ЕГЕРМЕ ИКЕНЕҢ БЕРСЕ
Мин сезгә моннан утыз ел элек булып узган бер вакыйга турында сөйләргә телим Күз алдыгызга китерегез: горизонтта мәһабәт сол- калар тезелешеп тора. Аларның Безымянная. Тигровая, Заозерная, Сахарная Головка дип аталганнары иртән кояш чыкканда зәп-эәңгәр томан эчендә калалар. Азрак җил исеп куйды исә томан тарала башлый. Менә шул чагында сезнең каршыгызда гаҗәеп күп терле төсләр белән
Көтмәгәндә, Җәйге челләдә күктән яуган салкын кар шикелле. 1938 җемелдәп сихри бер дөнья ачыла. Тау итәкләрендә ямь-яшел агачлар, хуш исле печәне, мең төрле авыруга дәва булырлык чәчкәләре, авыз суларыңны кигерерлек тәмле җиләге белән дан тоткан үзәнлекләр, әрәмәләр, болыннар пәйдә була. Мондагы урманнарда кыргый җәнлекләр һәм киек-кошлар бихисап куп. Чиста сулы күлләр, чем-кара туфраклы басулар да аз түгеп бу якларда. Күлләрендә эре ба Лыклар, вак маймычлар мыжлап тора, кырларында исә дөге, бодай, соя мул уңыш бирә. Бопардан тыш биредә катлам-катлам булып яткан ташкүмер массивларын күреп хайран каласың. Әгәр инде күп санлы бухталары булган Посьет култыгы, андагы ифрат уңайлы гаваньнар турында сонли башласаң.. Әйе. алар теләсә нинди диңгезчене үзләренә гашыйк итәрлек. Бу җирләр борын-борын заманнан Россиянеке исәпләнгән. елның 20 июлендә япон илчесе Сигемитсу Хасан күленнән көнбатыш яктарак урнашкан бу җирләргә үз хөкүмәтенең дәгъвасы барлыгын белдерде, аннан совет гаскәрләрен алуны таләп итте. Ә 29 июльдә көндезге сәгать дүрттә... Чик сакчылары заставадан дүрт-биш километр ераклыктагы үзәнлеккә печән чабарга киттеләр. Тнрәякта борсеннән-берсе биек, берсеннән-берсе мәһабәт солкалар Атлар ак, кызыл, зәңгәр һәм башка төстәге чәчәкләр белән чуарланган үзәндә бөдрәләнеп, берсе икенчесенә уралып үскән үләннәрне күкрәкләре белән ерып баралао Билгеләнгән урынга килеп җиткәч, кораллар өчаяк сыман итеп бер-берсенә сөяп куелды. Сузып-суэып чалгы янаган тавышлар ишетелде. Аннары чик сакчылары, киек казлар кебек тезелешеп, үзәнлекне иңли башладылар. Иң алдан уртача буйлы, киң Җилкәле, җитез хәрәкәтле бер егет басты да чалгысын селтәп җибәрде. Ул — отделяем Батыршин. Аның эзләренә баса-баса диярлек буйга Батыршиннан бераз калкурак украин егете Чорнопятко селтәнеп бара. Алар элек-электән ук якын дуслар. Лисичан- скидагы тау техникумын да бергә тәмамладылар, шахтада да бергә эшләделәр. Менә биредә дә бергә алар... Иван һәр яклап Батыршинга охшарга тырыша. Бүтәннәр алар- дан шактый артка калдылар. Күренеп тора: кулларына чалгы тотып, үз гомерләрендә беренче тапкыр печән чабарга чыккан шәһәр е етләре. Ә печән чабу ул крестьян зше белән яшьтән үк твныш булганнарның да беләкләрен тиз талчыктыра. Чабыласы Җир бик акрын кими. Ни өчен дисәң, покоены ниң алып булмый — улөне куе һәм биек.делком. — Татарстаннан мин. Ә Донбасста җиденчене бетердем, аннары ике ел шахтада эшләдем. Маркшейдер идем. Глубокий руднигында. Әти-әниләрем хәзер дә Казанда. Әтием дә шахтер иде. Хәзер, ул эшли торган җирдәге профессор сүзләре белән әйтсәк, Әбүбәкер Хөсиетдинович медицина институтында хуҗалык эшләре мөдире. Сез кайсы урамда торасыз? — Карп Маркс урамында, иптәш отделком. Авыл хуҗалыгы институты йортында. — Менә әкәмәт! Яшәвебез дә, эшләвебез дә институтларда икән безнең. Үзебез генә чи наданнар.— Батыршин көлеп куйды. Аннары күзен кыскалап элеккегечә күтәренке рухта дәвам итте;— Ничего, Ваня, муенга утыртылган котелокларыбыз форма өчен генә куелмаган булса, укырга да өлгерербез әле. Менә мин үзем, соң булса да уң булсын дигәндәй, инә белән кое казый башларга исәплим. Безнең халык белем алуны шулай ди. Укырга беркайчан да соң түгел, Ваня. Укырга кирәк безгә, укырга... — Сорарга рөхсәт итегез, иптәш отделком; ә сезнең семья Казанда кайсы урамда тора? — Маяковский урамында. Минем анда калган энекәшләр, ачуым килмәгәе, үзләре бер отделение булыр! — Уһу, шулай укмеии? — Өчәү. Сафиулла, Ибраһим һәм Әнвәр. Әнвәр — балалар йортыннан. Аның әнисе үлгән булган. Хәзер бездә үсә. Мировой егет. Я, әйдә, азрак ял итеп алыйк... Гыйльфан хуш исле печән естенә чалкан ятты да, ниндидер уйга чумып, күзләрен йомды. Нәрсә уйлый икән ул? Казанда яшәүче туганнарын сагынамы, әллә Донбасстагы дуслары, эшләгән шахтасы, беренче тапкыр забойга төшүе турында уйлыймы?.. Менә Иванга постка басар вакыт та җитте. Солдат һәр җирдә солдат булып кала: урманда утын киссә дә, болында печән чапса да. Ул Һәрвакыт уяу, сизгер булырга тиеш. Чик буенда исә бу уяулык һәм сизгерлек икеләтә, өчләтә таләп ителә. Чик сакчылары ял итәләр. Үзәнлекнең сул ягында иярләре ычкындырылмаган атлар утлап йөри. Алар, башларын чайкый-чайкый, койрыклары белән селтәнәләр, тибенәләр. Печән өсте бит; чебенчеркинең күп чагы. Горизонтта сопкалар, шул сопкалар итәгеннән безнең чикләр сузыла... Чү, саңгырау гына яңгырап, атыш тавышлары ишетелә түгелме? Көтмәгәндә якындагы сопкалар арасындагы сукмак буйлап җан- фәрманга чабып килүче җайдак күренде. Иван, мылтыгын алга сузып, аңа туктарга ишарәләде. Кызылармеец, сакчы таләбенә буйсынып, атыннан сикереп төште, парольне әйтте һәм; иЯпон самурайлары чикне боздылар!» — диде. — Коралга! Барысы да күз ачып йомганчы атларга сикереп атландылар һәм җан-фәрманга чаптырып Хасан күле районына тол тоттылар. Бу минутта Батыршин, әйтерсең, бөтенләй икенче бөр кәшәгә әверелде. Тешләрен чытырдатып кысканга, аның ияк сөякләре Анын каравы, һавасы ни тора, һавасы! Күк йөзендә кояш елмая, әремә буйларында кошлар сайраша. Үлән төбе дымлы; киселгән сабакларның яф- рак-чәчәкләрендә әле кибеп бетәргә өлгермәгән көмеш чыклар җемелди. Табигать кочагында хозурланып, төшкә чаклы ару-талуны белмичә эшләделәр. Отделение командиры Батыршин яшь солдат Кабушкинны үз янына чакырып алды Чалгысының чөен какты, очы белән җиргә кадалмасын өчен чалгыны ничек тотарга, покос алган чакта ничегрәк селтәнергә икәнлеген күрсәтте. — Шәһәр егете булырга охшыйсың, кайдан син?—дип сорады ул Кабушкиннан. — Казаннан. — Казаннан?! Кунакка килеп бер атна үткәч, саумы, кодагый, дигәндәй, ник моны башта ук әйтмәдең? Мин дә Казаннан ич, канатым! — Сезне Донбасстан диделәр бит, иптәш от калкып чыккан, гәүдәсе алга таба авышкан, күзләре уттай яна иде Самурайлар белән кайдарак бәрелешергә туры киләчәген юлда барганда ук күз алдына китерде, күңеленнән ул үзенең отделениесен сопка түбәсенә ничек урнаштырсаң уңайлырак булачагы турында уйланды, кызылармеецларның коралларын барлады. Алда кезге тесле җемелдәп яткан Хасан күле күренде. Күл өсте тыныч. Яр ф кырыендагы озын камышлар да, уз-үзләрен онытып нәрсәдер тыңлаган шикелле, тып- х тын торалар. Шул камышлар арасыннан ара-тирә генә пырылдап кыр үрдәкләре ? күтәрелә. Кинәт камышлар чайкалып куйды. Батыршин >■ Әзерләнергә!»— дип боерык ± бирергә дә өлгермәде, бер төркем кызылармеецлар белән застава начальнигы лейте- нант Терешкин килеп чыкты. — Молодцы, егетләр, тиз килеп җиттегез,— диде ул һәм күл читенә таба ишарә- £ ләде — Атларны шунда калдырыгыз... Барысы да аның артыннан иярделәр. Менә алар, куе камышларны аера-аера, күл м читенә якынлаштылар. Анда борынына кул пулеметы куелган көймә инде күптән әзер ? тора иде. Чик сакчылары ишкәкләргә тотындылар. Лейтенант аларга кузгалырга боерды. а Тирә-юньне дикъкать белән күзәтеп, сак кына, тавыш-тынсыз гына иштеләр. Әлегә ♦ шикләнерлек берни дә сизелмәде. /Ленә алар ярга чыктылар һәм бераз баргач соп- и кага күтәрелә башладылар. Кояш баеп килә. Шулай да көн һаман бөркү. Эсселектән & гаҗиз булган табигать, әйтерсең, тын гына йокымсырый. Кая карама чәчәкләр, чәчәк- Z ләр... Җыясы иде хәзер шул чәчәкләрне уч тутырып, бүләк итәсе иде аларны бер генә 3 минутка да күз алдыннан китми торган иң кадерле, иң якын кешеләргә. Алар да, наз- х лы чәчәкләр дә, шушындый матур үзәнлеккә үлем кул сузуын белмиләр шул әле. 7 Япон самурайлары алып килә ул үлемне. Әнә Безымянная биеклегендә атышлар бара _ Ярсып-ярсып пулеметлар тырылдый, гранаталар шартлый. Застава начальнигы лейтенант Терешкин Батыршинга отделениесе белән янәшәдә*е S биеклек итәгенә — күлнең көньяк өлешенә күчәргә боерык бирде. — Үзәнлекне күзәт, Малахин отрядына булышырсың,— дип өстәде ул, Батыршин боерыкны кабатлагач. Офык артына батып баручы кояшны томалап, кинәт куе болытлар агыла башлады. Озак та үтмәде, коеп яңгыр яварга тотынды. Чытырдатып яшен яшьнәде, көчле күк күкрәвенә миналар һәм снарядлар гөрселдәве кушылды. Үзләре ачкан утка ышыкланып, самурайлар киләләр дә килеләр. Терешнинның унлап сугышчысына каршы саранча оере чаклы гаскәр агыла. Лейтенант нәрсә дип Батыршин отделениесен үз яныннан җибәргәндер. Бу тикле көчкә ничек каршы торыр ул? Ләкин боерык үтәлергә тиеш. Батыршин шуны бик ачык аңлый: дошман Хасан күле районындагы Заозерная һәм Безымянная биеклекләрен алып, Посьет култыгына хуҗа булырга, шуннан Владивостокка һөҗүм башларга ниятли. Юк инде, пограничниклар исән чакта бу мәкерле план алай ансат кына гамәлгә ашмаячак. Батыршин үз отделениесе белән яңа позициягә күчте. Кулындагы бинокльдән күзләрен ул үзәнлеккә һәм Заозерная биеклегенә текәгән. Анда каты бәрелеш бара. Лейтенант Терешкин егетләре, пулеметтан атып, самурайларның бер өлешен җиргә сыенырга мәҗбүр итте. Ә бер торкеме үзәнлеккә үтәргә омтылды. Терешкин отде- лениене менә ни эчен бирегә җибәргән икән. Самурайлар Малахин отрядын чолганышта калдырырга исәп итәләр. Алар әле Батыршин отделениесенең монда яшеренеп ятуын бөлмиләр. Килегез, бәдбәхетләр, өйдә, якынрак килегез. Самурайларның инде еш-еш сулыш алуларына кадәр ишетелә кебек. Аларның якалары ычкындырылган, җиңнәре беләккәчә сыэганылган. Пычак шикелле штыклары алга сузылган. Песи күк сак кына басып атласалар да, кызу атлыйлар. Менә инде •лар якын ук килеп җиттеләр. Шулчак Батыршинның командасы яңгырады. — Огонь! Пулемет, тегү машинасы кебек тигез текелдеп, дошманга ут яудыра башлады. Бу яктан үзләренә бернинди каршылык кетмәген самурайлар җиргә дистәләп-дистеләп •удылар. Куркып кычкырган, ыңгырашкан тавышлар ишетелде. Шулай да аларның бер төркеме әле атуыннан һаман да туктамаган иде. Әле анда, өле монда гранаталар шартлады. Ахырда японнар барыбер үкчә ялтыратырга меҗбүр булдылар — Утны туктатырга! — дип кычкырды Батыршин, алар күздән югалгач. ' 1этрон- - нарны саклыйк, егетләр. Бетенләйгә китүләре түгел әле бу кысык күзләрнең. Менә күрерсез: алар тагын борылып киләчәкләр. Ягез, мөмкинлектән файдаланып, бераз тамак ялгап алыйк... Отделение командиры, эченнән нидер кейли-көйли, консерв банкасын ачарга кереште, иптәшләренең күңелен күтәрергә теләп, ара-тирә шаяртып, терле мәзәкләр сөйләп алды. Әйтерсең, ул моннан биш кенә минут элек үлем белән йөзгә-йөз очрашмаган, әйтерсең, менә хәзер генә чираттагы увольнениедән кайтып кергән! Батыршин белә: солдатның күңеле күтәренке булса, аңа берни дә куркыныч түгел. Ядрәләр явып торганда марш уйнасаң, солдат Карпат тавына да менә, дип тикмәгә генә әйтмиләр ич. Төн җитте. Карпат якларында төннәр ниндидер, ә биредә алар күзгә төртсәң күренмәслек караңгы булалар. Монда бар ышаныч колакларда. Батыршинның егетләре таңга кадәр чиратлашып сакта тордылар. Төн тыныч кына үтте. Самурайлар кендез дә күренмәделәр. Әмма кич җитүгә чик буенда яңадан хәрәкәт башланды. Башта берән- сәрән атылган мылтык тавышлары ишетелде, аннары артиллерия эшкә кереште, танклар үкерергә тотынды. — Ну, сынатмыйк, дусларым! — диде Батыршин һәм каскасын ипләбрәк киеп, бил каешын кыса төште.— Курыкмагыз. Курыкмаган кешедән җен үзе өркә, диләр Донбасс шахтерлары Сары төстәге гигант ташбакаларга охшаган танклар Заозерная биеклегенә таба юнәлделәр һәм, үзәнлеккә җиткәч, күздән югалдылар. Ажгырып кузгалган танкларны күрүгә барысының да тәннәре чымырдап, эсселе- суыклы булып китте. Әйе, танк кадәр танкка каршы тору уен эш түгел. Аңа син аткан пулялар стенага борчак сибү белән бер. Тубыннан да ата, пулеметыннан да сиптерә, инде алай гына җиңә аАмый икән, якын ук килеп окобың естенә менә, кинәт борылып, үзеңне тереләй кабергә күмә. Кем нинди хис кичергәндер, әмма дошман танкларын беренче күргән яшь солдат Иван Кабушкин шулай уйланды. Нигә булган хәлне яшерергә: ярый әле ул аждаһалар безнең өскә килми дип, эчтән генә сөенеп тә куйды ул. Биеклектә көчле шартлау тавышы яңгырагач, җиргә тагын да ныграк сыена төште, аның чырае агарды. Заозерная биеклегендә кабат гөрселдәгән яман шартлаулар һаваны тетрәтте. Иванның күңелендәге баягы уй яңадан баш калкытты: »Ярый әле... бәлки»... Ләкин үз-үзен юкка гына тынычландырган икән: дошманның бер танкысы алар саклый торган үзәнлеккә килеп чыкты. Ахрысы, ул Малахин отрядының артына төшәргә исәпли иде. Нинди карарга килер икән хәзер отделком Батыршин, засадада отряд барлыгын сиздереп, батырларча, танкка каршы чыгармы, әллә бу очрашудан шүрләп, аны үткәреп җибәрерме! Мөгаен, үткәреп җибәрер... Танкны инде күптәннән күзәтеп торган Батыршин, катлаулы мәсьәлә чишәргә җыенган укучы кебек, башын кашып куйды, нәрсәдәндер риза булмыйча борынын җыерды. Аның күзләре кысыла төште, маңгай җыерчыклары тирәнәйде. Тынгысыз Иванның күңелендәге кызыксыну кечәйгәннән-көчәйде: нишләр икән отделком хәзер, бу бәладән котылыр өчен нинди җай табар икән! — Кызылармеец Кабушкин! Минем арттан! Батыршин окопка иелеп, аннан патрон әрҗәсенә охшаган ниндидер яшел тартма алды да, шуышып куе үлән арасына кереп китте. Кабушкин аның артыннан иярде Димәк, алар танк алдына чыгып, шушы «күчтәнәч»не аның юлына күмеп өлгерергә тиешләр. Алда — чик сакчылары дозорга йөри торган сукмак Танк шул сукмак буйлап үтәргә тиеш. Чөнки биредә башка юл юк. Ләкин ничек үтәр: бер як чылбыры белән сукмакны таптап үтәрме, әллә аны уртада калдырырмы! Батыршин туктап танк гөрелдәвен тыңлады, тир бәреп чыккан маңгаен җиңе белән сөртеп алды һәм ешеш сулап: — Менә шушында... тол сыярлык итеп казы,— диде. Үзе кулындагы тартманың шнурын ашьга-ашыга сүтәргә кереште. Сукмакка шуышып килгән җирдә сөрлегеп калган үләннәрне торгыза-торгым кире чигенделәр һәм җиргә ятып котэ башладылар. • к “ ""™п >питүгә, ьатыршин шнурны үзенә тартты Коточкыч шарт лау бетен үзәнлекне дер селкетте. Йезә кечле һава дулкыны китереп бәрде, тирә- якка әче ис таралды, танк тәтенли-төтенли яна башлады. — Ипләп кирәк, җайлап кирәк,—диде Батыршин, еш кына үзе яратып җырлый торган җырның сүзләрен кабатлап һәм кайту ягына борылырга ишарә ясады. , Кабушкин командирының куркусызлыгына һәм салкын канлылыгына гаҗәпләнм- * булдыра алмады: ни өчен бу кеше белән бергә булганда иң-иң куркыныч нәрсәләр 5 дә алай булып тоелмый икән? Нәрсәдә икән моның хикмәте? Кабаланмый, үэ-үэен Т өзгәләми, тәвәккәл... Менә кемнән өйрәнергә кирәк батырлыкка. Яңадан үзәнлеккә әйләнеп кайттылар. Күршедәге Заозерная биеклегендә сугыш J җәһәннәм төсен алган. Самурайлар, ярсыган диңгез дулкыннары кебек, бер-бер артлы = килеп һөҗүм итәләр дә, таш кыяга бәрелгәндәй, кирегә мәтәләләр Аларның сафлары = сирәгәя, тау итәгендә хәрәкәтсез яткан гәүдәләр аунап кала. Ләкин моңа карап аларның тукталырга исәпләре юк. Банзай!» дил кычкыра-кычкыра алар кабат пөҗүмгә ташла- S малар. Безнекеләрнең давыллы пулемет утына эләккәч, кабат чигенер'ә мәҗбүр була “ лар. әмма озак та үтми, тагын күтәреләләр. Менә алар яңадан үзәнлеккә таба үрмәли башладылар. Батыршин отделениесе ф чакырылмаган кунакларны бу юлы да мылтыклар һәм пулеметлар сые белән а каршылады. о Японнарның авыр артиллериясе пограничниклар позициясенә туктаусыз снарядлар “ яудыра Снаряд төшеп ярылган саен, көпшәк җир тетрәнеп куя, күккә чөелгән су фонтаныннан чәчрәгән тамчылар биткә тиеп, туктаусыз атудан кызган пулемет көпшә- х ләрен чаж-чож иттерә. Q Батыршин янына Иван Чернопятко шуышып килде — Яраланучылар ничәү? —дип сорады ул, дустының флягасыннан йотлыга-йотлы- j га су эчеп — Алтау. < — Лейтенант яралыларны кичекмәстән күлнең теге ягына чыгарырга кушты. Хе- Э зергә утны да туктатмаска боерды. — Боерык үтәлер. — Хуш, Гыйльфан. Әгәр ул-бу була калса.. — Шайтаным да булмас Я, сау бул. Чернопятко килгән юлыннан шуышып кире кител барды Яралыларны теге якка кем чыгарыр? Яшь солдат Кабушкинмы? Ул бик сыек күренә. Ярый ла йөэә белсә .. Әгер белмәсә... үземә чыгарырга туры киләчәк» Бу урында күлнең киңлеге ярты километр чамасы Гыйльфан итекләрен, гимнастеркасын салып ташлады. Яралы бер сугышчыны аркасына күтәреп, суга сикерде Һәм тирән итеп сулыш ала-ала сыңар куллап йөзеп китте Малай чакта тырыша-тырыша йөзәргә өйрәнү менә кайчан яарп куйды аңа Японнар күлгә пулеметтан атарлык якын түгел. Әмма снаряд һәм миналар үч иткән шикелле әле алда, әле артта гөрселдәп шартлыйлар, һава дулкыны башка китереп бәрә, шарлавыктай томырылган су бетерелеп. күлдәгеләрне әрле-бирле айкый, Батыршин сизә боерыкны үтәү җиңел булмаячак, кулларның җеп өзәрлек та хәле калмады, йерәк авыр йөк астында калып тыпырчынган шикелле еш-еш тибо Менә, ниһаять, аяклар җиргә тиде. Батыршин судан чайнала-чайкала чыкты да яралы иптәшен яр читендәге куаклык төбенә яткырды һем яңадан каршы як ярга таба йөзен китте Менә аның аркасында тагын бер яралы. Тагын мең газаплар белән күлне кичү. Ул инде вакыт исәбен дә, ару-талуны да онытты. Аның күңелендә бары тик бер генә уй: тагын биш сугышчыны алып чыгасы бар... Дүртәү калды, өчәү - Менә соңгысы— Кем белә, әгәр яралылар уникеләп булса, бәлки унике талкыр йөзеп чыгарлык куәт табар иде әле ул үзендә. Кеше үз бурычын тирәнтен аңласа, аны үтәргә чын күңеленнән алынса, аның тәне-йәрәге шул зур бурычны үтәп чыгу өчен гаҗәеп бер җегорго ия була, һем ул барысына да түзә икән. Үзәнлектәге атышлар вакытында тагын берничә кеше яраланды. Батыршин ул көнне авыр яралы сигез сугышчыны үлемнән коткарды Соңгы тапкыр күлне иңлегендә ул аңын җуя язды. Наганы төшеп калган иде, бәлки, чума-мума шуны вэләү де. күп вс инә чүмәлә дигәндә” хәлне мөшкеллеткәидер Коралны табып, ярга чыгып егылгач. атышлар басыла төшүен шәйләп алды. «Безнекеләрне кырып оегеоделәрме әллә? ~~ дигән шөбһәле уй йөрәген чәнчеп үтте аның.— Юк, булмас. Анда застава начальнигы лейтенант Терешкин, якын дусты Чернолятко. Әнә. мылтык тавышлары яңадан ишетелә башлады. Тизрәк ярдәмгә!» Батыршин камышлар арасына йөгерде. Кайда булыр хәзер аның иптәшләре’.. Тукта, нишләп атышлар кинәт тагын тынып калды соң әле? Яр буйлап бераз баргач, ул хәрәкәтсез яткан ике кешегә килеп юлыкты. Болар Чернопятко белән Кабушкии иде. Апар бер-ике генә тапкыр булса да иркенләп сулыш алыр өчен шулай тукталып калганнар икән. Батыршин Чернопятконың яраланган булуын күреп алды. — Ваня, дустым, хәлең ничек? — Ярыйсы, Гыйльфан... Үрмәлибез менә._ — Ә лейтенант кайда? — Алор Спесивцев белән... ут ачып безне каплый-каплый чигенәләр. — Алайса мин дә аларга ярдәмгә ашыгыйм. Японнарның артиллерия уты көчәигәннән-көчәя. Әйтерсең, дөньяның асты-еска килә. Җир актарыла, камышлар дөрләп яна, әче төтен сулышны буа. тончыктыра. Шушы җәһәннәм эченнән Терешкинны эзләп табарга кирәк. Атышлар кайдадыр сул яктарак ишетелә башлады. Ул да булмады, кул пулеметы сөйрәп, камышлар арасыннан кызылармеец Спесивцев килеп чыкты. Батыршин карашын аның күзләренә төбәде. •— Мин уң флангны каплап тордым,— диде Спесивцев, Батыршинның сораулы карашына җавап итеп.— Ул... бер ун минут чамасы бардыр инде — атмый. — Киттек, Ваня, лейтенантны эзләргә! Бу җирләр хәзер дошман кулында. Монда барыннан да элек саклык, сабырлык таләп ителә. Терешкин исәндер? Бәлки, авыр яраланып, атарлык хәле генә калмагандыр? Әнә аның пулемет көпшәсе тырпаеп тора. Ә һушын җуйган лейтенант үзе пулемет кырында чалкан ята. Ут телләре аңа таба үрмәли. Янып күмерләнгән камыш сабаклары чыжылдап суга ава... Батыршин юлбарыс җитезлеге белән алга ыргылды. Менә ул балчыкка, канга буялган застава начальнигының күкрәгенә колагын куеп тыңларга кереште Застава начальнигы ишетелер-ишетелмәс кенә ыңгырашып куйды. — Иптәш лейтенант! Иптәш лейтенант!.. Спесивцев! Бинт китер! Тизрәк носилка әмәллә! Яраларын бәйләп, лейтенантны носилкага салдылар. Тез тиңентен ләмгә бата-бата. акрын гына кузгалып киттеләр. Ләкин озак барырга туры килмәде, япон пулеметы карт эт кебек ырылдый башлады. Уңда дә, сулда да чыелдык ямьсез тавыш белән самурайлар кычкырыша. Баш очыннан сызгырып үткән пулялар камыш сабакларын, куак тармакларын кыеп-кыеп төшерәләр... Атышлар бераз тынгандай булды. Ләкин Терешкинны носилкада аягүрә күтәреп бару куркыныч иде әле. Винтовкалардан ясалган носилкага бил каешларын бәйлап түш белән шуышырга керештеләр. Шулай өч километр ара үтелде, ниһаять. Безымянный биеклегенең көнчыгыш кашагасына килеп чыктылар. Якында гына танк моторы тавышы ишетелде. «Безнекеләр!» Дөрестән дә. безнең танк иде бу. Яралыны танк өстенә күтәреп салдылар. Ләкин бераз баргач та, танк тукталып калырга мәҗбүр булды Алда бар нәрсәне үзенә суырыт. ала торган сазлык башланып китте. Хәзер инде кайтырга бары тик бер генә юл калган иде, күл аша... Батыршин аны тугызынчы тапкыр кичәргә әзерләнде. Менә ул застава начальнигын җилкәсенә күтәрде, саклык белән генә суга керде һәм акрын гына йөзәргә тотынды. Бу юлы ул аргы якка чыгыл җитә алырмы? Хәлдән таеп тәмам һушыннан язмасмы’ Юк, ул анда ничек кенә булса да чыгып җитәргә тиеш. . Лейтенант Терешкинны госпитальгә салдылар. Батыршин үзе дә яраланган булган икән: аны да шунда калдырмакчылар иде, калмады. Хасан күле районында япон сугыш чукмарлары башлап җибәргән сугыш ун*4 «өн дәвам итте. Алган биеклекләрен ныгытып, яңа өстәмә көчләр туплаган хәпдв, алар ныклы каршылык күрсәттеләр. 6 августта безнең җәяүле гаскәрләр, артиллерия, дылар Икенче көнне дошман егерме тапкыр контрһөҗүмгә күтәрелеп карады, Ләкин 650 солдат һәм офицерын югалтып, кире чигенде. Ахырда самурайлар килешү сорарга мәҗбүр булдылар. Ватан үз улларының батырлыгына бик зур бәя бирде. Йөзләрчә кызылармеецлар һәм командирлар медальләр һәм орденнар белән бүләкләнделәр. Ә аеруча зур кыюлык күрсәткән егерме ике батырга Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Алар арасында лейтенант П. ф. Терешкин, отделение командиры Гыйльфан Батыршин һәм аның якын дусты Иван Чернопятко да бар иде. Совет Татарстаны үзенең беренче Героен зур хөрмәт белән каршылады. Батыршин эаводфабрикаларда, колхоз һәм совхозларда, мәктәпләрдә кунак булды, якташларына сугыш эпизодлары турында сөйләде, аларның хезмәттәге уңышлары, тормышлары белән кызыксынды... Бөеч Ватан сугышын Гыйльфан Хәрби академияне тәмамлап каршылый. Илебез өстенә дәһшәтле үлем килгәндә, ул тагын алгы сызыкта. Майор Батыршин сугыштан җиңүче булып Мәскәүгә кайта. Аның күкрәген, күрсәткән батырлыкларының билгесе булып, күп санлы орденнар һәм медальләр бизи. Сугыштан кайткач, ул озак ял итми: күңеле аны кабат чик буйларына чакыра. Хәрби хезмәттән буш вакытларында гарәп һәм инглиз телләрен өйрәнә. 1947 ел. Токио. Бу шәһәр ул чакта бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең игьтибар үзәгендә торды. Биредә иң югары чинлы япон хәрби җинаятьчеләрен хөкем итү процессы барды. Менә җир шарында чыга торган күп санлы газеталардан килгән хәбәрчеләр, хөкем процессында катнашучы башка барлык кешеләр совет офицеры Гыйльфан Батыршин- ның речен тыңлыйлар. Аның шаһитлек күрсәтмәләре чын дипломатларныкы кебек тирән эчтәлекле, кыска һәм кире кагылмаслык. Батыршин япон империалистларының Хасан күле районындагы ерткычлыкларын һәркемне ышандырырлык дәлилләр белән фаш итә. Аның гаепләү сүзләрен чик сакчысы Иван Чернопятко да куәтли. Кайтканда алар чик буендагы хәрби тормышның бөтен ваклыкларына чаклы искә төшерделәр, сугышта һәлак булган дусларын, иптәшләрен юксындылар. Самолет болытлар өстеннән оча. Моторлар тигез гүли. Вакыт-вакыт болытлар арасында хасил булган «тәрәзәләрндән диңгез өсте күренеп-күренеп кала. Туган ил ярларына да ерак калмый инде. Әмма шулчак самолет кинәт тетрәнеп куя һәм, атылган кош кебек, түбәнгә мәтәлә. Усал дулкыннар һәлакәткә очраган самолетны үз кочагына ала... Бу бәхетсезлек 1947 елның 1 декабрь көнендә була. Үз халкы, үз Ватаны өчен искиткеч фидакарьлек эшләгән, тиңсез батырлыклар күрсәткән кешенең йөрәге тибүдән туктаса да. ул күңелләрдә яши. Илебез чикләре буендагы заставаларның берсендә һәркен ике тапкыр отделком Батыршин фамилиясе яңгырый, яшь солдатлар аңа багышланган стенд янында Ватанга соңгы сулышкача турылыклы булырга ант итәләр. Хәзер менә ике дус — игезәк ике кораб ерак көнчыгышның ахактай сулы диңгезләрен иңли. Алар — «Гыйльфан Батыршин» һәм «Иван Чернопятко» исемле океан пароходлары Әйтерсең, мәңге аерылмас бу ике дус төпсез упкыннар кочагыннан ычкынганнар да, корыч броняга төренгән баһадирлар шикелле, илләр гизәргә, кешелеккә яңа бәхетләр яуларга чыкканнар..