ФРОНТКА ДА, ФРОНТТАН ДА
Ватаныбыз сугыш күкрәүләре астында, ут һәм дәһшәт эчендә яшәгәндә. Бөек Октябрь революциясе казанышларын яклап калыр өчен илбасар фашистларга каршы зур көрәш барган елларда, башкалар кебек ук. татар язучыларының да бик күбесе, кулларына корал тотып, алгы сафларда сугыштылар. Шул авыр шартларда язучыларның үзара язышуларында әдәбият тирында кайгырту, яну. рухлану, әдәбият һәм сәнгатьне үстерү турында борчылу, уйланулар чагыла. Бу хатлар, күптән язылуларына карамастан, бүген дә искермәгәннәр, заманча яңгырыйлар. Алар истәлекле хатлар буларак та безнең өчен кадерле. Бу санда без фронттан һәм фронтка язылган, әлегә кадәр матбугатта чыкмаган хатлар урнаштырабыз Әхмәт Фәйзинең Салих Батталга язган шигъри хаты’ САЛИХ ДУС1 Бездә челлә... Сыра эчәсие Төшеп берәр салкын подвалга, Без эчмәдек, эссе кабинетта Хат язарга калдык Батталга. Эссе, малай! Йөрәк һәм ми кайный, Күңел әллә нишли, чукынчык, Син болай ит, Салих: безнең өчен Тын океанда бер кат чумып чык. Бездә челлә, ләкин йөрәк, акыл Түзәрие шиксез аңарга, Юк, бөтенләй башка кайгы белән Туры килде бүген янарга. Син беләсең, без бит һәркайсыбыз Үзебезчә аерым яшьнәдек, Әмма безнең күкрәү бергә булды. Без бер күкрәү булып яшәдек. 1 Сугышның Көнбатышта инде зур корбаннар бәрабәренә җиңү белән тәмамланган, ә Көнчыгыи әле башланмаган вакыты. Әхмәт Фәйзи татар совет шагыйрьләренең күбесе сугыштан кайтмавына әрни һәм бу хәл аны исәннәре гурында кайгыртуга өнди. Хатны «Мин» дип түгел, - Без» дип башлаганда тагын үзе белән кемне истә тотып язгандыр? — анысы билгесез. С. Б. Нишләдек без? Эшләдекме? Нәрсә? Каерылып карыйм артыма; Бар дияргә йөрәк базмаса да, Юк дияргә йөрәк тартына. Юк, эш анда түгел, сугыш дигән Нәләт суккан камыт кидек бит, Булмасае менә шул мәшәкать, Эзгә төшеп килә идек бит. Таралыштык... беребез уңга китте, Беребез сулга: бөек таралу! «Дан приказ ему на запад, Ей в другую сторону». Сабый гына Муса... Тик ул безнең Көйле сүзнең бик зур ире бит, Кем уйлаган элек, ул Моабит» Төрмәсендә гомерен бирер дип? Фатихны ал... Нинди егет иде! Җиде тапкыр җиңгәч үлемне. Сугыш бетте дип торганда гына Чит җир туфрагына күмелде. Әйе... йөрәк сыкрый, күңел әрни, Бүген көннең яме, коты юк, Иң кирәктә, әйе, тансык чакта Кинәт менә шагыйрь Кутуй юк. Ярар җитте, әйдә эшкә күчик, Долой җылау, мәлҗү һәм изрәү, һәм, кыскасы, безгә син бик кирәк, Кайт әле, кайт монда син тизрәк. ӘХМӘТ ФӘИЗИ 11 июль, 1945 ел, Казан. Шәрәф Мөдәрриснең Нури Арслановка язган хатлары ТУГАНКАЙ НУРЫЙ1 Идрис Туктарның акыллы бер сүзен хәтереңә тешерәм: «Җил шәмне сүндерә, ә ялкынны көчәйтә». Әйдә шулай булсын, аның шулай булуы яхшы да. Нурый1 Мин никадәр шат. дустым. Синең хакта, Синең сугышчан юлың һем атаклы "Зоя»ң хакында миңа томанлы гына хәбәрләр килгәләде. ә мин кызу һем өлешчә псих бер егет, синең соңгы уңышларың белән котырына-котырына шатландым. Сиңа рәхмәт әйтәсем килә, чын патриот, саф. олы хисле шагыйрь булуың очен рәхмәт әйтәсем килә. Ян, туганкай, ялкын булып, үс гөл булып! Син сугыш төтенен суладың, ә сугыш ялкынын чәч. Ничектер җылы хисләр язасым килә, я ярый, дус, үзең аңла инде. Мин кичә төнлә алгы сызыктан кайттым, бүген тагын китәм. Фикерләрем таркау, үзең дә сизәсең булса кирәк. ФРОНТКА ДА. ФРОНТТАН ДА Сәхәптан хат алдым. Яратам мин ул беркатлы, эчкерсез егетне. Тик иҗат ечен аңа мөмкинлек кенә юк. Ә башкалар... язмыйлар, язсалар да бик сирәк. Мин хәзер .(Полководец» дигән, аһәңле, югары пафослы зур бер әйбер эшлим. Син укырсың, үзеңә җибәрермен. Нурый! Син шигырьләреңнең күбесен безгә җибәр. Безгә ул бик кирәк. Бәлки «Зояьны җибәрерсең һичшиксез, басылачак. Җибәр, Нурый. Әле Казанда кайчан басыла ул! Туганкай, хәзергә гафу ит. Менә полкка барып җитим, анда, аулак блиндажда, сукыр лампа яктысында озынрак хат язармын. Минем туган авылым — Чүпрәле районы, Каракитә авылы. Чүпрәлеге барсаң—күз сал. Сәлам белән: Шәрәф. 1943. ДУСТЫМ НУРЫЙ! Менә сиңа газета җибәрәм. «Мәхәббәт хатылн бастык. Киләчәк номерларның берсендә «Тантанапны да бирәбез. Тагын җибәреп тор. Безгә шигырьләр бик кирәк Йотып кына торабыз. Ләкин бездә гонорар дигән нәрсәнең исе дә юк. Барысына да сәлам, һәм сиңа үзеңә кайнар вә кайнар сәлам белән; Шәрәф. Октябрь. 1943. НУРЫЙ ДУСКАЙ! Сәлам сиңа. Сагындым, шайтан алгырысы, үзегезне. Бөтенләй башка җирдә — ватан сугышының иң кызу, иң шөһрәтле урынында эшкә башладык. Иске урын ерак теньякта калды. Хәзер Болгар хакындагы дастанны эшләп бетерәм. Синең дә тизрәк эшләвеңне телим. Безгә хат һәм әйберләр җибәр. Сиңа кабат сәлам белән: Шәрәф. Февраль. 1944.