Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ИКЕ АККОШ» ТУРЫНДА

Шагыйрь Ә Баяновиың шигырьләре хискә ярыйсы бай, теле матур. Әнә Шул гадилегә белән ул күп кенә укучыларны куандыра ала. Шагыйрьнең «Ике аккош» исемле яңа җыентыгын укыганнан соң күңелдә шундый фикер туа. Җыентык авторның «Тыйнак кеше турында баллада»сы белән башлана. Сүзсез генә киткән ул Себергә. Җырларын да сүзсез җырлаган. Аның өчен буран килгән телгә. Аның өчен богау чыңлаган — Яшәсен революция! Әнә шундый кеше турында җыйнак кына язылган баллада бу Балладада революция солдаты образы саран гына буяулар белән, әмма тулы ачылган. Шул ук нәрсә «Уйладым да кабат кайтасымны...» исемле шигырендә дә күренә: Уйладым да кабат кайтасымны, Бикләмәдем басу капкасын Төнем китсә, синдә җаным кала, Өшетмичә, авылым, сакларсың. Күрәсез, бу юллар пы Шигырьнең калган вам итә Шулай итеп, лыннан аерылган кешенең теләкхисләрен истә калырлык, хис уятырлык итеп тасвирШагыйрьнең «...Агып бара чәчәк бәйләме...» һәм «Уянсалар» исемле шигырьләр» дә шактый тирән фикерле «Уянсалар» шигырендә автор күп нәрсә әйтә. Кешелеккә бәхет яулаган Мусаларның онытылмаслыгы да. аналарның сөенеч яшьләре кыйммәтле икәнлеген дә искәртә. Шул ук вакытта шигырьдә: «Сугыш булмасын иде!» дигән фикерне дә үткәрә: Аналар күз яшен җыйсалар, Ясалыр бер океан, өр-яңа! Шауласын ул сөенеч яшьләре. Ургылсын уп океан елларга. Чыксыннар мәйданга Мусалар!— ди ул. Шулай ител, укучыда фикер уята, аны уйланырга мәҗбүр итә. Җыентыкта «Ике аккош» исемле җыр- поэма да урнаштырылган. Анда бер мәхәббәтнең бәхетсез азагы турында сейленә. Әмма әсәрне җыр-поэма дип атау дөресме икән? Җыр-поэмада кояш җылылык күп булырга тиеш түгелме соң? Ф Кәримнең -Кыңгыраулы яшел гармуны»и җыр-поэма дип атарга мемкиндер Ә моны «Ике аккош» — гыйбрәтле вакыйга турында сейли. Яшь кыз Гөлүсәне фән биеклекләре к»>эыксындыра. Ләкин тормыш кызны алдый: ул сөйгән егете Нәҗипкә хыянәт ите Моның сәбәбе — Гөлүсенең тәҗшигъриятле, образөлеше дә шулай дәшагыйрь туган авы- риоэсезлеге фән белән мавыгудан сукьн раюы. Сүз юк, яшьләр өчен кирәкле әсәр бу. Геройларның эчке кичерешләре дә шактый тулы бирелгән. Әмма поэмага зур әдәбият күзлегеннән чыгып караганда, әсәрне тулаем бик үк уңышлы дип булмый. Поэманың конфликты түбәндәге юлларда ачыла: Ул ишетте: Еллар буе язганнарын аның Укып берәү юкка чыгарган. Күңеле кинәт сынды Гөлүсәнең, Шатлыклары сүнде, Шатлыклары сүнде шуңардан Кешенең еллар буе түккән хезмәтен берәү генә юкка чыгара аламы? Фәндә 99 % тырышлык кирәк бит. Ә бу сыйфат, поэмадан күренгәнчә. Гөлүсәдә бар. Димәк, бу юллар тиешенчә нигезләнеп җитмәгәннәр. Ә боларны алып ташласаң, поэманың сюжеты һәм конфликты җимереләчәк. Кызганычка каршы, әсәргә әнә шундый кирәк булган өчен генә кертелгән очраклылык бездә шактый әсәрләрне харап итә. Җансыз, билгесез затларны гаепләп сюжет кору — поэманың укучыны ышандыру көчен киметә. Ә. Баянов поэманы болай тәмамлый: Идел өсте янып сүнгән инде. Пар күләгә күптән йөреми. Әллә Идел үзе гыйбрәт сөйли, Әллә аны моңсу җыр иңли... Пар аккошлар анда күренми. Бу юллардан аңлашылганча, инде бар да беткән, мәхәббәтнең киләчәге караңгы. Әмма чын мәхәббәткә бернинди киртә дә юк бит, ул барысын да кичерергә, онытырга сәләтле. Шуңа күрә поэманы болай тәмамлау белән килешәсе килми, чөнки әсәр гыйбрәтле вакыйга сөйләүгә генә кайтып кала. Бүгенге поэзиябездә «урта кул» шигырьләр күп. Аларны укыйсың да «ярый инде» дип куясың. Шагыйрь яшь вакытта ничектер кайнарлыгы, омтылышы белән җәлеп итә. Әмма нигәдер кайберәүләр бер-ике китап чыгарганнан соң, басынкыланып, сүрелеп калалар. Дөрес, тонналаган алтын комында алтын бөртекләре бик аз була. Әмма поэзиядә мондый чагыштырма урынлы була алмый кебек. Укучының кыска гына гомерендә укыога болай да әйбер җитәрлек. Аңа хәзер әдәбиятта тагын да югарырак дәрәҗәдә эшләнгән, җитлеккән әсәрләр кирәк. Ә Баяновка да бу хакта күбрәк уйлану зыян итмәс иде. Безнең бу шагыйрьдән күбрәк көтәргә хакыбыз бар һәм ул бу ышанычны аклар дип өмет итәбез.