Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДУГА

Б|/ эсзрем минем — истәлек биография. Бөек Ватан сцг -шында мин гел бер дивиЗиядә —175 нче (соңыннан Харьков исемендәге) дивизиядә хезмәт иттем Бу дивизия әО нчы армия составында башта Калинин фронтында озак сугышты аннан НЧЗ е - ның мартында аны Елец аша Белгород юнәлешенә күчерделәр Бу — Вороне*. фронты. Безнең дивизия Белгородка 12 километр кала Ерик авылы участогында оборонага урнашты, шунда торды, немецларның бишенче июльдәге һөҗүмен шунда каршылады. Воронеж фронты. Соңыннан ул Дала фронтына әйләнде Дата фронты тора-бара Икенче Украина фронты дип йөртелә башлады Исемнәре үзгәр ә дә. фронт фронт булып калды... Юлым шул фронтлар буйлап үтте. Дуга сугышлары Сталинградтан кала иң зур сугышлардан санала Мин аның бары бер участогында гына булдым, мин биг бары взвод командиры гына, взводның биләгән урыны тар. кечкенә Күргәннәрем күбрәк Ерик белән бәйле Әсәрдә шул участоктан читкә чыгарга батырчылык итмәдем... Дуга сугышлары... Дуга турында иптәшләргә күп сөйләдем. Язмавым өчен алар тиргәделәр. Бөтенләй язмадым түъл. яздым. ’Курск дугасы • исемле йөз юллык әсәрем бар... Дугада оборонада алып барган язмаларымны һөҗүм вакытында югалттым. Шуннан соң күңел төште, күңел сүрелде. Та ын бер психологик сәбәп уттан С.р чыкканнан соң икенче тапкыр керәсе килми. Әсәргә алыну минем өчен утка яңадан керү белән бер. ’Үрләр аша* поэмасында да Дуганы читләтеп үттем. Кыскасы. •Дуга*егерме биш ел буена кырыйда калып килде. Я 'учы өчен, бәлки, кайвакыт шулай ара калдыру да кирәктер. Вакыт узу белән вакыйгалар ачыграк күренә төшә Дәкин зур вакыйгаларны язучының онытуы мөмкин түгел. 1968 е шың апрелендә мин, үз теллсч-.ц белән, хисләремнең кушуы буенча, узем сугышкан урыннарга барып чыктым. Халыкта исенә төшсә исе китә, дигән сүз бар Мин дә. хисләрем бер кузгалса. шулай, берничек тә туктатырмын димә . Ериккә барып чыктым Үземне тагын бер кат тикшердем чыннан да мин шунда сугышып йөрдемме соң? Чирек гасыр узгач күңелдә шундый сәер хис туа икән. Дөрес икән, чын икән. Уйларны-истэлекләрне яңарттым Куаклыклар арасындагы траншеяларның саргаеп эзләре генә беленеп тори Күптән язылган хаттагы юллар кебек, сагышлы, моңсу . Авыр булса да яшьлек шунда узган, миңа ул чакта 81 яшь иде .. Башта проза белән язарга исәп бар иде. материат күп. зур Бөтенесен дә әйтеп бетерәсе килә. Язарга утыргач, прозаны шигырь җиңде, д шигырь җентекләп язуны яратмый Ни булса да мин хисләрем артыннан ияреп, шигъри ‘.әремә кереп киттем Дугада узган җиде кын. чирек гасырдан соң шагыйрьнең Дугада җиде көн эчендә туган кичерешләре, солдат кичерешләре, Ерик кечкенә, ләкин аның да ташыган ча.-ы булды АВТОР Дугада беренче көн Минем кебек бәхетлеләр сирәк. Дуслар монда кабат аз кайткан .. Карап иске ориентирларыма, Машинадан төшеп, асфальттан Киттем кереп Дуга кырларына. Гете чакта ятып инешкә Бит юасы килгән иде, хәзер Хозурланма ш\на иреш тә. Күнел түзми .. Ерик авылы ничек? Нәрсә калды икән искедән. Үзгәргәнме, юкмы? һәр адымда Кызыксынган сәер хис белән Киттем кереп Дуга кырларына... Ә сугышы? Алда — ул хакта, йөр син монда чирек гасырдан соң Тездән батып кара туфракка. Flop син җирнең дымсы.т исен иснәп... Сугылырсың кайчан син кабат? Миналардан күпме тазартылган, Сугыштан соң күпме сукалап, Чәчелгән җир, сугыш шомы һаман Ята өстә, сеңгән эңгергә. Әйберләргә сеңгән, сугыш төсе Китмәс төсле җирдән гомергә. Ничек итеп сыйдыра аладыр ул Борчуларның эчке, тышкысын Җыйган күңелем, ирек бирәм аңа, Бар дөньяга, әйдә, кычкырсын. Шатлыгымны кычкырсын ул минем, Якты хыял әле күп миндә, Тимер-җиргә, шул магнитлы җиргә, Зур бәхетләр теләп Губкинга ', Киттем кереп Дуга кырларына. Сөргән җирләр буйлап атлыйм да Ышанмыйча торам, мин Дугада — Чирек гасыр узгач, апрельдә. Торам кырда, яшьлегемне көтәм, Үр артында аваз: тиз кайтыр... Торам уйлап, элек мине монда Чүкеп алыр иде снайпер. Ерик колхозының бакчалары Артындагы тирән казылма Ята шулай, танкларга каршы, Кырык өчнең авыр язында Без казыган идек төннәр буе... Ул кыен яз — барыбер минем яз, Кай төшләрдән борылып йөрде икән Минем яшьлек? Кайда блиндаж? Блиндажның нәкъ өстендә һәйкәл — Автоматлы солдат... Без уттан Чыктык, таралыштык, ә ул тора Бөтенесе өчен взводтан. Траншеялар өстендә таш мәктәп (Күзләремдә шатлык, яшь бүген), Аскы катта минем буын, өске Катларында аның яшь буын. Кайный яшьлек, кайный тормыш, тормыш Үз дигәнчә йөри эш итеп, Сугышларның өсләренә таштан Сарайларын сала үч итеп... Теге чакта, теге чакта мин шул Устав кушкан белән чикләндем. 1 Белгород өлкәсендәге яна шәһәр. Гел күзәтеп торган чиркәүнең Бер күрәсе килгән иде эчен. Әз генә дә хәзер шүрләмим, Күңел кушты, һәм менәргә булдым Серле чиркәү торган үргә мин. Таныш чиркәү, шыксыз соры чиркәү, Әгәр чиркәү кинәт еласа, Гаҗәпләнмәм, снарядлар яуды Таш юл аша, тимер юл аша. Үрдә кемдер, күрәм, көтә мине. Шикләнгән һәм бераз сагайган Бер кыяфәт белән кузгалмыйча Көтә мине, чыгып сарайдан. Шик тудырмас өчен мин дә читкә Борылмадым, туры сарайга Бара бирдем, белсен, нигә монда йөргәнеңне әйтеп сал аңа. Чиркәү кебек ялгыз, чиркәү кебек Ят тоелды миңа башта ул, Әйтерсең лә, сугыш бетү белән Шушы үргә менеп баскан ул, Көткән гүя чирек гасыр буе, Тузан гына, йөзе беләү күк, Ул ашадан аша күрә мине, Ул ашадан аша белә күк. Кырлардагы һәр калкуда күзе... Тора кеше... сөргән, чәчкән ул. Сабыр гына: — Без бер частьтан,—диде, Мин дә эчтән: «Безнең частьтан ул». Үзем уйлыйм: тукта, минем белән, Минем белән кайда булды ул? Сыный гүя, сугышып үлгәннәрдән Вәкил сыман пәйда булды ул. — Карт солдатсың икән, ориентирга Төртеп күрсәт, карап син торма, Без сугышкан урынны син күрсәт, Утыр, әйдә, мотоциклга... Алда безнең зур имәнлек иде. «Солдатларын, санап ал кабат!..» Имәннәрнең бер төркеме кырда Баскан чыгып бераз алгарак. Имәннәрне ул тикшереп торган. Кистермәгән, махсус санаткан. Карт имәннәр... Дуга кырларыннан Җыелганнар кебек солдатлар... Хат алгандай кайсы бик шат, кайсы Җырлый кебек, сагыш кайсында, һәркайсында кимендә йөз яра, Баһадирлар тора каршымда. Кыргыз, диде, башкорт, диде кайсын, Кыенсынды исемен атарга, Батырлар бар төштә — татарлар бар, Кимендә бер урын татарга. Кешеләрне исемлектән түгел. Вакыйгалар буйлап ул таба. Карг имәннәр алган уртага. Кызык нәрсә сөйли кебек Низам, Сүз кыстырма читтән Низамга, Дуга кырын яңгыратыр төсле Бер кычкырса басып ызанга. Ә үзе кем? Ул Степан Бурмак. Табыштыгыз ничек? диярләр, һич башкача түгел, нәкъ язганча, Тормыш реаль, бар да реальләр... Шулай башлап, шулай тәмамладым Мин беренче көнен Дуганың Чирек гасыр узгач, бер иркенләп Дугадагы өйдә кунамын. Уйлап ятам: ник ашкындым монда? Күңелемдә сорау туа да Җавап эзлим, нәрсә соң мин эзлим Тигезләнгәч бар да Дугада? Сип бизәргә тиеш идең уттан, Син үлемнән үттең, эзләрең Суынмады, кире кайта-кайта Нигә эзлим утның үзәген? Сугышкансың, азат итешкәнсең, Илең жиңгәч, бөек алкышка Кушылгансың, инде хәзер яшең Якынлашкан чакта алтмышка Нәрсә калган Дуга кырларында? Шуннан артык нидер дауларга Кемнең ни хакы бар’ Туктый-туктый Күтәреләм ник ак тауларга? Уйлап ятам .. Шагыйрь түгел, солдат Булганына күңел куана. Сагаласын иске үлемем, барыбер Барган булыр идем Дугага.., Дугада икенче көн Яна салган йортта кундым үзем, (Аякларым, билем языла). Төшләр ләкин кайтардылар мине Тагын иске блиндажыма. Күнегелгән икән блиндажга. Оныт, имеш. аны. биз аннан. Блиндажда Бурмак Степаннар, Каекбайлар белән Низамнар. Язмышларны бер урынга жыеп, Миңа хәзер бер жеп төйнәсе. Үткәннәрем кабатлана төштә, Гел газаплый Ржев тирәсе. Еллар буе кабатлана алар, Газаплары жанның бетмәде, Шул Калинин фронтының кышы, Чаналарга жпккән этләре Керә төшкә, дулый бураннары. сыкрый нарат, сыкрый чыршылар, Буран бары зәһәрләнә тесле Ыңгырашу белән шыңшудан. Күз алдымда һаман бураннары, Яралары туңган солдатлар... Этләр генә белә кебек җирдә Кар астында күпме санбат бар Кайчак Низам үзе җигелеп тартты, Чокырларны күрсә — урады. Хәлдән таеп кайчак, ятып карга Этләр белән бергә улады. Туплар улый, этләр улый — барысы Әйләнә бер шомлы улауга... Яралылар ыңгыраша — сигнал, Кузгалалар тагын, ул — алда. Буран тынса, ашыктырды Низам, Көне-төне чапты Сарбайлар, Сарбайлары җылы ояларын, йорт-җирләрен уйлап саргайган. Чапты алар яшь чакларын уйлап, Ялбырдады җилдә йоннары, Низам эчтән әкрен генә иген Яралылар өчен җырлады... Ачуланса, этләренә түгел. Дошман ягына карап акырды, Ул куркыныч кырлар уртасында Юлларымны бик еш аркылды.. Язга чыккач, тагын күрдем аны, Мина ташып йөрде атта ул. Ни өчендер мин ярата идем Ат яныннан аның атлавын. Ышанычлы, эре, салмак адым... Әйткән сүзе: утта, алда сез.,. Үзе ничек котылгандыр, белмим, Калды беркөн атсыз, арбасыз Очрашканда атын мактый иде. Машинаның көче көч түгел Эттән — атка, аттан — утка, шулай Тора-бара безгә күчте ул... Ржев яны, Ржев сугышлары... Адымыңны санап уз алга. Немецларның казык какканы да Ишетелеп торды Низамга. Шомлы өннәр, төнге өннәр, төннәр .. Өлгермисең төнне чыгып та. Яна һөҗүм, ыргыласың алга Шинель ташлап тимер чыбыкка. Яиадан төн. Казык каккан гавыш .. Уздыруы кыен бер төнен. Кеше төсле үксеп, куаклыкта Балалары җылый төлкенең. Низамның да балалары җылый, Иң кечесе башлый, уртанчы Кушыла сыман, посттан бушагач та йокламады Низам бер тамчы йокламады, шул жылаган тавыш Торды һаман колак төбендә. Тапты Низам: төлке балалары Ята аунап куак төбендә. Куаклыклар арасында йөреп Юешләнгән аның өсбашы... Тапты Низам: төлке балалары Эссе көндә балта остасы Читкә аткан бияләйләр кебек, Ята җирдә, кеше булып та Караганнар жылап... Юк, аларның Хәл ителгән эше минутта. Актарылып калган куак төбе, Тормыш беткән анда, ямь беткән. Кеше булып жылаганга күрә Җәзаланган гүя җәнлекләр. Өең төсле, йортың төсле синең, Куак төбе калган тын булып, Үткән ашыгып немец разведкасы Гранаталар анда тондырып... Төрле хәлләр, төрле чаклар булды, Кайгырган һәм бергә көлешкән ... Бу әрнүләр — әрнүмени алар, Әрнүләргә бары керешләр... Без әрнедек... Өйдә, өсне салып, Өч-дүрт сәгать тоташ йокларга Хыялландык, хуҗаларын җуйган. Моң урнашкан тын, таш йортларда Дошман утыра түрдә, төпләрендә Амбразура ясый ул ватып, Берничә кат тимер чыбык белән Бакчаларны безнең уратып Алган да ул утыра, шул йортларга Тупларыңнан үзең бәр элек. Ятып кырда яңгыр асларында, Без Ржевка карап әрнедек. Җимерелер, кабат торгызырбыз, Без эшләми аны, кем эшләр? Бу әрнүләр Болары да әле Әрнүләргә бары керешләр. Без әрнедек... Без оныттык күптән Бакчаларның таңгы чыкларын, Сугышып йөреп сизмисең дә икән Комсомолдан яшең чыкканын. Мәхәббәттә, иҗатыңда, эштә Гомерең буе тынма, ут эзлә, Утлар кайчак оныттыра икән Җиткәнеңне хәтта утызга. Иҗатыңда синең озак янган Утлар кими төшсә, кем өстәр? Бу әрнүләр... Болары да, әйе, Әрнүләргә бары керешләр. Син үлмәссең, күршең үләр, сине Читләп үтәр төсле һәр үлем. Күптән инде мин сөйләргә телим Бөеклеген сезгә әрнүнең. Өнгә кайту — төштә. Сугышларның Очы ерак, бетү кайда ул. Бөек була ала икән әрнү Күтәрелсә эчтән кайнап ул. Ржев чите, көрәк төртсәң, жирдән Су чәчрәп чыга—су урыны. Җитте көзе кырык икенең дә, Сталинград көчне суырды. Әйләнә дә ул бомбага тота, Болыт тимер кебек кызарган. Траншеяләр тып тын, күккә төртеп. Ымлап кына яши Низамнар Өстә һәркөн тузан баганасы, Безнекеләр ник аз, көр аваз Ник ишетелми күктә? Безнен күктә? Кешеләр аз бездә, корал аз. Канатлары белән өскә дошман Тора басып, юк ял бирәсе Бетте дисең, бар да бетте, дисең, Ник күренсен бер жан иясе. Ә бераздан жир кыймылдап куя, Әле һаман исән, бел, абзац Дигән кебек тузаннарын кагып, Каскбайлар калка бераздан, Калка җирдән Бурмак Степаннар, Мылтыкларын кулда чак тоткан. Шул үлемсез Низамилар калка. Күзләрдән яшь тама шатлыктан. Бер зур хисне ачык татыдым мин, Ашарга ал юлга өч көнлек, Кимендә мең еллык булсын икән Дошманыңнан рухи өстенлек. Төшләр борчый: иске блиндажга Солдатларым кереп тула да Шаулый шулар, шулар арасында Икенче көн үтте Дугада. Ахыры киләсе санда.