәләр белән халык арасындагы меиәсәбәтләр мәсьәләсе, шулай ук ил агалары, галимнәр, табилләр. менәҗ- җим-күрәзәләр. шагыйрьләр, игенчеләр, сәүдәгәрләр, ярлылар һәм байларның бурычлары. хокуклары, үзара меиәсәбәтләре тора. Болардаи соң килгән бер бүлектә ейләнү. бала тәрбияләү, гаилә менәсәбәте. кунак әдәбе тикшерелә. Аннары әңгәмә яңадан илхалык. мәмләкәткә җитәкчелек итү. кешелеклелек проблемаларын тикшерүгә күчә. Ниһаять, иң соңгы бүлектә автор. үзе турында сойләп, картлыктан зарлана. ваемсыз үткән яшьлеген сагына; дусларның турылыксызлыгыи. деиьяның фанилыгын искә тошергәч. укучылардан тагын бер кат гафу үтенеп, әсәрен тәмамлый. Күрсәтелгән бүлекләрдән аерата бишен че бүлек игътибарга лаек: анда бик күп борынгы терки астрономик атамалар бирелә. Мәсәлән, ул вакытта йолдызларның күбесе Кузы. Кечек. Арслан, Богдан башы. Чадаи |Чаяи|. Балык. Углан |Кәҗә бәтие). Я (Җәя) кебек терки исемиар белән аталган икән. Бу сейләнгәинәрдәи әсәрнең нигездә үгет-нәсихәт, ягъни дидактик әсәр икәнлеге аңлашылса кирәк Мондый әсәрләр гадәттә. әдәби яктан кайтышрак сыйфатта язылган булалар. Ләкин шулвм да Йосыф Хас Хаҗибның зур талантлы шагыйрь, чын ип- һам ияое булуын күрсәтә торган юллар поэмада аз түгелләр. Мәсәлән, язны тасвирлау. яшьлекне сагынып, картлыктан зарлану һәм башка лирик чигенеш моментлары бик зур осталык белән, гаҗәеп тәэсирле итеп язылганнар. Болар барсы автор ның, югарыда әйткәнебезчә, беркадәре әдәби мәктәп узып, үзеннән элгәреләрнең бай тәҗрибәсенә таянган булуын күрсәтәләр. Шагыйрь үзенең карт булуын әйтә Димәк, бу аның соңгы әсәрләреннән берсе булса кирәк. Ә элеккеләре, шагыйрьнең яшьрәк чагында язылганнары кайда! Алар, һичшиксез, булганнар, тнк югалганнар, яисә әлегә хәтле табылмаганнар. Алар киләчәктә. бәлки, табылырлар да. Мәсәлән. СинЦзяньдагы Әремче (Урумчи) шәһәрендә бихисап күп кульязмапар әлегә кадәр тикшерелмичә яталар, алар арасында 900 ел элек язылган кулъязмаларның да очраш- тыргалавы мәгълүм. Бәлки, шулар арасында Йосыф Баласагуниның да яңа әйберләре саклангандыр!! Болай өметләнергә дәлилләр җитәрлек. Аларның берсе — «Котадгу белегинең бик киң таралган, мәшһүр әсәр булуы. Югарыда әйтелгәннәрдән тыш (мәсәлән әсәрнең терпе илдә терлечә исемләнүен алыгыз) тагын бер мисал китерик. 1909 елны Алтын Урда дәүләтенең мәдәни мәркәзләреннән берсе булган Сарайчык каласының шәһәрлеген казыган вакытта табылган бер чүлмәктә түбәндәге язулар бар; «Киши курки йез ул. бу йөз курки күз, Бу^ууз курки тил ул. бу тия курки сүз» ә сөйли торган «Котадгу белег» поэмасында исә шундый бәет бар; Укуш курки тил ул. бу тил курки сүз. Кншч курки йөз ул, бу йөз курки күз Күренә ки. биредә мәгънә дә, шигырь дә бер. бары сүзләр генә алмашынган. Димәк, бу әсәр Алтын Урда туфрагында да киң таралган булырга кирәк Гади бер чүлмәкче кулында «Котадгу белег»! Билгеле булганча. Нәваи. Сәгьди иебек бөек шагыйрьләрнең әсәрләре дә төрле вариант та, төрле эшкәртелештә таралган. Мондый үзгәрешләр авторлар исән чакта да булганнар Хәтта «Котадгу белег»нең өч нес хәсендә дә андый аермалар шактый күп табыла. Кыскасы, без тикшерә торган әсәрнең нөсхәләре заманында куп кенә булган булырга тиеш. Йосыф Хас Хаҗибның әсәре мәдәни- тарихи җәһәттән дә бик зур әһәмияткә ия. ^Котадгу белетнең безгә килеп җиткән дөньяви эчтәлеге төрки телдәге иң борынгы әдәби әсәр булуы хакында югарыда беркадәре сөйләнде Әйтелгәннәрдән бу истәлекнең ул иҗат ителгән дәвергә хәтле булган төрки язма әдәбият тарихын өйрәнү өчен дә мөһим икәнлеге аңлашылса кирәк. XI гасырдан соңгы төрки телдәге әдәбиятларны тикшереп белү өчен исә «Котадгу бепег»нең кыйммәте тагы да зур. Югарыда китерелгән бер мисалдан тыш (чүлмәктәге язулар) «Котадгу белег» белән башка терки әдәби әсәрләр арасында да көчле мөнәсәбәт булуын әйтергә кирәк. Мәсәлән, төрле төрки халыклар арасында киң таралган мәшһүр «Кыйсас Рабгузи» әсәрендәге шигъри текстлар белән (XIV гасыр истәлеге) без тикшерә торган әсәрдә аваздашлык шактый көчле. Мисалга яз фасылына багышланган шигырьләрне алып булыр иде. Шулай ук икенче бер әһәмиятле истәлек булган «Гатибәт әл-хакаик» исемле әсәр (XII—XIII гасырлар) турында да шуны ук өй- тергә мөмкин. Ә болар — терки дөньяда бик киң таралып, бик күп төрки халыкларның язма әдәбиятларына тәэсир ясаган әсәрләр. Болардан тыш. тюрколог П. Me- лиоранскийның хәбәр итүенә караганда, монгол империясендә «Котадгу белеги Чингиз-хани» дигән дидактик әсәрнең булуы да мәгьлүм. Димәк. Йосыф Хас Хаҗибның әсәре Алтын Урда дәүләтендәге төрки әдәбиятларга да тәэсир ясаган булып чыга. Югарыда аталган Ташкент нөсхәсенең «з-группа» диалект вәкиле тарафыннан (ягъни Түбән Идел һәм Харәзм тсркиләре вәкиле тарафыннан) күчерелгән булуы бу гипотезаны көчәйтә генә. Кыскасы, әдәби-тарихи планда алганда. «Котадгу белег» әсәренең әһәмияте бер Карахаиилар дәүләтенең дәвере һәм даирәсе белән генә чикләнеп калмый. Икенчерәк итеп әйткәндә, бу әсәр борынгы язма әдәбиятлы халыкларның күбесе өчен уртак истәлек ул. Йосыф Хас Хаҗибның поэмасы иҗтнма- гый-тарихи күзлектән караганда да бик зур байлык. Чөнки аны җентекләп тикшерү нәтиҗәсендә XI гасырда хөкем сөргән идеология үзенчәлекләре, иҗтимагый фикер торышы, әдәп һәм педагогика мәсьәләләре. дәүләт һәм власть, хокук һәм бурыч проблемалары турындагы тәгълиматлар, карашлар хакында да бай мәгълүмат алып булачак. Ә китапта теркалгаи социаль-иҗ- тимагыи терминология елкесеие килсәк, бу инде тарихчылар очен бетмәстәкәнмәс хәзинә. Бу менәсәбәт белән шуны да кабатлап әйтәсе килә: гарәп-фарсы алымнарының бу әсәрдә бик аз булуы, ягъни шул чордагы саф терки язма телен тогәл гәүдәләндерүе белән дә «Котадгу белег» гаять әһәмиятле. Шуңа күрә дә бу әсәр бер карлук-уйгур әдәби теленең формалашуына гына түгел, бәлки чыгытай теркисе, Алтын Урда — Хорезм, Алтын Урда — Мисыр, сәлҗук-госман- лы әдәби телләренең үсешенә дә зур йогынты ясаган. Аталган поэманың үзен тикшерү һәм соңрак дәаерләрдә терки телләрдә язылган әсәрләрне күзәтү бу фикернең дәреслеген раслый. Димәк, Иосыф Хас Хаҗиб Баласвгуииның «Котадгу белегье күп кенә терки халыклар әдәбиятларының башында торган уртак чыганак, кипмәс кизләү икән. Шулай булгач, борынгы терки әдәбиятлардан кайсысының тарихын язганда да «Котадгу белег»тән читләтеп узарга мемкин түгел. Ләкин, кызганычка каршы, югарыда әйтелгәнчә, бу әсәр тиешлечә ейрәиелмәгәя әле. Истәлек текстының академик басмасы да юк Әсәрнең теленә күзәтү ясауда телчеләр кайбер адымны атлаган булсалар да, поэманың әдәби планда тикшерелүе бер дә канәгатьләнерлек түгел Истәлекнең тарихи аспектта ойрәнелү дәрәҗәсе хакында да шундый ук фикерне әйтергә мәҗбүр- без. Шуңа күрә бу мәкаләне «Котадгу бе- легоне күп яклап ойрсиу дәвере озак йот- термәсен иде. дигән омы белән тәмамлыйсы килә.