БӨТЕНЕСЕ ДӘ БЕРГӘ
Игеннәр өчен яз да һәм жәй дә бик әйбәт килде. Ләкин, уракка төшүнең икенче көнендә һава торышы кинәт үзгәрде: төне буе салкын жил исте, вакыт-вакыт еракларда күк күкрәгән тавышлар ишетелде, яшен яшьнәде. Иртәгесен инде күк йөзендә соргылт-кара болытлар куерды һәм төш алдыннан, бу куе болытлар бөтен тирә-якны томалап алды да. чиләкләп-чиләкләп яңгыр коя башлады. Бик тиз арада урамнарда төрелделәр ага башлады, чокырлы-чакырлы урыннарда кечкенә-кечкенә күлләр хасил булды, елгаларда сулар артты. Шулай кайдадыр болыт артларында әллә нинди куркыныч тавышлар чыгарып, утлы камчылар селти-селти шактый вакыт яуды-яуды да кинәт туктап калды. Ни чаклы гына көчле яумасын, авыл арасында моның зыяны күренмәде. Мәгәр яңгырдан соң кешеләр басудан кайгылы хәбәр алып кайтты: — Арыш басуын боз сукты. — дип үттеләр урамнардан. Колхоз председателе Заһидулла агай идарәдә утыра иде. Ул бу борчумы хәбәрне ишетү белән, идарә ишек алдынын лапас астында торучы җигүле ат янына чыгып, тарантасына утырды һәм басуга таба юл тотты. Боз суккан мәйданның күләмен үз күзләре белән чамалап белү өчен ул арыш басуының түреннән үк әйләнергә булды. Кара айгыр бу юллардан күп йөргәнлектән, үз көенә генә атлый бирде. Заһидулла агай исә боз суккан җирләрне бик игътибар белән карап барды. Бәхеткә каршы, боз арыш басуының бер кырыеннан аерым полога булып кына үткән. Шулай булса да зыян аз түгел иде. Нишлисен, килгән зыян килгән инде. Ашлык шактый чәбәләнгән, урыны-урыпы белән нык кына сөрлеккән. Хәзер менә шул мәйданны ничек урырга кирәк? Төп мәсьәлә шунда. Басуны әйләнеп чыккач, ул туп-туры комбайнчыларга таба юнәлде һәм Камай участогына килеп туктады. Ул килгәндә Камай яңгыр аркасында туктап калган комбайны янында маташа иде. Бу күңелсез хәлдән кәефләре кырылганлыктан булса кирәк, алар салкын гына исәнләштеләр. Бурага керергә генә торган ашлыкның әрәм булуы турында зарланышын алдылар. Заһидулла агай боз суккан арышны уруның берәр ысулын табарга кирәклекне аңлатты. Камай исә үзе дә шул хакта баш ватканлыгын сөйләп бирде һәм яңадан эшен дәвам итте. Менә ул комбайнына менеп утыргычны ачты һәм аннан үзенә кирәкле тимер кисәге алды. Шул вакыт Заһидулла агай утыргыч аегында яткдн бер төргәк чимер чыбык белән каеш йөгән күреп калды. Тукта, моны мин яз көне, карабодай чәчкән чакта трактор кабинасындагы утыргыч астында күргән идем бит. Нишли икән бу йөгән белән, нәрсә өчен кирәк икән ул аңа? Кирәк булмаса, аны монда йөртмәс иде. Күрәсең, И |ь t ■ . ..........мин л Г.1Ы >*icnn