ӘХМӘТ СИМАЕВҖӘЛИЛ ДУСТЫ
Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда. Кол итсәң дә. тоткын итсәң дә. Кирәк икән, үләм аягүрә, Балта белән башым киссәң дә. XX гасырда шагыйрь башы өстендо палач балтасы ялтырар, дип, элегрәк кем дә булса башына кигердеме икән? Әмма хәзер безгә билгеле. Муса Җәлил язган югарыдагы юлларда аллетория юк, аларда чын хакыйкать сурәтләнә. Хәзер без Җәлилнең нинди үлем белән үлгәнен ачык беләбез. 1944 елның 25 августында 12 сәгать 18 минутта Берлинның Плетцензее төрмәсен* дә шагыйрьнең башы киселә... Алты минуттан соң Җәлилнең дусты һәм шәкерте Әхмәт Симаев эшафотка менә һәм башын гильотина пычагы астына куя. Икенче көнне төрмә смотрителе ярдәмчесе Пауль Дюррхауэр Берлинның Шарлоттенбург районындагы штандесамтка— ЗАГС тибындагы учреждениегә килә Аны Глюк дигән чиновник каршы ала. Штербебух дип йөртелә торган кенәгәдә түбәндәге язу барлыкка килә: ■ Журналист» журналының 9 саныннан (1968 ел) Сергей Кристи мәкзләсе (тәрҗемә). «Әхмәт Симае* Журналист һәм шагыйрь Меселман 1944 елның 25 августындэ 12 сәгать 24 минутта үлде Торган урыны — Вильмерсдорферштрассе, 15. Үлемнең сәбәбе башы киселде Туган елы —1915 елның 28 декабре Красиослободск шәһә- реидй (Россия) . Атасы — Садретдин Симаев, әнисе — Шарифа Симаева, кыз вакыттагы фамилиясе —Старкова. Хатыны — Валентина Симаена, кыз вакыттагы фамилиясе— Листопад. Берлинда Мантейфельштрассе. 10 да торучы надзиратель ярдәмчесе Пауль Дюррхаузр сүзләре буенча язып алынды Бу белешмәләрне хәбәр итүче — билгеле кеше һәм ул үлемнең шаһиты булуын раслады.. Кем соң ул, Әхмәт Симаев! Бик күп яшьләргә хас булганча, ул үзенең иҗади эшчәнлеген шигырьләр язудан башлый. Аның беренче остазы Муса Жәлил була. Утызынчы еллар башында Муса Жәлил җитәкчелек иткән әдәби түгәрәккә абыйлы-энеле Әхмәт белән Фәттах та актив йөриләр. әдәбият турындагы әңгәмәләргә, төрле бәхәсләргә катнашалар. Бу әңгәмәләр еш кына Фәттах квартирасында дәвам итә торган була Муса еш кына Симаеәлар квартирасында кунып та калгалый. Ә иртә белән Әхмәт аны Таганкадан Столешниково- § та озатып куя. Менә шундый очрашулар, бер-берсен үзара хөрмәт итү Әхмәтнең киләчәктәге = тормышына да йогынты ясый Муса үзенең яшь дусты Әхмәтне лоззиягә генә түгел журналистика эшенә дә тарта Бу вакытта Муса Мәскәүдә тагар телендә чыга торган 2 «Коммунист» газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли Әхмәт җ Симаевның беренче шигырьләре әнә шул газета битләрендә дөнья күрәләр Ә Әхмәт метрополитен төзелешендә эшли торган була. Үзенең эшен, уйларын шигырьләрендә сурәтли ул. Шигырьләренең исемнәре генә дә бу турыда ачык сөйли. «Метрострой- «Бригадир Кугуасов», «Колхоздан хат». «Метрострой ударнигы» газетасының актив хәбәрчесе Симаев бу елларда (1933—1936) куп кенә хәбәрләрен, шигырьләрен бастырып чыгара, редакциянең һәр заданиесен күңел биреп башкара. Озак та үтми, Әхмәт Мәскәүдән сиксән километр ераклыктагы Воскресенск шәһәренә күчә. Анда ул матбугат эшендә эшли, корректор ярдәмчесеннән газета редакциясенең җаваплы секретаре булып үсә. 1939 елда Мәскәү педагогия институтының әдәбият факультетына читтән торып укырга керә Әхмәт күп эшли, күп яза. Ләкин, кызганычка каршы, аның кулъязмалары сакланмаган. 1940 елда ул армиягә алына һәм аның шигырьләре, хатлары, тәрҗемәләре көндәлекләре саклана торган папка редакциядә, өстәл тартмасында кала Сугышлар Мәскәү тирәсендә барганда, редакция архивын яндырырга туры килә Әмма «Коммунист»! газетасы калган. Дулкынланып, газетаның 1938—1940 елларда чыккан саннарын актарам. Газета битләрендә Симаев фамилиясе еш очрый. Газета аның тормышында зур роль уйнаган аның дөньяга карашын, әдәби талантын үстерергә ярдәм иткән, аңарда партияле журналист шәхесе, боек интернациональ туганлык рухы, Ленин идеяләренең тантанасына тирән ышаныч тәрбияләгән. «Коммунист» газетасының әдәби битләрендә еш кына Әхмәт Симаевның шигырьләре басылган. Шул ук вакытта ул татар шагыйрьләренең әсәрләрен русчага тәрҗемә итеп тә чыгарган һәм тәрҗемәнең авторы А Влиндор дип кул куйган А Влиндор — Симаевның псевдонимы. Без Гитлер Германиясендә Жәлил шигырьләренең фашизмга каршы керешкә әйдәп яңгыравын беләбез Тегель. Моабит төрмәләрендә — остаз Һәм шәкерт бергә булган һәр җирдә —Муса шигырьләрен рус толенә тәрҗемә итүче Әхмәт Симаев булганлыгына шик юк.' «Коммунист» газетасында эшләүче журналистлар аңа дусларча Анатолий дип эндәшкәннәр. Ә ул үзен Андрей дип йөртергә яраткан, ә хатыны аңа Сима дип эндәшә торган булган Аның шундый төрле исемнәрдә йөрүе эзләнүләр вакытынд > шактый кыенлыклар тудырды Баштарак аңарга командование йөкләгән беренче хәрби задание соңгысы булгат дип исәплиләр иде Алай түгел икән, ул фронтта алты айга якын булган. 1 Немец чиновнигы ялгышкан. Әхмәт Садретдин улы Симаев элекке Пенза гүбетэ- насы, Красиослободск өязенең (хәзер Мордва АССР) Усть-Рахманоака авылында туган ЖӘЛИЛ ДУСТЫ Симаевның хатыны аның фронттан 1942 елның 12 февралендә язган хатын хәтерли. «Валя, мин хәзергә безнеке булмаган үзебезнең җирдә Моның нигә шулай икәнен үзең аңлыйсың. Мин командировкада. Мине, заданиене үтәп кайткач, еигә, отпускага җибәрергә вәгъдә бирделәр. Кет. Кызыбызны чиксез күрәсем килә. ӘТИЕГЕЗ СИМА» Фәттах та февраль аенда аңардан кош теле тикле генә хат кисәге ала. «Мин тылда, озакламый күрешербез.'.— дип яза ул. Ләкин Әхмәт Симаев туганнары белән бүтән очраша алмый. Ә кызын ул бер мәртәбә дә күрә алмый, аңа Людмила дип исем кушканнарын гына хат аша белә. Туганнары һәм дуслары Әхмәтне хәбәрсез югалган дип исәплиләр. Әмма ул әле һаман фронтта дошманга каршы сугышуын дәвам итә. 250 нче һава десанты полкы дошман тылында заданиене үтәгән вакытта рация начальнигы ефрейтор Симаев 1942 елның 20 январеннан алып, кыен метеорологик һәм сугыш шартларында, Көнбатыш фронты штабы белән өзлексез бәйләнеш тота. Полк командиры майор Солдатов, өлкән батальон комиссары Сычушкин, полк штабы начальнигы капитан Подлобкө Симаевның бу батырлыгына зур бәя бирәләр. Күптән түгел мин СССР Оборона Министрлыгының кадрлар буенча Баш идарәсеннән, «1915 елда туган Симаев Әхмәт Садретдин улы Көнбатыш фронтының 1942 ел 31 майда чыгарылган 0624 приказы нигезендә «Сугышчан хезмәтләр өчен» медале белән бүләкләнгән исәпләнелә»,— дигән хәбәр алдым Әхмәт Симаев бу хөкүмәт бүләге турында үзе берни дә белмәгән .Симаевтан бүтән хат килми. Мөгаен, чолтаныштан сугышып чыккан көннәрдә хатлар да, кешеләр кебек хәбәрсез югалганнардыр. Әмма, һич тә көтмәгәндә, Воскресенск шәһәренә Әхмәт хатыны исеменә бер хат килеп төшә Бу хат, кызганычка каршы, сакланмаган. Шулай да аны хатыны күңеленнән белә. «Хөрмәтле иптәш, безнең сугышчан дустыбызның хатыны! — диелгән була анда.— Безнең командирыбыз Андрей Симаевның кайда икәнен сез белмисезме? Ул сугышчан эаданиеләрнең берсеннән кайтмады. Бәлки, ул яралангандыр һәм бу турыда сезгә хәбәр иткәндер Без Андрейны яхшы иптәш булуы, батырлыгы өчен хөрмәт итә идек. Әгәр ул һәлак булган икән, аның өчен без каһәр төшкән дошманнан үч алырга ант итәбез!» Симаевның язмышы беркемгә дә билгеле булмый. Үзенең остазы һәм дусты Муса Җәлил, үзенә тиңдәш башка көрәштәшләрен очратканчыга, фашизмның нәкъ үзәгендә революция өчен көрәшкә керешкәнгә кадәр аңарга да «кырык үлем аша» узарга туры килә. Еллар буе. бәлки, хатым булмас. Хәбәр булмас минем турымда. Туфрак күмәр баскан эзләремне. Үлән үсәр киткән юлымда. Немец әдибе Леон Небенцаль 1958 елда Берлинда басылып чыккан «Икенче бетен дөнья сугышы тарихы проблемалары• дигән китапның икенче томына кергән мәкаләсендә болай дип яза: ■Җәлил һәм аның иптәшләре фашизмга каршы көрәшләрен аеруча авыр шартларда алып баралар. Розенберг кешеләре, фашизмга сатылган татар ак эмигрантлары комитеты үзләре оештырган «Идел-Урал» легионын даими күзәтү астында тоталар һәм андагы әсирләрне милләтчел рухтагы көчле пропаганда белән сугарырга тырышалар». •Идел-Урал» комитеты асылда дошманнар Идел буенда һәм Уралда оештырырга исәп тоткан «дәүләтонең резервта торган «хөкүмәте» ролен үтәргә тиеш булган. Комитетның башында Габдрахман Шәфи Алмаз дигән сатлык эмигрант торса да, асылдагы җитәкчесе доктор Унгляубе белән «большевиклар һәм Азия проблемалары белгече» профессор Менде булган. Идел буе, Башкортстан һәм Астрахань далаларын үз эченә алачак империя комиссариаты белән идарә итүне Гитлер гаулейтер доктор Отто Шульманга тапшырган. Муса Җәлил җитәкчелегендәге яшерен оешма менә шундый инәсеннән җебенә «вдәр исәпләп төзелгән көчкә каршы торган. - - Мэскәү яныннан чигенергә мәҗбүр булган дошманның тирән тылына самолеттан сикергәч фашистларга әсир ителгән Әхмәт Симаев мондый шартларда совет резвед- чигының үзлегеннән карар кабул итәргә тиешлеген белә, әлбәттә, һәм ул иң авыр юлны сайлап ала. Симаевка «Политик яктан ышанычлы» дигән таныклык биреп, гитлерчылар бик нык ялгышалар Вустрау лагеренда — гестапо Һәм «Идел-Урал» комитетындагы ак ф эмигрантларның һәр әсиргә чиктән тыш шикләнеп караган урында патриотик оешма үзенең эшен башлап җибәрә. Мондый оешмада эш алып бару фикерен Симаев әсир тешкән кененнән башлап үзендә йөртә Һәм ул анда — Вустрауда— Муса тәкъдимен бик теләп күтәреп ала. Тиздән Әхмәт Симаев та лагерьда*- яшерен оешманың үзәге урнашкан Берлинга күчеп килә. Мин '-иремне санлап исан иалсам. Үлем миниан аша сииерса. Шул яшәүме булыр, «хаин!» диеп. Ил битемә минем тенерса?! . С Ул вакыттагы вакыйгалар инде еракта калды Хәзерге заман биеклегеннән инде ул 2 вакыйгаларның эзләре бик үк ачык күренми Шулай да без беләбез: ул вакытта большевизмга каршы идеология көрәш фронтының үзәге Берлин аша үткән Муса Җәлил, Абдулла Алиш. Әхмәт Симаев һәм башка патриотлар шушы фронтның иң алгы сызыгында Ватан идеяләрен тормышка ашыру өчен көрәшкән яшерен оешма төзиләр ^«Идел-Урал» комитеты исеме астында патриотлар антифашистик характердагы листовкалар бастырып чыгаралар, совинформбюро хәбәрләрен тараталар. Алар Берлиндагы! һәм Германиянең башка шәһәрләрендәге хәрби заводларда эшләүче чит ил эшчеләре белән бәйләнешкә керәләр Каршылык күрсәтү челтәре киңәйгәннән киңәя Оешманың үзәге «IV Азатлык комитеты» дигән имза белән кораллы восстаниегә чакырып, тагар һәм рус телләрендә листовкалар чыгара. Комитет членнары. Берлинда, гестапо күз алдында диярлек, Польше территориясендәге лагерьлардагы яшерен группаларның вәкилләрен җыеп, киңәшмәләр үткәрәләр.^ Әхмәт Симаев Комитетның зур тәвәккәллек таләп иткән җаваплы эаданиеләрен башкара. Ул, рус теленнән башка немец телен дә ярыйсы гына белгәнгә, тәрҗемәче ияртмичә генә Берлин һәм Германиянең башка шәһәрләрендә иркенләп йәри алган Журналист буларак көнчыгышта оккупацияләнгән өлкәләр министрлыгында, пропаганда министрлыгында үткәрелгән төрле пресс-конференцияләргә катнаша. Шәфи Алмаз бегән дә «дусларча» мөнәсәбәттә була. СС рейхсфюреры, көнчыгыштагы оккупациялектән өлкәләр министры Розенберг янына кереп сөйләшүен дә аның күпләр беләләр. Болар барысы да аңа уз эшен шик төшермичә башкарырга мөмкинлек бирә Ул немец патриотлары белән очраша, Варшавага барып, партизаннар поляк патриотлары белән элемтәгә керә Җәлил китеп йөргән вакытларда. Алиш белән бергәләп. Берлиндагы бүтән яшерен оешмалар белен бәйләнеш тота. Әхмәт. Җәлил кушуы буенча, совет командованиесе, безнең разведка белән бәйләнешкә керергә тырыша Шул максат белән, ул квартирасында аерым детальләрдән радиотапшыргыч җыя. | 1943 елның августында һич тә көтмәгәндә кулга алулар башлана Совет патриотларының эшен тикшерү биш ай дәвам итә. Әлбәттә терма иҗат итү урыны түгел, бигрәк тә үлемгә хөкем ителгәннәр камерасы Әмма Җәлил шул шарт ларда да иҗат эшен дәвам иттерә ҖӘЛИЛ ДУСТЫ 1942 елның маенда рейхстаг фюрерны иң югары хекем иясе дип игълан иткәннән соң, фашист юстициясе аның санкциясеннән башка үзлегеннән бернинди карар да чыгара алмый. Шуңа күрә, мөгаен .Идел-Урал» комитетындагы унбер татарның «җимерү эшләре» турында хәбәр алганнан соң. Гитлер, *.җинаятьче»ләр месевман булганга «нейтраль» Гөркия белән бәйпәнешне исте тотып, хөкем процессын закон нигезендә үткәрергә кушкандыр. Ә «закон нигезендә» суд эшләрен башкару әлбәттә үлем җәзасы бирүне гарантияләгән Дрезден шаһэр төрмзсе бинасы 1944 епның февраль азагында җәлилчеләрне Берлиннан Дрезденга китергәннәр. Дрезден төрмәсендә, һәрберсе аерым камераларда утырганда аларга хөкем карарын, җиткерәләр. Патриотларны коммунистик ни1езгә корылган дошман булган дәуләт рамкаларындагы оешмада эш алып баруда, коралларын фашистик дәүләткә каршы юнәлтергә чакырып, легионерлар арасында листовкалар бастырып таратуда, җинаятьчел тестә чит ил радиостанцияләрен тыңлауда гаеплиләр. Легиондагы кораллы күтәрелешне, легионерларның партизаннар ягына чыгуын аларның яшерен эшләренең нәтиҗәсе итеп карыйлар Ә Әхмәт Симаев болардан тыш. Совет командованиесе тарафыннан җибәрелгән разведчик буларак та гаепләнә. Воскресенск шәһәренең «Коммунист» редакциясендә Әхмәт Симаевны акрынлап оныталар. Аны белгән кешеләр төрпесе төрле якка таралып бетә, Җитмәсә тагын шәһәрдә: "Симаев әсир тешкән икән», дигән хәбәр тарала. Әхмәт семьясы эур кичерешләр белән яши. 1945 елның ноябренда гына Кызылармеец Симаев Әхмәт Садретдин улы герман әсирлегендә 1944 елның февралендә концентрацион лагерьда һәлак булды» — дигән хәбәр килә. Озакламый, кызыл кара белән язылган бер хат килеп тешә. Совет Армиясе лейтенанты Лукьянов анда, безнең гаскәрләр Дрезден төрмәсен алганнан соң, термө стенасына язып калдырылган түбәндәге сүзләрне укуы турында яза: «Монда Әхмәт Симаев утырды. Журналист, Мәскәүле. Без Россиядән унбер кеше. Без барыбыз да икенче герман империя суды тарафыннан үлем җәзасына хекем ителдек. Бу язуны тапкан кешедән, әгәр ул Ватанга исән-сау кайтса, безнең язмыш турында туганнарыбызга һәм якыннарыбызга хәбәр итүен утенәм. 24 март. 1944 ел» Бельгиядән Андре Тиммерманс тапшырган нәни дәфтәр кайтып җиткәнче үк. бу язу Муса Җәлил турында дөреслекне эзләүчеләргә юл күрсәтүче маяк булды. Дошман тылында фашизм белән көрәшнең данлы сәхифәләрен актару нәкь менә шул язудан башланып китте.