Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДУСЛЫК КИЧТЕ УТЛЫ ЮЛЛАРНЫ

Узган елның декабрь аенда Советлар Союзы һәм Чехословакия арасында үзарз ярдәмләшү, хезмәттәшлек һәм дуслык договорына кул куюга чирек гасыр тулды. Бу дуслык фашизмга каршы көрәш елларында кан белән ныгыды, сугыштан соңгы төзелеш елларында сыналды. Узган елның җәендә контрреволюцион элементлар Чехословакияне социалистик үсеш юлыннан алып ташларга маташтылар «Демократияләштерү», илибераллаштыру» лозунглары астына яшеренеп, алар, көнбатыш империалистлары ярдәмендә, Чехословакия Коммунистлар партиясенә яла яктылар, халыкта коммунистларга карата булган ышанычны какшатырга тырыштылар. Әмма халыкара империализмның Һәм Чехосповакиянең үзендәге реакцион көчләрнең бу мәкерле уйлары барып чыкмады. Чехословакия хезмәт ияләре. Советлар Союзы һәм башка социалистик илләр халыклары ярдәмендә, контрреволюциянең кабахәт планнарын җимерделәр. Социалистик интернационализм принципларына тугрылыклы чех халкы үзенең революцион сизгерлеген. Советлар Союзы белән ике арадагы дуслыкка бирелгәнлеген саклап калды. Шундый шартларда Совет-Чехословакия договорына кул куюга 25 ел тулуны билгеләп үтү чиксез зур әһәмияткә ия булды. Билгеле булганча, СССР һәм Чехословакия арасында сугыш елларында ук төзелгән бу договор дуслык, үзара ярдәмләшү һәм сугыштан соң хезмәттәшлек турындагы беренче договор иде. Бу вакытта Лондонда урнашкан һәм башында президент Э. Беньш торган эмиграциядәге чех хөкүмәте, халык массаларын үзеннән бөтенләй читләштерүдән куркып, әлеге договорга кул куярга мәҗбүр булды. Ул договорны төзү турында Беньш Советлар Союзына 1943 елның март башларында тәкъдим ясады. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, президентның мондый карарга килүенә Советлар Союзының Сталинград янында җиңүе һәм безнең илебез территориясендә төзелгән чит ил хәрби берләшмәләренең беренче часте — Людвик Свобода командалыгындагы аерым чех батальонының фронтка чыгып китүе сәбәп булды. Советлар Союзында чех хәрби частеның оеша башлау көне итеп 1942 елның 5 феврале — элеккеге чех армиясенең инде 1939 елның көзендә үк СССРда булган бер төркем солдат һәм офицерлары Оренбург өлкәсендәге Бозаулык шәһәренә килгән көн исәпләнә. 1941 елның 27 сентябрендә төзелгән совет-чех килешүендә Советлар Союзындагы барпык хәрби чех частьлары тулысы белән чех хәрби командованиесенә буйсынырга, ә бу частьларда хезмәт итүчеләр Чехословакия законнарын һәм Уставларын төгәл үтәргә тиешләр, диелгән иде. Күренүенчә, бу килешү буенча социалистик дәүләт территориясендә буржуаз хөкүмәткә, буржуаз республика законнарына, буржуаз армия уставларына буйсынучы чит ил хәрби частьлары тезү күздә тотыла. Чехословакия буржуазиясе исә бу частьларны беренче көннән үк үз йогынтысы астында тотарга өметләнде. Шулай итеп, чех буржуазиясе беренче планга антифашистик көрәш һәм милли-азатлык хәрәкәте максатларын түгел, Чехословакия территориясе фашистик Германиягә каршы сугышкан ипләрнең гаскәрләре тарафыннан азат ителгәч, анда партиясе бу чорда үзенең топ бурычы итеп немец-фашист оккупантларын җирдән тәмам себереп түгү бурычын санады СССРда тезелгән чех хәрби частьлары йәзендэ ул республика территориясен дошман оккупациясеннән азат итү ечен актив катнашу чыны гына түгел, илдә социаль үзгәрешләр кертү ечен корәшкә күтәреләчәк халык ф массаларының кораллы кечен күрде Ул чакта СССРда яшәгән ЧКП җитәкчеләре. _ Советлар Союзында хәрби чех частьлары тезелә башлаган кеннән үк. аларга карата = зур игътибарлылык күрсәттеләр. Чех сугышчылары арасында зшләү өчен партиянең j тәҗрибәле зшлеклеләре — ЧКП Үзәк Комитеты Политбюросының элекке членнары Z Богуслав Врбенский һәм Ченек Грушка. ЧКП Үзәк Комитеты членнары Ян Гарус. £ Иозеф Штетка. Иван Туряница, Ярослав Достал һәм башкалар җибәрелде СССРдагы ~ хәрби чех частьларында Клемент Готвальд, Ян Шверма. Вацлав Копецкнй. Рудольф J Сланский. Зденек Неедлы. Зденек Фирлингер һ. б. пар бар иде. ЧКПның хәрби чех частьларындагы партия оешмасы җитәкчесе итеп партиянең күренекле эшлеклесе. 8. И Ленин әсәрләрен чех теленә тәрҗемә итүче Ярослав Прохозка билгеләнде. Хәрби чех часте сугышчыларын корәшкә әзерләүдә, апариың политик аңлылыгын үстерүдә 1942 елның маенда Клемент Готвальдның Бозаулыкка килүе һәм барлык сугышчылар алдында чыгыш ясавы зур әһәмияткә ия булып тора. Чех коммунистларының данми кайтыртучанлыгы нәтиҗәсендә, 1942 елның җәенә батальондагы сугышчыларның күлчелеге мораль һәм политик яктан сугышка тулысынча әзер була. Моның шулай икәнлеген Людвик Свободаның, чех хәрбн частен совет-герман фронтына җибәрүне сорап, Кызыл Армиянең Верховный Башкомаидующиена язган хаты бик - ачык раслый. я Чехословакия коммунистлары яшьләре, политик карашлары һәм социаль чыгыш- -ч лары тәрлечә булган патриотлардан кыска гына вакыт эчендә югары хәзерлекле х сугышчан хәрби часть тәзүгә ирештеләр < Бу уңышларның нигезен ныгытуда җирле власть органнары һәм хәрби учрежде s ииеләр йозендә Советлар Союзы күрсәткән эчкерсез ярдәм хәлиткеч роль уйнады < Чех солдатларын һәм офицерларын хәрби-лолитик яктан хәзерләүгә майор Пархоменко җитәкчелегендәге хәрби комиссарлар көчләрен дә. вакытларын да кызганмадылар. фронт шартларына туры китереп, алар белән төрле-төрле сугыш өйрәнүләре уздырдылар. Кулларына корал алган чех сугышчылары данлы Кызыл Армия белән иңгә иң торып сугышуны үзләренә зур бәхет санадылар. Одесса. Севастополь. Москва. Ленинград һәм Сталинград сугышлары тудырган геройлар үрнәгендә уз-үзләрен аямыйча көрәштеләр. 1943 елның 2 февралендә полковник Людвик Свобода җитәкчелегендәге хәрбн чех частеның фронтка китуе турында хәбәр игълан нтелде. Совет һәм чех солдатларының утлы юлларны кичкән сугышчан дуслыгы 1943 елның мартында Харьков янындагы сугышларда башланды. Бу дуслык Советлар Союзын да яшәүче күп милләтле халыкларның, шул җөмләдән татар халкының, куркусыз улларын һәм кызларын берләштерде Ул хакта сөиләучс документларның әле күбесе өйрәнелмәгән, батырларча һәлак булган геройларның әле исемнәре дә ачыкланып җитмәгән. Ләкин башка халыкларның. шул исәптән татар хапиы вәкилләренең, уртак дошманга — герман фашизмына каршы чех сугышчылары белән иңгә иң торып сугышулары турында сөйләүче аерым эпизодларда да социалистик интернационализм үзенең ачык чагылышын таба Ә Украинадагы Соколово авылы совет патриотизмы, социалистик интернационализм һәм халыкларның туганнарча дуслыгы мәңгелеккә кан белән беркетелгән урыннарның берсе булып тора. Соколово тирәсендәге җирләр руслар һәм чехлар, словаклар һам украиннар татарлар һәм осетиннар, грузиннар һәм әзербаиҗаннар. үзбәкләр һәм башкортлар каны белән сугарылган. Командирының фамилиясе белән «Свобода» дип аталган чех батальоны Харьковка 1943 елның 1 мартында кило һәм 3 мартка каршы тондә Соколово авылы янында оборона тотарга. Мжи елгасы аша дошманның бер генә таниысын да үткәрмәскә сугышчан приказ апа ДУСЛЫК КИЧТЕ к. В. Билютин полкы белән П. Н. Широнин взводы булган 25 нче укчы дивизия гвардиячеләренең бердәм хәрәкәт итүе совет һәм чех солдатларының сугышчан дуслыгын тагын да ачыграк чагылдыра. Широннн взводы гвардиячеләре украин панфиловчылары буларак билгеле. Алар- ның 25сенә дә СССР Верховный Советы Президиумының 1943 ел 18 май Указы нигезендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Украина панфиловчыларының батырлыгына һәм улемсезлегенә беренче буларак бәя биргән кеше татар халкының куркусыз улы подполковник Рәхмәтуллин була. Лейтенант П. Н. Широнин гвардиячеләренең батырлыгы турында донесение алынгач, 25 нче укчы дивизия составына кергән 15 нче укчы корпусның политбүлек начальнигы урынбасары подполковник Рәхмәтуллин 6 нчы армия политбүлек начальнигы полковник Нененкога болай дип хәбәр итә: «Лейтенант Широнин взводы сугышчылары, дошман атакаларын геройларча кире кайтардылар һәм гранаталары беткәч тә бер адым да артка чикмәделәр 25 нче укчы дивизия политбүлеге начальнигы иптәш Гречкога лейтенант Широнин взводының бетен составын хокумәт бүләгенә тәкъдим итү, ә корбан булганнарны үзләре үлгәннән соң бүләкләү турында минем тарафтан күрсәтмә бирелде. Бу фактка бәйле рәвештә дивизиядә киң политикмасса эшләре җәелдерелә». Гитлерчылар, Билютин полкы гвардиячеләре оборонасын өзә алмагач. Тарановка- ны читләп узалар һәм Соколово авылы янында оборона тоткан чех батальоны позицияләренә һөҗүм итәләр. Соколовода батальонның надпоручик Отакар Ярош командалыгындагы беренче ротасы сугыша. Аның ротасына надпоручик Ярослав Ломның пулемет ротасы, надпоручик |хәзер генерал-лейтенант, ЧССРның Москвадагы илчелеге каршындагы хәрби атташе) Франтишек Седлачекның танкка каршы ата торган мылтыклар белән коралланган ротасы, подпоручик (хәзер генерал-майор. Чехословакия Халык армиясенең Баш политик идарәсе начальнигы) Франтишек Бедржихның миномет взводы булышлык күрсәтә. Аларга совет артиллериясе ярдәмгә килә. Чех сугышчылары үз-үзләрен аямыйча көрәшәләр. Соколово авылының үзендә өлкән лейтенант Петр Филатов һәм лейтенант Николай Мутле батареялары сугыш алып бара. Коммунист Мутле артиллеристлары батареяның иң соңгы орудиясе сафтан чыкканга кадәр атуларын туктатмыйлар. Николай Артурович Мутле Чехословакиянең сугышчан ордены белән бүләкләнгән беренче совет офицеры була. 1943 елның 8 мартында булып узган бу сугышта полковник Людвик Свобода батальоны сугышчылары дошманның 19 танкын юк итәләр. Соколово янындагы бәрелештә өлкән лейтенант Василий Степанович Петров батареясы дан казана. В. С. Петров ул вакытта баш командование резервындагы танкка каршы ата торган 595 нче артиллерия полкының 4 нче батареясы командиры була. Бу батареядә комсомолец сержант Госман Мөхәммәт улы Тимершин. егерме яшьлек коммунист Заһидулла Ибраһим улы Сунәев һәм Татарстан комсомолы сафларында тәрбияләнгән унтугыз яшьлек Борис Ганчурин хезмәт итә. Әгәр алар хәзерге көндә исән булсалар, үзләренең легендар командирлары турында безгә бик куп нәрсәләр сөили алырлар иде. Соколово сугышында катнашучылар арасында татар халкының батыр улы гвардия кече лейтенанты Тәлгать Шәмсетдинов та була. Ул 25 нче гвардия укчы дивизиясенең 81 нче полкында хезмәт иткән. Тәлгать Шәмсетдинов Соколово авылы уртасындагы туганнар каберлегенә Отакар Ярош белән рәттән күмелгән. Казан художество училищесы студенты Тәлгать Гаяз улы Шәмсетдинов Советлар Ватанын яклау өчен кулына корал алганда, аңа әле унтугыз яшь тә тулмаган була. 1942 елның январенда ул Дон ярына урнашкан Горшечное авылы тирәләрендә барган сугышларга катнаша. Кече лейтенант Тәлгать Шәмсетдинов хезмәт иткән дивизия Воронеж фронты составына керә. Донга һәм Иделгә ыргылган дошманга каршы аяусыз сугышлар алып бара, Тәлгатьнең полк командиры белорус халкының куркусыз улы гвардия полковнигы Павел Константинович Казакевич була. Аның командалыгында полк Доннан алып Белгородка кадәр сугышчан юл үтә, аннан Казак Лопаны, Дерга- чины ала һәм 1943 елның февралендә Ольшана елгасы аша Харьковка бәреп керә. Тәлгать Шәмсетдинов үзенең гвардиячеләре белән башта Змиев шәһәренең төньяк өлешендә, тимер юлга якынрак урында хәрәкәт итә. Ләкин озакламый 81 нче полк ----- -------- нив»», гвардиячеләренең чех сугышчылары белән бергә сугышачакларыи Тәлгать Шәмсетдииов нәкь әнә шул кәинәрдә белә 1943 елның 4 нче март иртәсендә гвардия кече лейтенанты Тәлгать Шәмсетдииов уэеиең сугышчыларына түбәндәге приказны укый: «2$ нче гвардияче укчы дивизия частьлары командирларына. . 1943 елның 3 мартыннан дивизиянең оператив буйсынуына Тимченко. Соколово һәм Артюховка янында оборона тотучы чех батальоны кертелде. Батальонның - штабы — Миргород. I Дивизия командиры приказ бирә: Партия һәм хекүмәт карары нигезендә. Советлар Союзы территориясендә немец £ оккупантларына каршы чит ил частьлары кәрәш алып баралар һәм алып барачаклар. - Моның турында личный составка җиткерергә. Кием формасы: инглиз сукносыннан j тегелгән шинель, погоннар, баш киемнәрендә туры почмаклы йолдыз Бәтенесе дә безнең ил коралы белән коралланган. f Югарыда саналып кителгән районнардан барлык тыл частьларын һәм учреждение- Е ләрне алырга, шулай ук барлык сугышчыларга чех батальоны белән яхшы мәгамәләдә - булу турында кисәтергә. Бу приказны 12.00 4.3.43 еннән дә соңга калмыйча һәрбер сугышчыга җит- 7 керергә. Үтәлеше турында язма рәвештә хәбәр итәргә. 2S нче гвардияче укчы дивизия штабы начальнигы гвардия подполковнигы ♦ Петренко». О 8 мартта Соколово тирәсендә Тәлгать кәчле атыш тавышлары ишетә. Ә бераздан Z аның күз алдында тирә-юньне чолгап алган кәчле ялкын хасил була. Оборона тоту- Z чыларның каршылыгына үчләнгән гитлерчылар Соколовоны аяусыз тестә яндыралар. “ Янгын бары тик 9 март иртәсендә генә сүнә. Ниһаять, атышлар тына. 1943 елның 9 мартында 81 нче гвардия укчы полкы. Артюховкадан һеҗүм иткән ~ чех батальонының 2 нче ротасы белән берлектә. Соколово авылына һеҗүм башлый. < Тәлгать Шәмсетдииов. үзенең сугышчылары белән, кондезге сәгать 12 гә Диптаиа хуторы районына килеп чыга. Караңгы тешкәйдә, полкның бер ротасы коньяк-кончы- гыш яктан авылга бәреп керә. Ләкин дошман кәчле ут ача. Аның авылдагы 50 танкы- сы ялкын сибүче ут ноктасына әверелә. Гвардиячеләрнең һеҗүме туктатыла. Озак та үтми, немецларның 13 танкысы безнең ротаны авылны ташлап чыгарга мәҗбүр итә. Дошман танкпарының. артиллерия һәм минометларының тоташ уты астында полк җиргә сыенырга мәҗбүр була. Тон уртасында дошман танклары һәм пехотасы гвардиячеләргә каршы контрһеҗүмгә күтәреләләр һәм авылның кеньяк-кенчыгышындагы биеклекне алалар. Икенче кенне иртән 81 нче полк 152 иче укчы дивизия пехотачылары белән алыштырыла һәм Змиево авылы тирәсенә туплана. Ләкин инде бу вакытта гвардиячеләр арасында Тәлгать булмый. Шәмсетдиновның гомере ничек әзелгән. бу хакта әйтүе кыен. Безнең гвардиячеләрнең 9 март кичендә чех сугышчылары белән берлектә уздырылган һәҗүме вакытында үлгәнме ул. әллә дошман танклары коитрһәҗүмгә күчкән чакта һәлак булганмы!.. Соколоводагы совет — чех дуслыгы музеенда ике рәсем бар. Аларның берсе — Отакар Ярош, икенчесе Тәлгать Шәмсетдииов рәсеме. Тәлгать белән бергә укыган һәм Соколово тирәләрендә барган сугышта катнашкан художник Г Д. Мелентьевның «Мәңгелек туганнар» картинасы. А М. Радноновның Тәлгать Шәмсетдииов рәсеме, башка әсәрләр белән бергә. Татарстан художниклары тарафыннан музейга совет һәм чех солдатлары бер рәттә торып сугышкан иеннәргә 25 ел тулу уңае белән талшы рылган иде. Истәлек бүләкләрен кабул итү тантанасында Отакар Ярошның сугышчан дуслары — майор Данута Дрнкова. генералмайорлардан Олдржих Квапил һәм Властислав Раихл, полковник Ян Бачковскии. подполковник Франтишек Малина, полковник Ладислав Килиан, запастагы майор Иозеф Крио, запастагы полковниклар Борис Гибнер һәм Теодор Фиш катнашты. «Свобода» батальоны үзенә бирелгән сугышчан приказны намус беләи үгәде: Мжа елгасы аша дошманның бер генә ганкысын да үткәрмәде. Немецлар Харьковка тоиьяктан бәреп кергәч, батальон сугыштан чыгарга приказ алды һем хәзер Белгород Советлар Союзы Герое исеме бирелүен тугандаш чех сугышчылары әнә шунда ишеттеләр. Ул чагында Людвик Свобода Ленин ордены белән бүләкләнде. Хәзер ул — ЧССР һәм Советлар Союзы Герое, Чехословакия Социалистик Республикасы президенты 1943 елның май башларында чех батальоны Воронеж өлкәсендәге Новохолерск шәһәренә килде. Биредә Беренче аерым чех бригадасы тезелергә тиеш иде Соколово сугышларында утлар кичкән, сынаулар үткән батальон базасында кыска гына вакыт эчендә 3 мең кешелек зур хәрби берләшмә тезелде. Ул танклар, артиллерия һәм һөҗүм сугышлары өчен кирәкле башка тер кораллар белән тәэмин ителде. 1943 елның апрелендә. Воронеж фронты штабында, фронт сызыгыннан ерак түгел урында чех бригадасы тезү турындагы мәсьәлә каралганда, полковник Людвик Свобода фронтның Хәрби советыннан һәм фронт командующие генерал Н. Ф Ватутиннан бу бригадага совет Украинасының башкаласы Киевны азат итүгә катнашырга рөхсәт бирелүен сорады. Чех патриотларының сораулары канәгатьләндерелде. 1943 елның сентябрендә Кызып Армия генеральный штабының махсус комиссиясе һәм Клемент Готвальд. Ян Шверма, Зденек Неедлы, Зденек Фирлингер катнашында, чех бригадасының хәрби өйрәнүләренә йомгаклау уздырылды Бу ейрәнүләр бригада солдатларының һәм офицерларының югары сугышчан хәзерлеккә ирешүләрен күрсәтте. Генеральный штаб комиссиясе тарафыннан куелган «отлично., билгесе чех бригадасы коммунистлары эшчәнлегенә бирелгән лаеклы бәя иде. Чех бригадасы алда торган яңа сугышларга әзерләнде Бу — чех патриотларының үз Ватаннарын азат итү өчен көрәштәге зур җиңүен һәм Советлар Союзының милли- азатлык хәрәкәтен киң җәелдерүдә Чехословакия халыкларына туганнарча ярдәмен күрсәтүче фактор иде. Чех бригадасының төзелеп бетүе турында хәбәр бөтен дөнья җәмәгатьчелегенә билгеле булды. Бригаданың Новохоперскида уздырылган йомгаклау өйрәнүләре хакында чит илләрнең бик куп хәбәрчеләре үзләренең репортажларын яздылар, ул репортажлар Англия, Канада. Америка Кушма Штатлары, Латин Америкасы һәм Австралия газеталарында басылып чыкты. 1943 елның октябрь ахырында чех бригадасы, алты эшелонга төялеп. Киев районы на килде һәм Украина башкаласын азат итү сугышында хәлиткеч участокта булды. Сугышка керер алдыннан чех бригадасы роталарында Днепрны кичкәндә күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгән сугышчылар белән очрашулар уздырылды. һеҗүм 1943 елның 3 ноябренда Киевтан тәньяктарак урнашкан Лютежск плацдармыннан башланды. Бу вакытта 1 нче чех танк бригадасы икенче эшелонда иде һәм сугышның беренче көнендә, артиллерияне исәпләмәгәндә, аның подразделеннеләре сугыш хәрәкәтләре алып бармадылар. Бригада сугышка 4 иоябрьда керде Балалар санаториясе тирәсендә дошман егерме танк һәм үзйөрешле орудиеләр белән көчәйтелгән ике полкын контрһөҗүмгә ташлады 136 нчы укчы дивизиянең 269 нчы укчы полкына чех сугышчылары ярдәмгә килде. Бу сугышта шушы полк сугышчысы кызылармеец Әхмәтов үзенә ташланган биш гитлерчыны атып үтерде. Дошман пулясы тиеп берьюлы ике күзсез калгач, ул ярсып: «Сез кабахәтләрне күбрәк юк итә алмавым кызганыч»,— дип кычкырды. Совет солдатлары белән бергә хәрәкәт итеп. Киевны азат итү сугышларында чех сугышчылары зур батырлык үрнәкләре күрсәттеләр. Совет хөкүмәте аларның фида карьлеген югары бәяләде. Бригаданың сугышчан батырлыгы Верховный Баш- командующии приказында билгеләп үтелде, уп II нче дәрәҗә Суворов ордены белән бүләкләнде, чех сугышчыларына рәхмәт котлаулары җибәрелде. Шик юк ки, чех батальонының Харьков янында, аннан Киев янындагы сугышларда катнашуы Советлар Союзы һәм Чехословакия халыклары арасындагы дуслыкның тагын да ныгуына ярдәм итте. F һеҗүмгэ күчтеләр 19 декабрьдә чехлар бригадасын* Белая Церковь шәһәрен аэат итәргә приказ бирелде 30 декабрьдә Суворов орденлы I иче аерым чех бригадасы. 74 иче һәм 163 нчы дивизияләрнең частьлары белән берлектә. Руда авылына һеҗүм башлады Дошман аңа каршы ике талкыр контратакага күтәрелде. Бу һеҗүмиәр вакытында 74 нче укчы дивизиядә хезмәт итүче Габит Гозәер улы Вахитов үзен кыю һәм куркусыз сугышчы итеп танытты Лейтенант Габит Вахитов командалык иткән взвод дошманның бер танкысын. оч пулемет ноктасын, кырыклап солдат һәм офицерын юк итте. Белая Церковь янындагы уңышлы операцияләре ечен чех бригадасына Верховный Башкомандующий икенче тапкыр рәхмәт белдерде. Бригада I нче дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены белән бүләкләнде, аның күп кенә солдат һәм офицерларына совет хекүмәте бүләкләре тапшырылды. Белая Церковь шәһәре эчен барган сугышта үз-үзен аямаган очен лейтенант Габит Вахитов та хекүмәт бүләгенә лаек булды. Суворов һәм Богдан Хмельницкий орденнары белән бүләкләнгән аерым чех бригадасы 1944 елның январь — февраль айларында хәзерге Черкасен элпәсендәге Жашков янындагы сугышта актив катнашты. 1944 елның апрелендә бригада 1 нче Чехословакия корпусы булып әверелде. 29 августта Словакиядә халык восстаниесе башланды. 1 нче Украина фронтының 38 нче армиясе һәм 4 нче Украина фронтының 1 нче гвардия армиясе гаскәрләре словак милли восстаниесенә ярдәм итү ечен һеҗүмгэ күчтеләр. Карпатта озакка сузылган нан койгыч сугышлар башланып китте. Бу сугышларда генерал Людвик Свобода җитәкчелегендәге чех корпусы да катнашты. 1944 елның 6 Октябренда чех сугышчылары үзләренең туган җирләренә аяк бастылар. Ләкин Дукла тарлавыгындагы җиңү ифрат кыйммәткә тоште: монда 8$ мең совет сугышчысы, 6 мең чех солдаты һәм офнцеры һәлак булды. 1968 елның 23 маен да Дукла тарлавыгыннан ерак түгел урнашкан Свидник шәһәрендә булып узган митингта ясаган чыгышында Людвик Свобода болаи дип сеиләде: «Дукла — азатлык символы, чех дәүләтенең бердәмлеге ечен керәшкән совет һәм чех халыкларының дуслык символы. Советлар Союзы белән безнең зчкерсез һәм мәңгелек дуслыгыбыз символы булып тора һәм шулай булып калачак та». Карпатта һәм Ондава елгасы буенда искиткеч авыр һәм газаплы шартларда алып барылган сугышларда без 1938 елда азатлыкны ничек җиңел югалтуыбызны һәм аны нинди авырлык белән кайтарып алуыбызны аңладык. Словак һәм чех халыкларының азатлыгы ечен барган сугышларда 140 мең совет, һәм 12 мең чех сугышчысының каны коелды*. 1944 елның ахырында Ондавада барган сугышларда Советлар Союзындагы күп санлы милләт вәкилләре онытылмаслык батырлыклар күрсәттеләр. Кызыл байраклы Богдан Хмельницкий орденлы 271 нче Горловск укчы дивизия составындагы 867 нче укчы полкның 2 нче пулемет ротасы парторгы лейтенант Салуквадзе һеҗүмгэ беренче булып күтәрелә һәм үзенең шәхси батырлыгы белән барлык сугышчыларны җиңүгә рухландыра. Дошманның контрһеҗүме вакытында бер станковый пулеметның расчеты сафтан чыгарыла. Пулемет янында бер үзе налган Салуквадзе каты яралана. Ләкин ул яу кырын ташлап нитми. «Мин — коммунист һәм соңгы сулышыма кадәр сугышачакмын»,— ди ул. Санитар — коммунист Арапитян. күкрәк тиңентен бозлы суга кереп, сугыш кырыннан яралы дүрт сугышчыны һәм ике офицерны алып чыга. Шул ук дивизиядәге 865 нче укчы полкның автоматчылар ротасы парторгы татар егете елнән сержант Щамалиев дошманның контратакасы вакытында сугышчыларга болаи дип мерәҗәгать итә: «Дусларым, бер карыш та артка чикмәскә! Соңгы сулышкача изге постта калырга1« Шушы сугышта ул батырларча һәлак була. Фронт кенбатышка тәгәри. 4 нче һәм 2 нче. соңрак 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре. Чехословакия территориясен азат нтә-итә. илбасарларны үз еинәреиә куалар 194$ елның 9 маенда. Беек Ватан сугышы тәмамланган кенне. Чехословакия нең башкаласы Прага азат ителде. Немец-фашист гаскәрләренә каршы керәштә совет һәм чех халыкларының сугышчан дуслыгы кеннән-кен үсте һәм ныгыды. Бу дуслыкны үстерүдә татар халкының данлыклы уллары да үзләреннән зур елеш керпеләр.