ДИПЛОМАТ
Өлгергәнлек аттестаты үп җырларда җырланган. күңелләргә дәрт, кеч бире торган ямьле Дим елгасы буенда җыйнак кына бер аоыл бар. Авылның конбатыш ягында таулар тезмәсе китә. Шул таулар буйлап килгән Чакмагыш елгасы, бәләкәй генә булуына карамастан, донья кыйраткандай булып, авылны аркылыга кисеп. Димгә барып кушыла Тау тезмәләрен куе урманнар матурлап тора. гышка таба карасаң, күз алдына гаҗәп гүзәл бер күренеш килеп баса: тау битендә тын гына авыл җәелеп ята, аның артында зәңгәр тасма кебек сузылган, сокланып карап туймаслык Дим елгасы, яшел үләннәр, чачаклар, куаклар белән капланган бо лыннарны кисеп, серле итеп, ашыкмый гына ага да ага. Су буендагы кечкенә күлләр. крестьян семьясында доньяга килә. Ләкин табигате гүзәл, урман-суы мул, җире уңдырышлы булган Дүсәи авылында халыкның бик зур ку пчеле! е, тир түгеп, тырышып зшләсәләр дә, мохтаҗлыкта, авыр тормышта яшәгәннәр. 1906 ел. Бу елны бу тирәләрдә ачлык була, иген уңмый. Кышын авыл мәктәбендә укып, җәен кулакларда батрак булып зшләп кергән Кәрим дә ул елны шәһәрдә бәхет эзләп карарга ниятли. Азрак акча туплап, яхшырак мәктәптә укып булмасмы, дип хыяллана Август кениәренең берсендә, иргә үк. ике арыш икмәге салган капчыкны аркасына асыл, Кәрим авылдан 220 чакрым ераклыктагы Оренбургка юлга чыга. Җәйнең җылы, айлы кичләрендә әнә шул тауларга күтәрелеп, түбәнгә, канчы күктәге йолдызлар кебек, күзләрне чагылдырып җемелдиләр, «Аимаржыкк күле, тулган ай кебек, тирәякка нурлар чәчә, ә башка күлләргә караганда калкурак җирга урнашкан «Аккош» күле ай яктысында асылташ кебек ялтырап-балкып тора Тирә-якта тынлык, сулап туймаслык шифалы, саф һава. Ямьле дә соң бу тирәдәге табигать! Халкыбызның турылыклы улы, ялкынлы революционер һәм галантлы дипломат Кәрим Гәбдрәуф улы Хакимов 1892 елның 28 ноябрендә менә шушы авылда врпы Куп өметләр белән шәһәргә килгән Кәрим озын көннәр буена ары сугылып, бире сугылып карый, ләкин эш таба алмый. Ахыр чиктә ул ит белән сәудә итүчедә йомышка йөрүче малай булып урнаша, акнан дворник булып яллана. Бераздан тимер юлда ремонт эшчесе хезмәтен үти. ләкин монда да эш бетә. Эш эзләп Оренбург губернасының киң далагарын урап чыга. Эш таба алмагач. 1911 елның язында Төркстан ягына китә. Күп вакытлар каңгырып йөргәннән соң, Коканд өязендәге Канибадам күмер шахтасына кара эшче булып урнашу бәхетенә ирешә Тиздән забойщик булып эшли башлый. Ул капиталистик эксплуатацияне, җәмгыятьтәге социаль гаделсезлекне үз җилкәсендә татый. Шахтада Кәрим патша хөкүмәте тарафыннан сөргенгә җибәрелгән Ковалевский дигән бер социалист белән таныша. Яшь Кәримгә ул капиталистик стройдагы эксплуатация, сыйныфлар һәм сыйнфый көрәш турында аңлата. Ковалевскийның шәкерте сәләтле булып чыга: алты айдан соң Кәрим Хәкимов, политик яктан ышанычсыз табылып, шахтадан сөрелә. Моннан соң ул бик зур кыенлык белән Батюшков күмер шахтасына урнаша ала. Бу яктагы шахталарда Кәрим өч елдан артыграк эшли. Беренче бөтен дөнья империалистик сугышы аның дөньяга карашын тагын да ныграк үзгәртергә ярдәм итә. Кәрим Хәкимов. төрле юллар белән, армиядән котылып кайта һәм Оренбург губернасындагы Кувандык станциясенә тимер юл эшчесе булып урнаша. 191S елның сентябрендә контора эшчеләргә эш хакы түләмәгәч, эшчеләрне эш ташларга өнди. Забастовканың өченче көнендә аны һәм берничә эшчене кулга алалар. Ул, моннан бик кыенлык белән котылып. Себергә юл тота һәм Том- скида туктала. Кәрим тормышының иң авыр минутларында да җәен эшли, кышын укый, Ул Оренбург өлкәсендәге Никольский мәктәбендә дә. Оренбург мәдрәсәсендә дә укып карый. Ләкин мәдрәсәдәге тәртип, схоластикага нигезләнгән, тормыштан, практикадан ерак торган «белем» аны канәгатьләндерми. Тормыш өчен кирәкле фәннәр, рус теле укыта торган мәктәп эзләп, ул 1910 елда Уфага Галия мәдрәсәсенә килә. Галия ул заманның алдынгы мәдрәсәсе булса да. Кәрим андагы тәртипләргә риза булмыйча китә. Томсиида университет та. күп кенә бүтән уку йортлары да. илдәге стройга каршы хәрәкәт итүдә гаепләнеп сөргенгә җибәрелгән кешеләр дә бар. Шәһәрнең югары уку йортларында укый торган мөселман студентлар җәмгыяте, моселман яшьләрне югары мәктәпләргә керергә әзерләү максаты белән, кичке курслар ача. Анда түләүсез укытыла. Белемгә сусаган, моңа кадәр рус мәктәпләренә юл таба алмыйча интеккән Кәрим өчен зур бәхет ачыла. Ул анда дэ көндез эшли, кичен укый. Шул вакытта Томск технология институтында укыган һәм моннан S1 ел элек Кәримне укыткан һәм аңа күп ярдәмнәр күрсәткән Әлимхан Ермаков (хәзер Каза- гыстанда, математика профессоры] Карагандада яши. Үзенең истәлегендә Кәрим Хәкимов турында ул бопай яза: • 1916 елда мин Томскида Кәрим Хәкимов белән очраштым. Ул миңа үзенең кайдан килүе, укырга бик зур теләге булса да. мәктәпкә кереп, нормаль рәвештә укырга мөмкинлеге булмау, шуның өстенә яше дә үткән булуы (24 яшь), вакытында тиешле белем ала алмавы турында бии әчеиеп, әрнет сөйләде. Ул үзенең табигате, үзен тотуы, мөлаемлеге, кыюлыгы һәм ургылып торган энергиясе белән миңа бик ошады. Мин аны үзем укытырга булдым. Ул үз алдына бик авыр бурыч — бер еп эчендә гимназиянең 4 классыннан экзамен бирү бурычын кунды һәм үз максатына ирешү өчен зур ихтыяр көче, тыоышлык күрсәтте. Без. студентлар. Кәримнең укуы өчен шартлар тудырырга тырыштык, әдәбият белән тәэмин иттек, аны алдынгы студентлар, прогрессив татар җәмәгатьчелеге, прогрессив оешмалар, түгәрәкләр белән таныштырдык». Томскида Кәрим бик киеренке, ләкин шуның белән бергә блк кызыклы, эчтәлекле. вакыйгаларга бай тсрмыш белән яши. большевиклар белән аралаша. Ул февраль революциясен биредә каршылый һәм революцион вакыйгаларга большевикларча бәя бирә. Томск шәһәр үзидарәсенә сайлауларда актив катнаша, татар һәм башкорт хезмәт ияләре арасында аңлату эше алып бара, аларны большевиклар исемлеген яклап тавыш бирергә чакыра. 1917 елның язында, Томскиның икенче ирләр гимназиясендә экстерн юлы белән •лгергәнлек аттестатына экзамен биргәннән соң, Кәрим, революцион вакыйгаларга якыннан торып катнашу ечен, Оренбургка кайта Октябрь көннәрендә ф Ләкин Оренбургта эш таба алмый. Тагын Урга Азия ягына юл тота. Ташкент _ тимер юлындагы Анбулак станциясенә килеп, потребительләр җәмгыятенә счетовод ? булып эшкә урнаша, тимер юл эшчеләре белән бәйләнеш тота. 1917 елның октябрендә Оренбургка кайта. Бу вакытта шәһәрдә казаклар атаманы ~ Дутов хакимлек итә. Ноябрь аенда татар һәм башкорт буржуазиясе тарафыннан Караван сарайда зур ф митинг оештырыла. Татар буржуазиясе вәкилләре, бер-бер артлы трибунага чыгып, моселманнарны : Совет властен танымаска чакыралар һәм большевикларга торле яла ягалар. Митинг- ~ тагы халыкның күпчелеге моның белән килешмәсә дә. беркем дә чыгыл сейләргә 3 батырчылык итә алмый. < Шул вакыт урта буйлы, киң жилкәле, янып торган кара күзле берәү кинәт три- “ бумага сикереп менә дә. «Иптәшләр!» дип сүз башлый. Яңача яңгыраган бу сүзләрдән - җыелыштагы байлар, муллалар, офицерлар, буржуаз интеллигенция аптырап кала. 7, Трибунадагы билгесез егет кер тавыш белән большевиклар партиясенең импернали- э етик сугышка каршы булуын, халыклар арасында тынычлык урнаштыру политикасы ' алып баруын, милли изүне бетерәчәген, җирне, фабрика-заводларны халыкка биргәнен сойли һәм Совет хекумәтен танырга чакыра. Оренбургта да, башка шәһәрләрдәге кебек ук, реакцияне корал кече белән җимереп, Совет власте урнаштырырга чакыра. Үзенең сүзен: «Дутовка бер генә дә мосслман солдаты бирмәскә. Совет властен танырга һәм аны яклау ачен кочне кызганмаска кирәк»,— дип тәмамлый. Залда шаушу күтәрелә. Буржуазия вәкилләре трибунага таба ябырылалар. Шушы ыгы-зыгыдан файдаланып, егет юкка чыга. Шул чыгышыннан соң Кәрим Хәкимов, яшерен рәвештә, моселман гаскәри частьларында Совет властен актив яклаучы Гариф Алпароа, М. Таһироа һ. б. балан эш алып бара. Бергәләшеп алар солдатларны Самара ягыннан һоҗүм итеп килә торган Кызыл Гвардия отрядларына каршы бармаска ондиләр. 1918 елның 31 январенда Оренбург ак казаклардан азат ителә. Кәрим Хәкимов Хәрби-реаолюцион комитет члены һәм мәгариф эше буенча губерна комиссары итеп билгеләнә. Ә бераздан Советларның беренче губерна съездында ул Оренбург губерна Башкарма Комитеты һәм партиянең губерна комитеты члены итеп сайлана. 1918 елның апрелендә Кәрим Хәкимов тормышында зур вакыйга була. А.ът большевиклар партиясенә член итеп кабул итәләр. Бу турыда ул үзенең автобиографиясендә болаи дип яза: «Партия оешмасы белән бәйләнгән социал-демократик түгәрәктә 191S елдан бирле член булып торсам да, актив эшкә теоретик яктан да. практик яктан да хәзерләнсәм дә һәм февраль революциясе башланганнан бирле большевикларга теләктәш булсам да, мин РКП|б| сафына 1918 елның апрелендә генә керә алдым. Шушы моменттан алып мин үземне ботенләй партиягә багышладым һәм партия эше минем туган эшем икәнен һәм партиягә хезмәт итүдән башка миндә бүтән максат юк икәнен сизә башладым». Губерна мәгариф комиссары буларак. Кәрим Хәкимов зур эшләр башкара мәгариф комиссариаты аппаратын тоэи, аны кадрлар белән тәэмин игү. укытучылар хәзерләү очен курслар оештыру, дәреслекләр булдыру һ. б. турында конкрет чаралар күрә, газеталарда, бигрәк тә «Мохбир» дә. системалы рәвештә мәкаләләр белән чыга. Үзенең мәкаләләрендә ул татар һәм башкорт хезмәт ияләре белән рус хезмәт ияләре арасында дуслык моиәсәбатләреи ныгыту мәсьәләсенә зур әһәмият бирә. Ләкин 1918 елда Оренбург идарәсендә гражданнар сугышы кочәеп китүе тыныч шартларда эшләүне дәвам иттерергә мемкинлек бирми Мәгариф комиссары үзенең куп вакытын тәзелоп килә торган Кызыл Армиянең моселман частьларында үткәрергә мәҗбүр була. 1918 елның июнь азагында ак чехословак фетнәчеләре. Дутовның казачин полклары Оренбургка якынлашалар Дошман гаскәрләренең чагыштыргысыз күп санлы булуын истә тотып, большевиклар Оренбургны вакытлыча калдыралар, Актүбә ягына чигенәләр. Яңа гына барлыкка килгән Актүбә фронтында кечле сугышлар башланып китә. Татар-башкорт батальоны белән венгрлар батальоныннан Интернациональ полк тезелгәч, Кәрим Хәкимов бу полк составында Мартук. Каратугай һәм Яйсан станцияләре янында булган сугышларда катнаша. Интернациональ полкның татар-башкорт батальоны командиры Карип Хайруллин икенче >шкә күчерелгәч, сугышларда күрсәткән батырлыкларын игътибарга алып, Кәрим Хакимовны татар-башкорт батальоны командиры ител билгелиләр. 1919 елның 22 январенда Кызыл Армия частьлары. Дутое бандаларын тар-мар итеп, Оренбургны кабат азат итәләр. Татар-башкорт батальоны командиры Кәрим Хәкимов белән батальон комиссары Шамил Усманов, икесе дә ат остендә, үзлтренен батлльоны башында, азат шәһәр урамнарына керәләр. Шәһәрдә Совет власте урнаша, Кәрим Хәкимов яңадан элекке урынында, мәгариф елкәсендә, эшләвен дәвам итә. 1919 елның апрель башында Канчыгыш фронтының Коньяк группасы Хәрби- революцион советы заданиесе буенча Кәрим Хәкимов Казанга җибәрелә. Ул анда Беренче Идел б/е укчы татар бригадасын оештыручыларның берсе була. Кәрим Хәкимов бу бригаданың политбүлек начальнигы итеп билгеләнә. Бу бригаданы тезешүдә катнашуы турында Кәрим Хәкимов үзенең автобиографиясендә болай дип яза: «12 апрельдә Казанга киттем. Анда Шамил Усманов иптәш белән бергә аерым Идел буе татар укчы бригадасын оештырырга тотындык. Июньдә бу бригаданың частьлары инде фронтта сугыштылар». 1919 ел ноябрь аенда Канчыгыш халыклары Коммунистлар партияләренең II съезды җыелды. Кәрим Хәкимов — бу съездны җыюның инициаторларыннан берсе һәм аны чакыру комиссиясе члены. Съезд ачылу алдыннан, 21 ноябрьда, партиянең Үзәк Комитеты. В. И. Ленин җитәкчелегендә. делегатлар белән киңәшмә үткәрә. Киңәшмәдә Кәрим Хәкимов В. И. Ленин алдында ике мәртәбә чыгыш ясый ■. В И. Ленин съездның беренче кәнендә үк агымдагы хәлләр турында доклад белән чыга. Делегатлар юлбашчының докладын зур игътибар һәм дикъкать белән тыңлыйлар. Кәрим Хәкимов съездда ясаган чыгышында Үзәк бюроның эшен бик каты тәнкыйтьли, солтангалиевчеләрнең астыртын эшләрен фаш итә. Кәрим Хәкимов бу съездда Үзәк бюро члены һәм аның оештыру бүлеге мәдирө итеп сайлана. Төркстанда Тәркствн фронты командующие М. В Фрунзе 1920 елның февралендә, Торкстан- га барышлый Оренбургка тукталып. Урта Азия халыкларының телләрен, гореф-гадәтләрен белгән, анарның тормыш шартлары белән таныш булган берничә кешене үзе белән алып китә. Шуларның берсе — Кәрим Хәкимов. Ташкентка килгәч, Кәрим Хакимовны Теркстан фронты Политуправлениесенең агитация һәм пропаганда бүлеге начальнигы һәм бер үк вакытта Политуправление начальнигы В В. Куйбышевның урынбасары итеп билгелиләр. Ул чакта, В. И. Ленин күрсәткәнчә, җирле халык, хезмәт иясе меселманнар белән үзара дорес менәеәбат булдыру бик әһәмиятле мәсьәлә, политик эшнең тел мәсьәләләреннән берсе иде. М. В Фрунзе һәм В. В. Куйбышевның эшчәнлеге В. И. Ленин күрсәтмәләрен тормышка үткәрүдә үрнәк булып тора. Урыннарда ничек эшләргә кирәклекне Кәрим Хәкимов алардан оирәнә: еш кына халык арасында була, ленинчыл милли политиканы аңлата, терле милләт хезмәт ияләре арасындагы дошманлыкның байлар ечен генә файдалы икәнен, хезмәт ияләренең изүчеләргә каршы керешләренә зарар гына китерүен тешендерә. Ленинский сборник, XXIV, Партиздат, М., 1933, 194 бит. 1920 елның 8 июнендә РКП|б| Үзәк Комитеты Политбюросы утырышында Татарстан Политбюроның шул ук утырышында ТАССРның Вакытлы Реео республикасында партия һәм совет тезелешенә бәйләнешле булган куп иснә мәсьәләләр каралды. - ДОТФН ГАД II ЛОВ ♦ ДИПЛОМАТ ф пюцион Комитеты составы тикшерелә Комитет составы 1920 елның 10 июнендә Ботенроссия Үзәк Башкарма Комитеты тарафыннан раслана Комитет составына Кәрим Хакимов та кертелә. Ләкин Теркстан фронты Политуправлениесендә җаваплы постта булуы сәбәпле Кәрим Хәкимовка Совет Татарстаны Вакытлы Революцион Комитетында эшләргә 1уры килми. 1920 елның июлендә, В В. Куйбышев тәкъдиме буенча, Кәрим Хәкимов Торкстан Коммунистлар партиясенең Вакытлы Үзәк Комитеты секретаре итеп билгеләнә. Үзәк Комитет бу чорда Кәрим Хәкимов җитәкчелегендә полнтик-массовый эшне җанландыру, партия оешмаларын шовинистлардан һәм урындагы милләтчеләрдән тазарту, коммунистларның җаваплылыгын кутәрү, партия съездын һәм Советлар съездын чакыру һ. б. буенча күп кенә эш башкаоа. 1920 елның сентябрендә ачылган Теркстан коммунистлар партиясенең V Край съездында Совет республикасының эчке һәм халыкара хәле. Теркстанда партия һәм совет тезелеше, авылда эшләү кебек бик мөһим мәсьәләләр тикшерелә. Съезд Вакытлы Үзәк Комитетның политик линиясен һәм практик эшен яхшы дип таба. Үзәк Комитетның 17 кешедән торган яңа составына Хәкимов та сайлана Партиянең V съезды ябылуның икенче көнендә Теркстан Советларының IX съезды ачыла. Биредә Хәкимов Самарканд делегаты буларак катнаша һәм Советларның Теркстан Үзәк Башкарма Комитеты члены итеп сайлана. Теркстанда Совет властен ныгытуда, урындагы буржуаз милләтчеләргә каршы көрәштә, халык массаларын илнең политик тормышына катнашуга җәлеп итүдә бу ике съезд зур роль уйный. Ул чакта Бохара формаль яктан бәйсез дәүләт булып саналса да. гамәлдә Бохара әмире Америка — Англия империалистлары һәм рус акгвардеецлары кушуы буенча, Совет Төркстанына һөҗүм игәргә әзерлек алып бара иде. Бохара хезмәт ияләре Теркстан фронты Хәрби-революцион советына мөрәҗәгать итеп, әмиргә каршы кораллы ярдәм күрсәтүне сорадылар. 1920 елның август азакларында Теркстан фронты гаскәрләре, алар составында Беренче Идел буе татар укчы бригадасы да, үзләренең интернациональ бурычын үтәү йөзеннән, Бохара әмирлегенең баш күтәргән хезмәт ияләренә ярдәмгә килделәр. 2 сентябрьдә иске Бохара алынды, анда халык власте урнашты. Кәрим Хәкимов бу сугышларда турыдан-туры катнаша һәм күрсәткән батырлыклары ечен Бохара Халык Республикасы медале белән бүләкләнә. В. В. Куйбышев РСФСРның Бохарадагы тулы хокуклы вәкиле итеп билгеләнә. Бохара халыклары тарихында яңа тормышка юл ачылды. 1920 елның 14 сентябрендә Беренче Бөтен Бохара съезды Бәйсез Бохара Халык Совет Республикасы тезелүен игълан итте. Республиканың җитәкче органнарын санлады. Съездда Кәрим Хәкимов РСФСР хөкүмәте исеменнән котлау рече белән чыгыш ясый: «Съездны РСФСР хөкүмәте исеменнән котлыйм,— ди ул үзенең речендә.— Барыннан да элек шуны әйтергә кирәк: элек, царизм вакытында, рус хезмәт ияләре белән бергә, башка халыкгвр да изелеп килделәр. Хәзер һәрбер халык үз язмышын үзе хәл итә. Татар, башкорт, кыргыз халыкларының төркстанлыларның үз республикалары бар. Хәзер менә Бохара халкы да, Совет Россиясенең эчкерсез ярдәм күрсәтүе аркасында, үз халык республикасын төзергә мөмкинлек алды... Бохара хезмәт ияләре дә. үзләренең сыйнфый дошманнары белән эшне бетерел, тыныч төзелеш юлына чыгарлар дип ышанам» *. Бохарада Совет властеның позицияләрен ныгыту эшләре белән турыдан-туры В В. Куйбышев шөгыльләнде. Кәрим Хәкимов та бу эшне юлга салуда актив катнаша. 13 октябрьдә Бохара Коммунистлар партиясенең Үзәк Комитеты составы тезелде. Үзәк Комитетның секретаре итеп Кәрим Хәкимов билгеләнә. Бохара Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты кыска гына вакыт эчендә партия сафларын милләтчеләрдән, яраксыз кешеләрдән тазарту, партия дисциплинасын иы1 «Бохара әхбары» газетасы (Бохараның революцион вакытлы хөкүмәте органы), № 5, 1920 ел, 11 октябрь. ■ — 4, r vcxon vnnxonswnc кечеитү олкзсеидә шактый зш эшләде оәхзра Коммунистлар партиясенең 1920 елның декабренда үткәрелгән конференциясендә бу бик ачык куренде. Кәрим Хакимов конференциядә. Коммунистик Интернационал вәкиле сыйфатында, котлау рече белән чыгыш ясый. Тиздән Кәрим Хакимовны РСФСРның Бохарадагы полпредствосына эшкә күчерәләр. «Ноябрьдә (1920 ел) РСФСРның Бохарадагы тулы хокуклы вәкиле ипташ Куйбышев Мәскәугә китте.— дип яза ул бу хакта үзенең автобиографиясендә.— һәм мин полпредствога аның урынбасары итеп җибәрелдем. Бу эш мине Бохара Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты җитәкчесе роленнән бушатмады гына түгел, бәлки миңа тагын да җаваплырак бурычны — үзебезнең линияне дипломатик адымнар белән үткәрүне дә йокләде». Хәкимов хәл итә торган эшләрнең торе һәм күләме тагын да зурая. Аңа хәзер ® партия, совет, хуҗалык эшләре белән дә шөгыльләнергә кирәк. Еш кына күп мәсь- г; әләләрне, җитмәсә тагын беренче мәртәбә генә куела торган мәсьәләләрне, бер = үзенә генә хәл итәргә туры килә. 1921 елның январеннан Кәрим Хәкимов — РСФСРның Бохарадагы тулы хокуклы - вәкиле. — Бвек социалистик илнең тулы хокуклы вәкиле халык белән дерес менәсәбәт Ә урнаштыруга, җирле халыкның милли үзенчәлекләрен исәпкә алып, аның һәрьяклап £ үсүенә булышлык итүгә аеруча игътибар юнәлтә Бу турыда күп приказлар чыгарыла. =- Менә шундый приказларның берсе: «РСФСРның БОХАРА СОВЕТ РЕСПУБЛИКАСЫНДАГЫ ТУЛЫ ХОКУКЛЫ ВӘКИЛЕНЕҢ ҺӘМ ТӨРКСТАН ФРОНТЫ РЕВОЛЮЦИОН СОВЕТЫ УПОЛНОМОЧЕННЫЕНЫҢ 42 НОМЕРЛЫ ПРИКАЗЫ 1921 ел, И апрель. Иске Бохара шәһәре. Торкстан фронтының Бохара территориясендәге бар шк михсус бу и К иренә Бохара Халык Совет Респуб шкасының гражданлык эш иренә Һич тә т - - ы лмаска боерам Бохара Халык Республикасының бәйсезлек хокукларын һәртор if бозу һә.» аның эчке гражданлык эшләренә тыгылу минем тарафтан РСФСР нигезләрен усал ният белән бозу дип каралачак һә.» гаеплеләр революцион вакытның законы буенча аяусыз рәвештә җәзага тартылачак РСФСРның Бохарадагы Тулы хокуклы В ми и һәм Торкттан фронты Революцион Советының Уполномоченные — X жимов‘ L 1921 елның җәе Хәкимов тормышына ике меһим вакыйга алып килә: ул. Тори станнан делегат буларак. РКП(б)ның ман конференциясендә һәм Комнитернның еченче конгрессында катнаша. Биредә Хәкимов тагын В. И. Ленинны күрү бәхетенә ирешо. Свекле юлбашчының чыгышларын ул зур дикънать белән тыңлый. 1921 елның сентябрендә Кәрим Хакимовны Мәскәугә чакырып кәгазь кил». Аны чи! ил эшләре комиссариатына эшкә билгелиләр Чит илдә дипломатик эштә Яшь Совет дәүләте, ниһаять, тыныч хуҗалык һәм культура тезелеше юлына чыкты Социалистик дәүләтнең үсешендә, халыкара хәлендә яңа этап башланды. Илебездә социализм тезүне уңышлы алып бару очен тышкы шартларның уңайлы булуы кирәк иде. Совет хөкүмәтенең тышкы политикасы искиткеч авырлыклар белән яулап алынган тынычлыкны ныгытудан, ипне тышкы политик изоляциядән һәм экономик блокададан чыгарудан, чит илләр белән киң сәүдә бәйләнешләре һәм дипломатик мөнәсәбәтләр булдырудан тора иде Совет дәүләте Канчыгыш ипләрнең халыкларына һәм хенүмәтләренә мөрәҗәгать нтеп. аларны тиң хокуклы һәм дуслык мөнәсәбәтләре булдыруга чакырды. Бетен ' «Бохара Республикасы Үзен Революцион Комитеть Бохара Коммунистлар партиясе Үзе.. Комитеты хәбәрләре» газетасы N? 9. ’921 ел. 2S апрель ДИПЛОМАТ день» тарихымда беренче мартабэ баек мл артта калган иллар белән әларның тиң хокуилылыгын һәм суверенитетын тануга нигезләнгән бәйләнешләр урнаштыруга тәкъдим ясады. Канчыгыш илләренең колонизаторларга каршы керәшкә күтәрелеп килүче халыклары йөрәгендә бу тәкъдим кайнар теләктәшлек хисләре тудырды. 1921 елның 26 февралендә Мәскәүдә Совет — Иран договорына кул куелды. Совет хекүмәте патша хекүмәте белән Персия арасында тезелгән, тиң булмаган барлык договорлардан баш тартуы турында тантаналы рәвештә белдерү ясады. Иранның Россиягә булган бирәчәкләре һ. б. юкка чыгарылды. Дипломатик менәсәбәтләр урнаштырылгач, кан тәртибенә Иранның зур шәһәрләрендә совет генераль консуллыклары оештыру мәсьәләсе килеп туды. Совет властена чын күңелдән бирелгән, аның мәнфәгатьләрен якларга сәләтле һәм канчыгыш халыкларының тормышын, гореф-гадәтләрен, телләрен белгән кешеләр табарга кирәк иде. 1921 елның август азакларында Кәрим Хакимовны Иранга генеральный консул игеп җибәрәләр Иранга барышлый, үзенең бертуган энесе Халик Хәкимовка (хәзер ул Мәскәүнең гыильми-тикшерену институтларының берсендә »шли, техник фәннәре докторы, профессор, 1918 елдан партия члены] Ашхабадтан ул болан дип хат яза: •Безне бергә бәйләгән. һичбер вакытта да үзгәрми торган ике нокта бар: берсе — минем белән синең арада яшь вакыттан ук урнашып килгән туганлык мөнәсәбәте, икенчесе — һәм иң мөһиме — икебезнең дә бер идеягә, бер максатка булган хезмәтебез — пролетариат диктатурасы өчен булган көрәшнең бер сафында булуыбыз. Иранга киткән вакытта мин шул ике ноктаның тулы көенчә сакланып калачагына гына түгел, бәлки тагын да ныгыячагына тәмам ышанам, Абыең — Кәрим ХӘКИМОВә. 1921 елның октябрендә Хәкимов Иранның Мәшһәд шәһәренә килеп җитә һәм үз вазифаларын үти башлый. 1924 елның башь нда аны тагын Мәскәүгә чакыртып алалар. ..1924 елда СССР белән Хиҗаэ корольлеге арасында дипломатик мәнәсәбәтләр урнашты. Хиҗазга беренче агент һәм генеральный консул булып Кәрим Хәкимов билгеләнә. Мәскәүгә аны менә шуның ечен чакырып алалар 1924 елның августында ул үзенең ышаныч грамотасын Хиҗаэ короленә тапшыра. М. И. Калинин тарафыннан кул куелган бу грамотада болай дип язылган: 1924 ел. 24 апрель. Совет Социалистик Республикалар Союзының Үзәк Башкарма Комитеты председателе Гарәп Һашимилар Корольлеге Короле Хөсәен ибне Гали Галиҗәнапләренә Галиҗәнапләре, бөек һәм яхшы дус. Совет Социалистик Республикалар Союзы белән Гарәп һашимилар Корольлеге арасында урнашкан дуслык мөнәсәбәтләренең өзлексез дәвам итүен тәэмин итүне теләп. Совет Социалистик Республикалары Союзы Үзәк Башкарма Комитеты гражданин Кәрим Гәбдрәүф улы Хәкимовны агент һәм генеральный консул итеп билгеләүне яхшы эш дип исәпләде. Гражданин Хәкимовны бу грамота белән вәкил итеп билгеләп. Сез Галиэңәнаплә- реннән аны ягымлылык белән кабул итүегезне һәм аның Сез Галиҗәнапләренә Совет Социалистик Республикалар Союзы хөкүмәте исеменнән сөйләячәк барлык сүзенә ышануыгызны үтенәм Бу уңай белән Сез Галицәнапләренә һәм дус гарәп халкына тынычлык һәм зур уңышлар теләвемне белдерәм. М. КАЛИНИН. Расладым: Чит ил вшләре комиссары Г. ЧИЧЕРИН • Совет консуллыгы һашимилар белән сәгудиләр арасындагы хәрби конфликт аеруча кискен төс алган чорда Хиҗазга килеп җитә. Бу хәл совет вәкиленең эшен 1 СССР һәм терәп илләре. 1917—1960 еллар. Гоеполитиэдат, Мәскеу. 1961. 60 нчы бит. СССРның агенты һгн генеральный консулы ХӘКИМОВ»' ЛОТ ФИ ГАДНЛОВ ф ДИПЛОМАТ Бу яңа дәүләт белән дипломатик монәсәбәтләр урнаштыру Совет хөкүмәтенең уңышлы адымы булды. Ул империалистик дәүләтләрнең яңа гарәп дәүләтен танырга әле ашыкмаган бер чакта эшләнде. Алар бу адымны Гарәбстан ярым утравында аерым остенлекләр һәм хокуклар тәэмин итәрлек күп кенә шартлар белән бәйләргә телиләр иде. Советлар Союзы, бу дәүләтне беренче булып танып, колонизаторларның мәкерле ниятләрен җимерде. Соңыннан алар да бу дәүләтне танырга мәҗбүр булдылар. Кәрим Хәкимов бу илдә дүрт ел эшли. Ямәндә Бу елларда СССР белән Ямән корольлеге арасында да дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырылды. 1929 елның азагында бу илгә Кәрим Хакимовны тулы хокуклы вәкил итеп билгелиләр. Тиздән король Имам Яхья илнең вәкиле Хакимовны кабул итә. Алар, корольнең Макам аш-Шәриф дигән сараенда икәү генә калып, кенчыгыш халыклары гадәтенчә паласка утырып, халыкара хәл, СССР белән Яман арасындагы менәсәбәтләр турында озак сейләшәләр. Кәрим Хәкимов корольгә М. И. Калининның хатын тапшыра, шулай ук Имам Яхья хатларында кузгатылган күп кенә сорауларга җаваплар бирә. Имам Яхья М. И. Калининга бо- лай дип җавап бирә: « Карим Ха- кимов .. әфәнденең безгә килүе турында Сезгә белдерәбез. Бу җитди, саф күңелле, ягымлы кешене яхшы кабул иттек. Хәкимов әфәнде йөзендә без хөрмәткә лаеклы кешене каршыладык һәм аны безнең илгә җибәргәнегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәбез...» II Кәрим Хәкимовның инде дипломатик эш өлкәсендә шактый зур тәҗрибәсе бар. ул Яманнең экономик һәм политик хәле белән Җиддәдә эшләгәндә үк таныш, гарәп халкының тарихын, гореф-гадәтләрен, аларКәрим Хәкимов — Хиҗазда СССРның вәкаләтле илчесе II СССР һәм гарәп илләре. 72—73 битләр. пи^ iciKiopeH и‡ §шы оелд i арэп теле оелән оергэ ул 1вреи. флрстм -мм французча да иркен сөйләшә. Ямәида Кәрим Хәкимэв белән бергә эшләгән, 1919 елдан КПСС члены Алексей Тимофеевич Спирин [ул хәзер Мәскәудә яши) болай яза. «Октябрь блчр-’■•ё көннәрендә полпредствода үткарглә торган мәҗлесләрдә 700—800 ләп. кунак — хөкүмәт . вәкилләре, министрлар, губернаторлар, гарәп интеллигенциясе, чит ил кешеләре буш иде. Кәрим Хәкимов биредә кешесенә, милләтенә карап бер телдән икенчесенә бик < Җиңел күчеп, гарәп, төрек, француз телләрендә мөрәҗәгать итә .иде. Аның күп телләр g белүенә., гарәп илләренең тарихы, экономикасы һәм культурасы белән нык таныш бу- 5 Луына гаҗәпләнеп, карыйлар иде». = Ямәи дәүләте ул вакыгта авыр хәл кичерә иде: Англия империалистлары, Ямәнгә протекторат көчләп тагу юлында күп кенә уңышсыз омтылышларыннан соң, турыдан- * туры сугыш хәрәкәтләре башладылар, Ямән шәһәрләрен һәм авылларын бомбага - тоттылар. Бу сугыш хәрәкәтләре 1928—1929 елларда аеруча көчәнде. Бу көннәрдә Z. Яманнең суверенитетын тик Советлар Союзы гына яклап чыкты. «...Безнең ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерү эшендә без Сезгә тәмам ышануыбызны һәм, Сезнең безгә карата булган дуслыгыгызга бөтенләй ышанган хәлдә, үзе- _ безнең игътибарыбызны Сезгә юнәлдерүебезне Хәкимов әфәнде Сезнең Гали хөкү мәтегезгә өстәмә рәвештә хәбәр итәр», дип язды Ямән короле СССРның Чит ип § эшләре халык комиссариатына. . н СССР белән гарәп илләре арасында дипломатик һәм сәүдә мөнәсәбәтләре баш лануын Көнбатыш Европа дәүләтләре, бигрәк тә Англия, куркып каршыладылар. Бу вакытта инде Гарәбстанда танылган дипломат булып әверелгән һәм зур авторитет казанган Кәрим Хәкимов шәхесенә күбрәк игътибар итә башладылар Чит ил газетасы «Шәрык эл Адна» (1929 ел. 16 январь) болай дип язды Большевиклар үзләренең игътибарын Ямән ягына юнәлдерделәр. Ямәнгә үзләренең сәүдэ- полнтик вәкилләре белән бергә товарларын да җибәрделәр, ул вәкилләр арасында элекке совет агенты Хәкимов Ханда бар Боль иевиклар Хиҗаэда биш ел буена ирешә алмаган нәрсәгә — «Бәхетле Ямәнгә» бик тиз ирештеләр . Большевиклар договор төзү өчен уңаияы момент сайлый белде» Англия газетасы »Нир-Ист»ның Җиддәдәге хәбәрчесе исә. «Элекке совет генеральный консулы Кәрим Хан Хәкимовиың күптән түгел Ямәндә ачылган бер рус сәүдә предприятиесе [Совторгфлот филиалы) җитәкчесе постын биләү өчен Җиддә аркылы Ямәнгә үтүе соңгы вакытта биредәге әһәмиятле вакыйгаларның берсе булып тора» . дип язды. Ул вакытта Англия газетасы «Таймс» хәтта «Гарәбстанда кызыллар интригалары» дигән зур бер мәкалә басыл чыгарды: «...Генеральный консул Кәрим Хәкимов аеруча житез булып чыкты. Ул күп кенә мөселман илләрендәге тормыштан риза булмаган элементлар белән бәйләнеш тотты һәм аның эше Кызыл диңгез бассейнына гына түгел, бәлки Голландия Һиндстанына да тарала» ‘ «Таимс»ның бу мәкаләсендә шул нәрсә дөрес: сәүдә һәм дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм киңәйтү юлында Кәрим Хәкимов чыннан да зур эш җәеп җибәрә Ә мәкаләдә әйтелгән башка моментлар җәмәгатьчелек фикерен алдауга исәп тотыл ган буржуаз пропаганда гына Гарәп илләренең Советлар Союзы белән сәүдә турында килешүләр тәтүе алар өчен файдалы иде Шул ук «Тәнме» газетасы үзе үк: «Гарәп халкы большевикларны үзләренең табигый дуслары һәм союздашлары ител күрәләр...», дил язарга мәҗбүр булды. Күп еллар буена чит илләрдә СССРның тулы хокуклы вәкиле вазифасын башкару кебек аеруча җаваплы һәм киеренке хезмәт, шулай ук үтә зссе климат Кәрим Хә- нимовның саулыгын шактый какшата Һәм ул үзен туган иленә чакыртып алуны 1 Чит ил газеталары Кәрим Хәкимов турында язганда еш кына «Хан» дигән сүзне кулланалар. Төркиядә рус акгвардеецлары тарафыннан чыгарыла торган бер газета хәтта «Хәкимов ярлы крестьян улы түгел, бәлки Чыңгыз хан токымы >. дип язган ‘ Үзәк дәүләт Октябрь революциясе һәм социалистик төзелеш архивы. Фонд 6857. опись 1. дело 210, 161 нче бит. Шунда ук, 216 ичы бит. § Шунда ук, 190 нчы бит. ёбрап СССР чит ил эшләре комиссариатына язарга мәҗбүр булды. Аның үтенече кабул ителде. 1931 елның азагында илебезнең Чит ил вшләре халык комиссариаты Яман короле Имам Яхъяга болай дип хәбәр итте: «...Гражданин Кәрим Хәкимов үзенең ике арадагы менәсәбәтне үстерүгә һәм киңәйтүгә юнәлдерелгән эшенә Сез Галиҗәнаплары тарафыннан һәртөрле ярдәм күрсәтелүе һәм шуның аркасында бу эшнең уңышлы баруы турында миңа хәбәр итте. Кызганычка каршы, гражданин Хәкимов нык авырып китте һәм безгә аның бик нык какшаган сәламәтлеген яхшырту өчен СССРга кайтару турындагы соравын канәгатьләндерергә туры килә...' 1932 елның февралендә Кәрим Хәкимов Мәскәүгә кайтты. Аның бик күптәнге теләге тормышка ашты. Аңа укырга рөхсәт иттеләр. Һәм, бераз ял иткәннән соң, ул Кызып профессура институтының дөнья хуҗалыгы һәм дөнья политикасы бүлегендә укый башлады. Ләкин ул институтны тәмамлый алмады. 1935 елның язында аны яңадан, икенче мәртәбә. Сәгуд Гарәбстанына СССРның тулы хокуклы вәкиле итеп җибәрделәр. Ул анда 1937 елның Октябрена кадәр эшләде. Беөк Октябрь улы Карим Хәкимов Совет властеның беренче, авыр елларыннан башлап, гомеренең соңгы көннәренә кадәр Бохарада. Ирандә, Сәгуд Гарәбстанында, Ямандә Совет дәүләтенең тулы хокуклы вәкиле сыйфатында Советлар Союзының тынычлык сөюче тышкы политикасын тормышка үткәреп килде. Ул Совет Россиясе халыклары арасында, шулай ук аның чит илләр белән дуслык мөнәсәбәтләрен иыгыту- киңәйтү эшенә барлык көчен салды. Советлар Союзының барлык халыкларның азатлыгы. бәйсезлеге, дуслыгы өчен көрәшүче, авыр вакытларда ярдәм итәргә әзер торган бердәнбер ил икәнен көнчыгыш халыкларына гамәлдә күрсәтте. Кәрим Хәкимовның бу хезмәтләре нәтиҗәсез калмады, дуслык мөнәсәбәтләре хәзерге көндә тагын да үсте һәм киңәйде. Кәрим Хәкимов Советлар иле дипломаты дигән исемне югары тотты, аңа тап төшермәде. Туган ил хвлык бәхете өчен көрәшкән һәм шул юлда корбан булган турылыклы улларын һәм кызларын бервакытта да онытмый, аларны зур хөрмәт белән искә ала. Кәрим Хәкимовның туган авылында. Дусәндә, колхозчылар ике гектар чамасы мәйданда җиләк-җимеш бакчасы утырттылар һәм шунда, махсус бина салып, авылдашларының революцион һәм дипломатик эшенә багышланган мемориаль музей оештырдылар. Бохарада, Оренбургта һәм Уфада аның исеме белән аталган урамнар бар. Уфа, Оренбург. Ташкент. Бохара музейларында аның фотолары илебезнең кадерле кешеләре фотолары белән беррәттән тор