ИСЕМЕ—РИНАТ АНЫҢ
Ул Ринат исемле Фамилиясе—Таҗет- динов Яңа елның иң беренче көнендә — 1938 елның 1 январенда дөньяга килә. Туган җире — Буа районындагы Кече Чынлы авылы. Үсә төшкәч, артист була. Урамнарда язның тәуге нурлары уйный башлаган көннәрдә — 1966 елның апрель аенда аңа Тукай премиясе лауреаты дигән мактаулы исем бирелә. Ике елдан бу исем янына тагын бер дәрәҗә өстәлә — Татар дәүләт академия театры афишаларында аның фамилиясе турысына «ТАССРның атказанган артисты» дигән сүзләр языла башлый. Татар дәүләт академия театры артисты Ринат Таҗетдиновның телгә алып сөйләрлек бөтен биографиясе менә шул бугай Туа, үсә. белем ала, эшли башлый. Бер карасаң, бик гади кебек Әмма шушы кыска нибары утыз еллык кына вакыт бәген бер зур гомер.-ә тиңләшерлек. Шул еллар эчендә күпме сөенечләр һәм көенечләр күрмәгән дә күлме шатлыклар кичермәгән ул. Хәер Ринатның борчулы көннәре бик аз булгандыр. (Күз генә тимәсен!) Аның турында «ул бәхетле йолдыз астында гуган» дип шаярып сөйлиләр Әйе. яшь артистның уңышларына, чыннан да. көнләшерлек: күңеле теләгән уку йортына керү насыйп була, аны уңышлы тәмамлап, әйбәт кенә эшли башлый, матур гаилә тормышы корып җибәрә. Бәлки, артистның бу уңышларында гаҗәпләнерлек берни дә юктыр? Бәлки, «гаепле» кеше ул үзедер? Бу уңышларга ул табигый сәләте һәм искиткеч эш сөючәнлеге нәтиҗәсендә ирешкәндер? Карап карыйк Ринат бу уңышларга ничек иреште икән? Ринатның биографиясе башка яшьтәшләренекеннән берни белән дә аерылмый диярлек. Малай чагында артист булу турында башына да китәрми ул. Алай гына да түгел, чын артистларның бер генә спектаклен дә карарга туры килми аңа, Рәтле клубы да булмаган бәләкәй авылга нинди театр килеп йөрсен! Шулай да аның хыяллары кече яшьтән үк сәнгать дөньясына барып тоташа. Консерваториягә кереп, җырчы булу турында уйлый яшь егет, һәм тикмәгә генә түгел. Музыкаль смотрлар вакытында аның ягымлы көр тавышы, моңлы җыры күпләрне әсир итә. Ләкин бәле аяк астында гына йөргән икән. Бервакыт Ринат тавышын югалта. Аны өметсезлек биләп ала. Җырдан музыкадан башка яшәү аңа ничектер буш һәм мәгънәсез булып күренә башлый Бу рухи газаплардан аны аек акыллы, тәҗрибәле әтисе коткара. Күңелдә яңадан өмет кошы канат кагына, үз көченә ышанычы ныгый. Урта мәктәпне тәмамлагач, Ринат зур хыяллар белән Казанга килә Документларын консерваториягә тапшыра. Ләкин Аннан да кире борылырга туры килә. Беткән баш беткән дигәндәй, документларын финанс-экономика институтына илтеп тапшыра Экзаменнар бирә башлый. Ләкин үзеннән бернинди финансист чыкмаячагын ачык сизә: математикадан экзамен бирергә дип алган билетын укытучыдан гафу үтенеп кире тапшыра, имтиханнарны биреп тә бетермичә яңадан туган авылына кайтып китә. Укый, әзерләнә Исәбе — берәр институтка керү. Ләкин кайсына — үзе дә белми. Шул елны аның тормыш агымын үзгәрткән бер вакыйга була Авылга республика күчмә театры артистлары килә, һәм Ринат театр белән «авырыйв башлый. Шул ук елда икенче бер могҗиза була. 1956 елның язында газеталар Мәскәүдә татар актерлар студиясе ачылу турында хәбәр итәләр. Бу инде — болай да янып торган утка ялкын өстәгәндәй була Әтисенең хәер-фати- хасын алып. Ринат тагын Казанга юл тота Кабул итү комиссиясендә исә Ринатка да һәм аның иптәшләренә дә фатиханы Академия театрының танылган артистлары, аерым алганда, олы сәхнә остасы Хәлил ага Әбҗәлилов бирә. Әле театрның нәрсә икәнен дә рәтләп белмәгән яшьләр «театр Мәккәсе» Мәскәүгә киләләр һәм даны бетен доньяга таралган Кече театрда белем алырга керешәләр Шулай һәртөрле мәшәкатьләр һәм маҗаралар белән тулы студент еллары башлана Аларны Рига вокзалыннан ерак түгел урнашкан гомуми торакка — атаклы Трифо- новкага урнаштыралар. Егетләргә еш кына вокзалда товар вагоннары бушатып илилектозлык эшләргә дә гуры килгәли. Ринат хәтта бер ара химия заводында дә эшләп карый Ләкин озакка түзми. «Кыякларга» туры килә. Ә көннәр... киеренке уку эчендә үтәләр дә үтәлер. Мавыгулар сеснечләр кайчагында күңел төшенкелеге белән дә алмашын- галый. Ринатка башта бик кыенга туры килә Егетне һич кенә дә «кулга ияләштерә» алмыйлар: этюдлары барып чыкмый аның Башкаларның бөтенесе дә шома бара. Р. Шәрәфиев, мәсәлән, сарык сую этюдын шулкадәр бирелеп башкара, хәтта педагогның тәңкәсенә тиеп бетә. Укытучы хәтта еннан бу этюдны куеп тор дип ялварырга мәҗбүр була. Ринат исә актер осталыгы буенча этюдлар башкарганда аптырапбеге ничектер үз эченә бикләнә, оялып кала иде Таҗетдииовны дәрестән соң алып кала һәм аның белән ачыктан-ачык сөйләшеп карый. Курыкмаска, үзеңне иркен тотарга кирәк, ди. Матур-матур киңәшләр бирә Шуннан егет акрынлап эзгә керә, үзен иркенрәк сизә башлый, аңа кыюлык өстәлә. Училищеда укучыларга еш кына, эшли- эшли үзүзләрен онытып, студиядә караңгы төнгәчә калырга туры килгәли. Андый чакта М. Н Гладков берәрсен дежур гастрономга җибәрел, азык-төлек алып кайттыра, һәм, тамак ялгап алгач, эш яңа көч белән башланып китә. Андагы кайнар бәхәсләрнең иге-чиге булдымы икән/ Әло берсе нәрсә булса да тәкъдим итә, икенчесе башка фикерне куәтли — актер профессиясенең нечкәлекләре яшерен серләре шулай акрынлап ачыла бара Шелкин исемендәге студиядә тәрбияләнүчеләр үзләренең педагогларым хәзер дә аеруча бер җылылык белән искә алалар Чөнки ул үз вазифасын ничек кирәк алай башкаручы гади укытучы гына булмый, ә дөрес юл күрсәтүче акыллы киңәшче дә була М Н Гладков узе театр дөньясына керткән кешеләрнең язмышы белән турыдан-туры кызыксынып тора Әле үткән кыш Казанга махсус килеп, Академия театрының чуп кенә спектакльләрен карады, үзенең шәкертләренә эшлекле киңәшләр бирде. Щепкинлылар студент еларында ук бетин дөнья драматургиясенең иң яхшы үрнәкләрендә тәрбияләнәләр. «Отелло» трагө- диясеннән Отелло һәм Яго, Отелло Һәм Дездемона күренешләрен эченә алган өзекләр дә шул максатка юнәптелгән иде Ринат ул вакытта Отеллоны уйный. Әлбәттә, ул бу әсәрнең фәлсәфи тирәнлеген аңлаудан образны үзенчә мөстәкыйль хәл итүдән ерак иде әле Шулай да бу роль аны Шекспирны яратырга өйрәтә Яшь артист хәзер дә Шекспир тудырган үлмәс образларның берсен, бигрәк тә Отеллоны уйнарга хыяллана Эштән буш кичләрдә Мәскәу театрларына йөрү чынчыннан олы бәйрәмгә әверелә, шуның белән бергә яшь артистлар өчөн осталык мәктәбе дә буле Ринат һәр буш кичен Кече театрда, МХАТта, Вахтангов исемендәге, Маяковский исемендәге пәм яңа гына ачылган «Современник» театрларында уздыра. Мәскеү аның кайнап юрган театраль тормышы, совет Һем чит ил коллек- тивларының гастрольләре, Япониянең »Ка- ларының чыгышларына кадәр, һәртөрле күргәзмәләр, концертлар — берсе дә алар игътибарыннан читтә калмый. Матурлыкка, гүзәллеккә мәхәббәт аларның бик үк җиңел булмаган тормышын кызыклы һәм мәгънәле итә. Ринат ул елларны тирән сагыну, эчке бер шатлык белән искә төшерә. Таҗетдиновка училищеда төрле амплуадагы рольләр өстендә эшләргә туры килә. Кайсы характерлы кайсы комик, кайсы ге- роик була ул рольләрнең. Шуңа күрә диплом эше итеп Маяковскийның «Мунча»- сындагы Победоносиков ролен сайлавы да очраклы хәл түгел. Татар студиясе артистлары тарафыннан куелган -Мунча» спектакленә Мәскәүнең театр җәмәгатьчелеге югары бәя бирде Уңышның сере, беренче чиратта, әлбәттә, төп рольне башкаручы Р. Таҗетдиновка бәйләнгән иде. Үзе әйткәнчә, образны Ринат беркадәр традицион рухта башкара. Шулай да яшь артист әсәрне үзенчә аңларга, кызыклы яңа детальләр табарга тырыша. Победоносиков һәм бухгалтер Ночкин күренешендә. К. Марксның карта уйнавы турында сүз барганда, Побе- доносиковТаҗетдинов бүлмәдәге К. Маркс бюстының ирексездән колакларын томалавы әнә шул уңышлы детальләрдән саналырга хаклы. Бу роль Таҗетдиновның төрле пландагы образларны уйнарга сәләтле, киң диапазонлы актер икәнен күрсәтте. Победоносиков роленнән тыш. Ринат Ә. Фәйзинең «Тукай» драмасында Гали- әсгар Камалны уйнады, аның образында фикер иясе, халыкка хезмәт итү өчен көеп- янып йөрүче кешене гәүдәләндерергә тырышты. Әгәр без Р Таҗетдиновның -бәхетле йолдыз астына туры килгән» уңышлар тулы язмышы турында сөйлибез икән, моңа бөтен нигезләр бар. Ул Щепкин исемендәге театр училищесын бары тик яхшы билгеләре белән генә тәмамлады. Яшь артисттагы талант чаткыларын бәяләргә өлгергән дәүләт комиссиясе членнары да аны Кече театрда калдыру турында чын-чынлап уйлаганнар иде Ринатның рус телен әйбәт белмәве генә моңа комачаулады. Мәскәү белән Ринатның иң якты истәлекләре бәйләнгән Биредә ул үзенең гомерлек мәхәббәтен тапты, Ул чагында дүртенче курста укый иде Ринат Башкалага гастрольләргә Илһам Шакиров килә. Булачак тормыш иптәше Рәисә белән алар менә шул концертта танышалар. Мәскәүдә туыпкалдырып, дан-шөһрәте дә һәм хәтта торыр урыны да булмаган яшь ире белән Казанга кайтырга, аның язмышын уртаклашырга туры килә. Шулай итеп Илһам Шакиров. үзе дә сизмәстән, ике яшь йөрәкнең кавышуына сәбәпче була Сәнгатькә, театрга турыдан-туры катнашы булмаса да. бу мөлаем хатын актер Ринатның чын дустына, булышчысына әйләнә. Еш кына ул ире катнашкан спектакльләрне кат-кат карый. Ринат белән бергә дулкынлана шатлана, кайгыра. Гаиләдәге дусларча мөнәсәбәт, ярты сүздән аңлашу да актерның иҗатына уңай йогынты ясамый калмый, әлбәттә. Мәскәүдә биш ел уку сизелмичә үтеп тә китә. Яшь артистлар Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының данлы коллективына кушылалар. Театр ветераннары Таҗетдиновның иҗади сәләтенә башта ук ышандылар. Ә бу — олы сәхнәгә аяк баскан яшь егет өчен бик мөһим иде. Әлбәттә җиде ел эшләү чорында төрле дәрәҗәдәге, төрле югарылыктагы рольләр башкарырга туры килә. Ләкин ул беркайчан да тирән ялгышлар ясамый, алга баруын тигез дәвам итә. Шуңа күрә кыска гына вакыт эчендә аның Тукай премиясе лауреаты һәм ТАССРның атказанган артисты дигән мактаулы исемнәргә лаек булуы бер дә гаҗәп түгел. 1961 елдан бирле Ринат уннарча образлар тудырды. Аяз Гыйләҗевнең «Көзге ачы җилләрдә» драмасында Хәнҗәр роле аның Казандагы беренче эше иде. Аннан ул Мостай Кәримнең «Җырланмаган җыр» пьесасында хәйләкәр һәм мәкерле карьерачы Вәзирне уйнады. Хәй Вахит комедияләрендәге рольләрне башкарды. ГИТИСның режиссерлык факультетын тәмамлап кайткан Марсель Сәлимҗанов- ның 1962 елда "Котырган акчалар» спектаклен куюы һәм аны үзенчә хәл итүе сәнгать дөньясында зур кызыксыну уятты. Яшь режиссер, тапталган сукмактан бармастан, спектакльнең бөтен агышын әсәрнең исеменә илтеп ялгады Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр ниндидер нормаль булмаган киеренке һәм чыннан да котырынган итеп күрсәтелде. Сентименталь борынгылыктан беренме карашка зирәк һәм акыллы итеп сурәтләнгән Васильковны идеаллаштырудан качылды Геройларның мөнәсәбәтләре икейөзлелек һәм мәрхәмәтсезлек белән тулы һәркем үз мәнфәгате турында кайгырта. Әсәрнең шулай оригиналь чишелешвн- F деталь bap иде. Ул татар театры осталарының дан казанган ансамбленә килеп кушылды— Ф. Ильская. X. Әбҗәлилов. Г. Шаму- ков, Ш. Әсфәндиярова. П. Исәнбәт кебек тәҗрибәле артистлар белән бергә уйнады. Шуңа курә Таҗетдинов башкарган Глумов роле, гәрчә ул аның өчен актер осталыгының югары ноктасы булмаса да бу юнәлештә алга бару өчен зур этәргеч иде Еллар буе уйналган зур һәм кечкенә рольләр Ринатның бөреләнгән талантына яңа сыйфатлар, яңа төсмерләр өсти торды- Ул бернинди эшкә дә чирканып карамады Еш кына урта кул спектакльләрдә дә Р Таҗетдинов башкарган рольләр башкалардан аерылып тордылар. «Ай тотылган төндә» постановкасындагы Дивана. «Яшь йөрәк- ләрмдәге Хәйретдин әнә шундыйлардан иде. Шуның нәтиҗәсе буларак, киеренке хезмәт үзенең матур җимешләрен дә бирә торды. Р. Таҗетдиновның актерлык осталыгы турында сөйләгәндә, аның «Муса Җәлил» спектаклендә баш рольдә уйнавын әйтеп китмичә булмый. Артист биредә чын совет кешесе, патриот образы тудырды Гаҗетдиновның Мусасы «куркусыз һәм шелтәдән азат рыцарь» түгел. Ул барыннан да бигрәк үз илен чиксез сөюче, киң күңелле, миһербанлы кеше. Җир йөзендә игелек һәм гаделлек хакына көрәшә ул. Муса өендә хатыны һәм кызы янында аеруча ягымлы һәм игътибарлы. Мөлаем һәм йомшак күңелле бу кешенең корычтай чыдам, нык ихтыярлы булуына беренче карашка ышануы да кыен төсле Германиядә татар эмигранты йортында барган күренешләрдә дә Муса ягымлы, шат һәм ваемсыз итеп сурәтләнә. Аның бу халәте тышкы яктан гына шулай. Тамашачы геройның күзләрендә чит һәм дошман җиргә килеп эләккән кешенең әйтеп бетергесез сагышын укый. Таҗетдинов Җәлилне хәрәкәттә, үсештә бирә. Шагыйрь образы күренештән күренешкә тышкы яктан да, эчке яктан да үзгәрә бара. Аның уйлары безгә дә килеп җитә сыман. Төрмә һәм тикшерүче бүлмәсендәге күренешләрдә ул кырыс һәм какшамас ихтыярлы, үзенең үтерүгә хөкем ителгәнен белгәч тә, ныклыгын һәм кыюлыгын югалтмаган кеше булып күз алдына килеп баса. Батырлык һәм ныклык үзенчәлекләрен калку игеп күрсәтү белән беррәгтәх. Таҗетдинов образның интеллигенция вәкиле. сым ясый, геройны безгә якын итеп күрсәтү өчен тәэсирле чаралар сайлый. Бу аңа эчке каршылыксыз тулы бер характер тудырырга ярдәм итә. Үзбәкстан халык артисты Т. Ходжаев тарафыннан куелган «Гүзәлем Әсәл- спектакле Р. Таҗетдинов талантының тулырак ачылуы өчен уңдырышлы җирлек булды. Образларның эчне дөреслеге, эчке иркенлеге артистларны гади тел белән сөйләшергә этәрде Татар театрының куп кенә спектакльләре өчен хас көйләп сөйләү алымы читкә кагылды. Эссе көндә салкын чишмә суы эчсәң, үзең дә тел белән әйтеп бирә алмаслык ниндидер рәхәтлек хисе тоясың. «Гүзәлем Әсәл» спектаклен караганда да шундый ук хис кичерәсең. Әсәр башыннан ахырына кадәр тамашачыны тартып тора Вакыйгалар, динамик үсештә бирелеп, ниндидер дәртлелек, ялкынлылык белән, төп фикердән бер урында да аерылмастан, кешеләргә олы мәхәббәт турында бертуктаусыз сөйлиләр. Бөтен спектакльгә бары бер декорация— тауларга күтәрелүче юл гына (художник Э. Гельмс) ясалган Ул — әсәрнең символик образы. Пьеса геройларының гомере шул юл тирәсендә үтә Тормышларының төрле моментында алар я тауның түбәсенә күтәреләләр, я түбәнгә тәгәриләр Монә шул детальләр әсәргә тирән фәлсәфи яңгыраш бирәләр дә инде. Спектакльдәге геройларның һәркайсы үзенчәлекле, ләкин аларны берләштерә торган уртак яклар да бар Бу — аларның эчкерсезлеге, вөжданлылыгы киң күңелле- леге. Автобаза диспетчеры Хәдичәгә гашыйк булып йөрүче тынгысыз шофер егет Ильяс та (РТаҗетдинов шул рольне башкара) шул сыйфатларга ия «Ильяс тиз мавыгып китүчән. кызу канлы кеше, ишарәләр. күп очракта тотрыксыз хәрәкәтләре еш кына төгәлләнми кала, сөйләү тоны җәһәт. кайчакта кисәктән үзгәрә, темпераменты чайпалырга тора. Бу актерга шелтә түгел Киресенчә, ул образның мөһим төсмере» | Менә ул Әсәл исемле кызны очрата һәм шунда чын бәхетнең нәрсә икәнен аңлый Аның элекке елгырлыгының эзе дә калмый. Ул хәзер дулкынпанулы күзләреннән мәхәббәт нуры сирпелә Аның хисләренең эчкерсезлегенә ышанмый мөмкин түгел. Ильяс һем Әсәлнең (артистка Н Ге- лендә соклану уята. „.Таулар итәгендә, чәчәккә күмелгән агачлары белән хозурланып утырган йорт янында Ильясның машинасы ватылып калган. Су эзләп йөргәндә егет бер хатын- кызга юлыга. «Әбекәй!» дип эндәшүгә кисәк кенә келә башлаган яшь кыз аны таңга калдыра. Шул минутта аларның икесен дә олы мәхәббәт хисе чолгап ала. Көтмәгәндә кабынып киткән бу хис бөтен әсәргә сафлык, яктылык өсти. Икө яшь йөрәкнең карашларында күпме пакьлек күрергә мөмкин Әсәл. иркә һәм назлы роза чәчәгедәй, егеткә тартыла. Дуслары янында башкисәрдәй йөргән Ильясның кыюлыгы әллә кая югалган Гашыйкларның күзендә чиксез бәхет чаткысы уйный Ләкин Ильяс образының үсеше моның белән төгәлләнми әле. Спектакльнең азагына кадәр Р. Таҗетдинов үз герое характерының төрле көтелмәгән якларын ача бара. Безнең замандашыбыз булган Ильяс роле артистның иң яраткан образына әверелде. Соңгы елларда, бигрәк тә бу спектакльдән соң. Ринатка бик күп хатлар килә башлады Аларның кайберләре мәзәк, икенчеләре уйландыра, тәэсирләндерә торган. Берәүләр аңа гашыйк булулары турында язалар. Икенчеләрендә аннан киңәш алу максаты белән хат авторларының тормыш юллары сөйләнгән Бу уңайдан ирексөздән Гогольнең «Театр ул — дөньяга бик күп игелекле сүзләр әйтердәй кафедра», дигән канатлы сүзләре искә төшә, әле яшь кенә артистның да тормыш дәресләре бирүче булып әверелүенә төшенә башлыйсың. Бразилия драматургы Фигейредоның «Эзоп» пьесасындагы төп роль — Таҗет- диновның соңгы иң җитди эшләреннән берсе. Аны хәл итү бик авыр бурыч ул. Артистның өметсезлеккә бирелгән чаклары да була. Хәтта ул рольдән баш тарту турында да уйлый Артистның Эзоп образы өстендә мондый газаплы эзләнүләре аңлашыла — бу Таҗет- диновның трагик персонаж белән беренче очрашуы иде диярлек Өстәвенә, ул моңарI уйналган рольләрнең берсенә дә охшамаган. Ринат премьера алдыннан гына образның серенә төшенә башлый — «боз кузгала». Спектакль һәм Эзоп үзе тамашачылар тарафыннан хуплап каршылана. Спектакльнең уңышына Л. Исәнбәтнең әсәрне оригиналь чишүе дә зур булышлык итте. Театр сәхнәсендә геройлар борынгы лы, хисчән кешеләр булып гәүдәләнделәр. Эзопның эмоциональлеге, азатлык өчен янып-көеп. армый-талмый көрәшүе һәркемне тетрәтә. Биредә артистлар уйнарга күнеккән һәм тамашачылар күрергә гадәтләнгән көнкүреш күренешләре дә. сентиментальлек тә җырлар да юк. Ул — барыннан да бигрәк кол кешенең язмышы һәм көрәше турында кырыс хикәя. Шуңа күрә спектакльнең декорациясе дә гади һәм шартлы итеп эшләнгән. Сәхнәдә без ярымтүгәрәк станок, аның өстенә куелган өч шәмдәл ә задникта зәңгәр күк йөзен генә күрәбез. Режиссер игътибар үзәгенә актерны куйган. Спектакльдә бөтен катнашучыларның диярлек башкару осталыгы тиешле художество югарылыгында булу факты гына да күп нәрсә турында сөйли Беренче чиратта бу Р. Таҗетдиновка кагыла. МХАТ постановкасында 8 Топорков башкаруындагы Эзоп философ ител, зур тәҗрибәле. кырыс тормыш мәктәбе үткән һәм дөньяның ачысын-төчесен татыган кеше итеп сурәтләнә. Аның шикләнүчөнлеге һәм иронияле көлүе дә шуннан килеп чыга. Таҗетдинов башкаруындагы Эзоп исә үзенең азатлыкка омтылуында яшьләрче тыелгысыз. Ул зынҗырларын өзүче мустангны хәтерләтә. Яшь актер шундый гаҗәеп көчле трагик образ тудырды. Әлбәттә, Ринат иҗат иткән Эзопка философик тирән акыл, тәҗрибә җитеп бетми, һәм актер аның ул сыйфатларына басым ясарга омтылмый да. Ләкин Эзоп үзенең газаплары, иреккә чиксез омтылышы белән таңга калдыра. өметсезлеккә бирелүләре һәм җәфаланулары белән тетрәндерә. Азатлык турында хыял әсәрнең буеннан буенча кызыл җеп булып сузыла Ирек хакына Эзоп барлык мәсхәрәләрне кимсетүләрне, кыйналуларны күтәрергә әзер. Таҗетдинов герое соры күлмәккә төренгән ябык, янтык гәүдәле, бөкрәйгән ямьсез бер кеше булып күз алдына баса. Ләкин бу килбәтсезлек шыксызлык Эзопның акыллы һәм үткен күзләрен томалый алмый. Тышкы яктан Эзоп-Таҗетдинов аз хәрәкәтчән, ишарәләргә саран, тавышы да акрын һәм тыныч. Әмма анда күпме кичереш күпме омтылыш яшеренгән. Ул аерым моментларда гына үзенә ирек бирүләрен ялварып кычкыра. Менә аңа, әгәр күктә ике күкшә күрсәң. азат булырсың, дип вәгьдө иткәннәр. Эзопның күзләре күккә төбәлгән. Ниһаять, ул көткән кошлар. Ул. сөенеченнән ниш- выи үгена Аның хуҗасы бу минутта хатыны белән үбешеп тора. Эзоп аңа тагын ялвара. Ксанф тагын хатыны белән мәшгуль. Кол кеше шашынып: «Кара*» дип кычкыра. Хуҗа, аңа илтифат итмәстән, кулын гына селти. Күкшәләр инде китеп югала Эзоп әрнүләренең чиге-кырые юк сыман: ул, җиргә ятып, беренче тапкыр еметсеэлеккв бирелеп кычкырып елый. Бу килбәтсез кешенең чибәр Клея белән сөйләшү күренеше дә гаҗәеп оста эшләнгән. Кол бу хатынны ярата, ләкин ул үзенең хисләренә ирек бирми. Ш. Әсфәндияровв башкаруындагы Клея аңа мәхәббәте турында башта уйнап кына әйтә сыман. Ләкин максатына җиңел генә ирешә алмагач, ул я кырыслана я хәсрәтле кыяфәткә керә безнең алда мәхәббәте кире кагылган, ачулы һәм горур патрицианка. Ә күзләреннән сагыш һәм мәхәббәт ташып торган Эзоп Клеяның аны кызгануын, яраларына тоз салмавын үтенеп ялвара Менә ул Клеяның башын үтә саклык һәм наз белән иңбашыисендә калдырырга теләгәндәй, бер мизгелгә тынып кала, аннан зур газаплар белән уз хисләренә катгый хөкем чыгара. Эзоп-Таҗетдинов характерында без газап һәм әрнү, ачу һәм курку, ирония һәм зәһәрлелек, сарказм һәм горурлык күрәбез. Аның: «Ксанф. диңгезне чемерЬ дигән сүзләре нинди тирән мәгьнәгә ия. Эзоп күпкырлы һәм төсмерләргә бай образ— ул я җәзалаулардан куркучы эзәрлекләнгән кол булып, я үлемгә каршы кыю баручы горур һәм азат кеше булып гәүдәләнә. Эзоп образы өстендә эшләү яшь актерның гадәттән тыш сәләтен, зур мөмкинлекләрен ачып күрсәтте. Яраткан артистыбыз ялкынланып яши. илһамланып иҗат итә бар тормышын сәнгатькә хезмәт итүгә, сәхнә осталарының иң матур традицияләрен дәвам итүгә багышлый ул Шул мактаулы юлдан тайпылышсыз алга таба бара да бара. Исеме — Ринат аның.