ХАЛЫК МӘХӘББӘТЕ— ИҢ ЗУР БҮЛӘК
•Моабит дафтзре» фильмында Муса Жалил ролен башкаручы. РСФСРның халык артисты. Дзүлат премиясе лауреаты Петр Чернов сейли. Экранда герой шагыйрь Муса Җәлил образын сурәтләргә тәкъдим «салгач, мин дулкынландым, каушадым, татта бу җаваплы эштән куркып калдым. Картинаны тешеру дәвамында без уз эшебез белән бергә, сценарийны эшкәртү. | езәтү белән дә бик күп шегыльләндек. Ләкин бит сәнгатьтә, һәр эштәге кебек, һәркем үз эше белән шегыльпәнергә тиеш. Автор әсәрнең идеясен тасвирлый, актер аны образ аша сурәтли, режиссер аның синтезын бирә. Сәнгатьтә иң меһиме — үз эшеңне намус белән, зур җаваплылык белән башкару. Ләкин сценарийның баштагы вариантын үз эшеңә җаваплылык белән карап башкарылган эш дип әйтеп булмый иде. Менә, ниһаять, сценарий кабул ителде, группа тупланды. Иң башта мин шагыйрь тормышының иң җылы почмагына һәм аңа иң якын кешеләргә: хатыны Әминә ханым белән кызы Чулпанга морәҗәгагь иттем. Мусаның яки түрыдан-туры яки читләтел бу ике якын кешесенә мерәҗәгать итмәгән бер генә шигыре дә юк диярлек бит Мине гаять тә җылы каршы алдылар. Муса турында истәлекләрне алар бик кадерләп саклыйлар. Мусага карата мәхәббәт, ягымлы хисләр алардан якты, гүзәл нурлар агышы булып боркәлә Миңа Муса әйберләрен: утызынчы еллардагы имән «стелен, кара савытын, ручкасын, дәфтәрләрен, блокнотларын, мандолинасын — кыскасы, аның белән бәйле булган барлык нәрсәне күрсәттеләр. Гаҗәп нәрсә алар — әйберләр! Әйтик менә, синең алда гади кара савыты тора һәм аның янында әллә кайчангы каурый каләм ята. ди Алар әле синдә бернинди хис тә тудырмыйлар: кара савыты — кара савыты булып, каләм — каләм булып кала бирә. Әгәр дә инде бу кара савытының Муса Җәлилнеке булуын, каләм белән Пушкин язганын әйтсәләр, синең уеңда фантазия ташкыны күтәрелә, зур тойгылар туа. кинәт үзең дә үзгәреп китәсең һәм бу әйберләрдәге һәр вак нәрсәне, һәр үзенчәлекче гаять зур игътибар белән карарга керешәсең. Аларны гадәттәгечә дорфа итеп түгел, зур саклык белән, бнк йомшак тотыл кулыңа аласың һәм, гаҗәп хәл, бу телсез, салкын шаһитлар күл нәрсәләр турында сейли башлый, кулыңда аларның җылысын тоясың. Мин алар торган квартирадан канатланып чыктым, һәм минем алда ниндидер әмет яктысы җемелдәде Ләкин сценарий буенча эшли башлагач, шактый кыенлыкларга юлыктык Режиссер белән бер атнагв фильмны тәшерү эшләрен туктаттык та. мин Казанга китеп бардым. Партиянең Татарстан «лкә комитеты һәм Культура министрлыгы безнең шикләнүләрне бетерергә ярдәмгә ашыктылар Шагыйрьнең дуслары, аның иҗатын еирәнүчелор белән очрашулар оештырдылар. Миңа Җәлилнең кулъязмалары, доиу ментлары һәм башка кыйммәтле әйберләре саклана торган хәзинә белән танышырга мәмкинлек бирделәр Мин терло кәгазь кисәкләреннән тегелгән, битләренә гарәп хәрефләре белән шигырьләр язылган атаклы дәфтәрчекләрне — кечкенә блокнотларны гомеремдә беренче кабат кулыма алдым, бу моментта бик дулкынландым мии — бу җансыз, телсез шаһитлар гына түгеп бит. монда — бу дәфтәрчекләрдә — аның фикерләре, хисләре, аның йерәге, каны, ышанычы саклана. Петр Чернов Казанда. «Моабит дефтзре» фильмы афишасы янында. Мии Ленинградка кайттым, һәм Ленфильм директоры бүлмәсендә киңәшмәгә җыелдык. Бу киңәшмәгә безнең баш консультант Гази Кашшаф тә килде. Киңәшмәдә сценарийны бик тиз яхшырту чаралары турында сәйләштек. Эшләр шактый яхшырды, шулай да, бу бик ашыгыч башкарылганлыктан, кимчелекләрдән без ботенләй үк котыла алмадык. Сәнгатьтә нәрсә дә булса иҗат итү ечен әсәрнең идеясе, герое белән мавыгырга, аны чын күңелдән яратырга кирәк. Режиссер, оператор һәм мин, актер,— без героебызны тирән дулкынланып иҗат иттек һәм Җәлилнең югары партиялелеге, гражданлыгы алдында тулы җаваплылык тоеп эшләргә тырыштык. Хәзер шагыйрьнең тормышы турында мин шактый тулы боләм инде һәм шуңа күрә бик ышанып әйтәм: аның турында ике, еч {әйтергә кирәк, сценарий авторлары еч кеше) мавыктыргыч сценарий язарга мемкин иде. Ләкин шунысы шарт: геройны чын күңелдән яратырга кирәк. Дерес. бу билгеле хакыйкать, шулай да ул мәҗбүри. Менә, ниһаять, фильм эшләнеп тәмамланды, һәм 1968 елның 12 Октябренда аны тешерү группасы премьерага дип Казанга чакырылды. Поезддан тешкәч тә, без фильмның бик киң рекламалануын күрдек. Шәһәр афишалар белән тулган иде. Безне матбугат, радио, телевидение вәкилләре каршы алды. Һәр җирдә — листовкалар. Алар татар һәм рус телләрендә күрсәтеләчәк фильмны карарга чакыралар. Бу бер Казанда гына түгел, республиканың барлый шәһәрләрендә, районнарында шулай иде. Җәлилнең үлеменә чирен гасыр үтүгә карамастан, ботен Татарстан, барлык татар халкы очен геройның истәлеге изге һәм кыйммәт булуына без тагын бер кабат ышандык. Минем Казанда кышын да. җәен дә, кезен дә булганым бар. Идел буендагы бу асыл шәһәр елның һәр вакытында үзенчә матур тәэсир калдыра. Җәй коно ул үзенең яшеллеге, шәһәрнең эчендә дип әйтерлек җәелеп киткән пляжлары белән гаҗәпкә калдырды, ә кышын мин аның борынгы истәлекләрен, яңа тезелешләренең киң колачын күрдем. Минем Казанда яз коне булганым юк, ләкин премьера кеннәрендә кешеләрнең күзләрендә, күңелләрендә язгы хисләр, язгы нурлар шул кадәр мул иде ки, минем ечен кез дә язга әверелгәндәй булды. Актер буларак, мине Казанның театрлары кызыксындырды, һәм мин кабат-кабат театрларга йердем. Татар академия театры спектакльләрен карадым һәм башкаручылар арасында фильм буенча таныш иптәшләрне күреп куандым. Спектакльләр миндә әйбәт тәэсир калдырды. Рус драма театрында чын осталарча башкарылган «Качу» спектаклен күрдем. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында «Дон Кихот» балетын карал, труппаның яшь составы башкаруында бөркелеп торган виска һәм дәрткә сокландым. Казанда хәзерге заманча итеп җиһазлаидырылган кино театрларның аз булуы кызганыч. Озакламый алар да барлыкка килер дип ышанасы килә. Казаннан башка без Бөгелмә, Түбән Кама, Элмәт. Чаллы шәһәрләрендә дә булдык, бу сәясәт — шундый төгәл һәм вшлекле итеп оештырылган иде. без үз вакытыбызның һәр сәгатен файдалы итеп үткәрдек. Бу шәһәрләрдә киң масштабта алып барыла торган тезелешләр безне чын-чынлап гаҗәпләндерде Биш ел зчеидә җитмеш биш мең кешелек шәһәр салу — бу гаҗәпләнерлек түгелмени!! Шунысы шәп: бу шәһәрләр хәзергечә көнкүреш шартларына туры китереп салыналар. Кара алтын, газ запасы, бу байлыкларны эшкәртү перспективалары — әкияттәгечә Без «Дуслык» нефть үткәргеченең «нуль» билгесе белән билгеләнгән урынында да булдык. Ул меңнәрчә километрларга куәтле тормыш агымы озата торган ниндидер бер үзенчәлекле гиперболик артерияне хәтерләтә. Ашкынып ага торган Каманы авызлыклаучы тәвәккәл, батыр кешеләрне дә күрдек без. Авыл вуҗалыгы районнарында да ирешелгән уңышлар белән сокландык. Шунысы күңелле: татар авылларына сәнгать һәм культура торган саен тирәнрәк үтеп керә. Бөгелмәдәге культура сарае, андагы менә дигән тамаша залы, терле түгәрәкләр ечен бүлмәләр — барысы да хәзерге заманча итеп җиһазландырылган. Бүлмәләрнең берсендә без нәни кызларның балет биюләренә ейрәнуен күрдек. Иң меһиме, әлбәттә, бу байлыкларны тудыручы кешеләр Шунысы игътибарга лаеклы: республикада дәүләт, партия һәм административ эшләргә җаваплы җитәкчеләр итеп яшь кадрлар билгеләнә. Ә бу кешеләргә белем, югары культура хас. Без шундый бер бик үзенчәлекле хәлнең шаһиты булдык: ике райком секретаре сойләшә иде. Берсе аларның пенсиядәге секретарь, олы яшьтәге кеше, колхозлашу чорында, Ватан сугышы елларында авыл хуҗалыгы белән җитәкчелек итүнең бетен авырлыкларын, сугыштан соңгы еллардагы сынауларны үз җилкәсендә татыган кеше. Ә икенчесе — яшь, күптән түгеп генә сайланган, югары белемле кеше. Һәр икесе дә бер-берсенә гаять тә ихтирамлы. Бу менәсәбәт ата һәм аның улы арасындагы эчкерсез мөнәсәбәтне хәтерләгә. Ата кешенең үз карамагындагы зур хуҗалыкны улына, аның эшлекле кулларына тапшыруы белән горурлануы сизелеп тора иде. Ә улы. әтисенең фидакарьлеген аңлаганы хәпендә. үз эшенә намус белән, партия һәм халык кушканча карый. Бик тормышчан мирас үрнәген күрдек без. Шунысын да әйтергә кирәк: алар- ның берсе татар, икенчесе рус иде. Безнең сөйләшүләр вакытында аларның олысы миңа һәрвакыт. «Иптәш Давыдов»,— дип мөрәҗәгать итә торган ида. Мин: «Мөгаен. «Күтәрелгән чирәм» фильмындагы мин уйнаган рольне истә тотып, чын фамилиямне белмичә шулай эндәшә торгандыр инде ул»,—дип уйладым. Аңарга тагын бер кабат текәлеп карадым да күңелемнән шулай фикер йөрттем: «Әи абзый, син үзең Давыдов бит Әлбәттә, син хәзер әзрәк картайган, әмма ләкин заманында сине, мөгаен, хатын-кызлар җыелышып «өшкергәннәрдер». Синең ВарюхаГорюхаң да булгандыр. Булгандыр, һичшиксез, булгандыр. Син нәкъ менә шул токым кешесе, факт!» Без Татарстан республикасында Җәлил исеме белән йөрдек. бу исемнең йөрәкләрне, күзләрне, кочакларны, һәр йортның ишеген ачарга сәләтле изге бер исем икәнлеген күрдек. Бу исем белән без һәр йортта кадерле кунак идек. Җәлил хәзер дә кешеләргә зур хезмәт күрсәтә, апарны тәрбияли, үзара берләштерә, алар күңелендәге гүзәл хисләрне үстерә. Кешеләр герой истәлеген үз йөрәкләрендә саклап кына иалмыича, аны килечән буыннарга да тапшырырга омтылалар. Без булган һәр шәһәрдә Җәлил урамы бар, һәр районда Җәлил колхозы бар Бу сәяхәт безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Безгә карата шундый җылы караш, кунакчыллык өчен бик зур рәхмәт сезгә, дуслар! Безнең картина Җнпил тормышын һәм аның образын сурәтләүче беренче омтылыш кына. Бу тема мәңгелек, аны сурәтләүнең мөмкинлекләре чиксез... Җәлил! Халкың синең җиңеп чыкты, син вның йөрәгендә һәм кочагында яшисең