ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
Үткән елның 19 декабрендә Татарстан журналистларының IV съезды булды. Татарстан журналистлар союзы идарәсенең отчет чорындагы эше турындагы докладны Союз идарәсе председателе Ш X Хамма- тов ясады Ул ике съезд арасында журналистларыбыз башкарган эшләр, ирешкән уңышлар турында сөйләде. В II Ленинның тууына 100 ел. Татарстан АССР төзелүгә 50 ел тулуга әзерлек уңае белән журна листлар алдында торган бурычларга тукталды. Аннары Ш. X. Хамматов доклады буенча фикер алышу булды Буа районы газетасы редакторы II Гобәйдуллин ангорлар активы белән эшләү һәм КПСС Үзәк Комитетының Октябрь пленумы карарын тормышка ашыру уңае белән авыл хужалыгы мәсьәләләрен яктырту турында сөйләде. Күп тиражлы «Строитель» («Төзүче») га зетасы редакторы А. Андреев яна кеше тәрбияләүдә газетаның роле турында сүз алып барды. Радиотапшырулар һәм телевидение комитеты председателе Ф Нпдын- рон радио һәм телевидение аша В. 11 Ленинга багышланган тапшырулар турында сөйләде «Чаян» журналының баш редак. торы А. Яхин журналистларны матбугатта басылган материалларның нәтиҗәлелеге өчен актнврак тырышырга чакырды Казан дәүләг университетының кафедра мөднре Л. Юдкевич журналист кадрлар әзерләү мәсьәләсенә тукталды. Фикер алышуда Татарстан язучылары сокны идарәсе председателе Ибраһим Гази да катнашты һәм журналистларны иҗатларын тагып да активлаштырырга, каләмнәрен үткенәйтергә, шаблон буенча язу алымнарыннан котылырга тырышырга һәм һәрвакыт партия бурычларын истә тотып эш итәргә чакырды. Съездда катнашучылар СССР журналистлар союзы идарәсе члены. «Международная жизнь» журналының баш редакторы урынбасары профессор Ш. П Санакоев- ныц чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар. КПСС өлкә комитеты секретаре иптәш М. Ф. Вәлиев съездда зур речь белән чыкты. Соңыннан Татарстан журналистлар союзының жнтәкче органнары сайланды Татарстан журналистлар союзының яңа сайланган идарәсенең пленумы булды. Ул оештыру мәсьәләләрен карады. Татарстан журналистлар союзы идарәсе председателе итеп Ш. X Хамматов. аның урынбасарда- ры итеп Г. К- Ка.малнев. Ф. Г Надыйров, җаваплы секретарь итеп В. Н. Михайлов иптәшләр сайланды ДРАМА ӘСӘРЛӘРЕНӘ КОНКУРС Профсоюзларның Татарстан өлкә советы, Язучылар союзы. Культура мннистрлы- ы. Халык ижаты йорты. Бөтенсоюз театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге. В И Ленинның тууына 100 ел. Совет Татарстанының төзелүенә 50 ел тулуга багышлап, иң яхшы драма әсәрләренә конкурс игълан иттеләр. Конкурсның максаты бөек Ленин турында. ленинчыл милли политиканы тормышка ашыру, халкыбызның гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары елларында, илне индустрияләштерү һәм авыл хуҗалыгын коллек- тивлаштыру чорында күрсәткән батырлыклары турында, замандашларыбыз—эшчеләр. кыр һәм ферма хезмәтчелләре, совет интеллигенциясе вәкилләре турында яна әсәрләр язуга .драматургларны һәм яшь авторларны тартудан гыйбарәт Конкурска стационар һәм күчмә театрлар. халык театрлары һәм үзешчән сәнгать коллективлары өчен язылган күп пәрдәле сәхнә әсәрләре: драмалар, геронк драмалар. трагедияләр, комедияләр кабул ителә. Конкурска дигән әсәрләр язу машинкасында ике интервал аша бастырылган (ике экземплярда) булырга тиеш. Аерым конвертта акторный девизы, фамилиясе, исеме, атасының исеме һәм адресы күрсәтелә. Ул конвертлар жюрн карар кабул иткәннән соң гына ачыла Конкурсның срогы 1968 елның 15 декабреннән 1970 елның 1 январена кадәр билгеләнә. Конкурста иң яхшы дип табылган драма әсәрләренә түбәндәге бүләкләр биреләчәк» Беренче бер премия — I 000 сум Икенче ике премия — 600 әр сум. Өченче өч премия — 400 әр сум. Әсәрләрне түбәндәге адрес белән конкурс жюриена җибәрергә: КАЗАН. КРЕМЛЬ. ТАТАРСТАН КУЛЬТУРА .МИНИСТРЛЫ 1Ы. «ИП ЯХШЫ ДРАМА ӘСӘРЕНӘ» КОНКУРСКА. ӘДӘБИЯТ АТНАЛЫГЫ Декабрь аенда Кама Тамагы районында әдәбият атналыгы үткәрелде Атналык ике олы бәйрәмгә — Ленинның тууына 100 ел. Татарстанның 50 еллык юбилеена багышланып үткәрелде Анла язучылардан Фатик Хөсни. Илдар Юзеев. Шәүкәт Галиев. Туфан Мшгнуллии. Гәрәй Рәхнм. Мөдәррис Әгьләмовлар катнашты. Олы Кариле. Олы Карамалы. Келәнче. Яна Сала. Кыртапа авылларында әдәби кичәләр үткәрелеп, аларда Тукай исемендәге, XXII парг- съезд исемендәге. «Большевик». «Яна юл», «Уныш» колхозы членнары, мәктәп укучылары катнаштылар. Әдәбиятыбыз турында, анын бүгенге торышы турында сөйләшү булды. Язучылар һәм шагыйрьләр кичәләргә килгән халыкны үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар, яна әсәрләрен укыдылар. Атналык дәвамында китап сәүдәсе дә оештырылды. Язучыларның автографлары белән күп кенә китаплар сатылды Очрашуларда укучыларның әдәби зәвыклары шактый үскәнлеге, матур әдәбиятка ихтыяҗның һаман арта баруы бик ачык күренде. КОНКУРС ЙОМГАКЛАРЫ Үткән елның апреленнән декабренә ка дар район газеталарын ин яхшы итеп чы таруга һәм полиграфия ягыннан оста эшләүгә республика конкурсы үткәрелде Аны Татарстан АССР Министрлар Советы янындагы Матбугат идарәсе, Татарстан журналистлар союзы, культура работниклары профсоюзы елкә комитеты, полиграфиянең һәм нәшриятларның фән-техннка җәмгыяте республика идарәсе игълан иткән иде. Күптән түгел жюри конкурска йомгак ясады һәм лауреат газеталарны билгелә де. Беренче премия һәм беренче дәрәҗә диплом, үткән елгы кебек үк. Биектау районының «Путь Ильича» газетасына би. релде (редакторы М. Петров). Икенче премия һәм икенче дәрәжә диплом Чистайның «Ленинский путь» газетасына бирелде (редакторы Е. Полосухин). Өченче премияләр һәм өченче дәрәжә дипломнар «Зеленодольская правда» (редакторы И Цимбалов) һәм Алабуга районының «Новая Кама» газеталарына бирелде (редакторы А. Анисимов). Газетаны чыгару культурасын күтәрүләре, шулай ук конкурста актив катнашулары өчен. Бөгелмә. Мөслим. Кама Тамагы. Түбән Кама. Югары Ослан. Әлмәт. Буа. Актаныш. Чаллы. Куйбышев һәм Кукмара районнары газеталарына кызыксындыру дипломнары бирелде. Газеталарны полиграфия ягыннан матур башкарган өчен Түбән Кама. Әлмәт. Актаныш. Чаллы һәм Кукмара типографияләре коллективларына кызыксындыру дипломнары тапшырылды. Республика конкурсында җиңеп чыккан «Путь Ильича». «Ленинский путь». «Зеленодольская правда» һәм «Новая Кама» газеталары икенче турда катнашу әчеп Бөтенроссич смотр-конкурсына тәкъдим ителделәр. ХАЛЫК ТЕАТРЛАРЫ АРТА Кукмара хезмәт ияләре тантаналы вакыйга кичерделәр. .Ул көнне 400 урынлы район культура йорты тамашачылар белән шыгрым тулы булды. Район культура бүлеге мөдире Д. Петров тантаналы кичәне ачып, районда халык театры ачылу уңае белән барлык тамашачыларны һәм үзешчән театр артистларын котлады һәм аларл ~ нжади уңышлар теләде. Халык театры сәхнәсе алдындагы таемны кисү драмколлективның нн өлкән үзешчәне пенсионер Гали Галиевич Гаадеащ тапшырылды. Шулай итеп. Кхкмара районында да үзешчән халык театры зш* башлады. Бу — республика районном»-, унберенче халык театры Ул үзенең Лтид спектакле игеп X Вахитның «Берете хәббәт» әсәрен сәхнәгә куйды Сле«пм» уйнаучы үзешчән артистлар Г. Гәлд, И Низамиев. X Гарипов. Р Счен. Татарстан АССРнын халык ‘■ртнсты дигән мактаулы исем бирелде. Берләшмә членнары әдәбиятны пропагандалау белән дә шөгыльләнәләр. Эледәй- әле нефтьчеләр, колхозчылар алдында чыгыш ясыйлар. Бүгенге татар әдәбияты турында сөйлиләр, үзләренен әсәрләрен укыйлар Шундый очрашу әле күптән түгел генә Карабаш эшчеләр поселогында да үткәрелде. Анда язучы Ш Бнкчурнн. яшь язучылардан Җ Рәхнмов, А Хәсәнов. К. Эмиров, Ә Исхаков, М. Газизов һәм башкалар катнашты. Алар тамашачыларга үзләренен яна әсәрләрен укыдылар Кичәнен икенче бүлегендә Лениногорскидагы музыка-художество укытучылары һәм укучылары концерт бирде. Татарстан АССР Верховный Советы Презндпумынын шул ук көнне игълан ител- ан Указы нигезендә, совет культурасын үстерүдәге һәм хезмәт ияләрен коммунн- -тик тәрбияләүдәге хезмәтләре өчен. Г. Ка мал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры урынбасары Низаметдин Фәхретдин улы Камаловка һәм В. И Кә чалов исемендәге Казан Зур драма театрының әдәби бүлек моднре Игорь Германович ИнгварЛинсцерга Татарстан АССР- нык атказанган культура работнигы дшән мактаулы исем бирелде МӘСКӘҮДӘ ЧЫГАЧАК Бу ел Мәскәүдәге Үзәк нәшриятларда байтак кына тагар авторларының китаплары рус телендә чыгарыр!а әзерләнә. •Советская Россия» нәшриятында Гариф Ахуновнын «Человек ишет сокровише» («Кеше хәзинә эзли») исемле повесть һәм хикәяләр жыентыгы, профессор Гыйлем КамаЙиын «Мечте навстречу» («Хыялны каршылан») исемле истәлекләр китабы. Зэки Нуриның «Улыбка» («Елмаю») исемле шигырьләр жыентыгы. «Детгиз» нәшриятында Гариф Гобәйиеи «Дочь бакенщика* («Маякчы кызы») исемле повесте. «Гослитиздат» нәшриятында Муса Җәлилнең «Моабнтская тетрадь» («Моабит дәфтәре»), «Советский писатель» нәшриятында Роберт Бикмөхәммәтовнын «Дорога остается» исемле очерклар жыентыгы басылып чыгачак. КАРАБАШТА ОЧРАШУ Инде берничә ел Леннногорскида чыга юрган «Ильич васыятьләре» газетасы редакциясе каршында әдәби-пжат берләшмәсе эшләп килә. Аида ике дистәгә якын яшь һәм башлап язучы катнаша. Язучы Шамил Бнкчурнн җитәкчелегендәге бу берләшмәнең утырышлары ланмн үткәрелә Утырышларда әдәбп кануннар, жанрлар һәм әаәбнят теориясенә кагылышты башка мәсьәләләр белән бергә, яшь язучы ларның яна шигырьләре, хикәяләре, очерклары тикшерелә, яхшы дип табылганнары шәһәр һәм республика матбугатларына тәкъдим ителә. «ТАПШЫРЫЛМАГАН ХАТЛАР» ГАРӘП ТЕЛЕНДӘ Татар әдипләренен башка телләргә тәрҗемә ителгән әсәрләре байтак. Әмма шулар арасында нн куп һәм иң зур тираж белән басылып чыкканы — Гадел Кутуйнын «Тапшырылмаган хатлар» исемле повесте дисәк, һич тә ялгыш булмас. «.Тапшырылмаган хатлар» СССР халыклары телләре нә тэржемэ ителеп тә. чит нл телләрендә дә күп мәртәбәләр басылып чыкты һәм басылып тора. Әле күптән түгел генә бу әсәр Мәскәүдә «Прогресс» нәшриятында «Мәхәббәт хатлары» («Рәсанле гэм-элхәб- би») исеме белән гарәп телендә аерым китап булып басылды Повестьне гарәпчәгә элек Казан дәүләт университетында студентларга гарәп теле укыткан, ә хәзер пенсионер Гаяз ата Ишмөхәммәтов тәрҗемә иткән. Ул китвпнын тышлыгы менә шуидый. СИМПОЗИУМ БУЛДЫ Күптән түгел СССР Фәннәр Академиясе тел институтының терки телләр бүлегендә «Көнбатыш һәм көнчыгыш славян телләрендә төрки сүзләр» исемле симпозиум булып узды Анда илебезнең төрле почмак ларыннан һәм чит илләрдән килгән төрки тел белгечләре, академиклар, докторлар катнашты. Симпозиумда җитәкчелек итү бурычын төрки телләр галиме — профессор Н А. Баскаков үтәде. Симпозиумда 25 кә якын доклад һәм чыгышлар тыңланды. Докладларда сүз. нигездә, славян телләрен > килеп кергән төрки сүзләр һәм төрки телләр аркылы кергән гарәп-фарсы сүзләре турында барды Катан галимнәреннән профессор Ә Ахунҗанов үзенең чыгышында рус телендә очраган татар сүзләренә тукталды Кызыклы мисаллар китерде Профессор Г. Әми- ровның рус әдибе Аксаков әсәрләрендәге төрки сүзләргә багышланган чыгышы. Уфадан килгән иптәш Гарипов. Чувашиядән килгән иптәш Сергеев докладлары да зур кызыксыну белән тыңланды. Симпозиумда элекке Татарстан китап палатасы директоры (хәзер пенсиядә) Әхмәт ata Булатов та катнашты һәм чыгыш ясады. Симпозиум бик җанлы үтте Тыңланган докладлар буенча фикер алышулар, сораулар, чыгышлар булды Бу мәсьәләне өйрәнү — халыкларның үзара аралашу тарихын, аларның бик күптәннән экономик һәм культуралы бәйләнештә булганлыгын күрсәтте ’ Соныннан профессор Н А Баскаков йомгаклау сүзе белән чыкты, Ул славян Һәм төрки тел белгечләре алдында зур бурычлар торуы хакында сөйләде, якын киләчәктә «Славян телләрендә төрки сүзләр» исемле сүзлек бастырып чыгарырга кирәклеген әйтте. СПЕКТАКЛЬ УҢЫШЛЫ ҮТТЕ Әлмәт Техника йортында Республика күчм.» театры драматург Рәисә Йшиопа тованыи «Шамил» драмасын күрсәтте, Бүгенге яшьләребезнең тормышын чагылдыр, ган бу спектакльне Әлмәт тамашачылары яратып карадылар Соңыннан тамашачылар шул әсәр буенча конференция үткәрдели һәм авторга үзләренең фикерләрен, тап> димнәрен әйттеләр. Шулай ук әсәрдәге кай бер җитешсезлекләрне, артистлар уенындагы кайбер кимчелекләрне дә күрсәттеләр Кой ференниягә Рәисә Ишморагова да катнашты. КОМПОЗИТОРЛАРЫБЫЗ КОНЦЕРТЛАРЫ СССР композиторлары союзының IV съездына әзерлек барган көннәрдә (19бс елның 7 декабреннән 12 декабренә кадәр; Татарстан композиторлары союзы идарәсе татар композиторларының яна әсәрләрен нән төзелгән концертлар үткәрде- Конар ваторнянен актлар залында һәм Казанда ■ы махсус музыка мәктәбендә үткәрелгән ул концертларга Алмаз Монасыпов. Аивто лин Луппов. Илдус Якупов. Бзтх .Муяк» ков. Борис Трубин һәм Нәҗип Жиһано» зарның симфоник музыка әсәрләре; Рвст.-м Яхин. Аллаһияр Вәлиуллин. Әнвәр Баки рон. Алмаз Монасыпов. Брам Юсфин Альберт Леман, Александр Ключарев. Фз силь Әхмәтов. Җәүдәт Фәйзи, Заһид X- бнбуллин. Хөснул Вәлиуллин. Мансур Мозаффаровларнын вокалпнегрументаль әсәрләре тынланды Соныннан концертларда тыңланган әсәрләр буенча ижадн дискуссия үткәрелде